Морфологиясе



бет26/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   28
§ 153. Гомуми төшенчә. Кисәкчәләр – сүзләргә һәм җөмләләргә модаль-экспрессив мәгънә төсмерләре өсти торган үзенчәлекле сүз төркеме. Кисәкчәләр бәйлек, яки теркәгечләрдән аермалы буларак, сүзләр яки җөмләләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне, ягъни грамматик мәгънә белдермиләр, ә модаль м ә г ъ н ә т ө с м е р л ә р е н белдерәләр: мәгънәне к ө ч ә й т ә л ә р , ч и к л и л ә р, ү т е н ү, с о р а у, р а с л а у, ш и к л ә н ү кебек һ.б. мәгънәләрне белдерәләр һ.б.

Сукмакларга үлән үскәндер бит, Тик учаклар әле исәндер бит – сагынгандыр безне учаклар (Зөлфәт). Җырларның да иң татлысы синдә генә, Уйларның да иң татлысы синдә генә (Г. Афзал). Кайгы, миннән тизрәк кит инде, синең көнең бетте бит инде... (М.Җәлил). Чыкчы, и фикерем кояшы, Китсен өстеңнән болыт... (Г. Тукай).

Кисәкчәләр морфологик яктан төрләнмиләр, синтаксик яктан үзләре ияргән сүз белән бергә җөмлә кисәге составына керәләр. Телдә кулланылышы буенча кисәкчәләр кушымчаларга якын торалар. Кайбер хезмәтләрдә кисәкчәләрне ярдәмлек сүзләр белән кушымчалар арасында торучы тел берәмлеге буларак та билгелиләр.

Кисәкчәләрнең күпчелеге фонетик яктан вариантлаша, алар сингармонизмга һәм тартыклар ассимиляциясенә буйсыналар: гына / генә; кына / кенә; чы / че; сана / сәнә; мы / ме; ла / лә һ.б. Кайбер кисәкчәләр үзләре тагылып килгән сүзгә кушылып язылалар: әйтче, китапмы, дәфтәрме, килсәнә һ.б. Әмма, кушымчалардан аермалы буларак, кисәкчәләр бер генә сүз төркеменә беркетелмәгәннәр, бер үк кисәкчә гадәттә төрле сүз төркемнәре белән килә ала: син генә, китап кына , әйт кенә, матур гына; барыйммы, матурмы, китапмы һ.б. Дөрес, кисәкчәләр арасында аерым сүз төркеменә - фигыльләргә генә беркетелгәннәре дә бар: әйтче, килсәнә һ.б.

Шулай да, кисәкчәләрне башка ярдәмлек сүз төркемнәреннән һәм форма ясагыч кушымчалардан аерып тора торган төп билге семантик якка карый. Алда күрсәтелгәнчә, кисәкчәләр сүзләр арасындыгы грамматик мөнәсәбәтләрне белдермиләр, ә сүзләргә модаль м ә г ъ н ә т ө с м е р е

өстиләр. Шуңа күрә соңгы вакытта кисәкчәләр я р д ә м л е к сүз төркемнәре булган бәйлек һәм теркәгечләрдән аерып, м о д а л ь сүз төркеме буларак өйрәнелә башлады.

§154. Кисәкчәләрнең мәгънәләре. Гына / генә, кына / кенә кисәкчәсе төрле сүз төркемнәре белән килә, күбрәк ч и к л ә ү, а е р ы п к у ю мәгънәсен белдерә: ул гына (килде), укыды гына (сөйләмәде), бер генә (әйтте). Сыйфат һәм рәвешләрдә билгенең билгеле бер чамасын белдерә, билгене “чикли”: матур гына, аз гына, ямьле генә һ.б.

Илләр күп ул, җирләр күп ул... Ә гомерләр һәркемнең берәү генә (Р.Фәйзуллин). Тик ахырдан гына ара төзәлде, Нурый аз-маз ярдәм иткәләде (Г. Ибраһимов).Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен; Ансы да сөйли тагын: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!” (Г. Тукай). Чишмәгә төшкән сукмакның читләре үлән генә, Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен Тик күрше-күлән генә (С.Хәким). Сиңа кайткач кына, туган ягым, Күкрәгемә шатлык сыймады (Р. Биктимеров).

Чикләү мәгънәсен белдереп, кисәкчә вазыйфасында тик теркәгече дә килә ала:



Күрдем мин гомремдә күңелле якларны, Яраткан җырларын ятладым...Тик сине, тик сине, тик сине, туган як, күңлемдә һәрвакыт сакладым (М.Мазунов).

Да / дә, та / тә кисәкчәсе төрле сүз төркемнәре янында килеп мәгънәне

к ө ч ә й т ә, көчәйткеч кисәкчә мәгънәсендә кулланыла: ул да (килде), беркайчан да, үлсәм дә һ.б.

Туган җирне кайтып бер күрсәм дә, Мин үкенмәм дидем үлсәм дә... (Р. Биктимеров). Олы юлдан яуга киткән чакта Таң җиленнән томан таралды. Авыл башындагы куш наратка Атлар да бит борылып карады (М.Галиев). Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антына... (М. Җәлил). Бу хәбәргә Гәрәй дә тик кала алмады, Казанын, авыруын ташлап, актык көчен җыеп, малай артыннан йөгерде (Г.Ибраһимов).

Мәгънәне көчәйтү өчен аерым очракларда хәтле теркәгече дә кулланыла: Кайтам, кайтам туган якларыма – Талларыма хәтле сагынган (С.Хәким).

Да / дә кисәкчәсе еш кына җыючы теркәгеч вазыйфасында да кулланыла, һәм ул күбрәк җөмләнең тиңдәш кисәкләрен үзара бәйли, терки:

Кайвакыт без шулай яшел чирәм өстенә түгәрәкләнеп утырабыз да, кесәдә ауный-ауный тишелеп беткән иске хатларны, карточкаларны чыгарып, татлыдан татлырак истәлекләргә чумабыз (И.Гази).

Шул ук кисәкчә тиңдәш кисәкләрдән соң кабатланып килгәндә, “аларны бәйләү белән бергә экспрессияне дә арттыра” [Татар грамматикасы, 2004: 408 ], ягъни шулай ук мәгънәне көчәйтә. Мәсәлән: Сания үзе дә, аның ире Зиннур да Клара өчен бик кулай кешеләр булып чыктылар (Ә.Еники). Астагы халык спектакльнең соңгы моментында аһ орып утырды. Хәмдия дә, көтүче Бакый да ... кызганыч иде (М.Мәһдиев).



Да / дә кисәкчәсе шарт фигыль белән килгәндә кире шарт мәгънәсен белдерә: Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең эзсез сүнә, диеп уйлама... (М.Җәлил).

Дыр / дер, тыр / тер, әллә кисәкчәләре б и л г е с е з л е к, и к е л ә н ү, гөман кылу төсмерләрен белдерәләр. Дыр / дер кисәкчәсе төрле сүз төркемнәре белән килә һәм сүзгә кушылып языла: артисттыр (ул), килгәндер, яхшыдыр, әйткәндер һ.б.

Ул Йөрәк-тау гади тау түгелдер, Йөрәгедер туган төбәкнең... (Г.Зәйнәшева). Кулъяулыгы аның белән бергә Күп мәртәбә утка кергәндер... (М.Фәйзуллина).

Әллә кисәкчәсе шулай ук билгесезлек төсмерен белдерә: Киек казлар кыйгылдаша, Сау бул, якташ, диләрдер; Әллә кайтыр, Әллә кайтмас Безнең башлар диләрдер.

Бит, ич, ла, ласа, лабаса кисәкчәләре р а с л а у, ы ш а н д ы р у, ы ш а н у төсмерләрен белдерәләр: әйттем бит, күргәнсең ич, сөйләде ласа һ.б.

Ә син мине алдагансың ич: өзелер хәлгә җиткән гомеремне син Җаның белән ялгагансың ич! (Х.Туфан). Өскә үсмәсен дип баш ботагымны киссәң, мин бит як-якка үсәм (Р.Харис). Синең дә бардыр, күрәсең, Әрнүләр җәлләүләрең. Яшьләрең юа лабаса Күзеңнең зәңгәрләрен (Х.Туфан). Әйтерсең лә сары тәңкә булып, Каеннардан көзге моңнар ява (Ф.Зыятдинова).

Мы / ме, мыни / мени кисәкчәләре төрле сүз төркемнәренә ялганып, сорауны белдерәләр: синме, яңгырмы, кармы, матурмы, килдеме ~ килдемени һ.б.

Синме, минме гаепле соң, нәрсә булды язмышка... (Г.Зәйнәшева). Китәсез дә мени, китәсез дә мени, Китәсез дә мени, аккошлар? (Р.Фәйзуллин). И, телем, синдә нәфислек Чишмәсе кибәрмени. Гасырлар сиңа тимәде, Дәверләр тиярмени (Х.Туфан).

Мисаллардан күренгәнчә, мы / ме, мыни / мени кисәкчәләре күпчелек очракта үзе ияргән сүзгә кушылып языла, бары да / дә кисәкчәсе белән килгәндә генә мыни / мени кушымчасы аерым языла.

Сорау кисәкчәләре әллә, соң кисәкчәләре белән дә килергә мөмкин. Мәсәлән: китәсезме әллә?, киләсезме әллә? һ.б.

Әллә, соң кисәкчәләре аерым языла, әллә кисәкчәсе гадәттә үзе ияргән сүздән соң килә, аерым очракларда алдан да килергә мөмкин: китәсезме әллә? Әллә китәсезме?

Чы / че, сана / сәнә, әле, инде кисәкчәләре гадәттә боерык фигыльләргә ялгана, һәм сорау, үтенү мәгънәләрен белдерә: әйтче, әйт инде, әйт әле, әйтсәнә һ.б.

Бер йөзең күрсәтсәнә, тугъсын гүзәл көннәр минем; Чәчкәләр атсын өмид бакчамда ал гөлләр минем (Г. Тукай). Әйтче нидән шулай яшь егетләр Гөл сибәләр синең алдыңа? (Н. Исәнбәт).Өйлән әле син, Нурислам, дөньясын тетрәтеп туй ясыйк әле (Т.Миңнуллин). Таң алды... Син кер инде! Тиздән кояш чыгар, кер, Әминәм, йокың калмасын! (Һ.Такташ).

Ук / үк кисәкчәсе көчәйтү һәм тизлек төсмерен белдерә: үзең үк, кайткач ук, алтыда ук һ.б.

Рамазан картның каушавы чал төк баскан битенә үк чыккан иде (Г. Ахунов). Ә иртәсен сәгать алтыда ук безнең капка төбенә пар атлар җиккән ике тарантас килеп туктады (Ә.Еники). Бүгенге кичне нилектән шулай түземсезләнеп көтүен ул теге көнне үк сөйләгән иде (Г. Бәширов).

ЯРДӘМЛЕК СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕН АНАЛИЗЛАУ ҮРНӘКЛӘРЕ.

БӘЙЛЕКЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ.



    1. Бәйлек, бәйлек сүз, ярдәмче исем аерылып күрсәтелә.

2. Нинди килешне таләп итүе билгеләнелә.

3. Бәйлекнең грамматик мәгънәсе ачыклана.

ТЕРКӘГЕЧЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ.


  1. Теркәгечнең төркемчәсе.

  2. Җөмләдәге функциясе.

  3. Теркәгеч, теркәгеч сүз, мөнәсәбәтле сүз аерып күрсәтелә.

КИСӘКЧӘЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ.

  1. Мәгънә төсмере.

  2. Язылышы.


Илһам гадәттәгечә эшләп йөрде. Яхъя белән очрашсалар, бер-берсен күрмәмешкә салышып үттеләр... Рәкыйпов аларның әле берсен, әле икенчесен чакыртып туйганнан соң, шундый нәтиҗәгә килде: боларның беркем дә белми торган шәхси ачулары бар, әмма ни берсе, ни икенчесе моны әйтергә теләми. Шаһзаманов – колхозның Үрнәк Кешесе, үз гомерендә эчеп, тәртип бозып йөргәне юк. Шуңа күрә капитан аларны соңгы мәртәбә күзгә-күз очраштырырга булды. Әгәр конфликтның төп сәбәбен әйтсәләр, Шаһзаманов Хаковтан гафу үтенсә, тегесе кичерсә, бәлки эшне иптәшләр судына гына бирермен дип уйлады ул (Ф. Садриев).

Белән – бәйлек, баш килешне таләп итә, бергәлек мәгънәсе;

әле...әле – теркәгеч, тезүче теркәгеч, (бүлүче), җөмлә кисәкләрен бәйли;

соң – бәйлек, чыгыш килешен таләп итә, вакыт мөнәсәбәтен белдерә;

дә - көчәйткеч кисәкчә, аерым языла;

әмма – тезүче теркәгеч, каршы куючы, тезмә кушма җөмләдәге җөмләләрне терки;

ни...ни – тезүче теркәгеч (җыючы), җөмлә кисәкләрен бәйли;

әгәр – ияртүче теркәгеч, иярчен шарт җөмләне оештыруда катнаша.

БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ.

БӘЙЛЕК БУЕНЧА:


  1. Ярдәмлек сүз төркемнәренең мөстәкыйль сүзләрдән аермасын искә төшерегез.

2.Бәйлек сүз төркемене лексик-семантик, морфологик, синтаксик яктан характерлагыз.

3. Бәйлекләрнең грамматик яктан төркемчәләрен атагыз, мисаллар китерегез.

4. Бәйлекләрнең грамматик мәгънәләрен (сүзләр арасында нинди мөнәсәбәтләрне белдерүен) истә калдырыгыз. Күпмәгънәле бәйлекләрнең (белән, өчен һ.б.) мәгънәләрен атап күрсәтегез.

5. Бәйлек сүзләр турында төшенчә бирегез.

6. Бәйлек ролендә йөрүче ярдәмче исемнәрне характерлагыз.

ТЕРКӘГЕЧ БУЕНЧА:

1.Теркәгечләргә ярдәмлек сүз төркеме буларак, семантик, морфологик һәм синтаксик яктан гомуми характеристика бирегез.

2. Бәйлек һәм аермасы арасындагы уртак һәм аермалы якларны күрсәтегез.

3. Тезүче теркәгечләр һәм аларның төркемчәләрен атап күрсәтегез, морфологик һәм синтаксик яктан характерлагыз.

4. Ияртүче теркәгечләр турында төшенчә бирегез, аларның составын истә калдырыгыз.

5. Мөнәсәбәтле сүзләр асылда с и н т а к с и к к а т е г о р и я дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

КИСӘКЧӘ БУЕНЧА:

1.Модаль сүз төркеме буларак кисәкчәләргә гомуми характеристика бирегез. Кисәкчәләр нинди м ә г ъ н ә т ө с м е р л ә р е н белдерәләр?

2. Кисәкчәләрнең кушымчалар һәм ярдәмлек сүз төркемнәре (бәйлек, теркәгеч) белән охшашлыгын һәм аермасын күрсәтегез.

3. Кисәкчәләрнең мәгънә буенча төркемчәләрен, аларның составын истә калдырыгыз, мисаллар китерегез.

Ымлык.

§ 155. Гомуми төшенчә. Ымлыклар - кешеләрнең хис-тойгыларын, эчке кичерешләрен, ихтыярын белдерә торган үзенчәлекле сүз төркеме.

С е м а н т и к яктан алар чынбарлык күренешләрен, хис-тойгыларны, ихтыярны белдерәләр, әмма ымлыклар бу кичерешләрне, ихтыярны башка мөстәкыйль сүз төркемнәре кебек атап күрсәтмиләр, ә кыска юл белән белдерәләр, аларның номинатив функцияләре юк.

М о р ф о л о г и к яктан ымлыклар төрләнмиләр, бары тик кайбер ымлыкларга гына сүз ясагыч кушымчалар ялгана: уфылдау, ахылдау һ.б.

С и н т а к с и к яктан ымлыклар җөмлә кисәге була алмыйлар, үзләре генә аерым җөмлә төзиләр, яки җөмләгә өстәмә эмоциональ төсмер бирү өчен кулланылалар.



Кинәт клуб ишеге ачылды. Кемдер баскычка чыкты. Тәмәке уты күренеп китте:

  • Һәйт!

Малайлар тәрәзә яныннан борчак шикелле читкә тәгәрәштеләр (Р. Бәшәр). Ә-ә, шулаймыни...дигән булды Хәдичәтти-артистка (М.Мәһдиев). Ах, хәйләкәр абый! Җирне, кешеләрне яраттырып, яраттырган икән үзен дә (Р.Гаташ).

§ 156. Ымлыкларның структур төрләре һәм ясалышы. Составы буенча ымлыкларны т ө п һәм я с а л м а төрләргә бүлеп карыйлар. Төп ымлыклар кешеләрнең эмоциональ халәтенә бәйле рәвештә чыгарылган авазлардан яки аваз җыелмаларыннан тора. Татар телендә төп ымлыкларның түбәндәге структур төрләре бар:

а) я л г ы з а к ымлыклар: а, ә, э, у, йә, йа, ай, әй, уй, аһ, ах, их, уф, на, мә, ну, һа, һә, һу, һи, фу, фи, һм, чү, әһә, һай, һәйт, абау һ.б.

Шулай ук рус ымлыкларына охшатып әйтелгән о, ой, эх, оһо ымлыклары да очрый;

б) к а б а т л а н ы п килгән ымлыклар: а-а, и-и, у-у, ай-ай, уй-уй, һәй-һәй, чү-чү, на-на, көш-көш һ.б.

в) п а р л ы ымлыклар: ай-һай, ай-йай, ах-ух һ.б.

Я с а л м а ымлыклар дип башка сүз төркемнәреннән күчкән һәм кыска юл белән хис-тойгы, ихтыярны белдерә торган сүзләргә әйтәләр. Телдә бу рәвешле морфологик –синтаксик ысул белән ясалган ымлыклар шактый күп һәм составы ягыннан да алар төрле:

а) аерым мөстәкыйль сүзләрдән аерымланган ымлыклар: бәә-леш (гаҗәпләнү), тамаша (нинди дә булса эшне хупламау), каравыл! (курку), пычагым (санга сукмау). Мондый ымлыклар арасында төрле сүзтезмәләрдән күчкәннәре дә бар: кит аннан! (нык гаҗәпләнү, көтелмәгәнлек), йөзе кара булгыры (каргыш) һ.б.;

б) илаһияткә, мифик көчләргә сыгынуга бәйле ымлыклар: алла сакласын, я рабби, ай алла, шайтан алгыры һ.б.

в) исәнләшү, саубуллашу кебек этикет сүзләргә бәйле ымлыклар: исәнмесез, сау булыгыз, хушыгыз, гафу итегез һ.б.[Тулырак карагыз: Татар грамматикасы,2002:416].

§ 157. Ымлыкларның мәгънә буенча төрләре. Башлап, ымлыклар ике зур төркемгә бүленә: 1) х и с – т о й г ы, кичерешләрне белдерә торган, ягъни э м о ц и о н а л ь ымлыклар; 2) и х т ы я р н ы белдерә торган ымлыклар. Аларны күбрәк и м п е р а т и в ымлыклар дип атыйлар.


  1. Эмоциональ ымлыклар һәм аларның семантик төркемчәләре.

а) шатлану, канәгатьләнү, соклануны белдерә торган ымлыклар: и, әй, их, иһи, әй, ай-яй, абау, сөбханалла, бәрәкалла һ.б.

Әй, бу яшәү! Шомлы! Тилмерткеч кызык! Илаһ көч йөри Биләүне Кәфенгә кадәр сузып! (Р.Фәйзуллин). И, бу җиһанның гадел минутлары! (М. Галиев). И-и-х, син, нинди саф, нинди матур күңелле егет син,- диде озын керфекле кыз... (М.Мәһдиев). Шул апа Һадины Фәхриев янына кертергә кушты. Бүлмәдә иң элек ул зур-зур тәрәзәләрне күрде. Ай-яй олы! Ишек алды ап-ачык күренеп тора! (А. Гыйләҗев). Шул заманнан бирле айның туганына Һәм дә алтын көпчәк төсле тулганына Карап, күңлем кайчан минем хәйран кала, Диям шунда: сөбханалла, сөбханалла! (Г. Тукай).

б) үкенү, көчле теләк, рәнҗү, зарлану кебек хис-тойгыларны белдерә торган ымлыклар: аһ, их, йә алла, әй раббым һ.б.

Ни газизрәк – бу Ватанмы? Аһ, туган каумем газиз (Дәрдмәнд). Тынма әле, Тынма әле яңгыр. Син туктасаң, җанга, аһ! Авыр... (Р.Аймәт). Их, әле дә безнең әниебез булса икән ул! Әни үзе бар чагында мичкә дә ягып җибәрә иде, мич янып торса, өйдә шундый җылы була ич (Р. Фәизов). Йә алла! Ләйсәннәрең җанны юа алырмы күздән канлы яшьләр акканда (Р. Фәйзуллин).

в) курку, шомлану, көяләнү, гаҗәпләнү, шөбһәләнүне белдерә торган ымлыклар: ах, аһ, уф, бәй, ай, ай-һай, Ай алла, абау һ.б.



Ай аллам, нигә икән?- диде Зөләйха ихлас көяләнеп (А. Гыйләҗев). Шулай утыра торгач, Ләлә кисәк кенә шыпырт итеп, әллә нинди шомлы итеп әйтеп куя: - Абау, нәрсә бар анда?- Кайда? Кайда ул?- дибез без, дәррәү әсәренеп (Р. Фәизов). Карале, әллә кая кереп киткәнмен, Кайда күрдең ул Габдерәхимне?- Норвегиядә. – Бәй, ансы нәрсә тагын? Таш кыядан гына торган бер ил бар төньякта (З. Зәйнуллин). Яңалык әйтимме? – Ай-һай яңалык булырмы икән? (М. Мәһдиев).

г) искитмәү, санга сукмау, кимсетү, мәсхәрәләү, иронияне белдергән ымлыклар: һәй, ә-әй, фи, фу, и-и, һи-и-и һ.б.

Ә-әй! Алма бәлеше ир-ат ашымыни ул?!- дип, сүзгә Госман катнашты (К.Тимбикова). Һәй, юлда сөйләгәннәргә ышансаң!... Юлда мин Мисыр короле Фарукның кияве булып йөрим! (А.Гыйләҗев). Фу, төнәткәнсең, Вәлиәхмәтовны ысларга җыенмыйдыр ич? (А.Гыйләҗев). Ә кем сугар соң ул кирпечне?- дип көлде әти. – Ай алла! Менә Радик белән тотабыз да сугабыз аны! (Р. Фәизов).

д) ярсу, канәгатьсезлек, каргау, ачулану, шелтәләүне белдерә торган ымлыклар: у-у, ах, эх, һе, һы, каһәр суккыры, гөнаһ шомлыгы һ.б.



Бакчага кем кергән? – Ах, дуңгыз, тагын Зөлфия кергән... (М. Мәһдиев). Зиннур, Хәлим кулындагы шатуннарга үрелеп сорады: - Нинди җилләр ташлады? Әллә бөтенләйгәме? – Һе, бөтенләйгәме! Кемгә кайтам инде мин бөтенләйгә? (З. Зәйнуллин). Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын (Г. Тукай).

е) исәнләшү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтүне һ.б. белдерә торган ымлыклар: рәхмәт, исәнме, исәнмесез, сау булыгыз, хушыгыз, рәхим итегез һ.б.



Исәнме, мәгърур тау! Туган як тәхете – Чатыр тау, исәнме! (М. Галиев). Рәхмәт яусын, килен!- ди ул, һәм урыныннан кузгала (Р. Фәизов). Хуш, Дилә! Хуш, бәгърем, хуш! Савыгып кына кайт!- дип кабатлады ул күңеленнән (А. Гыйләҗев).

Ихтыярны белдерүче ымлыклар. Ихтыярны белдерүче, ягъни императив ымлыклар боеру, тыю, чакыру, эндәшү, әйдәү кебек мәгънәләрне белдерәләр, аларга чү, тсс, әй, әйдә, һайт кебек һ.б. ымлыклар керә.

Чү, тсс, һайт, карагыз аны ымлыклары т ы ю, к и с ә т ү н е белдерә:

Чү, дим, чү... Нишләдең инде, бирән булганмы әллә, кепканы тешлисең...(М. Мәһдиев). Тсс! ...Исемен дә беләм! Тик әйтмим генә! кешеләр бит халәтемне бүтәнчә дип белә... (Р.Фәйзуллин). Өйгә килеп керүенә әби иң беренче гамәле итеп кулына мич алдыннан тимер кыскыч алыр иде. – Һәйт, каферләр!.. Тик кенә утырыгыз. Тузгытмагыз бу кадәр тузан, карагыз аны!...дип, безгә кыскычны күрсәтер иде (Р. Фәизов).

Әйдә, әйдәле, әйдә-әйдә, я, ягез, ягез әле, алла ымлыклары чакыру, өндәүне белдерә: Әйдә, дуслар, җырлыйк әле, без ташкичү бит әле... (М. Мәһдиев). Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор... (Г. Тукай). Ягез, бер дога (А. Гыйләҗев). Йә, буласыңмы инде! (Сөйләм теле). Алло, Җир! Йолдызлар эндәшә, эндәшә! (Р. Әхмәтҗанов).

Императив ымлыкларга шулай ук кош-кортларны, хайваннарны чакыру, куу сүзләре дә керә: көш, прес, пес-пес, маһ-маһ., чәбә, на, на-на, ти-ти-ти һ.б.



Урамда нинди күңелле! Бер сыерның аркасына чәүкә кунган. Көш, үләт кыргыры! (И. Гази). Бу яхшы малай, ... “көш, көш, көш” димәс, Кыланмас алай, Куркытмас, тимәс (Ш. Галиев). “Әйдә, чап, кучер казанга! Атларың ку: на! На-на!” (Г. Тукай).

БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ.

1.Ымлыкларны лекиск-семантик, морфологик һәм синтаксик яктан характерлагыз.

2. Ымлыкларның структур төрләрен һәм ясалма ымлыкларны аерып күрсәтегез, мисаллар китерегез.

3. Хис-тойгыны һәм ихтыярны белдергән ымлыкларның төрле тематик төркемчәләрен билгеләгез, мисаллар китерегез.

4. Ымлыкларның әдәби әсәрләрдә кулланылышын аңлатыгыз.


ЫМЛЫКЛАРНЫ ТИКШЕРҮ.

    1. Ымлыкның төзелеше.

    2. Мәгънә буенча төре.

Күпер башында малайлар көрәкләр күтәреп, гөрләвек агызып йөриләр. Хәлим дә шунда йөгерде. Их, аның да көрәге булса! Гарифулла көрәген биреп тормас микән? И, кыл муен, шул тирескә баткан көрәген кызганган була (И. Гази).

Их – хис-тойгыны белдергән (эмоциональ) ымлык, ялгызак ымлык, теләкне белдерә;

и – хис-тойгыны белдергән ымлык, кимсетү, иронияне белдерә.

Модаль сүзләр.

§157. Гомуми төшенчә Модаль сүзләр сөйләмдә модальлек белдерүнең лексик чарасы буларак билгеләнә. Белгәнебезчә, модальлек, киң мәгънәдә, сөйләмнең чынбарлыкка төрле-төрле мөнәсәбәтен белдерү дигән сүз, һәм ул күп төрле тел чаралары – морфологик, синтаксик, фонетик һәм лексик чаралар ярдәмендә башкарыла. Морфологик ќәһәттән без, мәсәлән, алда фигыльләрнең модаль мәгънә белдерүдә мөмкинлекләре гаять зур икәнен күреп үттек: наклонениеләр, модаль мәгънә белдерә торган аналитик фигыль формалары һ.б; синтаксик яктан – ќөмлә төрләре (сорау, тойгылы, өндәү һ.б. ќөмләләр), фонетикада исә басым һәм интонация һ.б. шулай ук сөйләмнең модальлеген белдерәләр. Болардан тыш телдә махсус рәвештә сөйләмнең чынбарлыкка төрле-төрле мөнәсәбәтен: реальлеген, мөмкинлеген, кирәклеген, тиешлеген, ихтималлыгын, ышанычлы булуын һ.б.ны белдерә торган лексик берәмлекләр – модаль сүзләр кулланыла.

Мәгънә төсмерләре һәм синтаксик функцияләре буенча модаль сүзләрне Д.Г.Тумашева ике төркемгә бүлеп карый:

1) сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен объектив рәвештә белдерә торган модаль сүзләр;

2) сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен сөйләүченең субъектив бәяләве аркылы белдерә торган модаль сүзләр [Тумашева, 1964: 297 ].

Беренче төркемгә: бар, юк, кирәк, тиеш, мөмкин, ярый сүзләре, ә икенче төркемгә: әлбәттә, дөрес, чыннан да, икән, билгеле, ахры, имеш, бәлки, бугай, шаять, ичмасам һ.б сүзләр керә:

Минем барлыгы биш пар күгәрченем бар иде, әниемнең агасы Госман абый тагын бер пар күгәрчен бүләк итте (Ф.Хөсни). Кояш инде баеп та өлгерде, ә кайтып ќитәргә ким дигәндә өч сәгать вакыт кирәк әле (Ә.Еники). Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар, юк түгел аю, бүре, төлке – ќиһан корткыч та бар (Г.Тукай). Мин ќир өстен артык сөйдем, бугай, Артык сөйдем аның гөлләрен, Һәрбер буйга ќиткән каен кызын Усак егетеннән көнләдем (Һ.Такташ). Сабан туена, тәгаен, кайтырбыз (Г.Бәширов).

Татар теле буенча хезмәтләрдә бу типтагы сүзләрне бәяләүгә галимнәр төрлечә якын киләләр. Мәсәлән, беренче төркемгә кергән бар, юк, кирәк, тиеш кебек сүзләр «Татар грамматикасы»нда «хәбәрлек сүзләр» атамасы белән мөстәкыйль сүзләргә кертеп каралган [Татар грамматикасы, 2002: 233 – 237], һәм бары тик сөйләүченең субъектив бәяләвенә бәйле һәм ќөмләдә күбрәк кереш сүз вазыйфасын башкара торган, дөрес, әлбәттә, мөгаен, имеш һ.б. сүзләр генә модаль сүзләр буларак тикшерелә. Дөрес, беренче төркемгә кергән сүзләрне «хәбәрлек сүзләр» дип бәяләү Г.Алпаровтан ук килә. В.Н. Хангилдин да бу типтагы сүзләрне хәбәрлек сүзләр дип тикшерә. Д.Г. Тумашева исә, алда күрсәтелгәнчә, һәр ике төр сүзләрне модаль сүзләргә кертеп карый.

Бер үк грамматик күренешне бу рәвешле төрлечә бәяләүнең объектив сәбәпләре дә бар, билгеле.

Беренчедән, модальлек, модаль сүзләр грамматик хезмәтләрдә чагыштырмача соңрак өйрәнелә башлады, һәм төрле телләрдә бу тел күренешен аңлатуда хәзергә кадәр фикер башкалыклары да бар. «Русская грамматика»да, мәсәлән, [т. I, 1980] хәбәрлек (предикатив) сүзләр һәм модаль сүзләр гомумән аерым каралмаган.

Икенчедән,бу ике төр модаль сүзләр үзләренең грамматик табигате, бигрәк тә синтаксик функцияләре белән чыннан да бер-берсеннән шактый нык аерылалар. Беренче төр модаль сүзләр – бар, юк, тиеш, кирәк һ.б. ќөмләдә күбрәк мөстәкыйль рәвештә хәбәр булып, яки кушма хәбәр составында киләләр һәм предметларның яки күреншләрнең булуын (барлыгын) яки юклыгын, кирәклеген, булырга тиешлеген һ.б. объектив рәвештә хәбәр итәләр.

Мәсәлән:



Башка илләр миңа кирәк түгел, Хыялым юк минем ул хакта... (Н.Дәүли). Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе көлке уен (Г.Тукай).

Икенче төр модаль сүзләр: әлбәттә, бәлки, бугай һ.б. исә хәбәр ителә торган күренешкә сөйләүченең субъектив мөнәсәбәтен белдерәләр, алар ќөмләдәге башка сүзләр белән мөнәсәбәткә кермиләр, ќөмлә кисәге вазыйфасын башкармыйлар, ќөмләгә тулаем модаль төсмер өстиләр, яки үзләре генә аерым ќөмлә булып киләләр: 1

Мәсәлән:

Хәзер сөйләп торудан мәгънә юк, әлбәттә (Р.Хәмид). Бәлки, әтиемнең әтисен, минем бабамны беләсездер? (Ә.Еники). Әни моны белде, ахры (Г. Ибраһимов).

Шул ук вакытта, бу ике төркемгә кергән: тиеш, мөмкин, кирәк, дөрес, билгеле, әлбәттә, бәхәссес, бәлки, бугай, мөгаен һ.б. сүзләр һәркайсы телдә үзенчәлекле лексик-грамматик сүзләр классын тәшкил итәләр, лексик-семантик яктан һәм грамматик яктан характерланалар. Бу сүзләр синтаксик функцияләре һәм аерым морфологик билгеләре буенча (төрләнү-төрләнмәү) аерылсалар да, семантик яктан зур уртаклык күрсәтәләр – аларның һәркайсы модаль мәгънә белдереп һәм сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен төрле яклап характерлыйлар.

Хәбәрлек сүзләр дип модаль сүзләрдән аерылган кирәк, тиеш, мөмкин, ярый сүзләренә игътибар итсәк, семантик яктан аларны бары тик кирәклек, тиешлек, мөмкинлекне белдерә торган сүзләр дип кенә бәяли алабыз, башкача мөмкин түгел. Ә бар, юк сүзләре исә эш-хәлнең, күренешнең реальлеген яки реаль булмавын белдерәләр. Бу – шулай ук модальлеккә карый. Татар грамматикасында да бу типтагы сүзләр хәбәрлек сүзләр дип бирелсә дә, һәр очракта аларның модаль мәгънә белдерүләре билгеләп үтелә: «Кирәк, тиеш (тиешле) һәм мөмкин... болар – өч төрле модаль мәгънә белдерә торган сүзләр (Ассызык – безнеке – Ф.Х.). Кирәк сүзе (1) – зарурилык (необходимость), тиеш сүзе (2) – тиешлек (долженанвование), ә мөмкин сүзе – мөмкинлек (возможность) мәгънәләрен белдерәләр» [Татар грамматикасы, 2002: 331]

Без дә, үз чиратыбызда морфологик хезмәтләрдә инде ќитәрлек дәлилләгәнчә [Карагыз: Тумашева, 1964: 277 – 278 ], һәр ике төркемгә кергән сүзләрне модаль сүзләр дип бәяләү һәм аларның уртак һәм аермалы якларын билгеләп, ике төркемгә аерып карау методик яктан дөресрәк булыр дип саныйбыз.





Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет