На заседании педагогического совета



Pdf көрінісі
бет151/175
Дата21.12.2023
өлшемі1.79 Mb.
#487412
түріПротокол
1   ...   147   148   149   150   151   152   153   154   ...   175
oop noo mbou sosh krasnaja gorka

Татар теле. 
1нче сыйныф 
Сүзләрне иҗеккә бүлү; сүздә аваз һәм хәреф санын чагыштыру;еш кулланышлы сүзләрне 
орфоэпия нормаларына туры китереп әйтү;алфавитны куллана белү (сүзлек, каталог белән 
эш);сүзләрне юлдан юлга күчерү;өйрәнелгән сүз төркемнәренең җөмләдәге ролен күрсәтү;сүзнең 
мәгънәле кисәкләрен һәм ясалышын билгеләү;сүздәге ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны 
билгеләү;фигыльләрдәге зат-сан кушымчаларын аеру;җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклау;гади 
җөмләдә тиңдәш кисәкләрне табу;20 - 30 сүзле текстны ачык һәм төгәл итеп күчереп һәм ишетеп 
язу.Түбәндәге орфограмма һәм пунктограммалар кертелә:җөмлә башында һәм ялгызлык 
исемнәрдә баш хәреф;сүзләрдә о-ы, ө-е сузыклары;ь һәм ъ хәрефләре кергән сүзләр;кушма һәм 
парлы сүзләр;саңгырау яки б, в, г, д тартыкларына беткән исемнәрдә килеш кушымчалары;борын 
авазларына беткән исемнәрдә килеш ушымчалары;сыйфатларда чагыштыру, артыклык һәм кимлек 
дәрәҗәсе формаларының язылышы;җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү 
билгеләре);тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. 
2нче сыйныф 
Татар алфавитын яттан белү; сузык һәм тартыкларны классификациясен , алардагы аерманы таный 
белү; татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү; аваз һәм хәрефләрне аера 
белү; сүзләрне аваз ягыннан тикшерү;өйрәнелгән сүз төркемнәренең мәгънәсе һәм аларны таный 
белү;өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү:сүз төркеме белән җөмлә 
кисәген дөрес билгеләү;җөмләдә сүзләр бәйләнеше;җөмлә ахырында дөрес тыныш билгесе 
кую;җөмләнең баш кисәкләрен дөрес табу;бирелгән план буенча, рәсем буенча хикәя 
язу;татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү;җөмләдә сүзләрнең 
уңай тәртибен сакларга күнектерү. 
3нче сыйныф 
Сүзләргә фонетик анализ ясау.Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен, күп мәгънәле булуын 
аеру.Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә 
куллану.Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү.Укытучы 
биргән сүзләрнең тамырын, кушымчаларын табу.Кушма һәм парлы сүзләрнең ясалышын аңлату, 
язылышын күзәтү.Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аеру, берлек һәм күплек сандагы исемнәрне 
килеш блән төрләндерү.Сыйфатларның сыйфатланмышка, саннарның саналмышка иярү 
үзенчәлеген ( янәшә тору) аңлау.Саннар янында килгән саналмышның татар телендә берлек санда 
кулланылуын истә калдыру.Зат һәм сорау алмашлыкларын башка сүз төркемнәреннән 
аеру.Фигыльләрнең заманнарын билгеләү, хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән 
төрләнеше.Өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.Җөмләнең баш 
кисәкләрен таба белү. 
4нче сыйныф 
Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчаларны күрсәтү;мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны 
билгеләү;исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү;исемнәргә морфологик анализ 
ясау;сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясау;микъдар һәм тәртип саннарын 
билгеләү;тартым алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану;боерык фигыльләрне 
зат-сан белән төрләндерү;җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес 
куллану;тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне 
куллану;җөмләгә синтаксик анализ ясау;эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш 
билгеләрен дөрес кую. 


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   147   148   149   150   151   152   153   154   ...   175




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет