Кайчан дога кылырга кирәк?
Шунда ук әйтеп үтик, мөселман көннең һәр сәгатендә дога һәм ялвару хәлендә булырга тиеш. Бу бөтен эшне ташлап, көн буе дога белән генә мәшгуль булырга кирәк дигән сүз түгел. Ләкин хәрәкәтләре, кылынышлары, тойгы һәм уйлары белән инсан дога эчендә булырга тиеш. Башкача әйтсәк, кеше гаиләсе һәм якын-тирәдәгеләре, башка кешеләр өчен яхшы һәм файдалы эшләр эшләп, күркәм нәрсәләр турында уйлап, бу халәткә якыная башлый.
Гөнаһлар кайбер вакытта тәүбә вә истигъфар итмичә дә гафу кылыныр. Бу ничек була соң?
Коръәни Кәримдә:
"Яхшылыклар начарлыкларны юк итәр" диелгән. ("Һүд" сүрәсе, аять 114.) Яхшылыклар начарлыкларны ни рәвешле юк итә ала соң? Бу берничә төрле юл белән мөмкин була.
1. Яхшылык эшләгән бер кеше, кылган изгелекләреннән шундый күп савап алыр ки, кылган гөнаһлары, эшләгән савабы янында бик кечкенә булып калыр. Берәр мөселман нинди дә булса яхшылык эшләсә, аңа ун кат савап, начарлык эшләсә, бергә-бер гөнаһ бирелер. Бу турыда "Әнгам" сүрәсенең 160 нчы аятендә дә әйтелә. Димәк, күп яхшылыклар кылган кешенең гөнаһлары, эшләгән изгелекләре янында бик аз булып калачак, бәлки Аллаһы Тәгалә ул аз калган гөнаһларын да гафу итәр.
2. Хәерле гамәлләр кылырга күнеккән яисә күп яхшылыклар эшләгән кеше өчен бу бер гадәт булып китәчәк, моннан соң, ул гөнаһ эшләмәячәк. Әллә нигә бер эшләгән кечкенә гөнаһлары исә, кылган файдалы эшләренең савабы янында югалып калачак. Шуңа күрә, бертуктаусыз яки еш кына яхшы эшләр эшләгән мөселманнар һәрвакыт дога һәм ялвару хәлендә булалар.
Күркәм ниятләрнең, хис һәм фикерләрнең дә, әлбәттә, кыйммәте бар. Мәсәлән, кем дә булса, мөселманнар өчен нинди дә булса берәр файдалы эш эшләргә карар бирә, ләкин аны тормышка ашырырга кулында мөмкинчелеге һәм форсаты булмый. Аллаһы Тәгалә мондый кешеләргә дә гүзәл ниятләренә һәм уйларына күрә, савап бирер. Ләкин, кечкенә генә булса да, берәр яхшы эшне җиренә җиткереп эшләүдән дә кадерле ният була алмый.
Яңадан төп мәсьәләгә кайтыйк. Дога кылу өчен төгәл бер вакыт булмаса да, кайбер вакытлар догаларның кабул булуы һәм Аллаһының ризалыгын алу өчен уңайлы дип исәпләнә.
1. Билгеле булганча, рәҗәб, шәгъбан һәм рамазан айлары мөбарәк айлардан санала. Бу айларда кылынган догаларның кабул булу ихтималы тагын да зуррак. Рамазан ае — ураза һәм башка гыйбадәтләрнең иң югары дәрәҗәгә җиткән ае. Шуңа күрә бу ай — тәүбә, истигъфар, дога һәм ялвару ае. Көндезләрен ураза тоту рамазан кичәләренә аерым бер мәгънә бирә.
Рәҗәб вә шәгъбан айлары да мөкатдәс айлар. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бу айларда гыйбадәтләрен тагын да арттыра төшүе, уразаларын тагын да күбрәк тотуы билгеле.
Гайшә (р.г.) дән риваять ителгән бер хәдистә аның шәгъбан аенда ураза тотарга бик яратуы һәм бу уразасын рамазан белән кушуы турында сөйләнә. Кайбер башка риваятьләр буенча ул озын һәм дәвамлы буларак бары тик шәгъбан аенда гына ураза тота торган булган.
Башка бер риваятьтә исә Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән: "Шәгъбан ае — кыйммәтен кешеләр белеп бетермәгән бер айдыр. Ул шундый айдыр ки, кешеләрнең гамәлләрен галәмнәрнең Раббысы Аллаһыга җиткерер. Гамәлләр Аллаһыга ирештерелгән бу айда ураза тотарга бик яратам".
Бу айларның ураза тоту өчен бик файдалы, кадерле булуы, аларның дога кылу өчен дә шундый ук айлар булуы турында сөйли.
2. Гает, гарәфә, җомга, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәре догаларның кабул булуы өчен уңайлы көн һәм кичәләр дип санала. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне Пәйгамбәребез (с.г.в.), һәрвакыт һәм дәвамлы булмаса да, ураза тота торган булган. Бу ике көннең үзенчәлеге шуннан килә. Гает, гарәфә һәм җомга көннәре исә изгелеге һәркемгә билгеле көннәр һәм кичәләрдер. Җомга көне турында, алда мәгълүмат биреләчәк булганга күрә, биредә аңа тукталып тормаска булдык.
3. Ураза вакытларында, авыз ачу сәгатьләре догалар кабул булуы өчен иң уңай вакытлардан исәпләнә. Чөнки мөэмин, бары тик Аллаһының ризалыгын алу кебек олуг бер тойгы һәм теләк белән, иртәдән кичкә кадәр башка теләк һәм ихтыяҗларына игътибар итмичә, Аның ризалыгы өчен сусыз, Аның ризалыгы өчен ач тора. Бу уңайдан Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: "Уразалының уразасын ачканда кылынган догасы кире кайтарылмас."
4. Кадер кичәсе. Югарыда рамазан аеның гыйбадәт ае булуын сөйләп узган идек инде. Кадер кичәсе бу айның мәгънәви таҗы булып тора. Бу кичә шундый бер кичәдер ки, Коръәни Кәримдә аның хакында махсус бер сүрә дә бар. Бу кичә гөнаһларның гафу ителүе өчен булган махсус бер кичә. Чөнки Коръәни Кәрим бу кичәдә иңдерелгән. Бу кичә мең айдан да хәерлерәк, фәрештәләрнең җир йөзенә иңүен Аллаһы Тәгалә үзе хәбәр биргән кичәдер. Гыйбадәт һәм буйсыну эчендә булган кешеләр өчен алар да хәер-догада булырлар. Рамазан ае догалар өчен иң саваплы ай. Кадер кичәсе иң мөһим бер кичә дип санала.
Кадер кичәсе белән беррәттән башка изге кичәләр дә догаларның кабул булуы өчен уңайлы. Чөнки һәр кичәнең дини караштан үзенең урыны бар.
5. Сәхәр (таң) вакытлары догаларның Аллаһыга ирешүе өчен иң яхшы вакытлардан санала. Зәрият сүрәсенең 15 нче аятеннән башлап, җәннәт насыйп булган мөэминнәрнең хәлләре түбәндәгечә аңлатыла:
"Дөрестән дә, Аллаһыга каршы килүдән сакланганнар, Раббыларының үзләренә биргәнен алган буларак, җәннәттә чишмәләрнең башында булырлар. Чөнки алар дөньяда яхшылык эшләделәр, алар кичәләрен аз йоклап, таң вакытларында гафу итүне теләделәр."
Билгеле булганча, Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.), төнне торып, тәһәҗҗүд намазын кылуны әмер иткән. Кичәнең, төннең тынычлыгында дога кылган кеше, җанының түреннән чыккан ялварулар, хәер-догалар, күз яшьләре белән бер үзе кала. Ул бөтен барлыгы белән Аллаһының каршысында үзе генә була. Аллаһ колының бу кызганыч хәлен күреп тора. Кичәләрен, таң вакытларында кылынган гыйбадәт һәм догаларда аерым бер тәм, аерым бер дулкынлану һәм аерым бер ямь бар. Төннең караңгылыгы кылынган догалар хисабына югалыр, аның урынына зәңгәр бер дөнья балкыр. Саф хис һәм уйлар, гүя бер кош булып, Аллаһының янына туп-туры очарлар... Догаларның, Хакка ирешеп, кабул булуына иң яхшы сәгатьләр таң вакытларыдыр. Боларны кешеләр генә түгел, хәтта кошлар да белә. Иртә таң вакытында өздереп сайраган сандугачның моңын бөек һәм олуг Аллаһыдан башка тагын кем аңлый ала?! Иртә таң вакытларында Аллаһыдан гафу вә мәгъфирәт теләгән кешеләрнең "Аһ" тавышларына, ялваруларына, ыңгырашуларына күгәрчен гөрләүләре, сандугач сайраулары, әтәч тавышлары килеп кушыла. Галәмдә һәр нәрсә Аллаһы Тәгаләне зикер вә тәсбих итә (искә ала һәм олылый). Моны ничек аңламаска мөмкин?
6. Азан әйтелгән, камәт китерелгән һәм намаз укыган вакытларда, ягъни рөкүгъ һәм сәҗдә вакытында кылынган догаларның кабул булуы турында да риваятьләр бар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: "Азан белән камәт арасында кылынган дога кире кайтарылмас", — дигән. Башка бер хәдисендә исә "Колның Раббысына иң якын булган вакыты — сәҗдәдәге хәледер. Шулай булгач, сәҗдәдә булган мизгелегездә күбрәк дога кылыгыз", — дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә намазның иң мөһим өлешенең рөкүгь вә сәҗдә икәнен аңлаткан. Намазда һәр рөкеннең (төп өлешләрнең) аерым бер мәгънәсе бар, ләкин рөкүгъ һәм сәҗдә намазның асылы дип санала.
Намазны ялгыз кылганда рөкүгъ һәм сәҗдәне озын итеп уку һәм бу вакытта кирәкле догаларны кылу бик саваплы дип санала.
7. Фарыз намазлардан соң кылынган догалар кабул булуга лаек. Пәйгамбәребез (с.г.в.) түбәндәге шатлыклы хәбәрне әйтеп калдырган: "Кичәнең соңгы өчтән бер өлешендә кылынган дога белән фарыз намазларның соңыннан кылынган дога иң мәкъбүл (кабул ителә торган) догадыр"
Моны түбәндәгечә аңларга кирәк: Мөселманның көн дә биш мәртәбә Аллаһы Тәгаләгә теләк һәм шикаятьләрен белдерү форсаты бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) безгә дәвамлы дога кылырга киңәш иткән. Беренче карашка һәр намазның соңыннан дога кылу доганы дәвамлы кылуыбызны аңлата. Шушы рәвешчә дәвамлы дога кылу өчен биш вакыт намазны вакытында укырга кирәк.
8. Җиһад (изге сугыш) һәм сугыш вакытларында кылынган догалар мәкъбүл санала. Чөнки мөселман Аллаһы Тәгалә юлында изге җанын да бирергә хәзер. Аллаһының ризалыгын алыр өчен, дөреслекнең җиңүе өчен, җанын фида итеп, шәһит дәрәҗәсенә ирешүгә омтыла. Мондый вакытларда изге тойгылар эчеңдә кылынган догалар кабул булачак.
Без, кешеләр, сәхәр вакытларының кыйммәтен аңлый алсак, бәлки бөтенләй йокламас та идек. Сәхәр вакытының никадәр кадерле булуын түбәндәге хәдис ачык аңлата кебек. "Бөек Раббыбыз һәр кичә, бигрәк тә кичәнең соңгы өчтән бере калганда дөнья күгенә иңәр һәм шундый тавыш белән мөрәҗәгать итәр: "Кем Миңа дога кыла? Догасын кабул итим. Кем Миннән гафу үтенә? Аны гафу итим. Кем Миннән берәр нәрсә сорый? Теләгәнен бирим." Бу илаһи тавыш таң атканчы дәвам итәр.
Күргәнебезчә, бу хәдистә Аллаһының дөнья күгенә иңүе турында сөйләнә. Бу иңү, әлбәттә, без аңлаган мәгънәдәге матди иңү түгел. Аллаһының иңүе рәхмәт вә бәрәкәтенең иңүе димәктер. Аллаһының иңүе бу сәгатьләрдә кылыначак гыйбадәт вә догаларның кабул булачагына ишарә кыла.
Фәтех сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Аллаһыны иртә-кич тәсбих итегез", — дип боера. Болардан аңлашылганча иртән һәм кич вакытларында кылынган догалар кабул булачак дип өмет итә алабыз.
Достарыңызбен бөлісу: |