Кояш җилләре. (Хикәя, повесть, сәхнә әсәрләре)



бет3/17
Дата04.07.2016
өлшемі1.39 Mb.
#176676
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17
Казан

Кешенең хәяте шундый: яки ул якты йолдыздай балкып үтә, яки адашкан җансыз ялгыз очкындай юкка чыга. Бу исә кешенең үзеннән тора.

Шушы уйлар белән Казанның автобус вокзалында утырам. Минем күзем бер карт белән карчыкка төште. Алар ирле - хатынлы булып, кайдандыр кайтып киләләр иде булса кирәк. Менә алар картларга хас булмаган җиңеллек белән утыргычларга килеп җайлашып утырдылар. Бу олы кешеләрнең йөзләре ай шәүләсен хәтерләтеп, кечкенә кара күзләре исә серле, михер тулы очкыннар белән яналар иде. Минем аларны күзәтеп утыруыма сәерсенеп, бер - берсенә ни булыр бу, дигән сыман сораулы караш ташладылар. Еллар бергә яшәгән кешеләрне шул тиклем берләштерә, хәтта алар сүзсез дә аңлашалар иде. Карт һәм карчык тагын миңа карап тора башлагач, бу юлы инде уңайсызланып, алар белән исәнләшүне хуп күрдем. Минем сәламемә картлар да башларын кагып исәнләштеләр.

Картның башындагы кара куй тиресеннән теккән баш киеме үзенә килешеп тора . Мондый баш киемнәрен унтугызынчы гасырларда төрек кабиләләренең шагыйрь һәм галимнәре генә киеп йөрегәннәр. Ә муллалар андыйны кимичә, үзләрен иң зирәкләрдән санап, чалма киеп йөрүне хуп күргәннәр. Картның баш киеме үзенә бик килешеп, ак яулыклы карчыгы белән алар икесе гүя җәннәтнең хәбәр фәрештәләредәй парлап утыра иделәр.

Сөйкемле бу картның маңгае киң , чаларган кашлары , озын керфекләре арасыннан караган картайган карашы аның озын тугры һәм тулы гомер кичерүен сөйлиләр иде.

Ә сабыр, тыйнак карчыгы исә тыныч караш белән дөньяны күзәтеп, кемнең кем икәнен ачыклап утыра иде.

Гомеремдә беренче мәртәбә күргән карт һәм карчык белән үземнең арамда якынлык тоеп утырганда карт миңа сораулы караш ташлап:

- Кызым, көтәр вакытыбыз бик озын. Авыр булмаса без картларга сөйлә әле, кем син, кайдан син һәм кая ни өчен юл тоттың?

- Мин үзем дә әле юлымда сездәй күркәм әби белән бабайны очратуыма сөенеп һәм ниндидер якынлык тоеп утырадыр идем ,- дидем мин бабайның сүз башлавына сөенеп.

Бу сүзләрдән әби белән бабай бераз оялгандай аска карадылар. Мин Алисә, Мәхмүт кызы. Тумышым белән Аксубай районыннан, Такталы авылыннан. Үзем мәктәптә балаларга туган тел һәм әдәбиятны укытам. Ләкин буш вакытымда туган ягымны, аның мәдәниятен, тарихын өйрәнәм. Сәяхәтләрдә күп йөрим, туган илемнең урман- кырлары, елга- таулары буйлап сәяхәт итәргә яратам. Татар милләте, үзем яшәгән җир турында күбрәк беләсем, бу тормышның серләренә төшенәсем килә.

- Бик хуп , - диде бабай уйланып торгандай башын кагып.

- Мин әле тагын кешеләрне тыңларга, аларның тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашырга, шул турыда мәкаләләр дә язарга яратам. Үземнең хикәя һәм шигырьләремне милли журналларда да бастырам.

- Рәхмәт, рәхмәт, кызым. Синең бу гамәлләрең изгеләрдән. Һәм алар милләтебезне алга илтеп үзләренең җимешләрен дә бирерләр әле.

- Бабакай, җавап бирә алмассыңмы икән? Синең шушы озын гомереңдә иң истә калган якты берәр вакыйга булмыйча калмагандыр. Шул турыда сөйли алмассыңмы?

Бабайның кара күзләре кечерәеп сузылып калды. Алар нур сибеп , булган вакыйгаларны күзаллап ялтырыйлар иде.

- Бар , ник булмасын! Озын гомер юлымда күп вакыйгалар булды минем. Ләкин , мин аны сиңа хәзер сөйли алмыйм. Алайса синең кызыксынуың бетәчәк һәм син безгә кунакка килмәячәксең.

- Сәяхәтче юлдашыбызны без үзебезгә кунакка көтәбез , - диде моңарчы сүзгә кушылмыйча гына тыңлап утырган әби.

- Без, кызым, гаҗәеп матур җирдә, илаһи Сөн белән Ык кушылып бормаланып аккан шифалы сулы, серле тау итәкләре ылыслы агачлар һәм сусыл дару үләннәре белән капланган искиткеч серле табигатьле гүзәл Актаныш төбәгендә яшибез.

Бабай үзенең туган төбәге турында сөйләгәндә күзләрендә очкыннар уйнады. Ә әби ымнар белән башын чайкап утырды.

- Бабакай, ә нишләп ул Ык елгасы, ә Ак елгасы түгел?

- Ул урман агайлары өчен ак, ә безнең өчен ул Ык. Бу бик борынгы заманнардан ук шулай аталган. Аклык, сафлык иле ул. Мине, карт кешенең сүзләрен тыңла әле , кызым. Безнең Актаныш төбәге яңа “ак таныш”улар, ачышлар, ә Агыйдел елгасы сиңа шатлык китерер. Хәзер аңладыңмы инде безнең кайда яшәгәнебезне? Менә шулай, кызым, син һичшиксез безгә кунакка кил, үз күзләрең белән күреп китәрсең.

- Бабакай, тагын бер генә сорау бирсәм ярыймы сезгә? Нинди казан ул сезнең? Аның әһәмияте нидә?

- Менә безгә килгәч тә сөйләрмен мин сиңа бу казанның серен.

- Сез мине чыннан да кызыктырдыгыз бит әле. Сезгә килми булмас ахрысы.

Шушы җанлы сөйләшү белән минем утырып китәсе вакытым сизелмичә дә килеп җитте. Мин бабай белән әбигә шушындый күңелле әңгәмә өчен рәхмәтләр әйтеп, саубуллашып, тиздән бу гаҗәеп якларга барып чыгасымны әйтеп автобуска утырдым.

Мин автобуста. Уйланып барам. Мин- тирә ягымда яшәүче кешеләрнең бер өлеше. Акылым, уйларым һәм хисләрем янымдагы кешеләр белән тыгыз бәйләнгән. Һәм бу кешеләрнең дә мин бер өлеше.

Әлеге картлардан аерылгач та аларда җанымның бер өлеше калгандай булды. Ә үземне исә алардан тере илһам алгандай сиздем. Бар хәят яктырып киткәндәй тоелды.

Үзенең мең төрле хыяллары, эшләре, чишелмәгән мәсьәләләре белән тагын җәйге ял вакыты җитте. Мин үземнең Рәшит бабай белән Алия әбигә биргән вәгьдәмне һич онытмадым. Тормыш мәшәкатьләрен, вак- төяк эшләрне бераз гына җайга салдым да алты яшьлек кызымны җитәкләп юлга җыендым.

Юл ерак һәм серле иде. Нәрсә булыр? Бу сәяхәтем миңа нәрсә бирер? Олы юлга кадәр биш чакрым араны җәяүләп кузгалдык.Үз- үземне табигатьнең бер өлеше итеп исәпләп, ирекле коштай тоеп бертуктаусыз әйләнгән җир шарыдай алга бардым да бардым. Искән җил минем чәчләремне сыйпады, ә кызым бертуктаусыз йөгерде, күбәләкләр куды, туктап аяк астында гына йөгерешкән бөҗәкләрне күзәтте, алар белән сөйләште. Без бу мәлдә табигать белән тәңгәл идек. Әнә, имеш мин ак болытлар өстендә, биектән күкне күзлим икән. Нинди рәхәтлек, җиңеллек, балаларга хас хыяллар, уйлар. Унбиш ел мәктәптә балалар укыткан укытучы үзем югыйсә, ә уйларым һаман да балаларныкыдай. Ә бит мине бергә эшләгән укытучыларым да, укучыларым да акыл кергән , төпле кешегә саныйлар. Ә хыялымда мин һаман балаларга хас хыяллар эчендә йөзәм, дөньядан могҗизалар көтәм. Хисләремнән үземә дә көлке тоела, мин ирексездән елмаям. Ә кызым , озынкерфекләр астына яшерелгән шомырт төсле кара күзләрен зур итеп ачып:

- Әнием, нигә көләсең?- ди.

Баламның мамыктай йомшак җилкәләреннән сөеп, күзләреннән үбеп:

- Минем кечкенә патшабикәм! Мин сине бик яратам. Син гел янымда булганга сөенәм, шуңа елмаям да.

- Мин дә әнием сине яратам. Син иң яхшы, иң матур әни. Минем әнием!

Шулвакыт тузаннарын туздырып җиңел машина килеп туктады. Без Чаллыга кадәр баруыбызны әйттек, руль артында утырган ир - егет теләгән җиребезгә кадәр утыртып кайтырга булып безне кабул итте. Яшь егет безнең белән танышып кая баруыбызны сорашач та, сузып җырлап җибәрде. Әле минем кызымның да кушылып җырлавын сорады. Кызым да бу яңа гына танышкан абый белән бик тиз уртак тел тапты, аңа карап көлде, утырган урынында сикеренде. Бер авылны узган чакта туктап кибеткә кереп бер төргәк җиләк-җимеш, сулар алып чыкты һәм кызыма:

- Болар сиңа, миннән - Сәлим абыеңнан. Моннан соң син миңа үз сеңелем кебек, оялма, тәмләп аша, әниеңне дә сыйла,- диде.

Мин рәхмәт әйтеп кулыма бер алманы алдым. Ә аның кулларында груша иде.

- Сезгә күңеллерәк булсын, бергәләп ашыйк,- диде.

Ашаганда безне оялтмас өчендерме, читкә борылып ашады.

Бераз гына барганнан соң тынлыкны бозып мин аның кем һәм кайдан булуын сорадым. Ул үзенең Чаллыдан ерак булмаган бер авылдан булуын, шәһәрдә тикшерүче булып эшләвен әйтте. Аңа 28 яшь булуын, әтисенең Закир, ә әнисенең Айгөл исемле икәнлеген сөйләде. Ә хәзер аның укулардан кайтып баруы икән. Тәҗрибәле белгечләрдән эшенең серләренә төшенеп кайтуы.

- Сез әле бик яшь күренәсез, сезгә 28 яшьне биреп тә булмый,- дидем мин, чыннан да гаҗәпләнеп.

- Мин үземне чын мөселманнарча тотарга тырышам, тәмәке тартмыйм, аракы да эчмим. Җанымны, тәнемне дә чиста тотарга омтылам, бәлки менә шулар ярдәм итә торганнардыр,- диде ул.

- Ә тәртип бозучылар белән көрәшне ничек алып барасыз?

- Гади генә: аларның ни өчен шулай эшләгәннәрен ачыклыйбыз. Ә инде белгәч аңлату эшләре алып барабыз һәм дә яңадан тормышка кайтарырга тырышабыз.

- Әгәр дә бу мөмкин булмаса?

- Әгәр дә өмет юк икән, аларны Конституция кануннары белән дәваларга кирәк.

- Ничек җиңел икән...

- Юк, апа, бу бер дә алай җиңел эш түгел. Бу озакка сузылган тәфтишле хезмәт.

- Сез үзегезнең эшегездән берәр кызык вакыйга искә төшерә алмассызмы икән?

- Әйе... Күптән түгел генә эшчеләр бистәсендә булган бер хәлне сөйли алам. Шулай төнлә эчке эшләр бүлегенә бер шалтырату кабул ителә: яшь бер кыз елый - елый үзенең кеше үтерүе турында хәбәр итә. Яшәү урыны буенча килсәк, ни күрик, идәндә башы канаган бер ир-егет ята, ә янында 12,15 яшьләрдәге ике кыз елап басып торалар. Рус телендә бик әйбәт сөйләшмәгәннән, куркуларыннан да, русчаны вата- сындыра алар. Бу башына оек кигән кешенең өйләренә килеп кереп: “Акчаларыгызны, алтыннарыгызны чыгарыгыз”, диеп кычкыруына сеңелесенең ккркынып елап җибәрүе, бу кеше елаган кызга борылган арада апасы аның башына таба белән китереп сугуы, куркытучының егылып төшүе, аларның шул арада шалтыратулары турында елый - елый, берсен - берсе бүлдерә - бүлдерә сөйләп бирделәр. Тиз арада табибны чакырып алып, башына кигән оекны салдырып салкын су белән битен югач, 20-22 яшьләрдәге ир- ат аңына килә. Без кызларны кеше үтермәүләренә тынычландырабыз, алай да бу рус кешесенең йөзен карарга чакырабыз. Кызлар курка - курка гына кереп аның йөзенә карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр, аларның каршысында әниләренең бертуган энесе басып тора. Кызлар бу хәлгә шаккаталар:

- Камал абый! Бу сез! Ничек инде алай?

Ике кызның да гаҗәпләнүләренең чиге - чамасы булмады. Авызларын ачып, күзләрен шар ясап карап торуларында булдылар. Алар инде безне күрми дә иделәр. Абыйларының әле артына, әле алдына төшеп:

-Камал абый, башыгыз авыртмыймы? Ничек болай булды соң әле бу?- диеп бер- бер артлы сорауларын яудыра башладылар.

Авыртудан ишетелер - ишетелмәс тавыш белән кызганыч елмаеп:

-Мин сезгә күңелсез булмасын диеп, кызык ясарга гына уйлаган идем,- диде.

Ә бу шаяру үзенең гомеренең бәһәсе була язды. Әлеге кызның батырлыгы мине сокландырды. Менә чын татар кызы нинди була ул, - диеп әйтеп куйды юлдашыбыз Сәлим. - Әйе, апа, шушы хәлләрдән соң мин үземнең хатыным белән сез диеп сөйләшә башладым, кем белә, ул да бит татар кызы!- диеп елмайды .

Без инде үзенең төзеклеге, матурлыгы белән сокландырган Яр Чаллыга килеп җитә идек. Кызым машина кагудан йоклап киткән. Машина тәрәзәсеннән кырлар, сукмаклар, урманнар, авыллар кала бара. Алар калган саен мин үземнең алга баруымны сизәм. Баш очыннан карасу болытлар йөзәләр, кояш үзенең алсу нурларын сүндереп әкерен генә офыкка байый, салкын җил исә иде.

Бу озын юл мине бераз гына арытты. Минем сөзелеп йокым төште. Ләкин тынгысыз юлдашымның тавышы мине уятты:

-Апа, сез миңа үзегезнең кая, ни өчен баруыгызны сөйләмәдегез, һаман- һаман мине генә сөйләттегез, - диде юлдашыбыз .

Мин аңа үземнең кем, кайдан, нишләп йөрүемне сөйләдем. Ул үзенең минем хезмәтемә соклануын белдерде. Гомумән дә дөньяның тормышы белән кызыксынып, аның турында язучы кешене мәгьрифәтче дип атады.

-Сезнең кебек кешеләр аркасында, татар телен саклап калучы мәгьрифәтчеләребезнең хезмәтләре аша безнең телебез үсә һәм бик тиздән ул иң көчле телләр исәбенә дә кертелер әле. Телебезнең үсешендә сездәй кешеләрнең дә хезмәтләре зур,- диде.

Менә без Чаллыга килеп җиттек. Мин Сәлимнән безне шунда юл читендә генә калдыруын сорадым, кунакханәдә кунасымны белдерде

-Юк инде апа. Мин сезне шундый кечкенә кызыгыз белән төнгә каршы юл чатында калдыра алмыйм. Бу безнеңчә, чын татарча булмас иде. Мин сезне үземнең гаиләмә алып кайтам. Хатыным мунча да ягып куйгандыр. Ял итеп төн кунарсыз. Ә иртәгесен үз җаегыз белән Актанышка юл алырыз,-диде ул.

Шушындый җылы чакыруга, бу ир- атны үпкәләтмәү йөзеннән дә мин риза булдым. Без Чаллыны үтеп бераз баргач та, шәһәргә тоташкан диярлек зур гына авылга килеп кердек һәм бер өй янына барып туктадык. Матур, зур , ак таштан салынган йорт иде бу.

Биек капкалар артыннан ике мәктәпкәчә яшьтәге малай килеп чыгып, әтиләренең муеннарына килеп сарылдылар. Малайлар берсен - берсе уздырып:

- Нихәл әти, кайттыңмы?- дип сораштылар.Әтиләре аларның битләреннән үбеп, җилкәләренннән кагып үзе белән алып кайткан “куян күчтәнәчен” тапшырды. Ә малайларның артында бизәкле озын күлмәк кигән чибәр генә хатын- кыз басып тора иде. Малайлар тынычлангач, артта сабыр гына басып торган хатынына елмаеп:

- Йә, хуҗабикәм. Ни хәлләрдә? Бар да тәртиптәме?- дип сорады.

- Яхшы,бар да яхшы,- дип җавап бирде хатыны, башы белән ымлап.

Сәлим гаиләсен безнең белән таныштырды, безнең ни өчен монда килеп эләгүебезне аңлатты.

- Мин бик шат,- диде хатыны. Чәй әзерләгән арада мунча юынып чыгыгыз,- диеп безгә алыштырырга киемнәр биреп, мунчага озатты.

Юлда утыртып алып килгән ир - атның хөрмәтләп өенә дәшүе, хатынының каршы алуы миндә шушы гаиләгә соклану уятты. Менә нинди булырга тиеш икән ул чын татар гаиләсе диеп кенә уйлый алдым . Бер - берсенә хөрмәт, ышаныч. Менә шушындый гаҗәеп гаиләләр күбрәк булса безнең туган илебездә тынычлык хөкем сөрер, аерылган гаиләләр, ятим балалар саны азрак булыр иде.

Мунчадан кайткан җиргә безне түр якта бай итеп әзерләнгән өстәл көтә иде. Ашыкмыйча гына, сөйләшә - сөйләшә тәмле итеп ашадык,эчтек. Аннан соң кәнәфигә утырып ял иттек. Кәнәфи янындагы өстәл өстендә берничә төргәк журналлар. Араларында “Мирас”, “Идел ”, “Сөембикә” кебек татар халкы яратып укый торганнары да бар. Болардан тыш китап киштәләрендә күп кенә журналлар, татар әдәбияты классикларының әсәрләре дә тупланган. Бу китапларны күргәч тә мин Мәрьямнан кайда эшләвен сорамыйча булдыра алмадым. Ул исә өйдә хуҗабикә булуын, буш вакытларында исә сорау буенча тегү эше белән шөгыльләнүен әйтте. Аның теккән әйберләрен бер ханым шәһәргә алып китеп тә сата икән. Ул үзенең кибетен ачу турында хыяллануын, эшен җәелдереп җибәрәчәген белдерде.

- Тора- бара бәлки әле күлмәкләребезне чит илгә дә чыгара башларбыз,- диде ул күзләрендә нурлар уйнатып, хыялын яшермичә.

Әйе, яшь буынның хәленнән килә торган эш бу. Милләтчелек белән басылмаган буын кешеләрнең тормыш рәвешен алга киткән илләр дәрәҗәсенә күтәрә ала. Дөньяви мәгълүмат, дәүләтара чикләрнең ачыклыгы кешелекне яхшы якка үзгәртергә тиеш.

Илемнең төрле якларына булган сәяхәт миңа халкымның тигезләрдән тигез, яхшылардан яхшы икәнлеген күрсәтә, ә туган илемнең төрле төбәкләрендәге халык кунакчыллыгы, тырышлыгы белән таң калдыра.

Бу кичтә без Мәрьям белән шулкадәр якынайдык ки, ул мине икенче көнне дә җибәрмәде. Җир җиләкләре өлгергән чак булганлыктан, без аның белән якында гына урнашкан урманга җәяүләп җиләк җыярга киттек. Минем кызым Илүзә белән Мәрьямның малайлары да дуслаштылар. Бигрәк тә олысы белән яшьтәшләр булып чыктылар. Җиләккә аларны да иярттек, алар бергә уйнап - көлеп бардылар, кечкенәсе бу дуслыктан көнләшепме, араларына кереп елаштырып барды. Бик үк җиләкле ел булмаса да кайнатма кайнатырлык җыя алдык. Кайткач урман җиләкләре белән чәй эчтек. Камыр куеп тәмле күмәчләр пешердек.

Ә икенче көнне Сәлим мине Минзәләгә баручы дустына утыртып җибәрде. Мәрьям исә күчтәнәчкә урман җиләкләреннән кайнатма һәм күмәчләр бирде. Менә шулай итеп бу гаилә белән саубуллаштым мин. Туганнарыма тиң дусларымны чын күңелдән кунакка чакырдым. Алар киләчәкләрен белдерделәр.

Сәлимнең дусты безне бик тигез булмаган юлдан алып барды. Ләкин бу кыр юллары шулкадәр матур иде, тәрәзәдән кергән җылы җил безнең чәчләрне иркәләде. Бәлки бу җирләргә минем ата - бабаларым да аяк басканнардыр һәм монда аларның җаннары яшидер. Мин йөртүчебездән бер ничә генә минутка машинасын туктатуны сорадым һәм кыска гына агачлар артына барып тезләнеп кулларымны җиргә куйдым да зур әнием өйрәтеп калдырган догаларны укып миннән өмет итүче әби - бабаларым рухына багышладым, Ходайдан аларның җаннарына тынычлык, ә исәннәрнең күңелләренә мәрхәмәт сорадым. Аминымны иттем дә тыныч күңел белән урыныма барып утырдым һәм кузгалып та киттек.

Без Минзәләгә якынлаштык. Бу шәһәргә минем беренче генә килүем. Минзәлә елгасы буена урнашкан бу шәһәр үзенең яшел урамнары белән аерылып тора. Зур шәһәрләрдән аермалы буларак монда артык тавышлар юк. Кечкенә генә тыныч шәһәр . Ә Минзәлә елгасы үзенең оялчан яшь килендәй назлылыгы белән тереклеккә яшәү дымы биреп агып тора .

Без автовокзалга якынлаштык. Мин йөртүчебезгә акча суздым, ләкин ул дусларымның дуслары - минем өчен дә дуслар, мин алардан акча алмыйм, диде. Бу акыллы һәм тыйнак урманчыга рәхмәтләребезне әйтеп без автовокзал янында машинадан төшеп калдык. Билетлар алдык та автобус көтеп тора башладык. Халык бик күп түгел, кайсы керә, кайсы чыга, кайсысы көтеп утыра. Шуларны күзәтеп утырып бер сәгать вакыт үтеп тә китте.

Актанышка баручы автобуска кереп утырдык. Әкрен генә кузгалдык. Автобусны йөртүче безгә борылып карап елмайды да:

-Барыгыз да әзерләнегез, хәзер очабыз,- диде, күңелләргә үтеп керерлек җырлар куйды. Шуларны тыңлап, кырлар киңлегендә “очтык”.

Озак та үтми без елга аркылы салынган арыган йөзле озын күпер аша чыктык. Бу Сөн елгасы иде. Әлеге тынгысыз елга бер - берсенә телләре һәм диннәре белән якын булган ике төр Уралның төньяк һәм көньяк татарларын берләштерә. Татарлар нинди генә төрләргә бүленмәгәннәр. Шулай булуга да карамастан аларда бер исем, бер рух яши.

Кешеләр дә кошлар кебек үзләренә яшәү өчен урын сайлыйлар. Һәрвакытта да яхшы урын гына булмый, яши алмаслык җирләрдә дә, салкын Гоби чүлләрендә дә, аякны яндыра торган Аравия комлыкларында да, биек кыяларда да, күңелләре кайда теләсә - шунда коралар. Моңа һичнинди аңлату юк. Бары тик җан авазларын гына ишетәләр алар. Ниндидер эчке бер хис идарә итә монда.

Тәрәзәдән карап кечкенә һәм зур кошларның хәрәкәтләнгәннәрен карап, шундый карарга киләм: без, тою әгъзалары булган тынгысыз йөрәкле җан ияләре һәрвакытта күзгә күренмәс дөньяны һәм үз - үзебезне эзләнүдә яшибез.

Тыныч кына агылган көйләрдән һәм автобусның чайкалып баруыннан без изрәп киттек. Балаңның йомшак кына җылы тәнен тоеп, аның йоклагандагы фәрештәләргә тиң саф, самими йөзен күрүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән дөньяда? Кайчакта үзеңне батырга санап кызып китеп аларны рәнҗетүләреңә оялып та куясың. Оят һәм намус - бертуганнар. Менә шулар кешене түбәнгә тәгәрәүдән саклап калалар да инде. Шулай ук ят балалар да булмый. Алар безнең - кешелекнең үсентеләре.

Минем йөз төрле уйларымны бүлеп салонда бала елаган тавыш ишетелде. Утырып баручылар бар да үрелеп баланы карадылар. Янәсе яшь әнигә нинди дә булса ярдәм кирәкмиме? Алып баручы кешеләрнең арыганлыкларын аңлап урманга борып автобусын туктатты. “5- 10 минут ял итеп алабыз”, диде. Без барыбыз да салоннан чыктык.

Таулы яктан иртәнге дымлы, сусыл, салкынча җил исә иде. Яшел үләннәр чык тамчыларыннан ялтырыйлар. Кояш әле төнге салкынны җылытып өлгермәгән. Табигатьнең чәчәкләргә күмелгән чоры бу. Урман буенда аяк асларында нинди генә чәчәкләр үсми.Алар төрлесе төрлечә: кайсылары нык, кайберләре нәзберек, араларында сабырлары да, яралылары да бар. Кайберләре көндез, ә кайсылары төнлә йоклыйлар. Тик алар кешеләрнең кыргыйлыклары каршысында ярдәмгә мохтаҗ.

Кеше үзен бу җирдә чын хуҗаларча тота, кирәк икән төзи, кирәк икән бар нәрсәне дә җимерә. Үзенең кылган гамәлләре өчен һәрвакытта да җавап бирми. Әгәр дә ул моны аңласа - тормыш илһамлы, үзенә һәм тирә - якка мәхәббәт белән тулы булыр иде. Кызганыч, кеше бик озак өлгерә.Өлгергәч тә, башкаларга үзенең тәҗрибәсен бирә алмыйча мәңгелеккә китә.

Автовокзалга килеп җиткәч тә мин Рәшит бабай биреп калдырган номер буенча шалтыраттым. Ул бераздан кызының безне килеп алачагын әйтте.

Озак та үтмәде озын кара толымлы яшь чырайлы буйчан хатын- кыз безнең яныбызга килеп:

- Сез буласызмы инде Алисә ханым? Мин Рәшит бабаң кызы Михри булам. Әйдәгез, мин сезне алырга килдем, - дип безне үзе белән чакырды.

Без яңадан юлга кузгалдык. Руль артында - Михри .

Мин бу аяк басмаган яклардан күз дә алмыйча тәрәзәдән карап барам. Тигез җирләр , бик биек булмаган таулар, җылы коры һава, аксыл- яшькелт үсемлекләр дөньясы, биек күктә йөзгән болытлар. Кешеләр монда кояшта янган тыгыз тәнле, башларын өскә күтәреп, туры йөриләр. Хатын- кызлар тиз хәрәкәтле, эшлеклеләр. Актаныш та Минзәлә кебек үк бик зур түгел, ләкин яшеллек, чәчәкләр күбрәк.

Бу саф татар мохиты сакланган чын татар районнарына килеп кергәч тә халкының гел татарча сөйләшүен күреп күңел җырлый.

Тын гына барганны өнәп бетермәде булса кирәк, Михри сүз башлады. Ул үзенең шәһәр мәктәбендә укытучы булып эшләвен, әле тагын аспирантурада биологияне тирәнтен өйрәнүен, кечкенә чакларында әбисе белән бабасы янында Чирмешән белән Сөлчә елгалары кочаклашкан урында, Норлат шәһәреннән ерак булмаган авылда яшәвен, дүрт туган, ягъни өч абыйсы һәм аларның төрлесе төрле җирләрдә яшәүләрен сөйләде.

- Нишләп шулай төрлегез төрле җирләргә таралыштыгыз, - дидем мин.

- Әтием шулай теләде. Ул бездә туган илебезгә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләде. Төрлегез төрле җирдә булып милләтне күтәрегез, безнең кем икәнлегебезне, меңъеллык мәдәниятебезне саклаган халык икәнлегебезне бөтенесенә дә аңлатыгыз,- диде. - Урман агайларының сүзләрен кыстырып сөйләгәнне дә яратмый әтием. “Бүре көтүе бер телдә генә аңлаша, шуның белән ул көчле дә”, ди. - Телегезне онытмагыз, - дип кабатларга ярата. Әгәр дә бер телдә сөйләшмәсәгез, чүл бүреләренә әйләнеп, койрыкларыгызны болгап аларның канлы тәпиләрен яларга калырсыз,- ди. Бу сүзләрне әйткәндә Михринең йөзе усалланып китте.

“Үзен- үзе түбәнсеткән кеше - начар, ә үзен хөрмәт итмәгән кеше - ул юкка чыккан кеше,- дигән гарәп халык мәкале исемә төште бу сүзләрдән соң.

Без Рәшит бабайның авылына килеп җитә идек инде. Бу авылга килеп кергәч тә иң кызыгы тәрәзә төпләрендәге тамчы гөлләр булды. Тамчы гөлләрне халык ярата, тик монда алар бөтенләй дә башкача, янып торган зур чәчәкле һәм һәрбер тәрәз төбен балкытып торалар. . Өйнең тәрәзәләреннән үк монда нинди кеше яшәгәне күренеп тора. Тәрәзәләр - өйнең күзләре алар. Авылда бар кешеләр дә үзләренең эшләре белән мәж киләләр. Бер мәлгә миңа үземнең эшсезлегем кәмит тоелды.

Капка төбендә безне Рәшит бабай һәм Алия әби каршыладылар. Кулымнан кызымны алып, бабай:

-Менә, өйдә фәрештәләр артты, - диде һәм җитәкләп йортка алып кереп китте. Без дә шунда таба атладык. Алия әби хәлләрне сораштырды. “Озын юл бит, юлда талчыкмадыгызмы?” - диеп сорады.

Кызлары Михри чын - чынлап әнисенә охшаган булып чыкты. Ә тавышы менә әтисенеке, яңгырап тамак төбеннән чыга.

Бакчадан 10 яшьләр тирәсендәге малай яныбызга йөгереп килде. Ул аларның оныклары, җәйге ялга Казаннан кайткан иде. Бабасы оныгын мактап алды, җиләк-җимешләр, яшелчәләр үстерүдә аңа тиңнәр юк икән. Бигрәк тә узум үстерергә ярата икән малай. Ә татарчаны сиптереп сөйләве өстенә тагын гарәп һәм инглиз телләрен дә өйрәнә икән әле.

-Әти әйтә, әгәр дә унбиш яшькәчә телләрне өйрәнеп өлгермәсәң, аннары телләр үзләштерү авыр,- ди.

Бабай да сүзгә кушылды.

-Кызым. Син менә укытучы, әйт әле. Кайсы телләрне өйрәнү авыр, ә кайсылары җиңелрәк үзләштерелә?

-Һәрбер телнең үзенең җиңеллекләре, авырлыклары бар. Һәммәсен өйрәнү өчен дә тырышлык кирәк.

Бераз сөйләшеп утыргач та без, юынып, ашап-эчеп йокларга яттык. Авылның тыныч хуш исле һавасында изрәп йоклап та киттек.

Минем монда килүемнең төп сәбәбе булган казан минем төшемә керде. Бабай казанын күтәреп һаман да миннән ераккарак китә имеш. Йокыдан торгач та иң беренче эш итеп казан турында сорамакчы идем, бабай минем тел төбемне аңлап:

- Әле вакыты җитмәде. Син бераз гына безнең якны өйрәнергә , күрергә, күнәргә тиеш. Әлеге хикәятне тыңлар өчен бу мохитта бераз яшәргә, туган ягыбызны без яраткан кебек яратырга, асылына төшенергә кирәк. Вакыты җиткәч тә мин аны сиңа үзем сөйләрмен, тик бөтен кеше каршысында. Әлегә ял ит,- диде.

Без әкрен агылган татар көйләрен тыңлап тыныч кына сөйләшеп утырдык.

Миндә җаныма үтеп керерлек рәхәтлек хөкем сөрә иде. Бу кешеләр миңа туганнарымдай, юк, алай да түгел, рухи яктан якын кешеләр иде. Мин үземне бу өйдә бик бәхетле итеп хис иттем. Чыннан да бит без барыбыз да бер тамырдан чыккан төрки гаиләдән, ә иң мөһиме безне назлы, моңлы, ягымлы туган татар телебез, уйлар берлеге, җан иреге берләштерә. Әгәр дә халкым бәйлелектә икән, бу исә аның тыйнаклыгы, яхшы көнгә ышанычы. Теле дә бар аның, җире дә. Аңа башка җир дә кирәкми, Ходай аңа инде биргән, ул шуңа риза. Якты кояшны вакытлыча кара болытлар белән каплап булмаган кебек безне чылбырда тотып булмаячак.

Икенче көнне иртән балалар шау- шуына уянып киттем. Ә ничек тыныч йокладым мин. Юлда арыганлык, мунчада юыну, хуш исле бүлмә минем йокымны илаһи иткәнәр иде.

Уянгач та беренче эш итеп бакчага чыктым. Бакча бик зур һәм анда нәрсә генә үсми. Коймаларны әйләндереп алган узумнар дисеңме, чияме, алмагачлармы, сливалармы, бакча күпъеллык һәм җимешле агачлар төрле- төрле иде.

Йортның өйгә якын өлешендә чәчәк түтәлләре. Алар бар да тәртип белән утыртылган,уталган. Карап торырга да күңелле. Өйдән бераз китеберәк бакча артында шактый зур бассейн ясалган. Анда күренеп- күренеп балыклар йөзә.

-Артыгызда гына елга, ни өчен тагын бассейнда да балыклар үстерәсез?- диеп сорадым мин.

-Алар үзебез һәм кунаклар өчен. Менә кичкә кыздырып ашатырмын әле, тәме нинди икәнен үзең дә ашап карагач аңларсың. Без бит төбебез белән Көнчыгыштан килгән халык, ә анда һәр гаилә балык үстерә. Бу бит бик кирәкле ризык. Элек - электән аның файдасы турында күп сөйләнгән. Балык ризыклары сөякләрне ныгыта, йокыны яхшырта. Төнлә дөрес төшләр дә күрәсең икән.

-Ә менә кабакны терлекләргә үстерәсездер инде,- дидем мин, үзем кабакны бик якын итмәгәнгә.

- Син нәрсә, кызым, булмаганны. Кабак - ул иң файдалы ризык. Кабак ашказаны - эчәк авыруларын дәвалый, сугыш вакытында күп кешене ачлыктан саклап калучы да ул. Без аңа бик рәхмәтле.

Сүзгә Михри дә катнашты:

- Әйе, әни, син дөрес сөйлисең. Ул чыннан да файдалы азык. Анда сөт, шикәр һәм күп кенә файдалы элементлар күп.

- Бәлки безгә зур шәһәрдә талантлы сынчылардан аңа һәйкәл салдырыргадыр,- димен мин елмаеп. - Кабактан гына да түгел бакчада әле тагын да файдалы әйберләр күп үсә.

- Сез нәрсә, балалар, әллә миннән көләсезме?- диде Алия әби бераз гына турсаеп.

- Юк, әни, без чынлап сөйлибез, син чыннан да зирәк һәм акыллы. Без синең белән горурланабыз.

Бу сүзләрне ишетеп алган Рәшит бабай да сүзгә кушылды:

-Дөрес, дөрес, балалар. Әниегезнең йөрәгенә юл салыр өчен миңа бик нык тырышырга туры килде. Хәтта мин үземнең холкымны да үзгәртем. Киң күңелле итте ул мине. Үзенең дә зирәк һәм киң күңелле булуы йөрәгемне яулады .

- Ә мин тагын сиңа ышанган идем: имештер минем кара күзләрем дә, бөрдә чәчләрем әсир иткән сине.

-Әйе, мине синдәге һәр нәрсә әсир итте . Мин әле дә шул әсирлектә.

Безгә Михри белән бу сүзләр кызык булып тоелды. Бу озын гомер юлы узган ике олы кешенең балаларча сөйләшеп торулары сокланырлык иде. Алар бер- берсенә ихтирам хисе, хөрмәт һәм сөюне югалтмаганнар. Шуңа да бу гаиләдә һәркемгә дә тыныч һәм рәхәт иде.

Менә шулай ике көн вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Кояш батканда Михри безнең иртәгесен сәяхәткә чыгасыбызны әйтте. Өченче көнне без иртән юлга җыена идек инде. Михри, Сөләйман (оныклары), мин һәм кызым Илүзә. Без биштәрләребезгә кирәк- яракларны тутырдык. Михри үзе белән казанны да алды. Һәм без Сөн елгасының өске кушылдыгына күтәрелдек. Күрше авылда бер өйдә машинаны калдырдык. Михринең танышлары буларак аларның 15-16 яшьлек малайларын да үзебез белән чакырдык. Ул әтисенең ау мылтыгын, зур пычак, кармак алды. Без аны үзебезнең саклаучыбыз һәм җитәкчебез дип атадык һәм безне бу җирләр белән таныштыруын сорадык. . Сакчыбызның исеме Әхмәт иде. Бу егеттә батырлык белән беррәттән бөркетләргә тиң кыю караш аны куркусыз итә. Яшь малайларга һәм егетләргә аларны акыллы һәм кыю икәнлекләрен төшендерсәң, алар чынлап та күп нәрсәгә сәләтле булалар. Ә инде Сөләйман һәм Илүзәнең аңа сокланып карап торганын күргәч тә, аңарда көч тагы да артты. Ә аларны карап тору безгә ифрат та күңелле иде. Без бу көнне күп җирләрдә булдык. Таулар, урманнар, күлләр күрдек. Саф сулы елгада су кердек. Казаныбызда малайлар тоткан балыклардан аш пешереп ашадык. Малайлар үзләренең күргән – белгән нәрсәләре белән уртаклаштылар. Без бу төнне урманда палаткаларда кунарга булдык, шулай итеп табигать белән тәңгәл килергә, якынаерга тырыштык. “Бу адәм баласына бик кирәк” , диде Михри. Без җир- анабызны якыннан аңа ятып йоклап тоярга тиеш, чөнки без аның бер өлеше,- диде ул. Әйе, бер өлеше. Бер төре булып өлгереп җиттекме соң әле без? Кемнәндер курыкмый һәм беркемне дә куркытмый торган төр булып. Әле яши белсәк иде тәртип һәм намус төшенчәләрен пычратмыйча һәм башкаларга комачауламыйча. Әгәр кешелек кайчан да булса юкка чыга икән, ул моңа үзе гаепле. Ялган, ялкаулык, нәфес кешеләрне агулый. Ә менә табигатьтә бар да башкача. Монда ялган да , нәфес тә юк. Бар нәрсә дә үз урынында, бар да камил.

Менә шушы камиллектә яшәдек тә инде өч көн. Безнең бу сәяхәтебез белән Михри идарә итте. Ашау – эчү ягыннан да , йоклау ягыннан да, барысын да ул җайлады. Ә безнең башлыгыбыз Әхмәт безгә балыклар тотты, хәтта ике куян да атып алды. Шулардан аш пешердек. Ә төрле урман җиләкләрен кайнаган суга салып шифалы су ясап эчтек. Үзебез белән алган онга су һәм тоз салып казанда җәймә дә пешердек. Ә белсәгез сез бу җәймәнең тәмлелеген! Андыйны әле мин беренче кабат ашадым.

Учак ягып казан асарга Сөләйман белән Әхмәт шулкадәр остарып киттеләр ки, гомер буе учак ягып казан асканнар диярсең. Ашарга төрле көнне төрлечә, кем тели - шул пешерде. Монда кемнедер өйрәтү, эш кушу юк иде. Һәркем үз эшен белә, һәрберсе хәленнән килгәнчә файда китерергә тырыша. Табигатьтәге язылмаган кануннар тәэсирендә һәркемгә искиткеч рәхәт иде.

Төнлә учак яктысында кабак тешләре ашыйбыз, ә Михри безгә һаман саен табигать, үсемлекләр, аларның үсү рәвешләре, файдалары турында сөйли. Ул чыннан да тумыштан килгән талантлы укытучы һәм чын фәнни хезмәткәр. Мин аңардан:

-Гади генә фән эшлеклесе үзенең эш бүлмәсендә ачыш ясый аламы?- дип сорадым.

Ул:

-Буладыр, ләкин моның өчен Ньютон һәм Эйнштейн кебек галимнәр кирәк. Ә алар мең елга бер генә тапкыр туалар. Хәзерге заманда болай да ачышлар ясалып тора. Математика, физика, биология, химия фәннәре бергә берләшеп шуңа музыка белән шигьриятне дә кушып әле без бөтен дөньяны үзгәртербез,- диеп төтен кергән күзләрен кысып елмайды Михри.



Бу сүзләрне тыныч кына тыңлап утырган Әхмәт тә сүзгә кушылды:

-Менә минем дә сезнең кебек күп беләсем килә. Ләкин укытучыларның аңлатканы миңа бик үк барып җитми, аңлаганымны да бик тиз арада онытам.

-Син татарча ачык һәм матур итеп сөйләшәсең. Ә укуың бәлки рус телендәдер?

- Әйе шул,- диде Әхмәт.

-Менә шулай шул. Кеше барлык фәннәрне дә үз телендә үзләштерергә тиеш. Кешенең уе һәм теле бер булырга тиеш. Ул үз телендәге мәгълүматны яхшырак аңлый, үзләштерә һәм исендә дә калдыра. Балаларын үз телендә укытмаган ата - аналар күп нәрсә югалталар. Имештер алар шәһәргә киткәч тә телне белмәү сәбәпле иза чигәчәкләр, югары уку йортларына керә алмаячаклар. Ә нишләп соң әле алайса барлык шәһәр, район , оешма җитәкчеләре дә татарлар? Нәкъ менә татар мәктәбен татарча бетереп рус телен бары мәктәптә тырышып - тырышып өйрәнгән татарлар. Димәк, үз телләрендә белем алу аларны аң - белемле, алгы карашлы кеше иткән, аларның акыллары икегә бүленмәгән. Беръюлы ике төрле мәдәният, тел, уйлар төрлелеге татарны маңкортка әйләндерә дә инде. Һәр кешегә үзен хөрмәт иткән, аңлаган җирдә генә уңайлы.

Мин күреп торам, син акылсыз малай түгел, синең уйларың дөрес. Һәм мин сиңа булышачакмын. Беләсеңме, гарәпләрдә шушындый сүзләр яши: “Кешене кемнедер хөрмәт иткән өчен зурламыйлар, ә үз - үзен хөрмәт иткәне өчен зурлыйлар”. Иң беренче үзеңне хөрмәт итәргә кирәк.

Менә инде Актанышка килгәнемә ничә көннәр узды, әле мин казан турында һаман да берни дә ишетмәдем. Инде аптырагач, Михридән дә сорап карадым. Ләкин ул:

-Мин моны сиңа сөйли алмыйм. Бу әтиемә ошамас. Менә тиздән кайтырбыз да, ул тәмле итеп бөтен шартын китереп үзе сөйләр. Бу аның яраткан эше. Бу казан бит аның горурлыгы, монда аның тормышының мәгънәсе ята , - диеп минем кызыксынуымны тагын да арттырды ул.

Без йокларга яттык. Бу төндә мин учакны караучы кизү идем. Йокламаска тырышып күктәге йолдызлар тантанасын карап яттым. Ни хозур! Нинди рәхәтлек! Мин шул җирдә шушы йолдызлар арасында, тереклек дөньясында яшим. Һавадагы йолдызлар балкышы Ходайның безнең өчен ялтыраган күз яшьләредер. Без дә йолдызлар кебек бар һәм мәңге булырбыз. Кечкенә чагымда үлем турында уйлаганда минем гүя эчемдә нәрсәдер өзелә, нәрсәдер суына иде, үлем мине чын - чынлап куркыта иде. Ә еллар узган саен мин куркып яшәүнең никадәр акылсызлык икәнлеген аңладым. Әле бернинди әсбаплар да булмаганда да кешеләр бар нәрсәнең берөзлексез хәрәкәт итүче күзәнәкләрдән торуын, аларның бер торыштан икенчесен күчүен белгәннәр. Без дә нәкъ шулай уттан шәүләгә әйләнә алабыз һәм киресенчә. Менә шушы уйлар белән мин йокыга киткәнмен. Бу безнең табигать кочагындагы соңгы төнебез иде.

Иртәгесен торгач та без әкеренләп юлга җыена башладык. Безнең бу сәяхәтебез күңелле үтте. Беркайчан да аяк басмаган җирләрдә булдык. Шундый кешеләрне аңлый алмыйм: ни өчендер һәр ел саен бер үк җиргә сәяхәткә баралар. Барган саен яңа җиргә барырга кирәк югыйсә. Менә шушы уйлар белән без инде сагынып өлгереп әби белән бабай янына кайтып бара идек. Ел буена җыелган ару - талулар, күңел төшенкелекләре барысы да онытылып китте бу берничә көн эчендә. Күңелләрдә җылылык, җанда ниндидер шатлык бар иде сыман. Уйларым җиңеләеп, яктырып киттеләр, Миндә яңа тормыш уты кабынгандай булды. Бу ут алга, каядыр еракка, биеккә дәшә иде. Менә бит Михрине генә ал. Ничек ярата ул үзенең хезмәтен, укыткан фәнен.

-Минем фәнем бар дөньяның башлангычы. Табигать тә, кеше дә керә монда. Табигатьне без сакламыйбыз, әле ул шуңа да карамастан һаман яшәргә, үсәргә, чәчәк атырга тырыша, тырмаша. Ә кешедә бер үк вакытта фәрештә дә, дию дә яши. Кайсысы җиңә, шуның белән китәчәк тә инде безнең дөнья.

Инде кайтып җитәбез. Шулчак Әхмәт елмаеп куйды. Мин:

-Йәле, нигә елмаясың? Нәрсә сине шулай сөендерде, елмаерга мәҗбүр итте?- диеп сорадым.

-Болай гына...

-Болай гына булмый. Без бит укытучылар, һәм кайсы баланың кайчан, нәрсә өчен көлгәнен чамалыйбыз.

-Ләкин бит мин сезнең укучыгыз түгел.

-Син безнең энебез.

-Әйтсәм, хәтерегез калыр.

-Әйтмәсәң, тынычлыкта калдырмабыз.

-Бабамның хатын- кызлар турындагы сүзләре исемә төште.

-Һәм нәрсә әйтте инде ул безнең турыда?

-Хатын-кыз бөтен дөньяны да үзенеке итеп күрә, - диде.

-Ә синеңчә дөнья кемнеке соң?

Әхмәт оялып кына:

-Беркемнеке дә түгел, - диде.

-Ничек инде беркемнеке дә түгел, - дидем мин, - дөнья барыбызныкы да.

-И, энем, син чыннан да акыллы һәм зирәк, -диде Михри һәм аны апаларча кочып алды. Әхмәт моңа бераз оялып кызарып китте. Безнең тимер атыбыз инде әби белән бабай өенә кайтып җитте.
Һиндстанның Бомбей урамнарында ике күренекле һинд һәм төрек гаиләләре яшәгән. Катнаш гаиләләр булганнар алар. Бер гаилә мең еллар буена сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән. Үзләренең җитештергән барлык нәрсәләре белән Көнчыгыш һәм Азия илләре буйлап сәүдә иткәннәр. Бу гаилә үзенең сәүдәсе белән Болгар дәүләтенә дә килеп чыккан. Кама аръягындагы шәһәр булган ул . Бу гаилә йөргән юллар буйлап төньяк һәм көньяк ярымшарларының карталарын төзеп булган. Бу гаиләләрдә укымышлылык зур урын алып торган. Алар берничә чит тел белеп, аны өйрәнер өчен чит илләрдән укытучылар да китерткәннәр. Бу укытучылар белем бирү белән беррәттән өйрәткән телләренең мәдәниятенә, тәрбиясенә дә төшендергәннәр. Сәүдәгәрләр белемне дә сәүдәгә санаганнар. Ләкин ул күңел һәм илһам сәүдәсе булып торган. Мәгърифәттән, илһамнан кала бер генә сәүдәгәр дә тормышын күз алдына китерә алмаган. Ә алларына куйган иң зур бурычлары - үзләренә һәм башка халыкларга хөрмәт булган. Бу сәүдәгәр гаиләсе Хәрәзми шахиншахы Мәхмүт вакытында күчеп килгән.

Изүчеләр, кан эчүчеләр, шахиншахлар, кенәзләр, үзләрен явыз җитәкче итеп кенә түгел, акыллы һәм саф йөрәкле дә итеп күрсәтер өчен халыкка көнкүрешне дә яхшытырга тырышканнар. Үзләренең нәфес галәмәтләрен, биеклекләрен күрсәтү өчен үзләрен бу заманның галимнәре һәм мәгърифәтчеләре итеп танытканнар. Бу кешеләр язучылар, шагыйрьләр, тарихчылар, фикер ияләре, көйчеләр, сынчылар - үз эшләренең осталары булганнар. Шуңа да башка илләрне яулап алганда, әсирлеккә төшкән кешеләрне алар үз сарайларында хезмәтче итепме, башка эш бирепме калдыра торган булганнар, янәсе алар “үзләрен коткаручыларга” дан җырлап торсыннар.

Сәүдәгәрләр шундый аерым кешеләр ки, алардан башка бер генә хөкүмәт җитәкчесе дә яши алмаган, алар аша башка илләр турында мәгълүмат тупланган.

Менә шушы сәүдәгәр гаиләләре кургаш коючы осталар белән бер урамда яшәгәннәр. Металлның көчен аңлаган хөкүмәт җитәкчеләре, бу осталарны бик хөрмәт иткәннәр һәм аларга эшләре өчен яхшы түләгәннәр. Бу осталык бөтен кешедә дә булмаган, моның өчен Ходайдан бирелгән сәләт кирәк булган. Мондый кешеләр чыннан да сирәк була. Алар кешелекнең әйдәп баручы көчләре икән.

19 нчы гасыр ахырында Казаннан Бомбейга укымышлы шагыйрь һәм язучы, җәмәгать эшлеклесе Атлаши килә. Аның максаты чит илләрдәге тормышны, мәдәниятне өйрәнү була. Ул үзенең гарәп дуслары, үзе сыман ук укымышлы кешеләр белән Франция вәкиллеге аша монда килеп эләгә. Үзе белән малаен, булачак тел галиме Абушины да алган була. Алар менә шушы сәүдәгәрнең өенә вакытлыча яшәп тору өчен урнашалар. Чөнки сәүдәгәр Хәрәзми һәм Болгар белән элемтәдә була. Кайчандыр бу ике як бер кебек була. Хәтта аларны туганлык җепләре дә бәйли. Алар бу яклардан кияүгә кызлар алалар, осталарга булышалар, кайгы һәм шатлыкларын уртаклашып яши торган булалар. Менә шушы Абуши сәүдәгәрнең кызына гашыйк була.

Берничә елдан соң бу ике гаилә гөрләтеп туй итәләр. Һәм күршеләрендә яшәгән кургаш кою осталары туйга шушы казанны бүләк итәләр. Казан буш булмый, анда әле тагын бер уч алтын тәңкәләр һәм һинд бизәнү әйберләре була. Шагыйрьнең улы туган ягына әйләнеп кайта алмый. Ул шунда гомер кичерә.Ләкин үзенең кече улына мирас итеп әлеге казанны калдыра һәм аны казанны биреп Татар иленә яшәргә кайтарып җибәрә. Әлеге казанны буыннардан – буынга гаилә ядкаре итеп тапшырырга куша. Бу казан кулына кергән көннән һәр гаиләгә уңыш елмая, гомерләре байлык, муллык, рәхәттә үтә торган була. Үзе Һиндстанда калса да, олы улы әтисенең туган ягы Татарстанга кайтып китә. Болар исә Рәшит бабайның ерак буын бабалары икән. Менә шундый бай тарихлы, ничәмә - ничә еллар аша нәсел җебе буйлап сузылып аңа килеп ирешкән гаилә ядкаре икән бу казан.

Татарстанның башкаласы да Казан диеп аталганга шат бу нәсел. Бу атама юктан гына бирелмәгән. Бу байлык, уңыш билгесе. Рәшит бабайның ерак бабасы Кама буенда яшәгән икән. Кама - төрек теленең камаляк сүзеннән алынган. Ә мәгънәсе исә - салават күпере. Бабасы әйтә торган булган, имеш: биектән, Урал тауларыннан караганда Кама елгасы өстендәге Кояш, Ай, йолдыз нурлары иртәнге сәгатьләрдә барысы бергә кушылып салават күперенең төсләрен чыгара икән. Менә шуңа да аны башта камаляк, соңрак Кама диеп кыскартып исем биргәннәр.

Менә шуларны Рәшит бабай аерым бер горурлык белән сөйләгәндә без дөньяларыбызны онытып, йотылып тыңлап тордык. Менә шундый бай тарихы бар икән казаныбызның. Юкка гына ничә көннәр үткәреп көтмәгәнмен икән мин казан тарихын. Ә казан хәзер нишан. Байлык, уңыш нишаны. Бабайның өч улы, бер кызы үзләренең әтиләрен гомер бәйрәме белән котларга кайткач та моның шулай икәненә чын - чынлап ышандым.

Ә казанны кадерләп өйнең түрендә саклыйлар. Вакыт - вакыт кулларына алалар, тузаннарын сөртәләр. Ә кадерле кунаклар килсә, бәйрәмнәрдә яки туйларда гына ризык пешерәләр икән. Сәяхәткә яки кунакка барганда да үзләреннән калдырмыйлар. Рәшит бабай нәселенең уңышын да, халкының бәхетен дә шул изге казанда күрә.

Бу төнне мин йоклый алмадым. Кешеләр кайларда гына яшәмиләр. Туган илләреннән ераграк булган саен алар үз телләрен югалтмаска, аның мәдәниятен , моңын онытмаска тырышалар. Ә бу казан безгә үзебезнең милләтебезне искә төшерә торган бәһәсез истәлек.

Икенче көнне Рәшит бабайдан:

-Бабакай, димәк, сездә татар каны гына түгел, һинд каны да бар,- дидем.

-Һиндныкы гына түгел, төрки- гарәп- фарсы каннары да ага әле миндә. Мин моның белән хәтта горурланам да. Ә син, кызым, шуны әйт әле миңа.Син менә әйтә аласыңмы чиста төрек, яки фарсы, яки гарәп бардыр диеп? Юк, кызым. Алай булса, без тәнсез һәм җансыз бер өлешкә генә әйләнер идек. Без бит төрки тамыр, без бит бербөтен,- диде ул йомарланган кулын горурлык белән өскә күтәреп.

Менә без кызым белән тагын юлда. Кайтыр юлда. Бу бер атна миңа бер елдай озын да, бер сәгатьтәй кыска да тоелды. Күпме яңа кичерешләр, очрашулар, дуслар, уйлар, тойгылар бирде миңа бу сәяхәтем. Үземнең туган илемнең кайсы гына почмагына барсам да үз итәләр икән мине. Туганнарыдай кабул итәләр. Кешене рухи якынлык берләштерә диләр. Бу чыннан да шулайдыр, югыйсә мин бер атна эчендә шушының кадәр дуслар таба алыр идемме? Яшәсен туган илем, туган җирем, туган телем! Алар минем барлыгым һәм берлегем. Казанлы татар илендә яшәп, татар телендә сөйләшүче, ундүрт буын татар бабаларымны белүче татар канлы татар кызы мин!





Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет