Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия


رُبَّ قَائِم حَظُّهُ مِنْ قِيَامِهِ السَّهَرُ وَ رُبَّ صَائِم حَظُّهُ مِنْ صِيَامِهِ الْجُوعُ وَ الْعَطَشُ



бет4/19
Дата18.07.2016
өлшемі1.83 Mb.
#207291
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   19

رُبَّ قَائِم حَظُّهُ مِنْ قِيَامِهِ السَّهَرُ وَ رُبَّ صَائِم حَظُّهُ مِنْ صِيَامِهِ الْجُوعُ وَ الْعَطَشُ .ِ

«Күпме кичләрен уяу торучылар бар, аларның кич уяу тору-лары йокы калдырудан гына гыйбарәт. Һәм күпме ураза тотучылар бар, аларның ач торуыннан сусаудан башка бернинди нәтиҗә юк».

Ниятсез, ихлассыз кылынган гамәл-гыйбәдәтләрнең барысы да юкка чыгар, алардан җимеш булмас.
Коръән
Коръән җәмгыятьне төзәтү, аның әхлагын күтәрү һәм һәрбер әгъзасының хокукларын яклау өчен иңде. Коръән иңгән чорда га-рәпләрнең җәмгыятендә төрле тискәре күренешләр колач җәйгән булуы мәгълүм. Бу тискәре күренешләрне кинәт кенә үзгәртеп булмый иде, әлбәттә. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Үзенә хас булган бер ысул белән Пәйгамбәре Мөхәммәт галәйһиссәләм аркылы шул җәмгыятьне югары әхлакый, гыйльми, мәдәни дәрәҗәгә күтәрә.

Коръән кешенең аңына иң әүвәл бер илаһны гына тану мө-һимлеген ирештерә. Соңыннан аны төрле теләкләр һәм ләззәтләр коллыгыннан азат итә. Шул рәвештә ул рухи, бәдәни һәм әхлакый сәламәт булган җәмгыятьне барлыкка китерә. Коръән сүзләре ун-дүрт гасыр элек яшәгән кешеләр өчен дә ярады, бүгенге көн өчен дә яраклы.



مَثَلُ الْمُؤْمِنِ الَّذِي يَقْرَأُ الْقُرْآنَ كَمَثَلِ الأُتْرُجَّةِ، رِيحُهَا طَيِّبٌ وَ طَعْمُهَا طَيِّبٌ، وَ مَثَلُ الْمُؤْمِنِ الَّذِي لاَ يَقْرَأُ الْقُرْآنَ كَمَثَلِ التَّمْرَةِ، لاَ رِيحَ لَهَا، وَ طَعْمُهَا حُلْوٌ، وَ مَثَلُ الْمُنَافِقِ الَّذي يَقْرَأُ الْقُرْآنَ كَمَثَلِ الرَّيْحَانَةِ، رِيحُهَا طَيِّبٌ وَ طَعْمُهَا مُرٌّ، وَ مَثَلُ الْمُنَافِقِ الَّذِي لاَ يَقْرَأُ الْقُرْآنَ كَمَثَلِ الْحَنْظَلَةِ لَيْسَ لَهَا رِيحٌ وَ طَعْمُهَا مُرٌّ .

«Коръән укучы мөэмин – афлисун кебек: тәме дә тәмле, исе дә хуш. Коръәнне укымый торган мөэмин исә – хөрмәгә охшаш: үзе тәмле булса да, исе юк. Коръән укучы монафыйк хуш исле гөл кебек: исе күркәм булса да, тәме ачы. Коръәнне укымый торган монафыйк ачы шалкан кебек, исе дә яман, тәме дә ачы».

Мөселман кеше бертуктаусыз Коръән Кәрим чишмәсеннән сугарылып тора. Коръән аятьләре аның йөрәгенә үтеп кереп, күңе-ленә иман һәм тынычлык иңдерә.

اِقْرَأُوا الْقُرْآنَ، فَإِنَّهُ يَأْتِي يَوْمَ الْقِيَامَةِ شَفِيعاً لأَصْحَابِهِ .

«Коръәнне укыгыз, чөнки ул Кыямәт көнендә үзен укучы-ларга шәфәгатьче булып килә!»



اَلَّذي يَقْرَأُ الْقُرْآنَ وَ هُوَ مَاهِرٌ بِهِ مَعَ السَّفَرَةِ الْكِرَامِ الْبَرَرَةِ،

وَ الَّذي يَقْرَأُ الْقُرْآنَ وَ يَتَتَعْتَعُ فِيهِ وَ هُوَ عَلَيْهِ شَاقٌّ، لَهُ أَجْرَانِ .

«Коръәнне оста укучы кеше хөрмәтле затлар белән бергә бу-лыр. Укуы авыр булып, кат-кат кабатлап укучыга икеләтә савап ирешер».

Аллаһ Илчесенең Өхет тавы янындагы сугышларда һәлак бул-ган шәһитләрне күмгәндә, бер кабергә ике мәетне салырга мәҗбүр булуы (мәетләр күп булу сәбәпле), һәм һәр кабер янында туктап: «Коръәнне кайсысы яттан күбрәк белә иде?» – дип соравы һәм, мә-етләрнең берсен күрсәткәч, аны икенчесеннән алда кабергә иң-дерүе билгеле.

خِيَارُكُمْ مَنْ تَعَلَّمَ الْقُرْآنَ وَ عَلَّمَهُ .

«Сезнең иң яхшыларыгыз Коръәнне өйрәнеп аны башкаларга да өйрәткән кеше».

Коръәнне өйрәнүнең максаты – аның мәгънәсен белү, аны белмәгәннәргә белдерү һәм Коръән белән гамәл кылу.

تَرَكْتُ فِيكُمْ أَمْرَيْنِ لَنْ تَضِلُّوا مَا تَمَسَّكْتُمْ بِهِمَا كِتَابُ اللهِ وَ سُنَّةُ نَبِيِّهِ .

«Сезгә ике нәрсә калдырдым, әгәр шул ике нәрсәгә ябышса-гыз һич адашмассыз, ул – Аллаһының китабы һәм Рәсүленең Сөн-нәтедер».

Рәсүлебез бу сүзне үзенең сәхабәләренә генә хаслап түгел, бәлки бөтен өммәткә мөрәҗәгать итеп әйткән. Әгәр алар Коръән белән сөннәтне үзләренә юлбашчы итеп тотсалар, адашмаячакла-рын хәбәр итеп сөендергән. Ләкин Коръәнгә ябышу аны аш мәҗ-лесләрендә һәм азмы-күпме садака бәрабәренә үлекләр өстендә укып йөрүдән генә гыйбарәт булмаска тиеш. Сөннәткә ябышу да, үзенә ошамаган хәдисләрне кире кагып, үзенә ошаганнарын гына дәлил итеп куллану түгел. Бәлки Коръән һәм Сөннәткә тотыну аларның һәрбер сүзен башка кешеләр сүзеннән югары тотып, мөм-кин кадәр һәрберсе белән гамәл кылу була.
Гыйлем
طَلَبُ الْعِلْمِ فَرِيضَةٌ عَلَى كُلِّ مُسْلِمٍ .

«Гыйлем алу – һәрбер мөселман өчен фарыз».

Без мөселманнар үз динебезнең таралуын, аның нуры бөтен тарафны яктыртып торуын һәм бу дингә ияргән халыкларның бә-хетле булуларын телибез. Әмма, әгәр без үзебез шул динне яхшы белмәсәк, аны кирәкле дәрәҗәдә ихтирам итмәсәк һәм аның васы-ятьләрен тотмасак, безнең бу өметләребез коры хыял гына булып калачак.

Бер диннең мәшрикъ белән мәгъриб арасына таралуы, үзенең нуры белән бөтен дөньяны яктыртуы һәм халыкларны бәхетле итүе өчен шул дингә ияргән халыклар диннең кадерен белергә һәм кул-ларыннан килгән кадәр аңа хезмәт итәргә тиешләр. Шулай булма-ганда дин үзеннән-үзе куәтләнмәс, бөтен дөньяга нурын чәчеп тор-мас.

Динне хөрмәтләү исә аны өйрәнү һәм шуның белән гамәл кы-лудан гыйбарәт. Шулай булмаганда дин туфрак астында күмелеп торучы алтын, яки чүплеккә төшкән энҗе кебек яшерелеп торыр, нуры түгел, үзе дә күренмәс.

Гыйлем – Исламның нигезедер. Беренче мәртәбә килгән вәхи-нең «Укы!» фәрманыннан гыйбарәт булуы һәм шул диннең нигезе булган Коръәндә каләм белән ант итү бу диндә гыйлемнең әһәми-яте ни дәрәҗәдә югары булуын күрсәтә.

Һәрбер мөселман Аллаһының рәхмәтенә ирешү өчен гыйлем алуны үзенә төп бурыч итеп куя.

Берәү дөньяви фәннәрнең берсендә белгеч булса, ул, иң ки-мендә, үз диненең нигезләрен булса да белергә тиеш.

Мәрхәмәтле Аллаһы Тәгаләнең Коръәндә гыйлем ияләрен дә-рәҗәләргә күтәрүе, «алар гына Аллаһыдан хакыйкый курка», диюе мөселман өчен гыйлем өйрәнүдә дәрт бирүче маяк булып тора.

Элек галимнәр көнбатыш яки көнчыгыш тарафы, ерак юл ди-мичә, җәяү, кайда дөяләргә менеп, кайда сәүдәгәрләрнең йөк арба-сына утырып барып, күпме авырлык кичереп һәм эссе-салкыннарга карамыйча, камил гыйлем алганнар. Грек һәм латин телләрен бел-гәнче гыйлем алуларын туктатмаганнар. Ягъни, юлның ераклыгы, ул җирдә булган халыкның телләре ят булуы, аларча сөйли белмәү гыйлем өйрәнүдән тыярга тиеш түгел. Мисыр шәһәрендә бер ке-шенең бер хәдисне белгәнен ишетеп, шул хәдисне белеп кайтыр өчен сәхабә Җәбир бине Габдуллаһның, Аллаһ аннан разый бул-сын, бер ялгызы, Мәдинәи-Мөнәүвәрәдән Мисыр шәһәренә бар-ганын хәдисләрне шәрехләүчеләр язып калдырганнар. Әгәр без дә гыйлем алу өчен бер яки ике сәгать юл йөрсәк, бер галимнең ал-дына барып яки өебездә булган китапны карап бер-ике сәгать үт-кәрсәк тә шактый эш кылган булыр идек. Әмма без һаман йокыда, хәтта бер китапны булса да, башыннан ахырына кадәр укып чык-мыйбыз.

Хәдис китапларының кайсына гына карасак та, аларның гый-лем өйрәнүгә кызыктырып, гыйлем өйрәнүчеләрнең төрле гүзәл сыйфатлар белән сыйфатланганын күрәбез. Шулай булса да, гый-лем ягыннан иң артта калган кешеләр без – мөселманнар җәмәгате-дер. Әгәр без шәригатебездә бәян ителгән рәвештә эш кылсак, Ис-лам милләтеннән галимрәк милләт җир йөзендә булмас иде. Әмма безгә ни булгандыр, бездә гыйлем дә, галимнәребез дә юк, иң га-лим дигән кешебез дә тәһарәт, намаз, ураза мәсьәләләре кебек мәсьәләләрдән башканы белми.

إِنَّ مِمَّا يَلْحَقُ الْمُؤْمِنَ مِنْ عَمَلِهِ وَ حَسَنَاتِهِ بَعْدَ مَوْتِهِ عِلْمٌ نَشَرَهُ وَ وَلَدٌ صَالِحٌ تَرَكَهُ وَ مُصْحَفٌ وَرَّثَهُ وَ مَسْجِدٌ بَنَاهُ وَ بَيْتٌ لاِبْنِ السَّبِيلِ بَنَاهُ وَ نَهْرٌ أَجْرَهُ وَ صَدَقَةٌ أَخْرَجَهَا مِنْ مَالِهِ فِي صِحَّتِهِ وَ حَيَاتِهِ .

«Адәм баласы вафат булганнан соң аның бөтен гамәле ки-селә, мәгәр ошбу гамәлләре генә аңа әҗер-савап булып барып то-ра: халык файдаланырлык итеп таратып калдырган гыйлеме, изге баласы, мирас итеп калдырган Коръән Кәрим нөсхәсе, төзегән мә-чете, мосафирлар файдалансын дип салдырган йорты, агызып кал-дырган чишмәсе, үзе сәламәт вакытында хәерле эшләр өчен биргән садакасы».



عَلِّمُوا وَ يَسِّرُوا وَ لاَ تُعَسِّرُوا وَ بَشِّرُوا وَ لاَ تُنَفِّرُوا وَ إِذَا غَضِبَ أَحَدُكُمْ فَلْيَسْكُتْ .

«Гыйлем өйрәтегез, җиңеләйтегез, әмма авырайтмагыз, сөен-дерегез, әмма нәфрәтләндермәгез. Әгәр берәрегез ачуланса, тик торсын».

Ягъни, әй, өммәтем! Гыйлемне өйрәтегез, әмма өйрәткәндә бик җиңел итеп өйрәтегез, авырайтып кешеләрнең башларын ка-тырмагыз, укытканда, кешеләрне куркыта, күңелләрен чиркандыра торган нәрсәләр укытмагыз, бәлки күңелләренә шатлык бирә тор-ган нәрсәләр укытыгыз, халыкка сөйләгәндә дә шундый юлны то-тыгыз.

Балаларга дәрес биргәндә дә, нинди җиңел юл бар, шул юл белән укытырга кирәк. Әгәр берәү җиңел юл барында авыр юл белән укытса, ул кеше шиксез, Аллаһының ачуына дучар булыр. Мин Мөхәммәт өммәтеннән, мин аның шәфәгатен телим, әлхәмдү лилләһ, минем пәйгамбәрем миңа якты юлны күрсәтеп калдырган, мин аның юлыннан аерылмыйм, аның юлы белән йөрермен дигән кеше нинди җиңел юл бар шуның белән йөрергә тиеш.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм кешеләрне фәкать җиңеллеккә чакырган, башкаларга кыенлыклар, авырлыклар ту-дырудан тыйган.

Чын Ислам тәрбиясе алган кеше диндә авырлыклар тудыр-мый, чөнки ул шуның белән эшләрне катлауландыруын, аларның гомуми зыян китерүгә алып килүен яхшы аңлый. Авырлыклар ту-дырырга һәм эшләрне катлауландырырга омтылу теге яки бу әхла-кый тайпылышлары булган кешеләргә генә хас.

Пәйгамбәребезгә ике эшнең берсен сайлап алырга кирәк бул-ганда, ул һәрвакыт җиңелрәген сайлый торган булган.

اُطْلُبُواالْمَعْرُوفَ مِنْ رُحَمَاءِ أُمَّتِي تَعِيشُوا فِي أَكْنَافِهِمْ وَ لاَ تَطْلُبُوهُ مِنَ الْقَاسِيَةِ قُلُوبُهُمْ فَإِنَّ اللَّعْنَةَ تَنْزِلُ عَلَيْهِمْ يَا عَلِيُّ إِنَّ اللهَ تَعَالَى خَلَقَ الْمَعْرُوفَ وَ خَلَقَ لَهُ أَهْلاً فَحَبَّبَهُ إِلَيْهِمْ وَ حَبَّبَ إِلَيْهِمْ فِعَالَهُ وَ وَجَّهَ إِلَيْهَمْ طُلاَّبَهُ كَمَا وُجِّهَ الْمَاءُ فِي الْأَرْضِ الْجَدْبَةِ لِتَحْيَا بِهِ وَ يَحْيَا بِهِ أَهْلُهَا إِنَّ أَهْلَ الْمَعْرُوفِ فِي الدُّنْيَا هُمْ أَهْلُ الْمَعْرُوفِ فِي الْآخِرَةِ .

«Яхшы нәрсәләрне шәфкатьле мәрхәмәтле кешеләрдән алы-гыз, алар тарафында гомер кичерегез. Әмма күңелләре кара булган кешеләрдән һичнәрсә алмагыз. Чөнки Аллаһының ләгънәте һәм ачуы шул кешеләргә төшә. «Әй, Гали! Аллаһы Тәгалә гыйлем-мәгърифәт һәм яхшылыкны яратканы кебек, аңа тиешле кешеләрен дә яратты. Ул кешеләр мәгърифәтне сөярләр, шулай ук мәгърифәт тә аларны сөяр. Шуңа күрә мәгърифәткә әһел булган кешеләр генә, коры җиргә су юнәлеп җирне тергезгән һәм шул җир өстендә бул-ган нәрсәләрне тергезгән кебек, мәгърифәт һәм изгелек тарафына юнәлер. Ахирәттә изгелек ияләре – дөньяда изгелек һәм күркәмлек белән гомер кичергән кешеләрдер».



اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ عِلْمٍ لاَ يَنْفَعُ وَ عَمَلٍ لاَ يُرْفَعُ وَ دُعَاءٍ لاَ يُسْمَعُ .

«Ий, Раббым! Мин Сиңа файдасыз гыйлемнән, кабул булмый торган гамәл һәм догадан сыенам».



طَلَبُ الْعِلْمِ فَرِيضَةٌ عَلَىكُلِّ مُسْلِمٍ وَ أَنَّ طَالِبَ الْعِلْمِ يَسْتَغْفِرُ لَهُ كُلُّ شَيْءٍ حَتَّى الْحِيتَانِ فِي الْبَحْرِ .

«Һәрбер мөселманга гыйлем алу фарыз. Дөньядагы һәрбер нәрсә, хәтта судагы балыклар да, гыйлем алучы кешегә Аллаһы Тәгаләдән ярлыкауны сорарлар».

Һәрбер мөэмин-мөселман үзенә кирәкләрне белү кадәр гый-лем алырга тиеш. Әмма бер кеше бөтен гыйлемлекне өйрәнеп бете-рә алмый, шуның өчен берәү бер төрле гыйлемне өйрәнсә, башка-лар икенче төрле гыйлемлекне өйрәнерләр. Мәсәлән, берәү тарих белән географияне, икенчесе математика белән физиканы өйрәнеп, белгән гыйлемнәрен башкаларга өйрәтерләр.

Гыйлем алу гыйбадәтләрнең иң яхшысы булу белән бергә, диннең төзеклеге дә гыйлем аркасында. Чөнки гыйлем иясе хик-мәтле бер табибтыр. Наданлык бер авыру, ул авыру сәбәпле кеше һәртөрле һәлакәтлеккә төшә, шуннан саклау өчен табиб кирәк. Ул табибны «галим» диләр.


فَضْلُ الْعِلْمِ أَحَبُّ إِلَيَّ مِنْ فَضْلِ الْعِبَادَةِ وَ خَيْرُ دِينِكُمُ الْوَرَعُ .

«Миңа гыйбадәтнең фазыйләтеннән гыйлемнең фазыйләте өстенрәк. Сезнең диндарлыгыгыз – Аллаһы Тәгалә тыйган эшләр-дән тыелудыр».

Почмакларда башларын иеп, кулларына йөз төймәле тәсбих тотып, шуларны көн-төн шомартучылар һәм көндезләрен ач торып, кичләрен йөзәр рәкәгать намаз укып, милләткә файдалы булган һәрбер эшне хәрам санаучылар, шулай ук, һәрвакыт төрледән төр-ле вирдләр укып, ишанга кул бирмәгәннәр мөселман түгел, берәү-нең ишаны булмаса, аның ишаны шайтан булыр дип, мөселман-нарны миңгерәүләтүче ишаннар, үзенә биш-ун сум акча бирү бе-лән бөтен оҗмахны сатып алган буласыз дип сөйләп йөрүчеләр, көненә ун җиргә ашка барып, үзләрен ашатканнарны гына Алла-һыга якын кешеләрдән санаучылар – боларның барысы да милләт-не, мөселманнарны харап итүчеләр. Боларда гыйлем булса да, га-лим саналмаслар, боларның кылган гыйбадәтләре үзләренең харап булуларына, газапка керүләренә генә сәбәп булыр. Боларга кара-ганда аз гына гыйлеме булып, шул гыйлеме белән милләттәшләрен тугрылыкка өндәүче кеше Аллаһы Тәгалә каршында мең мәртәбә дәрәҗәлерәк.

Әгәр берәү гыйлем иясе булса, аңа шәригать буенча шул гыйлеме белән гамәл кылу тиеш була. Гыйлем белән гамәл кылу белгән гыйлемеңне белмәгәннәргә өйрәтү һәм үзеңнең динеңне, дөньяңны төзек кылу өчен көн-төн тырышу белән була.



قَيِّدُوا الْعِلْمَ بِالْكِتَابِ .

«Гыйлемне язу белән беркетегез».

Ягъни, әгәр берәр файдалы сүз ишетсәгез, аны язып алыгыз. Чөнки берәүнең белгән нәрсәсе булса, ул шул берәүнең бетүе бе-лән бетәр дә китәр. Язу гыйлемне саклау өчен беренче корал. Гый-лемне саклау өчен язудан да яхшырак хезмәт итүче нәрсә юк. Шу-лай ук гыйлемнең үзгәрүеннән һәм аңа артык нәрсәләр катышу-ыннан саклау өчен дә язу кирәк.

Бу хәдис тарих гыйлеменең кирәк булуын күрсәтә, чөнки бу-лып үткән вакыйгаларны язып кую аларны онытмыйча күп заман-нарга калдыруга сәбәп була.

Гыйлем өйрәнеп тә, фәлән эш фәлән, фәлән хәдистә фәлән дигән дип бәян итүче генә булмагыз, бәлки шул белгәнегез белән гамәл кылучылардан булыгыз. Белгән нәрсәләрегезне белмәгән-нәргә өйрәтегез. Әмма: «Мин – галим!» – дип лаф орып ятмагыз. Мондый галим: «Мин – бай, милләт саклаучы кеше! Чөнки мил-ләтне саклау өчен мал кирәк», – дип, лаф оручы, ә үзе милләткә бер тиен дә ярдәм итмәүче саран бай кебек. Гыйлеме белән гамәл кылмаган кешенең гыйлеме гыйлемнән саналмас. Китап җыю да гыйлемлек түгел.

مَثَلُ الَّذِي يَتَعَلَّمُ الْعِلْمَ ثُمَّ لاَ يُحَدِّثُ كَمَثَلِ الَّذِي يَكْنِزُ الْكَنْزَ فَلاَ يُنْفقُ مِنْهُ .

«Алган гыйлемен башкаларга өйрәтмәгән кеше, алтын-көмеш җыеп, шуны һичкайда кулланмаган кеше кебек».



مَنِ ابْتَغَى الْعِلْمَ لِيُبَاهِيَ بِهِ الْعُلَمَاءَ أَوْ يُمَارِيَ بِهِ السُّفَهَاءَ أَوْ تُقْبِلَ أَفْئِدَةُ النَّاسِ إِلَيْهِ فَهُوَ فِي النَّارِ .

«Әгәр бер кеше гыйлем ияләре арасында мактану, наданнар, ахмаклар белән тартышу, яки кешеләрне үзенә тарту өчен гыйлем өйрәнсә, бу кеше утта була».



مَنْ سُئِلَ عَنْ عِلْمٍ فَكَتَمَهُ أَلْجَمَهُ اللهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ بِلِجَامٍ مِنْ نَارٍ .

«Үзеннән берәр нәрсә соралгач белгәнен яшергән кешене Ал-лаһы Тәгалә Кыямәт көнендә уттан булган йөгән белән йөгәнләр».

Әгәр берәүдән берәр төрле бозыклыктан башка берәр нәрсә хакында соралса, һәм әгәр ул шуның җавабын белә торып яшерсә, ул кеше бу хәдиснең хөкеменә керә.

جَالِسُوا الْكُبَرَاءَ وَ سَائِلُوا الْعُلَمَاءَ وَ خَالِطُوا الْحُكَمَاءَ .

«Олылар белән утырышыгыз, галимнәрдән кирәкле мәсьәлә-ләрне сорагыз, хикмәт ияләре белән аралашыгыз».

Олы яшьтәге кешеләр дөньяда күп торулары сәбәпле күп нәр-сәләрдән хәбәрдар булалар, шуңа күрә аларның тәҗрибәле сүз-ләренә колак салырга кирәк. Галимнәрдән төрле гыйлемлекләр алу белмәгән нәрсәләрне белүгә сәбәп була. Хикмәт ияләре шул алган гыйлемлекне куллану серләрен ачып бирәләр.

سَلُوا اللهَ عِلْمًا نَافِعًا وَ تَعَوَّذُوا بِاللهِ مِنْ عِلْمٍ لاَ يَنْفَعُ .

«Аллаһы Тәгаләдән файдалы гыйлем сорагыз, әмма файдасыз гыйлемнән Аллаһыга сыеныгыз».

Файдасыз гыйлемнән максат: белеп тә гамәл кылынмый тор-ган гыйлем.
Галимнәр
Һәр заманның галимнәре, шул заманда чыккан яңа эшләр ту-рысында шәригать буенча юл күрсәтерләр, халыкны файдалы эш-ләргә өндәрләр.

Аллаһы Тәгалә тарафыннан ышаныч белдерелгән галимнәр-нең хезмәтләреннән кайберләре ошбу нәрсәләр булса кирәк:

1. Шәригать һәм дин хөкемнәрен үзгәртмәү һәм сүзләрнең мәгънәләрен дөрес тәрҗемә итү, Рәсүлүллаһтан риваять кылынма-ган нәрсәләргә дин рәвешендә иярмәүне тикшереп тору.

2. Дини яки гыйльми һәм гамәли шөбһәләр килеп чыкканда фикерне үзе яки кемгәдер иярү белән түгел, бәлки Коръән һәм сөн-нәт таләп иткәнчә хәл кылу.

3. Милләтнең башкалар аяк астында тапталмаулары, хәят һәм мәгыйшәт мәйданында җиңелмәүләре, милләтнең әдәби һәм дини, иҗтимагый һәм икътисади җәһәттән сәламәт бер милләт булып яшәве өчен яхшы чаралар табу. Гомумән, ахирәт вә дөнья сәгадәт-ләре өчен өммәткә юл күрсәтүче булу. Шушы эшләрне Аллаһ ри-залыгы өчен, өстә булган бурычны төшерү һәм җаваплылыктан ко-тылу нияте белән эшләү.

4. Гүзәл холык һәм яхшы мәгыйшәт итүдә милләткә үрнәк булу.

5. Коръән Кәрим васыять иткән рәвештә динне аңлау һәм башкаларга да шул рәвешчә аңлату.

6. Коръән Кәрим боерган рәвештә иҗтимагый, мәдәни һәм әхлакый эшләрдә катнашу.

7. Халыкларның үзеңә каршы хөрмәт күрсәтүләрен көтмәү.

8. Дин һәм гыйлемне мал җыю һәм дөнья хасил кылуга сәбәп итмәү.

9. Бозыклык, явызлык, гомумән, дин хакында игътибарсыз-лык күрсәтүдән саклану.

10. Хисап һәм математика кагыйдәләрен, космос һәм табигать закончалыкларын һәм, гомумән, катгый дәлилләр белән расланган нәрсәләрне дин исеменнән инкяр итмәү, шуларга дин исеменнән каршы тормау һәм дошманлык кылмау.

11. Өммәтнең арасы киселүгә, аерылуга һәм таркаулыкка юл куймау.

Һәм болардан башка вазифалар да күп булырга мөмкин.

Адәм балаларының сәгадәтләре өчен тырышу юлында башла-рыннан аякларына кадәр пычкы белән ярылучылар, тиреләре ти-мер тараклар белән таралучылар, җәһәннәм кебек кызган утларга ташланучылар булды. Алар шул вакытларда да Аллаһы Тәгаләгә каршы төшүдән һәм халыкларга үпкәләүдән сакландылар, түзде-ләр. Таиф халкы ташлар белән атып, башын һәм аякларын канат-кан вакытларда Рәсүлүллаһ: «Ий, Раббым! Әгәр мине ачуыңа юлы-гудан сакласаң, һәр авырлыкка түзәргә әзермен», – дип дога кыл-ган. «Өхет» сугышында дошманнар таш атып мөбарәк тешен сын-дырган вакытта да: «Ий, Аллаһым! Кавемемә һидаять бир, алар бу эшне белмичә кылалар бит!» – дип дога кылган.

مَثَلُ الْعَالِمِ الَّذِي يُعَلِّمُ النَّاسَ الْخَيْرَ وَ يَنْسَى نَفْسَهُ كَمَثَلِ السِّرَاجِ يُضِيءُ لِلنَّاسِ وَ يُحْرِقُ نَفْسَهُ .

«Халыкка изгелекне өйрәтеп тә, үзен истән чыгарган галим халыкка яктылык биреп, әмма үзен яндырып бетерүче шәм кебек».

Дингә зур куркыныч яный торган өч нәрсә бар: берсе – фа-сыйк (гөнаһлы) һәм азгын фәкыйһ, икенчесе – явыз имам, өченчесе – надан мөҗтәһид. Әүвәлге икесе мөселманнарның дөньяда тору-ларына зарар китерер һәм өммәтнең бер сүздә булмауларына сәбәп булыр. Өченчесе дини хөкемнәрдән, дөнья һәм замана рәвешлә-реннән бернинди хәбәре булмый торып тиешсез фәтвалар бирер дә үзе дә һәлак булыр, башкаларны да һәлак итәр.

Кешеләрнең иң явызлары – явыз галимнәрдер. Чөнки усал га-лимнәр белә торып гөнаһ кылалар, белә торып гөнаһ кылучылар исә белмәү сәбәпле гөнаһ кылучыларга караганда явызрак. Хәдис-ләрдә бәян ителгәнчә, усал галимнәр шундый затлардыр: 1) бел-гән гыйлемнәре белән гамәл кылмаучылар; 2) гыйлемнәрен дөнь-яви максатлар өчен кулланучылар; 3) галимнәр алдында мактану һәм наданнар белән тартышу, мәҗлесләрдә рәис булып утырыр һәм халыкларның игътибарын үзләренә тарту өчен галим булучы-лар; 4) Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы ният ителмәгән хәлдә гыйлем-лек алучылар; 5) күз буяучы һәм монафыйклар (икейөзлеләр); 6) башкаларга көнчелек итүчеләр; 7) мөселманнарның иманнары һәм гакыйдәләренә җиңел караучылар; 8) гыйлемнәрен яшереп тотучы-лар; 9) хур итүчеләр; 10) бар гыйлемнәрен юкка чыгаручылар; 11) гыйлемнәре сәбәпле үз-үзләренә сокланучылар; 12) кешеләргә ях-шылыкны боерып һәм аларны яманлыклардан тыеп та, шул боер-ган һәм тыйган кануннар буенча үзләре гамәл кылмаучылар; 13) дин исеме белән дингә һәртөрле бидгатьләр кертүчеләр; 14) тәкъ-валык киеме эчендә начар уй, гайбәт һәм сүз йөртү кебек әхлак-сызлыкларны үзләренә гадәт итүчеләр һ. б.

Усал галимнәр җөмләсенә кермәс өчен иң соңгы чик – гый-лемен мал җыярга һәм мәртәбәгә менәр өчен корал итмәү. Әгәр га-лимнәр һәр эшне Аллаһының Коръәненнән дөрес рәвештә бәян кы-лып, һичкемгә тәлинкә тотмыйча, тугрылыкта булсалар, мөсел-маннарның хакларын саклаган һәм дәрәҗәләрен төшермәгән бу-лырлар. Әгәр киресенчә булса, явыз галимнәрдән булырлар.
Фәтва

مَنْ أُفْتِيَ بِغَيْرِ عِلْمٍ كَانَ إِثْمُهُ عَلَى مَنْ أَفْتَاهُ، وَ مَنْ أَشَارَ عَلَى أَخِيهِ بِأَمْرٍ يَعْلَمُ أَنَّ الرُّشْدَ فِي غَيْرِهِ فَقَدْ خَانَهُ .

«Әгәр бер кешегә гыйлемсез фәтва бирелсә, гөнаһы фәтва би-рүчегә була. Әгәр бер кеше үзенең дин кардәшенә белеп торып дө-рес якны күрсәтмәсә, бу кеше хыянәтче була».


Итәгать
اِسْمَعُوا وَ أَطِيعُوا وَ إِنِ اسْتُعْمِلَ عَلَيْكُمْ عَبْدٌ حَبَشِيٌّ كَانَ رَأْسُهُ زَبِيبَةً .

«Әгәр сезгә башы хөрмә кадәр кечкенә булган хәбәши кол баш булса да, аның сүзен тыңлагыз, аңа буйсыныгыз».

Ягъни, кемгә буйсынырга тиеш булса, шуңа буйсыныгыз.

لَيْسَ شَيْءٌ إِلاَّ وَ هُوَ أَطْوَعُ لِلَّهِ تَعَالَى مِنِ ابْنِ آدَمَ .

«Кешеләрдән кала башка һәрбер җанлы һәм җансыз нәрсәләр Аллаһы Тәгаләгә буйсынучырак».

Башка бөтен нәрсә белән чагыштырып каралса, арада иң ита-гатьсезе кеше икәнлеге ачыклана. Бу нәрсәнең шулай булуы таби-гый. Чөнки буйсынырга тиешле затлар арасында иң күп йөк йөклә-телгәне дә кеше бит. لاَ طَاعَةَ لِمَنْ لَمْ يُطِعِ اللهَ

«Аллаһы Тәгаләгә буйсынмаган кешегә буйсынмыйлар».



لاَ طَاعَةَ لِأَحَدٍ فِي مَعْصِيَةِ اللهِ .

«Аллаһы Тәгаләгә каршы эшләрдә һичкемгә буйсыну юк».



إِنَّمَاالطَّاعَةُ فِي الْمَعْرُوفِ .

«Буйсыну изге эшләрдә була».



اَلسَّمْعُ وَ الطَّاعَةُ حَقٌّ عَلَى الْمَرْءِ الْمُسْلِمِ فِيمَا أَحَبَّ أَوْ كَرِهَ

مَا لَمْ يُؤْمَرْ بِمَعْصِيَةٍ فَإِذَا أُمِرَ بِمَعْصِيَةٍ فَلاَ سَمْعَ عَلَيْهِ وَ لاَ طَاعَةَ .

«Эш башы булган мөселман иргә буйсыну аның кул астында булганнарның өстендә булган хактыр, ул кешенең фәрманы бо-ерылган кешенең күңеле сөя торган булса да, мәкруһ күрә торган булса да, бары Аллаһы Тәгаләнең фәрманына каршы булмавы гына шарт ителә. Әгәр берәүгә Аллаһының әмеренә каршы булган эшне боерсалар, аңа һич тә колак салмасын һәм итәгать итмәсен».

Аллаһы Тәгаләнең фәрманына каршы гөнаһлы эшләрне боер-ганда һичкемгә буйсыну юк. Әгәр бер падишаһ үзенең кул астын-дагы халыктан кайберләрен үзләренең диннәренә каршы булган эшләр белән көчләсә, мәсәлән, ул халыкның диннәрендә боерыл-ган эшләрне эшләүдән тыйса, яки көчсезләрен диннәреннән чыга-рып үз диненә кертүгә көчләсә, яки көчләүгә ирек бирсә, мондый эшләрдә аңа буйсынырга ярамый.


Исламга чакыру
فَوَاللهِ لَأَنْ يَهْدِيَ اللهُ بِكَ رَجُلاً وَاحِدًا خَيْرٌ لَكَ مِنْ أَنْ يَكُوُنَ لَكَ حُمُرُ النَّعَمِ .

«Аллаһ белән ант итәм! Әгәр Аллаһ синең аркылы бер генә кешене булса да туры юлга күндерсә, бу синең өчен иң зур бүләк алудан да яхшырак булачак!»

Гыйбадәтнең асылын дөрес аңлаучы мөселман аны башка-ларга да житкермичә булдыра алмый, чөнки шулай булмаса, ул үзенең иманы камил булмаячагын белә. Аллаһының нурын бөтен жиргә житкерер өчен ул үзенең бөтен көче белән тырыша. Хак Тә-галәнең кануннарын, хөкемнәрен башкаларга да ирештерү тәкъва мөселман өчен гыйбадәтнең иң мөһим бер төре санала. Шуның ар-касында ул Аллаһыга якыная төшә һәм Аның рәхим-шәфкатенә ла-ек була. Шуның өчен ул Аллаһының нурын башкаларга ирештерү юлында армый-талмый хезмәт итә. Ул үзенә Ислам чакыруларын тормышка ашыруны максат итеп куя.

مَنْ دَعَا إِلَى هُدًى كَانَ لَهُ مِنَ الْأَجْرِ مِثْلُ أُجُورِ مَنْ تَبَعَهُ، لاَ يَنْقُصُ ذَلِكَ مِنْ أُجُورِهِمْ شَيْئًا .

«Хак юлга өндәүчегә, аның чакыруына ияреп игелекләр кылу-чыларга әзерләнгән бүләкләргә бәрабәр бүләк әзерләнгән».

Юлдан язган кешегә чын күңелдән әйтелгән һәр яхшы сүз өчен бирелгән әҗер-савапка, өндәүченең чакыруы белән туры юлга керүчеләргә бирелгән әҗер-саваплар да өстәләчәк.

لاَ حَسَدَ إِلاَّ فِي اثْنَتَيْنِ: رَجُلٌ ءَاتَاهُ اللهُ مَالاً فَسَلَّطَهُ عَلَى هَلَكَتِهِ فِي الْحَقِّ، وَ رَجُلٌ ءَاتَاهُ اللهُ الْحِكْمَةَ فَهُوَ يَقْضِي بِهَا وَ يُعَلِّمُهَا .

«Ике кешедән кала, беркемнән дә көнләшергә ярамый. Алар-ның берсе – Аллаһ аңа байлык биргән һәм ул аны тиешле рәвештә, тиешле урыннарга сарыф иткән кеше; икенчесе – Аллаһ аңа белем биргән һәм ул шул белеме нигезендә хөкем йөрткән һәм аны баш-каларга да өйрәткән кеше».

Аллаһ юлына өндәүчеләрнең хәлләренә чыннан да көнлә-шерлек. Алар бит үзләренең күпме вакытларын, байлыкларын хак юлдан тайпылучыларны туры юлга өндәүгә багышлыйлар.

بَلِّغُوا عَنِّي وَ لَوْ ءَايَةً .

«Миннән бер генә аять булса да кешеләргә җиткерегез».

Кешеләрне Аллаһ юлына чакыручы кеше үзенең аять-хәдис-ләргә бәйле гыйлемен азга санамасын. Чөнки аннан бары тик үзенә билгеле булган хакыйкатьне башкаларга җиткерү генә таләп ите-лә. Аллаһ Илчесе үзенең тарафдарларына нәкъ менә шулай эшләр-гә кушкан да.

Чын мөселман башкалар турында кайгыртып яши. Шуңа күрә ул үз туганы дип санаган башка кешегә дә үзенә теләгәнне генә те-ли, һәрвакыт алар турында кайгыртып яши, Аллаһыга, Аның Илче-сенә, мөселманнарның җитәкчеләренә һәм, гомумән, бөтен мөсел-маннарга карата эчкерсезлек белдерә. Ул үзенең, яки гаиләсенең генә туры юлдан баруы белән чикләнми, ә шул юлны яктыртучы Ислам өйрәтмәләрен башка кешеләр арасында да таратырга омты-ла. Ул җәннәтне үзе һәм гаиләсе өчен дә, шулай ук, башка барлык кешеләр өчен дә тели. Шуның өчен ул аларны җәннәткә кертүче һәм җәһәннәм утыннан саклаучы изге эшләргә чакыра.



نَضَّرَ اللهُ امْرأً سَمِعَ مِنَّا شَيْئًا فَبَلَّغَهُ كَمَا سَمِعَهُ، فَرُبَّ مُبَلَّغٍ أَوْعَى مِنْ سَامِعٍ .

«Бездән нәрсә дә булса ишетеп, аны үзе ишеткәнчә башка-ларга җиткерүче кешене Аллаһ куандырсын! Чөнки кайвакыт нәр-сә дә булса үзенә җиткерелгән кеше беренче ишетүчегә караганда күбрәк үзләштерә».

Ислам җәмгыяте – гомумҗаваплылык җәмгыяте. Әгәр аның барлык әгъзалары да Аллаһ каршындагы җаваплылыкның асылын аңласа, һәм җәмгыятьнең һәрбер әгъзасы Исламга чакыруга бәйле булган үз вазифасын башкарса, алар һәрвакыт туры юлдан тайпыл-мыйча барырлар һәм барча эшләре һәрвакыт уң булыр.

مَنْ رَأَى مِنْكُمْ مُنْكَرًا فَلْيُغَيِّرْهُ بِيَدِهِ، فَإِنْ لَمْ يَسْتَطِعْ فَبِلِسَانِهِ، فَإِنْ لَمْ يَسْتَطِعْ فَبِقَلْبِهِ، وَ ذَلِكَ أَضْعَفُ الْإِيمَانِ .

«Әгәр сез нинди дә булса ярамаган эшне күрсәгез, аны кулла-рыгыз белән төзәтегез; әгәр кулларыгыз белән булдыра алмасагыз, телегез белән; әгәр моны да эшли алмасагыз йөрәгегез белән аның яхшы якка үзгәрүен теләгез. Ләкин монысы инде иманның көчсез-леген белдерә».

Кешеләрдә шәригать кушканнарны үтәүгә теләк уяту һәм ярамаган эшләр өчен аларга җитди кисәтүләр ясау Аллаһ юлына өндәүне тормышка ашырудагы иң кирәкле шартларның берсе бу-лып тора.

Әгәр берәр җәмгыять кешеләренең залим кешегә: «Син – за-лим!» – дип әйтергә куркуларын күрсәң, димәк, аларның күңеллә-рендә изгелек беткән. Әгәр җәмгыятьтә мондый кешеләр булмаса, димәк, ул җәмгыять барлык изгелекләрдән мәхрүм дигән сүз.



إِيَّاكُمْ وَ الْجُلُوسَ عَلَى الطُّرُقَاتِ فَإِذَا أَبَيْتُمْ إِلاَّ الْمَجَالِسَ فَأَعْطُوا الطَّرِيقَ حَقَّهَا

غَضَّ البَصَرِ وَ كَفَّ الأَذَى وَ رَدَّ السَّلاَمِ وَ الْأَمْرَ بِالْمَعْرُوفِ وَ النَّهْيَ عَنِ الْمُنْكَرِ .

«Урамнарда утырып торудан сакланыгыз. Әгәр утырырга мәҗбүр булсагыз, юлларда утыру әдәпләрен үтәгез: тиешсез нәр-сәләргә карамагыз, йөрүчеләргә комачауламагыз, сәлам кайтары-гыз, яхшы эшләргә боерыгыз һәм яман эшләрдән тыегыз».

Ислам динен тотучы мөселман билгесезлектән, сүлпәнлектән һәм салкын караштан ерак тора. Ул бервакытта да дини эшләрне әһәмиятсез нәрсәләр дип санамый, кешеләрдә хак эшләргә теләк уятудан баш тартмый, тыелган эшләрне яратмый, һәм аларның эш-ләнүенә дә юл куймый. Чөнки дингә кагылышлы һәрбер мәсьәлә җитди санала, һәм монда шаярулар урынлы түгел. Дини кануннар тәвәккәллекне таләп итә, ташламалар ясауны кабул итми. Пәйгам-бәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм безне үз диннәренә карата гамь-сез, салкын карашта булган яһүдиләргә охшаудан тыйган. Әгәр сез дә алар кебек булсагыз, беркөнне Аллаһының ачуына һәм җәза-сына юлыгачаксыз дип кисәтеп калдырган.

Исламга өндәүче мөселман башкаларга хикмәт белән үгет-нә-сыйхәтләр бирә. Аллаһ юлына чакыручы, иң беренче чиратта, дин-гә мәхәббәт тәрбияләп, кешеләрне читкә этәрүче, үпкәләтүче һәм ачу кузгатучы нәрсәләрдән сакланып, йөрәкләргә дөрес юл таба. Ул шулай ук, барлык белгәннәрен кешеләргә берьюлы сөйләми, бәлки, иң элек аларның йөрәкләрендә нәрсә барлыгын ачыклап, аларны акрын-акрынлап өйрәтә. Ул үзе өндәү белән мөрәҗәгать иткән кешеләргә карата сабырлыгын югалтмый. Сорауларга мөм-кин кадәр тулы һәм йомшак итеп җавап бирә, аларга остаз, дус ке-бек мөгамәләдә була һәм алар үзләрен кызыксындырган нәрсә-ләрнең асылына төшенгәнче аңлатуын дәвам итә.

Пәйгамбәребез начарлык эшләүчеләрнең хисләренә кагыл-мас, аларны башкалар алдында кимсетмәс өчен, аларның гаепләрен үзләренә генә әйткән, башкалар булса, ишарәләп кенә күрсәткән. Бу алым күңелләргә ныграк тәэсир итә һәм җитешсезлекләрне тө-зәтү юлында яхшы нәтиҗәләргә китерә.

Аллаһы Тәгаләнең синең аркылы бер кешене туры юлга күн-дерүе, синең өчен бөтен дөнья байлыгыннан да артыграк. Кешене туры юлга күндерү «Әйдә, Исламга кер!» – дип әйтү белән генә булмый, әлбәттә. Бәлки үзең дә Ислам дине кушкан рәвештә күр-кәм холыклы булып, һәр эштә шәригать буенча эш кылсаң, халык та синең шул күркәм сыйфатларыңа кызыгып, Ислам динен шиксез кабул итәр.

Әгәр безнең мөселман халкы Коръән, хәдис кушуы буенча гына йөрсәләр, мөселманнар булган мәмләкәтләрдә мөселман бул-маган бер генә кеше дә калмас иде. Әмма без үзебезнең һәр эшебез, һәр кылануыбыз белән халыкларны Ислам диненнән биздерәбез ге-нә. Бу җәһәттән, без Исламга миссионерлардан да артыграк зарар китерәбез.

اَلدَّالُّ عَلَى الْخَيْرِ كَفَاعِلِهِ .

«Бер яхшы эшкә юл күрсәтүче кеше савапта шул эшне эшләү-че белән бер булыр».

Изгелеккә юл күрсәтү ошбу юллар белән була: 1) тел белән сөйләү; 2) эш белән үрнәк һәм мисал булу; 3) киңәш сораган ва-кытта киңәш бирү; 4) матбугат аркылы тәэсир кылу.

Әмер бил-мәгъруф һәм нәһи ганил-мүнкәр (Аллаһның әмер-ләрен үтәргә, тыйганнарыннан тыелуга чакыру) шәригатьне бел-мәгән кеше кулына бирелми. Әмер бил-мәгъруф кылу өчен шә-ригать боерган нәрсәләрне, нәһи ганил-мүнкәр өчен шәригать тый-ган нәрсәләрне белү кирәк.


Өстенлек – Аллаһыдан курку белән
Һәрбер хикмәтнең башы булып һәр эштә һәм һәр хәлдә Ал-лаһыдан курку тора. Һәрбер мөэмин Аллаһыдан курку сәбәпле үзе-нең бөтен эшләрен тәртипкә китерә. Аның бер эшенә дә тел-теш тидерә торган булмый. Чөнки ул бервакытта да Аллаһы Тәгалә каршында барысы өчен дә җавап бирәсен исеннән чыгармый.

لَيْسَ لِأَحَدٍ عَلَى أَحَدٍ فَضْلٌ إِلاَّ بِالدِّينِ أَوْ عَمَلٍ صَالِحٍ

حَسْبُ الرَّجُلِ أَنْ يَكُونَ فَاحِشًا بَذِيًا بَخِيلاً جَبَانًا .

«Ислам динендә бер кешенең икенчесеннән өстенлеге дин һәм изге гамәлләр белән. Бер кешенең Аллаһы Тәгалә һәм кешеләр каршында хур булуы өчен дүрт төрле нәрсә җитә: бозык булу, каты телле, саран һәм куркак булу».



أَكْرَمُ النَّاسَ أَتْقَاهُمْ .

«Кешеләрнең иң хөрмәтлесе – тәкъва булганы».

Ягъни, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәгән, тыйган эшлә-реннән тыелган кешедер.

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الْهُدَى وَ التُّقَىوَ الْعِفَافَ وَ الْغِنَى .

«Ий, Раббым! Мин Синнән туры юлга күндерүне, тәкъвалык-ны, гыйффәтле булуны – хәрамнан саклануны һәм байлыкны – җи-тешлелекне сорыйм».



اُنْظُرْ فَإِنَّكَ لَسْتَ بِخَيْرٍ مِنْ أَحْمَرَ وَ لاَ أَسْوَدَ إِلاَّ أَنْ تَفْضُلَهُ بِتَقْوَى الله .

«Уйлап кара, синең кызыл, кара кешеләрдән бернинди ар-тыклыгың юк, мәгәр син алардан Аллаһыдан курку белән генә ар-тык була аласың».

Кешеләр дөнья малы белән баеган вакытта, син Аллаһыдан рухи байлык сора; кешеләр дөнья шатлыкларына сөенгәндә, син Аллаһ турында уйлап сөен. Кешеләр үзләренең дусларын оныткан вакытта, син барча уй-хисләреңне Аллаһыга юнәлт. Кешеләр олы дәрәҗәләргә һәм хөрмәткә ирешер өчен үзләренең түрәләренә бар-салар, син Аллаһыга омтыл, Аны бөтен барлыгың белән сөй, һәм син иң югары дәрәҗәләргә һәм хөрмәткә ирешерсең.

Кем мәрхәмәтле булса, ул үзенең намусын саклар; кем күп нәрсәдән тыелса, аны мактарлар һәм олыларлар; кем үзенең малын хәләл юл белән тапса, ул кеше баер; кем сабырлык күрсәтсә, аның эшләре макталыр; кем үзенең ачуын тыйса, аның игелекле булуы мәшһүр булыр; кем кешеләрнең гөнаһларын гафу итсә, аның як-лаучылары артыр; кем Аллаһыдан курыкса, Ул аңа җитәрлек нигъ-мәт бирер.



Тәкъдир
وَ اعْلَمْ أَنَّ مَا أَصَابَكَ لَمْ يَكُنْ لِيُخْطِئَكَ وَ أَنَّ مَا أَخْطَأَكَ لَمْ يَكُنْ لِيُصِيبَكَ .

«Бел, синең белән булган хәл сине урап узмаска, ә сине урап узган нәрсә сиңа кагылмаска тиеш иде».



وَ إِنْ أَصَابَكَ شَيْءٌ فَلاَ تَقُلْ: لَوْ أَنِّي فَعَلْتُ كَذَا لَمْ

يُصِبُنِي كَذَا . وَ لَكِنْ قُلْ: قَدَرُ اللهِ وَ مَا شَاءَ فَعَلَ .

«... әгәр синең белән берәр хәл булса: «Әгәр дә мин фәлән-фәлән эшләрне эшләгән булсам, минем белән бу хәл булмас иде», – димә, бәлки: «Бу – Аллаһының тәкъдире, Ул Үзе теләгәнчә эш-ләде», – дип әйт».



كَتَبَ اللهُ مَقَادِيرَ الْخَلاَئِقِ قَبْلَ أَنْ يَخْلُقَ السَّمَاوَاتِ وَ الْأَرْضِ بِخَمْسِينَ أَلْفَ سَنَةٍ .

«Аллаһ мәхлукларының тәкъдирен күкләр һәм җир яратыл-ганчы илле мең ел элек язып куйган»



عَجَباً لِأَمْرِ الْمُؤْمِنِ إِنَّ أَمْرَهُ كُلَّهُ خَيْرٌ، إِنْ أَصَابَتْهُ سَرَّاءُ شَكَرَ،

فَكَانَ خَيْراً لَهُ، وَ إِنْ أَصاَبَتْهُ ضَرَّاءُ صَبَرَ فَكَانَ خَيْراً لَهُ .

«Мөэминнең тормышына таң калырлык! Чыннан да, нәрсә генә булмасын, ул аның файдасына була: әгәр аңа берәр шатлык ирешсә, ул Аллаһыга шөкер кыла, һәм бу аңа файда китерә; әгәр берәр кайгы килсә, ул аңа сабыр итә, һәм ул да аның файдасына була».

Хакыйкый мөселман, үз тәкъдиренең Аллаһы Тәгалә тара-фыннан алдан билгеләнгәнлеген белеп, һәрвакыт канәгать булып яши.

Тәкъдиргә иман китерү – тормышыңдагы үткән һәм киләчәк вакыйгаларның Аллаһы Тәгалә тарафыннан алдан ук билгелән-гәнлеген танудан гыйбарәт.

Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә кара-та канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы та-рафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

أَخَافُ عَلَى أُمَّتِي مِنْ بَعْدِي ثَلاَثًا حَيْفَ الْأَئِمَّةِ وَإِيمَانًا بِالنُّجُومِ وَتَكْذِيبًا بِالْقَدَرِ .

«Үземнән соң киләчәк өммәтем өчен өч төрле нәрсәдән кур-кам: җитәкчеләрнең золым итүче булуларыннан, йолдызларга ка-рап күрәзәчелек итүчеләргә ышануларыннан һәм тәкъдирне ялган-га чыгаруларыннан».



فِعْلُ الْمَعْرُوفِ يَقِي مَصَارِعَ السُّوءِ .

«Яхшы эшләр эшләү кешене яман тәкъдирдән саклый».

Игелек кылучы кешенең дуслары күп була. Чөнки ул кем-нәргә ярдәм итсә, шул кешеләр аңа дус булалар, һәм алар аңа һич зарар тидермиләр, һәм башка кешеләрдән дә аңа зарар тидертми-ләр. «Биргән бигә яраган, бирмәгән нигә яраган» дигән мәкаль дә бар.

كُلُّ شَيْءٍ بِقَدَرٍ حَتَّى الْعَجْزُ وَ الْكَيْسُ .

«Һәрбер нәрсә Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән була, хәтта гаҗизлек белән үткенлек тә».

Берәүнең бернәрсә дә булдыра алмыйча гаҗиз булуы яки һәр-нәрсәне булдыра торган оста булуы, барысы да Аллаһының тәкъ-дире белән.

مَا قُدِّرَ فِي الرَّحِمِ سَيَكُونُ .

«Ана карынында тәкъдир ителгән нәрсә булмый калмас».

Ягъни, тәкъдирдән качып котылып булмый.

مَا قَدَّرَ اللهُ لِنَفْسٍ أَنْ يَخْلُقَهَا إِلاَّ هِيَ كَائِنَةٌ .

«Әгәр Аллаһы Тәгалә бер җанны бар кылуны тәкъдир кылса, ул нәрсә булмый калмас».

Әгәр хатыным янә бала тапса, фәкыйрьлегем арта дип, бала тудыруга каршы булган кешеләргә бу хәдис нәсыйхәт булып тора.
اِعْمَلُوا فَكُلٌّ مُيَسَّرٌ لِمَا خُلِقَ لَهُ .

«Гамәл кылыгыз, һәркем нәрсә өчен яратылган булса, шуның сәбәбенә бәйле була».

Һәр нәрсәгә бәйле бер сәбәп була, әгәр шул сәбәпне кылсаң, ул нәрсә һич булмый калмас. Ягъни, берәү нинди дә булса бер эш-кә керешсә, ул эшне булдырыр, булдырмый калмас. Әмма без нәр-сә дибез: «Әгәр Аллаһы Тәгалә мине оҗмахка тиешле кылган бул-са, оҗмаһлы булырмын, тәмугъка тиешле кылган булса, дәхи анда керми чарам юк». Безнең бу сүзебез әлеге хәдискә бөтенләй кар-шы, чөнки без бу сүзебез белән бездә бернинди дә ирек юк дигән булабыз. Аллаһы Тәгалә безгә ирек биргән һәм һәр эшкә бер сә-бәп кылган, әгәр шул сәбәпкә керешсәк эшебез бер дә булмый кал-мас.

Тәкъдиргә керешеп, үзеңнең бәхетлеләрдәнме яки бәхетсез-ләрдәнме икәнлегеңне белү лязем түгел. Без үзебезгә шәригать бо-ерган нәрсәләрне өстебездән төшерик, гамәлебездә дәвам итик, үзебезгә ярарлык һәм лаек булган һәм шуның өчен яратылган нәр-сәләребез алдыбызга үзе килер. Тәкъдир тикшерү белән ахирәт га-мәлләрендә кимчелек кылырга ярамаганы кебек, тәкъдиргә сылтап дөнья гамәлләрендә дә кимчелек кылырга яра­мый. Бәндәләр тәкъ-диргә иман китерергә тиеш булсалар да, тәкъдиргә тапшырылып эштән тукталып торырга һәм тиешле сәбәпләрне кылмыйча вакыт уздырырга тиеш түгелләр. Әгәр сәбәпләренә керешеп тырышлык куелмаса, амбарлардагы икмәкләр, кибетләрдәге маллар кайдан ки-лер иде?



Икенче бүлек

Гамәл-гыйбадәт
Пакьлек
اَلطُّهُورُ شَطْرُ الْإِيمَانِ ، وَ الْحَمْدُ لِلَّهِ تَمْلَأُ الْمِيزَانَ ، وَ سُبْحَانَ اللهِ وَ الْحَمْدُ لِلَّهِ تَمْلَآنِ – أَوْ تَمْلَأُ – مَا بَيْنَ السَّمَاوَاتِ وَ الْأَرْضِ ، وَ الصَّلاَةُ نُورٌ ، وَ الصَّدَقَةُ بُرْهَانٌ ، وَ الصَّبْرُ ضِيَاءٌ ، وَ الْقُرْآنُ حُجَّةٌ لَكَ أَوْ عَلَيْكَ ، كُلُّ النَّاسِ يَغْدُو ، فَبَائِعٌ نَفْسَهُ ، فَمُعْتِقُهَا أَوْ مُوبِقُهَا .

«Пакьлек иманның яртысы. «Әлхәмдү лилләһ» сүзе үлчәүне тутыра, ә «сүбхәнәллаһи» белән «әлхәмдү лилләһи» сүзләре җир белән күк арасын тутыралар. Намаз нурдыр, садака дәлил, сабыр-лык яктылык чыганагы, ә Коръән синең файдаңа яки зарарыңа дә-лил. Һәрбер кеше иртә белән торып үзен сата, ул шунда үзен кот-кара, яки һәлак итә».

Пакьлек гыйбадәттәге иң мөһим шартларның берсе булып то-ра. Шуңа күрә мөэмин-мөселман намаз укыганда госел-тәһарәтле булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә гыйбадәт вакытында шулай ук кием-нең дә пакь булырга тиешлеге белән боерган. Бу нәрсәләр мөэмин-мөселманнан никадәр мәшәкать таләп итсә дә, ул үзенең Раббысы каршында чиста, пакь халәттә басып торырга омтыла, чөнки, Алла-һы Тәгалә тәүбә итүчеләрне һәм пакьләнүчеләрне ярата.

Әйе, пакьлек иманның яртысы, чөнки иман китерү зур һәм кечкенә гөнаһларны юса, пакьләнү, ягьни тәһарәт кечкенә гөнаһ-ларны юа, шуның белән ул иманның яртысына тора. Моннан аңла-шылганча, иман эчке һәм тышкы пычраклардан арындырса, тәһа-рәт тышкы пычраклардан арындыра, шулай итеп, ул бу җәһәттән дә иманның яртысына тора.

Пакьлек гыйбадәтнең яртысы дисәк тә була. Чөнки Аллаһы Тәгалә башка бер аятьләрдә гыйбадәтне иман дип атый.

Рәсүлебез үзенең бу хәдисендә зекернең, ягъни Аллаһыны олылау, Аллаһыны мактау сүзләренең никадәр бөек булуын ассы-зыклап үтә. Һәрвакыт Аллаһыны зекер итү мөэминне күңел ты-нычлыгына алып килә. Ул кайгылы вакытта да, шатлыклы вакытта да үзен кулда тота белә.

Намаз – нурдыр. Мәгълүм ки, нур ул яктылык. Яктылык исә караңгыда абынмыйча йөрү өчен кирәк. Ул нур мөэмингә туры юл-ны күрсәтә, яман юлларга кереп китүдән саклап йөри. Чыннан да, намазын ихлас белән укыган мөэмин-мөселман яман, фәхеш эш-ләрне эшләү түгел, аларга якын да бармый.

Садака бирү иманлы булуга дәлилдер. Әйе, үзең тир түгеп тапкан малны кесәңнән кемгәдер чыгарып бирү җиңел нәрсә түгел. Чөнки нәфес малны бик ярата. Әгәр шул нәфес кешене Аллаһ риза-лыгы өчен садака бирүдән тыймый икән, бу аның иманлы булуына дәлил булып тора.

Сабырлык яктылык чыганагы. Сабырлык югарыда әйтеп үтелгән бөтен нәрсәнең тормышка ашуына алып килүче мөһим бер нәрсә. Сабырлык җиңүгә алып килүче юл. Әгәр мөэмин сабырлык-та дәвам итсә, ул туры юлда булуын дәвам итәчәк. Әгәр сабырлы-гы төкәнсә, ул бу мәшәкатьле тормышның хәрабәләре астында ка-лачак. Менә шуның өчен Аллаһы Тәгалә: «Сабыр итүчеләрне сөен-дер!» – дип Үзенең Коръән Кәримендә безгә хәбәр иткән.

Коръән синең файдаңа, яки синең зарарыңа дәлил. Ягъни, әгәр Коръән белән гамәл кылган булсаң, ул Ахирәттә синең фай-даңа гуаһлык бирәчәк, әгәр юк икән ул сиңа каршы гуаһ булачак.

Бөтен кеше иртә белән торып үзенең нәфесе белән сату-алуга керешә. Нәтиҗәдә, ул яки үзен коткара, яки харап итә. Һәркем нәр-сәгәдер омтылып яши. Аллаһының гыйбадәтенә, ризалыгына ом-тылган кеше үзенең нәфесен Аллаһыга сата һәм ул шул сәүдәсе бә-рабәренә җәннәткә лаек була. Башка нәрсәләргә омтылып яшәгән кеше исә үзенең нәфесенә ияреп эш кылган була. Нәтиҗәдә, ул үзенең нәфесен шайтанга сата һәм дөнья-ахирәт хәсрәттә кала.

Дөнья тормышы бик кыска. Шуңа күрә хакыйкый мөселман Бөек Аллаһыга түбәнчелек күрсәтеп үзенә бирелгән вакыт һәм тор-мыштан дөнья-ахирәт файдасын хасил кылырга бөтен барлыгы бе-лән омтылып яши.



Госел, тәһарәт

إِذَا اسْتَيْقَظَ أَحَدُكُمْ مِنْ نَوْمِهِ فَلاَ يُدْخِلْ يَدَهُ فِي الْإنَاءِ

حَتَّى يَغْسِلَهَا ثَلاثًا فَإِنَّهُ لاَ يَدْرِي أَيْنَ بَاتَتْ يَدُهُ .

«Әгәр сезнең берәрегез йокысыннан торса, өч мәртәбә юмый-ча торып кулын су савытына тыкмасын, чөнки ул йоклаган вакытта кулының төнлә кайда булганын белми».



حَقٌّ لِلَّهِ عَلَى كُلِّ مُسْلِمٍ أَنْ يَغْتَسِلَ فِي كُلِّ سَبْعَةِ أَيَّامٍ يَوْمًا يَغْسِلُ فِيهِ رَأْسَهُ وَ جَسَدَهُ .

«Аллаһы Тәгаләнең һәрбер мөселман өстендә булган хакы: атнага бер мәртәбә госел коену һәм шунда башын һәм бөтен тәнен яхшылап юу».

Госел фарыз булганда, әлбәттә, һәр очрак өчен госел коены-ла. Әмма фарыз булмаганда атнага бер мәртәбә булса да, юыну ти-еш. Кыскасы: Исламда иң олы эш – пакьлек.

حَقُّ كُلِّ مُسْلِمٍ السِّوَاكُ وَ غُسْلُ يَوْمِ الْجُمُعَةِ وَ أَنْ يَمَسَّ مِنْ طِيبِ أَهْلِهِ إِنْ كَانَ .

«Һәрбер мөселман өстендәге хаклар: тешләрен мисвәк белән пакьләү, җомга көнендә госел коену, һәм өй эчендә хушбуй шикел-ле исле майлар булса, аны сөртү».


Мисвәк
لَوْ لاَ أَنْ أَشُقَّ عَلَى أُمَّتِي لَأَمَرْتُهُمْ بِالسِّوَاكِ مَعَ كُلِّ وُضُوءٍ .

«Әгәр өммәтемә авырлык китерүдән курыкмасам, мин аларга һәр тәһарәт вакытында тешләрен чистартырга боерыр идем».



لَوْ لاَ أَنْ أَشُقَّ عَلَى أُمَّتِي لَأَمَرْتُهُمْ بِالسِّوَاكِ عِنْدَ كُلِّ صَلاَةٍ .

«Әгәр өммәтемә авырлык китерүдән курыкмасам мин аларга һәрбер намаз алдыннан тешләрне чистартырга һәм хушбуй сөр-тергә боерыр идем».



اَلسِّوَاكُ مَطْهَرَةٌ لِلْفَمِ، مَرْضَاةٌ لِلرَّبِّ .

«Мисвәк белән тешне чистарту авызны пакьләр һәм Аллаһы-ның ризалыгын табарга ярдәм итәр».



Намаз
أَرَأَيْتُمْ لَوْ أَنَّ نَهْراً بِبَابِ أَحَدِكُمْ يَغْتَسِلُ مِنْهُ كُلَّ يَوْمٍ خَمْسَ مَرَّاتٍ، هَلْ يَبْقَى مِنْ دَرَنِهِ شَيْءٌ؟ قَالُوا: لاَ يَبْقىَ مِنْ دَرَنِهِ شَيْءٌ، قَالَ: فَذَلِكَ مِثْلُ الصَّلَوَاتِ الْخَمْسِ يَمْحُو اللهُ بِهِنَّ الْخَطَايَا .

«Ничек уйлыйсыз: әгәр берәрегезнең ишек төбеннән елга агып торса һәм ул шул елгада көненә биш мәртәбә юынса, тәнендә берәр кер калыр идеме? Сәхабәләр: «Юк, калмас», – дип җавап би-рәләр. Шуннан соң Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Биш вакыт намаз да нәкъ менә шуның кебек намаз укучыдан гөнаһларын юып төше-рә», – ди».

Чын мөселман биш вакыт намазны билгеләнгән вакытларын-да үти. Чөнки намаз – диннең терәге. Шул терәкне ныгытучы кеше диннең үзен дә ныгыта, ә киресенчә булса, динне җимерә. Намаз – бик мөһим һәм мәртәбәле эш. Намаз – ул Аллаһ һәм Аның колы арасын бәйләүче бер җеп булып тора. Намазга керешкән кеше бар-лык дөнья эшләрен ташлап, бөтен барлыгы белән үзенең Раббысы-на омтыла. Шул вакытта ул Аллаһыдан үзен туры юлга күндерүне, үзенә ярдәм итүне, һәрбер эштә Аның җитәкчелек итүен сорый. Чишмә суында юынып пакьләнгән кебек, намаз укучы да намаз укуы белән үзенең гөнаһларын юа, иманын ныгыта.

Намаз укуның мөһимлеге, дәрәҗәсе турында һәм аны укы-ганнан соң намаз укучыга нинди нигъмәтләр ирешәчәге хакында әйтелгән хәдисләр бик күп.



صَلاَةُ الْجَمَاعَةِ أَفْضَلُ مِنْ صَلاَةِ الْفَذِّ بِسَبْعٍ وَ عِشْرِينَ دَرَجَةً .

«Намазны җәмәгать белән уку, берүзең ялгыз укуга караган-да, егерме җиде мәртәбә саваплырак».

Тәкъва мөселман фарыз намазларын мәчеттә укырга омтыла.

إِذَا تَوَضَّأَ فَأَحْسَنَ الْوُضُوءَ، ثُمَّ خَرَجَ إِلَى الْمَسْجِدِ، لاَ يُخْرِجُهُ إِلاَّ الصَّلاَةُ، لَمْ يَخْطُ خُطْوَةً إِلاَّ رُفِعَتْ لَهُ بِهَا دَرَجَةٌ، وَ حُطَّ بِهَا خَطِيئَةٌ، فَإِذَا صَلَّى لَمْ تَزَلِ الْمَلاَئِكَةُ تُصَلِّي عَلَيْهِ مَا دَامَ فِي مُصَلاَّهُ مَا لَمْ يُحَدِّثْ : اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَيْهِ اَللَّهُمَّ ارْحَمْهُ وَ لاَ يَزَالُ فِي صَلاَةٍ مَا انْتَظَرَ الصَّلاةَ .

«Әгәр бер кеше тиешенчә тәһарәт алып, өеннән мәчеттә на-маз укырга дип ниятләп чыкса, һәрбер атлаган адымы өчен бер дә-рәҗәгә күтәрелер, савапка ирешер һәм бер гөнаһы юылыр. Намазга керешкәч, фәрештәләр аңа салаватлар әйтеп торырлар, һәм ул ке-ше мәчеттән чыгып киткәнче яки тәһарәте бозылганчы: «Әй, Раб-бым! Шушы бәндәңә рәхмәтләреңне иңдер, гөнаһларын гафу ит!» – дип, Аллаһыдан сорарлар. Шулай ук, берәүнең намаз башлан-ганны көтеп утыруы да намаз укудан саналыр».



مَنْ غَدَا إِلَى الْمَسْجِدِ أَوْ رَاحَ أَعَدَّ اللهُ لَهُ فِي الْجَنَّةِ نُزُلاً، كُلَّمَا غَدَا رَاحَ .

«Мәчеткә баручыга һәм аннан кайтучыга Аллаһы Тәгалә җән-нәттә ризык әзерләп куяр».

Менә шуның өчен сәхабәләр, Аллаһы Тәгалә алардан разый булсын, биш вакыт намазны һәрвакыт җәмәгать белән укырга ом-тылганнар. Бу хакта Габдуллаһ ибне Мәсгуд, Аллаһ аннан разый булсын, болай дигән: «Кемнең Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләгә мөселман булган хәлендә юлыгасы килсә, азан әйтелгәч тә, на-мазын җәмәгать белән укырга ашыксын. Әгәр, намазларын өйлә-рендә калып укучылар кебек, сез дә өйләрегездә генә укый башла-сагыз, бу эш Мөхәммәт галәйһиссәләмнең сөннәтеннән тайпылу булыр, сөннәттән тайпылу исә, хак юлдан адашуны аңлата. Безнең арада, монафыйклардан башка берәү дә җәмәгать намазын калдыр-мады, хәтта кайбер йөри алмаучыларны да ике кеше ике яктан кү-тәреп алып киләләр иде».

وَ الَّذِي نَفْسِي بِيَدِهِ لَقَدْ هَمَمْتُ أَنْ آمُرَ بِحَطَبٍ، فَيُحْطَبَ، ثُمَّ آمُرَ بِالصَّلاَةِ

فَيُؤَذَّنَ لَهَا، ثُمَّ آمُرَ رَجُلاً فَيَؤُمَّ النَّاسَ، ثُمَّ أُخَالِفَ إِلَى رِجَالٍ فَأُحَرِّقَ عَلَيْهِمْ بُيُوتَهُمْ .

«Минем җаным Аның кулында булган Зат белән ант итеп әй-тәм! Мин кешеләргә утын җыярга боерыр идем дә, җыелып беткәч, намазга азан әйттерер идем. Азан әйтелгәч, үз урыныма бер кеше-не имам итеп куеп, үзем исә, намазга килмәгәннәрнең өйләрен ян-дырырга китәр идем».

Мөхәммәт галәйһиссәләм җәмәгать намазларына бик нык игътибар иткән. Хәтта, үзендә җәмәгать намазына сәбәпсез кил-мәүчеләрнең йортларын ут төртеп яндыру теләге барлыгын әйткән.

Мәчеттән ерак яшәүче сәхабәләр үзләренең йортларын мәчет-кә якынрак китереп салырга ниятләгәч, Мөхәммәт галәйһиссәләм аларга урыннарында калырга киңәш иткән һәм аларга гыйбадәт кылырга баргандагы адымнары никадәр күбрәк булган саен әҗер-савапларының да шулкадәр күбрәк язылачагы хакында әйткән.



لَيْسَ صَلاَةٌ أَثْقَلَ عَلَى الْمُنَافِقِينَ مِنْ صَلاَةِ الْفَجْرِ وَالْعِشَاءِ، وَ لَوْ يَعْلَمُونَ مَا فِيهِمَا لَأَتَوْهُمَا وَ لَوْ حَبْوًا .

«Монафыйклар өчен иртәнге һәм ястү намазларын укудан да авыррак нәрсә юк. Әгәр алар бу ике намазның нинди бөек дәрәҗә-гә ия булганын белсәләр, әлеге ике намазны бер тапкыр да укы-мыйча калдырмаслар иде. Әгәр йөри алмасалар, ул намазларга шуышып булса да килерләр иде».

Ахирәттәге газаплардан котылырга теләүче хак мөселман кө-ченнән килгәнчә нәфел намазларын да укырга тырыша. Чөнки ке-ше нәфел намазларын күбрәк укыган саен Аллаһы Тәгаләгә тагын да якыная төшә, дәрәҗәсе арта һәм Хак Тәгалә аңа Үзенең рәхмәт-ләрен иңдереп, шул бәндәсен ярата башлый. Чынлыкта исә, бу бө-ек һәм олуг дәрәҗәдер, чөнки, әгәр Аллаһы Тәгалә үзенең бән-дәсен ярата башлый икән ул аңа зур көч-куәт бирә һәм барлык эшендә дә аңа ярдәм итә.

إِنَّ اللهَ إِذَا أَحَبَّ عَبْدًا دَعَا جِبْرِيلَ فَقَالَ: إِنِّي أُحِبُّ فُلاَنًا فَأَحِبَّهُ، قَالَ: فَيُحِبُّهُ جِبْرِيلُ، ثُمَّ يُنَادِي في أَهْلِ السَّمَاءِ فَيَقُولُ: إِنَّ اللهَ يُحِبُّ فُلاَناً فَأَحِبُّوُهُ، فَيُحِبُّهُ أَهْلُ السَّمَاءِ، ثُمَّ يُوضَعُ لَهُ الْقُبُولُ فِي الْأَرْضِ. وَإِذَا أَبْغَضَ عَبْدًا دَعَا جِبْرِيلَ فَيَقُولُ: إِنِّي أُبْغِضُ فُلاَنًا فَأَبْغِضْهُ، فَيُبْغِضُهُ جِبْرِيلُ، ثُمَّ يُنَادِي فِي أَهْلِ السَّمَاءِ إِنَّ اللهَ يُبْغِضُ فُلاَنًا فَأَبْغِضُوهُ، قَالَ: فَيُبْغِضُونَهُ، ثُمَّ يُوضَعُ لَهُ الْبَغْضَاءُ فِي الْأَرْضِ .

«Әгәр Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәте бер бәндәсенә төшсә, Ул Җәбраил фәрештәгә: «Мин фәлән кешене яраттым, син дә аны ярат!» – дип әйтер икән. Шуннан соң Җәбраил галәйһиссәләм дә ул кешене яратыр, һәм барча күк әһелләренә: «Фәлән кешене Ал-лаһы Тәгалә ярата, аны сез дә яратыгыз!» – дип мөрәҗәгать итәр. Күк әһелләре исә бу хәбәрне җирдәгеләргә ирештерерләр. Шуннан соң ул кешене җирдә дә ярата башларлар. Әгәр Аллаһы Тәгалә берәр кешегә ачулы булса, Ул Җәбраил фәрештәгә: «Мин фәлән кешегә карата ачулы, син дә аңа ачулы бул!» – дип әйтер. Шуннан соң Җәбраил галәйһиссәләм дә ул кешене күрә алмас. Шуннан соң ул күк әһелләренә: «Фәлән кешене Хак Тәгалә яратмый, аны сез дә яратмагыз», – дип мөрәҗәгать итәр. Аларда да шул кешегә карата ачу хисе уяна һәм шул хис җирдә яшәүчеләрнең дә күңелләренә күчә».

Димәк, Аллаһы Тәгаләнең Үз бәндәсенә карата булган мәхәб-бәтенең нәтиҗәсе булып җир һәм күк әһелләренең шул кешене яратуы тора.

Хак мөселман намазларын җиренә җиткереп укырга тырыша. Намазда төрле хәрәкәтләр ясау, намаздан тыш башка нәрсәләр ту-рында уйлап намаз уку чын мөселманга хас түгел.

Намазын тәмамлаганнан соң да ул тормыш ыгы-зыгысына чу-марга дип сикереп тормый, бәлки, зекер-тәсбихләр, салаватлар әй-теп, Аллаһы Тәгаләгә догалар кыла. Ихлас күңеленнән Хак Тәгалә-дән дөньяда да, ахирәттә дә Үзенең нигъмәтләрен бирүен, адаш-тырмыйча, дөрес, туры юлдан алып баруын сорый.

Менә шундый намаз – кешенең күңелен тулысынча пакьлән-дерүче гамәл булып тора, калебен йомшарта. Кешеләр үзләренең намазларын ихласлык һәм сабырлык белән укысалар, алар ту-рыдан-туры Аллаһының ярдәмен һәм яклавын табарлар, бәла-каза килсә – кайгырмаслар, нигъмәт ирешсә – тәкәбберләнмәсләр.



إِذَا أَمَّ أَحَدُكُمْ فَلْيُخَفِّفْ فَإِنَّ فِيهِمُ الصَّغِيرَ وَالْكَبِيرَ وَالضَّعِيفَ

وَالْمَرِيضَ وَ ذَا الْحَاجَةِ وَإِذَا صَلَّى لِنَفْسِهِ فَلْيُطَوِّلْ مَاشَاءَ .

«Әгәр сезнең берәрегез имам булып намаз укытса, намазны кыскарак тотсын, чөнки арагызда кечкенәләр, олы яшьтәгеләр, зә-гыйфьләр, авырулар һәм эшкә баручы кешеләр дә була. Әгәр бе-рәү намазны ялгыз укыса, ихтыяр үзендә: теләгән кадәр озын итеп укысын».



صَلاَةُ الْجَمَاعَةِ تَفْضُلُ صَلاَةَ الْفَذِّ بِخَمْسٍ وَ عِشْرِينَ دَرَجَةً .

«Җәмәгать белән укылган намаз ялгыз укылган намазга кара-ганда егерме биш мәртәбә саваплырак».

Элегрәк җәмәгать намазларына бармаган кешеләрне гаепле санап, бер генә тапкыр калса да, ник калдырдың, ник бармадың дип шелтәләрләр иде. Һәм һичкем җәмәгать намазыннан калмый иде. Әмма хәзер җәмәгать намазына бару бөтенләй ташланды. Мө-селманнарның берсе икенчесенең хәлләреннән хәбәрсез булып йө-рүләре, бер эш турысында бер сүздә була алмаулары җәмәгать на-мазына бармыйча, бер-берсе белән күрешүдән мәхрүм булудан. Әгәр шәригать кушканча җәмәгать намазларыннан калмыйча, һәр-вакыт бергә җыелсалар, берлектә, татулыкта безнең кебек һичбер милләт булмас иде. Һәр мәхәлләдә мәчет булып, алар һәр көнне биш мәртәбә шул мәчеткә җыелып, бергә намаз укысалар, шул мә-хәлләдә бер-берсен танымаган кеше калмаган кебек, берсе икенче-сенең фикерен, үткенлеген, гыйлемен белеп, кирәк вакытта ул эш-кә фәлән кешеләр яраклы дип, ул кешене кулыннан килгән урынга куярлар иде. Шәригатебезнең җәмәгать намазына өндәве, мөсел-маннар һәр көнне бер-берсенең хәлләреннән хәбәрдар булып, ки-рәк эшләр булса бергәләшеп киңәш табарлар дигән максат белән эшләнә. Инде бөтен шәһәр өчен кирәк булган мәслихәт-киңәшләр турысында бөтен шәһәр халкы җыелышып киңәшләшү өчен җомга намазы бар, һәр атнада бер җомга намазына җыелып, имам шунда милләт өчен мөһим булган эшләрне һәммәсенә аңлатып, ул эш ту-рында ни рәвештә эш башлауга юл күрсәтә. Шуңа күрә җомга на-мазы өчен бөтен шәһәр халкы бер мәчеткә җыелу сөннәт ителгән, шул сәбәптән Ислам мәмләкәтләрендә биш вакыт намаз һәрбер мә-хәлләнең үз мәчетендә укылса да, җомганы бөтен шәһәр җәмигъ мәчеткә җыелып укыйлар, бәйрәм намазларын да шундый олы мә-четләрдә укыйлар, Ислам шәһәрләренең һәрберсендә җомга һәм бәйрәм намазлары өчен бик зур мәчетләр төзелгән, андый мәчет зур шәһәрдә берәү генә була, аңа «җәмигъ мәчете» диләр. Җомга көнне имам мөнбәргә менеп, вакытына туры килә торган эшләрне сөйләп халыкка аңлата.

حُبِّبَ إِلَيَّ مِنْ دُنْيَاكُمْ النِّسَاءُ وَ الطِّيبُ وَ جُعِلَتْ قُرَّةُ عَيْنِي فِي الصَّلاَةِ .

«Дөньягыздан минем күңелемә иң сөекле булганнары: хатын-нар белән хуш исләрдер, ә күзләремнең нуры намазда».

Ягъни, минем күзләремнең нурлануы, күңелемнең тынычла-нуы намаз уку белән була.

مَنْ تَرَكَ ثَلاَثَ جُمَعٍ تَهَاوُنًا بِهَا طَبَعَ اللهُ عَلَى قَلْبِهِ .

«Игътибарсызлыгы аркасында өч җомга намазын калдырган кешенең күңеленә Аллаһы Тәгалә мөһер басар».



Дога
اُدْعُوا اللهَ وَأَنْتُمْ مُوقِنُونَ بِالإِجَابَةِ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللهَ لاَ يَسْتَجِيبُ دُعَاءً مِنْ قَلْبٍ غَافِل ٍلاهٍ .

«Догабыз әлбәттә кабул булачак дип шикләнмәгән хәлдә Ал-лаһыга дога кылыгыз. Ләкин шуны яхшы белегез: Аллаһы Тәгалә гафил калебтән чыккан доганы кабул итми».



اِتَّقِ دَعْوَةَ الْمَظْلُومِ فَإِنَّهَا مُسْتَجَابَةٌ .

«Золым ителгән кешенең яман догасыннан сакланыгыз, чөнки золым ителгән кешенең догасы кабул була».



اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ غَلَبَةِ الدَّيْنِ وَ غَلَبَةِ الْعَدُوِّ وَ شُمَاتَةِ الْأَعْدَاءِ .

«Ий, Раббым! Мин Сиңа бурычның һәм дошманнарның кү-бәюеннән, һәм дошманнарны шатландыра торган кайгы килүеннән сыенам».

مَا مِنْ عَبْدٍ مُسْلِمٍ يَدْعُو لِأَخِيهِ بِظَهْرِ الْغَيْبِ إِلاَّ قَالَ الْمَلَكُ وَ لَكَ بِمِثْل .

«Әгәр бер мөселман кеше үзенең мөселман кардәше өчен үзе югында дога кылса, бер фәрештә әйтер: «Аңа сораган нәрсәне Ал-лаһы Тәгалә үзеңә дә бирсен».



ثَلاَثُ دَعوَاتٍ مُسْتَجَابَاتٌ لاَ شَكَّ فِيهِنَّ دَعْوَةُ الْوَالِدِ عَلَى وَلَدِهِ وَ دَعْوَةُ الْمُسَافِرِ وَ دَعْوَةُ الْمَظْلُومِ .

«Өч төрле кешенең догасы кабул булуында шик юк: атаның балаларына кылган догасы, мосафирның һәм мәзлүмның догасы».

Бу өч кешенең изге догаларын өмет итеп, яман догаларыннан сакланырга кирәк.

دُعَاءُ الْأَخِ لِأحِيهِ بِظَهْرِ الْغَيْبِ لاَ يُرَدُّ .

«Мөэминнең үз кардәше өчен артында кылган догасы кабул булмый калмас».

Чөнки, кешенең үз алдында дога кылуда рия булырга мөмкин, әмма артында булганда чын күңелдән булып, теге кеше белән ара-ларында булган дуслык һәм мәхәббәтнең булуы аңлашылыр.
Зәкят
Аллаһыдан куркып, намазларын ихластан үтәүче кеше, бул-ган малы хисабыннан чыгып, зәкятен дә түли. Малыннан чыга тор-ган өлешләрне шәригать кануннарында күрсәтелгәнчә санап, хәтта меңләгән, миллионлаган сумнар чыга торган булса да үз вакытын-да Аллаһының юлына сарыф итә. Шул вакытта аның башында зәкятнең бер генә өлешен булса да бирмәскә дигән фикер тумый. Чөнки зәкят түләү – мөселман кеше өчен Аллаһы Тәгалә тарафын-нан билгеләнеп куелган олы фарызларның берсе. Шуны белгән ке-ше һичкайчан шәригать хөкемен бозу, Хак Тәгаләнең сүзенә кары-шу юлына баса алмый. Фәкать дини хисләре саеккан, калебе пыч-ранган, әдәп-әхлак төшенчәләреннән ерак торучы мөселман гына зәкят түләү мәсьәләсендә карышып, тарткалашып торырга мөмкин.

Намаз һәм зәкятнең бер-берсенә бәйләнеп, Ислам диненең терәкләре булып торуын һәм Коръәндә килгән аятьләр аша алар-ның бербөтен булуын күрергә мөмкин. Чөнки Корьән Кәримдә на-маз уку белән зәкят бирү һәрвакыт бергә күрсәтелгән.


Садака
إِبْدَأْ بِنَفْسِكَ فَتَصَدَّقْ عَلَيْهَا فَإِنْ فَضَلَ شَيْءٌ فَلِأَهْلِكَ فَإِنْ فَضَلَ شَيْءٌ عَنْ أَهْلِكَ فَلِذِي قَرَابَتِكَ فَإِنْ فَضَلَ عَنْ ذِي قَرَابَتِكَ شَيْءٌ فَهَكَذَا وَ هَكَذَا .

«Садаканы иң элек үзеңнән башла. Әгәр үзеңнән артса, га-иләңә, гаиләңнән артса, туганнарыңа, алардан да артса, үзеңә ника-дәр якын булуларына карап башкаларга да садака бир».

Малны тоту хакында Рәсүлүллаһ тарафыннан өйрәтелгән бу кагыйдә бик муафикъ бер ысулдыр. Үзе фәкыйрь, балалары ач була торып, кулына төшкән малны башкаларга сарыф итү, яки бала-ларының маңгай тирләре белән табылган ризыкларны «юмарт» исеме алыр өчен читләргә бирү ахмаклыктыр. Шулай ук кешеләргә бурычы була торып, киенеп-ясанып йөрү, хатынын, балаларын би-зәндерү, йорт төзү, табын-табын халык җыеп сыйлау эшне ахырын уйлап эшләмәү һәм бу хәдис тәкъдим иткән ысулның киресе белән гамәл кылу буладыр. «Иң элек үзеңә сарыф ит!» – дигән сүзне «иң элек үзеңне бурычтан һәм җаваплылыктан азат кыл, коткар» дип аңларга кирәк.

أَفْضَلُ الصَّدَقَةِ أَنْ تَصَدَّقَ وَ أَنْتَ صَحِيحٌ شَحِيحٌ تأمل الْغنى وَ تَخْشَى الْفَقْرَ وَ لاَ تُمْهِلْ حَتَّى إِذَا بَلَغَتِ الْحُلْقُوم قُلْتَ لِفُلاَنٍ كَذَا وَ لِفُلاَنٍ كَذَا أَلاَ وَ قَدْ كَانَ لِفُلاَنٍ كَذَا .

«Садаканың иң яхшысы – үзең сәламәт булып, малыңны кыз-ганып, фәкыйрьлектән куркып яшәгән вакытта бирелгәне. Җаның бугазыңа җиткәнне көтмә, ул вакытта инде син, фәләнгә фәлән ка-дәр, фәләнгә фәлән кадәр дип әйтә башлыйсың. Һәм ул малларың чыннан да фәләнгә калачак».

Садаканы үлгән вакытта гына, малым барыбер кала дип түгел, ә шул малга үзең мохтаҗ булганда бирергә кирәк. Менә шул ва-кытта булырсың юмарт.

أَفْضَلُ الصَّدَقَةِ سَقْيُ الْمَاءِ .

«Садаканың иң яхшысы – су белән сугарудыр».

Ягъни, сусыз урыннарга су җибәрү, сусаган кешеләргә, хай-ваннарга су бирү кебек.

صَدَقَةُ ذِِي الرَّحِمِ عَلَى ذِي الرَّحِمِ صَدَقَةٌ وَصِلَةٌ .

«Үзеңнең якыннарыңнан фәкыйрь булганнарына бирелгән яр-дәм садакадан китәр, кардәшлек хакларын үтәүдән дә саналыр».

Димәк, кардәш булган якыныңа ярдәм итүнең савабы чит ке-шегә ярдәм итүгә караганда ике өлешкә артыграк.

صَدَقَةُ السِّرِّ تُطْفِيءُ عَضَبَ الرَّبِّ .

«Яшерен бирелгән садака Аллаһы Тәгаләнең ачуын сүндерә».

Садаканы күрсәтеп бирүдә рия булу ихтималы бар. Шуның өчен аны яшерен бирү артык. Әмма башкаларга вәгазь һәм исләре-нә төшерү өчен зәкят кебек фарыз садакаларны күрсәтеп бирү ях-шы. كُفَّ شَرَّكَ عَنِ النَّاسِ فَإِنَّهُ صَدَقَةٌ مِنْكَ عَلَى نَفْسِكَ

«Кешеләргә явызлык, усаллык кылма, синең шулай эшләвең сиңа үзеңнән садака булыр».



مَا فَتَحَ رَجُلٌ بَابَ عَطِيَةٍ بِصَدَقَةٍ أَوْصِلَةٍ إِلاَّ زَادَ اللهُ تَعَالَى بِهَا كَثْرَةً

وَ مَا فَتَحَ رَجُلٌ بَابَ مَسْأَلَةٍ يُرِيدُ بِهَا كَثْرَةً إِلاَّ زَادَهُ اللهُ تَعَالَى بِهَا قِلَّةً .

«Әгәр бер кеше садака бирү һәм якыннарын зиярат кылу өчен изгелек ишеген ачса, Аллаһы Тәгалә аның дәүләтен арттырыр. Әгәр берәү кешедән соранып үзенең малын артыруны теләсә, Ал-лаһы Тәгалә ул кешенең малын киметер».



مَا مِنْ مُسْلِمٍ يَزْرَعُ زَرْعًا أَوْ يَغْرِسُ غَرْسًا فَيَأْكُلُ مِنْهُ طَيْرٌ أَوْ إِنْسَانٌ أَوْ بَهِيمَةٌ إِلاَّ كَانَ لَهُ صَدَقَةٌ .

«Нинди генә мөселман иген иксә, яки агач утыртса, һәм шун-нан кош, хайван яки кеше ашаса, шуларның ашаулары бу кешегә садака була».



دَاوُوا مَرْضَاكُمْ بِالصَّدَقَةِ .

«Авыруларыгызны садака белән дәвалагыз».

Авыруларны дарулар белән дәвалау турысында килгән хәдис-ләр бик күп. Әмма бу хәдис садака белән фәкыйрьләрнең изге до-галарын алыгыз ди. Чөнки Аллаһы Тәгалә авыруның сәламәтлеген бер фәкыйрьнең хәтерен табуга баглаган була. Моның мәгънәсен икенче төрле дә аңларга мөмкин. Ашарына булмаган кеше чын авыру. Ачлык авыруының дәвасы – ашау. Инде бу хәдистә чирлә-регезне дигән сүз ачлык авыруы белән авыру булганнарыгызны ди-гән сүз булса, садака ачлык хасталыгына дару була торган ашам-лыкны, яки ашамлыкны ала торган акчаны бирү булыр да хәдиснең мәгънәсе: ач кешеләргә садакадан ашамлык бирегез, була.

Авыруларыгызны садака белән дәвалагыз дию саранлык чире белән авыручыларга да кагыла. Ягъни, саранлык чиреннән садака биреп сәламәтләнегез димәк.



كَانَ إِذَا أَتَاهُ قَوْمٌ بِصَدَقَتِهِمْ قَالَ اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى آلِ فُلاَنٍ .

«Әгәр Пәйгамбәребезгә берәр кеше садака китерсә, Пәйгам-бәребез: «Ий, Раббым фәлән кешенең гаиләсенә рәхмәт кыл!» – дип дога кыла иде».

Рәсүлебез китерелгән садакага менә шулай дога кыла, ләкин садаканы үзе өчен тотмый торган була.

إِنِّي لَأَنْقَلِبُ إِلَى أَهْلِي فَأَجِدُ التَّمْرَةَ سَاقِطَةً عَلَى فِرَاشِي

فَأَرْفَعُهَا لِآكُلَهَا ثُمَّ أَخْشَى أَنْ تَكُونَ صَدَقَةً فَأُلْقِيهَا .

«Шулай да була, мин гаиләм янына кайткач урын-җирем өс-тенә төшкән хөрмә табып алам. Аны ашарга дип күтәрәм дә кур-кып калам, бәлки бу хөрмәне садака итеп китергәннәрдер, шуннан соң аны кире урынына куям».

Рәсүлебез садака итеп бирелгән нәрсәне үзенә кулланудан бик нык сакланган.

Ураза
مَنْ صَامَ رَمَضَانَ إِيمَانًا وَ احْتِسَابًا غُفِرَ لَهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِهِ .

«Аллаһының әҗер-савапларын өмет итеп Рамазан аенда ураза тотучының үткәндәге барлык гөнаһлары гафу ителәчәк».

Чын мөселман ихласлык белән һәм Аллаһыдан әҗер өмет итеп, Рамазан аенда фарыз уразасын тота, һәм ул үзенең йөрәгендә гөнаһларының гафу ителүенә һәрвакыт өмет саклый.

Аллаһы Тәгалә адәм баласын яратып, аны үз хәленә генә таш-лап куймаган. Кешеләргә җир шарында яшәү кагыйдәләрен өйрә-теп, ихтыяр көченнән дә мәхрүм кылмаган. Шул ихтыяр көче бе-лән адәм баласы дөнья тереклегендә сынала.

Аллаһы Тәгалә кешегә башка хис-тойгылар белән беррәттән акылны да биргән. Дөнья тереклеге катлаулы, кырыс, алдан юрап бетереп булмый торган бер нәрсә. Күп вакыйгалар алдында кеше-нең акылы көчсез кала. Шул акылга ярдәмче сыйфатында Аллаһы Тәгалә үзенең дин-шәригатен җибәргән.

Аллаһының шәригате, кануны бер табибның хөкеменә охша-ган. Әгәр шул табибның кушканын үтәсәң, сәламәт буласың, үтә-мәсәң, көннән-көн зәгыйфьләнә барып, беркөнне һәлак буласың.

Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясы сәламәт яшәсен өчен үзенең биниһая акыллы кануннарын җибәргән. Шул кануннарның берсе – Рамазан аеның уразасын тоту.

Аллаһы Тәгалә һәрбер гыйбадәтне адәм баласы өчен хикмәт-ле, файдалы кылган, һәр гыйбадәтнең мәгънәви файдасы белән бергә матди файдасы да бар. Ләкин кеше бер гыйбадәтне матди файдасы өчен дип кылса, Аллаһ аннан ул гамәлне кабул кылмый. Һәрбер гамәл фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылынырга тиеш. Ураза тотуның хикмәте, мәгънәви файдасы – тәкъвалыкны артты-ру, булмаса – булдыру.

Ураза тоту белән кеше Аллаһ каршында үзенең никадәр зә-гыйфь һәм мохтаҗ булуын таный. Шуның белән аның горурлыгы, тәкәбберлеге киселә. Сусау, ачлык авырлыгын татып фәкыйрь-мес-кеннәрне искә төшерә. Нәтиҗәдә, күңелендә аларга карата шәф-кать, мәрхәмәт хисе уяна.

Ураза тотучы кеше Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең ка-дерен белә башлый. Чөнки күп очракта булган нәрсә кадерләнми, югалгач кына кадере, кыйммәте беленә. Шуның өчен авыру кеше сәламәт кешегә караганда сәламәтлекнең кадерен яхшырак белә.

Без дә үзебезгә бирелгән нигъмәтләрнең ләззәтен алардан тыелмыйча торып белмибез. Ураза да үзенә күрә бер үлчәү. Шул үлчәүнең бер тарафында ураза тотуны тапсак, икенче тарафында тәкъвалыкны, сабырлыкны, мәрхәмәтлелекне, шөкер кылуны һәм сәламәтлекне табарбыз. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең аяти-кә-римәсе күпме хикмәт белән тулы: «Ураза тотуларыгыз сезнең өчен хәерледер». Ләкин, бозык, ялган сүзләр сөйләп, явызлыклар кылып йөрүчеләрнең ач торуларында күп хикмәт табылмас.

مَنْ لَمْ يَدَعْ قَوْلَ الزُّورِ وَ الْعَمَلَ بِهِ فَلَيْسَ لِلَّهِ حَاجَةٌ فِي أَنْ يَدَعَ طَعَامَهُ وَ شَرَابَهُ .

«Әгәр бер кеше ялган сөйләүдән һәм ялган белән гамәл кылудан туктамаса, Аллаһы Тәгалә каршында аның ашамый, эчми торуында файда юк».



إِنَّ الصَّوْمَ لِي وَ أَنَا أَجْزِي بِهِ .

«Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа (хисапсыз) әҗерне Үзем белеп бирәм». Хәдис кудси.

Аллаһы Тәгалә башка изгелекләргә ун өлештән алып җиде йөз өлешкәчә булган әҗер-саваплар вәгъдә иткәндә, ураза тоту-чыларга хисапсыз әҗерләр бирүе уразаның мөселманнар тормы-шында нинди зур әһәмияткә ия икәнлегенә тагын бер дәлил булып тора. Ураза тоту мөселманнарның ихтыяр көчен ныгыта. Тормыш-тагы авыр сынаулар алдында үзенә күрә бер әзерлек булып тора. Чөнки ураза да башка бөтен хөкемнәр кебек нәфеснең тулысынча пакьләнүенә алып баручы адымнарның берсе булып санала.

Раббысының кушканына буйсынып, хәләл нәрсәләрдән баш тарткан кешенең, хәрам нәрсәләрдән баш тартмавы мөмкин түгел. Үзенең ихтыяр көчен ураза тотарга буйсындырган кеше башка сы-наулар алдында да бирешмәс.

Рамазан ае – Коръән ае, Рамазан ае – рух-бәдәнне пакьләү ае, Рамазан ае – рәхмәт, мәгъфирәт, тәүбә ае. Рамазан ае – сабырлык ае. «Ураза тоту – сабырлыкның яртысы, сабырлык исә – иманның яртысы».

إِذَا كَانَ يَوْمُ صَوْمِ أَحَدِكُمْ فَلاَ يَرْفُثْ وَ لاَ يَصْخَبْ، فَإِنْ سَابَّهُ أَحَدٌ أَوْ قَاتَلَهُ فَلْيَقُلْ: إِنِّي صَائِمٌ .

«Ураза тотучы кеше начар сүзләр әйтмәсен һәм кычкырыш-масын. Әгәр берәү аны мыскыл итеп сүксә, яки әйткәләшергә сә-бәп эзләсә: «Мин ураза!» – дип әйтсен».

Һәрбер мөселман ураза тотканда үзенең телен, күзләрен һәм башка әгъзаларын Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләрдән сакламаса, аның барлык әҗер-саваплары җилгә очачагын һәм тоткан уразасы бушка булачагын белеп тора.

Димәк, акыллы, игътибарлы мөселман бу мөбарәк Рамазан ае-ның һәрбер мизгелен игелек белән үткәрергә тырыша: ул көндез-ләрен уразада булып, Коръән укып, садакалар өләшеп һәм башка төрле шундый изге гамәлләр белән үткәрсә, кичләрен өстәмә на-мазлар укып, Аллаһыга догалар кыла.

Хакыйкый мөселман Рамазан аендагы фарыз уразадан башка, үзе теләп нәфел уразаларын да тотарга тырыша.
Хаҗ
Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәләм белән улы Исмә-гыйль галәйһиссәләмгә бөек бер вазифаны – Кәгъбәтуллаһны тө-зүне – тапшыра. Кәгъбәтүллаһны камил сурәттә төзеп бетергәч, икесе дә болай дип дога кылалар:



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   19




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет