Морфологиясе



бет20/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   16   17   18   19   20   21   22   23   ...   28
§ 105. Үткән заман сыйфат фигыльдә башкаручы затның белде­релүе. Үткән заман сыйфат фигыль аергыч функциясендә дә, исем фигыль мәгънәсендә килгәндә дә, гадәттә, башкаручы затка бәйле эш-хәлне, процессны белдерә. Аның чаралары төрле булырга мөмкин.

А е р г ы ч функциясендә килгәндә сыйфат фигыль фигыль ниге­зендә белдерелгән эшнең с у б ъ е к т ы н ачыкласа, башкаручы зат сый­фатланмыш аша белдерелә: килгән кешеләр, кайткан кунак, яуган яңгыр.



Яшьли ирдән калып, күп газаплар кичергән ана һаман ирен көтте (А.Расих);

Сыйфат фигыль нигездә бирелгән эшнең о б ъ е к т ы н, у р ы н ы н, ва­кытын һ.б. ачыклап килгәндә, башкаручы зат төшенчәсе сыйфат­ланмышка ялганган тартым кушымчалары аша белдерелә: әйткән сүзем, язган хатың, барган юлларыбыз һ.б.



Ќырлап торам, торган ќирем тар булса да, курыкмыйм сөйгән халкым бу татар булса да (Г.Тукай). Болар пар ат белән килгән юлла­рыннан китеп бардылар (әкият). Шулай итеп безнең Гыйльмениса­быз картайган көнендә тагын ялгыз калды (Ф.Хөсни).

Искәрмә. Борынгы татар әдәби телендә, шулай ук XX йөз башы әдәби телендә башкаручы затка ишарә итә торган тартым кушымчаларының турыдан-туры сый­фат фигыльгә ялгану очраклары да бар: Атыгызга нәзым кыйлганым китап Хәтем кыйлдым аны мән төрки ясап... (Мөхәммәдьяр). Ќиңелләнәм, мәгьсумланам мин шул чакта, рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка (Г.Тукай). Күргә­нең миннән яфаларны оныт. Әйләмә яд, ул хафаларны оныт! (Дәрдмәнд).

Сыйфат фигыль субъектны ачыклап килгәндә дә, сыйфатлан­мышка тартым кушымчалары ялганырга мөмкин. Ләкин ул вакытта инде алар башкаручы затка ишарәләмиләр, ә үзләренең туры мәгъ­нәләрендә кулланылалар, ягъни предметның кайсы затка караган­лыгын белдерәләр: Йөгереп, йөгереп туктаган, яулык болгап сыктаган Нәзкәй билем исән бул! (Дәрдмәнд).

Сыйфат фигыль белдергән процессның субъекты шулай ук баш килештәге (сирәгрәк иялек килешендәге) алмашлык йә исем белән дә белдерелә ала: без яшәгән авыл, ул биргән киңәш, мин күргән кеше һ.б.

Граниттай нык итеп койгансың мин торган йортның нигез ташын (Г.Зәйнашева). Без кабызган утлар сүнмәс алар... (ќыр). Бу очракта сыйфат фигыль эш башкаручы субъектны белдергән сүз белән берлектә синтетик иярчен аергыч ќөмләләр төзи [Зәкиев, 1963: 276-279].

И с е м ф и г ы л ь функциясендә килгәндә башкаручы зат мәгънәсе:

а) сыйфат фигыльгә ялганган тартым кушымчалары белән бел­дерелә: Тегермән тавыннан төшкәнеңне малайлар күреп тор­ганнар (И.Гази). Урынымнан ничек сикереп торганымны бел­мим (Г.Ибраһимов).

Тартым кушымчасы белән белдерелгән субъект баш яки иялек килешендәге алмашлыклар яки исемнәр белән ачыкланырга мөмкин: Минем шунда куанганнарым биш минутлык төш кебек кенә әле дә булса хәтеремдә (Г.Тукай). Килде, синең кергә­неңне көтә (И.Гази). Ќәйнең үткәне сизелми дә калды (И.Гази). Иртәнге тынлыкны бозып, һавада самолетлар очканы ишетелә (Р.Төхфәтуллин).



Искәрмә. Субъектка ишарәләүче тартым кушымчалары шулай ук исемләшкән сыйфат фигыльгә дә ялганырга мөмкин: Ашаганыбыз ап-ак калач та дөге бот­касы... (Ә.Еники).

ә) эш башкаручы субъект тартым кушымчасыннан башка, ана­литик юл белән бирелә: Син кайтканны көтеп бармый тор­дым (И.Гази). Алар, чатыр эченә сыенып, яңгыр туктаганны көтә иделәр (Ш.Камал). Субъектка ишарәләүче алмашлыклар бу очракта иялек килешендә дә килергә мөмкин: Әсма минем ка­раганны күрде, миңа ялт итеп карап алды (Г.Ибраһимов). Еллар үтәр, хәтерлә син безнең киләчәккә ничек барганны (Х.Туфан).

Аерым очракларда исем фигыль мәгънәсендә кулланылган -ган формасы башкаручысы билгесез, яки башкаручы субъек­ттан аерылган эш-хәлләрне дә белдерә ала. Бу очракта ул грамма­тик яктан үзенең функциональ рәтенә, ягъни / кушымчалы исем фигыльгә аеруча якын тора: Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим (Г.Тукай). Көтеп тора сабый балалар Аждаһа­ның башын өзгәнне (Х.Туфан).

§ 106. Сыйфат фигыльле әйләнмәләр һәм икенчел формалар. -ган кушымчалы үткән заман сыйфат фигыль гомумән телдә бик киң кул­ланыла. Алда саналган мәгънәләреннән тыш ул һәртөрле әйләнмәләр, икенчел формалар ясауда катнаша.

-ган бар, -ган юк әйләнмәләре, -ган кушымчалы фигыль бар, юк модаль сүзләре белән килеп, эш башкаручының күз алдында үтәл­гән (яки үтәлмәгән) эшне белдерә, һәм грамматик мәгънәсе белән ул күптән үткән заман хикәя фигыльгә якын тора [Тумашева, 1986: 73-77]: Кыя тау­лар күкрәгенә менгәнем бар, Кузгалаклы болыннарда йөргәнем бар (Г.Аф­зал). Дилә белән бу урманнарда йөргәне бар аның (А.Гыйләќев). Менә ат­нага якын инде аларның очрашканнары юк иде (Ф.Хөсни).

Бу әйләнмә со­ста­­вындагы -ган формасы һәрвакыт исем фигыль мәгънәсендә кулланыла, ягъни үткәндә булган процесс исемен атый, ә бар сүзе белән килеп ул исеме аталган процессның булуын, юк сүзе белән килгәндә — булмавын конста­та­цияли: алганым бар — ягъни, үткәндә теге яки бу әйберне алу факты (минем тарафтан) булды — алдым.1

-г а н л ы к ф о р м а с ы. Тюркологик әдәбиятта сыйфат фигыльләргә ялганып килгән -лык/-лек кушымчасының фигыль сүз төркеме эчендә форма ясау хезмәтен үтәве күрсәтелә. Мәсәлән, каракалпак телендәге -ар (-мас) лык, -а туганлык, -ганлык формаларын Н.А.Баскаков икенчел исем фигыльләр (вторичные имена действия) дип атый [Баскаков, 1952: 422].

Татар телендә -лык кушымчасы гадәттә исем фигыль мәгънә­сендә кул­ла­нылган -ган формасына ялганып килә, шуңа күрә ул бу формага өр-яңа лек­сик, яки грамматик мәгънә өстәми, ә бәлки -ган формасына хас процессны атау, процесс исемен белдерү мәгънәсен көчәйтә, аны законлаштыра.

Татар телендә -ган-лык формасы иялек һәм урын-вакыт килешеннән тыш, барлык килешләрдә диярлек очрый.

а) б а ш к и л е ш т ә: Бу иптәшнең шатлыгы зур булганлыгы да, мәсьәләне үз башында йөрткәнлеге, уйлаганлыгы, теге яктан да, бу яктан да үлчәп караганлыгы... күренеп тора иде (Ф.Хөсни). Иптәшләрдә ялыкканлык сизелә башлады (Г.Ибраһимов).

ә) ю н ә л е ш к и л е ш е н д ә: Ул үзенең улы Әхмәтне миссионер дип белеп шул кадәр кайгырган һәм елаганлыгына гаќәпләнергә дә гаќәпләнмәскә дә белмәде (Ф.Әмирхан). Күк китабының сине белгәнлегенә шак катып, ул хәзер алган «Сабах»тан бер Кәләмулла сатып... (Г.Тукай).

б) тө ш е м к и л е ш е н д ә: Ут янына бүреләр дә киләлмәсләр, Безнең анда кунганлыкны беләлмәсләр (Г.Тукай). Карт үзенең арттырыб­рак ќибәргәнен үзе дә сизә, мин аның сизгәнлеген күзләреннән күреп торам (Ф.Хөсни).

в) ч ы г ы ш к и л е ш е н д ә: һәр олуглар эшләгәнлектән олуглык­лар таба (Г.Тукай).

Шул рәвешле, -ганлык формасы процесс исемен белдереп исем фигыль буларак кулланыла. Бу ќәһәттән күп яклары белән -ганлык формасы процесс исемен атап килүче -ган формасына охшаш, һәм аерым очракларда ќөмләдә форманың кулланылуы ирекле булырга мөмкин. Ләкин аларның кулланылышында үзлә­ренә генә хас үзенчәлекләр дә бар. -ганлык формасы, мәсәлән, про­цессның үтәлгән булуына, нәтиќәлелегенә басым ясарга кирәк бул­ганда аеруча уңышлы яңгырый: Барысының да мәсьәләне үз башында йөрткәнлеге, уйлаганлыгы, теге яктан да, бу яктан да үлчәп караганлыгы... күренеп тора (Ф.Хөсни). -ган формасын үз чиратында һәрвакыт -ганлык белән алмаштырып буллмый.

Шулай ук -лык кушымчасының аерым очракларда, -ган формасы­на ялганып, сүз ясау хезмәтен үтәвен билгеләп үтәргә кирәк. Оеш­канлык (организованность), өлгергәнлек (зрелость), бирелгәнлек (преданность), уңганлык һ.б.

Киләчәк заман сыйфат фигыльләр.

§ 107. –ыр/-ер (-ар/әр) –р формасы. Ясалышы һәм мәгънәләре. –ыр/-ер кушымчалы сыйфат фигыль ясалганда кушымчалар түбәндәгечә вариантлашалар:

а) –р кушымчасы сузыкка тәмасланган фигыльләргә ялгана: сөйлә-р (сүз), эшлә-р (эш).

Тартык авазга тәмамланган сүзләрдә:

ә) ярымтар сузыклар белән килә торган -ыр/-ер кушымчасы ял­гана: кил-ер (көн), кайт-ыр (вакыт), йөр-ер (чак);

б) киң сузыклар белән килгән -ар/-әр кушымчасы ялгана: үс-әр (гөлләр), там-ар (тамчылар тамар чаклар).

Искәрмә. 1. Бу очракта фигыль нигезенә кайсы кушымчаның (тар сузыклар белән яки киң сузыклар белән) ялгануын кагыйдә белән беркетү шактый авыр. Әгәр фигыль р авазына яки л авазына бетсә, аңа кушымчаның киң варианты ялганмый диярлек, мәсәлән: бар-ыр ќир, ал-ыр акча. Калган очракта практик кулланылышта тар һәм киң кушымчаларның икесе дә ялганырга мөмкин, мәсәлән, ту-ар (ту-ыр) таң, ис-әр (исер) ќил. Әдәби нормага киң кушымча ялгау туры килә төшә.

2. у, у, и авазларына тәмамланган фигыль нигезләренә кагыйдә буларак -ар/-ер кушымчалары ялгана: ту-ар көн, кий-әр (кияр) күлмәк. Бу күренеш исә тарихи рәвештә мондый сүзләрнең ахырында тартык (ярымсузык) w һәм й авазлары булу белән аңлатыла: туг > туw > ту; киг > кий > ки.



-ыр/ер кушымчалы сыйфат фигыльнең юклыгы -ма-с/-мә-с кушымча­лары белән ясала: сулмас (гөл), шиңмәс (чәчәк), талмас (бе­ләк).

Халык ќырлары халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгеседер (Г.Тукай). Тормыш күз иярмәс тизлек белән алга бара (Социалистик Татарстан).

Киләчәк заман сыйфат фигыльнең бу формасы аергыч функци­ясендә кил­гәндә үзенең сыйфатланмышы белән күп төрле мәгънә мөнәсәбәтендә тора:

а) сыйфатланмыш — тамырдагы процессның с у б ъ е к т ы: Так­таш, синең үпкәң искә төште. Итмәгәннәр нарком беразга... Син шигырьдә нарком булыр кеше. Тирән синең ерган буразнаң (С.Хәким). Сагынмас кешеләр булмас, сагынам, сабыр итәм (ќыр);

ә) сыйфатланмыш — тамырдагы процессның о б ъ е к т ы: Сөй­ләр сүзен оныткандай, беравык ул тынып торды (Н.Фәттах). Сиңа әйтер сүзем бар... (Ш.Галиев);

б) сыйфатланмыш тамырдагы процессны у р ы н ягыннан харак­терлый: Тирән сахра минем барыр юллар (Һ.Такташ). Ашкына­мын мин әбәт бетмәс урынга, мәңгегә (Г.Тукай). Кайтыр юлга юнәлделәр хәзер (әкият);

в) вакыт ягыннан характерлый: Саубуллашыр, китәр минут ќитте, Ә килми лә, килми китәсе (Х.Туфан). Крестьянның утка баскан кебек йөрер чагы ќитте (И.Гази).

Болардан тыш, -ыр/-ер формасы чама, исәп кебек сүзләр белән һәм алдыннан сүзе белән шактый еш очрый: Кунакның да кузгалыр исәбе күрен­ми (Ф.Хөсни). Ќавапны озак көтеп торыр чамабыз юк безнең дигән кебек, текәлеп карап тора башлады (Ф.Хөсни). Син килер алдыннан безнең пози­цияләр өстенә биш снаряд төште (И. Гази). Әмма татар телендә бу очраклар форма­сының исем фигыль мәгънәсе буларак карала ала, чөнки бу позициядә -ыр/-ер формасы еш кына -у/-у кушымчалы фигыль белән алыштырыла: кузгалыр исәбе — кузгалу исәбе, килер алдыннан — килү алдыннан һ.б.

формасы хәл сүзен ачыклаганда күпчелек очракта юк сүзе белән килә: Хәзер шундый вакыт, ќитәкчесез бер адым атлар хәл юк (И.Гази). Бер яртын тоз сатып алыр хәл юк (И.Гази). Булмаганны бар дип әйтер хәлем юк (Ф.Хөсни). Бу очракта хәл сүзе сыйфатланмыш буларак үзенең мөстәкыйльле­ген югалткан һәм -ыр хәл юк тезмәсе модаль мәгънә белдерә торган сыйфат фигыльле әйләнмә буларак карала ала (ул мөмкин түгеллек модальлеген катгыйлык белән белдерә).

Шул рәвешле, үзенең сыйфатланмышы белән күп төрле мәгънә мөнәсә­бәтендә тора алуы ягыннан -ыр/-ер формасы -ган формасына нигездә охшаш. Үзенчәлекле момент: әгәр -ган формасы күпчелек очракта тамырдагы про­цессның объектын яки субъектын ачыклап килсә, -ыр/-ер формасының тамырдагы процессның урынын яки вакытын белдерүче сүзләрне ачыклау мөмкинлеге күбрәк.

§ 108. ыр, -ер кушымчалы сыйфат фигыльнең заман белдерү үзенчә­лекләре. Мәгълүм булганча, төрки телләрдәге -ыр/-ер, -ар/-әр фор­масы тарихи рәвештә хәзерге-киләчәк заман мәгънәсен белдергән. Мәсәлән, татар халык мәкальләрендә бу сыйфат фигыль бик еш хәзерге-киләчәк заман төсмере белән кулланыла: Сөртенмәс тояк булмас, ялгышмас тел булмас (мәкаль). Аның бу үзенчәле­ге өлешчә хәзерге әдәби телдә дә чагыла.

Аергыч функциясендә -р (-мас/-мәс) формасы предметны:

а) хәзерге-киләчәк заман төсмерен белдергән процесс буенча ха­рактерлый: Әйләнмәле тормыш чылбырында Алмашынмас боќра бармы соң? (К.Булатова). Без менә чыктык янар таулар булып... (Һ.Такташ). Кыз кеше, кеше арасына кияр күлмәге юк (Ф.Хөсни);

ә) сөйләү моментында башкарылган процесс буенча характер­лый, ягъни хә­зерге заманны белдерә: Кем аны, кояш микән, Алтынлы нуры белән Кү­ңелгә язып куйды күренмәс кулы белән (X.Туфан). Кырыкта да әле талья­ныңның Сандугачтай сайрар чаклары («Совет әдәбияты»).

Бу очракта –ыр/-ер формасын еш кына -а торган формасы белән алыштырырга мөмкин. Сайрар ќир — сайрый торган ќир, күренмәс кул — күренми торган кул, сайрар чак — сайрый торган чак;

б) киләчәктә булачак эш, хәл, хәрәкәт буенча характерлый: Үткән көннәр алар ярылып ята, Килер көннәр генә сер тулы (М.Шабаев). Үткәннәрдә түгел, туар көндә Ишетелсен иде тавышым (Р.Әхмәтќанов). Бу көннәрнең барлык истәлеген алып кит син килер көнеңә (X.Туфан).



Искәрмә. –ыр/ер формасының бу рәвешле киләчәк заман төсмере белән кулланылуы татар әдәби теле өчен чагыштырмача яңа күренеш, һәм бу күренешнең активлашуы­на хәзерге телдә аның хәбәр функциясендә дә нигездә киләчәк заман төсмере белән кулланылуы тәэсир иткән булырга мөмкин.

в) аерым очракларда ыр/-ер формасы заман төшенчәсен тулысынча диярлек югалтып, затка яки предметка гомумән хас билгене белде­рә башлый һәм сыйфатларга якыная, яки тулысынча сыйфат сүз төркеменә күчә: кайнар хисләр, янар чәчәк, янар тау. Үл­мәс ќыр, сүрелмәс дәрт, сулмас гөл, сүнмәс нур һ.б.

Контекстта исә ыр/-ер кушымчалы сыйфат фигыльнең заманы күбрәк төп фигыльгә бәйле була, ягъни ул, -ган формасы шикелле үк, мөнәсәбәтле заманны белдерә: Крестьянның утка баскан кебек йөрер чагы ќитте (И.Гази). Аккошның китәр сәгате, яшьлекнең соңы ќитәр (X.Туфан).

§ 109. –ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыльдә эш башкаручы субъектның белдерелүе.

С у б ъ е к т мәгънәсе:

а) сыйфатланмыш янындагы тартым кушымчасы аркылы белде­релә: Әйтер сүзем әйтә алмадым Күңелләрем тулганга (ќыр). Бөтен өмет синдә, Малик туган, бүтән сорар кешебез юк (И.Гази). Түзәр хәлем калмады... (Г.Ахунов).

ә) еш кына тар­тым кушымчасы белән белдерелгән субъектны ачыклап иялек киле­шендәге исем яки алмашлык килергә мөмкин: Аһ, минем сай­рар ќирем урман иде... (Г.Тукай). Крестьянның утка баскан кебек йөрер чагы ќитте (И.Гази).

б) тартым кушымчасыннан башка, про­цессның субъекты баш килештәге исем яки алмашлык белән бел­дерелә: Безнекеләр әйләнеп кайтыр вакыт ќитте (Ф.Хөсни). Мәктәптә укулар башланыр көн ќитә (Ф.Хөсни). Болыннарда гөлләр үсәр көннәр килә... (З.Маннур).

в) эш башкаручы субъект контексттан аңлашыла: Кайтыр юлга юнәлделәр (әкият);

г) –ыр/-ер формасы еш кына субъекттан аерылган эш-хәлне белдереп килә: Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман! (Г.Тукай).

§ 110. -р кушымчалы сыйфат фигыльнең исемләшүе һәм исем фигыль мәгънәсендә кулланылуы. Барлык сыйфат фигыль формалары кебек үк, ыр/-ер формасына да контекстта исемләшү хас. Әмма хәзерге телдә аның барлык һәм юклык формаларында исемләшүе нигездә мәкаль-әйтемнәрдә генә очрый: Тыяры юк туйга киткән (мәкаль). Ко­ралы үтмәснең эше бетмәс (мәкаль). Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер (мәкаль).

И с е м ф и г ы л ь мәгънәсендә исә бу сыйфат фигыль формасы бар­лык килеш формаларында диярлек кулланыла:

а) б а ш килештә: Аларның кайчан кайтыры билгеле булмаса да, чамалап, һич югы чәйне яңадан кайнатып ќибәрергә мөмкин бул­ган булыр иде (Н.Фәттах);

ә) ю н ә л е ш килешендә: Кайтырына ак чәчәкләр өзгән таң­да Ил күгенә карап ауды батыр егет (Р.Әхмәтќанов). Менә бусы салып ятырыгызга, диде ул, төргәктән өч мендәр... чыгарып (Ф.Хөсни);

б) т ө ш е м килешендә: Карт каушады, уеннан уймак чыгарын сизенде булса кирәк (Г.Ибраһимов). Ярым кем булырын белмим, Мин әле ялгыз йөрим (Ш.Галиев);

в) ч ы г ы ш килешендә: Үләреннән берничә көн элек телдән калды, мескен (И.Гази). Төшендә юл өчен чәчкәен тарасын. Гарипнең кайтырыннан фал карасын (Дәрдмәнд);



Искәрмә. 1. Исем фигыль мәгънәсендә ыр/-ер кушымчалы сыйфат фигыль хәзерге телдә иялек һәм урын-вакыт килешләрендә очрамый диярлек. Әмма борынгы төрки телдә һәм иске татар әдәби телендә бу форма урын-вакыт килешендә дә шактый актив кулланылган. Мәсәлән: Бу угыл ул инәкне илтәрдә... (Мәхмүд бине Гали, «Нәһќел-фәрадис»). Сата алмаен янә эвгә килерендә берәү балык сата ултырыр юлында (Мөхәммәдьяр).

2. Бу сыйфат фигыльнең кайбер килеш формалары, мәгълүм булганча, морфоло­гик изоляция кичергән. Мәсәлән: инфинитив кушымчасы -ырга/-ергә, -арга/-әргә, -рга/-ргә сыйфат фигыльнең юнәлеш килеше формасыннан барлыкка килгән; -мас-тан формасы ( кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыльнең юклыгы) чыгыш ки­леш формасында хәл фигыльләргә якынайган: Мансур күзләрен алмастан шәһәр өстен күзәтеп барды (А.Расих). Төн буена туктамастан Тышта ап-ак кар ява (Н.Думави).



§ 111. кушымчалы сыйфат фигыльдән ясалган икенчел формалар.

-лык/-лек һәм -дай/-дәй кушымчалары ярдәмендә киләчәк заман сыйфат фигыльнең икенчел формалары ясала.

Искәрмә. -лык/-лек, -дай/-дәй кушымчалары, мәгълүм булганча, хәзерге тел бе­лемендә сүз ясагычларга кертелә, әмма сыйфат фигыль формаларына ялганып килгәндә алар һәрвакыт яңа сүз, яңа лексик берәмлек ясамыйлар, форма ясагычлар сыйфатында сыйфат фигыльләрнең икенчел формаларын барлыкка китерәләр.

-рлык (-маслык) кушымчалы форма күбрәк аергыч функциясендә (атрибутив мәгънәдә) кулланыла һәм предметның эш-хәл буенча билгесен белдерә: Бакчадагы радио соңгы хәбәрләр бирергә тотына. Күңелгә ятарлык бер генә ќылы хәбәр дә юк (И.Гази). Айлы төндә бәсле урман юлы, Бер карасаң, хәйран калырлык (Г.Аф­зал). Тышта күз ачмаслык буран (сөйләм теле).

-рдай (-мастай) формалары да еш кына аергыч фунциясендә килә: Яндыр- ырдай, көйдерердәй көлү көче (Г. Афзал). Таш тауларны эретердәй шәфкать нуры Балкый төпсез күзлә­ренең карашында (Һ.Такташ). Бу бик авыр мәсьәлә иде. бу һич тә хәл итеп булмастай мәсьәлә иде (Н.Фәттах).

Татар телендә -рдай, -мастай формасы еш кына процессны ачыклап рәвеш сүз төркеменә якын мәгънәдә кулланыла. Нәкъ шуңа күрә дә татар тел белемендә -дай/-дәй кушымчасы, нинди сүз төркеменә ялганып килүенә карамастан, рәвеш ясагыч кушымча дип таныла [Тумашева, 1964: 243; Современный..., 1969: 302]: Тәзкирә бер елмайды, бер бозылды, елардай булды (Н.Фәттах). Күрердәй генә булмадым (сөйләм телендә).



§ 112. -асы/-әсе, -ыйсы/-исе кушымчалы сыйфат фигыль. -асы кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыль үзенең күп якла­ры белән алда тикшерелгән -ган, -р формаларына охшаш. Ул шулай ук күп төрле функцияләрдә кулланыла:

а) аергыч функциясендә килә һәм предметны киләчәктә була­чак, эшләнергә тиешле эш буенча ачыклый: Күзләрем алмый карый­мын кайтасы юлларыңа (ќыр).

Үзе ачыклаган сүз төшеп калганда, вакытлыча исемләшә: Буласы, булган, буявы сеңгән (мәкаль). Аласыңны ал да чыгып кит (Т.Гыйззәт);

ә) -асы формасы, башка сыйфат фигыльләр кебек үк, исем фигыль мәгънәсендә кулланыла: Апрель ќиле май киләсен хәбәр итә (Г.Афзал);

б) -асы формалы фигыль хәбәр функциясендә килә: Арышка төшәсе бу айда (Г.Афзал).

Мәгълүм булганча, татар телендә -ган, -р (-ачак) кушымчалы сыйфат фигыльләр нигезендә затланышлы формалар - хикәя фигыль заманнары ясалган, -асы формасы затланышлы фигыль буларак кулланылмый, әмма аның бернинди кушымча алмаган хәлдә хәбәр функциясендә кулланылуы үзенчәлекле күренеш булып тора: Нәрсәгә ул кадәр янып-көеп йөрергә, барыбер «Туры юл» колхо­зы белән кушыласы ич, дип мыгырдап алды ул (Ф.Хөсни).



-асы формасы аергыч функциясендә килеп, предмет­ны киләчәктә булачак, булырга тиешле эш-хәл буенча характерлый. Бу очракта ул, -ган, -р формалары кебек, тамырдагы процессның субъектын (а), объектын (б), урынын (в), вакытын (г) ачыклап килә.

а) Үләсе күбәләк ут күзенә керер (мәкаль). Син, анасы, балаларны яхшы кара, алар киләчәктә яшисе кешеләр (Г.Әпсәләмов);

ә) Майга чаклы бетерәсе эшләр бар монда (Ф.Хөсни). Бу — чишелмәгән, уйлыйсы мәсьәлә (Л.Ихсанова);

б) Алмагачлар чәчәк атсын йөрисе юлыгызга (ќыр). Фа­тыйманың битләре кабынып китте, йөгереп барып, Якуб утыра­сы ќиргә мендәр салды (И.Гази);

в) Гөлшәһидә Әбүзәр абзыйларга барасы көнне түземсез­лек белән көтте (Г.Әпсәләмов).

-асы формасы аергыч функциясендә килгәндә гадәттә сөйләү моментыннан с о ң булачак эш-хәлне, ягъни тиешлек модаль мәгънә төсмере катыш абсолют к и л ә ч ә к з а м а н н ы белдерә. Минем халкым­ның күңелендә дә әле ќырга салынасы, повесть, романнарга кү­чәсе изге хисләре ята (С.Хәким). Яшел келәмнәр ќәегез Без кил­әсе сукмакка (ќыр). Бетерәсе эшем бар,— диде (Ф.Хөсни).

Әмма төп фигыль дә, сыйфат фигыль дә бер үк процессны бел­дергән ќөмләләрдә -асы формасы абсолют заманны түгел, мөнә­сәбәтле заманны белдерә, ягъни бу форма белдергән заман мәгъ­нәсе төп фигыльгә бәйле була. Сөйләшәсе кешеләр белән сөй­ләштем (сөйләшәм, сөйләшермен). Урыласы иген урылып бет­те (урылып бетә, урылып бетәчәк).



Сөйлисе кешеләр сөйләп бетергәч, берничә сүз әйтмәкче булып, Якуб күтәрелде (И.Гази).

-асы кушымчалы сыйфат фигыль аергыч функциясендә килгәндә күпчелек очракта субъектка бәйле процессны белдерә:

а) субъект сыйфатланмыш аша бирелә: Разведкага барасы солдат каядыр китеп югалды (И.Гази);

ә) сыйфат фигыль тамырдагы процессның о б ъ е к т ы н, у р ы н ы н, в а к ы т ы н ачыклап килгәндә субъект сыйфатланмышка ялганган тар­тым кушымчасы аркылы белдерелә: Күзләрем алмый карыймын кай­тасы юлларыңа (ќыр). Ә бирәсе бүләгең булса,... Шау-шусыз гына менгезеп бир (Ф.Хөсни);

б) субъект аналитик юл белән белдерелә: Яшел келәмнәр ќәегез без киләсе сукмакка (ќыр). Фатыйма... Якуб утырасы ќиргә мендәр китереп салды (И.Гази);

в) аерым очракларда -асы формасы субъекттан аерылган про­цессны белдерә, яки субъект контекстан аңлашыла: Ул өч атлый­сы ќирне бер атлап, базардан чыгып бара иде (Ф.Хөсни). Гөл­шаһидә Әбүзәр абзыйларга барасы көнне түземсезлек белән көтте (Г.Әпсәләмов).

Аергыч функциясендә килгәндә -асы кушымчалы сыйфат фигыль юклыкта кулланылмый дияргә мөмкин, һәрхәлдә, аның юклыгы фигыльләрдәгечә -ма, -мә кушымчасы белән белдерелми, сирәк очракларда гына исемнәрдәгечә түгел сүзе ярдәмендә белде­релә ала: Мин сезгә сыңар шырпы да бирәсе кеше түгел (И.Гази). Шушы актыгы булсын. Моннан ары аяк та атлыйсы кеше түгел ул (И.Гази).



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   16   17   18   19   20   21   22   23   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет