Морфологиясе


§ 26. Хәбәрлек категориясе



бет6/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   28
§ 26. Хәбәрлек категориясе. Тарихи рәвештә төрки телләрдә шактый киң таралган һәм актив кулланылган исемгә хас бу грамматик категория хәзерге телдә инде аерым очракларда гына үзенең барлыгын сиздерә, һәм ул ќуелып бара торган грамматик күренешләрдән санала.

Х ә б ә р л е к – исемнең ќөмләдә хәбәр булып килүен махсус кушымчалар белән күрсәтү дигән сүз. Кайчандыр ул телдә тулы парадигмада кулланылган:

Берлек Күплек

I з. -мын/-мен -быз/-без

II з. -сың/-сең -сыз/-сез

III з. -дыр/-дер (-дыр/-дер)

Мисал өчен: мин – укытучымын, син – укытучысың, ул – укытучыдыр; Без – укытучыларбыз, сез – укытучыларсыз, алар – укытучылардыр.

Кайвакыт мәктәп укучылары да, студентлар да х ә ­б ә р л е к кушымчаларын фигыльдәге зат-сан кушымчалары белән бутыйлар, чөнки бу кушымчалар чыннан да охшаш. Әмма х ә б ә р л е к кушымчалары бары тик и с е м г ә, яки исем сүз төркемнәре – с ы й ф а т, а л м а ш л ы к һ.б. ялгана, ә зат-сан кушымчалары ф и г ы л ь г ә ялгана (бара-мын, бара-сың, бара-дыр).

XX йөз башы татар әдәби телендә дә әле хәбәрлек кушымчаларын еш очратырга мөмкин. Мәсәлән, Дәрдемәнд шигырен­дәге түбәндәге юлларга игътибар итегез: Татарлыкта татар угълы татармын, Татар түгел димә – башың ватармын... Тукай шигырьләрендә: Әсирмен, ычкыналмам инде мәңге... Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә... Гомер итмәк тырышмактыр, ялыкмый, һич тә ял итми...

Тукай шигырьләрендә хәбәрлек кушымчалары еш кына сыйфатларга һәм модаль сүзләргә ялганып та килә: Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән хәл дә көтмимен... Исәр ќил! Көч­лесең син, батырсың... Югары басма мәгърур: «Мин югары, сез түбәнсез», – ди... Без сугышта юлбарыстан көчлебез... Хакыбыз уртак ватанда шактый ук... һ.б.

Хәзерге әдәби телдә хәбәрлек кушымчалары күбрәк экспрессив яки модаль төсмер белән, ягъни аерым басым ясап әйтергә кирәк булганда кулланыла. Мәсәлән: Мин – укытуч'ымын! Сез – ќавапл'ысыз! һ.б.

Грамматик хезмәтләрдә шулай ук бул, иде, икән ярдәмче фигыльләренең дә функциональ-семантик яктан хәбәр­лек категориясенә якын мәгънәдә кулланылуы күрсәтелә. Мә­сә­лән: мин сезнең укытучыгыз – мин сезнең укытучыгыз булам; ул укытучы — ул укытучыдыр — ул укытучы икән һ.б.



Ирде, ирмеш кебек ярдәмче фигыльләрнең хәбәрлек мәгъ­нәсендә кулланылышы язма истәлекләр телендә дә чагылыш таба. Мәсәлән:

Зөләйха Мәлик Таймус кызы ирмеш,

Ястукы атасының дезе ирмеш... (Кол Гали)

Килеш категориясе.



§ 27. Исемнең килешләр белән төр­ләнеш үзенчәлекләре. Килешләр белән төрләнү, килеш категориясе исем сүз төркеменең иң төп грамматик үзенчәлеген тәшкил итә. Грамматик категория буларак килеш ф о р м а л а р ы һәм килешләрнең г р а м м а т и к м ә г ъ ­ н ә с е (грамматик мәгънәләре) бар.

Аның грамматик формасы – исемнең килешләр белән төрләнеше, килеш кушымчалары, ә килеш категориясенең грамматик мәгънәсе исемнең ќөмләдәге башка сүзләргә т ө р л е-т ө р л е м ө н ә с ә ­б ә ­т е н б е л д е р ү дип билгеләнә. Чөнки, белгәнебезчә, грамматик мәгънә ул һәрвакыт нинди дә булса мөнәсәбәт була.

Хәзерге татар телендә алты килештән торган килешләр системасы бар. Төрләнешнең гадәттә ике төре аерып карала: т а р т ы м с ы з төрләнеш һәм т а р т ы м л ы төр­лә­неш. Тартымсыз төрләнештә (именное склонение) килеш кушымчалары турыдан-туры исемнең нигезенә ялгана: урам, урам-ның, урам-га, ә тартымлы төрләнештә (посессивное склонение) исә, килеш кушымчалары тартым кушымчаларыннан соң ялгана: урам-ың-ның, урам-ың-а һ.б.

Тартымсыз төрләнештә исем түбәндәге килеш кушымчаларын ала:

Баш килеш (Б..к.) (нуль форма)

Иялек килеше (И.к.) -ның/-нең

Юнәлеш килеше (Ю.к.) -га/-гә; -ка/-кә

Төшем килеше (Т.к.) -ны/-не

Чыгыш килеше (Ч.к.) -дан/-дан; тан/-тән; -нан/-нән

Урын-вакыт килеше (У.-в.к.) -да/-дә; -та/-тә


Татар телендә, башка төрки телләрдәге кебек үк, барлык исемнәр бер типта төрләнә, килеш белән төрләнешнең морфологик вариантлары юк. Килеш кушымчалары фонетик яктан гына аерымланалар. Югарыда китерелгән төрләнеш парадигмасыннан күренгәнчә, килеш кушымчалары барысы да тартык авазга башлана (кыпчак телләренең үзенчәлеге), һәм аларның ике, дүрт, алты фонетик варианты бар. Сонор тартыкка башланган иялек (-ның/-нең) һәм төшем килеше (-ны/-не) кушымчалары ике вариантлы (рәт гармониясе), ә шаулы тартыкка башланган калган кушымчалар дүрт (-га/-гә;-ка/-кә) һәм алты (-дан/-дән; -тан/-тән; -нан/-нән) вариантта килә (рәт гармониясе һәм тартыклар охшашлану).

Типологиягә мөрәќәгать итсәк, рус телендә, мәсәлән, килешләр белән төрләнешнең берничә морфологик тибы бар, ягъни анда килеш кушымчалары фонетик яктан гына түгел, морфологик күрсәткечләр белән дә аерыла. Әйтик рус телендә төрле родка караган, яисә төрле лексик-семантик, лексик-грамматик төркемчәләргә кергән исемнәр төрле килеш кушымчаларын алалар. Ә татар телендә исә исемнәр барысы да бер типта төрләнә, бары тик тартымлы төрләнештә генә кайбер үзгәрешләр барлыкка килә.



Килешнең грамматик мәгънәләре.

§ 28. Килешнең грамматик мәгънәсе һәм исемнең синтаксик функцияләре. Килеш категориясе, килешләр белән төрләнү телдә, сөйләмне оештыруда гаять әһәмиятле роль уйный. Килешнең грамматик мәгънә­ләре сөйләм (ќөмлә) эчендә, сүзләр бәйләнешендә барлыкка килә. Гомумграмматик категория буларак, килешнең морфологик ягын һәм синтаксик ягын аерып карый белергә, һәм шул ук вакытта аларның үзара тыгыз бәйләнешен дә дөрес билгеләргә кирәк. Әгәр бу грамматик категориянең форма ягын алсак, килеш кушымчалары морфологиядә исемнең төрле грамматик формаларын, ягъни сүз формасын ясый торган чара буларак бәяләнә: урман – урманның – урманга һ.б. Шуны да искә төшерик, морфология – ул гомумән тел белеменең форма ясалышын өйрәнә торган тармагы. Синтаксиста исә шул ук килеш кушымчалары ќөмләдә сүзләр бәйләнешен барлыкка китерә торган төп чараларның берсе булып тора.

Килеш категориясенең эчке ягы, ягъни г р а м м а т и к м ә г ъ н ә с е төрле килештә килгән исемнәрнең ќөмләдәге синтаксик функцияләре нигезендә формалаша. Әмма исемнең ќөмләдәге с и н т а к с и к ф у н к ц и я с е һәм морфологик планда килешнең г р а м м а т и к м ә г ъ н ә с е бер үк күренеш түгел. Килешләрнең грамматик мәгънәләре исемнең ќөмләдә үзе бәйләнгән сүзгә карата н и н д и м ө н ә ­­­с ә ­б ә т т ә торуы буенча билгеләнә. Мәсәлән, баш килештәге исем ќөмләдә күбрәк ия булып килә, ә морфологик яктан ул э ш б а ш к а р у ч ы н ы, ягъни хәбәр функциясендә килгән фигыльгә карата с у б ъ е к т м ө н ә с ә б ә т е н белдерә – укучы укый; бала уйный һ.б. Әмма баш килештәге исем морфологик яктан һәрвакыт субъект мөнәсәбәтен генә белдерми. Мәсәлән, йорт төзелде, өй ќыештырылган кебек ќөм­ләләрдә ия функциясендә килгән баш килештәге исемнәр хә­бәр белән белдерелгән эшкә дучар булган о б ъ е к т мө­нәсәбәтен белдерәләр. Сөйләм эчендә, ягъни ќөмләдә билгеле бер килештә килгән исем һәрчак билгеле бер функцияне (ия, тәмамлык, аергыч һ.б.) башкара, ә морфологик яктан килешләрнең мәгънәсе киң мәгънәдә г о м у м и л ә ш т е р е л г ә н мәгънәләр, һәм аларның һәрберсе диярлек ќөмлә эчендә күп төрле грамматик мәгънәләрне белдерә.

Грамматик хезмәтләрдә килеш формалары белдергән бу гомумиләштерелгән мәгънәләр с у б ъ е к т, о б ъ е к т, а ч ы к л а у м ө н ә с ә б ә т е (яки ачыклаулы мөнәсәбәт) буларак билгеләнә.

С у б ъ е к т мөнәсәбәте, субъект мәгънәсе эш яки хәл шул предметка яки затка караганны белдерә, ягъни эш-хәл исем белән белдерелгән зат яки предмет тарафыннан башкарыла. Мәсәлән, Укытучы сөйли; ќил котыра.

О б ъ е к т мөнәсәбәте шулай ук күбрәк исемнең ќөм­ләдәге эш-хәл белдергән сүзгә мөнәсәбәтендә барлыкка ки­лә, һәм эш-хәлнең шул предметка юнәлгән булуын белдерә. Мәсәлән, китап укый; Кызлар ќиләк ќыя; әнигә хат яздым.

А ч ы к л а у м ә г ъ н ә с е, ягъни ачыклаулы мөнәсәбәт бер предметның икенче бер предметка яки эш-хәлгә бәй­ләнеше нигезендә барлыкка килә. Төрле килештә килгән исем сөйләмдә (ќөмләдә) икенче бер исем, фигыль яки башка сүз төркемнәре белән мөнәсәбәткә керә һәм аларны төрле яклап ачыклый. Ачыклаулы мөнәсәбәт шулай ук киң дәрәќәдә гомумиләштерелгән грамматик мәгънәне белдерә.

И к е и с е м арасындагы ачыклаулы мөнәсәбәттә, мәсә­лән, алар арасында күп төрле мәгънә төсмерләре барлыкка килә, – ягъни бер исем икенчесен м а т е р и а л ы буенча – таш күпер, агач йорт; к у л л а н ы л у ө л к ә с е буенча – машина мае, аш кашыгы, б е л г е ч л е к п р о ф е с с и я с е буенча – укытучы апа, шофер егет, исеме буенча – Шәриф абый, Фәния апа - ачыклый ала; иялек мөнәсәбәтен белдерә – әни яулыгы, укучы китабы һ.б.

Ф и г ы л ь б е л ә н м ө н ә с ә б ә т к ә к е р г ә н д ә исә төрле килештәге исемнәр эш-хәлне үтәлү у р ы н ы буенча – өйдә тора, в а к ы т ы буенча – бер айдан кайта, м а к с а т ы б у е н ч а – ќиләккә китте һ.б. яклап ачыклый.

Килешләрнең югарыда санап үтелгән гомумиләштерелгән мәгънәләре, ягъни с у б ъ е к т, о б ъ е к т, а ч ы к л а у м ө н ә с ә б ә т л ә р е н белдерүләре исемнең ќөмлә­дәге синтаксик функцияләре нигезендә барлыкка килә, дидек. Чыннан да, исемнең баш килеш формасы, мәсәлән, күпчелек очракта ќөмләдә ия булып килә, димәк субъект мөнәсәбәтен белдерә: Ќыр бетте (Ә.Еники). Иң элек речь белән Мөнир Тазюков чыкты (А.Гыйләќев). Төшем килешендәге исем туры объект мөнәсәбәтен белдерә һәм ќөмләдә туры тәмамлык булып килә: Бар, кибетне ачып кер (Г.Камал). Бүген без бу яңгырны көтмәгән идек (Р.Төхфәтуллин).

Әмма морфологик яктан килешнең грамматик мәгънәсе һәрчакта да синтаксик вазифа белән тәңгәл килмәскә мөм­кин. Исемнең лексик-семантик төркемчәсенә, яисә фигыльнең грамматик мәгънәсенә бәйле рәвештә, субъект мөнәсә­бәтен, мәсәлән, баш килештәге исем генә түгел, төрле ки­леш­тәге исемнәр дә белдерә ала. Бу вакытта инде с у б ъ ­е к т мәгънәсе һәм синтаксик функция буларак и я бер-бер­сенә тәңгәл килми. Мәсәлән: Кунакларның китәсе килми – субъект мөнәсәбәте иялек килешендәге исем белән белдерелә, һәм ул ќөмләдә аергыч булып килгән; яки: Яшьләргә олылардан өйрәнергә кирәк; укучыдан сөйләтү; әтидән эш­ләтү һ.б. Бу очракта да төрле килештәге исемнәр субъект мө­нәсәбәтен белдерәләр, ә синтаксик яктан алар кыек тәмамлык булып килгәннәр.

Шулай ук ќөмләдә ия булып килгән баш килештәге исем морфологик күзлектән һәрвакытта да субъект мөнәсәбәтен белдермәскә мөмкин. Мәсәлән, төшем юнәлешендәге фигыльләр янындагы ия хәбәргә карата объект мөнәсәбәтендә була: Йорт эшчеләр тарафыннан төзелде. Өйдә тәрәзә пәрдәләре күтәрелеп куелган һ.б.

Шул рәвешле, килешләрнең гомумиләштерелгән мәгъ­нә­ләрен – субъектны, объектны, ачыклаулы мөнәсәбәтне белдерү төрле килеш формалары өчен хас. Бу ќәһәттән килешләрнең объект мөнәсәбәтен белдерүен иң универсаль күренеш дип күрсәтергә мөмкин. Татар телендә, мәсәлән, иялек килешеннән кала, барлык килешләр диярлек объект мөнә­сәбәтен белдерә ала: китап уку, китапны ярату, китапка түләү, китаптан күчерү һ.б. Алда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, субъект мөнәсәбәтен дә төрле килеш формалары белдерә ала. Кайбер грамматик хезмәтләрдә урын алган баш килеш ул бары тик субъект килеше, баш килештәге исем ќөмләдә бары тик ия булып килә дигән бик үк төгәл булмаган караш асылда морфологик күренеш булган килешләрнең грамматик мәгънәләрен исемнең ќөмләдәге синтаксик функ­цияләре белән тулысынча тәңгәлләштерүдән килеп чыга.

Килешләрнең бер үк төрле мәгънәләре төрле килеш формалары белән белдерелгән кебек, аерым килешләр үзләре дә төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Бу – күп тел­ләр өчен хас типологик уртак күренеш. Татар телендә иң киң функцияле килешләр булып, мәсәлән, баш, юнә­леш һәм чыгыш килешләре санала. Әмма шул ук вакытта һәр килешнең төп мәгънәсе була һәм ул аларның атамаларында да чагылыш таба. Мәсәлән, ю н ә л е ш килеше – эшнең урынга яки вакытка ю н ә л ү е н белдерә – урманга китте; ч ы г ы ш килеше – эшнең ч ы г ы ш ноктасын белдерә – өйдән чыкты, мәктәптән кайтты; и я л е к килеше еш кына предметның и я с е н, х у ќ а с ы н белдерә – укучының көндәлеге; әнинең күлмәге. Баш килешнең төп функциясе - субъект мөнәсәбәтен белдерү, әмма ул, алда күрсәтелгәнчә, күпмәгънәле килеш һәм шактый еш туры объект мәгънәсен (ќиләк ќыйдым), иялек мөнәсәбәтен (мәктәп бакчасы) һ.б. мөнәсәбәтләрне белдерә ала. Типологиядә билгеләнгәнчә, аерым килеш формаларының күп төрле мәгънәләрне белдерүе сәбәпле килешләр төрле мәгънәләре белән бер-берсенә якынаерга, охшашланырга мөмкин, әмма тулаем алганда һәр килеш, килешләр системасының аерым буыннары рәвешендә, һәрчак бер-берсеннән аерылып торалар, оппозиция барлыкка китерәләр.

Килешләр үз эчендә грамматик мәгънәләре буенча һәм ниндирәк синтаксик бәйләнешләрне барлыкка китерүләренә карап төркемләнәләр.

Грамматик мәгънәләренә карап килешләр с у б ъ е к т-о б ъ е к т һәм у р ы н а р а килешләргә бүленәләр.

Татар телендә с у б ъ е к т-о б ъ е к т килешләренә баш килеш, иялек килеше һәм төшем килеше керә; юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре у р ы н а р а килешләр дип атала.

С у б ъ е к т-о б ъ е к т, икенче төрле әйткәндә г р а м м а т и к килешләр татар телендә башлыча субъект, туры һәм кыек объект, иялек һ.б. мөнәсәбәтләрне белдерәләр: Ашлыклар үсте, башаклар пеште (Г.Тукай). Бу гүзәл каенлыкны күреп гаќәпкә каласың (М.Мәһдиев). Йортның бүрә­нә­ләре бик шәп күренә (Г.Ахунов), ашлыклар, башаклар – субъ­ект мөнәсәбәте, эш турыдан туры аларга карый, каенлыкны – объект, йортның – иялек мөнәсәбәте (ачыклаулы мөнә­сәбәт).

У р ы н а р а килешләр ќөмләдә күбрәк урын, вакыт, сә­бәп, максат һ.б. мөнәсәбәтләрне белдерәләр: Сугыш башлангач, өч улы шул кечкенә станциядән кызыл вагоннарга утырып, кояш баешына таба фронтка киттеләр (Ә.Еники). Ел килешләре быел шулай ару торса, көзгә тагын ике машина кайтарабыз, ди председатель (А.Гыйләќев). Өйдә Мөхәм­мәди агай белән Ниса түти икәве генә иделәр, кинәт килеп төшкән дүрт маркалы бу хаттан алар аптырашка калдылар (Ф.Хөсни) – станциядән, вагоннарга, фронтка, өйдә сүз­ләре урын мәгънәсен, көзгә – вакыт, хаттан сүзе сәбәп мәгъ­нәсен белдерә.

Әмма татар теле өчен килешләрне болай бүлү абсолют түгел, ягъни субъект-объект килешләре урын һәм вакыт мәгънәләрен, ә урынара килешләр объект һ.б. мәгънәләрне дә белдерергә мөмкин. Мисалларга мөрәќәгать итик:

Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән.... (Г.Тукай). Шул төнне Фидаилнең күзләренә йокы кермәде (Р.Мөхәммәдиев) – елны, бер көнне, төнне – төшем килешендәге исемнәр вакыт мөнәсәбәтен белдергән. Мәхәббәт намустан көчлерәк булып чыга (Ә.Еники) – намустан – чыгыш килешендәге исем кыек объект мәгънәсендә килә.

Килеш кушымчалары ярдәмендә исем ќөмләдә күбрәк икенче бер исем яки фигыль белән бәйләнешкә керә. Нинди синтаксик бәйләнеш хасил итүләренә карап, килешләрне шулай ук ике төркемгә - исемне-исемгә һәм исемне фигыльгә бәйли торган килешләргә бүлеп карыйлар. Тел белемендә исемнәрне үзара бәйли торган килеш а д н о м и н а л ь килеш дип, исемне фигыльгә бәй­ләү­че килеш а д в е р б и а л ь килеш дип атала (nominatuv – исем һәм verв – фигыль сүзләреннән).

Татар телендә саф адноминаль килеш – ул иялек килеше. Ия­лек килешендәге исемнән соң һәрвакыт икенче бер исем килә: укучының көндәлеге, әнинең яулыгы. Дөрес, аерым очракларда мондый сүзтезмәләрдә икенче кисәк булып исем бе­лән грамматик уртаклыгы зур булган исем фигыль яисә сыйфат фигыльләр килергә мөмкин, ләкин бу очракта килешнең мәгънәсе, семантикасы үзгәреш кичерә: Баланың көлүе, укытучының сөйләгәне (субъект мәгънәсе).

Төшем килеше (адвербиаль килеш) исә исемне һәрчак фи­гыльгә бәйли: хатны уку, көнне уздыру, шатлыкны уртаклашу һ.б. Калган килешләр исемне исемгә дә, исемне фигыльгә һәм башка сүз төркемнәренә дә бәйләргә мөмкин: Эшкә бару, эшкә оста; сүзгә кушылу, сүзгә кыска; Иделдән киң; Иделдә йөзү; Агыйделдән озын һ.б.

Татар телендә һәр алты килешнең үзенә хас грамматик мәгънәсе яки грамматик мәгънәләре бар.

§ 29. Баш килеш. Баш килеш кушымчасыз, нуль формада килә. Кушымчасыз һәм бәйлекләрдән башка кулланылган һәр исем баш килештә була. Ќөмләдә икенче бер исем, фигыль яки башка сүз төркемнәре белән мөнәсәбәткә кереп, баш килештәге исем күп төрле мәгънәләрне белдерә ала. Татар телендә, шулай ук башка төрки телләрдә дә, баш килеш иң киң функцияле килеш булып санала. Галимнәр бу күренешне алтай телләре өчен хас типологик үзенчәлек дип саныйлар.

Татар теле буенча язылган күпчелек грамматик хез­мәт­ләрдә баш килешнең и я, т ә м а м л ы к, а е р г ы ч, х ә ­б ә р функциясендә килә алуы, ягъни морфологик яктан с у б ъ е к т, о б ъ е к т, и я л е к һ.б. мөнәсәбәтләрне белдерүе күрсәтелә.

Шул ук фикерләргә кушылып, һәм хәзерге тел белемендә сүзләрнең һәм аерым грамматик берәмлекләрнең семантик ягын өйрәнүгә игътибар көчәюне искә алып, килешләрнең мәгънәләрен, аларның семантик төсмерләрен ќентекләп, өйрәнү кирәк дип саныйбыз.

1. Баш килеш эш башкаручы с у б ъ е к т н ы белдерә, ягъни синтаксик яктан ќөмләдә ия була. Исемнең нинди семантик төркемчәгә каравына бәйле рәвештә бу очракта тү­бәндәге мәгънә төсмерләре барлыкка килә.

а) баш килештәге исем э ш б а ш к а р у ч ы н ы яки турыдан туры эш-хәл аңа караган затны белдерә: укучы (укый), бала (уйный), эшче (эшли) һ.б.



Таһирә балаларның дәфтәрләрен тикшереп бетерде дә, иртәгә булачак дәрескә хәзерләнә башлады (Л.Ихсанова). Кунакларны каршы алып бетергәч, хуќалар да өйгә керделәр (Ә.Еники);

б) эш-хәл билгеле бер предметка яки күренешкә к а р а г а н н ы белдерә: кояш (яктырта), ќиләкләр (өлгерде), кар (ява) һ.б.



Тышка күз салсам, безнең тирәдә яңгыр туктаган, авыл өстенә утлы-яшелле, сарылы-зәңгәрле булып бик матур салават күпере күтәрелгән (Г.Бәширов). Самовар кайнап чыкты бит (Г.Камал). Вак яңгыр сибәли, үләннәр, яфраклар юеш (Г.Әпсәләмов).

в) баш килеш абстракт мәгънәле яки ќансыз предметларны белдергән исемнәр белән кулланылганга, субъектка караган эш-хәл к ү ч е р е л м ә м ә г ъ н ә д ә килә: Зур бә­хет­ләр сызганып эшкә бирелгәннән килә... (Г.Тукай). Залда бераз вакыт тынлык урнашып торды (Ф.Хөсни). Юл күр­сәтә адашканга имән кышкы бураннарда (М.Ќәлил). Хәлим ишектән тышка сикерде. Тышта ќил котыра (И.Гази).

2. Баш килештәге исем икенче бер исем (яки исемләшкән сүз) белән килеп, гомуми мәгънәдә и я л е к м ө н ә с ә б ә ­т е н белдерә. Бу очракта ачыкланган исем, ягъни аерылмыш тартымлы (әни яулыгы, мәктәп бакчасы) яки тартымсыз (таш күпер, укытучы апа) булырга мөмкин. Аерылмышның тартымлы яки тартымсыз булуына карап, баш килештәге исемнең грамматик мәгънә төсмере дә беркадәр аерымлана. Мәсәлән, туры мәгънәдә и я л е к м ө н ә с ә б ә т е н, ягъни бер предметның икенче бер затның милкендә булуын, яки турыдан-туры икенче бер предметка каравын баш килештәге исем башлыча аерылмыш тартымлы булганда белдерә: укучы китабы, әни яулыгы, мәктәп бакчасы һ.б. Ә аерылмыш тартымсыз булса, баш килештәге исем күбрәк икенче бер предметның материалын (таш күпер), затның профессиясен (укытучы апа), исемен (Хәдичә түти) һ.б. белдерә. Баш килешнең бу мәгънәләрен ќентекләбрәк карап үтик.

Аерылмыш тартымлы булганда баш килеш:

а) предметның икенче бер предметның яки затның милкендә булуын, туры мәгънәдә иялек мөнәсәбәтен белдерә: укучы көндәлеге, китапханә китабы, мәктәп бакчасы.



Габбас мулла йорты гомер буе асраусыз тормады (Г.Аху­нов). Гыйлфан комбайны беренче килде (М.Мәһдиев). Кызлар бүлмәсендә ут сүндерелгән иде (Г.Әпсәләмов);

б) бер предметның икенче бер предметка к а р а в ы н белдерә: юл чаты, урман аланы, лапас түбәсе.



Лапас түбәсе өстендә бик килешле итеп сандугач сайрап ќибәрде (Г.Бәширов). Карчык самовар борыны өстен­нән бармагын йөртеп, һәммә сорауларга да ашыкмыйча ќа­вап бирде (Ә.Еники);

в) икенче бер исемне а ч ы к л а п килә (аергыч функциясе): дуслык хисе, туганлык ќебе, ятимлек тойгысы.



Дуслык хисе бөтенләй өзелгән чакта да ул аны тәмам үзенә әсир итте (Ә.Еники). Болай яшәсәгез туганлык ќебе өзелә шул (Г.Камал). Күршелек хисе безнең өчен изге хис булды (А.Гыйләќев);

г) беренче исем икенчесен ялгызлык исем буларак ачыклый: Казан шәһәре, Ютазы районы, Кол Шәриф мәчете һ.б.



Кама елгасы бик хәтәр дулап, дулкын өемнәрен саллар өстенә ыргытты (Г.Ахунов). Бераздан, кызыл ярлы тауларга каршы тигез үзәнлектә сузылып утырган Ишле авылы күренә башлады (Ә.Еники);

д) баш килештәге исем бер предметның икенчесенә у р ы н яки в а к ы т ягыннан нисбәт ителүен белдерә: авыл юлы, урман аланы, көз көне, ќәй ае һ.б.



Олаулар аны пристань юлы чатында калдырып акырын гына элеватор ягына юнәлделәр (А.Гыйләќев). Тик бер өмет: кара август төне илтер мине шунда ќитәкләп... (М.Ќәлил);

е) бер предметның икенче предмет өчен ќ а й л а н г а н булуын белдерә: бал мичкәсе, май чүлмәге, сөт чиләге һ.б.



Кул пычкысы белән эшләү ќиңелләрдән булмады (М.Мәһ­диев);

ж) баш килештәге исем икенче бер предметның аерым бер ө л е ш е н, детален белдерә: тәрәзә рамы, балта тү­тәсе һ.б. Кызлар тырма сабы белән ир-атлар чабып узган тигез тезмәләрне әйләндерә дә башладылар (М.Хәсәнов);

з) ашамлык атамаларын белдергән сүзләрдә а е р г ы ч ролендә килә: пилмән камыры, ит бәлеше, аш шулпасы һ.б.

Кухнядан тәмле булып ит пәрәмәче исе агыла иде (А.Гый­ләќев). Чәеңне тәмле итеп алма вареньесе белән эч (К.Тинчурин).

Аерылмыш тартымсыз булганда:

а) баш килештәге исем икенче бер предметның материалын белдерә: агач (йорт), таш (күпер), көмеш (балдак) һ.б.



Бер мәлгә егет үз каршына киез эшләпә кигән, агач та­якка таянган ак сакаллы бер бабай килә кебек тойды (Ә.Еники). Алтын алкаларым сынды, Алырсыңмы икән алка? (Ќыр).

Алда искәртелгәнчә, татар тел белемендә, һәм шулай ук кайбер төрки телләрдә дә, баш килештәге исемнәрнең бу рәвешле кулланылышын сыйфат сүз төркеменә күчү (конверсия)1  дип аңлату бар. Әмма бу фикерләр белән килешеп булмый. Беренчедән, морфологик планда бер үк сүз берьюлы ике сүз төркеменә карый алмый (таш – исем, таш – сыйфат); икенчедән, агач, алтын, көмеш кебек сүзләр мондый сүзтезмәләрдә синтаксик яктан гына аергыч булып килә, ә лексик-семантик яктан алар башка исемнәр кебек үк, предмет мәгъ­нәсен белдерәләр, таш, агач, йон; морфологик яктан да сыйфат билгеләренә ия була алмыйлар, ягъни алар дәрәќә белән төрләнмиләр, исем­ләшә алмыйлар, чөнки алар үзләре исем.

б) икенче предметның (затның) һ ө н ә р е н, ш ө г ы л е н, п р о ф е с с и я с е н белдерә: биюче (кыз), гармунчы (егет), укытучы (апа) һ.б.

Яңа Көрмәнкәйдән курайчы карт бар иде (Ә.Еники). Тракторчы егет төшке ашка кайтып бара иде (Р.Төх­фәтуллин). Сугышчы егет, гаепле сыман башын иеп, ас­ка карап кына атлый (Г.Бәширов);

в) затның и с е м е н белдерә:



Ә бераздан Шәймәрдән абзый кунакларын кул юарга чакырды (Ә.Еники). Хәким­ќан абзый белән Зөһрә апа тимер юлчыларының шушы кечкенә шәһәрендә хөрмәтле абруйлы кешеләр (А.Гыйләќев);

г) саннар белән ачыкланган исем икенче предметның күләмен, күренешнең вакыт чиген һ.б. белдерергә мөмкин: бер стакан су, ике ай вакыт һ.б.



Инде бер ай вакыт узып китте бугай, әле минем бер гәзит тә укыганым юк (Г.Камал). Карчык ык-мык итебрәк торса да, кибетче дүрт пачка чәй алып бирде (Г.Бәширов).

Искә төшерик: ике исемнең сүзтезмәдә янәшә килүе һәм бер исемнең икенчесен ачыклавы тел белемендә изафә бәйләнешендәге сүзтезмә яки кыскача изафә (изафет) дип атала. Төрки телләрдә аның берничә төре бар. Ачыкланган исем тартымсыз булганда, I төр изафә барлыкка килә: агач йорт, көмеш кашык һ.б. Икенче исем тартымлы булса II төр изафә ясала: авыл урамы, арыш басуы һ.б.

3. Баш килештәге исем т у р ы о б ъ е к т м ө н ә с ә ­б ә т е н б и л г е с е з л е к т ө с м е р е белән белдерә, һәм һәр­чак үзе ачыклаган фигыль белән янәшә килә: хат язу, китап уку, аш пешерү һ.б. Эшнең туры объекты шулай ук тө­шем килешендәге исем белән дә белдерелә, бу очракта килешнең мәгънәсенә б и л г е л е л ек мәгънә төсмере өс­тәлә. Чагыштырыгыз: китап уку – китапны уку, кино карау – киноны карау. Эшнең туры объекты төшем килеше белән бирелгәндә, эш-хәлне һәм эш аңа юнәлгән объектны белдергән сүзләр һәрчак янәшә килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән: имтихан бирдем; имтиханны бик яхшы билгесенә бирдем һ.б.

4. Баш килештәге исем ќөмләдә х ә б ә р булып килә (хә­бәр мөнәсәбәтен белдерә): Күркәм холык – изге юлдаш (мәкаль). Студентлар – чая халык (А.Гыйләќев). Илсез ирек – башсыз калган бүрек (Л.Шагыйрьќан).

5. Баш килештәге исем э н д ә ш с ү з булып килә: Тор, шәкерт, ќиттек Казанга! Алдыбызда бит Казан! (Г.Тукай) Рәхмәт, Нуретдин әфәнде, мин моны мөселман лазареты фондына бирермен (К.Тинчурин).

6. Баш килеш формасындагы (кушымчасыз) исем бәй­лекләр һәм бәйлек сүзләр белән кулланыла: чүкеч (белән), кояш (кебек), бакча (янында) һ.б. Дөресрәге, бу очракта кушымчасыз исем бернинди дә килеш мәгънәсен белдерми, исемнәрнең ќөмләдәге башка сүзләргә мөнәсәбәтен ягъни килешнең грамматик мәгънәсен бу очракта исем янында килгән бәйлекләр, яисә бәйлек сүзләр белдерә: Ул иртәдән кичкә кадәр бакчада көрәк белән ќир казыды (А.Гыйләќев). Минһаќ карт умарта эчендә нидер сихерли иде (Г.Бәширов). Ќәүһәрия әле ќиләк кебек ќитлегеп килә торган япь-яшь кыз иде (М.Хәсәнов).

§ 30. Иялек килеше. Иялек килешендә исем -ның/-нең кушымчасын ала һәм ќөмләдә икенче бер исем яки исем белән уртаклыгы булган башка сүз төркеме белән бәйләнешкә керә. Иялек килешенең гомуми грамматик мәгънәсе – и я л е к м ө н ә с ә б ә т е н б и л г е л е л е к т ө с м е р е белән белдерү. Контекстта исә бу гомуми мәгънә төрле семантик төсмерләр алырга мөмкин.

Иялек килешендәге исем:

а) предметның нинди дә булса затка к а р а в ы н затның м и л к е н д ә булуын белдерә: баланың (уенчыгы), укытучының (китабы) һ.б.;

Заһидәнең пальтосы үзенә бик килешә (Ә.Еники). Сафаның йорты йөз сумга күрше авылның бер чирмешенә сатылды (М.Галәү). Әнинең кулы авыртып тора (А.Гыйләќев);

б) бер предметның икенче бер предметка каравын, нис­бәт ителүен белдерә: йортның (түбәсе), ишекнең (тоткасы) һ.б.



Өйнең читәне буйлап котырып кычыткан үскән (Ә.Еники). Йортның бүрәнәләре бик шәп күренә (Г.Ахунов);

в) шәхесне хезмәт урынына мөнәсәбәтле рәвештә ачыклый: кафедраның укытучылары, университетның ректоры һ.б.



Әле юньләп яктырып та ќитмәгән иде, бүлмәгә редак­ция­нең машинисткасы, бүлекнең мөдире, башка сотрудниклары килеп керде (Г.Бәширов). Шул арада колхозның рәисе дә килеп ќитте (М.Мәһдиев);

г) билгеле бер хис-тойгыларны, психологик халәтне шә­хескә нисбәтли: кызның хыялы, ананың шатлыгы һ.б.



Гыйлфанның уе читкә китте (М.Мәһдиев). Ќәмиләнең шатлыгы эченә сыймый иде (Р.Төхфәтуллин). Көтмәгәндә Сәкинәнең хыялы тормышка ашты (М.Мәһдиев);

Иялек килешендәге исем тартымлы исемне ачыклап кил­гәндә, өченче төр изафә бәйләнешендәге сүзтезмә барлыкка килә (III төр изафә): укучының китабы, әнинең яулыгы һ.б.

Төрки телләрдәге өч төр изафәне гадәттә түбәндәгечә схе­малаштырып йөртәләр:
I төр изафә: ис. + ис. (агач йорт, шофер егет);

II төр изафә: ис. + ис. + -ы/-е (колхоз кыры, нарат ур­маны);

III төр изафә: ис. + -ның/-нең + ис. + -ы/-е (әнинең күлмәге, бүлекнең мөдире);
II төр изафә бәйләнешендәге сүзтезмәләрдән аермалы буларак, III төр изафә составында килгән иялек килешендәге исем иялек мөнәсәбәтен билгелелек төсмере белән белдерә, ягъни предметны икенче бер конкрет предметка яки затка нис­бәтли. Мәсәлән: колхозның рәисе, баланың уенчыгы, көндәлекнең тышы. II төр изафә составында килгән баш килештәге исем исә предметны яки затны икенче бер предметка мөнәсәбәтле рәвештә гомумән генә ачыклый, ягъни иялек нисбәтен билгесезлек төсмере белән белдерә: колхоз рәисе, бала уенчыгы, көндәлек тышы. Бары тик ялгызлык исемнәр белән яисә бердәнбер төшенчәне белдергән сүзләр белән килгәндә генә баш килеш билгелелек төсмерен белдерә ала: Фәридә китабы, әни яулыгы һ.б.

Иялек килешендәге исем еш кына исем сүз төркеме белән уртаклыгы булган фигыль формалары – исем фигыль һәм сыйфат фигыль белән мөнәсәбәткә керә. Бу очракта ул, кагыйдә буларак, э ш б а ш к а р у ч ы с у б ъ е к т мәгъ­нә­сен белдерә: кошларның сайравы, диңгез шаулавы һ.б.



Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды (Ә.Еники). Вагон тәгәрмәчләренең такылдавы ишетелмәсә, Ахияр ќырлап ќибәрер иде (М.Мәһдиев). Без, шул тирә-як малайлары, Галләм абзыйның кайтканын дүрт күз белән көтеп торабыз (Ф.Хөсни). Кышның яман киләсен алдан ук сизеп, аннан-моннан гына әти-әнинең фатихасын алдым да, Донбасс якларына сыздым (Ф.Хөсни);

е) иялек килешендәге исем сөйләмдә шулай ук исем­ләш­кән сыйфат яисә сыйфатлау рәвешләре белән дә бәйләнешкә керә һәм бу очракта ул предметны яки затны нинди дә булса билгесе буенча аерып күрсәтә: киемнең яңасы, ризыкның тәмлесе, киленнең уңганы, укучыларның күбесе һ.б.



Миңа, кызым, чәйнең чыгышлысы булсын иде (К.Тинчурин). Корбанга сыерның симезен суйдылар (М.Мәһдиев). Ямаширмәнең хәллерәк кызлары белән яшьрәк киленнәре ки­ем-салымның яхшысын, яңача теккәнен киделәр (Г.Бәширов);

ж) иялек килешендәге исем төрле тотрыклы сүзтез­мәләрдә (әйләнмәләрдә) кулланыла: елның елында, көннең көн буе, кышның кыш буе һ.б.



Малайлар көннең көн буе яр кырыенда балык тотып яттылар (М.Мәһдиев). Елның елында алар гаиләләре белән ял итәргә баралар иде (Г.Бәширов).

III төр изафә компонентларының бәйләнү рәвеше белән дә I, II төр изафәдән аерылып тора. III төр изафәдә сүзләр бәйләнеше шактый ирекле, ачыклаучы исем белән ачыкланган исем бер-берсеннән ерагаерга, алар арасына башка сүз­ләр керергә мөмкин. Мәсәлән: әнинең яулыгы – әнинең яңа яулыгы; укучының көндәлеге – укучының узган елгы көндәлеге һ.б. Ә I һәм II изафә сүзләр бәйләнеше тотрыклы, анда ике исем - ачыклаулы һәм ачыклаучы исемнәр -һәрвакыт янәшә килә: әни яулыгы, укучы көндәлеге; укытучы апа; яңа таш йорт дияргә мөмкин, ә таш яңа йорт – мөмкин түгел.

I–II төр изафә бәйләнешендәге сүзтезмәләрдә компо­нент­лар арасында бәйләнешнең шундый тотрыклы булуы шул ук калыптагы кушма һәм тезмә сүзләр ясалышына да ни­гез булып тора. Әйтик, татар телендәге ќир ќиләге, су анасы, бал корты, йорт куяны кебек тезмә сүзләр, һәм елъязма, төньяк, көньяк, гөлќимеш, тимерчыбык кебек кушма сүзләр шундый изафә бәйләнешендәге сүзтезмәләрдән ясалганнар. Әмма III төр изафә бәйләнешендәге сүзтезмәләрдән яңа сүзләр ясалу очрагы күзәтелми. Төрки тел белемендә шулай ук I–II төр изафә бәйләнешендәге сүзләр тарихи рә­вештә сүз ясалыш өлгесенә (калыбына) караганнар, ә соңгырак чорда шул үрнәктә сүзтезмәләр ясалган дигән караш та бар.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет