Инде кунаклар өйләренә таралдылар. Әти - әнисе дә туганнарына киттеләр бугай кунарга. Өйнең чын хуҗалары бүген татар егете Азат белән казак кызы Гөлсия иделәр. Гөлсия тәки үзенекен итте. Күзе төшкән егетне үзенә өйләндерде. Өйләндерү бер нәрсә, әле саклыйсы да бар иде аны.
Азат Гөлсиядән күзләрен ала алмады. Бу сөйкемле кызда, хәләлендә ул киләчәкнең бар мизгелләрен күрде. Ерак гасырлар авазына әйләнгән татлы сөю аны каядыр күз күрмәгән колак ишетмәгән җиргә алып китте.
Челтерәп аккан чишмә дә, янар таулардан чыккан вулкан да, кояш нурлары да, моңсу айның назлы карашы да, барысы да бар иде бүгенге кичтә. Хәләленә якын килеп аның башындагы япмасын салдырып куйды. Кашкарый чәчәгедәй нурлы күзләре серле елмаялар иде. Алсу иреннәреннән җылылык килеп алар үзләренә чакырып торалар. Иреннәренә кагылудан тәне буйлап вак дулкыннар йөгерештеләр. Ә тәннәре теләк белән тула барды. Ике сулыш, ике тән бергә кушылдылар. Азат акылыннан шашты. Аңа бу мизгел тау - ташлар күчерерлек көч - куәт бирде. Ул аның саен ашыкты. Бер генә хисне дә татымыйча калырга теләмәде. Сөйгәненең күзләренә карады. Алар исә бу рәхәт һәм ләззәттән кысылган иделәр. Ә иреннәр яңа гына тулып пешкән шәфталуны хәтерләтәләр. Тәннәр кызганнан кыза барды. Һәм алар кырда өлгергән арыш башакларыдай әле анда, әле монда тирбәлделәр. Әле бер ничә сәгать элек барысының да күз явын алган кадерле туй күлмәкләренең кирәкләре бетте, алар инде үз эшләрен башкараганнар сабыр гына үз урыннарын алдылар.
Канатларын җәйгән ике күгәрчен әздән генә очып китмәделәр. Аларны ике ятьмә тотып калдылар. Теләк артканнан арта барды, сулышлар ешайганнан ешайдылар. Диңгез ярлары үзенә таба килүче адашкан кометаны кабул иттеләр.
-Ходаем! Моның өчен мин гомеремне дә бирергә әзер!- диде Азат үзен - үзе белештермәде.
Бер - бер артлы узган көннәр арсында
Син канатлы очар фәрештәм.
Гомер юлларымда - зур бүләк син миңа
Син дип яшим, сине генә көтәм.
Күңелле туй үзенең мәшәкатьләре белән үтеп тә ките. Туйлар узгач, тормыш башлана. Ике гашыйк, туганнарының чакыруы буенча туй сәяхәтенә Азатның туган ягы Татарстанга кайтып киттеләр. Туган –тумачасы яшәгән тарихи җиргә аяк бастылар алар. Аларны бар җирдә дә яхшы каршыладылар. Яшьләргә кыйммәтле бүләкләр һәм акча тәкъдим иттеләр. Яңа гына өйләнешүчеләрдән иңгән яктылык һәм җылылык якын тирәдәге кешеләрне киң күңелле һәм юмартка әйләндерде. Дөнья син аны яратканда гына гүзәл. Һәм ул шуның белән үк сиңа да җавап бирә. Азат әле әби белән бабасы сөйләгәннәрне хәзер дә хәтерли: Җәйрәп аккан елгалардагы саф сулар, ташлы таулардан аккан тылсымлы сулар, алар янында үскән куаклыклар, тау битләрендәге ылыслы агачлар, алар астындагы тере дөнья чәчәкләре... Елгаларда күпләгән балыклар , күкләрдә очучы кошлар...Барысы да бер - берсенә ошамаган, үзгә... Азат кечкенәдән үк ата - бабасы яшәгән җирләрне күрергә хыялланды. Һәм менә ул, бәхетле, хәләл җефете белән дус - иш, туган - тумачасы арасында җилкәсенә кереп ятып төн үткәрер өчен чатыр тотып Кама елгасына таба атлый. Аның бит бу күптәнге хыялы. Дүрт зур елганың ярлары буйлап үтү. Бу аңа әйтеп куелган кебек. Янәсе ул бу җирләрдә булырга тиеш. Җаннар сулышын тоеп аларны үзендә сизеп табигать белән тәңгәл килеп үзенең ерак һәм якын бабаларының җаннарын сизеп бара. Хыялы чынга ашты: ул монда изге җирләр буйлап җәяү бара. Нәкъ менә монда аның аяк астында ерак бабасы күмелмәгәнме икән? Менә шушы җирләрдә бит инде аның нәселенең үсентеләре яши. Гасырлар аша бу җирләргә беренче төрки кабиләләр аяк басып яши башлаганнар. Алар төрле җирләргә таралышканнар. Япон, Кытай, Һинд далалары буйлап Тән - Шән тауларыннан Һималайга, Азиянең чиксез далаларында Фарсы һәм гарәп Көнчыгышы аша алар баеганнар , мәдәният алыштырганнар. Бер - берсе белән кушылып җиргә кешелек санын арттырганнар. Азия һәм Көнчыгыш илләрендә яңадан - яңа этнослар барлыкка килгәннәр.
Бу борынгы күчмә кабиләләр беренчеләрдән булып Африка һәм Гарәп Көнчыгышыннан Азиягә юл ачканнар. Урал таулары буенда беренчеләрдән булып эре гаиләләр барлыкка китергәннәр. Бу кабиләләр әле хәзер дә яшиләр. Ләкин монда ут һәм ялкын көче белән килгән җирле кабиләләр җирле халык җилкәсендә көн күрә башлаган. Борынгы төрки этнослар үсентесе кебек аларның да кайберләре юкка чыкканннар.
Тау - ташлы комлы елга ярыннан барганда бөтен тәне буйлап елга суыннан килгән салкын дым, шук, шаян, назлы һәм ягымлы җилнең уйнавы, ут илаһысы кояшның җылылыгына изрәп тере сулышы белән тукланып Азат әле кайгыда, әле елмаю аша ерак һәм якын бабаларының җаннарын тоеп барды. Аның каршына очраган меңъяшәр агачлар яки тау ташлары очраса аларга күз төшереп исән кешеләр белән исәнләшкәндәй эченнән генә исәнләште.
Бөтен чынбарлык , әйләнә - тирә мохит хәтер белән бүләкләнгән. Алар безне яраталар. Бары тик акыл белән генә эш итәргә кирәк. Әгәр дә без ясаган яхшы яки начар адымнар аларны борчысалар алар безгә үпкәлиләр, үзләренчә үч алалар .
Җирле аучы җитәкчелегендәге аларның сәяхәтче төркемнәре ике атна буена Актаныштан Бакалыга чаклы ике атналык юл үттеләр. Таңнан алып кичкә кадәр юлларында булдылар алар. Көндез югарыдагы Кояшка соклансалар , кичләрен йолдызлы күк астында ял иттеләр. Күбесенчә балык тотып шуны пешереп ашадылар. Кипкән җиләк - җимеш аларның алларыннан өзелмәде. Янган учакта ләвәш пешерделәр. Төрле урман һәм кыр җиләк - җимешләреннән җимеш сулары ясап эчтеләр. Бара торгач алар Минзәлә районына Ык елгасы ярына килеп җиттеләр. Башка барырга вакыт калмады. Аларның китәр вакытлары җитеп килә иде инде. Фирганә даласы аларны чакыра һәм үзенә дәшә. Сәяхәтчеләр төркеме икенче елда да бергә очрашырга һәм шул башлаган юлларын дәвам итеп Башкорт җирләренә дә үтеп керергә сөйләштеләр. Бу сәяхәт алар күңелендә якты истәлек булып уелып калды. Алар бу сәяхәттән Акыл һәм зирәклек тупладылар. Үзеңне һәм яшәешеңнең мәгънәсен аңлар өчен кайчакта әби - бабаларың яшәгән җирләрне барып күрергә кирәктер , мөгаен... Аларның күптән инде җирдән киткән җаннарын, тере табигатнең тере сулышын тоеп карарга кирәктер. Бераз гына вакытка булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга кирәктер. Уналты кешедән торган сәяхәтчеләр төркемендә күбесе шундый карарга килделәр. Монда төрле кешеләр бар иде; тормышлары җайлы гына барганнары да, барысы да килеп чыгып бетмәгәннәре дә. Ләкин сәяхәт, табигать барысын да берләштерде, дуслаштырды. Якынайтты. Сәяхәт ахырына алар тормышны яңадан башкача башларга булып, дуслашып аерылыштылар. Изге елгалар кешеләр җыенына яхшы тәэсирләр калдырдылар, аларны тереклек сулары белән юындырып, яшәү рухы өстәделәр, гүзәл табигатьләре белән әсир иттеләр. Барысы да үзләрен ирекле, галәм кебек үлемсез итеп тойдылар. Ә күктәге йолдызлар мәңгелекнең сүнәс күзләре булып аларга карап тордылар. Алар яшәүгә, өметкә чакырдылар. Ялкаулык һәм куркуны янга кудылар.
Кеше үз – үзен бары тик нәселен, телен, динен яратканда гына таба ала. Ул шунда гына җанына тынычлык табачак.
Авыллардан узганда җирле халык һич икеләнүсез безне төн кунарга керттеләр, мунчаларында юынырга рөхсәт бирделәр. Ашаттылар, эчерттеләр. Моның өчен бер нәрсә дә алмадылар. Исәнлек теләп кадылар. Безне аларның ачык күңелле, көр, кунакчыл булулары таң калдырды. Бу авылларда без бер генә үз - үзен начар тоткан, исерек, сүгенүче кеше күрмәдек. Балалар да эш белән мәшгуль. Ничектер бер атага бу турыда әйткәч, ул:
-Кайгырма, туган, алар безгә моның өчен рәхмәт әйтәчәкләр әле, - диде. Физик һәм акыл хезмәте әле бер генә кешегә дә начарлык китергәне юк. Ә киресенчә кечкенәдән эшләп үскән бала кеше һәм үз хезмәтенә җитди караячак. Кешенең кимчелекләре һәм ялкаулыгы аның бушка, максатсыз уздырган гомереннән, - диде.
-Ә ял? Кеше бит әле ял да итәргә тиеш.
-Ял да файдалы булырга тиеш.
-Ничек?
-Озак йоклау да үлемнең бер төре. Шуның өчен дә олыларга алты, ә хатын - кыз һәм бала - чагага сигез сәгать йокларга кирәк. Ә калган вакыт - хезмәт. Физик хезмәттән арысаң, акыл хезмәтенә күч. Укы, уйлан, эзлән, нәтиҗә яса, иҗат ит.
-Тәмәке тартку, аракы эчү? Моңа ничек карыйсыз?
-Шәраб эчәргә ярый, сирәк кенә. Дуңгызга әйләнгәнче түгел. Һәр олы кешенең канында алкоголь бар. Менә ул юкка чыкканда канга аны өстәргә кирәк, - диде дә елмаеп куйды ул.
- Хәйләкәр елмаясың,- дидем мин.
- Минем өчен озак бер үбешү әллә нинди шәрабларны алыштыра. Анардан күбрәк исерәм мин...
-Ах, сине! Әйт әле алай булгач. Кайда иң чибәр кызлар яки хатын - кызлар яши, синеңчә?
-Туран далаларында.
-Шунда бармыйча булмас ахры…
Бу кеше белән дуслашып та киттек бугай. Китәр алдыннан ул мине үзенең өенә чакырды. Аның өе зур, бай һәм зәвык белән төзелгән иде. Өендә бар нәрсә бар. Чисталык, пөхтәлек. Бар да җитү. Ләкин күпме генә карасам да бер нәрсәне күрмәдем. Ул да булса - телвизор. Бу турыда сорагач танышым:
-Алмыйм. Үз теләгем белән. Аннан кешеләр акылсызлана. Ә хәбәрләрне мин радиодан тыңлыйм. Казанда нәшер ителгән газета - журналларны да даими алдырып торам, - диде.
Авыл кешеләре дә шәһәр халкы кебек үк мәгърифәт нурына коенып яши икән хәзерге заманда.
Без китәргә кузгалганда аның хатыны Гөлсиягә бәйләгән шәл бүләк итте. Алар да дуслаштылар. Гөлсия кыргыз кызы булса да аларның телләре охшаш һәм алар бер - берсен аңлыйлар иде. Гөлсия дә минем фикерләремне җепләгәндәй әйтеп куйды:
-Безне меңләгән чакрымнар аерса да, мәдәният, фикерләр берлеге бәйли,- диде. Климат та бик үк аерылып тормый. Миңа сөйгән хатыным Гөлсия белән бу сәяхәттә бик рәхәт булды. Ул бер генә нәрсәгә дә талымлы түгел, теләсә кем белән җиңел арарлаша, җайларын таба. Мин дә кеше алдында үземне җитди тотарга тырыштым. Ул моны аңлады. Карашларыбыз белән бер - беребезне аңлый идек.
Аның карашы минеке белән очрашкач та оялып кына аска төшә. Мин аның балкып торган йөзеннән күземне ала алмыйм. Ул минем көчсезлегемне кичерә, мине аңлый. Мин аны буй җитмәс хыялга тиңләп сөям. Аның янында булу да миңа бетмәс көч бирә. Ниндидер калтыравык аша мин аны үземдә тоям. Назлыйм, сөям. Ул минем бер теләгемә дә каршы килми. Дәртемнән минем акылым томалана, ул тәнемне ташлап китә. Безне бер - беребездән аерып алу юк. Без бергә яши башлаганны бирле бер - беребезне сүзсез дә аңларга өйрәндек. Үзенең кайнар кочагында эретеп һәм яндырып минем җанымны һәм тәнемне күкләргә ашар, анда да сыймаслык рәхәтлек белән тутыра. Ул янымда булмаганда минем гүя сулышым сүнә. Ә ул булганда тылсымлы ут белән тула. Ике җан бергә әйләнеп типкән йөрәкләр тавышын тыңлап утырган мизгелләр безне берләштерәләр.
Үсин елгасы ярыннан атлаганда ерак бабалар тавышын, авазын тойгандай булдым. Кулларыма ярда яткан ташларны алдым. Әйтерсең лә аларның тере сулышын тойдым. Төнлә төшемдә дә кемнәрнеңдер татлы тавышларын ишетәм төсле. Бар җир бу тавышка тулгандай тоела. Кемнәрдер (алар бик күп иде) гүя мине якын килеп карыйлар. Янәсе кем мин? Нишлим бу җирдә? Мин аларның йөзләрен күрәм, тавышларын ишетәм. Аларның кайберләре минем маңгаема иреннәре белән кагылалар. Минем уянасым килми. Мин гүя илаһи рәхәтлектә йөзәм.
Татлы төшләремне куркытмаска теләп кенә күзләремне ачам. Палатканың тышыннан әкерен генә җил искәне, дулкыннарның ярга какканы, үсемлекләрнең кыштырдаганы ишетелә. Үрелеп Гөлсиянең йөзенә карыйм. Аның йөзеннән җылы яктылык сибелә. Мендәргә таралаган матур чәчләре куллары өстенә төшкән. Аның алсу иреннәре, түгәрәк җилкәләре, тәненнән килеп торган баш әйләндергеч ис үзенә тартып тора. “Йа, Ходаем, хатын - кыз түгел, күктән иңгән фәрештәдер лә бу!” Менә хәзер генә Илаһымның миңа тылсымлы әкияти хатын - кыз бүләк иткәнлеген аңладым. Һәм ул миңа минем эчке дөньям чакыруы буенча килгәндер. Унике яшемдә өч томы белән укып чыккан “Мең дә бер кичә”нең Шәһризадәсе иде ул.
Дөнья чуалчыкларда яшәсә дә, сөюдәге тормыш һәм үлем Бөек Акыл белән мәгънәви идарә ителә. Хәзер инде Гөлсия өчен Хода й каршында Азат җавап бирә. Хатынның тормышы бары тик аннан гына торадыр сыман. Икесе бер агымда агалар.
Менә Азат чатыр эченнән урамга чыкты. Йолдызлы күккә карады. Аның яраткан биюче Зөһрә йолдызы ай нурларына уралып бии. Ул аны шактый гына күзәтеп торды. Һава бераз гына салкынча. Рәхәт кенә иркә җил исә. Азат елгага таба атлады. Киемнәрен салып атты һәм җылы суга керде. Төнлә елгаларда һәм күлләрдә су җылы була. Ул башы белән суга чумды. Саф тау суында әкренләп кенә елгадан чыкты. Кемдер карап торадыр төсле. Чыннан да елга ярында аның яратканы, сөйгән хәләле... Ул туп - туры итеп , горур басып тора. Чәч толымнары күкрәкләре өстендә. Күзләре төн караңгылыгында да ялтырыйлар. Аның кырыс карашы сүзсез генә сорау бирәләр иде:
-Нишләп әле син үзең генә? Мин синең белән түгел?
Ул үзен гаепле санап оялчан йөз белән ике кулын аңа сузып аны үзенә чакырды. Бу чакыруга каршы килә алмыйча Гөлсия әкрен генә киемнәрен салып куйды, аяк очларына басып, бераз калтыравык белән һәм ашыкмыйча гына аңа таба атлады.
Аның аксыл - сөт төсендәге тәне Ай нурында балкыды. Азат бу гүзәллеккә якын килде һәм:
-Әйдә, мин сине коендырам,- диде.
Моңа риза булган Гөлсия әкрен генә башын чайкады һәм әкренләп суга керде. Азат баштан сак кына су сипте, аннан соң назлау хәрәкәтләре белән аркасын, тәннәрен сыйпады. Гөлсиягә бу чиксез рәхәтлек бирә иде. Су агымы аларны үзенә чакырды. Алар икәү елга эченә кереп янәшә йөзә башладылар. Бераз йөзгәч елга ярына әйләнеп килеп судан чыктыар. Тәннәре җиңеләйгән. Үзләре чиксез бәхетле иделәр. Азат аның коры сөлге белән тәннәрен сөртте . Ай нуларында төнге караңгылыкта башка беркемне дә күрмичә, бернигә дә игътибар итмичә бер - берсенең барлыгын , берлеген аңлап һәм башка берни дә кирәксенмичә ике йөрәк басып тора. Искән җил дә, янган йолдызлар да, елганың илаһи суы да, тере табигать тә барысы да аларныкы, аларны яклаучы иде. Алар сүзсез генә ике гашыйкны күзәттеләр, аларга илһам һәм ризалык бирделәр. Бу тылсымлы кичтә Табигать - Ата, Җир - Анадан яңа тормыш барлыкка килде. Үсин елгасы буенда үткәрелгән кичнең тәэсирләре аларны тагын да якынайтты.
Азат белән Гөлсиянең тормыш корып яши башлауларына биш илаһи яз үтеп тә китте. Гаиләдә фәрештәкәй - янып торган кара күзле, тышкы кыяфәте белән әнисенә, ә холкы белән әтисенә охшаган, бөдрә чәчләре бернигә дә карамыйча күккә күтәрелеп торган , шаян, шук, елтыр күзле Сәгадәт үсеп килә.
Гөлсия әлләни үзгәрмәде дә диярлек. Күтәренке күңелле, бүгенге көннең тәмен белеп яшәүче, хәйләкәр елмаюы аша үзенең эчке дөньясын беркайчан да беркемгә дә күрсәтмәүче, үзен аңлый торган дуслары белән җыелып, күңел ачарга яратучы. Киемнәрнең дә ул үзенә бер төрлесен сайлап , тәмен белеп , матур итеп киенә. Бизәнү әйберләрен еш алыштыра. Бераз кигәннәрен дусларына, туган апа - сеңелләренә тарата. Гел бер үк киемне озак кию яки саклау хатын - кызны тиз картайта, дип саный ул. Көчле һәм чибәр хатын - кызлар беренче чиратта үзләре турында уйлыйлар , аннан соң гына якыннарына ярдәм итәләр. Хатын - кыз хезмәтче яки кол булырга тиеш түгел . Ул ханбикә булып туган. Хатын - кыз табигатьнең таҗы һәм шаһинәсе. Бу инде аның уй - фикеренә язылган. Холкы да шуннан килә. Хатын - кыз - гаилә учагының башлангычы. Ул бу учакны саклый белә һәм шул ук вакытта үзен дә онытмый.
Төркиләрдә хатын - кыз өстеннән хөкем итү каралмаган. Гаиләдә тигезлек хөкем сөрергә тиеш. Ләкин хатын - кызга ана буларак, башлангыч буларак хөрмәт белән карыйлар.
Шуңа да микән аларда мондый мәкаль дә яши : “ Ана телендә сөйләшү - ана сөте өчен бурыч түләү”. Башка халыкларда туган тел - милләт теле буларак кабул ителә.
Азатта узган еллар үз эзләрен калдырдылар. Ул инде төпле, уйчан, авыр күз кабакларын күтәрә алмыйча, һаман да үз уйлары эчендә яшәгән иргә әйләнде. Яшьлегендәгечә геологларның эзләнү оешмасында эшли. Өендә еш булмый. Азия илләре буйлап нефть һәм газ катламнары булган җирләрне эзлиләр.
Фирганәдә аларның зур ак таштан салынган җиләк - җимеш бакчасы булган өйләре бар. Алар белән әле Гөлсиянең бертуган энесе һәм сеңелесе дә яшиләр. Азатның әти - әнисе моннан берничә еллар элек тарихи Ватаннарына – Татарстанга, Ык елгасы ярларына кайтып киттеләр. Анда җир кишәрлеге сатып алдылар. Туган җирләрендә яңа, барлык гаиләләре сыярлык таш өй салып хәзер дә шунда яшәп яталар.
Алар Татарстанга күчеп китәргә җыенгач та безгә авылның кешеләре җыелдылар. Гомер буе яшәгән җирегезне ни өчен ташлап китәсез диеп кызыксындылар.
-Әйе, монда да безнең Ватаныбыз. Чөнки монда яшәдек, гомер иттек, балаларыбызны да тудырып үстердек. Ата - бабаларбызның рухы да монда яши дип әйтә алабыз, чөнки без барыбыз да бер тамырдан. Без сезне дә үзебезне яраткан кебек үк яратабыз һәм ышанабыз. Ләкин ерак Ватаныбызда да бит ата - бабаларыбыз рухы яши. Алар безнең тыныч тормышыбыз өчен гомерләрен дә кызганмаганнар, кан түккәннәр. Озак барган бу сугыш. Көчләр дә тигез булмаган. Безнең зирәк хакимият башлыкларыбыз балаларны һәм картларны ерак төрки кабиләләргә озатырга тырышканнар. Менә шуңа да без Азия якларына күпләп сибелгәнбез дә инде. Туган җирдән еракта да телебезне, динебезне, югалткан Ватаныбыз турындагы хәтеребезне саклап кала алдык. Хәзер инде без тарихи Ватаныбызга кайтырга һәм аңа милли дәүләт буларак ныгырга булышырга тиеш. Төннәрен бар тереклек татлы йокыда чакта ерак бабаларымның чакыруын ишетәм мин. Алар мине төшемдә тау, елга, җир, урманнарга әверелеп чакыралар. Без исә моның белән шаярырга тиеш түгелбез.
Барысы белән дә хушлашып карт өенә кереп китте.
Азатның олы апасы үзбәккә кияүгә чыкты. Өч баласы үсеп килә. Шатлыкта тынычлыкта яшиләр. Ә менә Азат соңгы ике ел эчендә үзенә урын таба алмый. Ниндидер кайгы телгәли аның йөрәген. Барысына да Гөлсия һәм эше гаепле. Нишләсен соң инде? Башкалар кебек бер урында гына утырып эшли алмагач. Аның уйлары аңа тормышны, дөньяны белүең - үзеңне белүең дип кабатлап тора. Аксакаллар да бит юкка гына: дөньяны күпме өйрәнсәң - шуның кадәр үзеңне көчсез, табигать кануннарын белмәгән итеп тоясың, димәгәннәр.
Күпме генә тормышны төптән торып өйрәнергә тырышса да, көньяк фикерчеләренең шигъриятен, фәнни журналлар укыса да, үзенең бу җирдәге урынын билгели алмый ул. Акылы аны һаман саен каядыр дәшә, чакыра. Ашыга ул, барысын да татып калмам диеп курка. Менә шул борчылырга сәбәп бирә дә инде. Җитмәсә әле үзен кешеләрнең бәхетенең һәм бәхетсезлегенең гаепчесе дип аңлый.
Ыгы - зыгы бар дөньяны гына түгел, кешенең акылын да камап алган. Телибезме соң әле без үзебез тынычлыкны? Миңа калса – юк. Нәрсә диеп тавышланабыз алайса? Бу эчке мин - минлектән.
Гөлсиянең дус кызы бар иде. Лилия. Алар бер - берсеннән беркайчан да бер нәрсә дә яшермәделәр. Лилия күп кенә хатын - кызларның кияүдә, байлыкта, хөрмәттә, үз вакытларына үзләре хуҗа , бар булган акчаны үзләре теләгәнчә тота торып та үзләрен ялгыз итеп хис итүләрен белә иде. Яшь йөрәкләргә бу гына аз шул . Аларның күңел халәтләре очышта булу кирәк тагы. Сөю - мәхәббәт кирәк. Кеше тормышы шулай инде. Ул картлыгын тыныч каршылар өчен нәрсәдер эшләп калырга, өлгерергә, картлыгында татлы һәм тыныч җомаһ тормышы булдырырга хыяллана.
Юк шул! Без үзебезне - үзебез алдап яшибез. Үзебезгә - үзебез ерып чыгалмастай каршылыклар уйлап табабыз. Бертуктаусыз ыгы - зыгылар ятьмәсендә үзебезнең бердәнбер һәм кабатланмас гомеребезне яндырабыз.
Кияүдәге күп кенә хатын - кызлар үзләренә тынычлыкны, шашкын хисләрне башка ир - атларда эзлиләр. Чөнки гаиләдә таба алмыйлар. Бу исә аларның дус кызлары яисә алар кебек үк эзләгәннәрен гаиләләләрендә таба алмаучы ирекле кошка охшаш ир - атлар. Гаилә мәшәкатьләре белән генә яшәгән ир - атларны ишәкләргә саныйлар, ә ирекле хатын - кызлар бу турыда аларны хиссез кучаркаларга тиңлиләр. Менә шушындый “ирекле” хатын - кызлар һәм ир - атлар берәресенең фатирына җыелалар да күңел ачалар. Аларны монда беркем битәрләми, беркем беркемнән нидер таләп итми. Аларга рәхәт һәм яхшы. Хисләрне яшерәсе юк. Кемнеңдер туйдырган күз карашын күрәсе юк. Гайбәт ташучылар да юк. Бу бердәй агым, кешеләренең ябык җыены. Монда хөкемдарлар да, көчсезләр дә юк. Һәркем үзенә - үзе хуҗа. Хатын- кызлар тулаем алганда бай хатыннары араларында табиблар да, укытучылар да, эшкуарлар да бар. Ә ир - атлар төгәл генә эш урыннары булмаучы акыллы, горур, бөек аталарга буйсынмаучылар. Алар җир сулышын тоеп, әйләнә - тирәнең ышаныч һәм көчен яулап чын һәм нидер таләп итми торган дуслыктан канәгать кешеләр. Болар ирекле шәхесләр. Әйбәт гаилә башлыклары. Бер кем өстеннән дә көн күрмәүчеләр. Нинди эшкә алынсалар шуны башкарып чыга алырлык, бернидән дә җирәнмәүчеләр. Һәм бер үк эштә озак тоткарланмаучылар да. Аларны бу эшләренә җаннары чакыра.
Менә шушы оешмага килеп эләкте дә инде Гөлсия Азат белән яшәвенә биш ел тулган елны. Монда керер алдыннан ул озак уйлады. Кирәкме аңа бу, әллә юкмы?
Шәһсәнәм кызы туганнан соң ул балалар бакчасына китте. Эшсез торырга яратмый иде ул. Берәр кызык булыр, күңеле ачылып китәр диеп ышанудан ул җирле базарга яшелчә сатарга китте. Кичләрен кызын йоклаткач, өй эшләрен тәмамлагач та үзенә урын таба алмый тилмерде. Телевизор да, китаплар да кызыксындырмадылар аны. Алар аңгырайталар диеп уйлады ул.
Базарда үзеннән көн саен яшелчә сатып алучы бай гына бер хатын белән танышты. Акчаны ул санап тормый, нәрсәнең ничә сум торуына да әһәмият бирми иде. Ә күзләрендәге ялкынны тоеп алды Гөлсия. Нәрсәдер аны бу хатын белән берләштерә иде. Тора – бара алар тәки дуслаштылар. Бу өлкә ДАИ инспекторының хатыны булып чыкты. Ләкин шуңа да карамастан аерым тәкәбберлек юк иде анарда.
Көннәрнең берендә алар очрашырга булдылар. Бу хатынның исеме – Ръано иде. Яңа дусты хөрмәтенә ул өендә апалар мәҗлесе җыярга уйлады. Монда үзенең иң якын дусларын җыйды. Төрле яшьләрдәге егермеләп хатын - кыз җыелдылар. Монда алга киткән эшкуарлар, артистлар, актрисалар, табиблар, журналистлар һәм гади хуҗабикәләр, уңышлы һәм үз - үзләренә ышанган хатын - кызлар җыелды .
Ръаноның ире - озын буйлы тулы гәүдәле, киң күңелле кеше үз өстенә мәҗлесне оештыруны алды. Яңа суелган кош, бәрән итенә өстәп тагын балык, казылык, җиләк- җимеш ише нәрсәләрне Фирганә базарыннан сатып алып кайтты. Хатын - кызларга ярдәмгә үзенең шәхси йөртүчесен калдырды. Бәйрәм итәчәк хатын- кызлар өстәлне барысы бергә әзерләделәр. Бу аларның бәйрәме, туганнар бәйрәме иде. Чөнки бер - берсен туганлык җепләре бәйләмәсә дә алар “Туганым” диеп дәштеләр. Төрки гаиләләрдә хатын - кызлар гомумән бер - берсенә “апа”диеп дәшәргә күнеккәннәр. Әгәр дә инде кемне дә булса аерып әйтәселәре килә икән, алар “Гөлсия сеңлем яки апам” диеп аерып әйтәләр.
Бу апалар очрашуында бер - берсен белмәүчеләр дә булганлыктан алар баштан танышырга булдылар. Бу бәйрәмдә Казаннан Кытайга үтеп барышлый гына Фирганәдә үзенең гичакчы актриса кариянка дусты Катринда Айгөл исемле ханым тукталган иде. Айгөл - ирекле журналистка . Аурупа һәм Азиянең күп кенә басмаларында иҗаты да басыла. Айгөл берничә телне камил белә. Әтисе һәм ике баласы белән Казаннан ерак булмаган бер авылда яши. Алар яшәгән өй зур, кызыл таштан төзелгән , олы яшелчә һәм җиләк – җимеш бакчасы белән әйләндереп алынган. Ирен ул дәүләт җибәргән бер сугышта югалтты. Бу югалту дәүләт өчен үлүчеләрнең бер саны булса, якыннары өчен олы бер кайгы иде . Айгөл кыскача гына үзенең тормыш юлын, ире үлгәч тә чит илләр буйлап сәяхәт кылып, тарихны өйрәнүен һәм төрле җирләрдә булуын сөйләде. Гөлсия кайсыдыр ягы белән аны Азатка охшатты. Алар эчке дөньялары белән бер - берсенә нык якын иделәр. Ул бу фикерен Айгөлгә җиткерергә ашыкты һәм җаен туры китереп аны үзенә кунакка чакырды. Ире Азатның аның якташы булуына басым ясады. Һәм Айгөл белән охшаш яклары булуы, Азатның да Айгөл кебек бер җирдә генә тыныч кына утырып тора алмаганлыгы турында сөйләде. Алар чын күңелдән бер – берсенә елмаештылар.
-Шушы еллар эчендә мин күп илләр һәм шәһәрләрдә булдым. Туганнарымны таптым. Без болгар - татарлар , дәүләтебезне югалткач та бөтен илләр буйлап сибелгәнбез. Ләкин ничә гасырлар узса да алар телебезне, мәдәниятебезне югалтмаганнар. Күбесе уңышка да ирешкәннәр. Без менә татарлар кырык миллион кеше булсак та үзебезнең дәүләтебез юк.
-Ләкин без бит моңа киләбез. Әкренләп булса да киләбез...
Алар сүзләрен төгәлләп өлгермәделәр яннарына Ръано килде.
-Кадерлем Айгөл! Бел! Хакимиятне хатын - кыз кулына алмыйча торып ир - атлар нәрсәдер үзгәртергә көчсез. Әйдәгез әле өстәл янына. Кыздырылган ит суына. Ризыклар безгә үпкәләрләр алайса.
Барысы да зур өстәл артына җыелдылар. Мәҗлес белән хуҗабикәнең якын дус хатыны Хабибә идарә итте. Хатын - кызлар кулларына фужерларны алдылар. Аларга салынган гәрәбәдәй шәраб ялтырады. Аны берничә тапкыр бушатып куйгач ризыкларны ашарга керештеләр. Бераз тамак ялгап алгач та алар Катриннан гичакта уйнавын сорадылар. Башлар әйләнгән, рәхәтлектән җилпегән тынлыкка гичак көйләре дә кушылу - болай да томаланып бара торган акылларын бөтенләй киртәләде. Катрин уйнап бетергәч Айгөлгә карап:
Достарыңызбен бөлісу: |