Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия


وَ لِلَّهِ الْأَسْمَاءُ الْحُسْنَى فَادْعُوهُ بِهَا



бет2/19
Дата18.07.2016
өлшемі1.83 Mb.
#207291
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   19

وَ لِلَّهِ الْأَسْمَاءُ الْحُسْنَى فَادْعُوهُ بِهَا .

«Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәре бар. Шуңа күрә, Аңа шул исемнәр белән эндәшегез...», – диелә «Әгъраф» сүрәсенең 180 нче аятендә. قُلِ ادْعُوا اللهَ أَوِ ادْعُوا الرَّحْمَنَ أَيًّا مَا تَدْعُوا فَلَهُ الْأَسْمَاءُ الْحُسْنَى


«Әйт: «Аңа Аллаһ дип мөрәҗәгать итәсезме, яки Рахмән диепме, ничек кенә эндәшсәгез дә, Аның күркәм исемнәре бар».

Исра: 110.

Менә шуның өчен без үзебезнең догаларыбызда Аллаһы Тәга-ләгә, шаять безнең догаларыбызны кабул итәр дип, Аның безгә хә-бәр иткән күркәм исемнәре белән мөрәҗәгать итәбез. Әгәр без шул исемнәр белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп үзебезнең бет-мәс-төкәнмәс моң-зарларыбызны белдерсәк, кирәк-яракларыбыз-ны, хаҗәтләребезне сорасак, шаять Ул Үзенең киң рәхмәте белән догаларыбызны кабул итәр һәм хәлләребезне җиңеләйтер.

إِنَّ لِلَّهِ تِسْعَةً وَ تِسْعِينَ اِسْمًا مِائَةً إِلاَّ وَاحِداً مَنْ أَحْصَاهَا دَخَلَ الْجَنَّةَ

«Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исеме бар. Шуларны кем са-нап укып чыкса җәннәткә керәчәк».

Икенче хәдистә «ятласа» дип тә өстәлгән.

مَنْ قاَلَ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ مُخْلِصًا دَخَلَ الْجَنَّةَ .


«Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк!» – дип чын кү-ңелдән әйткән кеше җәннәткә керәчәк».

Мәҗүсиләрне «Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк», дип әйтергә өндәп, Мөхәммәт галәйһиссәләм Мәккәдә унөч ел яши. Коръәндә әйтелгәнчә, кәферләрнең аңа каршы җаваплары шундый була: «Кәферләр Пәйгамбәрнең үз араларыннан чыгуына бик гаҗәпләнделәр. Алар: «Бу сихерче, ялганчы безнең илаһларны бетереп, бер илаһ кылмакчымы? Бу ниндидер гаҗәеп нәрсә», – ди-деләр. Юлбашчылары аларга: «Барыгыз, үзегезнең аллаларыгыз бе-лән бергә булыгыз. Бу нәрсә тәкъдир кылынган берәр бәла булса кирәк. Без моны хәтта үзебезнең ата-бабаларбызның динендә дә ишетмәдек. Бу фәкать уйлап чыгарылган нәрсә, башка берни дә тү-гел»,– диде».

Гарәпләр бу тәгъбирне әйткән һәрбер кешенең башкаларны бары тик бер Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылырга чакырача-гын бик яхшы аңлыйлар. Шуңа күрә алар бу сүзне кире кагалар.

أَبْشِرُوا وَ بَشِّرُوا مَنْ وَرَاءَكُمْ أَنَّهُ مَنْ شَهِدَ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ صَادِقًا بِهَا دَخَلَ الْجَنَّة .

«Сезгә сөенечле хәбәр бирәм, сез дә үзегездән соң килгәннәр-гә сөенеч бирегез: кем дә кем «Бер Аллаһы Тәгаләдән башка һич-бер илаһ юк», дигән сүзенә тугрылыклы калган хәлдә шәһадәт ки-терсә, ул кеше җәннәткә керәчәк».

Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән башкалар, ягъни фәрештә һәм кешеләр, яки җен һәм шайтаннар, яки әнбия һәм әүлиялар яшерен эшләрне беләләр, хасталыкны җибәрәләр, кәрамәт (могҗиза) юлы белән ярдәм бирәләр, дога кылучыларның ярдәмнәренә җитешә-ләр дип ышанучылар «тәүхид»не кабул итмәгән, «Лә иләһә илләл-лаһ» кәлимәсе белән чын күңелдән шәһадәт бирмәгән булалар.

Бәндәләрнең кодрәтләре җитми торган нәрсәләр ялгыз бер Аллаһы Тәгаләнең Үзеннән генә соралырга, чарасыз вакытларда Аллаһы Тәгаләнең ялгыз Үзенә генә сыенырга тиешле. Хакыйкый тәүхид һәм «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсе белән чын шәһадәт би-рү шулдыр. Юкса, коры тел белән генә укуда һичбер мәгънә бул-мас.

Рәсүлүллаһ бу сүзләрне кавеме тарафыннан илче булып килү-че Әбү Муса әл-Әшгари белән иптәшләренә сөйләгән. «Артыгыз-да булганнарга сөенеч бирегез!» дигән сүзнең максаты «кавемегез-гә кайтып шушы хәбәрне ирештерегез», була. Хәдис бөтен өммәт өчен гомуми икәнлегендә шөбһә юк.

حَبِّبُوا اللهَ إِلَى عِبَادِهِ يُحِبُّكُمُ اللهُ .

«Аллаһы Тәгаләне колларына сөйдерегез, Аллаһы Тәгалә дә сезне сөяр».

Ягъни, Аллаһы Тәгаләне сөйдерү – Аның кодрәтенең әсәрлә-рен, сыйфатында булган хикмәтләрне күрсәтеп, кешеләрнең зиһен-нәрен һәм фикерләрен ачу, Аллаһы Тәгаләнең гаҗәеп һәм хикмәт-ле эшләре хакында уй-фикер йөртергә өнди торган рәвештә юл күрсәтүдер. Заманыбызда төрле-төрле машиналар ясалып, күзебез белән күрү мөмкин булмаган нәрсәләрне күрәбез. Мәсәлән телес-коп аркылы ерак нәрсәләрне якында күрәбез, микроскоп белән га-ди күзгә күренми торган кечкенә нәрсәләрне күрәбез. Бу җиһазлар Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен кешеләргә күрсәтеп бирәләр. Димәк Аллаһы Тәгаләне халыкка сөекле күрсәтү, Аның сыйфатларыннан булган «кодрәтлелек» сыйфатын бик яхшы итеп аңлатып, яки күр-сәтеп бирү белән була. Аллаһы Тәгаләнең кодрәтендә гаҗәпләнер-лек нәрсәләр бик күп. Аллаһының кодрәте хакында уйлау белән акылың хәйран калыр, мәхәббәтең артыр.

Бу хәдиснең сүзе аз булса да хикмәте бик зур. Яшерен-ба-тырын түгел, без бүген Коръән Кәримдәге гыйльми могҗизага ия булган күп кенә аятьләрне фән һәм техника ярдәмендә тулырак итеп аңлау дәрәҗәсенә ирештек. Рәсүлебез яшәгән дәвер кеше-ләре өчен Коръәндәге күп фәнни хикмәтләрнең тирән мәгънәләре ачык булмаган. Шулай булса да, алар бу нәрсәләргә Ислам дине таләп иткәнчә үзләренең куәтле иманнары белән иман китергән-нәр.



مَنْ أَحْسَنَ فِيمَا بَيْنَهُ وَ بَيْنَ اللهِ كَفَاهُ اللهُ مَا بَيْنَهُ

وَ بَيْنَ النَّاسِ وَ مَنْ أَصْلَحَ سَرِيرَتَهُ أَصْلَحَ اللهُ عَلانِيَتَهُ .

«Әгәр бер кеше үзе белән Аллаһ арасын күркәм кылса, Алла-һы Тәгалә ул кешенең башка кешеләр белән арасын төзек кылыр. Әгәр бер кеше үзенең эчке халәтен төзек кылса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең тышкы халәтен дә төзек кылыр».



تَعَرَّفْ إِلَى اللهِ فِي الرَّخَاءِ يَعْرِفْكَ فِي الشِّدَّةِ .

«Җиңеллек вакытында Аллаһыны танысаң, Ул сине тарлык һәм авырлык вакытыңда таныр».

Кайберәүләр Аллаһыны үзләренә берәр төрле авырлык кил-гәч кенә исләренә төшерәләр. Әгәр син Аллаһыны рәхәтлек вакы-тыңда да танып, Аңа гыйбадәт кылсаң, Ул сиңа авырлык килгән көннәрдә ярдәм итәр.

مَنْ تَوَاضَعَ اللهَ رَفَعَهُ اللهُ .

«Әгәр бер кеше Аллаһы Тәгаләгә карата түбәнчелекле булса, Аллаһы Тәгалә аны югары дәрәҗәләргә күтәрер».



Мөхәммәт галәйһиссәләмгә иман

Безнең барыбызга караганда да Аллаһы Тәгаләгә иң якын бул-ган һәм һәрбер эше безнең өчен үрнәк булган, шулай ук һәрбер сү-зе Аллаһы Тәгаләнең кушуы белән генә сөйләнгән һәм Аллаһы Тәгаләнең илчесе булган Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссә-ләмнең дә хакларын үтәү безгә бик олы бурычтыр. Рәсүлүллаһның хакын үтәүдә кимчелек кылу, Аллаһы Тәгаләнең хакын үтәүдә кимчелек кылу белән бер дәрәҗәдә булган олы гөнаһлы эшләрдән санала. Шуңа күрә Рәсүлүллаһ хакында һичбер яман уйда булмас-ка, ул безгә җиткергән Ислам диненең һәрбер хөкемнәрен бер дә авырсынмыйча, шатланып үтәргә тиешле. Шулай ук Рәсүлүллаһ-ның һәрбер кылган эшләрен игътибарга алып, һәрбер гамәлне ул кылганча кылырга, Рәсүлүллаһның исеме зекер ителгәндә салават әйтергә тиешле.

Рәсүлүллаһның безгә калдырган сөннәтләрен бер дә иренми-чә кылу һәм һәр эшне Рәсүлүллаһ кылганча кылырга тырышу Рә-сүлүллаһның хакын һәм сөннәтләрен үтәү була. Рәсүлүллаһның әйткән сүзләрендә кимчелек табу, аның сөннәтләрен үтәргә тыры-шмау, аның тоткан юлыннан ерак булу, ул өйрәткән эшләрне һәм аның башыннан үткән хәлләрне белмәү, барысы да Рәсүлүллаһның хакын үтәүдә кимчелек кылу була.

طُوبَى لِمَنْ رَآنِي وَ لِمَنْ رَآى مَنْ رَأَنِي وَ لِمَنْ رَأَى مَنْ رَأَى مَنْ رَآنِي .

«Мине күрүчегә, мине күргән кешене күрүчегә һәм мине кү-рүчене күргән кешене күргән кешегә сөенеч булсын».

Рәсүлебезне үз вакытында аны сөйми торган монафыйк һәм кәферләр дә күрделәр, әмма аларның күрүләре дошманлык күзе бе-лән, сөйләшүләре дә дошманлык белән генә булды. Рәсүлебезне кайберәүләр эчләреннән яратсалар да, аны Габделмутталип кул ас-тындагы ятим бала дип, үзләрендә иске гадәт булган нәсел-нәсәп олуглыгы белән эш кылдылар. Гарәпләр җаһилият заманында на-данлыкта булганга, мактану өчен галимлек дәрәҗәләре булмады, шул сәбәптән нәселләргә бүленеп, фәлән нәсел фәләненнән олуг саналып, шул рәвештә мактану булды. Рәсүлебезнең гүзәл холкы-на, йомшак табигатенә карамыйча, бер ятим бала дип, алтыннан кыйммәт сүзләрен кабул итмәделәр.

آكُلُ كَمَا يَأْكُلُ الْعَبْدُ وَأَجْلِسُ كَمَا يَجْلِسُ الْعَبْدُ .

«Мин дә башкалар кебек үк ашыйм һәм утырам».

Рәсүлебезнең бу сүзеннән максат: мин җир йөзенә Аллаһ та-рафыннан боеручы буларак килсәм дә, башкалардан өстенлек дәгъ-васын кылучы түгелмен. Дәрәҗәмнең олуглыгын Аллаһыга коллык һәм түбәнчелек кылу белән табам һәм таптым.

Мөхәммәт галәйһиссәләмнең әхлак чыганагы Коръән булган. Ул Коръән Кәрим белән тыелган эшләргә ачуланган, Коръән Кә-римдә рөхсәт ителгән, хупланган эшләрдән риза булган.




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   19




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет