Кояш җилләре. (Хикәя, повесть, сәхнә әсәрләре)



бет6/17
Дата04.07.2016
өлшемі1.39 Mb.
#176676
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17

Йолдызларга сокланганда үзен бу җиһан белән тәңгәл диеп уйлый. Һәм бу мизгелдә шатлыктан аның бар галәмгә, күкләргә кычкырасы , күз яше аша көләсе, тәненең авырлыгын тоймаенча йомшарасы, дөнья мәшәкатьләре белән арынып җиңел болытка әйләнеп шул йолдызлар янында очасы килә. Күңеленең бу торышыннан ул өйгә кергәч тә бераз тынычлана алмыйча, йокыга китә алмыйча ята.

Нинди кыска кешенең гомере. Һәм нинди көчсез ул үз - үзе каршында.

Башында әрле - бирле йөргән әлеге уйларыннан ул корыч атын туктатып бераз ял итен алмакчы булды. Кабинадан әкерен генә чыкты. Як - ягына каранды. Нинди тормыш белән яши дала? Ерак түгел бер һәм ике бөкреле дөяләр утлап йөриләр. Дөя чәнечкесе ашыйлар. Шул ук чәнечкеләр тирәсендә чыркылдашып чыпчыклар очалар. Боргаланган - сыргаланган хәрәкәтләр ясап кәлтә еланнары чабышалар. Кыр тычканнарының чиелдашканнары ишетелә. Төрле төсләрдәге үрмәкүчләр, кондызлар чабышалар. Кабан чәнечкеләре кыска гына булып үсеп утыралар. Әгәр дә аягың белән басасың икән, ул кычыткан кебек чагып ала. Бик үк исле булмаган дала үләннәренең әчкелтем исе тоела. Даланың илаһи исе үзенә бер төрле. Дала җиле аерым бер серлелек белән төрле яктан иркәләп, бераз гына тавыш чыгарып исә.

Даланың исе дә, тормышы да Азат белгән тормыштан үзгә. Мондагы тереклек бер - берсен ашау барәбәренә яши. Үзеннән кечерәкне ашаучыны үзеннән көчлерәге тотып ашый. Шуның белән яши. Үлемнәре белән башкаларга яшәү бүләк итәләр.

Бертуктаусыз әйләнү, әверелү - мәңгелекнең яшәеше.

Азат юлга дип җыйган ризыклар төрелгән төргәген җәеп салды һәм үзе дә шунда утырды. Кечкенә шешәсендәге суы белән кулларын юды. Ашый башлады. Шул вакыт ул янында гына аңа текәлгән карашларны тойды. Чыпчыклар, кәлтә еланнары , кыр тычканнары барысы да барыр юлларыннан туктап калып, ризык исен сизеп булса кирәк, аны күзәтәләр иде. Менә бит Азат үзен ялгыз диеп күңелсезләнгән иде. Ялгыз түгел икән бит. Менә күпме җан иясе икән аның янында. Аның тере дуслары. Ашап туеп, кулларын юганнан соң ипи, ризыктан калган валчыкларны ул җиргә какты. Бу исә карап көтеп торучы дусларына бүләк иде. Аңа ул тагын бераз ипи валчыклары, ваклап чикләвекләр өстәде. Ул кечкенәдән кошлар ашатырга ярата.

“Дустын” төрле яклап карап әйләнгәч тә , кайбер җирләренә кулы белән кагылды. Әйләнеп даланы карап , уйлары белән хушлашканнан соң, корыч атына утырып ерак юлына кузгалды.

Күңеленә тагын төрле уйлар килә башлады. Бу юлы ул үзенең апасы Зөһрә белән аның дус кызы Корбанайны исенә төшерде. Аның яшь , матур йөзе яктырып китте һәм ул көлеп җибәрде. Ике тапкыр көчле итеп йөткерде. Ә көлүе исә апаларының ничек шаян энеләренә үч кайтаруларыннан иде. Азат тагын уйларына чумды.

Сезнең кайчан да булса бака ите ашаганыгыз бармы? Юкмы? Димәк, сез бик күп нәрсәне югалткансыз! Ә минем ашаганым бар! Ышанмыйсызмы? Һәм мин кызганмыйм! Бу бик тә тәмле булды.

Менә хәзер мин кытай һәм француз халкының ни өчен шундый күңелле булуларының серен аңладым. Чөнки алар бака ите ашыйлар. Алар итнең тәмен аералар. Бигрәк тә ул төрек борычы һәм суган белән кыздырылган булса...

Ә эш болай булды. Безнең зур күпмилләтле мәхәлләбездә күңелле, тыныч яшиләр. Кайгыны да, шатлыкны да бүлешәләр. Күңелле вакыйгалар да гел булып тора. Телләр, йолалар һәм мәдәният буталган, күңелсезләнергә җай юк.

Минем якын дустым Махам бездән еракта яшәми. Безнең гаиләләребез дус. Махамның гаиләсендә җиде бала үсә. Махам апасы Корбанайдан соң икенче бала. Ә Корбанай минем апам Сатига белән дуслар. Махамның гаиләсе башлыча өрек, узум сатып көн күрә. Шулай ук аларның сарык, кәҗә ише терлекләре дә бар.

Ике гаиләнең балалары – без туганнардай якын булып әле беребезнең , әле икенчебезнең гаиләсендә ашап - эчеп, кунып калган чаклар да була иде. Апаларыбызның холыклары коры. Алар без шаян малайларның шукланып йөрергә вакытларын калдырмыйлар да диярлек, әле бер, әле икенче эшне кушып кына торалар. Туп тибәргә, балык тотарга аларга кәмитләр күрсәтергә вакытыбыз калмый да диярлек. Берничә тапкыр без аларның дорфалыкларын күргәнгә бераз гына шүрли дә идек.

Махам белән безгә ундүртәр яшь булгандыр. Җәйге эссе көннәрнең берсендә без апаларыбыздан көләргә уйладык. Моны дустым Махам уйлап тапты. Ул кәбестәдәй беркатлы иде. Без алманлы дустыбыз Роберттан дуңгыз мае сорап алдык. Аның нәрсәгә кирәклеген аңлаттык. Роберт безгә зур бер кисәк дуңгыз мае бирде. Без тиз генә кайттык та, дуңгыз маен бәрән ите белән турап, бутап кыздырырга куйдык. Әче борычны күбрәк өстәдек, күп итеп суган турадык. Яхшы итеп кыздырдык без моны. Дуңгыз мае күзгә бик чалынмасын өчен кишер чыгарып аны да куштык. Бик тәмле кыздырма килеп чыкты. Алдыбызга тәлинкә белән кашыкка кыздырманы сылап куйдык. Яшел чәй пешердек. Бер тарелкага узум тәлгәшләре куйдык. Апаларыбызның җиләктән кайтканын көтеп тора башладык. Алар озак көттермәделәр. Кыздырмабыз суынып та өлгермәде, кайтып та җиттеләр. Без тыныч кына кыздырмабыз турында сөйләдек. Аларга да кыздырмабызны тәкъдим иттек. Мин көлеп үземне сатмас өчен бераз янга киттем. Көләсем килүе күкрәгемә сыймыйча ярып чыгарга җитте. Нишләргә белмичә битемне ышкыдым.

Ә Махамның йөзендә ник бер көлке әсәре булсын. Ул ахырына кадәр җитди булып калды. Апаларыбызны ышандырып кыздырманы ашатып бетерде бит тәки. Күзләрен яндырып ашап бетерделәр.

Инде тәмләп чәй эчәргә генә тотынмакчылар иде, Махам җитди генә:

-Йә, ничек соң дуңгыз ите, тәмлеме?- дип сорап куймасынмы!

Апаларыбызның икесенең дә авызлары ачылып һавада эленеп калды. Алар нәрсә әйтергә дә белмәделәр, тотлыга ук башладылар. Ә Махам уенының килеп чыгуына сөенеп авызын ерып сөенеп утыра иде. Дуңгыз ите ашау мөселман кешесе өчен үләксә ашаудан да җирәнгечрәк булганлыктан, апаларыбыз акылларын җуеп утыралар иде. Бик сөенечле кыяфәттәге энесенә ачуы кабарганнан - кабара барган Корбанай бераздан телгә килде:

-Син... нәрсә... сөйлисең..., ә?- диде.

-Бер нәрсә дә сөйләмим, кызыксынам гына, дуңгыз ите тәмгә ничек, дим. Хәзер генә тәмләп ашап бетердегез бит. Ышанмасаң кара, аш бүлмәсендә сөякләре, калдыклары. Миңа ышанмыйсың икән, Азаттан сора.

Алар икесе дә утлы карашларын миңа төбәделәр. Мин янып көлгә әйләнә яздым. Бу карашларда ачуның иң биек ноктасын күрергә була иде. Инде безгә сакланырга гына кала. Алар бездән үч алачаклар. Ниндиен генә әле. Яхшылык көтәргә дә кирәкми. Аларның алсу йөзләре кызарганнан - кызара, күзләре канлана барды. Сатига апам бер нәрсә дә әйтмичә миңа таба якынлаша башлады. Ә Корбанай апам пычагын өскә күтәреп Махамга якынлашты. Без капкага чаклы алардан күзебезне алмыйча артыбыз белән бардык. Анда килеп төртелгәч тә кулларыбыз белән абайлап келәне ачтык та артыбызга да карамастан йөгердек тә, йөгердек. Тыныбызга кабып туктаганда инде өйдән ерак китеп авылның кыр капкасы янына барып җиткән идек. Җилләнеп безнең шәүләбез генә калды. Бу мизгелдә алар безнең түгел, без аларның корбаннары идек. Ә алар - безнең кыргый аучыларыбыз. Әле безгә һаман да кызык. Нишлиләр икән алар бу мәлдә? Кире өйгә кайтып ятып капка астыннан карасак, ни күрик? Яннарына чиләк белән су куйганнар. Шуны эчәләр дә бармакларын авызларына тыгып космакчы булалар. Ләкин бу аларның килеп чыкмый. Аңлап булмый, әллә елыйлар, әллә көләләр... Бераз вакыттан соң алар бу шөгыльләрен ташладылар. Корбанай Сатига апама нәрсәдер сөйләде. Алар эчләрен тотып көлә башладылар. Безгә бик кызык иде: нәрсә аңлата иде икән бу көлү?

Тынычланганнарын күрсәк тә, күзләренә күренергә базмадык. Әле сүрелмәгәннәрдер, янәдән кабынырлар, диеп курыктык. Әле икенче көнне дә апаларыбызның күзләренә күренмәскә тырыштык. Көне буе елга ярыннан кайтмыйча балык тоттык. Ярый әле әниләребез моны сизмәделәр. Апаларыбыз да сөйләмәделәр. Алайса әтиләребезнең чыбыкларыннан качып котыла алмаган булыр идек.

Күп вакытлар үтте. Инде бу вакыйганы оныттык дигәндә... Юк, апаларыбыз онытмаганнар икән, киресенчә...

Ходаем! Сакла ир - ат халкын хатын - кыз үченнән. Алар беркайчан да кимсетү һәм түбәнсетүне кичермиләр икән. Ә үч алу вакытын сабыр гына көтәләр. Һәм агулы елан кебек йөзләрендәге елмаю белән сизмәгәндә генә чагалар. Төрек мәкале бар бит әле: “Хатын - кызны юк итеп була , ә түбәнсетеп булмый.”

Җәйге эссе көннәрнең берсендә апаларыбыз безгә үзләренең узумнан ясалган ак шәраб эчәселәре килүе, безнең моңа ярдәм итүебезне һәм беркемгә дә әйтмәвебезне сорадылар. Ә кайдан алырга соң аның агын? Барлык өйләрдә дә кызылын гына эчәләр бит. Ә… Госман әзи. Ул агын да ясый белә. Аннан сорарга була. Ләкин ничек сорарга соң? Яшебез яшькә җитмәс борын бу турыда сорап буламы? Җаен таптык тагын. Малае Искәндәрдән сорадык. Ул бирергә вәгъдә итте. Һәм чыннан да күп тә үтмәде, ул безгә табып та бирде. Апаларыбызга сөенеп алып кайтып бирдек. Иртәгә төшке ашка Чуя кавыны алып кайтуыбызны сорадылар алар. Безгә бәйрәм оештырулары турында бер - берсен уздырып сөйләделәр. Анысын да алып кайттык. Төшке ашка әзерлек бара иде. Без дәшми - тынмый гына читтән күзәтеп йөрибез. Тәмле итеп ашап эчеп утыруыбызны күзаллыйбыз. Менә алар сыйларны ташый башладылар. Яңа гына пешкән мәкле җәймәләр, кызыл һәм ак узум, зур җәйпәк савытта туралган кавын һәм ике савытта төрле тәмләткечләр белән бизәлгән кыздырылган ит. Монда борыч, суган, тәмләткечләр күп итеп салынган. Әле шуның өстенә Корбанай апа зур кашык белән кызыл шәраб сипте. Тагын да сыйлар чыкты. Суган салаты, помидор, төрек борычы... Дүрт кәсәгә дә шәраб салынды. Барыбыз да зурлар кебек кәсәләрне күтәреп эчеп куйдык. Без Махам белән тәлинкәләрне тартып китердек тә суган, борыч, кишер, тәмләткечләр белән буталып пешкән итне ашый башладык. Ул бераз гына лайлалыракмы шунда, йомшагракмы иде. Анысы да монысы, борычны күбрәк җибәргәннәр бугай, авызга гүя ут капты. Авыз януны сиздермәскә тырышып (зурлар бит инде без, шәраб эчеп утырабыз), итне чәйнәп тә тормыйча йоттык та йоттык. Тамактан төшми торганда яшел чәй белән юлладык. Ниһаять, ашап бетердек. Сатига апам кәсәләргә тагын шәраб бүлде. Сындырып куйдык. Телемләп киселгән кавынны ашадык. Авызның януы әле һаман да бетмәгән иде. Ләкин моңа да карамастан бу мизгелдә инде без чын - чынлап зур кешеләр идек. Зурлар һәм бәхетлеләр!

Күзләр әле һаман да әче борычтан яшьләнәләр. Баштагы уйлар бутала. Телләр бәйләнә. Әйтәсе килгәнне дә әйтеп булмый. Басып торып булмый. Гәүдә каядыр китә. Җырлыйсы, биисе, кычкырасы килә. Ә апаларыбыз! Нинди гүзәлләр алар бу мизгелдә! Әгәр дә алар теләсә, уйламыйча да утка керергә дә риза без! Махам - бәйрәмебезнең йөрәге. Ул шаяра, көлә, кызык нәрсәләр сөйләмәкче була. Без бәхетле очышта. Рә-ә-әхә-ә-әт тә соң!

Махам ниндидер көй куйды һәм барыбызны да биергә дәшә башлады. Тылсымлы дала көе иде бу. Махам бии башлады. Ә Корбанай апа кулларын чәбәкли, Сатига апама да чәбәкләргә куша:

-Кадерле энеләребез! Рәхәтләнеп биегез! Күңел ачыгыз. Әле без сездән бакалар биюе биюегезне дә сорыйбыз!

Сатига апам тагын да катырак кычкырып:

-Бию, бию! Бакалар биюен сорыйбыз!

Махам елмаеп:

-Бакалар? Шундый бию дә буламы? Ә ни өчен бакалар биюе?

Корбанай апа үзе көлә, көлүдән күзләреннән яшьләр ага. Бу астыртын мыскыллы көлүдә безгә булган дуңгыз ите өчен үч ярылып ята.

-Ничек сезгә бакалар биюен биемәскә? Сез бит әле генә тозлап борычлап бака итен ашадыгыз!

Аларның эчләрен тотып әле анда, әле монда бәрелеп көлүләре инде шашынуга әйләнеп бара иде.

Ә без... Без бу мизгелдә шаккаткан хәлдә. Яшен ташы сукса да бу кадәр исебез китмәгән булыр иде.

Сатига апам:

-Кадерле энекәшләр! Тиз барып табибларга күренеп кайтыгыз! Алайса сез тиздән кечкенә бака балалары тудырачаксыз! - ди. Үзе ятып - ятып көлә...

- Бака итенә без тагын аларның күкәйләрен дә кушкан идек. Алар хәзер сезнең ашказаныгызда.

Без бер агарып , бер зәңгәрләнеп тораташтай катып торуыбызда булдык. Эчкән шәрабыбыз да инде каядыр юкка чыккан иде. Корбанай апам аш бүлмәсенә кереп китте һәм аннан бик тиз генә төргәк тотып әйләнеп тә чыкты. Ачып җибәрсә ... анда чыннан да баканың аяклары, башы һәм эчәгеләре җәелеп ята... Бөтен тәнем буйлап кечкенә бакалар чабыша төсле тоелды. Эчемдә дә бакалар сикерә, хәтта бакылдый да башладылар бугай.

Минем бу хәлдән башым әйләнеп, чайкалып киттем. Миңа искиткеч кыен иде. Дуңгыз ите, үзләреннән көлгән өчен менә нинди үч әзерләгән иделәр безгә “кадерле” апаларыбыз. Бер кайгысыз балачагыбыздагы сый мәҗлесенең рухи төшенкелеккә бирелгән бер мизгеле иде бу.

Инде тагын бер кайгы бар бит: бака күкәйләре. Алардан ничек котылырга? Бу уйдан аңыбызны җуяр дәрәҗәгә җиттек. Нишләргә? Мыскыллы елмаюлы апаларыбыздан булдыра алганча ераккарак китәргә теләдек без. Бака балалары хакында медицина белгеченнән сораштырасыбыз килде. Ни булыр безнең белән? Безнең урамда гына яшәүче, шәфкать туташы булырга укып йөрүче Лилия янына киттек. Беркемгә дә сөйләмәскә вәгъдә алгач та аңа хәлне сөйләп бирдек. Нәрсәдән куркуыбызны сөйләдек. Ә ул:

-Кешенең ашказаны өй миченә охшаган, ул бөтен нәрсәне дә юкка чыгара, ягъни эшкәртә. Ашказанындагы тере организмнарны аның согы үтерергә сәләтле. Ә бака итен кайсыбер халыклар чыннан да ризык буларак, әле “деликатес” дигән иң яхшы сыйфатлы тәмле ризыклар рәтенә кертеп ашыйлар.

Безгә бераз җиңел булып китте. Бу хәлдән соң һәрвакыт шат күңелле дустым елмаюын да оныта башлаган иде инде. Махам белән бер - беребезгә карап елмаешып та куйдык хәтта. Дөньяның тагын бер серенә төшенгәндәй булдык.

Бу ерак балачагының хәтирәләрен искә төшерүдән Азат көрсенеп елмаеп та куйды. Корыч аты армый - талмый дала юллары буйлап алга элдертә. “Әйе, апа булу үзе бер бәхет! Алар беркайчан да безне сатмадылар, күңелсезләнергә дә ирек бирмәделәр”,- дип уйлады ул.

Шул мизгелдә күрәсе килде Азатның аларның икесен дә. Ул аларның икесен дә чын күңелдән ярата. Әтисе нәрсә ди иде соң әле? “Ир - ат хатын - кыз янында булганда гына көчле. Алардан башка алар каргалганга охшаганнар, кешегә түгел, үзләренә дә кирәкмиләр”. Менә шунда гына Азат апасының кадерен белмәгәнен, аңа бүләкләр бирмәвен, тормышын ничек тә булса җиңеләйтергә тырышмавы турында кызганды. Кечкенә генә бәйрәмнәр дә ясамады апасына. Ул төзәлергә булды.

Корыч ат тауларга якынайды. Юлдан ерактарак тәбәнәк үләннәр арасында җыелган кара болытлар - майна кошларын күрде. Болар һинд сыерчыклары иделәр. Бу кошлар себер саесканнары кадәр булып үзләренең усаллыклары белән ала каргаларны гына уза алмыйлар иде. Майналар телгә тиз күнегәләр. Бу кошлардан барлык җәнлек һәм җанварлар да куркалар. Әгәр кешеләр аларның оялары янына килсәләр качып котылырга гына кала. Кызыксынуы арта барган Азат корыч атын туктатырга булды. Кабинасыннан чыгып майналар җыелып торган җиргә китте. Әлеге кошлар искиткеч күп иде. Ә тавышлары даланы яра. Ул якын килмичә генә аларга карап торды. Кайсысы кайсы якка очып беткәч тә алар бик күп җыелып чыелдашкан урынга таба китте. Анда таланып тешләнеп беткән ике кош үләксәсе ята иде. Бу ике кошчыкның нинди гөнаһлары булды икән соң? Күренеп тора, боларны кошлар үзләре җәзалап үтергәннәр. Кошларның да үз кануннары бар түгелме соң? Алар да берләшеп җитди карарлар кабул итәләр ахры? Кошларның кануннары кырысрак та бугай?

Нишләптер бу мизгелдә Азатның да шул кошларның берсенә әверелеп күктә очасы килде. Бу татлы хыял чынга ашмас булуына карамастан җанга рәхәтлек бирә. Менә шушындый хыяллар булмаса, бу пәрәвез дөньясында яшәргә дә авыр булыр иде.

Бәлки кеше гомере могҗизалы булганга озындыр да. Чөнки гомер ыгы- зыгыда үтә. Театрда яки кинода тамашачы артисттан, клоуннардан көлә. Ләкин ул үз - үзеннән көлгәнен аңламый да. Тамашачы клоуннан, клоун тамашачыдан көлә...

Кирәкме соң акыллы яки җитди булырга? Белмим... Ләкин бар кешелеккә булган яратудан башка яшәү мөмкин түгел. Әгәр дә кеше үзенең теләк һәм хис - тойгылары белән идарә итәргә өйрәнсә, кайгы - хәсрәт азрак булыр иде, бөтен үсемлек һәм хайваннар дөньясына дөньяның матурлыгын күрсәтү өчен кешеләрне һәр ел бер генә атнага булса да урман, кыр, тау, диңгез, далаларга алып чыгасы иде. Кешеләр ул чагында бер - берсенә һәм табигатькә яхшырак карарлар иде. Тере табигатьтә кешенең сайлап алынган һәм мөһим булуы ялган фикер, кеше дә шуларның бер төре. Тик аңа Бөек Акыл тарафыннан яктылык һәм ут көче белән илаһи акыл бирелгән. Менә шул аңа тере Җир дөньясында үзенең адымнары өчен җаваплылык биргән. Әгәр дә бу җаваплылыкны тоюыннан туктый икән - ул үзенең кешелеген югалтачак! Чөнки бу - акылсызлык.

Азат дала буйлап дөнья күчәрендә алга барды да барды. Бу аның тормышның мәгънәсен эзләвенең бер юлы иде. Корыч ат таулар арасыннан үткән юлга килеп керде. Тылсымлы, сихри таулар үзенең матур һәм саф һавасы белән үзенә дәште. Алардагы гүзәллек кешегә сакланганлык һәм тынычлык бирә иде. Тау битләрендә эреп юкка чыгасы килә аның.

Монда кошлар тавышы да юк. Гүя алар тау тынычлыгын бозудан куркалар. Тау агачлары, үләннәре һәм чәчәкләре ташлары белән үзләренең мәңгелек тынлыкларына чумганнар. Менә мондагы сихри тынлыкка чумгач кына гомернең ыгы - зыгыда бер бушка үткәнлеген сизенәсең. Монда гына тау кешеләренең һәм аучыларының ни өчен сүзчән булмауларын аңлыйсың. Алар белән күп сөйләшергә дә кирәкми, күзләргә карап та хәзер һәм гомер буе кемгә нәрсә кирәклеген тиз төшенәләр. Моның өчен пәйгамбәр булу да кирәкми. Игътибарлы, күзәтүчән булу җитә. Бөек галимнәр Ньютон һәм Эйнштейн Бөек Акылның көченә ышанганнар. Без дә ышанабыз. Без дә бит аның кодрәте!

Ярый әле без үзебез уйлап чыгарган хыял дөньясында яшибез. Безнең бай күзаллауларыбыз сөюдә һәм очышта төрле күренешләр тудыра. Бу безгә үзебезнең көчебезгә ышаныч бирә һәм шуның белән язмышыбызны язабыз.

Кояш батканда зур һәм кечкенә кошларның төн кунарга агачтагы ояларны яки тау битендәге тишекләргә җыелулары кешеләр кебек бер - берсе белән төрле тавышларда арлашулары ишетелеп тора.

Төрле чикерткәләр, кондызларны шабыр - шобыр килеп чабышуларыннан аерып була. Кояшның аксыл кызгылт таралган төсе төнге караңгылыкта йотыла. Төн хайваннарына ауга чыгар вакыт җитә. Иң беренче булып күктә ярканатлар хәрәкәткә килә. Ташлар һәм куаклыклардан керпеләр, еланнар, зур үрмәкүчләр һәм чаяннар күренә.

Бераз вакыттан соң күктә Айның тынычланган илаһи төсе ялкынланган Зөһрә йолдыз яктылыгына кушыла. Бераздан берсе артыннан берсе кызгылт Марс, аңа каршы якта бик күп ара калдырмыйча Юпитер һәм Сатурн калкалар. Аларның яктылыгы аксыл таҗларын җемелдәтеп Зөһрә йолдызның биюенә кушыла. Алар бер - берсенең биюен тагын да арттырып күк йөзендә йолдызлы муенса ясап җемелдек биюе башкаралар. Илаһи Ай да, биюче Зөһрә дә, ялгыз үпкәләгән Марс та - барлык йолдызлар арасында үзләренең матурлыклары, аерымлыклары, кабатланмаслыклары белән күк йөзен бизәп торалар. Күк йолдызларының янып балкуларыннан төннең караңгылыгы артка чигенә. Дөнья илаһи нурга коена. Яңа тормыш туа. Ике гашыйк йөрәкнең кушылу могҗизасы белән йолдызлар биюе кушыла.

Кем дә кем бер генә тапкыр булса да Зөһрә йолдызны чын - чынлап күрсә, яратып күңел күзе белән караса, ул инде аңа мәңгелеккә гашыйк була. Төн җиткән саен төнге күктә аны эзли. Сихри елмаюын күзли. Ә ул торган саен сине сихерли бара. Ай - патшабикә икән, Зөһрә исә сөю алиһәсе.

Төнге кыска ауларыннан канәгать булып ярканатлар үзләренең ояларына кереп ялга талалар. Аларны зирәк ябалаклар һәм филиннар алыштыралар.

Йолдызлар парадын тауларда яки далада, якында кешеләр яшәмәгән җирдә күзәтергә рәхәт. Әллә шуңа да Азат тауларда төн кунарга ярата. Ул монда үзен бөтен акылы һәм тәне белән аңлый, дөньяның сулышын тоя, үзен дә бу зур дөньяның бер өлеше булуына ышанычы арта. Ул үзенең йөрәк тавышы белән янындагы яшел дөньяның да йөрәк тибешен тоя.

Акыллы кеше булу нинди рәхәт нәрсә! Шушы уйларда рәхәтләнеп йоклап киткән Азатны иртәнге кояш нурлары уятты. Юынып алды. Су кайнатты. Яшел чәй пешереп эчте, капкалап алды. Корыч атын әйләнеп чыкты. “Нихәл?” дип җан дусты белән сөйләшкәндәй сөйләшеп алды.

Ярый әле кеше бөтен нәрсәгә дә кодрәтле түгел. Табигать кануннарыннан уза алмый. Ә табигать уза ала. Без аның сихри көченә, матурлыгына сокланып, анардан илһам алып яшәргә өйрәнәбез. Ходай, барлыкка китерүчебез, барысына да кодрәтле. Галәм чуалчык дөньяда яши. Мондагы һәрбер нәрсә - галактикалар да, йолдызлар да, планеталар да үз кануннары белән, үзгәреп, яңадан туып, үзләре бер - берсе белән йотылып яшиләр. Ни өчен чуалчык дөньямы? Чөнки кеше кебек үк дөнья дә тынычлыкта яши алмый. Тынычлык ул – үлем. Чуалчыклык - уй көченең хәрәкәте. Ул һәрберсен үзенчә хәрәкәткә китерә, идарә итә, тере җаннар өстеннән яңадан - яңа тәҗрибәләр үткәрә.

Дала һәм тауларда кояш нурлары белән иң беренче булып кечкенә кошлар уяна. Аларның иртәнге намазга чакыручы мулла тавышы кебек көчле тавышлары күңелгә рәхәтлек бирә. Бераз гына салкынча саф һава тәннәрне дерелдәвек белән тутыра. Ә назлы сөйкемле йомшак җил әнкәйнең йомшак кулларын хәтерләтеп тәннәрне иркәли.

Корыч ат әкренләп урыныннан кузгала. Эзләнүче геологлар аны һәрвакыт яңалыклар белән көтәләр, яңа китап, журналлар,төрле вак - төякләр, азык - төлек белән көтәләр. Менә шул геологлардан Азат төрле ташларны, асылташларны танып белергә, алтын яткан урыннарны үсемлекләр һәм җирнең төсе буенча танырга өйрәнде. Аларның ачык күңелле булулары Азатның күңеленә хуш килде. Ул алар арасында күп дуслар тапты. Аларның башлыклары Луиза , урта яшьләрдәге хатын - кыз Азатны үз итә, күп кенә эшләрне ышанып аңа тапшыра иде. Бу коллектив аңа икенче гаиләсен хәтерләтә. Аларның эшләренең сәгате юк. Ул вакытларда сату итү хөкүмәт тарафыннан рөхсәт ителгән эш булмавына карамастан, Азатның бераз сату итүенә дә күзен йома. Чөнки ул эшен җиренә җиткереп үти. Шуңа рәхмәт йөзеннән Азат аңа сирәк ташлар бүләк итә. Кайчакта сирәк тукымалар да алып кайтып бирә.

Вакыты булганда үзенең кыргыз дусларында берничә көнгә туктала, ял итә. Бу кешеләрнең тормышы ошый аңа. Кыргыз кызлары егетләре белән үзләрен тигез тоталар. Яшьләр еш кына кичәләр оештыралар. Монда яшь егет һәм кызлар була. Егет һәм кызлар үзара бер - берсен хөрмәт итәләр. Көнләшмиләр, рәнҗетмиләр, түбәнсетмиләр. Кыргыз кызлары чибәр һәм усаллар. Алар кемне телиләр, шуны үзләренә карата алалар. Күбесенчә алар нәзек - озыннар. Йөрешләре җиңел. Карасу тәнлеләр. Әгәр дә хәйләкәр елмайсалар, бар кешене оялтырга сәләтлеләр. Матур итеп бииләр һәм моңлы итеп җырлыйлар . Ихтыярсыз аларга ияреп җырлый һәм бии башлыйсың. Азат үз гомерендә үзбәк, кыргыз, казаклар арасында яшәп аларның барчасының бер гаиләдән икәнлекләренә җаны - тәне белән ышанды. Алар барсы да зур төрки нәсел кешеләре. Аларны тел һәм дин генә дә түгел, холык, мәдәният, фикерләр охшашлыгы да берләштерә.

Боларның кайсысына гына кунакка килсә дә, аны үзләренеке итеп кабул итә иделәр. Һәм ул үзен аларның туганнарыдай кабул итә иде.

Кыргызлар яшәгән бер зур авылда аның танышы Сәфәр яши иде. Алар Азат белән дусларча мөнәсәбәттә. Бу юлы да ул дустында тукталырга булды.

Көн уртасы иде бу. Ашап - эчеп өстәл артында утырганнан соң ул мунча юынып чыкты. Сәфәрнең әтисе аңа ятып ял итеп алырга тәкъдим итте. Чыннан да юлда арыганлыктан бер ике сәгать ятып алыйм дигән җиреннән кояш батканчы йоклады. Менә бер заман ул шау - шуга уянып китте. Аны Сәфәр уятып маташа иде:

-Азат, Азат дим... Тор әле. Безнең арттан машиналар килде. Дустым Нияз өйләнә. Әйдә киттек. Безне көтәләр.

-Тукта, бүләк алыйм.

-Юк, бүләкләр инде җибәрелгән. Бер атна элек.

Мин тиз генә битне юып, киенеп, машинага кереп утырдым һәм без кузгалып киттек. Кәләшне алырга баруыбыз икән. Күрше авылга. 40- 45 ләп ир-ат шау-гөр уен-көлке белән күрше авылга барып җиттек. Инде кич җиткән иде. Ай әле күренми. Ә йолдызлар берән-сәрән генә күренә башладылар.

Бик күп халык җыелган, дәртле көйләр уйнап торган өй янына барып туктадык. Безне зур кунак бүлмәсенә озаттылар. Монда идәнгә эскәтер җәелеп , анда төрле тәм - томнар тезелгән: җиләк - җимеш, ит, яшелчә, шәраб, нәрсә генә юк. Һәм һәрберсе дә ялтыравыклы дисеңме, бәллүрме савытларга салынып күз явын алып торалар. Эскәтер тирәсендәге сырмаларга кечкенә мендәрләр тезелгән. Без аларга бик кадерле кунаклар буларак терәлеп үк утырдык.

Мин өй буйлап күз йөртеп чыктым. Диварларга келәмнәр эленгән. Өйдә бик алай җиһаз да юк. Ләкин тәрәзә пәрдәләре, келәмнәр, түшәм, андагы яктырткычлар боларның бай гаилә иткәнлеген күрсәтеп торалар.

Йортта бөтен авылга ишетелерлек думбыра, гармун тавышлары ишетелә. Яшь егет һәм кызлар шуңа кушылып бииләр, җырлыйлар, күңел ачалар. Монда карт - карчыклар күренми дә диярлек. Аларны көндез сыйлыйлар.

Без исә рәхәтләнеп күңел ачып, ашап - эчеп утырдык. Бу арада ике сәгать вакытның узганын сизми дә калдык. Шул вакыт кемдер кереп:



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет