Морфологиясе



бет5/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   28



ìšñòêûéëü ñœç òšðêåìíðå



ярдәмлек сүз

төркемнәре


(бәйләгечләр)




ìîäàëü ñœç òšðêåìíðå

| ↓ ↓

èñåì



бéëåê





ûìëûê

| ↓ ↓

сûéôàò




Òåðêãå÷




êèñê÷

| ↓

ñàí



ìîäàëü ñœçëð


|

àëìàøëûê


|

ôèãûëü

|

ðâåø


|

àâàç èÿðòåìíðå

§ 22. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте. Морфологик яктан сүзләр татар теленең XVIII йөз ахырында чыга баш­лаган беренче грамматикаларында ук сүз төркемнәренә берләштереп өйрәнелүгә карамастан, аларны төркемләүдә әле бүгенге көндә дә бәхәсле һәм ахырга кадәр хәл ител­мәгән мәсьәләләр бар.

Бу өлкәгә караган ќитди бәхәсләрнең булуы асылда та­тар телендә һәм гомумән төрки телләрдә сүзләрне төр­кемләүдә о б ъ е к т и в к ы е н л ы к л а р булу белән аң­латыла:

1) флектив телләрдән аермалы буларак, татар телендә сүзләр тышкы яктан, ягъни формаль күрсәткечләр белән бер-берсеннән аерылмыйлар. Икенче төрле әйтсәк, татар телендә, мәсәлән, рус телендәге кебек, сүз төркемнәрен генә ясый торган махсус суффикслар юк. Тышкы яктан нәкъ бер төрле яңгырый торган сүзләр татар телендә төрле сүз төркемнәренә карарга мөмкин (мендәр, зәңгәр);

2) икенче объектив кыенлык – грамматик (морфологик һәм синтаксик) яктан охшаш сүз төркемнәре булу. Шуңа бәйле рәвештә хәзерге татар тел белемендә сыйфат һәм рә­веш сүз төркемнәрен бер-берсеннән аеру иң бәхәсле мәсь­әләләрнең берсе булып тора. Сыйфат та, рәвеш тә мор­фо­ло­гик яктан төрләнми, аларга өлешчә дәрәќә категориясе генә хас. Синтаксик яктан сыйфатның ќөмләдәге типик функ­циясе аергыч һәм хәбәр булып килү; сыйфат сүз төркеменә кергән бер төркем сүзләр (матур, яхшы, начар һ.б.) ќөмләдә хәл булып та килә алалар: матур ќырлый, яхшы эшли, начар күрә һ.б. Рәвеш башлыча ќөмләдә хәл функциясендә килә, аерым очракларда ул, сыйфат кебек, аергыч булырга мөмкин: күп халык, аз сүз, әкрен кеше һ.б. Сыйфат һәм рәвешне аеру өчен иң әһәмиятле критерий итеп, аларның лексик-семантик ягы алына, ягъни – сыйфатлар тел кулланылышында күбрәк п р е д м е т б и л г е с е н, ә рәвешләр э ш-х ә л б и л г е с е н белдерәләр;

3) сүзләрне төркемләүдәге өченче объектив кыенлык итеп татар телендә контекстта исемләшү (субстантивация) күренешен һәм сүз төркемнәренең бер-берсенә күчеше – конверсия ысулы белән сүз ясалышын билгеләргә мөмкин. Чыннан да, мәсәлән, килеш, килешләр белән төр­ләнү морфологик аспектта исем сүз төркеме өчен хас грамматик билге булып саналса да, татар теленең үзенчәлеге нигезендә, башлыча и с е м л ә ш ү күренешенә бәйле рә­вештә, теләсә кайсы сүз төркеме диярлек килешләр белән төрләнә. Әмма һәр килеш белән төрләнгән сүз исем була алмый, билгеле.

Хәзерге тел белемендә сүз төркемнәрен аеру, сүзләрне төркемләүдәге төп бәхәсле моментлар да асылда и с е м-с ы й ф а т мөнәсәбәтен һәм, югарыда күрсәтелгәнчә, с ы й ф а т-р ә в е ш сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәтен ачыклауга кайтып кала.



1. Исем-сыйфат мөнәсәбәте. Исем һәм сыйфат сүз төркемнәренең үзара мөнәсә­бә­тенә килгәндә, татар теленең грамматик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә (ачыклаучы сүз алдан килә), бер исем бернинди кушымча алмаган хәлдә икенче исемне ачыклап килә ала (I төр изафә). Төрки изафәдә алдан килгән исем ахырдан килгән исемне ачыклый): таш йорт, агач күпер, салам эшләпә, йон кофта һ.б. – беренче исем икенчесен м а т е р и а л ы буенча ачыклый; укытучы апа, инженер егет, укучы малай – беренче исем икенчесен билгеле бер ш ө г ы л ь, п р о ф е с с и я буенча ачыклый һ.б. Рус телендә исә мондый сүзтезмәләрдә исем­нән махсус суффикслар ярдәмендә ясалган сыйфатлар килә: каменный, деревянный һ.б. Төрки тел белемендә аерым очракларда бу рәвешле кулланылган исемнәрне сыйфат сүз төр­кеменә кертеп карау бар. Шуңа бәйле рәвештә «Татар грамматикасы»ның I томында һәм Ф.Ә.Ганиевнең сүз ясалышы буенча хезмәтләрендә күп кенә исемнәр сыйфат сүз төр­кеменә күчкән сүзләр дип бәяләнә (конверсия). Икенче төрле әйткәндә, димәк, татар телендә таш, йон, агач һ.б. дигән исемнәр һәм шундый ук сыйфатлар бар булып чыга.

Күпчелек галимнәр исә, аерым алганда татар тел белемендә, бу мәсьәләгә башкачарак карашта торалар.

Д.Г.Тумашева, мәсәлән, таш йорт, агач өй, алтын сәгать, күн итек кебек мисалларда таш, агач, алтын, күн кебек сүзләрне турыдан-туры сыйфат дип санауга каршы чыга, болай карау бу сүзләрнең татар телендәге мәгънәсенә туры килми дип саный [Тумашева, 1964: 83 ], һәм аны түбәндәгечә дәлилли: «…чөнки алар билге төшенчәсен түгел, предметлык мәгънәсен белдерәләр һәм, аергыч булуларына карамастан, и с е м б у л ы п к а л а л а р (ассызык безнеке. – Ф.Х.). Исемнәр икенче исемгә тартым аша бәйләнәләр: таш өеме, агач үзәге, алтын эшләре остасы, күн заводы һ.б.».

М.З.Зәкиев шундый ук карашны фәнни яктан гаять нигезле итеп синтаксик яктан дәлилли. Ул бер исемнең икенче исемне бернинди кушымчасыз ачыклап килә алуын урал-алтай телләренең үзенчәлеге, һинд-европа телләре төзелешеннән аермасы дип саный: «…татар телендә исемнәр, исем белән бирелгән төшенчәләрне конкретлаштырганда, ягъни аергыч булып килгәндә, исемнәр дә, фигыльләр дә, саннар да, хәбәрлек сүзләр дә сыйфатка әй­ләнмиләр, шул ук сүз төркеме булып калалар. Мәсәлән, агач күпер, укыган кеше, икенче төркем, юк сүз кебек тез­мәләрдә синтаксик планда агач, укыган, икенче, юк сүзләре аергыч булып киләләр, ә морфологик яктан агач – исем булып, укыган – фигыль булып1 , икенче – сан булып, юк – хәбәрлек сүз булып кала» [Татар грамматикасы, т. II, 2002:13 ].

Төрки тел белемендәге бу бәхәсле мәсьәләне, ягъни исем – сыйфат, сыйфат – рәвеш мөнәсәбәтен ачыклауга Д.Ә.Сәлимованың без югарыда искә алган хезмәтендә дә шактый зур урын бирелә. Аерым алганда, галимә икенче бер исемне ачыклап килгән исемнәрне сыйфатка күчү (кон­версия) дип карауга каршы чыга һәм үз фикерен фән­ни юнәлештә төрле яктан дәлилли. Ул, беренчедән, исемне ачыклаган теләсә нинди исемне «Татар грамматикасы»ның I томында сыйфат буларак бәяләү белән килешми, лексик-семантик ысул белән (полисемия) ясалган кайбер сыйфатларның яки троплар рәвешендә кулланылган сүзләрнең дә конверсия күренеше буларак билгеләнүен хаклы рәвештә тәнкыйтьли: баш врач, арыслан егет, елан хатын һ.б. [Сәлимова2001,  168–169].

Бу хезмәттә шулай ук сүз төркемнәрен аеруда сүзләр­нең лексик-семантик ягы (семантик принцип) хәлиткеч роль уйнавына басым ясала, агач, тимер, алтын кебек сүз­ләрнең аер­гыч ролендә килгәндә дә билге мәгънәсен түгел, п р е д м е т л ы к н ы белдерүе ассызыклана. Мондый сүз­ләрнең сыйфатка (нисби сыйфатларга) күчмәвенә өстәмә дәлил итеп Д.Ә.Сәлимова, беренчедән, нисби сыйфатларның татар телендә дә, рус телендәге кебек үк (весенний, зимний), бары тик махсус кушымчалар белән ясалуын (язгы, кышкы, шигъри, педагогик), икенчедән, сыйфатларның ачыкланган исем алдындагы позицияләре ирекле булуын, ягъни сыйфат һәм сыйфатланмышларның аралары ерагаю мөмкинлеген күрсәтә [шунда ук]. Чыннан да, мә­сәлән, кышкы юл, кышкы озын юл, кышкы озын, авыр юл дип әйтелә, әмма зур таш йорт тез­мәсен таш зур йорт яки матур агач кашык тезмәсен агач матур кашык дип әйтеп булмый.

Изафә бәйләнешенә кереп, икенче бер исемне ачыклаган исемнәрне һәр очракта сыйфат дип билгеләү телебездә сыйфатларның исемнәр исәбенә сан ягыннан табигый булмаганча артуына китерәчәген дә галимнәр дөрес билгелиләр: «...аергычлар рус телендә башлыча сыйфатлар белән, ә та­тар телендә исемнәр белән биреләләр, шуның өчен сыйфат сүз төркеменә керә торган сүзләр сан ягыннан рус телендә күбрәк, татар телендә азрак, һәм, аергыч булып исемнәр дә килә алганлыктан, татар теле өчен (һәм гомумән, урал-алтай телләре өчен) сыйфатның күп булуы кирәк түгел. Бу – закончалык» [Татар грамматикасы т. II: 2002: 14 ]. Ә бит шул ук вакытта типология дөньядагы теләсә кайсы телдә исемнәрнең сыйфатларга караганда берничә тапкыр артык булуын да билгели.

Төрле телләр арасындагы мондый типологик аермалыклар морфология буенча булган гомумтеоретик хезмәтләрдә дә искә алына. Мәсәлән, «Общая морфология» дигән хез­мәттә сыйфатларның, яки билге белдерүче сүзләрнең кулланылышы буенча телләр өч төргә бүлеп карала:

1) адъектив телләр, ягъни сыйфат сүз төркеменә бай телләр;

2) фигыль телләр («глагольные»), бу телләрдә исемне ачыклау өчен күбрәк сыйфат фигыльләр («причастие») кулланыла;

3) исем телләр («именные»), ягъни исемнәр икенче бер исем белән ачыклана торган телләр. Мондый телләр сыйфатларга ярлы телләр дип билгеләнә, һәм аларда нисби сыйфатлар ролендә күбрәк иялек килешендәге яки башкача бәйләнештәге и с е м н ә р килә: «Так называемые относительные прилагательные в адъективно бедных языках будут иметь не адъективную, а иную, главным образом субстантивную реализацию.<...> Семантиче­скими эквивалентами относительных прилагательных в таких языках являются существительные (ассызык безнеке. – Ф.Х.) в генитиве или другие конструкции с участием существительных» [Плунгян, 2000: 245]. 

2. Сыйфат-рәвеш мөнәсәбәте. Татар тел белемендә сүз төркемнәре турындагы бәхәсле карашларга шулай ук сыйфат һәм рәвеш сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәтен ачыклау да керә. Семантик яктан һәр икесе б и л г е төшенчәсе белән бәйле һәм грамматик яктан төрләнми торган бу сүз төркемнәрен аеруда чыннан да билгеле бер кыенлыклар бар. Классификация билгеләре буенча карасак:

л е к с и к-с е м а н т и к яктан сыйфатлар п р е д м е т б и л г е с е н, рәвешләр э ш-х ә л б и л г е с е н белде­рә­ләр: матур ќыр, язгы көн – сыйфатлар; тиз эшли, күп укый, геройларча көрәште – рәвешләр;

м о р ф о л о г и к яктан сыйфат та, рәвеш тә төрләнми торган сүз төркеме. Сыйфатка бары тик дәрәќә категориясе хас: яхшы – яхшырак – иң яхшы; рәвешләр дә еш кына дәрәќә күрсәткечләрен алалар: тиз – тизрәк – иң тиз;

с и н т а к с и к яктан исә сыйфатлар күбрәк исем сүз төркеме белән бәйләнешкә керәләр һәм ќөмләдә а е р г ы ч функциясен башкаралар; бер төркем сыйфатлар исә (ях­шы, матур, пөхтә, начар һ.б.) фигыльләр белән бәйлә­нешкә кереп, хәл функциясендә дә килә алалар: яхшы эшли, матур яза, пөхтә киенә һ.б. Рәвешләр күпчелек очракта эш-хәлне ачыклыйлар һәм фигыль белән бәйләнешкә кереп, ќөмләдә хәл булып киләләр, сирәгрәк а е р г ы ч булып та кулланылырга мөмкиннәр: шәп кеше, аз сүз, татарча китап һ.б.

Шул рәвешле, семантик яктан һәр икесе б и л г е тө­шенчәсен белдерә торган һәм грамматик яктан, аеруча синтаксик функцияләре белән бер-берсенә охшаш бу сүз төркемнәрен бер-берсеннән аеру мәсьәләсенә галимнәр төрлечә якын киләләр. Д.Г.Тумашева, мәсәлән, грамматик билгеләре белән охшаш булган бу сүз төркем­нәрен аеруда л е к с и к-с е м а н т и к якка өстенлек бирергә кирәк дип саный, ягъни телдә гомуми кулланылышында теге яки бу сүз күбрәк п р е д м е т б и л г е с е н белде­рәме, әллә э ш-х ә л н е төрле яклап характерлыймы, шуннан чыгып, аларның сүз төркеме буларак статусын билгеләү ягында тора. Бер үк сүзне синтаксик функциясенә карап, бер очракта сыйфат дип, икенче очракта рәвеш дип билгеләүгә галимә каршы чыга: «Әгәр дә сүзнең семантикасында б и л г е т ө с м е р е (ассызык безнеке. – Ф.Х.) көчле булса, аларны, аергыч яки хәл булып килүләренә карамастан, сыйфат дип карарга кирәк: сөйкемле кыз, сөйкемле сөйләшә, авыр мәсьәлә, авыр чишелә, ќиңел кием, ќиңел карау, матур ќыр, матур ќырлау һ.б. Мондый очракларны сыйфат­ларның рәвеш ролендә килүе һәм, киресенчә, (күп кеше, татарча китап һ.б.) рәвешнең сыйфат ролендә йөрүе дип бәяләү мәсьәләне хәл итүдән ерак тора…» [Тумашева, 1964: 83 ].

Бу мәсьәләгә үз чорында В.Н.Хангилдин да игътибар иткән, һәм аның фикерләре шактый оригиналь һәм кызыклы. Ул татар телендә сыйфатларны семантик һәм грамматик билгеләре буенча ике төркемгә бүлеп карый. Беренче төркемгә ул бары тик п р е д м е т б и л г е л ә р е н генә бел­дерә торган сыйфатларны кертә: кышкы, язгы, кичке, авылдагы, ќирдәге, тозлы, тозсыз, күтәренке, кызыл, сары һ.б. Икенче төркемне ул предмет һәм эш-хәл билге­ләрен белдерә ала торган с ы й ф а т л а р дип атый, һәм аларга яхшы, матур, тыныч, күңелле, вак, киң, тыгыз, начар һ.б. сүзләрне кертә. Шундый ук мәгънәдәге сүзләргә ул аз, күп, якын, ерак рәвешләрен дә китерә. Галим фикерен­чә, мондый сүзләрнең статусын билгеләү «аларның сыйфатлык яки рәвешлекләре шул ике сүз төркеменә хас төп грамматик билгеләрнең кайсы аларда көчлерәк булуын, күбрәк табылуын чамалау аша» хәл ителергә тиеш була [Хангильдин, 1954: 84–85 ].

Телебездәге бу чыннан да катлаулы күренешне аңлатуда башка төрле карашлар да бар. Татар телендә сүз ясалышын өйрәнүгә багышланган хезмәтләрендә, мәсәлән, Ф.Ә.Ганиев мәсьәләне башка фәнни юнәлештә чишүгә ом­тылыш ясый. Рәвеш һәм сыйфатның охшаш кулланылышын галим конверсия ысулы белән сүз ясалышы буларак билгели [Татарская грамматика, Т. I]. Бу караш шулай ук татар теленең 3 томлык аңлатмалы сүзлегендәге искәр­мәләрдә дә чагылыш тапкан. Әмма бу очракта, безнең карашыбызча, типологиядә сүзләрне төркемләүгә карата куелган төп таләп бозыла, чөнки бер үк сүз, бер үк вакытта һәм бернинди тышкы билгеләрсез, төрле сүз төркемнәренә карый алмый: матур – сыйфат, матур – рәвеш; яхшы – сыйфат, яхшы – рәвеш дип билгеләү сүзләрне төркемнәргә бүлү зарурлыгын да юкка чыгара. Бу очракта башка галимнәр белән беррәттән Д.Ә.Сәл­имованың: «Возникает резонный вопрос: как вообще производить классификацию частей речи (морфологических единиц) татарского языка, если одно минимальное условие – окружение слова – способно изменить частеречную принадлежность слов?» – дип сорау куюы бик урынлы.

Белемегезне тикшерегез

1. Татар телендә сүзләр нинди билгеләре буенча төркем­лә­нәләр?

2. Сүзләрнең лексик-семантик, морфологик, синтаксик билге­ләре дигәндә нәрсәләр күздә тотыла?

3. Татар телендә сүз төркемнәренең саны һәм составы. Бу турыда нинди карашлар бар? Сүз төркемнәренең традицион бүлешен һәм яңача бүленешен аңлатыгыз.

4. Сүз төркемнәрен үз эчендә бүлү нинди үзенчәлекләргә нигезләнә?

Мөстәкыйль сүзләр, ярдәмлек сүзләр, модаль сүз төркемнәре. Терминнарда нинди аермалыклар бар?

5. Сүзләрне төркемләүдә нинди объектив кыенлыклар һәм бә­хәс карашлар бар? Исем-сыйфат, сыйфат-рәвеш мөнәсәбәтен аңлатыгыз.

МӨСТӘКЫЙЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ

Исем


§ 23. Гомуми төшенчә. Лексик-семантик яктан исем­нәр п р е д м е т л ы к н ы белдерәләр. Предметлык төшенчәсе бу очракта киң мәгънәдә кулланыла. Аңа беренче чиратта з а т н ы (кеше, укучы, шагыйрь), конкрет п р е д м е т л а р н ы (китап, өстәл, өй, капка), к ү р е н е ш һәм в а к ы й г а л а р н ы (буран, бәйрәм, тантана) һәм һәртөрле а б с т р а к т т ө ­ш е н ч ә л ә р н е (акыл, зиһен, белем), предметлаштырылган б и л г е яки э ш- х ә л л ә р н е (гүзәллек, эшчәнлек, эш, уку) һ.б. белдерү керә.

М о р ф о л о г и к яктан исемгә к и л е ш, т а р т ы м, с а н һәм х ә б ә р л е к категорияләре хас. Функциональ семантик планда исемнәр шулай ук б и л г е л е л е к һәм б и л г е с е з л е к н е дә белдерә алалар.

С и н т а к с и к яктан исемнең ќөмләдәге типик функциясе и я яки т ә м а м л ы к булып килү. Әмма төрле килеш формаларын алган исем ќөмләдә теләсә нинди ќөмлә кисәге буларак кулланыла ала: Габдулла Тукай – шагыйрь – хәбәр. Тыпыр-тыпыр биергә тимер идәннәр кирәк – аергыч. Әйдә, чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на-на-на! (Г.Тукай) – эндәш сүз, хәл.

§ 24. Исемнең лексик-грамматик төркемнәре. Исем­нәр үз эчендә: 1) ялгызлык һәм уртаклык; 2) предметлыкны һәм матдәлекне белдергән; 3) ќыймалыкны белдергән; 4) кон­крет һәм абстракт мәгънәле исемнәр кебек лексик-грамматик төркемнәргә бүленәләр. Шул ук вакытта бу бүленеш аерым төркемнәр арасында катгый чик куймый, төрле төркемнәр бер-берсенә керешергә дә мөмкин. Әйтик, конкрет мәгънәле исемнәргә предметлыкны белдергән сүз­ләр дә, матдәлекне белдергәннәре дә керә; уртаклык исемнәр төркеме калган өч төркемгә караган (конкрет һәм абстракт мәгънәле, предметлыкны һәм матдәлекне белдер­гән, ќыйма) исемнәрне үз эченә ала һ.б.

1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Бер төрдән булган предметларның берсен генә аерып атый торган исем я л г ы з л ы к и с е м дип, бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә уртак булган исем у р т а к л ы к и с е м дип атала. Гадәттә ялгызлык исемнәрнең ике төрен аерып карыйлар:

1) беренче төргә кеше исемнәре, фамилияләр, әтисенең исемнәре, географик һәм астрономик атамалар керә: Камил, Ирек, Илсөяр, Рифә Рахман, Айдар Хафиз; Идел елгасы, Казан шәһәре, Чатыр тавы, Зөһрә йолдыз, Ќидегән йолдыз һ.б. Ялгызлык исемнәрнең бу төре үзләренең даимилеге һәм чагыштырмача аз санлы булуы белән аерылып тора;

2) икенче төр ялгызлык исемнәргә исә уртаклык исемнәр нигезендә ясалган һәртөрле атамалар керә:

а) әдәби әсәрләр, газета-журнал исемнәре: «Намус» романы, «Кошларга» шигыре, «Мәгърифәт» газетасы, «Шәһ­ри Казан» газетасы һ.б.;

б) төрле авыл хуќалыгы, сәнәгать һәм сәүдә оешмалары һ.б. исемнәре: «Заря» фабрикасы, «Үзәк» күмәк хуќалыгы, «Киемнәр» кибете, «Татарстан» кунакханәсе һ.б.;

в) спектакль, кинофильм атамалары: «Зөләйха» спектакле, «Титаник» фильмы, «Шүрәле» балеты һ.б.

Бу төр ялгызлык исемнәр яшәешнең төрле өлкәләрендә әледән-әле барлыкка килеп торалар, һәм аларның күбесендә атама итеп алынган уртаклык исем белән күпмедер дәрәќәдә мәгънә бәйләнеше дә саклана: «Башлык» кибете, «Мәгариф» журналы һ.б.

Морфологик яктан ялгызлык исемнәр күплек санда ки­лә алмыйлар. Аерым очракларда я л г ы з л ы к и с е м ­н ә р г ә сан категориясе кушымчалары ялганса да, алар гади күплекне түгел, башка өстәмә мәгънәләрне белде­рәләр.



2. Предметлыкны белдерә торган исемнәр. Аларга данә исә­бе буенча санала торган предмет атамалары керә: пар­та, өстәл, йорт, тәрәзә һ.б.; м а т д ә л е к н е белдергән исем­нәр исә саналмыйлар, алар күбрәк: ( а) азык-төлек исемнәрен: он, тоз, май, бәрәңге; б) масса хәлендәге әйбер исемнәрен: су, керосин, ком, балчык һ.б. белдерәләр.

3. К онкрет һәм абстракт мәгънәле исемнәр. Конкрет мәгънәле исемнәргә затларны, предметларны, гомумән барлык чынбарлык күренешләрен белдергән исемнәр керә: эшче, укучы, китап, өстәл, ќил, яңгыр, сугыш һ.б.; а б с т р а к т мәгъ­нәле исемнәр төрле абстракт төшенчәләрне, предметлаштырылган билге, эш-хәлләрне атыйлар: акыл, белем, шатлык, зиһен, кайгы, газап һ.б. Абстракт мәгънәле исемнәрнең күп­челеген татар телендә предметлаштырылган билгене белдерә торган һәм сыйфат сүз төркеменнән -лык/-лек кушымчасы белән ясалган сүзләр тәшкил итә: азатлык, матурлык, гүзәллек, батырлык, түземлелек, сабырлык, тазалык, саулык, ачлык, мактанчыклык һ.б.

4. Ќыйма исемнәр. Бу төр исемнәр предметлар (затлар) ќыелмасын белдерә, һәм татар телендә алар нигездә түбәндәге юллар белән ясалалар:

а) исемнәргә -лык/-лек кушымчасы ялгана: каенлык, сулык, комлык, ашлык, ташлык һ.б.;

б) парлы исемнәр ярдәмендә белдерелә: хатын-кыз, бала-чага, терлек-туар, ярлы-ябагай, иген-тару һ.б.;

в) исемнәргә, сыйфатларга күплек кушымчасы ялганып ясала: яшьләр, байлар, ярлылар, аклар, кызыллар, туганнар һ.б.

Кайбер башка телләрдән, мәсәлән, рус теленнән аермалы буларак, татар телендә ќанлы һәм ќансыз предметларны белдерә торган исемнәрнең морфологик билгеләре юк. Татар телендә бары тик шәхесне (кешеләрне) белдерә торган сүзләр генә сорау кую юлы белән (кем? нәрсә?) башка исемнәрдән аерылып тора (кем? нәрсә?)

Искәрмә: Рус телендә, мәсәлән, ќанлы предметларны аерып белдерә торган исемнәр күпкә артык. Анда кешеләр, хайваннар, кош-кортлар, бө­ќәкләр, ягъни үсемлекләрдән кала барлык тереклек атамалары ќанлы предметларны белдерә торган исемнәргә кертелә, һәм алар морфологик билгеләр белән дә (килеш, сан белән төрләнеш) аерылалар [Русская грамматика, т. I: 462–463].

Исемнең грамматик категорияләре.

§ 25. Сан категориясе. Сан – исемгә хас грамматик категория, һәм ул телдә бер-берсенә капма-каршы куелган ике форма – б е р л е к һәм к ү п л е к сан формалары бе­лән белдерелә.

Грамматик мәгънәсе буенча сан предметларның б е р л е г е н яки бердән артык к ү п л е г е н белдерә. Предметларның сан буенча күләмен ачыклау, билгеле булганча, турыдан-туры тел күренешләренә карамый, бу очракта исемнең грамматик формасы сөйләмдәге сүзләр арасындагы мөнәсә­бәтне түгел, ә ч ы н б а р л ы к к а м ө н ә с ә ­б ә т н е белдерә. Ягъни сан категориясе синтагматик булмаган грамматик категорияләргә керә, һәм төркемләү буенча да исемдә күплек сан кушымчасы -лар модаль кушымчалар рәтендә карала.

Сан категориясе ике буыннан торган парадигма тәшкил итә:

берлек сан кушымчасыз, нуль формада килә, һәм ул сүзнең нигезе (лексема) белән тәңгәл килә: Юл күрсәтә адашканга, Имән кышкы бураннарда (М.Ќәлил). Сөләйманов хат алды... (И.Гази);

күплек сан -лар/-ләр (-нар/-нәр) кушымчалары белән ясала: Гөлләр инде яфрак яралар... (Х.Туфан). Бер ќирдә юк андый ак каеннар, Бер ќирдә юк андый урманнар... (Һ.Такташ).

Кушымчаларның ялгану тәртибе буенча күплек кушымчасы -лар/-ләр нигезгә иң якын торган кушымча, ул гадәттә сүз ясагычлардан соң ук ялгана: эшче-ләр-ебез-гә, көрәк-ләр-не һ.б. Әмма исемнең башка парадигмаларында (килеш белән, тартым белән төрләнеш, мәсәлән) ул морфологик яктан аермалыклар китереп чыгармый, ягъни тартым һәм килеш кушымчалары берлектәге исемнәрдә дә, күплектәге исем­нәрдә дә үзгәрешсез кала: китаб-ым - китап-лар-ым, китап-ны – китап-лар-ны һ.б. Бу күренеш татар теленең (һәм гому­мән төрки телләрнең) башка кайбер телләрдән типологик яктан аермасын да чагылдыра. Рус телендә, мәсәлән, исемнең берлек һәм күплек формаларында килешләр белән төр­лә­неш бер-берсеннән шактый нык аерыла, алар һәр кайсы аерым х о с у с ы й п а р а д и г м а л а р тәшкил итә. Мә­сәлән: стол-а – стол-ов; стол-у – стол-ам; стол-ом – стол-ами; о стол-ле – о стол-ах. Ә татар телендә исә кушымчалар асылда бер генә мәгънәле, сүз төзелеше ачык һәм үтә күренмәле булганга, мондый морфологик яктан аермалы сан категорияләренә бәйле хосусый парадигмалар ясалмый.

1. Берлек сан һәм аның грамматик мәгънәләре. Бер­лек сандагы исем предметларның берлеген, ягъни бер данәдә булуын күрсәтә. Сан категориясенең бу мәгънәсе грамматик планда, ягъни парадигматикада (контексттан тыш) ќитәрлек ачык чагылыш таба: китап -китаплар, өй - өйләр, кош - кошлар һ.б. Сөйләм процессында контекстта исә кушымчасыз, нуль формада килгән исем предметларны сан ягыннан төрлечәрәк характерлый:

а) берлек сандагы исем предметларның реаль берлеген белдерә: Безнең урам буендагы агач бакчасына... андагы карт миләшкә сандугач ияләшкән иде (Г.Бәширов). Снаряд төшеп, Якубны яралады (И.Гази);

ә) әмма күп кенә очракларда нуль формада килгән исем гади берлекне белдермичә, предметларны гомумиләштереп, аларны теге яки бу предметлар классы вәкиле буларак характерлый: Әтисе мәрхүм Хәлимне шәһәргә алма сатарга ќибәрү турында бик тәмләп сөйли торган иде (И.Гази). Болын өстен яңгыратып, әле уңда, әле сулда көй­ләп-көйләп чалгы яныйлар (Г.Бәширов). Мичтән ипи чыгаргандыр әни, мендәрләргә тезеп салгандыр (З.Мансуров).

Мондый очракларда предмет яки күренеш турында гомуми күзаллау булдыру мөһим, ә аларның сан ягы сөйләм өчен актуаль булмый1. Предметның бер данәдә булуына аерым басым ясау өчен, гадәттә контекстта төрле өстәмә чаралар, ачыклаучы сүзләр кулланыла:

а) бүленгән берлекне белдерү өчен бер функциональ сүзе килә: Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул (Г.Тукай). Төртеп чыккан яшь бер үлән Кара карны кайнатып... (Р.Миңнуллин). Алъяпкычка алма ќыеп, Чыгып килешең иде, Бакчагызның бер алмасын Татып карыйсым килде (Зөлфәт);

ә) берлектәге исем төрле ачыклаучы сүзләр (сыйфат, алмашлык, сыйфат фигыль һ.б.) белән килә: Карт өянке давылдандыр инде Каерылган, сынган (Р.Вәлиев). Ялгыз бүренең моңсу улавы ишетелгәндәй була (Ә.Гаффар). Бу тавыш бик ачты күңлем... (Г.Тукай). Беренче тау... Анда ятмый томан, үз вакытында шаулый яз анда (С.Хәким);

б) матдәлекне һәм ќыймалык төшенчәсен белдергән, һәм шулай ук абстракт мәгънәле исемнәр татар телендә күбрәк берлек сан формасында кулланыла (аерым очракларда аларга күплек кушымчасы -лар ялганып килсә дә, ул гади күплекне түгел, башка төрлерәк мәгънәләрне белдерә): Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән (Зөлфәт). Үлән әле бик тиз шытмас. Туфрак өсләп ләм утырган (Р.Фәйзуллин). Язын игенченең йөрәге шатлык белән тула (И.Гази). Елатырлык көчләрнең иң куәтлесе – яхшылык икән (М.Мәһдиев). Ашлык коры булса гына бит, он коры була (Ш.Камал).

Искәрмә: Матдәлекне, бигрәк тә төрле яшелчә, ќиләк-ќимеш, ашамлык атамаларын белдергән исемнәр берлек санда, телебездә рус теле белән чагыштырганда да, ешрак кулланыла. Мәсәлән, русча Мама принесла из сада ягоды (огурцы, помидоры) дигән ќөмләдәге исемнәр татарча фәкать берлектә бирелә: Әни бакчадан ќиләк (кыяр, помидор) алып кайтты. Яки: Я купила в магазине конфеты Мин магазиннан конфет сатып алдым һ.б.

в) төп үзенчәлекләре ягыннан хосусый затларны, предмет-күренешләрне белдергән исемнәр берлек санда була: Сөйләшәләр ике дус – Галимќан белән Илдус (Н.Дәүли);

г) парлы тән әгъзаларын һәм парлы предметларны белдергән сүзләр дә (кул, аяк, күз, итек, бияләй һ.б.) татар телендә берлек санда да, күплектә дә кулланылырга мөм­кин: Фәйзулла абзый көн ќылы булса да, аягына киез итеген элде (Н.Хәсәнов). Минем дә бит бар чаңгым – Сыңар түгел пар чаңгым (З.Нури). Кулың, аягың сызлаусыз булсын (әйтем); әмма: Күзләремне тутырып карап калам, Син янымнан үтеп киткәндә… (М.Ногман).

д) сан белән ачыкланган исемнәр татар телендә шулай ук берлек сан формасында килә: Бер тауда ун чишмә, Уны­сы ун төстә(С.Хәким). Дөрес, бу биш-алты йолкыштан моңа кадәр дә ул шикләнебрәк йөри иде… Мең­нән артык тавык арасында ун тавык (Ф.Хөсни).

Берлектәге исемнәрдә предметларның сан ягыннан кү­ләме шул рәвешле күп төрле төсмерләрдә белдерелү, ягъни кушымчасыз берлек сан формасының предметларның берлегенә генә күрсәтмәве кайбер галимнәрне берлек санның категориаль мәгънәсен инкарь итүгә дә китерде [Гузеев, Насилов, 1981: 34]. Бу галимнәр исемдә сан категориясе бер буыннан – күплек формасыннан гына тора дип карау ягында; алар шулай ук нуль морфема һәм аның мөстәкыйль грамматик мәгънә белдерү мөмкинлеген дә кире кагалар. Бу очракта шуны әйтергә мөмкин, берлек сандагы исемнең реаль берлекне генә белдермичә, башка төрле мәгънәләрдә дә килүе нигездә сөйләм эчендә, ягъни с и н т а г м а т и к а д а гына чагылыш таба; п а р а д и г м а т и к а д а исә берлек һәм күплек сан формалары, алда күр­сәтелгәнчә, реаль рәвештә капма-каршы куела, оппозиция барлыкка китерәләр: гөл – гөлләр, өй – өйләр, ел – еллар һ.б.

2. Исемнең күплек формасы. -лар кушымчасының грамматик мәгънәләре. Исемнең күплек формасы -лар/-ләр кушымчасы белән ясала: кыр – кырлар, китап – китаплар, дәфтәр – дәфтәр­ләр; борын авазына беткән исем­нәрдә тартыклар охшашлану нәтиќәсе буларак -нар/-нәр кушымчасы ялгана: урам – урамнар, урман – урманнар, тиен – тиеннәр.

Санала торган предмет һәм күренешләрне белдергән исемнәрдәге күплек кушымчасы предметларның бердән артык булуын, аның б и л г е с е з к ү п л е г е н күрсәтә: Агачлар яфрак яра башладылар (К.у.). Ямаширмәнең хәллерәк кызлары белән яшьрәк киленнәре кием-салымның яхшысын, яңача теккәнен киделәр (Г.Бәширов). Вак яңгыр сибәли. Үләннәр, яфраклар юеш (Г.Әпсәләмов).

Әмма исемнең төрле лексик - грамматик төркемнәрендә -лар кушымчасы башка төрле мәгънәләрне дә белдерә ала:

а) алда әйтелгәнчә, матдәлек мәгънәсендәге исемнәр бү­ленмәгән күплекне белдереп, күбрәк берлек санда кулланылалар. Мондый исемнәргә -лар кушымчасы ялганганда, алар гади күплекне түгел, ә әйбернең т ө р л е т ө р ­ л ә ­ р е н, т ө р л е с о р т л а р ы н белдерәләр. Мәсәлән: Магазинга конфетлар (ярмалар, оннар, майлар) кайткан (сөйл. тел.). Ќи­ләкләр өлгереп килә – төрле ќиләкләр: ќир ќиләге, карлыган, кура ќиләге һ.б.;

б) төрле табигать күренешен белдергән яки үсемлекләр дөньясына караган сүзләр шулай ук матдәлекне белдергән исемнәргә якын торалар, бүленмәгән күплекне белдерәләр. Алардагы күплек кушымчасы бу күренешләрнең урын ягыннан т а р а л ы ш ы н яки вакытка мөнәсәбәтле рә­веш­тә б ү л е н г ә н л е г е н яки гадәти, д ә в а м л ы кү­ренеш булуын күрсәтә: Ага сулар, ага сулар, Ага сулар гел шулай (ќыр). Акты сулар. Күчә тордык Елларның яңасына (Р.Фәйзуллин). Юк, китмә, кирәкми... Мин сине Аралап алырмын кышлардан (Зөлфәт). Башка берни дә кирәкми, Үзем чапкан печәннәрне бер туйганчы иснәсәм... (С.Хә­ким). Суыклар алда, Төшкәли кар да, кырыс кыш килә... (Р.Фәйзуллин);

в) абстракт мәгънәле исемнәрнең күплек санда килүе шулай ук чикләнгән. Күплек кушымчалары алганда исә, аларның мәгънәләре конкретлаша төшә: Табигатьне чолгап алган яз игенченең бу шатлыкларына, бу өлешләренә, бу дәртләренә куәт бирәләр (И.Гази). Калсын юллар туймас моңнар булып (Зөлфәт);

г) ќыйма исемнәр дә гадәттә берлектә кулланыла, күп­лек сан кушымчасы белән килгәндә, алар аерым бер күп­лекнең ќыелмасын һәм аларның урын, вакыт һ.б. ягыннан б ү л е н г ә н л е г е н белдерәләр: Халыкларның күңелен яулап алган, Үзенекен биргән алмашка (С.Сөләйманова);

д) исемнәрнең күплек формасы шигырьдә рифма таләбе белән яки экспрессив максатта кулланылырга мөмкин: Ќил йөгереп килеп кереп Сөенечләр бирер кебек... (Х.Туфан). Ќан ярсуын Айга – Кояшларга Кутуй белән бергә чөйдек без (Х.Туфан). Айлар якты – айлар якты, Айлар яктысы күк­тә... (Ф.Яруллин). Мәскәүләрдән алган ак ќепне Тетүеннән авыр сүтүе... (ќыр) һ.б.;

е) ялгызлык исемнәргә ялганып килгән -лар кушымчасы шулай ук нинди дә булса билге буенча гомумиләште­рүне, ягъни ќыймалык мәгънәсен белдерә: Тукайлар чоры; Ќәлилләр батырлыгы һ.б. Кичтән ќиләк вакытында Зөл­фияләр капка төбендә «оперативка» була (М.Мәһдиев). Яшь чакларның усал Алсуларын Такташ белән бергә сөй­дек без... (Х.Туфан).

Бердәнбер төшенчәгә ия туганлык атамаларына (әти, әни һ.б.) -лар кушымчасы ялгану шулай ук гомумиләштереп әйтүне белдерә: Әткәйләр киткәндә катык оеп ќит­мәгән, икмәк пешеп өлгермәгән (Г.Ибраһимов). Төнлә кайт­канда исә авылда иң беренче булып Сафый абзыйлар уты күренә (М.Мәһдиев). Контекстка бәйле рәвештә бу типтагы исемнәрдә дә -ләр кушымчасы гади күплек мәгъ­нәсендә килә ала: Котлы булсын! Гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме (С.Сөләйманова);

ж) вакыт яки урын семантикасына ия исемнәргә ялганып килгән -лар кушымчасы беркадәр билгесезлек, якынчалык төсмерен белдерергә мөмкин: Кыш урталары. Һава салкын. Табигать инде ял итә (С.Ќәләл). Һавалар тын торганда, бигрәк тә төнге сәгатьләрдә чыгып игътибар белән тыңласаң, авылның теге ягыннан да, бу ягыннан да машина гөре ишетелеп тора (Ф.Хөсни).

Рус теленнән аермалы буларак, татар телендә күплектә генә кулланыла торган исемнәр юк. Рус телендәге часы, сутки, каникулы, ворота кебек сүзләр татар телендә бик иркен ике санда да килә алалар: сәгать – сә­гать­ләр, тәүлек – тәүлекләр, каникул – каникуллар һ.б. Шулай ук рус телендә берлек сан формалары гына булган һәм гомумән төрләнми торган кино, пальто, депо кебек сүзләр дә татар телендә исемнең бөтен грамматик формаларын алалар: кино – кинолар, кинога, киноның һ.б.

3. Күплек сан мәгънәсен башка чаралар белән бел­дерү. Исемдә күплек кушымчасы -лар күп төрле өстәмә мәгъ­­нәләр белдергән кебек, сөйләм эчендә исемдәге күп­лекне дә башка төрле тел чаралары белән биреп була. Алдагы параграфларда әйтелгәнчә, морфологиядә мондый күренешләр граммматик категорияләрнең ф у н к ц и о н а л ь-с е м а н т и к к ы р ы дип билгеләнә, һәм аның ике юнәлеше бар:

Ф о р м а д а н – м ә г ъ н ә г ә юнәлешендә без алдагы бүлектә -лар кушымчасының контекстта барлыкка килә торган һәртөрле: модаль, экспрессив һ.б. өстәмә мәгънә­ләрен карап үттек; м ә г ъ н ә д ә н – ф о р м а г а юнәлешендә исә, күплекне белдерә торган һәртөрле башка тел чараларына игътибар бирелә:

а) күплек мәгънәсе исемне ачыклаган саннар белән бирелде: Берничә минут эчендә разведчиклар кырыклап автомашина, ун туп һәм башка күп кенә корал кулга төшерделәр (Г.Әпсәләмов). Бер тауда ун чишмә, Унысы ун төстә (С.Хәким);

б) билгеләү алмашлыклары, рәвешләр һ.б. белән килә: Һәр йортта аларны аш-су белән каршыладылар (М.Мәһ­диев). Берничә көн торгач, Ќаекка юнәлдек (Г.Тукай). Туган якта һәр тал ќырлый (С.Хәким). Ќир өстеннән күпме давыл узды, Бөтерелде күпме өермә... (С.Хәким);

в) предметларның күплеге контексттан аңлашыла: Шыгрым тулы һава йолдыз белән... Күк гөмбәзе кара нинди тере! (Зөлфәт). Тупырдап алма коела Ќил исеп үткән саен (Зөлфәт). Һаваларда торна тавышлары, Ишетелә канат кагышлары... (М.Галиев);

г) парлы сүзләр шулай ук ќыймалык һәм күплек мәгъ­нәсен белдерәләр: бала-чага, хатын-кыз, туган-тумача. Тирә-якта шундый күңелле! Бик күбесе печән чаба, яшь-ќилбәзәк су коенып йөри (Г.Бәширов). Туй килә, туй! Бар да капкага ташландылар... Бөтен капкалардан йөгерешеп хатын-кызлар, бала-чагалар чыкты... (Ә.Еники).





Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет