Морфологиясе



бет22/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   18   19   20   21   22   23   24   25   ...   28

Исем фигыль Исем


уку – укымау уку – уку түгел

язу – язмау язу – язу түгел

буяу – буямау буяу – буяу түгел

сайлау – сайламау сайлау – сайлау түгел

(Билгеле булганча, фигыльләрдә юклык -ма/-мә кушымчасы белән, ә исемнәрдә гадәттә түгел кисәкчәсе белән белдерелә).

Фигыльнең гомуми категорияләреннән исем фигыльгә юнәлеш формаларын алу һәм эшнең үтәлү дәрәќәләрен белдерү хас: уку ~ укыту ~ укылу ~ укышу; кию ~ киендерү; килү ~ килә башлау ~ килеп ќитү һ.б.



Булат мондый салкын каршы алынуына аптырап, урындыкка килеп утырды (Г.Әпсәләмов). Кама буенда күп йөк сыешлы автомобильләр ќитештерү өчен зур промышленность комплексы төзелә башлауга өч ел тулды (Социалистик Татарстан).

§ 131. Исем фигыльләрнең килеш белән төрләнү үзенчәлекләре. Исемнәр кебек, исем фигыль дә к и л е ш белән төрләнә, һәм нигездә исемгә хас с и н т а к с и к ф у н к ц и я л ә р д ә килә, әмма морфологик планда к и л е ш н е ң г р а м м а т и к м ә г ъ н ә л ә р е – субъект, объект һ.б. мөнәсәбәтләрне белдерүдә, мәсәлән, күпмедер дәрәќәдә аның фигыльлек табигате, ягъни процесс белдерү үзенчәлеге саклана.

Б а ш килештәге исем фигыль ќөмләдә түбәндәге мәгънәләрне белдерә:

а) и я булып килә: Тугры балаң булу, Русиям, Байрагы ул гомерем юлының! (Х.Туфан); Әйтеп бетерә алмаслык көчле үкенү, кызган тимер боќра белән кысып алган кебек, аның йөрәген кысып алды. (Г.Ибраһимов).



ә) х ә б ә р булып килә: Минем бурыч – хәзер шуларны түкми-чәчми укучыларга ќиткерү (Ф.Хөсни). Бу раслау – чын мәгънәсендә сәнгатьчә раслау (Азат хатын)

б) II төр изафәнең беренче кисәге буларак а е р г ы ч функциясендә кулланыла: Алачыкта гына торса да, кешегә чыгу гадәте юк иде, ди (әкият). Солдатка каралу мәсьәләсе дә килеп чыккач, Ќаек, ниһаять, аның чабуын ычкындырды (И.Нуруллин). Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Аерылышу көен ќырлады (җыр).

И я л е к килешендә -у/-ү кушымчалы исем фигыль гадәттә исемне ачыклап, ќөмләдә аергыч функциясендә кулланыла: Кайтуының сәбәбе бик гади булып чыкты... (Ф.Хөсни). Син килүнең файдасы шул булды: печән вакытында ќыелды (Г.Ибраһимов).

Ю н ә л е ш килешендә –у/-ү кушымчалы исем фигыль берничә төрле грамматик мәгънә белдерә:

а) кыек объект мәгънәсендә кулланыла; кыек тәмамлык булып килә: Аны нинди дә булса очрашуга әзерләнгән кеше дип күз алдына китерү мөмкин түгел (Ф.Хөсни).

ә) вакыт мәгънәсен белдерә һәм ќөмләдә хәл буларак кулланыла: Ишектән керүгә, көч хәл белән сәкегә ќитеп, иңендәге йөген әйләндереп төшерде (И.Гази).

б) сәбәп мәгънәсен белдерә: Сезне Казанда күрүемә мин чиксез шат, Габдулла әфәнде (И.Нуруллин). Сизелеп тора: Хафиз яланда Гыйльмениса белән икәүдән-икәү генә очрашуга бик тә шат (Ф.Хөсни)

Т ө ш е м килешендә туры объект мәгънәсен белдерә: Төрле яктан кайтуны кайгырта башладылар... (Г.Ибраһимов). Аннары агай пассажир белән бәхәсләшүне урынсыз тапты бугай (И.Нуруллин).

Ч ы г ы ш килешендә -у/-ү кушымчалы исем фигыль:

а) кыек объект мәгънәсен белдерә һәм тәмамлык буларак кулланыла: Камал, язуыннан шып туктап, „малай”ны баштанаяк күздән кичерде (И.Нуруллин). Ул ваз кичә хат язудан... (М.Ќәлил).

ә) сәбәп мәгънәсен белдерә: Базык гәүдәле, һәрвакыт кырда һәм машина янында булудан йөзенә бертөрле ягымлы кучкыл йөгергән (Ф.Хөсни). Кичен килсәң – ул уйларын ќыя, Оеп утыра кебек арудан (С.Хәким). Саргаялар арышлар да башаклары тук булудан (Ф.Сафин)

У р ы н – в а к ы т килешендә исем фигыль башлыча кыек объект мәгънәсен белдерә: Солдат белән бергә ил саклауда Хезмәт итә икән китабы (Г.Афзал). Менә ул чорларда табышмак иќат итешүдә чичәннәрнең роле аеруча кызыклы (Н.Исәнбәт).

Еш кына урын-вакыт килешендәге -у/-ү формасы бер яки бу сүзләре белән кулланыла һәм вакыт мәгънәсен белдерә: Бер карауда сине табармын мин, Бер карауда сине танырмын... (Х.Туфан). Бу килүдә очрата алмадым... Юк, качып котылу мөмкин булмады бу туры килүдә (Ф.Хөсни). Бер селтәүдә бәреп екты... (әкият)

-у/-ү кушымчалы исем фигыль еш кына бар сүзе белән кулланыла һәм -ган бар, -асы бар тибындагы төзелмәләр барлыкка китерә. Әмма бу төзелмәләр белдергән грамматик мәгънәләре буенча беркадәр аерылалар:

-ган бар – ү т к ә н д ә г е э ш н е белдерә,

-асы бар – к и р ә к л е к модаль төсмерен белдерә,

-у/-ү бар – күбрәк киләчәккә караган и х т и м а л л ы к мәгънәсен белдерә. Бу очракта ул күбрәк тартымлы хәлдә кулланыла.

Күрәсең, буранлап тора, иртәгә чаклы юлны бөтенләй күмеп ташлавы бар (Ф.Хөсни). Иртән кайтырсың, балам, бүреләр очрап куюы бар (әкият). Озак суза башласаң, берәрсенең килеп чыгуы бар (Ф.Хөсни).

Шул ук форма бар сүзе белән тартымсыз кулланылганда исә, гадәттә ихтималлык белдерелми, үткәндә булган яки хәзер булып яткан эш констатацияләнә: И кая ул көнки бездә шәп торулар бар иде... (Дәрдмәнд). Хәзер фән, гыйлем алга киткән бу заманда аңа төрлечә ќавап бирүләр бар (Н.Исәнбәт).



-у/-ү формасы шулай ук юк сүзе белән дә килә, әмма ул бу очракта -у бар төзелмәсенең антонимы була алмый. -у юк төзелмәсе гадәттә беренче затка караган эшне, төгәлрәк итеп әйтсәк, эшне эшләмәскә карар кылуны белдерә.

Болай булгач, Исламны далага ќибәрү юк инде. (Н.Фәттах). Әрем бик якын инде, барып ќитмичә артка борылып карау юк (И.Гази).

Түгел кисәкчәсе белән кулланыла: Аңарчы ул көлү түгел, рәтләп сөйләшмәде дә (Н.Фәттах). Ул чагында әле басма китаплар булу түгел, язмасы да булып ќитмәгән (Н.Исәнбәт).

-у/-ү кушымчалы фигыль бәйлекләр белән дә кулланыла. Белән бәйлеге белән килеп, ул берничә мәгънәне белдерә:



а) икенче бер эшнең үтәлү вакытын күрсәтә:

Башта алар ятсыныбрак торып, күрү белән бәйләнешеп китә алмасак та, бер-ике минут үтү белән арадагы пәрдә югалды (Г.Ибраһимов). Таң ату белән эшкә йөгерәм... (җыр)

ә) п кушымчалы хәл фигыльгә якын мәгънәне, ягъни икенче бер эшнең үтәлү рәвешен белдерә: Синеке дә дөрес дөреслеккә, әти, – диде ярым шаярту белән... (Ф.Хөсни). Явызлыкны, кыргыйлыкны күрү белән, Яндырыйк без, көйдерик без көлү белән... (Г.Афзал).

б) кыек объект мәгънәсен белдерә: Алар мине дә ачык йөз белән каршы алдылар, кем булуым белән кызыксына, сораштыра башладылар (Ф.Хөсни)

Өчен бәйлеге белән куллынылып, -у/-ү формасы максатны белдерә. Дирекция моны хуп күрде, куышны төзәтү, торак бүлмә итеп ќайлау эшендә булышу өчен ике-өч кеше бирде (Н.Фәттах).

Болардан тыш, -у/-ү формасы аша, аркасында, буенча, кебек, шикелле һ.б. сүзләре белән дә килергә мөмкин: Ә без быел колхаз правлениесенең аяк киенмәве аркасында, тавыкларыбызны... яшь кычыткан ашатып асрадык (Ф.Хөсни). Каяндыр ишетеп калуы буенча, йөзгә, меңгә кадәр санады... (Н.Фәттах) һ.б.

§ 132. Исем фигыльнең тартым белән төрләнеше. Исемнәр кебек, исем фигыль дә тартым белән төрләнә, әмма исемнәрдән аермалы буларак, исем фигыльгә ялганган тартым кушымчалары предметның кайсы затка каравын түгел, ә фигыль белдергән эш-хәлнең б а ш к а р у ч ы с ы н, с у б ъ е к т ы н белдерә. Субъектны бу рәвешле белдерү, билгеле булганча, п е р с о н а л ь л е кк ә карый. Исем фигыльләрдә персональлек белдерүнең берничә структур төре бар:

а) субъект төшенчәсе исем фигыльгә ялганып килгән тартым кушымчасы ярдәмендә белдерелә:

Сезне Казанда күрүемә мин чиксез шат, Габдулла әфәнде (И.Нуруллин). Язылганнар орден-медальләрем, Комсомолга кайчан керүем (Ш.Мөдәррис). Дөресен әйткәндә, туган нигезеннән алай ансат кына чыгып китүенең сәбәпләреннән берсе дә шул иде (Ф.Хөсни). Елмаюың аша тагын бер кат Матурлыгын күрсәт дөньяның (Р.Әхмәтќанов);

ә) субъект төшенчәсе исем фигыль янындагы тартым кушымчасы һәм иялек килешендәге исем яки алмашлык белән белдерелергә мөмкин (III төр изафә):



...Шуңа күрә малайларның акырынлавына ачуым килә иде (Г.Ибраһимов). Городовойның китмәвенә Муса борчыла башлады (Ш.Камал);

б) субъект төшенчәсе баш килештәге исемнәр яки алмашлыклар ярдәмендә белдерелә (бу очракта исем фигыль янында тартым кушымчасы булырга да, булмаска да мөмкин):



Кояш баешы ягыннан кара куе болыт чыгуы безне тагын борчый башлады (Г.Ибраһимов). Көндәгечә, Фәйрүзәсе ул килүгә шатланды... (М.Ќәлил). Техника гүләвеннән ќир селкенеп тора... (Азат хатын).

Субъект бу рәвешле баш килештәге исемнәр яки алмашлыклар ярдәмендә белдерелгәндә, төрле килеш кушымчалары алган, яки бәйлекләр белән кулланылган исем фигыльләр синтетик иярчен ќөмләләр төзиләр.

-у/-ү кушымчалы исем фигыльгә ялганган тартым кушымчаларының телдә башка төрле вазифалары да бар. Мәсәлән, бу форма белдергән процессның реаль башкаручысы I зат булган очракта да, аңа III зат тартым кушымчалары ялганып килә ала. Бу очракта тартым кушымчасы субъектка ишарәләми, һәм аның нинди мәгънә белдерүе дә анык түгел:

Аның белән сөйләшүе бик рәхәт иде... (Г.Бәширов). Бер кешене ышандыруы берни түгел, ќәмәгатьчелекне ышандыруы ай-һай авыр (Г.Әпсәләмов). Рәхәт ишкәк ишүләре, Саф суны кичүләре (М.Садри). Их, су агулары, матур су алулары (җыр).

Алдарак күрсәтелгәнчә, татар телендә ясалышы исем фигыльләр белән бәйле шактый исемнәр бар. Мәсәлән: язу, уку, буяу, сорау, көтү, үлчәү, сылтау, сайлау (сайлау көне) һ.б. Мондый сүзләр фигыль билгеләрен тулысынча югалтып, исемгә күчкән, конверсияләнгән сүзләр булып санала. Боларга өстәп исем фигыльләрдән күчкән с ы й ф а т л а р н ы да күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән: авыру (кеше), калку (урын), ярсу (йөрәк), өндәү (җөмлә), йөдәү (ат), сорау (җөмлә), уяу (кеше), яңгырау (аваз) һ.б.

Бу очрак махсус аңлатма бирүне дә сорый: хәзерге телдә исем фигыль, субстантив форма буларак, икенче исемне изафә бәйләнешенә керү аша гына ачыклый ала (II төр изафә): бару урыны, кайту вакыты, сөйләү рәвеше һ.б. Ә югарыда китерелгән мисалларда исә -у/-ү формасындагы сүзләр, сыйфатлар яки сыйфат фигыльләр кебек, исемне турыдан-туры ачыклап килгәннәр, һәм хәзерге телдә алар сыйфат сүз төркеме буларак кабул ителәләр. Тел тарихы фәнендә бу күренеш борынгы телдә исем фигыльнең күп функцияле булуы, бер үк вакытта субстантив һәм атрибутив позициядә кулланылуы белән дә аңлатыла.

Без алда -ган, -асы, -ачак, -ыр кушымчалы сыйфат фигыльләрнең иркен рәвештә исем фигыль мәгънәсендә кулланылышын билгеләп үткән идек. Мәсәлән: аның килүен күрдем, ул килгәнне күрдем, аның киләсен белдем, аның киләчәген белдем, аның килерен белә идем һ.б.

Бу сыйфат фигыльләр, заманга битараф булган –у/-ү кушымчалы исем фигыльдән аермалы буларак, контекстта үткәнгә яки киләчәккә караган эш-хәл а т а м а с ы н белдерәләр.

-у/-ү кушымчалы исем фигыльдән тыш татар телендә сирәк кенә булса да –мак/-мәк һәм –ыш/-еш кушымчалы исем фигыль дә очрый. –мак/-мәк формасына беркадәр архаиклык төсмере хас, ә -ыш/-еш формасы күбрәк сөйләм телендә очрый.



Гомер итмәк тырышмактыр, ялыкмый, һич тә ял итми ... (Г.Тукай). Кыска вакытта килә-китә йөргән җиде кешегә күңелдә генә йөргән зур серне ничек чишә башламак кирәк (Ф.Хөсни). Шулай булгач ничек итеп әти белән әнигә үпкәләмәк кирәк (В.Нуруллин). Кая китеп барыш? Нишләмәк кирәк (сөйләм теле).

Телдә шулай ук -мак формасы нигезендә ясалган –макта, -макчы формалары да кулланыла –макта формасы архаиклашкан, ул күбрәк хәзерге заман хикәя фигыль мәгънәсендә кулланыла: Иртә белән кайнамакта бу базар...(Г.Тукай); ә -макчы кушымчалы фигыль ниятләү модальлеген белдерә: Чиләкләренә су алып тиз генә китмәкче булды (Ф.Хөсни).


Инфинитив.

§ 133. Ясалышы, семантикасы, кулланылыш үзенчәлекләре. Татар телендә инфинитив –ырга/-ергә, -рга кушымчасы белән ясала. Типологик планда инфинитив төрләнми торган фигыль формасы булып санала. Татар телендә дә инфинитив з а т – с а н, з а м а н белән төрләнми, аңа бары тик фигыльнең гомуми грамматик категорияләре генә хас: инфинитив барлыкта- юклыкта килә: барырга~бармаска, килергә~килмәскә, ташларга~ташламаска һ.б.; юнәлеш кушымчаларын ала: сөйләргә~сөйләтергә~сөйләшергә; сайларга~сайланырга~сайланылырга һ.б.; дәрәҗә белдерә: килергә~килеп җитәргә, укырга~укый башларга~укып чыгарга һ.б.

Сөйләм эчендә инфинитив берничә вазифа башкара:

а) җөмләдә икенче бер фигыльгә ияреп килә һәм аны ачыклый, бу очракта ул функциональ яктан хәл фигыльләргә охшаш мәгънәдә килә, ягъни эш-хәлнең максатын белдерә: укырга бару, кайтырга җыену, әйтергә теләү, бирешмәскә тырышу.

Ирек Мәскәүгә, театр курсларына укырга китте (Ф.Садриев). Үземне бар иткән туфрак белән саубуллашырга авылга кайттым (А.Гыйләҗев). Хуш, мәктәп, үз күрдең, яшәргә көч бирдең... (С.Сөләйманова);

ә) тиеш, кирәк, мөмкин һ.б. модаль сүзләр белән килә һәм х ә б ә р ф у н к ц и я с е н д ә кулланыла: әйтергә кирәк, керергә мөмкин, килергә тиеш һ.б.



Кешенең үзе генә ниятләгән эшләре дә булырга мөмкин бит (К.Тимбикова). Бу атна ахырында Фәния кайтып, аны шәһәргә, үз янына алып китәргә тиеш иде. (М.Мәһдиев). Сугышлар беткәч, дигән Вәгъдәне искә алып, Батырга лаек итеп Яшәргә тиеш халык! (М.Әъләм). Таныш булмаска мөмкин, ай буена бер авыз сүз сөйләшәскә мөмкин, әмма һәркемне күреп, танып өлгерәсең (Ә.Еники). Бу көтелмәгән тау хәтле сөенечне кемгә булса да әйтергә, шатлыкны бүлешергә кирәк! (И.Салахов). Барыннан да бигрәк табигатьнең үзенә ышанырга кирәк. Барсын да шул тигезли. (А.Гыйләҗев);

б) ө н д ә ү, ч а к ы р у, к а т г ы й т ы ю кебек модаль мәгънәләрне белдереп, җөмләдә мөстәкыйль позициядә кулланыла:



Күпердән узучыларны тикшермичә җибәрмәскә! (М.Мәһдиев). Беренче нәүбәттә үз-үзеңә ышанырга, төшенкелеккә бирелмәскә (сөйләм теле).

в) мөстәкыйль кулланылышта инфинитив с о р а у, и к е л ә н ү, г а җ и з л ә н ү кебек модаль мәгънәләрне дә белдерә:



Ничек итеп боларны тел белән аңлатырга, әллә хатта язаргамы? (Г.Ибраһимов). Бу гаделсезлектән, бу мәсхәрәдән ничек котылырга, кая качарга? (Ф.Садриев). Бу караңгыда ул чормага ничек менәргә инде тагын? (Ф.Хөсни). Әйтергә микән, әйтмәскә микән? (җыр).

-ырга формасы төрле ярдәмче фигыльләр белән килеп, төрле модаль мәгънә белдерә торган аналитик төзелмәләр ясый:

а) бул фигыле белән кулланылганда н и я т л ә ү модальлеген белдерә:

Мин, ниһаять аңыма килеп, белгәннәремне сөйләргә булдым (И.Салахов). Баллыболынга бер килүендә Фидая Каләмгөлнең хәлен белеп чыгарга булды (М.Маликова);

ә) –ырга ит аналитик формасы шулай ук н и я т л ә ү н е белдерә:



Менә синең янга килергә иттем әле (Х.Сарьян). Бала-чага шаулаша, салкынга бирешмәскә итә, кар өстендә әүмәкләшә (Р.Хафизова);

б) –ырга иде формасы көчле теләкне белдерә:



Ничек тә кайтып өлгерергә иде (Б.Камалов). Их шушы җилләргә ияреп, кырлар буйлап исәргә иде! (М.Мәһдиев).

Диалекталь сөйләмдә (Казан арты сөйләше) инфинитивның –мага/-мәгә формасы кулланыла: бармага, килмәгә, күрмәгә һ.б. Тукай аны үзенең бер шигырендә дә теркәп калдырган:



Барган идем Әтнәгә, ян тәрәзә какмага,

Кактым, суктым ачылды, тәңкәләре сачылды

Эте чыкты өрмәгә, кызы чыкты күрмәгә.

Этен алдым пычакка

Кызын алдым кочакка.

Фигыльләрнең ясалышы1.

§ 134. Морфологик юл белән фигыль ясалышы. Татар телендә иң актив фигыль ясагыч кушымчалар: –ла/-лә, лан/-лән, -лаш/-ләш. Алар төрле сүз төркемнәренә ялганып, күптөрле сүз ясалыш мәгънәсенә ия фигыльләр ясыйлар.

-ла/-лә кушымчасы исем, сыйфат, рәвешләргә һәм аваз ияртемнәренә ялгана:

а) билгеле бер к о р а л белән эшләнә торган эш-хәлне белдерә (ягъни сүз ясагыч нигез эшнең, процессның коралын белдерә): үтүклә, тырмала, китмәнлә, кадакла, сукала, ташла, тешлә һ.б.;

ә) билгеле бер м а т е р и а л белән эшләнә торган эшне белдерә: тозла, майла борчыла, агула, пыялала, коймала һ.б.;

б) эшнең н ә т и җ ә с е н белдерә: сырла, ремонтла, сирәклә, түгәрәклә, үткенлә, төркемлә, чуарла һ.б.

в) билгеле бер эчке яки тышкы о б ъ е к т к а юнәлгән эшне белдерә: уйла, көйлә, җырла, эшлә, бәялә, йок(ы)ла һ.б.

г) у р ы н г а яки в а к ы т к а мөнәсәбәтле эш-хәлләрне белдерә: кышла, җәйлә, соңла, буйла, үрлә һ.б.;

д) төрле физик органнар белән бәйле күчерелмә мәгънәдәге фигыльләр ясала: күзлә, түбәлә, борынла, бугазла, башла һ.б.

е) аерым билге белдергән сүзләрдән б ә я л ә ү характерындагы фигыльләр ясала: зурла, яманла, хурла, хөрмәтлә һ.б.

ж) аваз ияртемнәреннән фигыль ясала: чыжла, гөрлә, мияула, шартла, дула, выжла, гырла, мырла һ.б. Сыйфатларга ялганып, шул билге белән бәйле фигыльләр ясала: иркенлә, иркәлә, аксакла, ямансула һ.б.

лан/-лән кушымчасы исемнәргә, сыйфатларга ялганып фигыльләр ясый:

а) шәхеснең эмоциональ яки психик халәтенә бәйле сүзләргә ялганып, шул эшнең атамасын белдергән фигыльләр ясый: моңлан, горурлан, дулкынлан, кәефлән, рухлан, дәртлән, шатлан һ.б. - уңай мәгънәдә;



үҗәтлән, ачулан, хафалан, миңгерәүлән һ.б. – тискәре мәгънәдә;

ә) сыйфатларга ялганып, шул билгегә ия булуны белдергән фигыльләр ясый: кыюлан, мескенлән, ваклан, тупаслан, ялкаулан һ.б.

б) аерым предметларга бәйле рәвештә күчерелмә мәгънәле фигыльләр ясый: куллан, атлан, канатлау, тезлән, өйлән һ.б.;

в) –лан/-лән кушымчасы белән ясалган кайбер фигыльләрнең тамыры телдә аерым сакланмаган: чәбәлән, кабалан, сырпалан, өтәлән һ.б.



-лаш/-ләш кушымчасы телдә бик киң таралыш тапмаган, ул исем, сыйфат, рәвештән, сирәгрәк саннардан фигыль ясый:

а) исемнән фигыль ясый: серләш, бәхәсләш, вәгъдәләш, хәбәрләш, дошманлаш, дуслаш һ.б., колхозлаш, коллективлаш, автоматлаш кебек фигыльләр тел үсешненең соңгырак чорына карый;

ә) сыйфат һәм рәвешләрдән фигыль ясый: кискенләш, кыенлаш, ераклаш, якынлаш һ.б.

б) ымлыклардан фигыль ясы: хушлашу, сабуллашу, исәнләшү;

в) тикшеренүчеләр сатулашу, бәхәсләшү киңәшләшү, судлашу кебек очракларны да –лаш кушымчасы ярдәмендә сүз ясалышына кертеп карыйлар, чөнки монда уртаклык юнәлеше мәгънәсе сакланса да, аларның төп юнәлеш формасы (судла, киңәшлә, бәхәслә) телдә кулланылмый.

-а/-ә кушымчасы и с е м н ә р д ә н, с ы й ф а т л а р д а н, а в а з и я р т е м н ә р е н н ә н фигыль ясый:

а) исемнәрдән: аша, ата (ат-исем), сана, кана, ута (ут~чүп үлән), уйна (уен+а), төйнә (төен+ә) һ.б.;

ә) сыйфатлардан: яшә, төзә, буша кыйна (кыен+а) һ.б.;

б) аваз һәм образ ияртемнәреннән: шалтыра, ялтыра, калтыра һ.б.



-ы/-е кушымчасы сыйфатлардан фигыль ясый: киме, ныгы, төзе, бае (байы) һ.б.;

-ар/-әр/-р кушымчасы шулай ук нигездә сыйфатлардан фигыль ясаучы кушымча: агар, яшәр, искер, яңар, нечкәр, куер, кыскар һ.б.

-ай/-әй кушымчасы сыйфатлардан һәм рәвешләрдән фигыль ясый: азай, күбәй, тарай, киңәй, сарыгай, олыгай, кәкерәй, бөкерәй һ.б.

Соңгы өч очракта сыйфатлардан фигыль ясалу күренеше үзенчәлекле. Асылда фигыль үзе дә киң мәгънәдә б и л г е белдерә торган сүз төркеме санала, ягъни предметны яки затны эш-хәл, процесс буенча характерлый. Сыйфатлардан фигыль ясалганда исә нигездә күрсәтелгән б и л г е г ә ия булу мәгънәсендәге фигыль ясала.

Фигыль ясалышы буенча хезмәтләрдә тагын –ыл/-ел (терел, югал), -гар/-гәр (сугар, соңгар), -ык/-ек (берек, кичек) һ.б. сирәк кулланыла торган кушымчалар китерелә. “Татар грамматикасы”ның (1998) махсус сүз ясалышы бүлегендә китерелгән кушымчалар аеруча бай һәм күптөрле. Әмма бу хезмәттә фигыль ясагычлар дип китерелгән кайбер кушымчалар бәхәсле. Шулардан, мәсәлән, күп кенә очракларда юнәлеш категориясе кушымчаларын сүз ясагычлар белән кушып, -лаш/-ләш, -ландыр/-ләндер, -лаштыр, ләштер һ.б. рәвешендә бирүне, безнең карашыбызча, һәр очракта да урынлы дип санап булмый. Әйтик, бу хезмәттә аңлату, җилләтү, зәгыйфьләтү кебек, аңлау, җилләү, зәгыйфьләнү фигыльләренең йөкләтү юнәлеше формасы -лат/-ләт кушымчасы белән ясалган фигыльләргә, бетер, пешер, батыр кебек йөкләтү юнәлеше формалары шулай ук ясалма фигыльләргә кертелгән; яшелләндерү, сәламәтләндерү, зәгыйфьләндерү яшелләндерү, ялангачландыру кебек фигыльләрне һич тә -ландыр/-ләндер кушымчасы белән ясалган дип саный алмыйбыз, чөнки биредә -дыр/-дер кушымчасы – форма ясагычлар, йөкләтү юнәлеше кушымчалары һ.б.

Кызганычка каршы, мондый бәхәсле моментлар әлеге хезмәттә шактый, һәм күп кенә очракларда иллюстрация рәвешендә китерелгән мисаллар да ясалма яңгырый: шапшакландыру, сулыландыру, бурычлану, кызылландыру һ.б. [334-338 ].





Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   18   19   20   21   22   23   24   25   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет