На заседании педагогического совета



Pdf көрінісі
бет152/175
Дата21.12.2023
өлшемі1.79 Mb.
#487412
түріПротокол
1   ...   148   149   150   151   152   153   154   155   ...   175
oop noo mbou sosh krasnaja gorka

2нче сыйныф 
Татар алфавитын яттан белү; сузык һәм тартыкларны классификациясен , алардагы аерманы таный 
белү; татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү; аваз һәм хәрефләрне аера 
белү; сүзләрне аваз ягыннан тикшерү;өйрәнелгән сүз төркемнәренең мәгънәсе һәм аларны таный 
белү;өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү:сүз төркеме белән җөмлә 
кисәген дөрес билгеләү;җөмләдә сүзләр бәйләнеше;җөмлә ахырында дөрес тыныш билгесе 


кую;җөмләнең баш кисәкләрен дөрес табу;бирелгән план буенча, рәсем буенча хикәя 
язу;татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү;җөмләдә сүзләрнең 
уңай тәртибен сакларга күнектерү. 
 3нче сыйныф 
Сүзләргә фонетик анализ ясау.Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен, күп мәгънәле булуын 
аеру.Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә 
куллану.Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү.Укытучы 
биргән сүзләрнең тамырын, кушымчаларын табу.Кушма һәм парлы сүзләрнең ясалышын аңлату, 
язылышын күзәтү.Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аеру, берлек һәм күплек сандагы исемнәрне 
килеш блән төрләндерү.Сыйфатларның сыйфатланмышка, саннарның саналмышка иярү 
үзенчәлеген ( янәшә тору) аңлау.Саннар янында килгән саналмышның татар телендә берлек санда 
кулланылуын истә калдыру.Зат һәм сорау алмашлыкларын башка сүз төркемнәреннән 
аеру.Фигыльләрнең заманнарын билгеләү, хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән 
төрләнеше.Өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.Җөмләнең баш 
кисәкләрен таба белү. 
4нче сыйныф 
Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчаларны күрсәтү;мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны 
билгеләү;исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү;исемнәргә морфологик анализ 
ясау;сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясау;микъдар һәм тәртип саннарын 
билгеләү;тартым алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану;боерык фигыльләрне 
зат-сан белән төрләндерү;җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес 
куллану;тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне 
куллану;җөмләгә синтаксик анализ ясау;эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш 
билгеләрен дөрес кую. 
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, №373, 
06.10.2009) 
1. “Татар теле программасы”. И. Х. Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. 
Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып эшләнде. Дәрес саны: атнага 2 дәрес. 
Эш программасының эчтәлеген үтәү өчен кулланыла: 
1.Нуриева А.Х.. Татар теле – башлангыч рус мәктәпләренең 2нче сыйныфында укучы татар 
балалары өчен дәреслек,
Казан, Мәгариф – нәшрияты, 2012 ел. 
Программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт: 
1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту; үз милләтеңә, 
телеңә мәхәббәт тәрбияләүкебек уңай сыйфатлар булдыру. 
2. Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү: а) фонетика, орфоэпия, 
лексикага караган белемнәрне тирәнәйтү; 
б) телебезнең грамматикасы, орфографиясе, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. 
Сүз, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү, җөмлә төзүче баш кисәкләр белән 
таныштыру. Җөмләләрнең мәгънәви-интонацион үзенчәлекләрен күзәтү һәм җөмлә ахырында 
тиешле тыныш билгеләрен кую. 
3. Укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, тасвирлама, хикәяләү, фикер йөртү 


төрендәге кечкенә текстлар төзергә өйрәтү. 
4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру. 
5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү 
Татар теленнән гомуми белем бирү эчтәлеге 
Пландагы контроль дәресләр- 5, сочинениеләр-1, тәрҗемә эше.-1, бәйләнешле сөйләм үстерү-4, 
диалогик сөйләм үстерү-1 
Уку эшчәнлегенең максатлары 
Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек
иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра,уку хезмәтендә максат 
кабул итү,аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы 
булдыру зур әһәмияткә ия.”Татар теле” фәнен өйрәнгәндә, укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең 
гомуми алымнары формалаша чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү,абстрактлаштыру. 
Эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәле генә түгел,эш алымнары бәяләүгә бик 
кирәкле регулятив гамәлләр.Дәресләрдә сүзнең аваз схемасын куллану, җөмлә кисәкләренең 
астына сызу,сүзнең мәгънә кисәкләрен билгеләү һәм башка шундый эшләр тамга-символик уку 
гамәлләре булдырырга ярдәм итү.модельләштерү-тойгы объектның билгеләрен графика яки тамга-
символик формага күчерү, шул модельне өйрәнелә торган фәннең гомуми законнарына 
буйсындырып үзгәртү,өйрәнгән теманы схема, сызым,план формасында күрсәтү Мондый 
универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була. 
Укучыларның 2нче сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән универсаль уку гамәлләре 
формалаштыру (УУГ) мөмкинлекләре 


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   148   149   150   151   152   153   154   155   ...   175




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет