Кояш җилләре. (Хикәя, повесть, сәхнә әсәрләре)



бет4/17
Дата04.07.2016
өлшемі1.39 Mb.
#176676
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17

Урман сере
Сихерле дә, тылсымлы да син урман... Нарат агачларының ябалдашлары күккә тигән җир! Табигатьнең уянып сөенеч өстенә сөенеч өстәгән мәле. Ә һава... Шушы искиткеч һава җаннарны сәмави итә, күңелгә нур өсти, кешене илаһи итә. Сукмак та сала алмаслык чытырманлыкта ниндидер әкияти мизгел күзгә ташлана. Карт ябалак көндез күрмәү сәбәпле үзенең тирән йокысына талган. Агачларның җилдә бер яктан икенче якка бөгелеп шаулашканын да ишетми ул.

Аңа дөнья түгәрәк, ай да түгәрәк. Үзенең сүрелмәс нурлары белән бар Җиһанны яктырта ул. Яктырта да, үзенең нурларына коенучыларны барлый.

Ай нурында гашыйклар коена. Серле Ай аларның мәхәббәтләренә шаһит. Ул аларга карап бер сөенә, бер көенә. Бәхетле мизгелләрдә бераз кызарып китә дә яңадан агара.

Ай йөзә, йөзә, йөзә... Төндә зәңгәр киңлекнең иң зур сәяхәтчесе Ай. Ул үзенең юлындагы бар нәрсәгә сердәш, кардәш...

Нинди кодрәтле син, Ай! Тулган вакытыңда ничек якты син! Синең нурларыңа чумасы, тауларыңдагы Зөһрә кызны күрәсе килә.

Нинди икән соң ул Зөһрә кыз? Бик ягымлы, мөлаем микән? Әллә инде бераз ачулы, ярсулыдамы? Юктыр ... Белеп булмый. Мәңгелек сер бу. Ай да, серле тавында иңнәренә көянтә- чиләк аскан Зөһрә кыз да, бар да могҗиза. Күк тә, бар Җиһан да, Киек Каз юлы да- барысы да тирән бер сер!

Могҗизалар иле - җангалак буйлап бер кыз атлый. Өстендә сәләмәләнеп таркалып беткән күлмәк. Күлмәге гәүдәсенең кайсы өлешен каплый, кайсысын шәрә итә. Ай яктысында бөдрәләнеп бил турысына кадәр сузылып төшкән чәчләре ефәктәй ялтырап китәләр. Башын югары чөйгән кылычтай гәүдәсе салмак кына әле уңга, әле сулга чайкала. Адымнары нык, хәрәкәтләре җитез, куркусыз карашлы бу кызның төнге тайгада бер үзе булуына ышанып та бетеп булмый хәтта. Кайдандыр ниндидер җанвар үкергән тавышка да исе китмичә алга атлый бирә ул. Яшел яфраклы ботаклар аның тыгыз тәнен сыйпап калалар. Төнге тынлыкны ярып кычкырган ябалакларга да игътибарын юнәлдерми горур кыз. Кайдан сукмак күрә, кайдан юлны абайлый? Карап торсаң- агачлар аңа үзләре юл бирә сыман. Нәрсә аның күңелендә ышаныч уята? Нәрсә дәрт өсти?

Ашыгыч адымнар белән алга барган кызның юлын шыңшыган бүре баласы бүлде. Ул үзенең еламсыраган тавышы белән ярдәм көтә иде. Кыз тавыш килгән якка атлады. Чыннан да кыз барган юлдан ерак түгел генә бер бүре баласы бөгәрләнеп шыңшып ята. Кыз аның янына үзенә бер тавыш чыгарып якын килде дә аны сыйпап кулларына алды. Арткы тәпиенә кулын тидергән саен бүре баласы сикереп китте. Ярасы бик үк зур түгел, шулай да аны карыйсы бар иде. Кыз агачтан үрелеп яфрак алды, аны төйде, иелеп җирдән ниндидер үлән алды, аны өстенә каплады һәм күлмәгеннән бер буй чүпрәк ертып алып аны бәйләп куйды. Кечкенә җанвар тынычланды, шыңшуы басылды, йокыга киткәндәй тоелды.

Кыз бераз җанварга карап утыргач та торып юлын дәвам итте. Җанвардан рәхмәт катыш җан авазы гына ишетелеп калды. Ә бүре баласының анасы эшнең нидә икәнлеген аңлап, баласын коткаручыга рәхмәт укый иде.

Нурсилә юлын дәвам итте. Әле моның белән генә бетмәгән икән, каршысына ниндидер җанвар килә иде. Җанвар көчле, атлаган адымнарыннан ук ниндидер сихри көч бөркелә. Әйе, әлеге көчле җанвар урман патшасы Арыслан иде. Ул горур кыяфәтен бер дә үзгәртмичә каршысына килгән кешене сизеп бераз гына адымнарын әкеренәйтте, иснәнә башлады. Каршысына килгән кызның янына ук килеп җитеп кулларыннан иснәде.

Юк икән, тими, таный икән ич ул аны. Кызның кулыннан иснәгәч тә арткы аякларына утырып, авызын бер ачып, бер ябып үзалдына иснәнеп утыра башлады.

Нурсиләне барлык җанварлар да таный, аңа берсе дә кагылмыйлар иде.

Урман патшасы янында кыз үзен тагын да көчлерәк итеп тойды. Кинәт кенә җил исеп куйды.Җил белән килеп борынына килеп бәрелгән истән Нурсилә янәшәдә генә күл барлыгын тойды. Су өстеннән килгән дымлы һава аның борынын кытыклады. Шул якка таба атлады. Чыннан да ерак түгел бик зур бүлмаган эңгер- меңгер вакытның серлелеген үз эченә алган көмеш күл җәйрәп ята иде.

Вак дулкыннар уйнаклаган күлгә ничек килсә шулай, адымнарын да үзгәртичә кереп китте кыз. Кергән саен гәүдәсе су эченә күмелә барды. Кинәт чалкан ятып бернинди хәрәкәтсез йөзә башлады. Кыз күлнең рәхәтлегеннән, күл үзенең дулкыннары арасында йөзгән урман кызын тоюдан дулкыннарын уйнатып кызны бишегендә тирбәтте. Нурсилә килгәнче күл өстендә сикерешкән балыклар аның гүзәллеген күреп күлнең читенә генә барып кызны күзәттеләр. Күл камышлары әкерен чайкалып үзләренең шаулары белән аңа күл җырын көйләделәр. Агачлар бу тынычлыкны бозмаска тырышып яфраклар гына яфракларга бәреләләр. Ай нурларында көмешләнгән зәңгәр күл бу искиткеч кызны кочагына алып йөздерә. Кызның су өстеннән юкка чыгып- чыгып йөзүенә күңелгә “әллә су кызымы икән бу?” дигән уйлар килә. Ләкин бит бу чын- чынлап адәми зат! Кеше! Ай нурында күлдә коенган кыз чын- чынлап адәм баласы.

Эх! Нинди гүзәл син дөнья! Искиткеч син, Адәм баласы! Нинди могҗиза шушы җирдә, шушы дөньяда кеше булып яшәве!

Нинди җиңеллек белән кереп киткән булса, шундый тизлек белән күлдән чыгып, күлмәгеннән шыбырдап аккан суга игьтибар да итмичә юлын дәвам иткән кыз туктамыйча алга атлады. Ай нурларына күмелгән күл суы кызның тәненә шулкадәр рәхәтлек биргән иде ки, Нурсилә бер мәл тәнен тоймыйча,күктәге болыт сыман җиңеллек белән барды. Шушы сәмави хәләт аның тәнен һәм уйларын тынычландырды, сафландырды.

Кайдандыр мәче башлы ябалак ухылдап су белән сафланган кызны сәламләде. Нинди гүзәл дөнья! Нурсилә һәр үләннең, һәр бөҗәкнең, һәр хайванның яшәвен җаны- тәне белән тойды. Алар да аны сәламлиләр иде.

Куаклар арасындагы шәүлә янына килеп җиткәч тә кыз туктап калды. Аның каршында олы яшьләрдәге хатын - кыз басып тора иде. Алар ым кагып исәнләштеләр, бер- берсенең кулларын кысыштылар һәм кочаклаштылар. Бер мәл тын гына күзләренә карашып тордылар һәм кыз әлеге хатын- кыз артыннан юлга кузгалды. Ай аларга юл күрсәтеп барды. Бер сүзсез барганнан соң алар карурманны чыгып урманга терәлеп үк торган тауларга таба атладылар. Тау куышы янына килеп туктадылар. Карты артына да әйләнеп карамыйча тау куышына кереп китте. Ә Нурсилә артына әйләнеп карады. Урман тыныч, таулар арасында шикле җан иясе юк иде.



    Кергәч тә салкын мәгарә үзенең биләмәләрендә кеше атлаган саен кайтаваз бирде. Кайдандыр тып та тып тамчы тамган тавыш ишетелде. Бераз ара узгач алар бер ишек янына килеп туктадылар. Ишекнең урта бер җиренә басып уң аяк белән өч тапкыр җиргә типкәч тә ишек бер яктан икенче якка ачылып китте. Аннан ак чәчләре алдына- артына сузылып- сузылып төшкән карчык килеп чыкты. Ул инде бик карт, яшенең ничәдә икәнлеге аңлашылмый да. Карчык бик ябык, чәчләре ап-ак һәм озын, күзләре диңгез төбеннән ялтыраган эңҗеләрдәй төптән ялтырыйлар. Чандыр гәүдәсенә япкан әйберләре берничә кат һәм калын иделәр. Карт булуына да карамастан, бөкрәймәгән, төз гәүдәсе һәм елмаюлы карашы аны яшәртеп күрсәтәләр. Килеп чыккан карчык янына килүчеләргә сакчыл караш ташлап баштан берсенә, аннан икенчесенең җилкәсенә уң кулын куйды. Бу аларның исәнләшүләре иде.

    -Исәнме, Анакай!- диде картырагы.

    -Исәнме, кызларым!- диде карчык икесенә дә серле елмаеп,- мин кушканнарны үтәдегезме?

    -Кушканыңны үтәдек, ерак тауда булдык,- диде олысы.

    -Бернәрсәне дә ялгышмадыгызмы? Төгәл үтәдегезме?

    -Юк, юк бар да яхшы.- диде олырагы һәм кулындагы төргәкне карчыкка сузды.

    -Бүген һава торышы уңай түгел, - диеп сүзгә кушылды Нурсилә. -Айның икенче чиреген көтәсе калган.

    -Бар да яхшы булачак,- диде карчык.

    -Ярый, без китә торыйк,- җил- давыл кузгалырга тора.

    -Әллә бераз тоткарланасызмы?- диде карчык.

    -Юк инде, көтеп тормыйк, китә торсак яхшырак булыр, - диделәр алар бертавыштан диярлек.


Алар мәгарәдән чыкканда көн инде кичкә авышкан, кояшны болытлар каплаган, җил көчәйгәннән- көчәя бара иде.

Карасу болытлар әрле- бирле йөзәләр. Ә аларның иң карасы кояш турысына килеп җиткәч дөнья караңгылыкка чумды.

Урманда яшәгән, андагы тормышны аңлаган кеше анда саклык белән генә басып йөри, чөнки атлаган саен кемнеңдер өе, йорты җимерелә, яисә үләннәр сына. Шуңа да алар табигатьтән кичерүен сорап кына атлыйлар. Урман кешесе бар нәрсәне сизә, тоя. Аз гына булган үзгәрешкә дә сөенә, шатлана. Табигатьне бар нечкәлекләре белән аңлый. Үзен дә шул дөньяның бер өлешенә саный.

Шулвакыт бөтен дөньяны яктыртып яшен яшьнәде, күк күкрәде, нидер шартлады, нәрсәдер өзелде, сынды. Карт өянкенең ябалдашы шартлап ярылып сынып төште. Кинәт шаулап чиләктән койгандай яңгыр ява башлады.

Табигатьнең болай шаяруына Нурсилә һәм аның әнисе Баһадәр игътибар да итмәделәр, үз юлларында булдылар. Барыр юллары ерак, омтылышлыры көчле иде. Ничек тә булса бүгенге төндә елга ярына барып җитәргә кирәк.

Әниле кызлы бер- бер артлы алга бардылар. Бераз барган саен туктап кайсыбер агачларга кагылып нидер барладылар. Ә бу исә аларның төньяк белән көньякны аерулары, дөрес баруларына инанулары иде. Куе чытырманлык, ауган агачлар аларның юлларына киртә булсалар да, Нурсилә дә, Баһадәр дә армадылар, талчыкмадылар. Бер ике сәгать узган саен туктап чишмә суы эчтеләр. Чишмә суы искиткеч көч бирә, тынычландыра иде.

Төне буе бара торгач таң сызыла башлады. Таң аткан гүзәл сихри мизгелне үз күзләре белән күргән кешеләр генә аңлый торганнардыр. Төнге күкнең көнчыгышы агара, аннан аклана башлый. Кошлар сайравы да үзенә бер төрле сихри. Таң атуга кушылган авазлар ал шәфәкъкә кушылып үзенә бер төрле илаһилык тудыра.

Шәфәкъ алланган мизгелдә диңгез ярына барып җиттеләр ана белән кыз. Елга ярында суда көймә чайкала иде. Җайлап кына көймәгә утыргач алар икесе дә ишкәкләр белән ишә башладылар. Диңгез иртәсе дымлы һавада салкынча иде. Тын диңгез өстен икегә ярып узды көймә.

Әле йөзәргә дә йөзәргә. Шуның өчен урманнан алар үзләренә ризык, су алганнар иде.

Диңгез өсте карасу- зәңгәр төстә. Өстендә вак дулкыннар уйный. Тынлыкны бозып ара- тирә я балык сикерә, я булмаса акчарлаклар очып уза. Өстән кыеклап карап кына узалар да, искәрмәстән суга төшеп балык эләктерәләр. Бу- аларның яшәү өчен ризык табу ысуллары. Төне буе йокламый җәяү килүдәнме, иртәнге саф һаваданмы, Нурсилә әлеге күренешләрне карап бара торгач йоклап китте. Диңгез өстендәге җиләс һавада йоклау үзе бер рәхәтлек бирә иде.

Менә алар утрауга барып җиттеләр. Баһадәр төнлә йокламаган булуына да карамстан уяу иде. Шулай да бер мәлдә генә күзләрен йомып ак болытларга барып килде. Бу аңа көч өстәде. Утрауга барып җитәр алдыннан гына Нурсилә уянды. Уянганнан соң ике кулын ике якка сузды, тирән итеп сулыш алды, өскә күтәрелде. Аякларына басып сикереп әйләнеп аласы да килгән иде дә, көймәдә икәнен исенә төшереп тукталып калды. Чөнки һәр иртәдә йокысыннан торгач та күнегүләр ясый ул . Бу исә җанына, тәненә ял бирә, көч өсти, килергә җыенган авыруларны куркыта. Шуның өчен дә һәр көнне иртән ясый иде бу күнегүләрне Нурсилә.Ул гына түгел, әнисе дә, мәгарәдәге йөздән узган әбисе дә эшлиләр иде бу күнегүләрне.

Утрауга аяк баскач та, көймәне ярга тартып чыгардылар. Тын гына торып мондагы хәлне тикшерделәр, барысы да тәртиптәме, ул- бу юкмы?



    Барысы да тыныч тоелды. Алар үзләре белгән сукмаклар буйлап алга атладылар. Аларны сәламләү өчендерме, агачтан –агачка кошлар кунды. Кайберәүләре игътибар да итмичә сайрауларында булдылар. Менә алар бер аланга барып җиттеләр.

    Алан уртасында зур бер кара таш бар иде. Як- якларына баганалар утыртылган.

    -Кичә, айның өченче яртысында эшләнергә тиеш иде бу...- диде Баһадәр.

    Килүләренең бушка булганлыгын аңлап алар юлга кузгалыр алдыннан бераз ял итеп алу максатыннан алан читенә утырдылар.

    Кинәт үлән арасы кыштырдап куйды. Аннан ялтырап торган елан килеп чыкты. Ишетелер- ишетелмәс кенә ыслады да кире үлән арасына кереп качты.

    Алар урыннарыннан кузгалып елан киткән якка таба атладылар. Барган саен борыннарына ниндидер ис килеп бәрелә барды. Шул ис буйлап бара торгач ниндидер кыя таш янына килеп чыктылар. Кыя таш янында алар карт әби кушкан үләненәрне җыйдылар.

    Утраудагы агачлар шаулаштылар. Һәрбер агачның үзенә генә хас булган шавы бар. Бик игътибар белән тыңлаганда аерып була моны.

    Урманда шулай инде, кояш яктыртса да, җылытмый, чөнки моңа агачлар комачаулый. Ниндидер салкынлык... Кинәт кенә Баһадәргә салкынча булып китте. Кешенең тән төзелеше шундый инде:яшь чагында аның каны кайнар була, шуңа да ул өшеми. Ә картайган саен кан да суына. Шуңа да җылы көннәрдә дә карт кешеләр киенеп йөриләр, эшиләр.



Бар иде бит Баһадәрнең дә каны кайнап торган яшь чаклары. Бернидән дә курыкмый, бернигә дә карамый торган ут чәчеп торган чаклары. Аның янында яшьтәш малайлары да дерелдәп тора иделәр . Бер нәрсә булса да эләгә иде ич аңардан.

Менә шуңа да ут чәчеп торган кызны авылның иң кыю егете яр итте дә инде. Баштин - аяк гашыйк булган егеткә кыз да шуның белән үк җавап бирде. Яратмаслык та түгел иде шул Мәснәви. Авылның менә дигән батыр, кыю, типсә - тимер өзәрдәй егет солтаны иде.

Ләкин өйләнешеп сөю диңгезендә бергәләшеп озак йөзәргә туры килмәде аларга. Кешеләрдән тынгылык булмады. Бу адәм балаларының урлашу, үтерү белән яшәгән чорлары иде. Кешеләрне кызгану, мәрхәмәт хисләре юк мәгънәсендә . Ә курку, куркыту хисләре өстенлек иткән чорлар...

Нурсиләнең бабасын да шушы чорда үтерделәр . Гаиләсен ачтан үтермәс өчен кесәсенә бөкләп тыккан бер уч бодай өчен суга батырдылар. Ә әтисе гаиләсен карап көне- төне эшләде. Йөрәге чыдамады. Көннәрдән бер көнне ул туктады.

Бер яшьлек кызы Нурсиләне тотып калган Баһадәрне иренең кабере өстенннән таң атканда гына алып кайттылар.

Ул заманда ир- атсыз гаиләдә яшәү мөмкин түгел иде.Каһәрләнгән әби, кыз һәм оныкның урманга чыгып качудан башка чаралары калмады. Нурсиләне үстерергә кирәклеге аларга көч бирде.

Урманда яши башлаган вакытта алар һәрбер тавышка игътибар итеп, куркып яшәделәр. Урман тавышларыннан бигрәк алар кешеләрдән куркалар иде.

Урман аларны яшереп кенә дә калмады, ашатты, эчерде. Тора- бара алар кайсы үләннең агулы, кайсысы ашарга яраклы икәнлеген аерырга өйрәнделәр. Салкыннан һәм ачлыктан куркуларыннан алар урманнан чыгарга да теләмәделәр.

Кайбер кешеләр аларны саташканнарга санадылар. Урманга җиләк, гөмбә җыярга барганда күрсәләр, тизрәк качарга тырыштылар.

Актамыш хан нәселе кешеләре булулары белән Мәриямә карчыкның алтын – көмешләре сакланып калган иде. Кайчакларда шуларны сатып, аннан килгән акчага тоз, шырпыга авыл кибетенә кеше йөрми торган чакны сагалап торып Баһадәр битен яулыкка төреп кенә йөрде.Аны күргән кешеләр:



    -Сихерче, урман сихересе. Качыгыз, сихерләмәсен,- диеп кычкырып калалар иде.

Мәриямә карчык кошлар тотарга өйрәнде. Авылдан киткәндә үзләре белән алган казанга ут асып шунда пешереп ашап, урман нигъмәтләре белән көн күрәләр иде.

Башка бер кем белән аралашмасалар да, телне онытмадылар. Мәриямә карчык Нурсиләгә дә җырлар, шигырьләр өйрәтә иде.

Ике яшендә урманга киткән Нурсилә чын- чынлап урман кызы булып үсеп җитте. Иртәдән кичкәчә табигать кочагындагы кызыксынучан кызның барлык игътибары һәм юанычы кошлар һәм җәнлекләр иде. Алар аңа башта сагаеп, ажгырып карасалар да, тора- бара ияләштеләр.

Урман үсемлекләре ачыклыктагы үсемлекләрдән аерылалар. Алар озынаеп, сузылып кояшка тартылып үсәләр. Үләннәр дә кешеләр кебек үк кояшсыз яши алмыйлар. Урманда үсемлекләр дә, агачлар да озаграк үсә. Чөнки кояш нурлары һәм яктылык җитми.

Тора – бара кыз җил аша һава торышының торышы, хәвеф- хәтәр, яңгыр буласын алдан белә торганга әйләнде. Агачлар һәм чәчәкләргә карап кайчан юлга чыгарга, кайчан әйләнеп кайтырга икәнлеген аңлый башлады. Елга сулары да һаваның ничек үзгәрәсен аңа алдан хәбәр итәләр иде. Шулай итеп кыз табигать баласына әйләнде. Урманда үскәнгәдерме, ул бераз кыргый,табигатьтән һәм үзеннән кала бернигә дә, беркемгә дә ышанмый иде. Озын кара керфекләре арасыннан караган ялкындай күзләре кайчакта кояштай балкыйлар, ә кайвакытта Ай нурыдай сагышка чумалар иде. Мәҗнүн талга охшаган озын чәчләре диңгез дулкыннарын хәтерләтәләр. Адымнары горур, салмак, сыгылмалы. Аны бер тапкыр күрү дә кешенең башын әйләндереп кенә калмыйча, дөньясын оныттыра иде. Бу вакытта өстендәге ертылып беткән күлмәге дә аның чибәрлегенә киртә була алмый иде.

Менә шулай бер көнне урман уртасындагы болында чәчкәләрдән такыя үреп йөргәндә аны ял итәргә утырган геологлар төркеме күреп алды. Аларның кайберләре йоклый, ә кайберәүләре башкаларга комачауламас өчен тын гына ял итәләр иде.

Геологлар арасындагы яшь кенә егет күреп алды кызны. Болында чәчкәләр җыйган бу сылу кызны күргәч тә ул аның күзләрендәге нурны тойды. Аннан соң чәчләренә игътибар итте, гәүдәсенең матурлыгына хәйран калды. Ул гипнозга бирелгәндәй булды. Боларның барысын да бер мизгел эчендә күңеленнән үткәрде ул. Аптырады, үткән төндә дә начар йоклаганлыктан, әллә инде саташам дип уйлады.

Чөнки җангалакта бер ялгызы гына йөргән кызны күрү түгел, хәтта ишеткәне дә юк иде. Бу ялгыз кызлар йөри торган җир түгел, көек җанвар оясы. Монда уйнап йөреп булмый. Һәр мизгел – яшәү өчен көрәш.

Ә менә кыз йөри . Егет әллә төш күрәмме дип үзен чеметеп тә карады. Юк ул үз акылында һәм һич кенә дә ялгышмый иде. Моның асылына төшенү өчен ул урыныннан сак кына торып кызга якынырак атлады. Барган саен бу кыз аңа әкияттәге гүзәл алиһәне хәтерләтте. Егетнең килгәнен абайлап алган кыз бер сулышта юк булды.


    -Чыннан да саташам икән,- диде егет бер мизгелдә юкка чыккан кызга аптырап.

    -Күземә генә күренде, шулай була ул төнлә йокламасаң, күзеңә әллә ниләр күренә,- дип үзен битәрләде ул.



Шулай да кыз егетнең уеннан бер дә китмәде, ә киресенчә ул аның хыялына әйләнә барды. Бар җаны- тәне белән аны күрәсе, кем икәнен беләсе, моның әкият кенә булмавын теләде ул. Төшендә дә кызны күреп саташты. Бер елы шулай үтеп китте. Икенче елны да бригаданы кызны күргән урманга барырга күндерде. Төрле сәбәпләр уйлап тапты, алай итте, болай итте, тәки үзенекен итте. Ләкин кыз очрамады. Ул аны бар җирдән эзләде. Җангалакны аркылыга да буйга да үттеләр, ләкин тапмадылар. Инде эшләре бетте, китәр көннәре дә килеп җитте. Бригаданың кирәк- яраклары күбәйгәнән күбәеп, кибеткә барырга кирәк иде. Ерак булмаган авыл кибетенә юл тоттылар ике геолог. Менә шушы кибеттән башына шәл бөркәнеп, карашын аска төшереп килеп чыккан кызны таныды да инде егет. Бу ул! Таный ич ул аны! Ничек танымасын ди! Нинди озак күзәткән иде бит ул аны.

Ник килгәнен дә оныткан егет кирәк- яраклар исемлеген дустына тоттырды да кызга иярде. Моны сизгән кыз адымнарын тизләтте. Ләкин егет калышмады. Әгәр бу юлы да күздән ычкындырса ул үзен мәңге кичермәячәк. Кыз инде йөгерә үк башлады. Егет тә калышмады.Шулай алар урманга килеп җиттеләр. Инде бераз гына ачуы чыккан егет адымнарын ешайтып кызның кулыннан килеп тотты да:



    -Юк, бу юлы җибәрмәячәкмен,- диде.

    Нурсилә ыргылып аннан ычкынмакчы булды, ләкин килеп чыкмады. Егет кулыннан нык итеп эләктерде. Моны һич тә көтмәгән кыз үзенең кыргый җанварларча хөҗүме белән аңа ябышты. Кулын тешләде, битен тырнады. Егетнең көч дәрте ташып торса да ул аңа кул күтәрә алмады. Бары тик бу кыздан нәрсә көтеп булганын чамалап аның кулларын һич селкенмәс итеп гәүдәсе артына китереп ике кулын бергә кысып тотты. Кызның башына ураган яулыгы төште. Егет бу мизгелдә аның никадәр гүзәл булуын күрде. Кызның күзләре егетне яндырып алдылар. Тәне буйлап бер мизгелдә яшен ташы узгандай булды. Егет тә чибәр иде. Кыз да бу чибәрлектән бераз йомшарды. Күзләрен аска төшерде, һөҗүменнән туктады.

    -Син кем?- дип сорады егет, нәрсә әйткәнен үзе дә аңламыйча.

    Кыз дәшмәде. Тоткынга эләккән нәни кошчыкка охшап калган иде ул бу мизгелдә.

    -Син кем?- дип соравын кабатлады егет. Әкиятләрдәге тылсымчы кызмы, йә булмаса урман кызымы? Кем син?- диде егет кызыксынуын яшерә алмыйча һаман бер үк сүзне кабатлап.

    Кыз дәшми, ләкин инде карышмый да иде.

    -Курыкма миннән, мин гади генә бер егет , геолог мин, - диде Сәет, кызның карышмаганлыгын күреп аны саклык белән генә кулларыннан ычкындырып. Ләкин аны һич кенә дә ычкындырасы, үзенең яныннан җибәрәсе килмәде.


Унсигез яшьлек Нурсиләнең дә йөрәгендә үзенә һич тә таныш булмаган дулкыннар йөгерешәләр иде. Ул бу егетнең начар нияттә түгеллеген, аның чибәрлеген, мөлаемлеген үзенең уйлары, хисләре аша уздырып бара иде. Кечкенәдән урманда үскән кызның ир - ат халкын ерактан гына күзәткәне булса да, якыннан күргәне булмады. Ә бу менә, көчле җенес вәкиле аның белән янәшәдә генә бара. Аңа бу мизгел кызык та, куркыныч та иде. Әбисенең дә , әнисенең дә ир- атлар турында сөйләгәннәре бар югыйсә. Алар көчле, батыр, мәрхәмәтле генә булмыйлар, араларында хатын-кызны җәберли торганнары да була, шуңа да сак булырга кирәклеген әнисе дә, әбисе дә бик тәфтишләп аңлатканнар иде. Кара инде бу егет солтанын, Арысланның үзен җиңәр кызны җиңде бит. Эх тә итмәде.

Кыз үз уйларында атласа, бу вакытта егет үз уйларында иде. Аның кыз тырнаган битендәге яра чеметтереп - чеметтереп әрни башлады. Кесәсендәге кулъяулыгын тартып чыгарып ул аны сөртеп алды. Кыз моны сизде, ләкин берни дә әйтмәде. Егет күпме генә сорауларын бирсә дә, бер кәлимә сүз дә җавап бирмәгән кызга сагаеп карады Сәет. Әллә бу телсезме, әллә соң мин сөйләгән телне аңламый микән, диеп тә уйлады. Кыз үзе бер генә якка читкә дә тайпылмыйча аның янынннан алга бара иде.



    -Йә, бер генә сүз әйт инде,- диде егет ялварып, үзе белгән телләрдә дәшеп карады. Ләкин юк, кызның гаме дә юк иде. Ул йөзендә бернинди үзгәреш ясамыйча, башын горур арысландай өскә чөеп алга баруында булды.

Менә алар урманга килеп җиттеләр. Урманның ылыслар белән аңкыган хуш исе рәхәтләнеп күңелләргә кереп оялады . Киеренкелекне төшерде. Агачларның ябалдашлары бер-берсенә бәрелешеп төрлесе төрле тавыш чыгара, берән - сәрән кычкырган кошлар тавышларына кушылган урман җыры табигатькә мәдхия җырлый иде.Үзенең тормыш үзәгенә кайткан кыз, сөенеченнән күкрәк тутырып сулады, аңа урман үзенең хуш исе белән беррәттән, бетмәс көч тә бирә иде. Кызның качмаслыгына инанган егет инде иркенләп бара иде. Кая барасын белмәсә дә, кыз яныннан атлый. Шул да аңа аерым бер рәхәтлек бирә иде.

Кинәт бер кош сайраганы ишетелде. Бу кошның сайраганына сокланып як- ягына караган егет кызның юк булуын абайламый да калды. Бер мизгелдә кыз юк булды. Бу хәлне көтмәгән Сәет нишләргә дә белмәде. Яраланган җанвардай әле уңга, әле сулга атылды. Ләкин ул ярдәмсез иде. Бер куак артында кыштырдаган тавыш ишетеп анда чабып килде. Икенчесе артындагы тавышны эзләде. Үзенең игътибарын җәлеп иткән кошка ләгънәт укыды.

Тагын югалтты бит инде ул кызны. “Нинди пешмәгән, ачык авыз соң мин” диеп үз - үзен тиргәде ул.

Табачак ул аны. Табар һәм бу юлы инде мәңгегә үзенеке итәр. Ничек итсә итәр, ләкин теләгенә ирешер.

Шушы уйлар белән Сәет үзен-үзе тынычландырырга тырышса да, берни дә эшли алмады. Бәргәләнеп, кесәсеннән компасын чыгарып иптәшләре янына китте.

Аны инде югалтканнар иде. Җитмәсә телефон да тотмый, шалтыратып та булмый. Сәет кызны табуын, ләкин янәдән күздән югалтуын сөйләде. Иптәшләре аннан көлделәр. Бу сиңа охшамаган да, ничек шулай качыра алдың, диделәр.

Егет аларга сүз бирде. “Мин аны табачакмын, һәм бу юлы инде бер кая да кача алмас. Бу әле икенче тапкыры. Өченчесе - соңгысы булачак,”-диде.

Ә Нурсилә егеттән шунда, янындагы гына бер агач артына сыенып калды. Калуын да калды, ләкин йөрәге аның белән китте. Анда ике хис көрәшә иде. Беренчесе егетнең акыллы, чибәр, көчле, ышанычлы булын күрсәтсә, икенчесе кешеләргә ышанырга ярамаганын, шулар аркасында аларның кешеләрдән ерак китүләре турында кабатлый иде. Ләкин бит әле өченче хис - яшьлек, мәхәббәт тә бар. Анысы белән нишләргә? Менә шунысы иң көчлеседер дә инде аның. Башны да югалта, уйны да сүндерә, юлны да үзгәртә торган татлы хис - сөю алдында адәм баласы көчсез. Акыл белән сөю үзләренең бетмәс көчләрен беркайчан да югалтмыйлар. Алай гына да түгел, кешене бу хис яшәтә, яшәртә, уйларга, сөяргә чакыра.

Нарат агачына сарылып егетнең ачыргаланып аны эзләвен карап торган кызның күңеленә нидер булды. Ул инде бу мизгелдә элеккеге табигать кызы Нурсилә түгел, ә хатын- кыз буларак камилләшә башлаган яшь туташ иде.

Егет инде күптәннән аның яныннан китсә дә дымлы урман һавасында ул аның сулышын, адымнарын тойды. Кире барып икесе атлаган эзләрне тапты. Бу эзләрне сыйпады. Чирәмнәрен йолкып кулларына алды. Бу эзләрдә, бу урманда аның рухы бар иде әле. Әнә ул сәмави халәткә әверелгән дә урман буйлап оча , аны эзли.

Егет бу мизгелдә чыннан да күңеле белән кызны эзли иде. Күзе төшкән һәрбер агач артында әлеге кыз басып торадыр төсле. Аннан көләдер, яки үзенә чакырадыр төсле тоелды.

Егет кыз турында, кыз егет турында уйладылар. Алар моның белән бер- берсенә тагын да якынаялар иде.

Сәетләрнең геологлар бригадасының урманнан китәр көннәре килеп җитте. Бу көнне Нурсилә аларны эзләп тапты. Ерактан гына егетне күзләде. Аларның җыенуларын күрде, китәселәрен чамалады. Озак китеп калку урыннан аны күзәтте. Егет бик боек, еракка төбәлгән карашында сагыш, кайгы нуры иде. Чөнки атна буе эзләсә дә ул аны тапмады. Ләкин өмет нуры сүнмәде, сүрелмәде. Ул әле монда киләчәк, аны табачак, һәм алар бер сүзсез бергә булачаклар иде.

Кыз хисләреннән озак арына алмады. Ул аларны урман читенә кадәр озата барды. Егет киткәндә күзләре белән кызны эзләде. Кыз озатырга килгәндер төсле тоелды аңа. Кыз егетне яшел кулъяулыгын изәп озатып калды. Ә егет киткәнче үк килерен сагынып артка карый - карый алга атлады.

Нурсилә әбисе һәм әнисе янына бөтенләй үзгәреп башкача кайтып керде. Кибеттән алган шырпы, тоз ише әйберләрен куйды да өстәл каршына барып утырды. Аның ямансулаган йөзен урманнан бер кочак үләннәр тотып кайтып кергән әнисе ишекне ачып керүгә үк сизде. Башта сораргамы, юкмы, диеп аптырап торды. Аннан алдына ук килеп утырды.


    -Ни булды?- диде ул сораулы карашын кызына ташлап.

Нурсилә барысын да түкми – чәчми сөйләп бирде. Әнисе игътибар белән тыңлап торганның соңында урыныннан торды, тәрәзә янына килде. Бераз дәшми генә басып торганның соңында әкрен тавыш белән:

    -Мин аны күрергә тиеш,- диде.

    Кыз аның кайчан киләсен, килерме юкмы икәнлеген белмәвен әйтте.



Кинәт кенә тәрәзәдән исеп кергән җилдән ул әбисенең хәле начарланганын аңлады, чөнки әбисенең ыңгырашкан, авыр сулаган тавышын ишетте. Әнисенә:

    -Әбигә нидер булган,- диде. Алар тиз генә җыенып тауга мәгарәгә киттеләр. Ашыгып барып җиткән җирләренә әбисе чыннан да ылыслы ботаклардан түшәлгән урын өстендә ята иде.

    -Юк, алып кайткан нәрсәләрегезнең файдасы тимәде. Айның тулуын бутадыгыз ахры,- диде.



Карт әбисенең чыннан да хәле начарланганнан начарлана барды. Ылыслардан, урман үләннәреннән ясалган төнәтмәләр бераз ярдәм итсәләр дә, ахырынача савыктырмадылар. Бу хәлгә әбисе дә, әнисе дә , кызы да аптырадылар. Ләкин инде әбисе карт иде. Карчык оныгын үстерү теләге көчле булганлыктан озак яшәде. Ул әле тагын да яши алган булыр иде, ләкин якыннарын югалту, кешеләрдән күргән ким - хурлар эзсез генә узмаганнар иде. Менә ул урын өстендә... Көннән- көн хәле авырая барган әбисенең көче беткәннән- бетә барды. Ул зарланмады, ыңгырашмады, еламады һәм елмаймады да. Ничек авыр икәнлеген күзләре генә сөйлиләр иде. Бу күзләрдә гомер көзенең соңгы чәчәкләрен җыйган назлы ана да, тормышының тәмен табып яши белгән, бер кайчан да бер кем каршында да баш имәгән, сөя һәм сөелә белгән үз язмышының хуҗасы булган хатын - кыз да бар иде. Ул үлем түшәгенә яткач та күңеле белән мизгел саен яшәрә барды. Гомерен ваклый- ваклый үткәненә кайтты. Һәрбер узган вакыйганы өр - яңадан кичереп, һәрберсе өчен әле сөенеп, әле көенеп әкеренләп яшьлегенә, аннан балачагына кайтты ул. Тормышында булган вакыйгалар, гомерендә урын алган якыннары белән сөйләште. Алар һәммәсе дә аның белән исәнләштеләр. Кайта торгач ул үзенең яңа туган мәленә кайтып җитте. Бу вакытта аның янына мәрхүм әтисе килде. Арттарак аның әнисе, әтисе артында әби- бабалары басып тора иделәр. Барысы да яшьләр, чибәрләр. Елмаялар. Аңа искиткеч рәхәт, җиңел. Авыр гәүдәсе әллә кайда аннан аерылып калган да, аның белән хушлаша. Ул зур бер бушлык аша оча. Очкан саен үзендә илаһи җиңеллек, рәхәтлек сизә. Юк, кире кайтасы килми. Кызы һәм оныкчыгының аерыласы килмәгәнен аңласа да артка кайтып булмый. Анда таба очу агымы юк. Бу агым бары ахирәткә генә.

Әбисе соңгы тапкыр кызы һәм оныгына тутырып карады да ирен чите белән генә нәрсәдер әйтмәкче булды. Моннан елмаюга охшаш нәрсә килеп чыкты һәм кинәт кенә күзләр йомылды. Әбисе тирән итеп бер сулыш чыгарды да тынып калды.

“Адәм” сүзе бер сулыш дигәнне аңлата. Адәм баласы тууга иң беренче сулышны ала.Үлгәндә исә сулыш чыгара . Туганда алган беренче сулышын үлгәндә чыгара. Шуңа да адәм - сулыш.

Кеше кояш чыккан кебек туа да, кояш баткан кебек бата. Яктырткычларның януын уй белән туктата алмаган кебек, тууы белән үлемен дә билгели алмый. Болар барысы да кодрәтле Алла кулында. Үз юллары белән киләләр, үз юллары белән китәләр.

Нурсилә белә иде. Кеше үлгәч еларга ярамый. Алайса мәет шушы яшьләргә диңгезгә баткандай бата икән. Әбисе дә аны кеше үлгәнгә елмаска өйрәтте. Бу кешенең бер торыштан икенчесенә күчүе генә диде.

Безнең җаныбыз мәңгелек үлемсез. Ләкин бер торыштан икенчесенә күчкәндә кешенең уйлары, фикерләре, кылган гамәлләре никадәр саф һәм гөнаһсыз булса, шуның кадәр аңа икенче дөньяда җиңел була икән.

Әбисен үзе исән чагында күрсәтеп калдырган җиргә урман читендәге аландагы калкулыкка күмделәр. Нурсилә болындагы матур чәчәкләрне җыеп алып әбисенең каберенә китереп кадады. Әбисе нишләптер якында гына, елмаеп басып торадыр төсле тоелды аңа.

Әбисен күмгәч тә алар аны юксындылар. Урман шавы да, елга агымы да, кояш нурлары да аны әбисе куллары, әбисе тавышы белән сөйделәр, назладылар. Димәк әбисе аны ташламаган, ул китмәгән. Аның барлыгын бар җирдә дә тойды Нурсилә һәм тынычланды.

Төшендә әбисе аңа күп чәчкәләр алып килде. Әбисе яшь һәм чибәр иде.

Әбисеннән башка тагын бер ел узып китте. Бу елны алар әнисе белән икәү генә уздырдылар. Җангалак җәе бик җылы булмаса да үзенең кояш нурлары, яктылыгы белән тәнне генә түгел, күңелләрне дә җылыта иде. Геологлар бу җәйдә җангалакка килмәделәр. Ләкин гашыйк егет чираттагы ялын алып үзе генә урманга юл тотты. Юл өчен кирәк булган бар кирәк - ярагын җыеп күтәренеп ул теләгән җиренә килеп җитте.

Бу көннәрдә Нурсиләнең күңеле иләсләнеп йөрде. Урманда үскән кыз буларак ул кешеләрдә була торган кимчелекләрдән азат иде. Шуңадырмы, бөтен нәрсәне дә тоемлап белә, аңлый һәм күңеле бөтен үзгәрешләрне дә сизә иде.

Бик озак вакытлар уйланып йөрегәннән соң хәтереннән чыкмаган егет бераз гына онытыла башлаган иде. Нигәдер янәдән уйларына ул килде. Уйларының түренә кереп оялады ды китми интектерде. Аны онытыр өчен нәрсә генә эшләмәде кыз. Һәм билгеле бер карарга килде: димәк, тиздән ул киләчәк, ул аны күрәчәк. Якында тоя ул аны. Тоеп кына да калмый, сизә иде.

Әйе, бу вакыта Сәет Нурсиләне эзләп урманның уңын - сулын айкаган иде инде. Башка эзләргә хәле дә, өмете дә калмаган иде инде. Шулчак аңа наратлар арасыннан кояш нуры сузылып төште. Сәет ятып торган җиреннән торып утырды. Бу өмет нуры иде. Димәк өмет сүнмәгән, ул кызны табачак.

Нурсилә исә күңеле белән сизсә дә егетнең кайдалыгын белми, дөресен генә әйткәндә алай ук белергә дә теләми иде. Аның өчен барыбер . Ул аның барлыгын тоя. Шушы җирдә яшәгәнен белә. Күңеле белән ул аны үзенеке иткән иде инде. Кем янында, нәрсә эшләгәненә дә игътибар итмәстән ул аны яратып өлгергән иде. Егет аның беләнме , юкмы - Нурсиләнең йөрәгендә мәңге яшәячәк.

Кайдандыр күк күкрәгәне ишетелде, яшен яшьнәп яңгыр ява башлады. Яңгыр һәрвакытта үзе белән сафлык, шатлык алып килә. Яңгыр явуына һәр үлән, үсемлек, чәчәкләр, агачлар сөенә. Яңгыр һәрберсенең битен үзенең саф суы белән юа. Юып кына да калмый, назлый, сыйпый. Бу илаһи мизгелне яратмаган кеше юктыр. Чөнки кеше яңадан тугандай була, яшәрә, яңара.

Урман агачлары яңгырда күтәрелеп киткәндәй булдылар. Олы яшьтәге әби- бабайлар билләренә таянып кырхылдагандай картрак агачлар яңгыр астында шатыр- шотыр килделәр. Һәр агач та кеше кебек сулыш ала, сулый, яши. Табигатьтән төрле авазлар чыга.

Кинәт якында гына чатырдатып яшен атканы ишетелде. Бер куакның шартлап сынып төшкәне ишетелде. Нурсилә еш адымнар белән шул якка атлады. Сәетне дә бу тавыш тынычлыкта калдырмады. Ул да яшен суккан агач ягына атлады. Эзләп барып җиткәндә ни күзләре белән күрсен, агач янында, сынып төшкән өлешен кочаклап күпме вакытлардан бирле эзләгән һәм, ниһаять, тапкан Нурсилә утыра иде.

Сәет сынган агачны эзләп килеп җиткәч тә бер мәлдә тынып калды. Тынлыкны, бу мизгелне бозмаска тырышып кына дәшми - тынмый аның янына килеп утырды ул. Кыз моны сизде. Әйләнеп карады. Ул борылгач та Сәет учын өскә каратып аңа сузды. Кызның кайгысы иксез - чисез иде.

-Син... мин сине бик озак эзләдем... Ниһаять, таптым. Тик үтенеп сорыйм, качма миннән бу юлы, - диде егет ялварган тавыш белән.

- Табигатьнең безгә ачуы бар,- диде кыз.

Сәет кызның сөйләшүенә шаккаткан, ул агачны күрми дә иде.

-Син, Ай кызы, сөйләшә дә беләсең икән!- диде.

-...

-Ә кем соң син? Ничек син берүзең карурманда яшисең?



-Мин берүзем яшәмим, әнием дә бар минем. Ә әбиемне күптән түгел генә җирләдек, - диде кыз, һаман да агачны кулыннан ычкындырмыйча. - Күптән түгел генә әбием белән хушлаштым , ә бүген яраткан агачым җан бирә, - диде ул моңсуланган күзләрен ерак киңлеккә төбәп.

- Моңсуланма, урман кызы. Дөнья шулай яратылган инде, берәү дә мәңгелек түгел,- диде егет кызны юатырга теләп. Кызны эзләп табуына һәм аның белән менә шулай сөйләшеп утыруына ул әле үзе дә ышанмый иде.

- Мин бит сине урманнан алып китәргә дип килдем, әгәр дә китмисең икән инде мин дә синең белән монда, урманда калам.

-Мин сине әнием белән таныштырырга телим,- диде кыз, ниһаять, торып басып.

Егет аның былтыргыга караганда да чибәрерәк, мөлаемрәк икәнлеген күрде. Кыз былтыргы ук киемнәрдән, ләкин анардан урман исе аңкый иде. Кыз әкерен генә алга атлады. Егет аннан күзен дә ала алмыйча чыбык – чабыкка абына – сөртенә артыннан барды.

Мәгарәгә килеп җиткәндә әниләре аларга каршы чыгып килә иде.

Аларга:

-Рәхим итегез,- диде.



Егеткә ул берничә сорау бирде. Бу исә аның кем икәнлеген, нинди кеше булуын ачыклау өчен кирәк иде. Сәет, ятып калганчы атып калырга булды:

-Мин сезнең кызыгызга берничә елдан бирле гашыйк. Бик күптәннән эзлим мин аны. Ничә елдан бирле, беренче күргән көнемнән алып мин башка бер генә нәрсә турында да уйлый алмыйм. Зинһар өчен, миңа каршы килмәгез. Мин кызыгызны бәхетле итәчәкмен. Телисез икән, урманда сезнең яныгызда калып сезнең яшәү рәвешегезне алырмын, телисез икән, урманнан шәһәргә алырмын. Тик миңа каршы гына килмәгез, мин аннан башка яши алмыйм,- диде.

Баһадәр инде бу егетнең уйларының сафлыгына, кызын чын күңеленнән сөюенә ышанган иде. Борылып кызына карады. Нурсилә үзенең нурлы карашын аска төшерде. Әнисе аңлады. Кызы да каршы түгел иде.

-Кошлар да парлап оя коралар, табигатьтә бар нәрсә дә парлы. Ходай бәндәләрен дә парлы булып яшәсеннәр өчен Адәмгә Һаваны яраткан. Әгәр дә сез икегез дә риза икән, мин каршы килә алмыйм,- диде һәм яшьле күзләрен читкә борды.

-Әнием, мин сине берүзеңне ташлап китә алмыйм. Әгәр дә ул теләсә, урманда калсын,- диде.

-Сезнең иркегездә. Тик минем зур бер бистәдә зур өем бар. Күпчелек вакытым казу эшләре белән төрле җирләрдә үтә. Өйдә еш була алмыйм мин. Бик рәхәтләнеп минем зур өемдә тора аласыз. Өй янында гына зур урман. Сез бит урманга ияләшкән халык. Шунлыктан мин сезне бик рәхәтләнеп алып кайтыр идем. Мин булмаганда бер - берегезгә иптәш тә булыр идегез.

Ана белән бала бу хәлгә ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр. Алар инде урманның салкын кышларына да, көзнең соры яңгырларына да күнеккән иделәр. Ләкин алар бит җәнлекләр түгел, кешеләр. Кешеләр янында яшәгән тормышын еш сагына иде Баһадәр.

-Әнием, Сәет миңа чыннан да ошый. Кайчан да булса кешеләр арасында яшәргә тиеш бит инде без...

Егет кызның әнисенең алдына килеп тезләнде:

-Димәк, сез риза!?

-Ни диеп тә әйтә алмыйм. Мин сиңа кызымны бирергә дә, бирмәскә дә ризалыгымны белдерә алмыйм әлегә. Моның өчен вакыт кирәк. Тик бер соравым бар. Ул бит кешеләр арасында үсмәде. Алар арасында яшәү аңа читен булачак. Мин әлбәттә хәлемнән килгәнчә булышырмын. Ләкин сиңа үзеңә авыр булмасмы? Кешеләр арасында кызымның канатлары сынмасмы, талмасмы? Ул яңадан урманга качмасмы? Мине менә нәрсә борчый,- диде ана.

-Мин аны үземә һәм кешеләр арасындагы тормышка якынайту өчен барысын да эшләрмен. Ышаныгыз, ул бик бәхетле булачак!

-Синең ата - анаң бармы?

-Әтием юк минем. Ә әнием һәм апам бар. Туган абыем да бар.

-Димәк без сезне ике атнадан үзебезгә көтәбез. Кызымның кулын соравыгыз шул булыр.

Ике атнадан әнисе, туган абыйсы белән Сәет кызның кулын сорарга килделәр. Урман нигъмәтләреннән генә әзерләнгән өстәл артында беренче генә утырулары иде бистә кешеләренең. Аларга бу сихри гүзәл кыз да, аның мөлаем әнисе дә бик ошадылар.

Сәет зур гаиләдән икән. Әтиләре берничә еллар элек кенә вафат булган. Егетнең барлык туганнары да кызлар икән.

Ир- атның максаты да шул: хатын- кыз өчен, аларга бәхет бирер өчен яшәү.

Сәет тагын ике хатын- кызга баеды. Бер айдан туй ясарга килешенде.

Атна саен килеп йөреде Сәет урманга. Ул кызның чибәрлегенә, самимилегенә, зирәк булуына сокланды. Ә кыз егетнең көчлелегенә, акыллы булуына хәйран калды. Ул анарда үзен һәр адымда саклаучыны, яклаучыны күрде. Әкеренләп уртак сөю туды.

Бер ай үтте дигәндә кызны алырга килделәр. Туй көне килеп җитте.

Уналты ел яшәгән мәгарәне ташлап китү җиңел түгел иде. Алар аның белән саклык белән хушлаштылар. Аннан калдырып киткәннәре өчен гафу үтенделәр.

Чыгып барганда мәгарәдә өске яктан бер таш килеп төште. Бу кара ялтыравык ташны аларның беркайчан да күргәннәре юк иде.

-Мәгарә безнең китүебезгә ризалык һәм бүләк бирә,- диде дә Нурсилә ташны үзе белән алды. Бу кара энҗе иде. Урман да аларга ризалыгын белдереп шаулы җырын сузды. Урман... урман... Авыр чакларында яклады, саклады, ашатты, эчертте... Ә бүген ул аларны яңа гомер юлына, кешелек аланына озата иде.

“Хуш, урман! Табигатьнең иң гүзәл почмагы! Без сине онытмабыз...” - дигән уйларда Нурсилә туй машинасында урманнан ераклаша барды. Кулындагы яшел яулыгын урманга карап озак болгады кыз. Табигатьнең төсен һәм хисен кулъяулыгында үзе белән алган иде ул.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет