Кояш җилләре. (Хикәя, повесть, сәхнә әсәрләре)



бет5/17
Дата04.07.2016
өлшемі1.39 Mb.
#176676
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17

Бабыл шәле
Гималайның сихри тауларыннан башлангыч алган йөгерек Амур елгасы буенда шәитләр ыруы яшәгән.

Халык хәтеренә бу ыруның искиткеч кызы Нурисан кереп калган. Ул кыз тау елгасыдай серле һәм салкын, еландай зәһәр, фәрештәдәй гүзәл, кабатланмас булган. Патшабикәләрнекенә тиң матур киемнәре , бизәнү әйберләре булмаса да, бу кыз үзе энҗе бөртеген хәтерләткән.

Әлеге авылда үзенең эчкерсезлеге , тыйнаклыгы, , оялчанлыгы белән аерылып торган аучы егет һәм аның шат күңелле дусты да яшәгән. Һәм менә бер көнне язгы күкрәү булып егетләрнең икесенә дә мәхәббәт килгән. Мәхәббәтнең дә ниндие әле... Ике дус беръюлы Нурисанга гашыйк булганнар.

Кичке уенда Нурисан башкарган җырдан соң булган бу хәл. Кыздан сафлык - аклык, өмет - ышаныч, күңел көрлеге кушылган нур сибелгән. Ике егетнең дә беръюлы йөрәкләренә ут капкан.

Оялчан һәм тыйнак Алчын үзенең күкрәгенә сыймыйча типкән йөрәген иярләп ауга йөрүен дәвам иткән. Аудан кайтканда Нурисанның өе каршында төрле төсләрдәге ташлар ташлап калдыра икән. Әлеге “бүләкләр” кайбер көннәрдә чикләвек яки җиләкләр белән дә алмашынган. Егет моны кыз аңларлык итеп көндә бер вакытта, бер урында эшләгән. Нурисан моны сизгән. Ташның ни аңлатканын гына белмәгән. Ләкин җыя барган.

Мәхәббәттән көтүче егет Тимербәк тә газап чиккән. Тик ул ояла торганнардан түгел икән. Мәхәббәтен аңлату өчен кызны аулак урында сагалап торган да:

-Сине сөям, янам, көям, - диеп кызга булган мәхәббәтен белдергән. Күктәге Айны, Кояшны, хәтта йолдызларны да алып бирерлек булуын аңлаткан. Ә чая кыз:

-Юк ла, Ай белән Кояш болай да минеке. Аларны мин көндә күрәм, җылылык һәм яктылык алам. Син менә миңа бабыл шәле алып кайтып бирсәң, сөюеңә ышанырмын,- дигән.

Бабыл шәле... Бу икенче мәмләкәттә, сөнниләр ыруында гына чигеп эшләнгән шәл булган. Әлеге шәлләрнең матурлыгы телләрдән - телләргә күчкән. Аны шул ыруда яшәүче хатын - кызлар гына бәйли алганнар. Башка ыруларга таратырга ярамаган.

Ә менә Айны, йолдызларны вәгъдә иткән егет югалып калган. Моның тормышка ашмаслык хыял булуын аңлаган ул. Тик мин - минлек тә бар бит әле. Үзенең көчсезлеген күрсәтәсе килмәгән. Баш ваткан - ваткан да киңәшкә дустына киткән. Дусты бу вакытта ауга җыена икән. Тимербәкнең боек күзләрен күреп Алчын:

-Ни булды? Нәрсә борчый сине?- дигән. Дусты хәлен аңлаткан. Үзенең дә шушы кызга гашыйк булуыннан Алчын үзен кая куярга белмәсә дә күңелендә өмет чаткысы уянган. Юк, ул дустына каршы төшмәячәк. Сөя икән, сөйсен. Араларына да кермәячәк. Ләкин ул да бит Нурисанга бер генә мизгелгә шатлык бүләк итә ала. Шәлне ул табачак!

-Кайгырма, дустым, мин сиңа ул шәлне табып бирермен, - дигән Алчын.

Дустын тынычландырган, ә үзе уйга чумган. Шәлне кайдан табарга икәнен дә белә, ләкин юл бик озын. Анда барып җитәр өчен елгалар, таулар, ташлар, хәтта чикне үтәргә кирәк бит. Ләкин егетнең карары нык, ул моны эшләячәк, барачак һәм алып та кайтачак!

Елгалар, таулар аның сөюенә киртә була алмыйлар. Дусты өчен генә түгел, сөйгән кызына шатлык китерер өчен дә үтәчәк ул бу юлны.

Көннәрдән бер көнне Алчын юкка чыккан. Әти - әнисен , әби - бабасын билгесезлектә калдырып кичкә каршы юлга кузгалган ул. Кичен кузгалуның сәбәбе - беркемгә дә сиздермәү, күренмәү.

Гашыйк егетнең юлы елга кичүдән башланган. Кояш баеп суның тынган чагы. Ара - тирә балыклар сикерешә. Караңгы төндә зур елгага керү бераз гына шик уята. Ләкин егетнең карары нык. Тиеш! Ул шәлне алып кайтырга тиеш! Бер елмаю, бер сөенеч, бер шатлык өчен!

Бераз гына чирканчык алып егет суга кергән. Колачлап йөзә башлаган. Җылы су тәнгә рәхәтлек, сихәт бирә.

Су! Яратылышның ачылмаган сере! Искиткеч бербөтен күзәнәкләр җыелмасы. Кешенең бәдәнен тулыландыручы, сусаганда көч, сихәт бирүче. Судан кеше барлыкка килә, су белән яши. Су тынычландыра, яшәртә, көч, дәрт бирә.

Бар җаны, тәне белән рәхәтлек тоеп Алчын йөзгән дә йөзгән. Төнге тынычлык, Ай нуры, эреле - ваклы йолдызлардан торган Киек каз юлы аңа юл күрсәткәннәр.

Хәле бетсә, чалкан йөзгән. Таң беленгәндә елганың икенче ярына якынлашкан егет.

Судан чыгып юлын дәвам иткән ул. Ә юлның калган өлеше тау - ташлардан тора икән. Ул бик күп көч һәм чыдамлылык таләп иткән. Биек тауларга барып тоташкан юлы. Кояш пешерә. Аяк астындагы эреле - ваклы ташлар аягын авырттыра. Эсселектән тыны кысыла. Ник бер күләгә булсын!

Авыр чакта кешегә ниндидер өмет - ышаныч кирәк. Ә ул берүзе. Юк. Юк. Ул берүзе түгел. Аллаһе Тәгаләгә мөрәҗәгать итә Алчын. Ходайга ялына:

-Йа, Газиз бер Аллам! Сәфәремне уңышлы ит! Көч бир миңа!

Әледән - әле Ходайга мөрәҗәгать итә - итә егет һаман алга бара. Төнгә көн, көнгә төн тоташа. Вакытның чамасы югала. Ничә көн үтүе бутала. Уенда бер генә нәрсә: Нурисан. Менә ул кулларына шәлне ала. Ә Алчын... Гүя ул болытка әйләнеп күккә күтәрелә.

Ашаганын - эчкәнен дә хәтерләми. Бары тик ара - тирә салкын тау сулары белән бит - кулларын юа, авызын чылата. Кайдан килә бу кадәр чыдамлылык? Сөюе көч бирә аңа.

Авыр юлларның да очы - кырые була. Җиде көн булды дигәндә егет сөнниләр яшәгән авылга барып җитә. Авылга керергә рөхсәт һәм Ыру башының кайда яшәвен сораштыра.Төзеклеге белән башкаларыннан күпкә аерылып торган Ыру башының өенә килеп керә хәлдән тайган егет. Башын иеп исәнләшкәч тә сүз башлый:

-Мин сезгә ерактан , башка илдән, чит мәмләкәттән , шәитләр ыруыннан килдем. Миңа бары тик сездә генә чигеп эшләнелә торган бабыл шәле кирәк. Аны сездән сатып алырга акчам да, байлыгым да юк. Тик бирегез генә аны миңа. Кирәк икән, сезгә моның өчен кырык ел хезмәт итәм. Телисез икән, гомеремне дә бирәм.

Егерме яше дә тулмаган егетнең сүзләре Ыру башына көчле тәэсир итә. Анардан яшьлек, көч, пакьлек катыш нур бөркелә. “Аллаһе Тәгалә безгә бу бәндәне сынар өчен җибәргәндер. Кирәк булмаса шул тиклем авырлык белән ерак араны үтеп килмәс иде”, дип уйлый Ыру башы. Егеткә ихтирамы арта.

-Иң матур шәлне киртерегез аңа,- дип боера ярдәмчеләренә. –Әгәр дә ул бер шәл өчен гомерен дә кызганмый икән, димәк, бу егеткә тиңнәр юк,- ди ул.

Егеткә иң матур шәлне китерәләр.

-Балам,- ди Ыру башы,- безгә синең гомерең дә, әлеге шәл өчен нидер түләвең дә кирәкми. Атна буе авыр юл узып килүеңнән без аның сиңа ничек кирәк булуын аңлыйбыз. Кунак бул, ял ит. Аннан соң кайтыр юлыңа кузгалырсың, - ди.

Егет бу кешеләргә чын күңелдән рәхмәтләрен әйтә, Ходайдан иминлек сорый. Бер минут тоткарланмыйча юлга кузгалырга кирәклеген аңлата. Ыру башы изге догада аны озатып кала. Ул егетнең әлеге мизгелдә җир белән күк арасында эленеп торганлыгын аңлый.

-Егетнең безгә килүе – Ходай әмере. Теләген үтәгән өчен ул безне рәхмәтеннән ташламас,- ди.

Ләкин Ходай адәм балаларын гел сынап тора шул. Ак юлга чыгучыларның да юллары карала.

Кире юлда чикне үткәндә егетне күреп калалар. Чик сакчыларының барысына да хәбәр салына. Егетне кулга алалар.

Илләр, җирләр арасына ни өчен чик куела икән? Кем бу чикләрне уйлап тапкан? Патшалардыр, мөгаен. Югыйсә, барысы да бер Тәңре җире бит. Бүленергә дә тиеш түгел. Ә кануннары нинди? Рөхсәтсез чикне үтүчегә җәзаның да иң көчлесе - үлем җәзасы каралган.

Алчынны да үлем җәзасына хөкем итәләр. Ләкин егет:

-Зинһар өчен минем аманәтемне үтәгез, миңа өемә кайтырга кирәк. Ә аннан соң җиде гомерем булса, җидесен дә бирергә риза, тик сүземне генә кире какмагыз, - ди. Аннан мыскыллап көләләр. Ләкин бер олы яшьтәгесе:

-Тимәгез, көлмәгез. Мин аны өенә алып кайтып килермен, - ди.

Егетне бер генә сәгатькә өенә алып кайталар. Ике атна буе югалып торган Алчынны ата - анасы танымый. Ул ябыккан. Битләре - төккә, күзләре эчкә баткан, бик арыган, талчыккан, кечерәеп калган була.

Бабасыннан егет дустын чакыруын үтенә. Дусты килгәч тә аңа төргәк суза. Тимербәк төргәкне ачса, аннан күз явын алырлык бабыл шәле килеп чыга. Дусты сөенечен яшерә алмый, Алчынны күтәреп ала. Ә Алчынның уенда Нурисан. Ул ничек шатланачак!

Алчынны алып китәселәрен белми Тимербәк. Тиз генә саубуллашып чыгып китә.

Бер сәгатьтән соң чик сакчысы Алчынны алып китәргә кирәклеген әйтә. Бабасына:

-Оныгыгыз чик кануннарын бозды. Рөхсәтсез башка мәмләкәткә керде,- диеп җавап бирә.

Алчынны алып китәләр. Туганнары зар елыйлар. Эшнең нидә икәнлеген Тимербәк тә аңлый. Берничә сәгатьтән соң ул башын иеп Алчынның бабасы янына килә. Шәл вакыйгасын сөйләп бирә.

-Мин дустымның шәлне ничек, кайсы юл белән табасын белмәдем, башыма да китермәдем. Хәзер инде минем гомерем сезнең кулда. Минем белән ни теләсәгез, шуны эшләгез. Мин барысына да риза, - ди.

Ниһаять , бабасы эшнең нидә икәнлегенә төшенә. Егетнең бу адымы көчле мәхәббәттән икәнлеген аңлый. Оныгы аңа сөюе турында сөйләгән була.

Күпне күргән карт Тимербәккә:

-Син ирекле. Ул моны үз теләге белән эшләгән бит. Син инде безгә оныгыбызны кире кайтара алмассың. Гомере шулай кыска булгандыр, - ди.

Алчынның җәзасын озакка сузмыйлар. Авылларына алып кайтып күмәргә рөхсәт бирәләр.

Егетне күмгән көнне кабер өстендә таяк барлыкка килә. Анда шәл... бабыл шәле җилферди. Кабер өстендә унбер төсле таш, чәчәкләр һәм зур хәрефләр белән: “ГАФУ ИТ” дигән сүзләрдән язу була.

Бу төндә Нурисан юкка чыга. Аның турында урманга качкан, суга сикергән дигән сүзләр сөйләнә. Ә халык теленә Нурисанның соңгы сүзләре уелып кала: “Синнән сүз чыкканчы, таштан ут чыгар.”

Еллар үтә... Егетнең кабере өстендәге шәл төсен үзгәртә. Нурисанның көләч йөзен бизәргә тиешле нәфис шәлнең матурлыгын салкын яңгырлар, көчле җилләр ала. Ә унбер таш исә, яңгыр яуган саен төсләрен яңарталар.

Ә төндә... Кара төндә исә кабер өстендә вак утлар җемелдәшә. Гүя Алчын сүзләр белән түгел, ташлар аша үзенең мәхәббәтен аңлата.

Әллә соң бу ташларда Нурисан җанымы?

Шундый егет - кызларның сүнмәс сөю уты янамы?

Ачылмаган сер...

Янар ташлы кабер.



Азат
Кеше гомере мәңгелек очышта әйләнә эчендә үтә. Гомернең башы да, ахыры да юк. Башы - ахыры, ә ахыры - башы. Шуның буйлап әйләнә буйлап очасың. Иртәгә яхшы булыр да, бар да үзгәрер дип нәрсәнедер көтеп тору акылсызлык.

Юк, дусларым. Бүген яшим мин, бүгенге көн белән яшим. Дөнья буйлап җилләргә тапшырып, бүген йөрәгемнең кайнарлыгына төреп, үземнең сәламемне җибәрәм. Мин исән! Мин яшим! Мин сулыйм!

Арарат даласының тузанлы таш юлы буйлап үзәк өзгеч моңлы тавыш җилләргә кушылып китә. Җирле халык аны яратып безнең “Азаряныбыз” диеп йөртә.

Кайдан , кайсы ырудан икәне җирле халыкка мөһим түгел. Иң мөһиме – ул үз, кирәкле кеше. Ә Арарат тауларының буйларындагы авыл кешеләре өчен ул башка дөньядан килгән Алла бәндәсе.

Азат тау кешеләре өчен күчтәнәчләр, ир - атлар өчен Дагыстан осталары тарафыннан эшкәртелгән металл әйберләр, ә хатын – кызлар өчен һинд һәм Хәрәзмидән аллы - гөлле ефәк ялтыравык тукымалар, ә бала - чагага Фирганә далаларыннан сирәк очрый торган тәм - томнар , киптерелгән җимешләр, хөрмә, өрек, инжир, нечкә тышлы кавын алып килә иде.

Үзләре сатып алган әйберләреннән канәгать хатын - кызлар һәм ир - атлардан күңелле гөрелте тарала. Шаулаша - гөрләшә , балаларын тотып алар өйләренә таралышалар.

Бушап калган машинасының ишекләрен, капкачын ачып су һәм чүпрәк алып тимер атының астын - өстен, эчләрен юып ала.

Машинасын юарга керешә. Ә күңеле белән яшь кызлар һәм егетләрне көтә. Әлеге яшь һәм илаһи хатын - кызлар сайлап алынган нечкә зәвыклы сатып алучылар. Аерым йөрәк дулкынлануым белән ул күктәге йолдызларга тиң әлеге фәрештәләрне көтә. Ул аларны чыннан да матурлык һәм зирәклек фәрештәләре дип атый. Чөнки үзенең гомерендә ул шигърият, астрономия һәм табигать тереклеге белән кызыксынган һәм яхшы таныш хатын - кызларны күп очраткан. Яшь кызлар Азатны яратып “Азорян” диеп атап аңа үзләренең серләрен ышанып сөйлиләр. Аларга нәрсә кирәк булса шуны оялмыйча сорыйлар. Ә Азат үз чиратында аларның сорауларына җаваплар бирә. Алырга кирәкле әйберләрне онытмас өчен куен дәфтәренә язып куя.

Кайбер кызлар китә. Алар урынына икенчеләре керә. Азатны күңелле елмаеп саф, ай йөзле, нурлы күзле кызлар әйләндереп ала.

Ходаем! Кайда ул? Кайда аның акылы? Бер мизгелдә аның әлеге кызларның акылны җуярлык матурлыкларыннан башы әйләнә. Кызлардан килгән нурлар эчендә ул эри, юкка чыга...

Шушы халәттә көчкә ишетелерлек тавыш белән ул: “Кардәшләрем, мин монда сезнең белән, хәзер...”- дип сүз башламакчы була, тик аның фикере чуала, тәне үзенә буйсынмый, Акылы кайдадыр, ләкин аның белән түгел. Уйлар эчендә сихерләнгәндәй басып тора.

Хатын - кызны бары тик хатын - кыз гына җиңә ала. Аның каршында хәтта шайтан да көчсез, чөнки ул үзе күкләр һәм тормыш мәхәббәте.

Берничә сулыштан соң Азат яңгырау сихри тавыш ишетә һәм әкерен генә башын шул якка таба бора.

Борса, оялуын озын керфекләренә яшереп Зөһрә йолдыздай наз чәчкән күзләрен аска каратып салават күпередәй кашларын уйнатып ай нурлы йөзе белән аңа бер кыз карап тора.

Озын кара керфекләре һәм кашлары атылган йолдызлы кара мәрҗәнне хәтерләтәләр.

Әлеге кыз башкаларына :

-Дусларым, тынычланыгыз. Барыбыз бергә түгел, берәм - берәм генә килик, - ди. Азат тиз генә машинасыннан дәфтәрен ала һәм берсе артыннан берсе тезелгән кызларны көтә башлый. Ә теге кыз - Дзета тәртип саклый.

Азатның алып килгән товарлары зур тукыма кисәгенә тезеп куела. Һәр кыз килеп үткән юлы үзе сораган әйберен ала. Ә болар исә алтыннан сирәк эшләнә торган бизәнү әйберләре. Алмаз , ак һәм кара энҗе. Таулы Бадахшан ташларыннан ясалган бизәнү әйберләре, бабыл һәм кәшимир шәлләре, Алтын даладан хуш исле төнәтмәләр, йомшак яулыклар, Хәрәзмидән китертелгән тән япмалары, фарсы һәм төрек телләрендәге шәрык шигърияте, сирәк китаплар.

Канәгать калган, инде яңа төрле әйберләр сорый башлаган кызлар сатып алган нәрсәләрен бер - берсенә күрсәтешә, мактаныша башладылар. Яшь матур кызлардан кыр һәм бакчаларда үскән чәчәкләр нуры чагыла иде. Әлеге илаһи затлар басып торган җирдә һава серле, хуш исле, татлы исерткеч Арарат таулары исе аңкый.

Шуңа да микән әлеге кызларның кечкенә сылу кулларына нәзәкәтлек белән генә тоткан китапларны алулары һәм аларны чиста яулыкларга төреп куюларын күзәтергә ярата иде шул Азат. Алар шигърият һәм мәхәббәт кыйссалары гына түгел, астрономия турында фәнни һәм хайваннар дөньясы турындагы китапларны да сорыйлар.

Әлеге илаһи затлар арасында Азат үзен җиңел, бәхетле итеп сизә. Ул үзен бар табигать белән тәңгәл итеп тоя. Ләкин вакыт уза. Галәм яктырткычларын үзгәртеп булмаган кебек вакытны да туктатып булмый. Менә “фәрештәләр башлыгы” Дзета тавышы килә. Ул барлык кызлар исеменнән сөйли:

-Кадерле дустыбыз Азарян! Без синең кардәшләрең, барыбыз да Ходайдан һәм тау ияләреннән сиңа исәнлек, мәхәббәт һәм бәхет, тулы озын гомер сорыйбыз. Һәм барыбыз исеменнән дә шушы төргәкне бирәбез. Монда сиңа юлга тәм - том. Безне онытма. Ә без сине гел көтәрбез.

Бераз оялып кына Азат сөенеч тулы күзләрен ялтыратып “Очрашканга кадәр” дип хушлаша. Кызлар елмаялар.

Сөекле сәүдәгәребез корыч атын кабыза һәм юлга кузгала. Юк, аның әле китүе түгел. Үзенең дустын күрмичә, аның өенә кереп чыкмыйча китә алмый ул. Дусты аркасында Арарат далаларында үз кешегә әйләнде дә бит инде ул. Азат аңа абыем дип дәшә. Аларны тормышка уртак караш, кешеләрне ярату, шәрык шигърияте, сирәк китаплар, фәлсәфә һәм шахмат уены берләштерде.

Арарат далаларында аны барысы да фарсы кешесе диеп, ә олылар “уен- көлке” белән “Ул - фарсы, ләкин әле анарда гарәп һәм төрек каны да буталган” диеп көләләр иде.

Мәктәптә олы сыйныфларда укыганда ук ул чынлап торып кешенең ничек барлыкка килүе һәм табигать белән тәңгәл килеп яшәве белән кызыксынды. Бу турыда күп кенә мәкаләләр укыды.

Дөнья, табигать серләрен өйрәнү аның яраткан шөгыленә әйләнде. Кая гына барса да аның яраткан китаплары, фәнни журналлары үзе белән булды. Боларга ул беркайчан да акча жәлләмәде. Үзенең олы яшьләрдәге физика укытучысының сүзләре әледән - әле исенә төшә иде. Кеше - галәмнең чиксез бүләге, йолдыз баласы, безнең гомеребез һәм үлемсезлегебез йолдызга тиң. Ул мәңге уттай яна. Ә утта мәңге тере су белән туклана. Чиксез галәмдә адашып , ләкин тормышның мәгънәсен эзләп. Ул дөнья серләрен эзләгәндә генә яши, эзләнүдән туктадымы, ул бушлыкка әйләнә, үлә.

Димәк, минем яшь дусларым! Һәрвакытта дөнья һәм табигать серләрен эзләгез һәм сез дөнья мәшәкатьләреннән ирекле булырсыз. Сезнең хәтерегез һәм акылыгыз – могҗизалы көч булып беркайчан да югалмас.

Укытучысының акыллы сүзләре аның тормыш нишанына әйләнде. Гомер узган саен ул бер нәрсәгә төшенә барды. Кеше әле өлгерешенең соңгы ноктасына җитмәгән. Ә өлгереп җитә икән – ул табигать бүләге буларак аны галәм бушлыгы үзенә суырачак.

Кызганыч. Ләкин дөнья шулай яратылган.

Табигать турындагы фәннәрдән тыш Азатыбызны тагын телләр кызыксындырды.

Бигрәк тә тугандаш телләр үзенә җәлеп итте аны. Гарәп, фарсы, төрек телләре. Бу телләр аңа музыка коралларының җанлы авазлары булып ишетелделәр. Алар аңа шатлык хисе белән беррәттән күңел тынычлыгы, тормышка мәхәббәт, үз - үзенә ышаныч та бирәләр иде.

Тарихны өйрәнүдән ул җир шарының бар кешесе дә бер тудыручыдан, өч миллион еллар элек Эфиопия җирендә барлыкка килүен, аннан әкеренләп 2,8 млн. елларга сузылган Африка тормышыннан соң планетаны яулап алу максатында үсүен аңлады.

Һәм 60-70 мең ел эчендә бар җир шарын тутырулары турында да белде. 2,8 млн. ел элек безнең ата - бабаларыбыз һәр нәрсәне ясарлыкка әйләнгәннәр. Ә 60 мең ел элек акыл , зирәклек хөкем сөргән. Ә соңгы 10 мең ел акыллы – зирәкләр, өстәвенә сак нәфселеләргә дә әйләнделәр. Артык акыллы зирәккә әйләнүдән кеше юкка чыкмаса ярый инде, диеп уйлады Азат үзенчә фикерәп.

Соңгы 40 - 50 мең ел эчендә кешеләр үзләренең башлыклары белән ыруларга, төркемнәргә бүленделәр. Кешелек күпкә арткан. 40 мең ел элек дөньяда 100 - 160 мең кеше булган. Бер төркеме шәрык булсын. Нил, Евфрат, Тигр елгалары ярында , Аравия ярымутравы, кече Азия ярымутравы, Кара, Кызыл диңгезләр, Фарсы култыгы янында урнашкан Шәрык җире. Икенче төркемне Көнбатыш дип алыйк. Шәрык илләреннән тотынып Көнбатыш Җир Уртасы диңгезе ярларына, Балкан ярымутравына, Әдрән диңгез, Дунай елгасы ярлары, Төньяк Африкага тоташып Пиренея ярымутравына таба үзләренә гади генә тораклар ясаганнар.

Җир уртасы диңгезенең тирә – ягында, Нил, Евфрат һәм Тигр елгалары ярларында соңгы 10-12 мең ел эчендә кирәгенчә зур ук беренче шәһәрләр төзелгән. Шул вакытларда күк җисемнәре, Җир шары турында өйрәнүләр барлыкка килгән.

Беренче язу, музыка, математика, медицина чәчәк ата башлаган. Кеше матур киенергә, дөрес һәм тәмле тукланырга, яшәр өчен яхшырак шартлы өйләр төзергә өйрәнгән. Ул инде хәзер табигать көчләреннән, ачлыктан, юклыктан чыгу юлларын өйрәнә башлаган. Табигать күренешләрен алдан күрергә өйрәнгән. Ул “уйлый” башлаган. Кеше өчен аның акылыннан соңгысы - тел. Кешенең теле үсеш алган саен акылы да үскән. Элек кешеләр тән әгъзалары белән сөйләшә торган булсалар, хәзер инде аерым авазлар кулланып та сөйләшә башлаганнар.

Кешеләр күпме булсалар, авазлар да шулкадәр үк күбрәк булганнар. Бер җирдә яшәгән халыклардан үзләренә бер төрле авазлар чыккан. Менә шуннан төрле ырулар, ырулардан хас телләр барлыкка килгән.

Дала кешеләре шунда яшәүче хайван һәм кошлар авазлары белән аралашканнар. Урман агай - энеләр урман һәм җил авазлары чыгарып аралашканнар. Елга ярында, диңгез буйларында яшәүчеләр су, кошлар, җилләргә охшатып аралашканнар.

Җил - ул бөтен җирдә, бөтенесен дә белүче, көчле. Аның тавышы һәм көче бөтен җирдә дә чалына. Җил - ул галәм көче. Аннан башка җирдә тереклек, галәмдә яшәү булмас иде.

Җил - ул Ходайның яратылышларының берсе. Ул - тылсымчы. Теләсә, тормыш барлыкка китерә, теләсә юкка чыгара. Ул серле хатын - кыздай мәхәббәттә иркәләп йоклата да ала. Агулы угын кадап үтерә да ала. Ниһаять, җил ул - дөньяның ике башлангычының берсе.

Кешеләрдә элек хәзерге кадәр үк кимчелекләр булмаган. Алар гүя кешелекнең бишегендә тирбәлгәннәр. Ашарга да җиткән, яшәргә дә урын булган. Кешелек алга барган саен нәфес арткан. Алгарак киткән саен да без бу нәрсәләрдән аерыла алмыйбыз. Бу безнең җаныбызга, каныбызга сеңгән, генетика буенча нәселдән - нәселгә күчкән.

Җимерелү көче - бу тәкәбберлекләре белән җимерелү коралы ясаучы авыру кешеләр эше.

Мең еллар буенча Акыл белән Шайтан арасында көрәш барган. Фәлсәфәчеләрнең бөек эшләре белән без мәгърифәтле дөньяга, дөрес хакимлек ителгән дөньяга барабыз. Яңа шартлардагы яңа дөнья белән акыллы кеше хакимлек итәчәк. Яңа галимнәр, кешеләрнең тәннәрен генә түгел, җаннарын, хәтта акылларын да сихәтләндерүчеләр дә киләчәк. Шундый ярдәмлекләр булачак, кешенең акылындагы һәм тәнендәге кимчелекләрне җиңеллек белән бер мизгелдә алып ташлап юк итәчәкләр. Ходай безне моның өчен каргамаячак. Чөнки ул безне үзе эзләнүче, тынгысыз итеп яраткан. Ул безгә кабатланмас акыл, хәтер һәм хисләр биргән.

Менә шундый уйлар белән сөйкемле елмаеп тузанлы юлдан үзенең Каршын даласы буйлап Фирганәнең алтын даласы юлыннан тимер корыч дустына утырып Азат килә.

Тәне белән җәйге һаваның эсселеген тоеп килсә дә тәрәзәдән кергән һава аны җилләндерә. Кара бөдрә чәчле, кысык кара күзле, очкынлы карашлы күңелле ир - ат идарә итә машина белән. Ара - тирә аның үзәк өзгеч моңлы тавышы җилләргә иярә.

Тимер ат әкрен генә, бер төрле җиңел генә сулап хуҗасы кушканнарны үтәп бара. Хуҗасын ничек тыңламасын. Ул бит аны яратып “дустым ” дип дәшә. Җайлыйсын җайлый, майлыйсын майлый. Кулы белән генә түгел, теле белән дә рәнҗетми. Җанлы нәрсәгә караган кебек карый. Һәм корыч ат та аңа шулай ук җавап бирә. Бер кайчан да юлда ватылып хуҗасын җәфаламый. “Сәламе нинди, җавабы шундый ” диләрме әле?

Хыялый Азат корыч атында барганда тылсымлы татлы хыяллар дөньясына кереп чума. Бигрәк тә дала һәм таулы юллар ошый аңа. Ул үзен әле Һималай тау башыннан очып баргандай тоя, әле хуш исле кыр чәчәкләре арасында итеп сизә.

Үз машинасына “туганым” дип дәшүче Азат тау кешеләре өчен күчтәнәчләр ташый. Армиядән соң ул Урта Азиянең күпмилләтле геологларның эзләнүләр идарәсендә машина йөртүче булып эшләп калды. Аның балачак хыялы – сәяхәтче булу теләге тормышка ашты, чөнки ул монда илләр гизә иде. Әле гомеренең башы гына булуына карамастан ул инде Азиянең күп кенә җирләрендә булды. Үзен әйләндереп алган дөньяны күрү һәм үз - үзен белү теләге барысыннан да зуррак иде. Бу зур сихри дөньяда яшәвенең максатын һәм мәгънәсен эзләде ул. Ни өчендер ашыкты ул моны белергә. Гомере бик тиз үтеп китәр дә аңлый алмый калыр төсле иде. Кеше гомере бер мизгел, бер сулыштан гына тора бит.

Гаилә корасы да килмәде аның. Гаиләне ул чылбырга тиңләде. Бәйләп куярлар да, бер кая да ычкына алмас кебек иде.

Башта ул археология белән кызыксынды. Борынгы халыкларның көнкүреше һәм мәдәниятеннән сакланып калган әйберләрне табу турында хыялланды. Ләкин чын - чынлап дингә бирелгән әтисе каршы килде. Күмелгән мәетләргә тотынырга, аларны кузгатырга ярамый, югыйсә, аларның җәсәдләре сине эзәрлекләрләр, диде. Әтисе шул кадәр ышандырып сөйләде ки, малай моңа чыннан да ышанды һәм бу уеннан кире кайтты.

Сигезенче сыйныфка күчкәч тә аларга яңа физика укытучысы килде . Ул үзен исеме белән түгел, абый дип кенә атауларын сорады. Азат укыган сыйныф укучылары гына түгел, бөтен мәктәп мөкиббән киттеләр бу укытучыга. Ул укытучы гына түгел, балаларның күңеленә юлны тапкан тылсымчы да иде. Дәресләре бер мизгелдә үтеп китә. Бу дәрестә без кемнең кем икәнен, ничек укыганлыгын оныта идек. Бөтенебез дә бер төр, тигезгә әйләнеп калабыз. Әйләнә - тирә дөньяның һәм Җиһанның серләрен эзләүче сәяхәтчеләргә әйләнә идек без бу дәресләрдә. Абыебыз оста , аңлаешлы итеп фәннәрнең бер - берсенә бәйләнүләре турында, аларның барысының да бер чылбырга үрелгән булуларына ышандырды безне. Мәктәп фәннәренең шигърият һәм матур әдәбият белән бәйлелеген дә ул аңлатты безгә.

Ул безнең белән һәрчакта да бәйләнештә торырга тырышты. Һәм һәрвакытта кабатларга яраткан сүзләре: “Без зур космос балалары һәм аның кебек үк үлемсез. Үлем юк. Үлемнән курку гына бар. Ә мәгърифәтле, эзләнүдәге кешегә үлем куркынычы да юк. Ул бу дөнья кебек үк үлемсез” дия иде ул .

Азат шушындый укытучысы булганы өчен язмышына рәхмәтле булды. Шушы укытучысы аркасында ул әйләнә - тирә дөньяны һәм үз - үзен яратырга өйрәнде.

Менә инде күп еллар үзе генә кичен урамга чыгып йолдызлы күкне күзәтә, аңа соклана. Йолдызлар бик ошый аңа . Бигрәк тә Зөһрә йолдызның биеп януын күзәтергә ярата ул. Барлык йолдызлар да яшь балалар күзе белән аңа күктән карап торалар сыман.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет