Казан —2009 Аллаһы Тәгалә бәндәнең Үзенә мохтаҗ икәнне таныганны, Аңа бу турыда хәбәр иткәнне ярата. Бәндә дога кылуда ныклык күрсәтүне, җавап алуга өметләнүне ташлаганчы, аның догасы кабул ителүгә якын булачак


اَلصَّلاَةُ خَيْرٌ مِنَ النَّوْمِ



бет7/17
Дата23.06.2016
өлшемі1.23 Mb.
#153903
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   17

اَلصَّلاَةُ خَيْرٌ مِنَ النَّوْمِ
"Әссаләәтү хайрум минән-нәүүм"

(Намаз йокыдан хәерлерәк). Kамәттә исә, "Хәййә галәл-фәләәх"тән соң ике мәртәбә:


قَدْ قَامَتِ الصَّلاَةُ
"Каде каамәтис-саләәһ" (Намаз башланды),— дип әйтәләр.

Биредә имамнарга түбәндәгеләрне исләренә төшерергә кирәк. Бу җөмләнең дә мәгънәсе "Намаз башланды" дип әйтелсә дә, асылында исә "Намаз башланырга тора" дигәнне аңлата. Шуның өчен имам, "Каде каамәтис-саләәһ" җөмләсен ишеткәч, шунда ук намазга башламаска, ә бәлки җәмәгать белән бергә "ифтитах тәкбире"н әйтүне тәэмин итәргә тиеш.

Азан беткәч, мөәзин һәм азанны ишеткәннәр түбәндәге доганы укысалар, зур савап казанырлар.
اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ وَالصَّلاَةِ الْقَّائِمَةِ آتِ مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ وَالْفَضِيلَةَ

وَالدَّرَجَةَ الْعالية الرافعة وَابْعَثْهُ مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِي وَعَدْتَهُ إِنَّكَ لاَ تُخْلِفُ الْمِيعَادُ
"Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъвәтит-тәәммәти вәс-саләәтил-кааа-имәһ. Әәти мүхәммәдәнил-вәсииләтә вәл-фә-дыйиләтә вәд-дәраҗәтәл-гаалийәтәр-раафигаһ. Вәбгасһү мәкамәм-мәхмүүдәнилләзии вәгаттәһ. Иннәкә ләә түхълифүл-миигаад."

(Әй, бу бөек чакыруның һәм хәзер булган намазның хуҗасы — Аллаһым! Мөхәммәдкә вәсилә һәм бөеклек бир. Аны Син вәгъдә иткән бөек урынга ирештер. Чөнки Син вәгъдәңнән кайтмыйсың.)

Бохари риваять иткәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән: "Азанны тыңлаган кеше, бу доганы укыса, аңа кыямәт көнне шәфәгать кылу миңа вәҗеп булачак."

Бохари һәм Мөслим риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) азанны ишеткән кешегә азан сүзләрен мөәзин белән бергә кабатларга, "Хәййә галәс-саләәһ" һәм "Хәййә галәл-фәләәх" дигәч:


لاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ
"Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ."

(Көч вә куәт бары тик Аллаһыныкы), дип әйтергә тәкъдим иткән.

Азан бетүгә:
أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، وَأَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ

وَرَسُولُهُ . رَضِيْتُ بِاللهِ رَبًّا وَبِمُحَمَّدٍ رَسُولاً وَبِالْإِسْلاَمِ دِينًا
"Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, вә әннә мүхәммәдән габдүһүү вә рәсүүлүһ. Радыитү билләәһи раббән вә би мүхәммәдин расүүлән вә бил-исләәми диинән."

(Таныклык кыламын ки, Аллаһыдан башка илаһ юк. Мөхәммәд Аның колы вә Рәсүле. Ул — бер, дусты һәм охшашы юк. Мин Раббы буларак — Аллаһыдан, Пәйгамбәр буларак — Мөхәммәдтән һәм дин буларак — Исламнан разый булдым), дигән кешенең дә гөнаһлары гафу ителер.

Мөәзин белән бергә кабатламаган һәм бу доганы да белмәгән кеше "Мин дә, мин дә", дисә, ягъни таныклык кылам, раслыйм дисә, шулай ук дога кылган булып саналыр.

Мәчеткә кергәндә:


اَللَّهُمَّ افْتَحْ لِي أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ
"Әллааһүммәфтәх лии әбүәәбә рахмәтик".

(Аллаһым! Миңа рәхмәт ишекләреңне ач!).

Мәчеттән чыкканда:
اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ

"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә мин фәдълик".
(Аллаһым! Синең фазлыңнан сорыйм), — дияргә кирәк.
II. Намазларда ният кылу

Ният, теләсә нинди гыйбадәтне башкарыр алдыннан тел белән кылган кебек, күңел белән дә кылырга мөмкин. Ләкин ният күңел белән кылынганда, тел белән дә башкарылса, тагын да яхшы. Чөнки ул үтәләчәк гыйбадәтнең аңлы рәвештә, акыл белән кылынуына нигез була. Намаз укучы кеше, ниятен тел белән әйткәндә аны ана телендә дә әйтә ала. Ләкин без ният кылу үрнәкләрен татарча да, гарәпчә дә бирергә булдык. Һәр намаз өчен ният үрнәген бирүне кирәк дип таптык. Аларның аермасы бары тик намазларның исемнәренә, намазны җәмәгать белән яки ялгыз укуга гына кайтып кала.




  1. Иртә намазының сөннәте.


نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الْفَجْرِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәл-фәҗри әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти".

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен, иртә намазының сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


2. Иртә намазының фарызы.

а) җәмәгать белән кылганда:


نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الْفَجْرِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрда һәәзәл-фәҗри мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъ­биләл-кыйбләти".

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен иртә намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым ошбу имамга).

б) ялгыз гына кылганда:
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الْفَجْرِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрда һәәзәл-фәҗри әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен иртә намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


3. Өйлә намазының элек сөннәте:
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الظُّهْرِ الْأُولَى أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәз-зуһрил-үүлә әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти".

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен өйлә намазының сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


4. Өйлә намазының фарызы.

а) җәмәгать белән кылганда:


نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الظُّهْرِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрда һәәзәз-зуһри мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен өйлә намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым ошбу имамга).

б) Ялгыз гына кылганда:
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الظُّهْر أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрда һәәзәз-зуһри әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен өйлә намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


5. Өйлә намазының соңгы сөннәте:
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الظُّهْرِ الْأَخِرَةِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәз-зуһрил-әәхирати әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен өйлә намазының соң сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


б. Икенде намазының сөннәте.
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الْعَصْرِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәл-гасри әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен икенде намазының сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


7. Икенде намазының фарызы.

а) җәмәгать белән кылганда:


نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الْعَصْرِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрда һәәзәл-гасри мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы ечен икенде намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым ошбу имамга).

б) ялгыз гына намаз кылганда:
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الْعَصْرِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрда һәәзәл-гасри әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен икенде намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


8. Ахшам намазының фарызы:

а) җәмәгать белән кылганда:


نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الْمَغْرِبِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрда һәәзәл-мәгъриби мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен ахшам намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым шушы имамга).

б) ялгыз гына кылганда:
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الْمَغْرِبِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә һәәзәл-мәгъриби әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен ахшам намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


9. Ахшам намазының сөннәте.
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الْمَغْرِبِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәл-мәгъриби әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен ахшам намазының сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


10. Ястү намазының элек сөннәте.
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الْعِشَاءِ الْأُولَى أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәл-гыйшәә-ил-үүлә әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен ястү намазының әүвәлге сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


11. Ястү намазының фарызы.

а) җәмәгать белән кылганда:


نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الْعِشَاءِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрда һәәзәл-гыфшәә-и мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти".

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен ястү намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым ошбу имамга).

б) ялгыз гына кылганда:
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الْعِشَاء أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрда һәәзәл-гыйшәә-и әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен ястү намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


12. Ястү намазының соңгы сөннәте:
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الْعِشَاءِ الْأَخِرَةِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәл-гыйшәә-ил-әәхирати әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен ястү намазының соң сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


13. Витер намазы.
Витер намазының төп вакыты төннең соңгы сәгатьләре булганлыктан мөселманнарга җиңеллек булсын өчен, ястү намазының артыннан кылырга да рөхсәт ителә.

а) җәмәгать белән кылганда:


نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةُ الْوِتْرِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтәль-витри мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен витер намазын кылырга, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым ошбу имамга).

б) ялгыз гына кылганда:
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةُ الْوِتْرِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтәль-витри әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен витер намазын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына.)


14. Җомга намазы әүвәлге сөннәте.
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الْجُمْعَةِ الْأُولَى أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәл-җүмгатил-үүлә әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен җомга намазының сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


15. Җомга намазының фарызы.
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ الْجُمْعَةِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрдал-җүмгати мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен җомга намазын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым ошбу имамга).


16. Җомга намазының соңгы сөннәте.
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الْجُمْعَةِ الْأَخِرَةِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәл-җүмгатил-әәхыйрати әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен җомга намазының соң сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).


17. Бәйрәм (гает) намазлары.

а) Рамазан бәйрәме:


نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةَ عَيْدِ الْفِطْرِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтә гыйдил-фитъри мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен Рамазан бәйрәме намазын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым ошбу имамга).

б) Корбан бәйрәме:
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةَ عَيْدِِ الْأَضْحَى مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтә гыйдил-әдхаа мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен Корбан бәйрәме намазын кылырга, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым шушы имамга).


18. Тәравих намазы.

а) җәмәгать белән кылганда:


نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةَ التَّرَاوِيحِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтәт-тәраавиихи мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен тәравих намазын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым шушы имамга).

б) ялгыз гына кылганда:
نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةَ التَّرَاوِيحِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ
"Нәвәйту ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтәт-тәраавиихи әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы ечен тәравих намазын кылырга, юнәлдем кыйбла тарафына).


III. Намаз уку рәвеше, намаздагы сүрәләр һәм догалар
Намаз укырга теләгән кеше, югарыда әйтелгәнчә, тәһарәт алганнан соң нинди намаз укыячагы турында ният итәр яки ул турыда эченнән генә уйлар. Кулларын, учлары белән кыйблага каратып, колак турысына кадәр күтәрер (хатыннар күкрәк турысына кадәр), "Әллааһү әкбәр" дип, кулларын кендегенең астында баглар. Уң кулның кырый бармаклары сул беләзекне тотар. Хатыннар кулларын күкрәкләре өстенә куярлар. Беренче тәкбир әйтү белән намазга керешелгән, ягъни намаз башланган булыр. Аңа "Ифтитах тәкбире" диләр.

Җәмәгать белән дә, ялгыз гына кылынса да, намазга баскан кеше "Бисмилләһ"не әйтүдән элек ошбу доганы укыр:


سُبْحَانَكَ اَللَّهُمَّ وَبِحَمْدِكَ وَتَبَارَكَ اسْمُكَ وَتَعَالَى جَدُّكَ (وَجَلَّ ثَنَائِكَ) وَلاَ إِلَهَ غَيْرُكَ
"Сүбхәәнәкәллааһүммә вә бихәмдикә вә тәбәәракәсмүкә, вә тәгааләә җәддүкә вә ләә иләәһә гайрукь."

(Аллаһым! Сине тәсбих итәм, Сине мактыйм, Синең исемең бик мөбарәк, даның олугтыр. Синнән башка илаһ юк.)

Пәйгамбәребез (с.г.в.) намазларында һәрвакыт бу доганы гына укымаган. Ул укыган башка догалар белән дә таныштырып үтәчәкбез.

Тик монда шуны әйтергә кирәк, намазны җәмәгать белән кылганда "Сүбхәәнәкә"дән озын дога укылмас.

Имам озын догалар укыса, аңа ияргән халыкны көттергән булыр.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) "Ифтитах тәкбире" белән "Фатиха" сүрәсе арасында укыган кайбер догалар түбәндәгеләр.

Әбү Һөрәйрә (р.г.) шулай аңлата: Рәсүлүллаһ (с.г.в.) "Ифтитах тәкбире" белән кыйраәт арасында бераз тынып тора иде. Бер көн аңа:

— Әй, Аллаһының илчесе! Атам-анам сиңа фида булсын, тәкбир белән кыйраәт арасындагы тыныч торуың ни өчен? Анда нәрсә укыйсың? — дидем. Ул:


اَللَّهُمَّ بَاعِدْ بَيْنِي وَبَيْنَ خَطَايَايَ كَمَا بَاعَدْتَ بَيْنَ الْمَشْرِقِ وَالْمَغْرِبِ ،

اَللَّهُمَّ نَقِّنِي مِنَ الْخَطَايَايَ كَمَا يُنَقِّى الثَّوْبُ الْأَبْيَضُ مِنَ الدَّنَسِ ،

اَللَّهُمَّ اغْسِلْنِي مِنْ خَطَايَايَ بِالثَّلْجِ وَالْمَاءِ وَالْبَرْدِ
"Әллааһүммә бәәгыйд бәйнии вә бәйнә хатаайәәйә кәмәә бәәгаттә бәйнәл-мәшрикйы вәл-мәгъриби. Әллааһүммә нәккыйнии минәл-хатаайәәйә кәмәә йүнәккыйс-сәүбүл-әбйәду минәд-дәнәси, Әллааһүммәгъсилнии мин хатаайәәйә бис-сәлҗи вәл-мәә-и вәл-бәрди".

(Аллаһым! Мине гөнаһларымнан көнбатыш белән көнчыгыш арасы кадәр ерак тот. Аллаһым! Ап-ак комач кердән пакьләнгән кебек, мине дә гөнаһлардан шулай пакьлә. Аллаһым! Кылган гөнаһларымны да су белән, кар, боз белән пакь итеп ю.)

Әбү Сәгыйд әл-Худри (р.г.) ның риваять итүе буенча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) "Сүбхәәнәкә"дән соң
اَللهُ أَكْبَرْ كَبِيرًا
"Әллааһү әкбәр кәбиира" ("Аллаһ һәр нәрсәдән бөектер") диде һәм:
أَعُوذُ بِاللهِ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ مِنْ هَمْزِهِ وَنَفْخِهِ وَنَفْثِهِ
"Әгуузү билләһис-сәмиигыйль-галиими минәш-шәйтаанир-раҗиими мин һәмзиһии вә нәфхыйһии вә нәфсиһии".

(Таш белән куылган шайтаннан, аның пышылдавыннан, төкерүеннән һәм тешләвеннән ишетүче һәм белүче Аллаһыга сыенам) догасын укый иде.

Җүбәйр бине Мүтгыймнең (р.г.) риваятеннән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) өч мәртәбә:
اَللهُ أَكْبَرُ كَبِيرًا وَالْحَمْدُ لِلَّهِ كَثِيرًا وَسُبْحَانَ اللهِ بُكْرَةً وَأَصِيلاً
"Әллааһү әкбәру кәбииран вәл-хәмдү лилләәһи хәмдән кәсииран вә сүбхәәнәллааһи бүкратән вә әсыиләә".

(Аллаһ һәр нәрсәдән бөек. Аңа күп мактау булсын. Иртә-кич Аллаһыны тәсбих итәм, олылыйм) дигәч, югарыда китерелгән "Истигазә" догасы ("Әгузе") укыла.

Кабатлап әйтәбез ки, бу догаларны җәмәгать белән кылганда имам да, җәмәгать тә укымас.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Сез берегез имам булсагыз, намазны озакка сузмагыз",— дип искәрткән һәм җәмәгать арасында авырулар, зәгыйфьләр, балалар булуын һәм аларның озын намазга катнаша алмауларын исләренә төшергән.

Мондый догадан соң Аллаһыга ул Үзе Пәйгамбәребезгә өйрәткән "Фатиха" догасы белән ялварсак, догабыз кабул булыр дип өмет итәбез.

Мондый "Ифтитах" догаларының берсен укыгач:


أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
"Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим."

(Таш белән куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам, Рахмән вә Рахим булган Аллаһ исеме белән (башлыйм) дип, "Фатиха" сүрәсе укыла.

Намазларда "Фатиха" сүрәсен уку вәҗеп. "Фатиха" сүрәсе укылмаган намаз төгәл булмый.

Намаз җәмәгать белән укылганда "Сүбхәәнәкә"дән соң "Фатиха" һәм башка сүрәне бары тик имам гына укый, җәмәгать тын гына көтеп тора.

Намаз ялгыз гына укылганда исә, "Фатиха"дан соң намаз сүрәләреннән берсе яисә озын аять эчтән укыла, кыска өч аять укырга да мөмкин. "Намаз сүрәләре" исеме бирелгән бу сүрәләр түбәндәгеләр:


  1. "Фатиха" сүрәсе:


بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ . الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ .

مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ . إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ . اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ .

صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلَا الضَّالِّينَ .
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин".

(Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең тәрбиячесе Аллаһ өчен барча мактау хастыр. Ул Мәрхәмәтле, Рәхимле. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, Үзең нигъмәтләндергәннәрнең юлына күндер. Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел).




  1. "Фил" сүрәсе.


بسم الله الرحمن الرحيم. أَلَمْ تَرَى كَيْفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِأَصْحَابِ الْفِيلِ.

أَلَمْ يَجْعَلْ كَيْدَهُمْ فِي تَضْلِيلٍ. وَأَرْسَلَ عَلَيْهِمْ طَيْرًا أَبَابِيلَ. تَرْمِيْهِمْ

بِحِجَارَةٍ مِنْ سِجِّيلٍ فَجَعَلَهُمْ كَعَصْفٍ مَأْكُولٍ
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әләм тәра кәйфә фәгалә раббүкә би әсхәәбил-фиил. Әләм йәҗегаль кәйдәһүм фии тәдълиил. Вә әръсәлә галәйһим тайран әбәәбиил. Тәръмииһим бихиҗәәратим миң сиҗҗиил. Фәҗәгаләһүм кәгасфим мәэкүүл."

(Син күрмәдеңме, Раббың фил хуҗалары белән ни эшләгәнне? Ул аларның хәйләләрен адашуга әверелдерде. Ул аларга кошларны төркемнәре белән җибәрде. Ул кошлар аларга кайнар ташлар яудырдылар. Шул заман Аллаһы Тәгалә аларны орлыклары ашалып беткән иген кыры кебек итте).




  1. "Курайиш" сүрәсе.


بسم الله الرحمن الرحيم . لِإِيلاَفِ قُرَيْشٍ . إِيلاَفِهِمْ رِحْلَةَ الشِّتَاءِ وَالصَّيْفِ .

فَلْيَعْبُدُوا رَبَّ هَذَا الْبَيْتِ . اَلَّذِي أَطْعَمَهُمْ مِنْ جُوعٍ وَأَمَنَهُمْ مِنْ خَوْفٍ
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Ли ииләәфи курайииш. Ииләәфиһим рихләтәш-шитәә-и вәс-сайииф. Фәлйәгъбүдүү раббә һәәзәл-бәйиит. Әлләзии әтъгамәһүм миң җүүгыйүв-вә әәмәнәһүм мин хаүүүф."

(Корәешләрнең берләшүе өчен кышын-җәен аларның юлчылыкта берләшүе. Алар бу йортның Раббысына коллык итсеннәр. Аллаһы Тәгалә, аларны ачлыктан коткарып, һәртөрле куркынычтан саклап калган).




  1. "Мәгун" сүрәсе.


بسم الله الرحمن الرحيم . أَرَأَيْتَ الَّذِي يُكَذِّبُ بِالدِّينِ . فَذَالِكَ الَّذِي

يَدُعُّ الْيَتِيمَ . وَلاَ يَحُضُّ عَلَى طَعَامِ الْمِسْكِينَ . فَوَيْلٌ لِلْمُصَلِّينَ . اَلَّذِينَ

هُمْ عَنْ صَلاَتِهِمْ سَاهُونَ . اَلَّذِينَ هُمْ يَرَآؤُنَ . وَيَمْنَعُونَ الْمَاعُونَ .
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әраәйтәлләзии йүкәззибү бид-диин. Фәзәәликәлләзии йәдүггуль-йәтиим. Вә ләә йәхуддуу галәә тагаамил-мискиин. Фәвәйлүл-лилмүсаллиин. Әлләзиинә һүм гаң саләәтиһим сәәһүүн. Әлләзиинә һүм йураауун. Вә йәмнәгуунәл-мәәгуун".

(Күрдеңме син динне ялган дип хисаплаучыны? Улдыр ятимне үзеннән читкә куган. Ярлыны туен­дыруны хупламаган. Олуг газаптыр намазларын гафиллек белән укыганнарга, һәм дә рия белән укучыларга).




  1. "Кәүсәр" сүрәсе.


بسم الله الرحمن الرحيم . إَنَّا أَعْطَيْنَاكَ الْكَوْثَرَ .

فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ . إِنَّ شَانِئُكَ هُوَ الْأَبْتَرُ
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Иннәә әгътайнәәкәл-кәүсәр. Фәссали ли раббикә вәнхәр. Иннә шәәниәкә һүәл-әбетәр".

(Әлбәттә, Без сиңа Кәүсәрне, ягъни җәннәттәге Кәүсәр елгасын бирдек. Син намаз укы, Раббың өчен корбан чал. Әлбәттә, сине хурлаучы — ул үзен юк итә).




  1. "Кәфирун" сүрәсе.


بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ يَا أَيُّهَا الْكَافِرُونَ . لاَ أَعْبُدُ ماَ تَعْبُدُونَ .

وَلاَ أَنْتُمْ عَابِدُونَ مَا أَعْبُدُ . وَلاَ أَنَا عَابْدٌ مَا عَبَدْتُمْ . وَلاَ أَنْتُمْ عَابِدُونَ

مَا أَعْبُدُ . لَكُمْ دِينُكُمْ وَلِيَ دِينِ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль йәә әййүһәәл-кәәфируун. Ләә әгъбүдү мәә тәгъбүдүүн. Вә ләә әңтүм гаабидүүнә мәә әгъбүде. Вә ләә әнә гаабидүм мәә габәдтүм. Вә ләә әңтүм гаабидүүнә мәә әгъбүде. Ләкүм диинүкүм вә лийә диин".

(Әй, кяферләр, мин сез коллык кылган затка коллык итәчәк түгелмен. Сез дә мин гыйбадәт кылганга гыйбадәт кылачак түгелсез. Мин дә сезнең табынганыгызга һичбер заман табыначак түгелмен. Ә сез мин коллык иткән затка табынмыйсыз. Сезнең өчен — үз динегез, минем өчен — үз динем).




  1. "Наср" сүрәсе.


بسم الله الرحمن الرحيم . إِذَا جَاءَ نَصْرُ اللهِ وَالْفَتْحُ. وَرَأَيْتَ النَّاسَ


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   17




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет