§ 20. Татар телендә сүзләрне төркемләү принциплары. Сүзләр морфологиядә аерым лексик грамматик төркемнәргә – с ү з т ө р к е м н ә р е н ә берләштереп өйрәнелә. Билгеле булганча, морфологиянең төп өйрәнү предметы – сүз, һәм тел төзелешенең төрле ярусларына караган тел берәмлекләре арасында (авазлар, сүзтезмә һәм ќөмлә типлары) с ү з л ә р иң күп санлы һәм күп төрле тел берәмлекләре булып торалар. Сүзләрне грамматик яктан, ягъни аларның лексик-грамматик табигатен өйрәнү беренче чиратта билгеле бер ќирлектә аларны төркемләүдән башлана. Күренекле грамматист галим Г.Алпаров, мәсәлән, бу турыда болай ди: «…телебезнең морфология ягыннан төзелешен ачык бер системага салып күрсәтү өчен сүзләрне һәртөрле бүлекләргә, төркемнәргә аергалап өйрәнергә кирәк» [Алпаров, 1945: 66 ].
Хәзерге тел белемендә аерым сүзләр классына берләшкән сүзләр ќыелмасы, ягъни с ү з т ө р к е м н ә р е тел төзелешенә караган структур берәмлекләр буларак кына түгел, ә телнең кулланылышына бәйле рәвештә, чынбарлык күренешләре турындагы төшенчәләрне аеруга хезмәт итә торган сүзләр ќыелмасы, сүзләр классы булу ягыннан да өйрәнелә. Ягъни сүзләрне сүз төркемнәренә аерып карау кешеләрнең аңында чагылган чынбарлык күренешләрен – п р е д м е т л а р н ы, э ш –х ә л н е, б и л г е л ә р н е һәм һәр төрле м ө н ә с ә б ә т л ә р н е гомумиләштерү һәм шул ук вакытта аларны танып белү, бер-берсеннән аерып карау мөмкинлеген дә бирә.
Грамматикада сүзләрне төркемләү билгеле бер принципларга нигезләнә. Төрле телләрдә сүз төркемнәре ќыелмасында типологик уртаклыклар булган кебек, сүзләрне төркемләүдә дә уртаклыклар бар. Әмма галимнәр сүзләрне төркемләгәндә һәр телнең үз үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк дип саныйлар. Төрки тел белемендә сүзләрне төркемләүнең теоретик ягы башлап И.В.Батманов, Э.В.Севортян кебек галимнәр тарафыннан яктыртылды. Татар тел белемендә исә бу юнәлештә Д.Ә.Сәлимованың соңгы елларда гына чыккан һәм төрле типтагы телләрдә сүз төркемнәрен чагыштырмача планда өйрәнүгә багышланган хезмәте аерым фәнни әһәмияткә ия [Салимова, 2001].
Татар телендә сүзләрне төркемләү л е к с и к-с е м а н т и к, м о р ф о л о г и к һәм с и н т а к с и к принципларга нигезләнә. Аларны икенче төрле сүз төркемнәренең классификация билгеләре дип тә атыйлар.
Л е к с и к-с е м а н т и к яктан сүзләрне төркемләгәндә аларның г о м у м и л е к с и к мәгънәләре исәпкә алына. Гомумлексик мәгънә дип сүзләрнең конкрет лексик мәгънәләренә бәйсез, билгеле бер үзенчәлек буенча гомумиләштерелгән мәгънәләрне атыйлар. Телдәге аерым төркем сүзләр, мәсәлән, һәртөрле предмет, күренеш, вакыйгаларны атыйлар, ягъни киң мәгънәдә п р е д м е т л ы к төшенчәсен, ә кайберләре исә э ш-х ә л, п р е д м е т б и л г е с е һ.б. кебек гомумиләштерелгән мәгънәләрне белдерәләр. Бу үзенчәлек сүз төркемнәренең с е м а н т и к ягы, дип атала.
Лингвистикада сүз төркемнәренең мондый мәгънәләре тагын да киңрәк ќирлектә гомумиләштерелеп п р е д м е т л ы к һәм б и л г е белдерү рәвешендә дә карала. Предметлыкны белдерә торган сүз төркемнәренә исем, ә билгене белдергән сүз төркемнәренә ф и г ы л ь, с ы й ф а т, р ә в е ш кебек сүз төркемнәре кертелә. Ф и г ы л ь эш-хәл, хәрәкәт белән бәйле билгене белдерә, ә р ә в е ш һәм с ы й ф а т эш-хәлгә бәйләнмәгән, статик билге белдерә торган сүз төркемнәре буларак карала [Русская грамматика, 1980: С. 453]. Татар телендәге сүз төркемнәренең мондый семантик классификациясе Д.Ә.Сәлимова хезмәтендә дә китерелә [Сәлимова, 2001: 107 ].
М о р ф о л о г и к принцип буенча сүзләрне төркемләгәндә, аларның төрләнү мөмкинлеге, ягъни аларга хас грамматик категорияләр исәпкә алына. Телдә сүз төркемнәренең төрләнү мөмкинлеге төрлечә, ягъни һәр сүз төркеменең үзенә хас грамматик категорияләре бар. Әйтик, исемнәр к и л е ш, т а р т ы м, с а н белән төрләнәләр, фигыль з а м а н, з а т-с а н, ю н ә л е ш һ.б. белән төрләнә, ә кайбер сүз төркемнәре үзләренең төрләнмәве белән башка сүз төркемнәреннән аерылып тора (мәсәлән, рәвеш). Сүз төркемнәренә хас бу үзенчәлек аларның м о р ф о л о г и к, яки г р а м м а т и к ягы дип атала.
С и н т а к с и к принцип дигәндә, сүзләрнең ќөмләдәге т и п и к ф у н к ц и я л ә р е һәм сөйләм эчендә сүзләрнең үзара бәйләнешкә керү мөмкинлекләре исәпкә алына. Исем, мәсәлән, ќөмләдә күбрәк и я яки т ә м а м л ы к булып килә; сыйфат а е р г ы ч, фигыль х ә б ә р функциясен башкара һ.б. Әмма татар телендә бер үк сүз төркеменә кергән сүз теләсә нинди ќөмлә кисәге булып та килергә мөмкин. Шуңа күрә бу очракта теге яки бу сүз төркеменең иң еш кулланыла торган, ягъни т и п и к функциясе нигез итеп алына.
Синтаксис – ул сүзләр бәйләнеше дигән сүз. Шуңа күрә теге яки бу сүз төркемен бер-берсеннән аерырга кирәк булганда, кайбер очракларда сүзләрнең бәйләнү үзенчәлеге дә ярдәмгә килә. Мәсәлән, татар телендә иялек килеше кушымчасы -ның/-нең ярдәмендә исемгә ялганган сүз һәрвакыт исем була: әнинең яулыгы, укучының көндәлеге; ә төшем килеше -ны/-не кушымчасы аша исемгә ялганган сүз һәрвакыт фигыль була: китапны укыдым; мәсьәләне чиштем. Ике исемнең бернинди кушымча алмыйча бер-берсен ачыклап килүе дә (I төр изафә) синтаксик яктан исем сүз төркемен характерлый һ.б.
Сүзләрне төркемләүдә югарыда саналган өч принцип берлектә алына. Мәсәлән, исем сүз төркеменә билгеләмә биргәндә, шул ук принципларга нигезләнеп, без исемнең түбәндәге билгеләрен күрсәтергә тиеш булабыз:
И с е м лексик-семантик яктан п р е д м е т л ы к н ы белдерә, морфологик яктан аңа к и л е ш, т а р т ы м, с а н, х ә б ә р л е к грамматик категорияләре хас; синтаксик яктан исем күбрәк ќөмләдә и я һәм т ә м а м л ы к булып килә.
Шул ук вакытта галимнәр хаклы рәвештә бу классификация билгеләренең төрле сүз төркемендә төрлечә дәрәќәдә чагылу мөмкинлеген дә искәртәләр [Севортян, 1955: 225 ; Салимова: 97 ]. Чыннан да, әгәр грамматик категориягә бай булган исем һәм фигыльгә карата һәр өч билге тигез дәрәќәдә диярлек кулланылса, сыйфат яки рәвеш сүз төркемнәрен бер-берсеннән аеру өчен аларның гомуми лексик мәгънәләренә, ягъни семантик якка өстенлек бирергә туры килә. Чөнки морфологик яктан алар икесе дә төрләнми торган сүз төркеме, синтаксик яктан һәр икесе ќөмләдә бер үк функциядә (аергыч һәм хәл булып) кулланыла ала. Семантик яктан аларның аермасы шунда, сыйфат п р е д м е т б и л г е с е н белдерә, ә рәвеш э ш-х ә л н е төрле яклап характерлый.
Алда әйтелгәнчә, сүзләрне төркемләүнең бу принциплары күп телләр өчен уртак. Аерым алганда, рус һәм татар телләрендә, мәсәлән, сүз төркемнәре классификацияләү билгеләре нигездә бертөрле [Русская грамматика, 1980: 457]. Әмма һәр телнең үзенчәлегенә бәйле рәвештә бу принциплар тел кулланышында төрлечә чагылыш табарга мөмкин. Рус телендә, мәсәлән, морфологик яктан фигыль сүз төркемен башка сүзләрдән аера торган төп критерий итеп аның з а т-с а н белән төрләнешен (спряжение) саныйлар. Ә Д.Ә.Сәлимова татар телендә бары фигыльгә хас шундый морфологик билге итеп аның з а т-с а н һәм з а м а н белән төрләнешен күрсәтә [Салимова: 98 ]. Татар теле өчен бу фикерне тагын да төгәлләндерергә мөмкин. Фигыльне исемнән һәм башка сүз төркемнәреннән аера торган иң универсаль чара – аның ю к л ы к формасы. Татар телендә юклык кушымчасы (-ма/-мә) бары тик фигыльгә генә ялгана ала. Исемдә, шулай ук сыйфат, рәвеш, алмашлык һ.б. сүз төркемнәрендә юклык аспекты күбрәк түгел кисәкчәсе белән белдерелә.
Бу, билгеле, бер аерым очрак кына, кагыйдә буларак, һәр телдә сүз төркемнәренең сөйләмдә реальләшүендә андый үзенчәлекле якларны шактый табарга мөмкин.
§ 21. Татар телендә сүз төркемнәре. Хәзерге татар телендә 12 сүз төркеме бар1.
1. Исем 7. Аваз ияртемнәре
2. Сыйфат 8. Бәйлек
3. Сан 9. Теркәгеч
4. Алмашлык 10. Кисәкчә
5. Рәвеш 11. Ымлык
6. Фигыль 12. Модаль сүзләр
Татар теле буенча булган грамматик хезмәтләрдә сүз төркемнәре, традиция рәвешендә, өч төркемгә бүлеп карала:
1) м ө с т ә к ы й л ь с ү з л ә р : исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш – барысы алты;
2) я р д ә м л е к с ү з л ә р : бәйлек, теркәгеч, кисәкчә;
3) ө ч е н ч е төркемгә ымлыклар, аваз ияртемнәре һәм модаль сүзләр кертелә.
Әлеге бүленешнең нигезендә сүз төркемнәренең һәр өч принципка нигезләнгән үзенчәлекләре ята.
М ө с т ә к ы й л ь с ү з л ә р лексик-семантик яктан реаль лексик мәгънәгә ия, ягъни алар чынбарлык күренешләрен атыйлар, предмет, күренеш, билге, эш-хәлләрне белдерәләр, яки аларга гомуми рәвештә ишарә итәләр, к ү р с ә т ә л ә р. Морфологик яктан мөстәкыйль сүзләр төрләнәләр, аларга һәм сүз ясагыч, һәм форма ясагыч кушымчалар ялгана ала. Синтаксик яктан алар ќөмлә кисәге булып киләләр.
Я р д ә м л е к с ү з л ә р семантик яктан предметларны, билгене һ.б. турыдан-туры атамыйлар, ә чынбарлык күренешләре арасындагы м ө н ә с ә б ә т л ә р н е, ягъни грамматик мәгънә (бәйлекләр, теркәгечләр), яки төрле м ә г ъ н ә т ө с м е р л ә р е н (кисәкчәләр) белдерәләр. Бәйлекләр, теркәгечләр, кисәкчәләр төрләнмиләр, аларга сүз ясагыч һәм форма ясагыч кушымчалар ялганмый (морфологик як), алар шулай ук үзләре генә ќөмлә кисәге булып та йөри алмыйлар (синтаксик як). Бәйлекләр һәм теркәгечләр телдәге функцияләре буенча форма ясагыч кушымчаларга якын торалар, чөнки алар сүзләрне һәм ќөмләләрне бәйләүгә хезмәт итәләр һәм төрле м ө н ә с ә б ә т л ә р н е белдерәләр.
И с к ә р м ә: Бу уңайдан Д.Ә.Сәлимованың Л.А.Покровская фикеренә таянып әйткән түбәндәге фикере гаять төгәл һәм кызыклы: «Сүз формалары (ягъни кушымчалар. – Ф. Х.) – морфологик-синтаксик чаралар; ә ярдәмлек сүзләр – лексик-синтаксик чаралар» [Сәлимова: 99 ]. Чыннан да бәйлек һәм теркәгечләр, форма ясагыч кушымчалар кебек үк, сүзләрне бәйләү ролен башкаралар, әмма шул ук вакытта алар лексик берәмлек, аерым сүз булып калалар.
Д.Г. Тумашеваның “Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе” (Казан, 1964) китабында сүз төркемнәре таблицасы түбәндәгечә бирелә.
Сүз төркемнәре схемасы 2 нче таблица
Традицион бүленеш буенча өченче төркемгә ымлыклар, аваз ияртемнәре һәм модаль сүзләр кертелә. Алар үзләренең семантикасы һәм грамматик табигате ягыннан беренче ике төркемгә кергән сүз төркемнәреннән беркадәр аерылалар. С е м а н т и к яктан ымлыклар һәм аваз ияртемнәре, мәсәлән, шулай ук чынбарлык күренешләрен белдерәләр, әмма мөстәкыйль сүзләрдән аермалы буларак, алар күренешләрне атап күрсәтмиләр, ә кыска юл белән, ягъни хис-тойгы яки охшату аша белдерәләр. Аларның а т а у (номинатив) функцияләре юк. Бу сүз төркемнәренең грамматик ягы да үзенчәлекле: ымлыклар һәм аваз ияртемнәре төрләнмиләр; ымлыклар ќөмлә кисәге булып килә алмыйлар; аваз ияртемнәре исә үзләре генә дә ќөмлә кисәге булып килергә мөмкин. Мәсәлән, Чүкечләр дөп-дөп сугып, кызган тимерне изәләр… (Г.Әпсәләмов), дигән ќөмләдә дөп-дөп рәвеш хәле булып килгән. Бу төркемгә кергән модаль сүзләр исә күбрәк сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен, ягъни төрле модаль мәгънәләрне белдерәләр, күпчелек очракта шулай ук грамматик яктан төрләнмиләр.
«Татар грамматикасы»ның II томында сүз төркемнәренең бүленешендә беркадәр аермалар бар. Анда сүз төркемнәре шулай ук өчкә бүлеп карала:
1) м ө с т ә к ы й л ь сүз төркемнәре; 2) б ә й л ә г е ч1 сүз төркемнәре; 3) м о д а л ь сүз төркемнәре. Мөстәкыйль сүз төркемнәренә алдагы алты сүз төркеме – исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш һәм рәвешкә өстәмә рәвештә анда и я р т е м н ә р һәм х ә б ә р л е к сүзләр кертелә (барысы сигез мөстәкыйль сүз төркеме); б ә й л ә г е ч сүз төркемнәренә бәйлекләр һәм теркәгечләр, м о д а л ь сүзләргә ымлыклар, кисәкчәләр һәм модаль сүзләр керә [Татар грамматикасы, 2002: 11–12 ].
Ияртемнәр, ягъни аваз ияртемнәренең мөстәкыйль сүзләр рәтенә кертелүен түбәндәгечә аңлатырга мөмкин. Чынбарлык күренешләрен кыска юл белән – охшату аша белдергән бу сүз төркеме атау функциясе булмау белән башка мөстәкыйль сүз төркемнәреннән аерыла (семантик як). Әмма ул үзенең грамматик ягы белән мөстәкыйль сүзләргә якын тора. Аваз ияртемнәре төрләнмиләр, ләкин аларга, системалы рәвештә дип әйтергә мөмкин, сүз ясагыч кушымчалар ялгана ала: гөр-лә, шарт-ла, гыр-ла; шак-ылда, ыс-ылда, бак-ылда; гөр-лә-век, шар-ла-вык һ.б. Алар нигезендә шулай ук тезмә фигыльләр дә ясала: гөр килү, пыр тузу һ.б. Аваз ияртемнәре ќөмләдә синтаксик функция башкаралар – үзләре ияргән сүз белән бергә, яки үзләре генә дә ќөмлә кисәге булып килә алалар.
Бәйлек һәм теркәгечләрне аерым төркемгә берләштерү (бәйләгеч сүзләр), һәм кисәкчәләрне өченче төркемгә – модаль сүзләргә кертү бүленешкә шулай ук фәнни яктан төгәллек кертә. Чөнки бәйлекләр һәм теркәгечләр сүзләрне һәм ќөмләләрне бәйләүгә хезмәт итәләр, алар арасындагы төрле м ө н ә с ә б ә т л ә р н е белдерәләр, ә кисәкчәләр исә татар телендә асылда раслау, икеләнү, чикләү, үтенү һ.б. кебек м о д а л ь мәгънәләрне белдерәләр.
Модаль сүзләр составындагы бар, юк, кирәк, тиеш кебек сүзләрне аерып алып, аерым мөстәкыйль сүз төркеме – х ә б ә р л е к с ү з л ә р рәвешендә бәяләү өчен, безнеңчә, объектив нигез юк. Грамматик хезмәтләрдә хәбәрлек сүзләр мәгънә төсмерләре һәм синтаксик функцияләре буенча ике төркемгә аерып карала: 1) хәбәр составында йөреп сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен о б ъ е к т и в р ә в е ш т ә белдерә торган модаль сүзләр: бар, юк, тиеш, кирәк һ.б.; 2) сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен сөйләүченең с у б ъ е к т и в бәяләве аша белдерә торган модаль сүзләр: ахры, имеш, бугай, бәлки, әлбәттә һ.б. [Тумашева, 1964: 279 ].
Шул рәвешле татар тел белемендә сүзләрне төркемләү буенча соңгы вакытта әйтелгән фикерләрне күздән кичергәннән соң, сүз төркемнәре таблицасын түбәндәгечә бирү уңышлырак дип саныйбыз.
3 нче таблица
-
Достарыңызбен бөлісу: |