Морфологиясе



бет18/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   28

Д.Г.Тумашева –гала/-гәлә кушымчасының аерым очракларда процессның тулы булмавын белдерүен һәм яңа сүз ясау мөмкинлеген дә билгели. Мәсәлән: кубу ~ купкалау. Мичнең акшары купкалаган (сөйләм теле); өзү ~ өзгәләнү. Өзгәләнә күңел һ.б.;


-ыштыр/-ештер, -штыр/-штер кушымчасы эшнең тоташтан түгел, ара-тирә эшләнүен, яки кабатлануын белдерә: яз ~ языштыр, кара ~ караштыр һ.б.

Утырабыз. Сораштырып чыктык Бергә йөргән шәриктәшләрне (Р.Фәйзуллин.) Әмма сөйләмдә ул күбрәк –гала/-гәлә кушымчасы белән бергә килеп, бу кушымча кабатлану мәгънәсе катыш ара-тирә башкарылган эшне белдерә: уйна ~ уйнаштыргала, эшлә ~ эшләштергәлә, сөйлә ~ сөйләштергәлә һ.б.

-ынкыра/-енкерә, -нкыра/-нкерә кушымчасы аерым фигыльләр белән генә килә, эшнең өлешчә үтәлүен белдерә: ќитми ~ ќитенкерәми, тартына ~ тартынкырый.

-ымсыра/-емсерә кушымчасы шулай ук эшнең өлешчә үтәлүен, кимлеген белдерә: көлә ~ көлемсери, елый ~ еламсырый, йоклый ~ йокымсырый.

§ 100. Эшнең үтәлү дәрәќәсен аналитик юл белән белдерү. Дәрәќә белдерә торган аналитик төзелмәләр хәл фигыльләр нигезендә ясала, һәм ярдәмче рольдә бу очракта мөстәкыйль мәгънәле фигыльләр килә. Бу төзелмәләрнең ике структур тибы бар:

1) –ып/-еп кушымчалы хәл фигыль һәм ярдәмче фигыль (барып ќитте, кайтып китте, басып тора);

2) –а/-ә (-ый/-и) кушымчалы хәл фигыль һәм ярдәмче фигыль (бара тора, сөйли бирә, килә башлады).

Ярдәмче рольдә түбәндәге фигыльләр килә: башла, ќибәр, куй, кит, сал, төр, утыр, ят, йөр, бар, кил, кит, яз, кал, кара, бак, төш, ат, ал, бир, ќит, ќиткер, бет, бетер, чык, чыгар.


Бу ярдәмче фигыльләр төп лексик мәгънәне белдергән хәл фигыль формаларыннан соң килеп, эш-хәлне аспектуаль яктан төрлечә төсмерләндерәләр, ягъни аңа башлану, дәвамлылык, кинәтлек, тәмамлану кебек төсмерләр өстиләр. Бу формалар телебез өчен табигый һәм сөйләмдә еш очрый торган күренеш. Алар һәр ќөмләдә диярлек кулланыла, кабатланып та киләләр. Мәсәлән:


Кара болыт, зәңгәр итәген өстерәп, бирегә таба килә башлады. Монда әле бер тамчы да төшкәне юк. Табигать, үз өстенә килгән дәһшәттән курыккан кебек, сагаеп калды: яңа гына күңелле шаулап утырган агачлар, яфрак та кагарга базмыйча, юаш кына басып торалар; тик усак кына әллә нигә бер калтыранып куя. Кошлар әллә кая китеп югалды (И.Гази).

Дәрәќә белдерә торган мондый аналитик төзелмәләрнең фигыльнең алдагы бүлекләрдә өйрәнелгән һәртөрле аналитик формаларыннан (хикәя фигыль заманнары, бул белән ясалган тасвирлама формалар, модаль мәгънә белдерә торган күп төрле аналитик фигыльләр һ.б.) аермалы ягы шунда, биредә төп фигыльне төсмерләндерүче ярдәмче фигыльләр гадәттә нигез составында каралалар. Дәрәќә формалары грамматик хезмәтләрдә аналитик нигезле фигыльләр дип йөртелә. Аналитик нигезле фигыль үзе дә сөйләмдә күптөрле аналитик һәм тасвирлама формаларда килә ала. Шул рәвешле, үзендә төрле аспектуаль, модаль һәм заман төсмерләрен берләштергән үтә катлаулы фигыль формалары да ясала. Мәсәлән: килеп ќиткән иде, барып кайтмакчы булган иде, әйтеп куя торган иде һ.б.

Дәрәќә формалары белдергән аспектуаль мәгънәләр үз эчләрендә берничә төргә аерып карала:

а) эшнең үтәлү рәвешен (ысулын) һәм вакыт эчендә бүленешен белдергән формалар;

ә) эшнең субъект-объектка карата юнәлешен (ориентациясен) белдергән формалар;

б) модаль мәгънә белдерә торган аналитик нигезле фигыльләр.

1. Эшнең вакытка мөнәсәбәтле үтәлү характерын белдерү. Бу типтагы дәрәќә формалары кулланылыш ешлыгы буенча да, күптөрле төсмерләрне белдерүләре буенча да телдә аерым урын алып торалар. Эшнең үтәлү дәрәќәсен татар телендә башлап һәм гаять әтрафлы итеп өйрәнгән галим Ф.Ә.Ганиев, мәсәлән, аларны төркемли һәм түбәндәге дәрәќә формаларын аерып күрсәтә: башлану, дәвамлылык, кинәтлек, кабатлану, өлешчә үтәлү, нәтиќә һәм тәмамлану дәрәќәләре.

1) Эш-хәлнең б а ш л а н у ы күбрәк -а/-ә (-ый/-и) кушымчалы хәл фигыль һәм башла ярдәмче фигыле белән белдерелә: ала башлады, укый башлады, көлә башлады, сөйли башлады һ.б.



Ярты сәгатькә генә туктап торган яңгыр төштән соң кабат ява башлады (Ф.Гыйльметдинов). Игеннәр күзгә күренеп калка, буынга утыра, баш чыгара. Чөгендер, бәрәңге басуларының кара ќире күренми башлый (А.Гыйләќев).

2) Эшнең көтелмәгәндә, к и н ә т б а ш л а н у ы исә -ып/-еп кушымчалы хәл фигыль һәм ќибәр, сал, кит, ал ярдәмче фигыльләре белән белдерелә: кычкырып ќибәрде, куркып китте, әйтеп салды, күреп алды һ.б.



Марат сискәнеп китте (Ф.Латыйфи). Төшкә таба күк йөзе ачылып, көн бөтенләй аязып китте, кояш язча көлеп ќибәрде (Ф.Хөсни). Бөркәүләр астыннан елау, сыктау авазлары ишетелүен Морат бәк шунда гына абайлап алды (Ф.Латыйфи). Әнә берсе кулларын чалбар кесәсенә тыгып башын бераз артка ташлады да ќырлап ќибәрде (М.Мәһдиев).

3) Дәвамлы эш-хәлләрне белдерү өчен телдә күптөрле аналитик төзелмәләр кулланыла:

а) ят, тор, утыр, кал, йөр, бар ярдәмче фигыльләре -ып/-еп кушымчалы хәл фигыль белән килеп, эшнең дәвамлы булуын, билгеле бер халәттә тукталып калуын белдерәләр: яшәп ята, басып тора, үсеп утыра, кайтмый калды, эшләп йөри һ.б.

Без, шул тирә-як малайлары, Галләм абзыйның кайтканын дүрт күз белән көтеп торабыз(Ф.Хөсни). Әлегә эреп бетмәгән уйдык-уйдык бозларга, йөгерек гөрләвекләргә таң калып карап тордым (Г.Сабитов). Йолдызлар сүнделәр, ай агарып калды (Г.Әпсәләмов). Күпер башында малайлар көрәкләр күтәреп гөрләвек агызып йөриләр. Хәлим дә шунда йөгерде. Их, аның да көрәге булса! (И.Гази). Безнең авыл да менә шушы Ямаширмә шикелле язгы кояш нурларында балкып ятадыр (Г.Бәширов). Буран бөтенләй тынып калган (Г.Сабитов).

ә) Бар, йөр, кал, бир, тор ярдәмче фигыльләре, -а/-ә (-ый/-и) кушымчалы хәл фигыльләр белән килеп, эшнең билгеле бер ноктадан башланып дәвам итүен белдерә: кими бара, ашый калды, бара тора, сөйли бирә һ.б.

Максуд ќитәр, бара торгач юл кыскарыр, Әллә кайда яткан хиссият кузгалыр… (Г.Тукай). Правление алдындагы күрсәткеч тактага Фазылќанов узганда да, барганда да күз сала йөри. (Ф.Хөсни). Өй алды ишеген ачуга, йөземә кояш ќиле бөркелде. Шактый вакыт күзләремне ача алмый тордым (Г.Сабитов). Иртәгә… Мин сине Кукмарага кадәр озата барам (Р.Сибат). Әти, бүтәннәр белән сөйләшә биреп, минем я башымнан сыйпап куя, я иңбашыма тиеп ала (Г.Бәширов).

б) Бар, кил ярдәмче фигыльләре -ып/-еп кушымчалы хәл фигыль белән килеп тә дәвамлы эш-хәлләрне белдерә ала: узып бара, үсеп килә, үсеп бара һ.б.

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам (Г.Тукай). Балалар үсеп киләләр инде (сөйләм теле). Менә тагын узып китеп барам, Уңда кала сезгә борылыш… (И.Гыйләќев). Үзе сөйләп тора, кулы эшләп тора, чулпылары чылтырап ала (Ф.Садриев).

4) бер генә тапкыр яки тиз арада башкарылган эшләрне белдерү өчен күбрәк куй, ал, кит, ташла, уз фигыльләре белән ясалган төзелмәләр кулланыла: карап алды, әйтеп куйды, күренеп китте, сөйләп ташлады һ.б.



Сирай бабайның күңеле нәрсәдер сизенеп, каты әрнеп куйды (Г.Сабитов). Бераз киткәч, үр түбәсенә менеп ќиткәч, ул артына әйләнеп, Урманбаш авылына тагын бер карап алды (Ф.Хөсни). Кәүсәләре ап-ак булып та, ябалдашлары кап-кара каеннар кемгәдер рәнќегәнсыман шаулашып алдылар (Г.Әпсәләмов). Әкрен генә иртәнге салкын ќил исеп куйды (И.Гази). Һәм шулчак әллә нинди хатирәләр яшен ташыдай, зиһенне яктыртып узды (Ф.Латыйфи). Әңгәмә куерып китте (Г.Сабитов).

5) Эш-хәлнең, процессның тәмамлануы, ахыргача үтәлүе күбрәк ќит, ќиткер, бет, бетер, чык, ярдәмче фигыльләре белән белдерелә: кайтып ќитте, китрееп ќиткерде, арып бетте, язып бетерде, укып чыкты һ.б.



Көтә-көтә зарыгып беттем (Һ.Такташ). Зариф станциягә килеп ќитте, йөгереп платформага чыкты һәм як-ягына карарга өлгерә алмады, кара киемле бер рус хатыны «Балам!» — дип кычкырып Зарифка ташланды (Ә.Еники). Аннары бакча тирәли нихәтле агач утыртып чыгарга кирәк. Барысы да быел яз эшләнәчәк эшләр (И.Гази). Ул тәмәкесен тартып бетерде дә, тагын үзенең эшенә тотынды (М.Гафури). Тиз барып ќиткән егет, эшкә тотынган баргач ук (Г.Тукай).

6) Эшнең өлешчә үтәлүен белдергәндә аналитик фигыль гадәттә –а/-ә кушымчалы хәл фигыль төш ярдәмче фигыле белән килә: арый төште, матурлана төште, салкыная төште һ.б.

Төн салкыная төште (И.Гази). Менә күкрәген киерә төшеп барган паровозның кечкенә ќиз трубасыннан кинәт ап-ак пар ишелеп йөзеп китә (Ә.Еники). Алар кузгалып киткәч, Заһидә янә бераз бара төшеп, юл буена чирәмгә утырды (Ә.Еники).

Төш ярдәмче фигыле -ып/-еп кушымчалы хәл фигыль белән килгәндә исә эш-хәлнең а х ы р г а ч а ү т ә л ү е н дә белдерә; бу очракта ул күбрәк хис-тойгыны, психологик халәтне тасвирлый: коелып төште, сыгылып төште һ.б.

Туган телебез бетә, халкыбыз, тарихыбыз юкка чыга дип, күптән генәме башыбыз тәмам сыгылып төшкән көннәребез бар иде (Г.Сабитов).

7) Эш-хәлнең үтәлү алдында тукталып калуы яз (язды) ярдәмче фигыле белән белдерелә: егыла язды, әйтә язды, көлә язды һ.б.



Нәсимәнең әнисе Гыйльменур Мәскәүдән килеп төшеп малайга күз ташлау белән егылып китә язды (Ф.Садриев) — Кала уртасында туңып үлә яздыгыз бит! — диде ул. Беләсезме, күпме вакыт сез суыкта басып торасыз (Ә.Еники).

2. Эшнең субъект-объектка карата юнәлешен белдерә торган аналитик фигыльләр. Алар башлыча хәрәкәт фигыльләре катнашында ясала: чыгып китте, килеп керде, йөзеп йөри, кайтып бара һ.б.

Бу аналитик төзелмәләр күпмедер дәрәќәдә рус телендәге приставкалар белән ясалган хәрәкәт фигыльләренә якын тора: очып чыкты — вылетел, очып керде — влетел, чыгып китте — вышел, кайтып китте — ушел һ.б. Аналитик фигыльләрнең эшнең субъектка-объектка карата юнәлешен (ориентациясен) белдерү соңгы вакытта Д.Г.Тумашева тарафыннан ќентекләп тикшерелде. Галимә хәрәкәт фигыльләре белән ясалган төзелмәләрнең түбәндәге төрләрен аерып тикшерә [Татар грамматикасы, т. II, 2002:224-231]:

1) төп фигыль хәрәкәтнең ысулын белдерә ярдәмче рольдә юнәлешкә ишарә итә торган фигыльләр килә: очып китте, йөгереп килә, йөзеп йөри һ.б.

2) аналитик төзелмәдә һәр икесе юнәлешне белдерә торган фигыльләр килә: кайтып килә, килеп керде, чыгып китте һ.б.;

3) төп фигыль төрле мәгънәдә, икенче фигыль — юнәлеш мәгънәсендәге хәрәкәт фигыле була: күрешеп узу, эшләп кайту, ќылынып чыгу, ишетеп кайту һ.б.



Ала каргалар да өер-өер түбән төшеп, очып үтәләр (Р.Фәйзуллин). Шәһәр өстендә ялт-йолт килеп уйнаган яшен… өй түбәләре өстеннән кыйгачлап йөгереп үтте (Г.Әпсәләмов). Тимерчеләр цехына барып керделәр. Цех металл тавышы белән тулган (Г.Әпсәләмов)… Алар…караңгы бакчалар аркылы Казанка буена төшеп киттеләр. (И.Гази). Көтә-көтә туңып беттем, ахыры түзә алмагач, бер иптәш кызыма кереп, ќылынып чыктым (Ә.Еники). Ә ул онытмый иде. Һәйкәлләрне дә, исәннәрне дә… Мәскәү-Петербург музей-театрларын да айкап кайта иде (Р.Юсупова).

Хәрәкәт фигыльләре белән ясалган мондый аналитик төзелешле фигыльләр эш-хәлнең үтәүчесенә (субъектка) яки объектны белдергән затка, предметка карата төрле юнәлешләрне белдерәләр:

а) аналитик фигыль эшнең объект яки субъекттан читкә юнәлүен белдерә: чыгып китте, кайтып китте, китеп барды һ.б.;

Якыннан гына — иң беренче юлдан, кычкырта-кычкырта ике яшел вагон таккан товар поезды үтеп китте (Ә.Рәшит). Ана беренче тетрәнүдән айнымас борын ук, Зариф тимер юл буйлап йөгерә-йөгерә китеп барды (Ә.Еники). Барам, туктыйм, колак салып торам, тагын кузгалып китәм(Ә.Еники);

ә) эш-хәлнең с ө й л ә ү ч е г ә (субъектка) т а б а юнәлүен белдерә: килеп керде, йөреп килде, көтеп алды, алып кайтты һ.б.



Буран эчләреннән килеп керде. Йөзе карлы, карлы киеме (Р.Фәйзуллин).

Тыштагы сүрән яктылык калын пәрдәләре аша да бүлмәгә үтеп керде (Ф.Латыйфи). Сугышкан кадәр сугышасы калмады. Менә күп тә үтмәс, әйләнеп чыккан кояш шикелле, яңадан кайтып килербез. (Ә.Еники). Урам ташларына каты басып, Касыйм кайтып килә (И.Гази);

б) т ө р л е юнәлештәге хәрәкәтне, үтеп йөрүне белдерә: йөзеп йөри, узып бара һ.б.



Яз көннәрендә бакча эче ап-ак чәчәк: умарта кортлары чәчәктән-чәчәккә тыз-быз очып йөри (И.Гази). Тагын башыннан сәер уй йөгереп узды (Ф.Латыйфи).

3. Модаль мәгънә белдерә торган аналитик фигыльләр. Мондый фигыльләр башлыча ал, бул, күр ярдәмче фигыльләре белән ясала. Алдагы бүлекләрдә без –а ал һәм –ып бул формаларының мөмкинлек-мөмкин түгеллекне белдерүен бил-геләгән идек: бара алам~бара алмыйм, сөйли алам~ сөйли алмыйм, укып була~ укып булмый һ.б.

Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым, Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым (Г.Тукай). Тәзкирә бүген председатель әйткәнне язып утыру белән чикләнеп кала алмады (Ф.Хөсни). Кулга шундый мал мал эләккәндә, аны абыйга күрсәтмичә калып буламы соң? (Ф.Хөсни). Хәзергә бүтәнен булдырып булмый (сөйләм теле).

Күр ярдәмче фигыле белән ясалган аналитик фигыль ү т е н ү, к и с ә т ү, к и ң ә ш кебек модаль мәгънәләрне белдерә һәм башлыча боерык фигыль формасында кулланыла: килә күр, әйтә күрегез, авырый күрмә, бара күрмә һ.б. Соңга кала күрмәгез (сөйләм теле).

Ал бир, ярдәмче фигыльләре эш-хәлнең кем файдасына башкарылуын белдерә: язып алдым, күчереп алдым – эш сөйләүче файдасына эшләнә; язып бирдем, кайтарып бирдем, сөйләп бирдем – эш хәл башка берәүгә юнәлтелә.

Һич көтмәгәндә килеп кергән бер карт безгә бу авылның бөтен фаҗигасен сөйләп бирде (Г.Сабитов). Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә Мин бу шигъри - әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше? (Г.Тукай).

Кара ярдәмче фигыль –ып/-еп кушымчалы хәл фигыль белән килеп,

с ы н а п к а р а у модаль мәгънәсен белдерә: барып карыйк, әйтеп карыйк, сынап карыйк, карап карыйк һ.б.



И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк, Башка милләтләрнең хәлен карап-карыйк (Г.Тукай).

Аерым очракларда аналитик төзелешле фигыльләр тулысынча сүз

ясалышына карарга мөкин. Мәсәлән, Д.Г.Тумашева ал – нигезеннән хәрәкәт фигыльләре белән ясалган алып бару, алып китү, алып килү, алып чыгу, алып кайту, алып керү фигыльләренең аспектуаль мәгънә, яки юнәлеш мәгънәсен белдерә торган башка аналитик фигыльләрдән аерылып торуын, аларның бербөтен лексик мәгънә белдерүен күрсәтә. Ф.Ә.Ганиев исә шундый ук фигыльләрдә беренче компонент алып префиксоидка әйләнгән дип билгели: апкайту, апкилү, ачыклау һ.б. [Татар грамматикасы, 2002: 231-232].

§ 101. Дәрәҗә категориясен өйрәнүгә карата. Татар тел белемендә дәрәҗә категориясен өйрәнә башлау Г.Алпаров, М.З.Зәкиев, Ф.Ә.Ганиев исемнәре белән бәйле. Кушымчалар ярдәмендә эшнең үтәлү характерын белдергән фигыльләргә карата “дәрәҗә” терминын башлап Г.Алпаров куллана. М.З.Зәкиев исә аналитик юл белән эшнең үтәлү ысулын белдергән очракларны да дәрәҗә дип тикшерә. Бу үзенчәлекле грамматик күренеш дәрәҗә категориясе сыйфатында соңрак Ф.Ә.Ганиев тарафыннан монографик планда гаять җентекләп яктыртыла (Ганиев Ф.Ә., 1963). Фигыль сүз төркемен өйрәнүгә зур өлеш керткән Д.Г.Тумашева шулай ук дәрәҗә категориясенең кайбер аспектларын, аерым алганда аналитик фигыльләрнең аспектуаль мәгънәдән тыш эш-хәлнең пространствода юнәлешен (ориентациясен) белдерү очракларын тәфсилләп яктыртты. Төрки тел белемендә исә бу мәсьәләгә багышланган хезмәтләр арасында А.Н.Кононов, Ә.Ә.Юлдашевларның фәнни тикшеренүләре аерым урын алып тора.

Төрки телләрдәге дәрәҗә белдерү ысуллары - шактый катлаулы грамматик күренеш, һәм бу мәсьәләдә галимнәрнең фикерләре дә төрле. Аерым алганда х ә л ф и г ы л ь + я р д ә м ч е ф и г ы л ь тибындагы аналитик төзелмәләрнең с ү з ясалышына һәм ф о р м а ясалышына мөнәсәбәте турында төрле карашлар бар.

Алда күрсәтелгәнчә, мондый аналитик фигыльләр фигыль сүз төркеменә хас грамматик категория – “дәрәҗә категориясе” рәвешендә билгеләнсәләр дә, алар тулысынча грамматик категория таләпләренә җавап бирмиләр. Бу аналитик төзелмә составындагы хәл фигыль гадәттә т ө п л е к- с и к мәгънәне белдерә, һәм эш-хәлнең үтәлү рәвешен төсмерләндерә торган грамматик вазифа ярдәмче фигыль өстенә төшә: килә башлады, сөйләп тора, укып чыкты һ.б.

Әмма, б е р е н ч е д ә н, ярдәмче фигыльләр барлык фигыльләргә дә ялгана алмыйлар, һәм бер үк ярдәмче фигыль төрле фигыль нигезләренә ялганганда, төрле аспектуаль мәгънәләрне белдерә.

Мәсәлән, кайтып җитте, барып җитте, үсеп җитте дияргә мөмкин, ә укып җитте, ашап җитте – мөмкин түгел; кит ярдәмче фигыле, мәсәлән, гадәттә эшнең юнәлешен белдерә: кайтып китте, йөреп китте, ә хәрәкәт фигыльләреннән кала башка фигыльләр белән килгәндә, ул бүтән мәгънәләрне белдерә: куркып китте – эшнең кинәт башлануы, сөйләп китте – эшнең билгеле бер ноктадан башланып дәвам итүе һ.б.

И к е н ч е д ә н, эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерә торган ярдәмче фигыльләрнең грамматикалашу дәрәҗәсе төрле була. Кайбер аналитик төзелмәләрдә ярдәмче фигыль үзенең лексик мәгънәсен тулысынча югалта. Ягъни тулысынча гармматик мәгънә белдерүгә күчә. Мәсәлән: эшләп ята, яшәп яталар, куркып китте: ә кайберләрендә исә ярдәмче фигыль үзенең лексик мәгънәсен саклый, һәм төп фигыль белән берлектә уртак лексик мәгънә ясауда катнаша. Бу бигрәк тә хәрәкәт һәм юнәлешне белдергән фигыльләрдән торган аналитик фигыльләр өчен хас. Мәсәлән, кайтып килә, чыгып китте, килеп керде һ.б. Шуңа күрә дә дәрәҗә категориясе грамматик хезмәтләрдә саф грамматик (морфологик) категория дип түгел, ә л е к с и к-г р а м м а т и к категория буларак билгеләнә.

Шул ук вакытта х ә л ф и г ы л ь + я р д ә м ч е ф и г ы л ь калыбында ясалган мондый аналитик төзелмәләрне тулысынча сүз ясалышына кертү турында да кайбер фикерләр бар.

Бу караш белән, әлбәттә, тулысынча килешеп булмый, чөнки андый төзелмәләрдә лексик мәгънәне күпчелек очракта хәл фигыль формасындагы төп фигыль белдерә, ярдәмче фигыль исә лексик мәгънәне үзгәртми, ә аңа төрле аспектуаль яки модаль төсмерләр генә өсти. Бу өстәмә мәгънә төсмерләре гадәттә фигыльнең гади формасына каршы кую юлы белән ачыклана. Мәсәлән, килде~килә башлады, сөйләде~сөйли башлады – эшнең башлану дәрәҗәсе; укыды~укып чыкты, эшләде~эшләп бетерде - тәмамлану; карый~карап тора, эшли~эшләп тора, эшләп ята – дәвамлылык төсмере һ.б. Китерелгән мисаллардан күренгәчә, лексик мәгънә аналитик төзелмәләрдә үзгәрешсез кала. Шул рәвешле фигыльдә дәрәҗә категориясе асылда форма ясалышына карый, шул ук вакытта аның сүз ясалышына да күпмедер мөнәсәбәте бар.



ЗАТЛАНЫШСЫЗ ФИГЫЛЬЛӘР

Сыйфат фигыль.

§ 102. Гомуми төшенчә. С ы й ф а т ф и г ы л ь үзендә фигыль һәм сыйфат сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен берләштергән зат­ланышсыз фигыль формасы.

Ф и г ы л ь б и л г е л ә р е:

!) Семантик яктан сыйфат-фигыльләрдә, башка фигыль формала­рындагы кебек үк, эш-хәл, процесс мәгънәсе белдерелә: кайтучы агайлар, килгән кеше, исә торган ќил.

2) Морфологик яктан сыйфат фигыльләрдә фигыльгә хас төп грамматик категорияләр саклана:

а) барлык-юклык фигыльләрдәгечә -ма/-мә кушымчасы белән белдерелә: укыган (китап), укымаган (китап), кайткан (солдатлар), кайтмаган (солдатлар);

ә) юнәлеш категориясе кушымчаларын ала: сөйләүче (кеше), сөйләнгән (сүз), сөйләшүче (кешеләр), сөйләтүче (кеше).

б) эшнең үтәлү дәрәќәсе синтетик һәм аналитик юл белән белдерелә ала: килгәләгән (кеше), боргалаган (ќир), укый башлаган (роман), укып чыккан (китап).

Синтаксик яктан сыйфат фигыльләр, башка фигыль формалары кебек үк, килешләр белән башкаралар: суга бара торган (сукмак), урманнан кайтучы (кешеләр,) сиңа әйтер (сүзем) бар; һәм җөмләдә хәбәр булып киләләр:



Син йөргән юлларга быел да Май ае чәчәкләр китерде (X.Туфан). Укулар башланыр көн ќитә (Ф.Хөсни). Алар, чатыр эченә сыенып, яңгыр туктаганны көтә иде­ләр (Ш.Камал).

С ы й ф а т б и л г е л ә р е:

1) сыйфат фигыльләр предметның эш-хәл буенча булган билге­сен белде­рәләр: агылучы (болытлар), килгән (кунак), ярларыннан (чыккан) елга, матур (ќыр­лый торган) кыз.

2) аергыч функциясендә килгәндә сыйфат фигыльләр төрләнми. Бу яктан алар морфологик билгеләре буенча шулай ук сыйфатка якын торалар. Чагыштырыгыз: килгән (кунак), килгән (кунак­ны), килгән кунакка (килгән — сыйфат фигыль); тансык (кунак), тансык (кунакны), тансык (кунакка) (тансык — сыйфат). Сый­фат фигыль формалары, сыйфатлар кебек үк, контекстта исем­ләшә­ләр, һәм бу очракта алар килеш, тартым, сан белән төрләнәләр: Ашаганыбыз ап-ак калач та, дөге боткасы (Ә. Еники). Бир­гәнгә биш тә күп, алганга алты да аз (мәкаль). Ялгышымны күрсәтүчеләргә озын гомер телим (Р.Гаташ);

3) җөмләдә сыйфат фигыльләр күбрәк аергыч функциясендә кулланыла: Әйткән сүз — аткан ук (мәкаль). Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем була минем юл күрсәткүче йолдызым (Г.Тукай).

Татар әдәби телендә сыйфат фигыльләрнең 6 формасы кулланылышта йөри. Алар ясалышы һәм заман төсмерен белдерү буенча түбәндәгечә төркемләнәләр:

Х ә з е р г е з а м а н сыйфат фигыльләр: -учы/үче; -а торган/-ә торган (-ый торган/-и торган) формалары: килүче (кешеләр), кайтучы (кешеләр); бара торган (юл), укый торган (китап), сөйли торган (сүз);

Ү т к ә н з а м а н сыйфат фигыльнең бер генә формасы бар, ул –ган/-гән (-кан/-кән) кушымчасы белән форма ясала. Әмма бу сыйфат фигыль телдә бик еш очрый, актив кулланылышка ия: килгән (кунак), барган (җир), әйткән (сүз), тоткан (балык) һ.б.

К и л ә ч ә к з а м а н сыйфат фигыльләрнең хәзерге телдә өч формасы кулланыла: 1) –ыр/-ер, -ар/-әр, -р кушымчалы сыйфат фигыль: барыр (җир), әйтер (сүз), яшәр (урын); 2) –асы/-әсе (-ыйсы/-исе) формасы: барасы (җир), әйтәсе (сүз), яшисе (урын); 3) –ачак/-әчәк (-ячак/-ячәк) формасы: булачак (җыелыш), сөйләячәк (сүз), киләчәк (кунак).

Татар телендәге сыйфат фигыльләр, башка төрки телләрдәге ке­бек үк, гаять үзенчәлекле грамматик табигатькә ия. Типологик як­тан алар рус телендәге «причастие»ләр белән уртаклык күрсәтсәләр дә, күп яктан алардан аерылып торалар:

1. Татар телендә сыйфат фигыльләр сыйфатланмышлары белән күп төрле мәгънә мөнәсәбәтендә тора алалар. Аларның синтетик иярчен аергыч ќөмләләр һәм төрле сыйфат фигыльле әйләнмәләр ясауда катнашуы да нәкъ шушы үзенчәлекләренә бәйле.



Рус телендәге «причастие»ләр, мәсәлән, төп юнәлештә килгәндә, һәрвакыт шушы «причастие» белән белдерелгән процессның субъектын, ә төшем юнәлешендә (страдательные причастия) шул процессның объектын ачыклап киләләр: играющий (ребенок), прочитанная (книга), ә татар телендә төп юнәлештәге сыйфат фигыльләр үзләре белдергән процессның с у б ъ е к т ы н, бу процесска дучар булган, яки шул процесс юнәлгән о б ъ е к т н ы, процессның кайда, кайчан башкарылуын, ягъни у р ы н ы н, в а к ы т ы н белдергән сүзләрне һ.б. ачыклап килергә мөмкин.

укыган кеше (субъект)

укыган китап (объект)

укыган мәктәп (урын)

укыган еллар (вакыт)

2, 3, 4 мисалларда «уку» процессының башкаручысы (субъекты) сыйфат фигыльнең үз эчендә, ягъни сыйфатланмыш аша күрсәтел­мәгән. Андый очракларда субъект тартым кушымчалары яки исем­нәр (алмашлыклар) белән белдерелә:



укыган китабым — мин укыган китап

укыган мәктәбем — мин укыган мәктәп

укыган елларым — мин укыган еллар.

Бу күренеш төрки телләрдәге сыйфат фигыльләрдә башкаручы зат төшенчәсенең (агентивность) рус телендәге причастиеләр белән чагыштырганда көчсезрәк булуы белән аңлатыла [Иванов, 1969: 179; Иванов, 1959: 64—72]. Төрки телләрдә сыйфат фигыль­нең нинди сыйфатланмышны ачыклап килүе гомумән фигыльнең семантик-синтаксик бәйләнешләре, ягъни валентлыгы белән билгеләнә; ягъни фигыль процессны белдерүче сүз буларак, шул процессны башкаручы субъ­ект белән бәйләнешкә керә ала, урын, вакыт ягыннан ачыклана һәм тәмамлыклар белән конкретлаштырыла. Фигыльне (процессны) ачыклап килгән һәрбер шундый кисәк, исемнәр белән белдере­леп, үз чиратында, сыйфат фигыль тарафыннан ачыкланган сый­фатланмыш позициясендә килә. Балалар быел мәктәптә укыйлар: укыган балалар, балалар укыган мәктәп, балалар укыган ел һ.б.

Шулай ук төрки тел белемендә чагылыш тапкан икенче караш буенча, сыйфат фигыльләрнең нинди сүзләрне ачыклап килә алуы тагын да киңрәк нигезгә куела: «Определяемым в трехчленной определительной конструкции (сыйфат фигыльле әйләнмә — Ф.Х) может быть любое существительное при наличии более или менее ощущаемых и осознаваемых отношений между иим и ядром определяющей части (не периферийных ее частей) или же определяющей частью в целом» [Поцелуевский, 1967: 21].

Шул рәвешле сыйфат фигыль атрибутив позициядә килеп, та­мырдагы процессның с у б ъ е к т ы н, о б ъ е к т ы н, у р ы н ы н, в а к ы т ы н һ.б. сүзләрне ачыклый ала, ә бу сүзләр һәрберсе үз чиратында фигыль белән семантик-синтаксик мөнәсәбәттә торалар, ягъни процессны төрле яклап характерлауда катнашалар.

2. Аергыч функциясендә (атрибутив мәгънәдә) кулланылудан тыш, татар телендә сыйфат фигыльләр еш кына эш-хәл, процессны атап, исем фигыль мәгънәсендә киләләр. Бу очракта да алар, исемнәр кебек, килеш, тартым, сан белән төрләнәләр. Саќидә апайның үги әбидән яшереп кенә юатканын вә сөйгәнен хәте­ремдә саклыйм (Г.Тукай). Яңгыр боткасы пешкәнне көтеп уты­рудан да күңелле нәрсә юктыр бу дөньяда! (И.Гази). Апрель ќиле май киләсен хәбәр итә (Г.Афзал).

Аергыч функциясендә килгәндә сыйфат фигыльләр төрләнми, контекстта алар бернинди кушымчасыз кулланыла: Һавадан кара туфрак исе, киселгән нарат агачы исе, черегән яфрак исе аң­кый (И.Гази). Кыз кеше, кеше арасына кияр күлмәге юк (Ф.Хөсни).

Ә исем фигыль мәгънәсендәге һәм исемләшкән сыйфат фи­гыльләр исемнәр кебек тартым, килеш, күплек кушымчалары белән кулланыла алганлыктан, тышкы яктан күп вакытта бер-берсенә тулысынча охшаш булалар. Чагыштырыгыз: Урманбаш авылы кешелә­ренең кунакчыллыгы бар, килгәнне-киткәнне сыйлап ќибә­рергә яраталар (Ф.Хөсни). — исемләшкән сыйфат фигыль. Волость советына чакырып кәгазь килде. Син килгәнне көтеп бармыйча тордым (И.Гази). — исем фигыль функциясе.

Әмма белдергән грамматик мәгънәләре буенча алар бер-берсеннән аерылалар. Сыйфат фигыльләр нигездә субъектны (а) һәм объектны (б) ачыклаганда исемләшәләр һәм аларда исемләшкәндә дә шул ук мәгънәләр сакланып кала:

а) исемләшкән сыйфат фигыль фигыль нигезендә бирелгән эш­нең башкаручысын (субъектын) белдерә: Тырышкан табар (мә­каль). Тыяры юк туйга киткән (мәкаль).

ә) исемләшкән сыйфат фигыль фигыль нигезендә белдерелгән эшнең туры объекты: Малай бик иркә үсте, Галиулланың карап торганы шул бер Хәлим булды (И.Гази). Ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән (мәкаль).

Исем фигыль функциясендә килгәндә сыйфат фигыль, исем фигыль кебек, процессны атый, процесс исемен белдерә1. Ах бәла! Безне казый күргән имеш. Уйнаганны ул карап торган имеш (Г.Тукай). Аннан ерак түгел ике тракторның ќай гына эшләп йөргәне күренә (Ф.Хөсни). Карт каушады, уеннан уймак чыгарын сизенде булса кирәк (Г.Ибраһимов).

Татар телендә сыйфат фигыль формалары заман төсмерен белдерү буенча төркемләнәләр: хәзерге заман сыйфат фигыль: -учы/-үче; -а торган/-ә торган (-ый торган / -и торган); үткән заман сыйфат фигыль: -ган /-гән (-кан/ -кән); киләчәк заман сыйфат фигыль: -ыр/-ер, -р, (-ар/-әр); -ачак/


-әчәк (-ячак/-ячәк);
в) -асы/-әсе (-ыйсы/-исе).

Сыйфат фигыльләрнең югарыда искә алынган үзенчәлекле якла­ры аерым сыйфат фигыль формаларында төрлечә чагылыш таба. Үзендә төрки телләрдәге сыйфат фигыльләргә хас барлык үзенчә­лекләрне саклаган һәм телдә бик актив кулланыла торган форма — ул үткән заман сыйфат фигыль.





Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет