Морфологиясе


§158 Модаль сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре



бет27/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   28
§158 Модаль сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре. Бар, юк модаль сүзләренең килеп чыгышы исемнәр белән бәйләп карала һәм алар сөйләм эчендә исемнәрчә төрләнеп килергә дә мөмкин. Мәсәлән: Бары бергә, югы – уртак (мәкаль). Ә шулаймы? – акча барда, бар да дуст шул, бар да яр, Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр (Г.Тукай). Син юкта килгәннәр иде (сөйләм теле).

Бу модаль сүзләр ќөмләдә үзләре генә дә хәбәр булып киләләр: Урманда бар, кырда юк, мунчада бар, өйдә юк (табышмак). Кинән, тынлык сөйгән дустым: Дөньяда ул атау бар. Бар ул хыялың эзләгән төтенсел кыя таулар! (Н.Хисамов). Арча районында туып-үскән егет. Шуңадыр, балык тотуга хиреслеге юк (В.Нуруллин).



Юк модаль сүзе субъектив модальлекне белдереп, ќөмләгә тулаем карарга да мөмкин. Бу очракта ул, ќөмлә кисәкләренә бәйсез кулланыла һәм инкярны белдерә: Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә (Г.Тукай). Шундый ук сөйләм ситуациясендә раслауны белдереп әйе сүзе килә: Әйе, ул килгән иде (сөйләм теле).

Бар, модаль сүзе, -асы / әсе кушымчалы сыйфат фигыль белән килеп, кирәклек модаль мәгънәсен, -у / ү кушымчалы исем фигыль белән килеп, ихтималлыкны белдерә: барасы бар, күрәсе бар, килүе бар һ.б.

Тиздән бит Таулы Төбәкнең район сабан туйларын үткәрәсе бар. Сабан туе комиссиясенә керергә риза булмассыз микән? (Г.Ахунов). Кеше-кара күрүе бар (сөйләм теле). Казалар кебек очасылар китәселәр юк минем (Х.Туфан).

Кирәк, тиеш, мөмкин, ярый (ярамый) модаль сүзләре ќөмлә эчендә күбрәк фигыльнең инфинитив яки исем фигыль формалары белән кулланылалар һәм кирәклек, тиешлек, мөмкинлек модаль мәгънәләрен белдерәләр: барырга кирәк, килергә тиеш, әйтергә мөмкин, сөйләргә ярый һ.б.

Ул үзләренә кайткан булырга тиеш (К.Тимбикова). ... Кинәт килеп кергән кеше, аның өнен алды... Сорашырга да ярамый, тайга гадәте, сабыр булырга да кирәк, кешене, битен-күзен юындырып, чәйгә утырттылар (Я.Зәнкиев). ...Ул үзенең шәкертенә, янәшәдә утырып торуы белән генә булса да ярдәм итәргә тиеш (Г.Ахунов). – Михаил Владимирович, Саттаровның әнисе күренергә рөхсәт сорый... – Бирергә кирәк, – диде баш врач, әйләнеп карамыйча гына (А.Шамов).

Сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен сөйләүченең субъектив бәяләве аша белдереп, кереш сүз функциясендә кулланыла торган модаль сүзләр үз мәгънәләре буенча берничә төркемгә бүленәләр:

1) раслауны белдерә торган модаль сүзләр: әлбәттә, шиксез, һичшиксез, бәхәссез, дөрес, тәгаен, чыннан да һ.б.

Гыйззәтуллин, әлбәттә, бу хикмәтләрне белми иде (М.Мәһдиев). Сабан туена, мөгаен, кайтырбыз (Г.Бәширов). Безнең, чыннан да, горурланып сөйләрлек шагыйрьләребез бар (С.Хәким). Дөрес, аның бабасы, сөйләвенә караганда, таза гына тормышлы булган (Ә.Еники). Чыннан да, Александр Николаевич моңа сөенәчәк бит. Шәкертләрем ќүнле кешеләр булып чыкты, дип күңеленнән горурланачак (Г.Ахунов).

2) фараз кылу, ихтималлык, икеләнү төсмерләрен белдерә торган модаль сүзләр: бәлки, бугай, күрәсең, шәт, мөгаен, гүя, ихтимал, ахры, икән, тиеш һ.б.



Бәлки, аның шул тирәдә генә оясы бардыр... (М.Мәһдиев). Сезнең күбегез, ихтимал, ќидееллык мәктәптә чит тел укытучысы булып эшләр (М.Мәһдиев). Хатын-кыз табигатен ярыйсы гына аңлый иде, бугай Чыңгыз (З.Зәйнуллин). Ә каеннар, бәлки, белмәгәндер, Миңа гына шулай тоелгандыр, Яфраклары ќәрәхәттән түгел, Көз ќиткәнгә генә коелгандыр (Г.Мөхәммәтшин). Ќылы төннәрдә, караңгы күк йөзендә, якты нур бөркегән балкышлар кабатланып куя. Гүя, бик-бик еракта, офык артында, тавыш-тынсыз гына яшен яшьнәп алган сыман тоела (Л.Хәмидуллин).

Тикшеренүчеләр шулай ук икән, имеш, микән кебек сүзләрне дә субъектив-модальлекне белдерә торган сүзләргә кертеп карыйлар [Карагыз: Татар грамматикасы, 2002: 344 – 350 ].



Икән сүзе күбрәк фикерне раслау, нәтиќә ясау мәгънәсен, имеш сүзе – беркадәр ирония катыш нәтиќә ясау яки фараз кылуны белдерә:

Заһит чүмәлә тарттыручы малайларның мәйханә килүләрен күзәтеп, абайламыйча да калган, кыз-кыркын, егет-ќилкенчәк кибән тирәсенә ќыелган икән (М.Әмирханов). Шул заманнан бирле, кем, алтын-көмеш күл төбендә һич хисапсыз күп, имеш.. Киптисә бер дәфга кузгалып бары – күл буеның мәдрәсә талибләре Барча байлыкны ќыячаклар имеш (Г.Тукай).

Алда билгеләгәнчә, субъектив модальлекне белдергән сүзләр ќөмләдә күбрәк кереш сүз вазыйфасында киләләр. Әмма һәр кереш сүзнең модаль сүз була алмавын билгеләү белән дә тикшеренүчеләр, һичшиксез, хаклы. Кереш сүзләр – синтаксик категория, аларны модаль сүзләр белән тиңләштерергә ярамый. Әйтик, димәк, ниһаять, гомумән, кыскасы, беренчедән, мәсәлән кебек сүзләр гадәттә ќөмләдә кереш сүз булып киләләр, әмма алар модаль мәгънә белдермиләр [ Тумашева, 1964: 289 б., Татар грамматикасы, 2002: 340 ].

МОДАЛЬ СҮЗЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ.


    1. Модаль сүзнең төре (объектив яки субъектив модальлекне белдергән сүз).

    2. Мәгънә төсмере.

Читекче кызлар булган йортка керүне мин зарыгып көтә идем. Бәлки, алар миңа апаемны хәтерләткәннәрдер? (Г. Бәширов).

Бәлки – модаль сүз, субъектив модальлекне белдерә, икеләнү, гөман кылу төсмере.

БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ.

1.Модальлек белдерүнең лексик чарасы буларак модаль сүзләргә гомуми характеристика бирегез.

2. Модаль сүзләрнең ике төрен аерып күрсәтегез.

3. Объектив модальлекне белдергән бар, юк, кирәк, тиеш кебек сүзләрне белдерүдә нинди карашлар бар?

4. Модаль сүзләрнең һәр ике төрен характерлагыз, аларның охшаш һәм аермалы якларын күрсәтегез?

5. Модаль сүзләрнең лексик составын истә калдырыгыз.


Библиография.

1. Алпаров Г. Сайланма хезмәтләр.- Казан: Татгосиздат, 1945.

2. Баскаков Н. А. Каракалпакский язык. – М.: Изд-во АН СССР, 1952.

3. Бондарко А. В., Буланин Л. Л. Русский глагол.

4. Вандриес Ж. Язык. – М., 1937.

5. Гаджиахмедов Н.Э. Словоизменительные категории имени и глагола в кумыкском языке (сравнительно с другими тюркскими языками). – Махачкала: Изд-во “Юпитер”, 2000.

6. Ганиев Ф. А. Видовая характеристика татарского глагола. – Казань:Таткнигоиздат, 1963.

7. Ганиев Ф. А. Образование сложных слов в татарском языке. – Казань, 2002.

8. Ганиев Ф. А. О синтетических и аналитических падежах в татарском языке // Вопросы тюркологии. – Казань, 1970.

9. Ганиев Ф. А. Семантические разряды глаголов татарского языка .- Исследование по татарскому языкознанию. – Казань, 1984.

10. Ганиев Ф. А. Суффиксальное словообразование в современном татарском языке. – Казань, 1974.

11. Грамматика современного башкирского литературного языка. – М.: “Наука”, 1970.

12. Гузев В.Г. Очерки по теории тюркского словоизменения: имя (на материале староанатолийско-тюркского языка). – Л.: Изд-во ЛГУ, 1987.

13. Закиев М. З. К вопросу о категории падежа в тюркских языках // Проблемы тюркологии и истории востоковедения. – Казань: Изд-во КГУ, 1964.

14. Зәйнуллин М. З. Хәзерге башкорт әдәби теле. Морфология.- Өфе, 2002.

15. Зиннатуллина К. З. Залоги глагола в современном татарском литературном языке. – Казан: Тат.кн.изд-во, 1969.

16. Ибрагимова М. Ю.Ирреальная модальность и средства ее передачи в татарском языке: автореф. дисс...канд.филол.наук. – Казань, 1975.

17. Иванов С. Н. Очерки по синтаксису узбекского языка (форма –ган и ее производные). – Л.: Изд-во ЛГУ, 1959.

18. Иванов С. Н. Родословное древо тюрок Абу-л-Гази хана. – Ташкент: Изд-во “Фан”, 1969.

19. Ирисов Н. И. Генитив в современном татарском языке (к проблеме взаимодействия морфологии и синтаксиса): автореф.дисс. ...канд. филол.наук. – Казань, 2004.

20. Иштанова Р. К. Глаголы татарского языка в семантическом аспекте: автореф.дисс....канд.филол.наук. – Казань, 2002.

21. Костенко В. А. Имена прилагательные в современном татарском литературном языке: автореф. дисс. ... канд.филол.наук. – Казань, 2002.

22. Латфуллина Л.Г. Категория качественного прилагательного в современном татарском языке: автореф.дисс. ...канд.филол.наук.-М., 2003.

23. Мардиева М. Б. Перифрастические формы татарского глагола в сравнении с узбекским и турецкими формами: автореф. дисс. ...канд.филол.наук, 1976.

24. Мифтахова И. Г. История татарских грамматик: исследование глагола, местоимения и наречия (XIX – XX вв.).- Казань: “Хәтер”, 1999.

25. Нигъмәтуллов М. М., Ишмөхәммәтов И. Ш. Сүзъясалышы: күнегүләр җыентыгы.- Алабуга, 2001.

26. Нуриева А. Х. Төрле наклонениедагы фигыльләрнең заман белән төрләнүенә карата. – Татар теле һәм диалектологиясе мәсьәләләре. – Казан: КДУ нәшр., 1959.

27. Плунгян В. А. Общая морфология. Введение в проблематику. – М., 2000.

28. Салимова Д. А. Части речи в разноструктурных языках: автореф.дисс....докт.филол.наук. – Елабуга, 2001.

29. Семенова Г. Н. Именные композиты в чувашском языке. – Чебоксары, 2002.

30. Сергеев В. И. Морфологические категориальные и некатегориальные формы в современном чувашском языке. - Чебоксары, 2002.

31. Тадыкин И. Х. Место причастия в системе именных и глагольных форм алтайского языка. – Записки Горно-Алтайского НИИЯЛИ, вып.6.- Горно-Алтайск, 1964.

32. Татар грамматикасы. Т. I . – М.: Инсан; Казан: Фикер,1998.

33. Татар грамматикасы. Т. II: морфология. - М.: “Инсан”; Казан: “Фикер”, 2002.

34. Татарская грамматика. Т. I . – Казань: Тат.книжн.изд-во, 1993.

35. Татарская грамматика. Т. II: морфология.- Казань: Тат. книжн. изд-во, 1997.

36. Тумашева Д. Г. Перифрастические формы татарского глагола. – Вопросы татарского языкознания. – Кн.2.- Казань: Изд-во КГУ, 1965.

37. Тумашева Д. Г. Семантика аналитических конструкций с глаголами движения. – Татарский язык: лексическая и грамматическая семантика. – Казань: Изд-во КГУ, 1984.

38. Тумашева Д. Г. Татар теле морфологиясен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре // Очерки по морфологии татарского языка. – Казань: Изд-во КГУ, 1978.

39. Тумашева Д.Г. Татарский глагол (опыт функционально-семантического исследования грамматических категорий).- Казань: Изд-во КГУ, 1986.

40. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе.- Казан: КДУ нәшр.,1964.

41. Тумашева Д. Г. Хәзерге татар әдәби теле. Морфология. – Казан: КДУ нәшр., 1978.

42. Тумашева Д. Г., Гыйләҗиева А.Р. Хәзерге татар әдәби теле. Сүз ясалышы һәм морфология (практик һәм лаборатор эшләр өчен күрсәтмәләр һәм биремнәр). – Казан: Офсет. лаборат. КГУ, 1988.

43. Урусбиев И. Х. Спряжение глагола в карачаево-балкарскрм языке.- Черкесск: карачаево- балкарское книжн.изд-во, 1963.

44. Хангильдин В. Н. Татар теле грамматикасы: морфология буенча очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1954.

45. Хангильдин В.Н. Татар теле грамматикасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1959.

46. Шайхайдарова Д. Ш. Грамматическая категория лица татарского глагола в рамках функционально-семантической категории персональности: автореф.дисс. ...канд.филол.наук. – Казань, 1988.

47. Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (глагол).- Л.: “Наука”, 1981.

48. Юлдашев А. А. Принципы составления тюрко-русских словарей. – М.: “Наука”, 1972.

Эчтәлек

Кереш.

Морфология.

§1. Морфологиянең өйрәнү предметы һәм бурычлары.

§2. Морфологиянең тел белеменең башка тармаклары белән бәйләнеше.

§3. Грамматик категория турында төшенчә. Грамматик форма һәм грамматик мәгънә.

§4. Функциональ-семантик категорияләр.

Белемегезне тикшерегез.



Морфемика.

§5. Морфемика һәм аның тел белемендә тоткан урыны.

§6. Морфема һәм аның төрләре.

§7. Сүз тамыры һәм аның үзенчәлекләре.

§8. кушымчалар һәм аларны төркемләү.

§9. Кушымчаларның төзелеше һәм вариантлары.

§10. Морфема һәм морфонемалар.

§11. Кушымчаларның ялгану тәртибе.

§12. Кушымчаларның кулланылу дәрәҗәсе.

§13. Кушымчаларда омонимия күренеше.

§14. Сүз нигезе һәм аның төрләре.

Белемегезне тикшерегез.

Сүз составы буенча анализ үрнәкләре.

Сүз ясалышы.

§15. Сүз ясалышы һәм аның тел белмендәге урыны.

§16. Сүз ясалыш структурасы.


  1. Сүз ясалыш мәгънәсе.

  2. Сүз ясалыш тибы.

  3. Сүз ясалыш моделе (калыбы).

  4. Сүз ясалыш оясы.

  5. Сүз ясалыш чылбыры.

Сүз ясалыш ысуллары.

§17. Морфологик ысул белән сүз ясалышы.

§18. Синтаксик ысул белән сүз ясалышы.


  1. Кушма һәм тезмә сүзләр ясалышы.

  2. Кушма һәм тезмә сүзләрне аеру мәсьәләсе

  3. Тезмә сүзләр һәм сүзтезмәләр.

  4. Идиоматик сүзтезмәләрдән ясалган кушма һәм тезмә сүзләр.

  5. Кыскартылма кушма сүзләр (аббревиация).

§19. Морфологик-синтаксик ысул белән сүз ясалышы.

  1. Морфолдогик-синтаксик ысул белән исем ясалышы.

  2. Морфологик-синтаксик ысул белән ясалган сыйфатлар.

  3. Морфологик-синтаксик ысул белән ясалган рәвешләр.

  4. Морфологик-синтаксик юл белән ясалган алмашлыклар һәм ярдәмлек сүз төркемнәре.

Белемегезне тикшерегез.

Сүз ясалышы буенча анализ үрнәкләре.



Сүз төркемнәре.

§20. Татар телендә сүзләрне төркемләү принциплары.

§21. Татар телендә сүз төркемнәре.

§22. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.



  1. Исем-сыйфат мөнәсәбәте.

  2. Сыйфат-рәвеш мөнәсәбәте.

Белемегезне тикшерегез.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре.

Исем.

§23. Гомуми төшенчә.

§24. Исемнең лексик-грамматик төркемнәре.

Исемнең грамматик категорияләре.

§25. Сан категориясе.


  1. Берлек сан һәм аның грамматик мәгънәләре.

  2. Исемнең күплек сан формасы. –лар кушымчасының грамматик мәгънәләре.

  3. Күплекне башка чаралар белән белдерү.

§26. Хәбәрлек категориясе.

Килеш категориясе.

§27. Исемнең килешләр белән төрләнеш үзенчәлекләре.

§28. Килешнең грамматик мәгънәсе һәм исемнең синтаксик функцияләре.

Килешләрнең грамматик мәгънәләре.

§29. Баш килеш.



  1. Аерылмыш тартымлы булганда.

  2. Аерылмыш тартымсыз булганда.

§30. Иялек килеше.

§31. Юнәлеш килеше.

§32. Төшем килеше.

§33. Чыгыш килеше.

§34. Урын-вакыт килеше.

§35. Килеш категориясен өйрәнүгә карата.

Тартым категориясе.

§36. Исемнең тартым белән төрләнеш үзенчәлекләре.

§37. Тартымның мәгънәләре һәм сөйләм эчендә кулланылыш үзенчәлекләре.

§38. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Исемнәрнең ясалышы.

§39. Гомуми төшенчә.

§40. Морфологик ысул белән исем ясалышы.

§41. Сүз кушу ысулы белән исем ясалышы.

§42. Морфологик-синтаксик ысул белән исем ясалышы (конверсия).

Белемегезне тикшерегез.

Исем сүз төркеменә морфологик анализ ясау үрнәкләре.

Сыйфат.

§43. Гомуми төшенчә.

§44. Сыйфатларның исемләшүе.

§45. Сыйфатларның лексик-грамматик төркемчәләре.

§46. Сыйфатларның лексик-семантик төркемчәләре.

§47. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфатларның ясалышы.

§48. Морфологик ысул белән сыйфат ясалышы.



  1. Исемнән сыйфат ясагыч кушымчалар ярдәмендә.

  2. Фигыльдән сыйфат ясагыч кушымчалар ярдәмендә.

§49. Сүз кушу ысулы белән сыйфат ясалышы.

§50. Морфолгик-синтаксик ысул белән сыйфат ясалышы (конверсия).

§51. Сыйфат сүз төркемен өйрәнүгә карата.

Белемегезне тикшерегез.

Сыйфат сүз төркеменә анализ үрнәге.

Сан.

§52. Гомуми төшенчә.

§53. Сан төркемчәләре.


  1. Микъдар саны.

  2. Тәртип саны.

  3. Чама саны.

  4. Бүлем саны.

  5. Җыю саны.

§54. Санның башка сүз төркемнәренә мөнәсәбәте.

Белемегезне тикшерегез.

Сан сүз төркемен анализлау үрнәге.

Алмашлык.

§55. Гомуми төшенчә.

§56. Алмашлыкларны төркемләү.

§57. Алмашлыкларның мәгънә буенча төркемнәре.

§58. Зат алмашлыклары.

§59. Күрсәтү алмашлыклары.

§60. Сорау алмашлыклары.

§61. Билгеләү алмашлыклары.

§62. Билгесезлек алмашлыклары.

§63. Юклык алмашлыклары.

§64. Тартым алмашлыклары.

§65. Ясалыш буенча алмашлыкларның төрләре.

Белемегезне тикшерегез.

Алмашлыкларны анализлау үрнәге.



Фигыль.

§66. Гомуми төшенчә.

§67. Фигыльнең башлангыч формасы (нигезе).

§68. Фигылҗнең лексик-грамматик һәм лексик-семантик төркемнәре.

§69. Мөстәкыль мәгънәле һәм ярдәмче фигыльләр.

Фигыльнең грамматик категорияләре.

§70. Фигыльнең барлык-юклык формасы.

§71. Зат категориясе.

§72. Наклонение категориясе.

§73. Заман категориясе.



Затланышлы фигыльләр.

Хикәя фигыль.

§74. Гомуми төшенчә.

§75. Хәзерге заман хикәя фигыль.

Хикәя фигыльнең үткән заман формалары.

§76. Категорик үткән заман хикәя фигыль.

§77. Нәтиҗәле үткән заман хикәя фигыль.

§78. Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль.

§79. Күптән үткән заман хикәя фигыль.

§80. Кабатлаулы үткән заман хикәя фигыль.

Киләчәк заман хикәя фигыльләр.

§81. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

§82. Катгый киләчәк заман хикәя фигыль.

§83. Киләчәк-үткән заман хикәя фигыль.

§84. Башка фигыль формаларының заман мәгънәсендә кулланылышы.



  1. Тасвирлама фигыль формалары.

  2. –ган бар / -ган юк әйләнмәсе.

Кыек наклонениеләр.

Боеру наклонениесе (боерык фигыль).

§85. Боерык фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре.

§86. Боерык фигыльнең функциональ-семантик кыры.

Шарт наклонениесе (шарт фигыль).

§87.Шарт фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре.

§88. Шарт фигыльнең функциональ-семантик кыры.

§89. Теләк наклонениесе.

§90. Шартлы теләк наклонениесе.

§91. Модаль мәгънә белдерә торган аналитик фигыль формалары.



  1. Телдә системалы рәвештә кулланыла торган формалар.

  2. Бул ярдәмче фигыле белән ясалган тасвирлама формалар.

  3. Иде, ит, кыл һ.б. ярдәмче фигыльләр белән ясалган модаль формалар.

Юнәлеш категориясе.

§92. Гомуми төшенчә.

§93. Төп юнәлеш.

§94. Төшем юнәлеш.

§95. Кайтым юнәлеше.

§96. Уртаклык юнәлеше.

§97. Йөкләтү юнәлеше.

Дәрәҗә категориясе (аспектуальлек).

§98. Гомуми төшенчә.

§99. Эшнең үтәлү дәрәҗәсен кушымчалар ярдәмендә белдерү.

§100. Эшнең үтәлү дәрәҗәсен аналитик юл белән белдерү.



  1. Эшнең вакытка мөнәсәбәтле үтәлү характерын белдерү.

  2. Эшнең субъект-объектка карата юнәлешен белдерү.

  3. Модаль мәгънәне белдерү.

§101. Дәрәҗә категориясен өйрәнүгә карата.

Затланышсыз фигыльләр.

Сыйфат фигыль.

§102. Гомуми төшенчә.

Үткән заман сыйфат фигыльләр.

§103. Ясалышы һәм төп функцияләре.

§104. –ган кушымчалы сыйфат фигыльдә заман белдерү үзенчәлекләре.

§105. Үткән заман сыйфат фигыльдә башкаручы затның белдерелүе.

§106. Сыйфат фигыльле әйләнмәләр һәм икенчел формалар.

Киләчәк заман сыйфат фигыльләр.

§107. –ыр/-ер (-ар/-әр) формасы. Ясалышы һәм мәгънәләре.

§108.-ыр/-ер кушымчалы сыйфат фигыльнең заман белдерү үзенчәлекләре.

§109. –ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыльдә эш башкаручы субъектның белдерелүе.

§110. –р кушымчалы сыйфат фигыльнең исемләшүе һәм исем фигыль мәгънәсендә кулланылуы.

§111. –р кушымчалы сыйфат фигыльдән ясалган икенчел формалар.

§112. –асы/-әсе, -ыйсы/-исе кушымчалы сыйфат фигыль.

§113. –асы кушымчалы сыйфат фигылҗнең исемләшүе һәм исем фигыль мәгънәсендә кулланылуы.

§114. –асы формасының мөстәкыйль җөмләнең хәбәре функциясендә кулланылуы.

§115. –асы формасы нигезендә ясалган модаль әйләнмәләр.

§116. –ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалы сыйфат фигыль.

Хәзерге заман сыйфат фигыльләр.

§117. –учы/үче формасы.

§118. –учы формасының заман белдерү үзенчәлекләре.

§119. –учы формасында эш башкаручы субъектның белдерелүе.

§120. –учы формасының исемләшүе һәм исемгә күчүе.

§121. –а торган формалы сыйфат фигыль.

§122. –а торган формасында заман мәгънәсенең белдерелүе.

§123. –а торган формасында эш башкаручы затның белдерелүе.



Хәл фигыль.

§124. Гомуми төшенчә.

§125. –ып/-еп кушымчалы хәл фигыль.

§126. –а/-ә,-ый/-и кушымчалы хәл фигыль.

§127. –гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы хәл фигыль.

§128. –ганчы/-гәнче кушымчалы хәл фигыль.

§129. Хәл фигыльләрнең башка фигыль формалары белән мөнәсәбәте.

Исем фигыль.

§130. Гомуми төшенчә.

§131. Исем фигыльләрнең килеш белән төрләнү үзенчәлекләре.

§132. Исем фигыльләрнең тартым белән төрләнеше.



Инфинитив.

§133. Ясалышы, семантикасы, кулланылыш үзенчәлекләре.

Фигыльләрнең ясалышы.

§134. Морфологик ысул белән фигыль ясалышы.

§135. Синтаксик ысул белән фигыль ясалышы.

Белемегезне тикшерегез.

Фигыль сүз төркеменә анализ ясау үрнәкләре.

Рәвеш.

§136. Гомуми төшенчә.

§137. Рәвешләрнең мәгънә буенча төркемчәләре.

Рәвешләрнең ясалышы.

§138. Рәвешләрнең лексик составы.

§139. Морфологик ысул белән рәвеш ясалышы.

§140. Синтаксик ысул белән рәвеш ясалышы.

§141. Морфологик-синтаксик ысул белән рәвеш ясалышы.

Рәвеш сүз төркемен анализлау үрнәкләре.

Аваз ияртемнәре (ияртемнәр).

§142. Гомуми төшенчә.

§143. Аваз ияртемнәре һәм аларның лексик-семантик төркемнәре.


  1. Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәре.

  2. Җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре.

  3. Кеше хәршкште тавышына охшатып ясалган аваз ияртемнәре.

  4. Кеше тавышына охшатып ясалган аваз ияртемнәре.

§144. Образ ияртемнәре.

§145. Ияртемнәрнең структур төзелеше.

§146. Ияртемнәр нигезендә сүз ясалышы.

Ияртемнәрне тикшерү үрнәге.



Ярдәмлек сүз төркемнәре.

Бәйлек.

§147. Гомуми төшенчә.

§148. Бәйлекләрне төркемләү.

§149. Бәйлекләрнең мәгънәләре.

§150. Бәйлек сүзләр һзм бәйлек ролендә йөрүче ярдәмче исемнәр.

Теркәгеч.

§151. Гомуми төшенчә.

§152. Теркәгечләрне төркемләү.


  1. Тезүче теркәгечләр.

  2. Ияртүче теркәгечләр.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет