أَوْلِمْ وَ لَوْ بِشَاةٍ .
«Бер куй белән генә булса да туй итегез».
Ягъни, өйләнгәндә халыкны кунак кылыгыз. Туй мәҗлесе бу-ла торган җиргә мөселман кардәшләрнең җыелуы белән никах укылыр да, халык яман уйдан котылыр, һәм мөселман җәмәгатен күбәйтүгә сәбәп булган бер яңа гаиләнең барлыкка килү сөенече кардәшләр арасында таралган булыр.
Ир белән хатын
Кешелек дөньясының иң мөһим һәм беренче нигезе булып га-илә тора. Хакыйкый яшәешнең төзелеше өчен терәүләр буларак Аллаһы Тәгалә ир белән хатынны яраткан. Бу вазифадан тыш ха-тын-кызның өлешенә яңа буынны тәрбияләп үстерү дә керә. Бу исә биниһая бөек һәм мөһим нәрсә. Нәкъ менә шуның өчен дә ха-кыйкать авырлыкның икенче яртысын ирләр өстенә йөкләтелүне таләп итә. Ягъни, үзенең бөек һәм мөһим вазифасы белән шөгыль-ләнсен өчен хатынына бөтен мөмкинлек, уңайлыкларны булдыру һәм гаилә тормышы турында кайгырту тулысы белән ирләр өстен-дә.
Үзләренең вазифаларын тулысы белән башкару өчен Аллаһы Тәгалә ирләргә дә, хатын-кызларга да үзләренә хас физик, психик һәм рухи сыйфатлар биргән.
Ислам дине ирләрдән хатын-кызларга карата һәрвакыт күр-кәм мөгамәләдә булуны таләп итә. Шул ук вакытта хатын-кызлар-га да шәригать кысаларында үз ирләренә буйсынырга боера. Мөс-лимә хатын-кызларга үз ирләренә ихтыярый буйсыну һәм тың-лаучанлык хас. Бу сыйфатлар көчләү яки мәҗбүрлек белән түгел, ә үз теләкләре һәм мәхәббәт аркылы туа.
Үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән урынның мөһимлеген бөтен барлыгы белән аңлаган инсафлы хатын шул ышанычны үзе-нең гыйффәтен һәм иренең абруен саклау белән акларга тырыша. Шуны искәртеп үтү урынлы: Аллаһыга буйсыну иргә буйсынудан алда тора. Шуның өчен шәригатькә каршы булган хәрам эшләрдә иргә буйсыну зур гөнаһ санала. Аллаһы Тәгалә хатынны үз иренә хезмәтче итеп түгел, ә тормыш иптәше итеп яраткан. Шуңа күрә ир белән хатын арасындагы мөгамәлә үзара сөешү һәм мәрхәмәт-лелеккә корылырга тиеш. Әйе, кеше бервакытта да коры мәхәб-бәтнең үзеннән генә канәгатьләнү тапмаячак. Ул үзара мәрхәмәт-лелеккә дә мохтаҗ. Бу хакыйкать картлар тормышында бигрәк тә ачык күренә. Яшьлек дәрте артта калган көндә алар хәзер шул үза-ра мәрхәмәтлелек аркылы бер-берләренә элеккедән дә артыграк тартылалар.
Тормыштагы бөтен уңыш бер-береңне аңлау, сөю, гафу итә белү һәм үзара мәрхәмәтле булудан килә. Бер-берсен төрле яктан никадәр туры килә торган ир белән хатынны яраткан Аллаһы Тәга-ләгә барча мактаулар булсын.
Ирле-хатынлы булган кешеләр, һәрвакыт бер-берсен ригая кылышып, бер-берсеннән разый булып, мәхәббәт белән яшәргә тырышырга тиешләр. Ир белән хатын гомер буенча бер-берсенә иптәш булып, кайгыларны бергә уртаклашу өчен һәм дөнья терек-легендә бер-берсенә ярдәм итешү өчен кушылганнар.
Ир булган кеше үзенең хатынына менә шул рәвешчә булырга тиеш: аны үзенең кулында булган кадәр малы белән тәрбияләсен. Өстен-башын киендерсен, һәрвакыт якты чырай белән эндәшсен. Тереклек турысында һәрвакыт киңәшләшсен, аның белмәгән-тө-шенмәгән нәрсәләрен аңлатсын. Гадәттә ирләр эшли торган эш-ләрне эшләргә кушмасын. Хатыны көнләшердәй урыннарда йөрмә-сен. Шулай ук хатынын да тиешсез урыннарда йөртмәсен. Бозык холыксыз хатыннар белән аралаштырмасын. Йорт эшендә булган аз-маз гаепләре өчен каты сүз әйтмәсен. Аның күңеле калырлык эш эшләмәсен. Шәригатькә хилаф эше булса да аны аерып җибәр-мәсен. Әгәр ул сине сөйми һәм синең белән торырга риза булмый икән, үзе китәргә теләсә, аны көчләп тотмасын. Тормыш итәргә тугры бер иптәш булып торганда аның өстеннән икенче хатын ал-масын, һәрвакыт аны үзеннән разый итәргә тырышсын. Аны оял-тырдай сүзләр сөйләмәсен, һичбер вакыт аңа кулы белән сукма-сын. Әгәр ир кеше үзенең хатынына шушы рәвешле булса, ул аның хакын үтәгән булыр. Әгәр тиешенчә хакын үтәмәсә, зур гөнаһлы булыр.
Хатын да ире алдында һәрвакыт ачык чырай белән йөрсен. Аның күңеле калырлык эшләр эшләмәсен һәм андый сүз дә әйтмә-сен, һичкайчан аңа каршы эндәшмәсен. Гөнаһ кылырга кушмаган-да, һәрбер сүзен тыңласын. Чит кешеләргә иреннән бервакытта да зарланмасын. Иренең рөхсәтеннән башка беркая да чыкмасын, хәт-та аның рөхсәтеннән башка нәфел уразасына да кермәсен. Иренең өс-башын керле итеп йөртмәсен. Иренең йортын таратмасын, ул өйдә юкта әллә кемнәрне җыеп ашатмасын. Йорт-җиргә яхшы ка-рап, һәрвакыт аны барлап торсын. Иренең фәкыйрьлеге өчен аны рәнҗетмәсен. Үзенең малы күп булса, бергә тереклек итә торган йорттан кызганып асрамасын. Йортының һәрвакыт алга китүенә тырышып, һәрбер эштә иренә булышлык итсен. Ире сөйми торган киемнәр кимәсен, фәлән нәрсә алып бир дип аны йөдәтмәсен. Йорт эчен кулыннан килгән кадәр чиста тотып, аш-су тирәсен пакь һәм пөхтә итеп тотсын. Иреннән яшереп һичбер нәрсә сатмасын. Ире ягыннан йортка килгән кунак булса, караңгы чырай күрсәтмәсен. Иренең дусларын дус күреп, аның ага-энеләрен якын итсен. Аның ата-анасын үз ата-анасын хөрмәт иткән кебек хөрмәт итсен, һичбер вакыт аларны тәрбияләүдән тартынмасын. Аларга авыр булырлык сүз әйтмәсен. Ир кеше дә хатынының ага-энесен сөеп аларны йор-тына килүдән тыймасын. Әгәр ир белән хатын менә шулай торса-лар, бер-берсенең хакларын үтәгән булырлар, мәхәббәт белән чын рәхәттә гомер итәрләр һәм Аллаһы Тәгалә каршында да кадерле бәндәләрдән булырлар. Әгәр бер-берсенең хакларын тиешенчә үтәмәсәләр, тереклекләренең яме, гомер итүләренең рәхәте бул-мас. Ир белән хатын бер-берсенең хакларын үтәргә тиешлекләре турында аять-хәдисләр бик күп.
Әгәр ир белән хатын бер-берсен сөеп, бер-берсеннән разый булып һәм бер-берсенең тиешле хакларын үтәп гомер итсәләр, шә-ригать юлыннан аерылмыйча һәрвакыт бер-берсенә тугры, ыша-нычлы иптәш булсалар, дөньяда бәхетле рәхәт гомер итүләре өс-тенә Кыямәттә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләренә ирешәчәкләр.
Ирләргә үгет
أَلاَ وَاسْتَوْصُوا بِالنِّسَاءِ خَيْرًا، فَإِنَّهُنَّ عَوَانٍ عِنْدَكُمْ لَيْسَ تَمْلِكُونَ مِنْهُنَّ شَيْئًا غَيْرَ ذَلِكَ، إِلاَّ أَنْ يَأْتِينَ بِفَاحِشَةٍ مُبَيِّنَةٍ، فَإِنْ فَعَلْنَ فَاهْجُرُوهُنَّ فِي الْمَضَاجِعِ، وَ اضْرِبُوهُنَّ ضَرْبًا غَيْرَ مُبَرِّحٍ، فَإِنْ أَطَعْنَكُمْ فَلاَ تَبْغُوا عَلَيْهِنَّ سَبِيلاً، أَلاَ إِنَّ لَكُمْ عَلَى نِسَائِكُمْ حَقًّا، وَ لِنِسَاءِكُمْ عَلَيْكُمْ حَقًّا، فَحَقُّكُمْ عَلَيْهِنَّ أَلاَّ يُوطِئْنَ فُرُشَكُمْ مَنْ تَكْرَهُونَ، وَ لاَ يَأْذَنَّ فِي بُيُوتِكُمْ لِمَنْ تَكْرَهُونَ، أَلاَ وَ حَقُّهُنَّ عَلَيْكُمْ أَنْ تُحْسِنُوا إِلَيْهِنَّ فِي كِسْوَتِهِنَّ وَ طَعَامِهِنَّ .
«Хатыннарыгызга карата һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булы-гыз, чөнки алар сезгә ышанып тапшырылган амәнәттер. Әгәр алар ачыктан-ачык бозыклык эшләмәсәләр, сезнең аларга ачуланырга хакыгыз юк. Әгәр алар үзләренә шундый ярамаган берәр эшкә юл куялар икән, алар белән ятмагыз һәм җиңелчә генә сугыгыз, тик каты сукмагыз; ә инде сезгә буйсынсалар, ул вакытта аларга кар-шы эш кылмагыз. Чынлыкта, сезнең үз хатыннарыгызга карата хак-ларыгыз булганы кебек, аларның да сезгә карата хаклары бар. Сез алардан йоклый торган урыныгызга үзегезгә охшамаган кеше-ләрне утыртмауны таләп итә аласыз. Шулай ук, күрергә теләмәгән кешеләрегезне йортыгызга кертмәскә хакыгыз бар. Хатыннарыгыз-ның сезнең өстән булган хаклары: алар сездән яхшы киендерүне һәм ризыкландыруны таләп итә алалар».
Мөхәммәт галәйһиссәләмнең хатын-кызларга карата яхшы мөнәсәбәттә булу тиешлеге турындагы үгет-нәсыйхәтләре бихи-сап.
حَقُّ الْمَرْأَةِ عَلَى الزَّوْجِ أَنْ يُطْعِمَهَا إِذَا طَعِمَ وَيَكْسُوهَا
إِذَا اكْتَسَى وَلاَ يَضْرِبَ الْوَجْهَ وَلاَ يُقَبِّحَ وَلاَ يَهْجُرَ إِلاَّ فِي الْبَيْتِ .
«Ир өстендә булган хатын хаклары: үзе ашаганны хатынына да ашату, үзе киенгән кебек хатынын да киендерү, йөзенә сукмау, яман сүзләр белән сүкмәү, әгәр гаебе булып бергә ятмау белән җә-за кылмакчы булса, өеннән чыгарып җибәрмәү, ә шул өйдә икесе ике урынга яталар».
اَلدُّنِيَا مَتَاعٌ، وَخَيْرُ مَتَاعِهَا الْمَرْأَةُ الصَّالِحَةُ .
«Дөнья – файдалана торган нәрсә, ә шул файдалана торган нәрсәнең иң яхшысы – тугрылыклы хатындыр».
أَكْمَلُ الْمُؤْمِنِينَ إِيمَانًا أَحْسَنُهُمْ خُلْقًا، وَ خِيَارُكُمْ خِيَارُكُمْ لِنِسَائِهِمْ .
«Мөэминнәр арасыннан иң камил иманлылары – күркәм хо-лыклы булганнары, ә арагыздан иң хәерле булганнарыгыз – үз ха-тынына карата күркәм мөгамәләдә, яхшы мөнәсәбәттә булганы-гыздыр».
لَقَدْ أَطَافَ بِآلِ مُحَمَّدٍ نِسَاءٌ يَشْكُونَ أَزْوَجَهُنَّ، لَيْسَ أُولَئِكَ بِخِيَارِكُمْ .
«Бик күп хатын-кыз Мөхәммәтнең хатыннары янына үзлә-ренең ирләреннән зарланып, киләләр. Бу хәл аларның ирләренең яхшылардан булмавын күрсәтә».
لاَ يَفْرِكْ مُؤْمِنٌ مُؤْمِنَةً، إِنْ كَرِهَ مِنْهَا خُلْقًا رَضِيَ مِنْهَا غَيْرَهُ .
«Мөэмин ир мөэминә хатынын дошман күрергә тиеш түгел. Әгәр аңа хатынының холкыннан кайбер сыйфатлары ошамаса, башка сыйфатларыннан риза булып калсын».
Исламда никах бәйләнеше, хисләрнең бер мизгелгә кабыну-ыннан һәм хайвани теләкләрнең тәэсиреннән югарырак урында то-ра. Әгәр хакыйкый мөселманга үзенең хатыны белән булган мө-нәсәбәтләрендә нәрсәдер ошамаган икән, ул ачуга бирелүдән һәм буш кешегә генә хас вакчыллыклардан ерак тора, намус, түземле-лек, күңел киңлеге һәм күркәм әхлак сыйфатларына ия була.
Чын мөселман, күпме генә бергә гомер кичерсәләр дә, үз ха-тыны белән аралашудан, аның йомшаклыгы һәм сабырлыгыннан ләззәт табып яши. Өенә кайтып кергәч, ул иң элек елмаеп сәлам бирә.
Әгәр ул хатынының берәр нәрсәгә мохтаҗ икәнлеген күрсә, шунда ук аңа ярдәм кулын суза, аны матур сүзләр белән тыныч-ландыра, күңелен күтәрә. Нинди генә хәлләр булса да, хатынга көчле, мәрхәмәтле, киң күңелле иренең канат астында яшәү нинди рәхәт!
Пәйгамбәребез үзенең үгет-нәсыйхәтләре белән гыйбадәттә дә, гаилә эшләрендә дә урталыкны тотарга кушкан.
Гыйбадәт кылучы аңлы мөселман кайбер томана ирләр кебек сәбәпсез тавыш күтәреп, ризыктан гаеп табып, дөньяның астын-өскә әйләндереп, хатынын кимсетеп яшәми. Хак мөселман, Аллаһ Илчесенең яхшы сыйфатларын исендә тотып, сабыр холыклы, юмарт, чыдам һәм шәфкатьле булып кала бирә. Ул үзенең хаты-нына карата булган яхшы мөнәсәбәте һәм аңа булган хөрмәте бе-лән генә чикләнми; ул, шулай ук, аның дус хатыннарына карата да шундый ук мөнәсәбәттә тора: ихтирамлы, шәфкатьле була. Гайшә анабыз: «Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына еш кына Хәдичә ана-бызның ахирәт дусты, олы яшьтәге бер хатын килеп йөри иде», – дип искә ала торган булган.
إِذَا كَانَتْ عِنْدَ الرَّجُلِ امْرَأَتَانِ فَلَمْ يَعْدِلْ بَيْنَهُمَا جَاءَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ وَشِقُّهُ سَاقِطٌ .
«Бер кешенең ике хатыны булып та, әгәр ул алар арасында га-дел булмаса, ул кеше Кыямәт көнендә ярты ягы кимчелекле булып кубарылыр».
لاَ تَضْرِبُوا إِمَاءَ اللهِ .
«Хатын-кызларны кыйнамагыз!»
Кирәк никахыгыздагы, кирәк кәнизәк, кирәк хезмәтче бул-сын хатыннарны кыйнамагыз. Хатыннар да, ирләр кебек үк, Алла-һының коллары.
إِنَّ اللهَ تَعَالَى يُوصِيكُمْ بِالنِّسَاءِ خَيْرًا فَإِنَّهُنَّ أُمَّهَاتُكُمْ وَ بَنَاتُكُمْ وَ خَالاتُكُمْ إِنَّ الرَّجُلَ
مِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ يَتَزَوَّجُ الْمَرْأَةَ وَ مَا تَعْلَقُ يَدَاهَا الْخَيْطَ فَمَا يَرْغَبُ وَاحِدٌ مِنْهُمَا عَنْ صَاحِبِهِ
«Аллаһы Тәгалә сезгә хатын-кызларга карата яхшы мөгамәлә кылырга боера. Чөнки сезнең аналарыгыз, кызларыгыз һәм берту-ган кыз кардәшләрегез шулар җенесеннән. Күрмисезмени башка дин әһелләреннән берәү өйләнгәч, хатыны нинди булдыксыз булса да, бер-берсеннән йөз чөермәстән сабыр итеп яшиләр».
إِنَّ الْمَرْأةَ خُلِقَتْ مِنْ ضِلْعٍ وَ إِنَّكَ إِنْ تُرِدْ إِقَامَةَ الضِّلْعِ تَكْسُرْهَا فَدارِهَا تََعِشْ بِهَا .
«Хатын-кыз асылда кәкре кабыргадан яралтылган, әгәр син аны төзәтергә дип тырышсаң сындырырсың. Шуңа күрә аңа карата йомшак бул, аның белән тереклек кылырсың».
Моннан максат хатыннар ирләр кебек камил үлчәүле булып яратылмаган, аларда күпмедер булса да кимчелек бар. Шуңа күрә син аларның кимчелекләрен бөтенләй төзәтәм дип тырышма, ты-рышуың бушка китәр, йомшаклык белән тереклек кыл, куба баш-ласа бәйләп куй.
إِنَّمَا النِّسَاءُ شَقَائِقُ الرِّجَالِ .
«Хатыннар ирләрнең бертуганнары».
إِنِّي أُحَرِّمُ إِلَيْكُمْ حَقَّ الضَّعِيفَيْنِ الْيُتْمِ وَ الْمَرْأَةِ .
«Мин сезгә ике зәгыйфьнең хакын хәрам кылам: аларның бер-се ятим, икенчесе хатын-кыз».
Кеше хакының һәммәсе хәрам булса да, ләкин ятим белән хатын-кызларның хаклары, хәрамлыкта һәркайсыннан өстен, чөн-ки алар – зәгыйфьләр, алар үзләренең хак-хокуклары өчен көрәшә алмыйлар.
أَحَبُّ الْعِبَادِ إِلىَ اللهِ تَعَالَى أَنْفَعُهُمْ لِعيَالِهِ .
«Кешеләрнең Аллаһыга иң сөеклесе – үзенең гаилә әгъзала-рына күп файда китерүчедер».
نَهَى أَنْ يَطْرُقَ الرَّجُلُ أَهْلَهُ لَيْلاً .
«Рәсүлебез ир кешене ерак сәфәрдән гаиләсенә төн уртасында кайтып керүдән тыйган».
Безнең заманда андый ерак сәфәрләрдән кайчан кайтачагың-ны хат, телеграмма, яки телефон аша хәбәр итәргә мөмкин. Рәсү-лебезнең бу эштән тыюы бәлки ирнең хатын-кызда булган кайбер гаепләр өстенә очрап, ирнең, яки хатынының һәлаклегенә сәбәп булмасын өчендер. Чөнки үзең күрү белән кешедән ишетү икесе ике нәрсә.
.ِيَارُكُمْ خَيْرُكُمْ لِأَهْلِهِ .
«Сезнең яхшыларыгыз – үзләренең хатыннарына һәм балала-рына яхшы мөнәсәбәттә булганнарыгыз».
Хатын-кызларга үгет
Хатын-кызлар – алар бала күтәрәләр, бала тудыралар, ул ба-ланы имезеп, аны рәхим-шәфкать белән тәрбия итәләр, шуның өс-тенә ирләрен дә разый кылып, намазларын да үтәсәләр, аларның оҗмахка керүләрендә шик юк.
ثَلاثَةٌ لاَ تَسْأَلْ عَنْهُمْ رَجُلٌ فَارِقُ الْجَمَاعَةِ وَ عَصَى إِمَامَهُ وَ مَاتَ عَاصِيًا وَ أَمَةٌ أَوْ عَبْدٌ أَبِقَ مِنْ سَيِّدِهِ فَمَاتَ وَ امْرَأَةٌ غَابَ عَنْهَا زَوْجُهَا وَ قَدْ كَفَاهَا مَؤُنَةُ الدُّنْيَا فَتَبَرَّجَتْ بَعْدَهُ فَلاَ تَسْأَلْ عَنْهُمْ
«Өч төрле кеше хакында сорама. Беренчесе – мөселман җәмә-гатеннән аерылган, җитәкчесенә карышкан һәм шул хәлендә тәүбә итмәстән үлеп киткән кеше; икенчесе – хуҗасыннан качкан, һәм шул хәлендә үлгән кәнизәк яки кол; өченчесе – һәрвакыт ашарына, кияренә була торып ире өйдә юк вакытта ят ирләр алдына киенеп-ясанып чыгучы хатын. Бу кешеләрнең хәлләрен сорап та тор-магыз».
Ягъни, алар иң начар урында булалар.
Бездә хатыннарның ирләреннән баш тартуларының сәбәбе – наданлык. Әгәр хатыннар тиешенчә укытылса, алар шәригать хө-кемнәрен белеп ирләре белән шәригатьчә торырлар иде. Әмма без-дә хатыннар шәригатьтән бөтенләй надан, ә ирләрне әйтәсе дә юк. Гарәп алифбасын өйрәнеп, бер-ике сүрәне мәгънәсен дә белмичә ятлап алалар да, шул җитте дип йөри бирәләр. Нәтиҗәдә, хатын-нар надан ирләрдән нинди гыйлем ала алсыннар.
اَلْمَرْأَةُ إِذَا صَلَّتْ خَمْسَهَا وَ صَامَتْ شَهْرَهَا وَ أَحْصَنَتْ
فَرْجَهَا وَ أَطَاعَتْ بَعْلَهَا فَلْتَدْخُلْ مِنْ أَيِّ أَبْوَابِ الْجَنَّةِ شَاءَتْ .
«Әгәр бер хатын, калдырмыйча биш вакыт намазны укыса, һәм рамазан аенда ураза тотса, үзенең пакьлеген саклап иренә хы-янәт кылмаса һәм иренә буйсынса, ул хатын оҗмахка үзе теләгән ишегеннән керер».
Бөркәнчек (хиҗаб) – хатын-кызны хөрмәтләү билгесе
Яңа буынны тәрбияләүче итеп, Ислам хатын-кызга бөек хөр-мәт күрсәткән. Бөтен җәмгыятьнең сәламәтлек дәрәҗәсе хатын-кызның тугрылыклылыгы дәрәҗәсенә бәйле. Ислам хатын-кызны чит кешеләр каравыннан саклаучы бөркәнчек хәстәрен күргән. Бөркәнчек ир белән хатын арасында мәхәббәт һәм бер-берсенә бәйләнгәнлекне саклый. Бөркәнчек турында без Коръән Кәримдә табабыз: «Әй, Пәйгамбәр, үз хатыннарыңа, вә кызларыңа һәм баш-ка мөэминә хатыннарга әйт: «Әгәр бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларын каплый торган кием белән төренеп чыксыннар, – дип – шулай төре-неп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белер-гә җиңелрәк була». Әхзаб: 59.
«Җаһилият заманындагы хатыннар кебек зиннәтләрегезне ят ирләргә күрсәтмәгез». Әхзаб: 33.
Эш шунда, Исламга кадәрге мәҗүси чорда хатын-кызлар му-еннарын һәм күкрәкләренең өске өлешен ачып, бөркәнчекләрен ар-кага ташлый торган булганнар. Шул ук вакытта колаклары һәм му-еннары кыйммәтле әйберләр белән бизәкләнгән булган. Аллаһы Тәгалә моны тыйган һәм мөэминә хатыннарга бөркәнергә кушкан. Ләкин бөркәнчек тәнгә сыланып торырга тиеш түгел, тәннең ае-рым әгъзалары, күкрәк яки янбашлар беленмәскә тиеш. Бөркәнчек үтә күренмәле яки нәрсә капланганлыгы ачык күренерлек булырга тиеш түгел. Бөркәнчек ирләр киеменә охшарга тиеш түгел. Бөр-кәнчек игътибар үзәгендә булмау һәм карашларны үзенә тартмау өчен ачык, чуар яки төсле тукымадан булырга тиеш түгел. Бөркән-чек мөэминә булмаган хатыннар киеменә охшарга тиеш түгел. Әгәр кем дә булса, башка халык вәкиленә охшап киенә икән, ди-мәк, ул шул халыктан. Шулай ук, бөркәнчектән ислемайларның хуш исе килергә тиеш түгел, чөнки Мөхәммәт галәйһиссәләм әйт-кән: «Әгәр бер хатын-кыз ислемайлар сөртеп урамга чыкса, ул ха-тын – зиначы һәм аңа караган һәрбер кеше зиначы була».
Талак
Достарыңызбен бөлісу: |