Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия



бет19/19
Дата18.07.2016
өлшемі4.87 Mb.
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19

Хайваннар хакында

Хайваннар барысы да Аллаһы Тәгаләнең безнең файдабыз өчен яраткан гөнаһсыз мәхлүкъларыдыр. Әгәр ат, сыер, сарык, кә-җә, каз, үрдәк, күркә, тавык, эт, мәче кебек хайваннарны асрыйсың икән, аларга тиешле хакларны үтә. Аларга кычкырып эндәшмә. Ачуланып һичбер вакытта сукма. Кыш көннәрендә ачык буранда тотып өшетмә. Абзарларны тазартмыйча, асларын каты, пычрак итеп тотма, атны авыр йөкләр тарттырып артык азаплама. Көче җитмәстәй эшне эшләтер өчен сукма. Тышаулаганда аякларын ка-ты кысып, авырттырып бәйләмә. Алар ашарга сораганда әллә нин-ди сүзләр әйтеп куалама. Аналарын балаларыннан, балаларын ана-ларыннан аерып сатма, яки бугазлама. Аларны чыгарып җибәреп, башкаларга зыян иттермә. Сөтләре күп булуга кызыгып, балаларын имезмичә ач тотма, һәрвакыт караңгыда бикләп асрама. Йортыңа башкаларның малы кереп зыян итсә, ул малларга һичбер вакыт сукма. Аларны куркытып кычкырма. Кызу-кызу куалап, анда-мон-да бәрелеп тәннәре авыртуга сәбәп булма. Ике хайванны талаш-тырма, аларны бер-берсенә зыян иттермә. Усал хайваннар белән юашларын бер абзарда тотма. Кыр хайваннарының зыяннары тими торганнарын һичбер вакытта рәнҗетмә. Кырмыска кебек вак бө-җәкләрнең һәм кошларның ояларын бозма, балаларын, яки йомыр-каларын алма. Зыяны тия торган бүре, чебен, елан, тычкан кебек хайваннарны үтергәндә җәфалап үтермә, һичбер вакытта һичбер хайванны утта яндырма. Сунарчы булган вакытыңда да хайван-нарны газаплап үтермә, йөзләренә сугып, яки тоткач үтермичә кур-кытып җәфалап асрама. Башка кәсебең булса, сунар кебек җан кыя торган кәсепкә керешмә. Менә шул рәвешчә, аларга золым итүдән саклансаң, алар белән башкача файдалану дөрес. Атларны җигеп хезмәт иттерү, сыер, кәҗәләрнең сөтләреннән файдалану, сарык-ларның, тавык-казларның йоннарыннан файдалану, һәркайсысын суеп итләрен ашау, кирәк булганда аларны сатып акчалары белән файдалану, сунарлык кәсебе итеп, кыр хайваннарын тоту, аларның ит, тире, майлары белән файдалану – дөрес һәм мөбах булган га-мәлләр.

.نَهَى النَّبِيُّ r أَنْ تُضْرَبَ الصُّورَةُ .

«Рәсүлебез галәйһиссәләм хайваннарның йөзләренә сугудан тыйган».

.إِتَّخِذُوا الْغَنَمَ فَإنَّهَا بَرَكَةٌ .

«Куй асрагыз, чөнки ул бәрәкәтле».

Аларның бәрәннәреннән, йоннарыннан һәм итләреннән, шу-лай ук алар белән сату итүдән дә зур файдалар алып була.

.اِتَّقُوا اللهَ فِى الْبَهَائِمِ الْمُعْجَمَةِ فَارْكَبُوهَا صَالِحَةً وَكُلُوهَا صَالِحَةً .

«Эт, мәче, дөя, сыер, бозау, ат, сарык, кәҗә, тавык, каз, гому-мән, кеше тәрбиясендә тора торган хайваннар хакында Аллаһы Тә-галәдән куркыгыз. Аларны ашату-эчертү кебек һәрбер тәрбияләрен камил итеп башкарыгыз, аларны рәнҗетмәгез, алар нәрсә өчен яра-тылган булса, шуның өчен тотыгыз».

Бу хәдис шәрифтән һәр нәрсәнең үзенә аталган өлеше бирел-гәне аңлашыла, ягъни мөэмин кеше һәр нәрсәне үз урынында кул-ланырга тиеш.

.اَلْغَنَمُ بَرَكَةٌ وَ الْإِبِلُ عِزُّ لِأَهْلِهَا وَ الْخَيْلُ مَعْقُودٌ بِنَوَاصِيهَا الْخَيْرُ إِلَى يَوْمِ الْقِيَامَةِ .

«Куй асрауда бәрәкәт күп. Дөя үзенең хуҗалары өчен дәрәҗә. Изгелек Кыямәткәчә атларның маңгай чәчләренә багланган».

Сарык асраучы кеше иткә, майга һәм йонга мохтаҗ булмас. Ат сугыш вакытларында гаскәр өчен тотылганлыктан изгедер.

.لَوْ غُفِرَ لَكُمْ مَا تَأْتُونَ إِلَى الْبَهَائِمِ لَغُفِرَ لَكُمْ كَثِيرٌ .

«Әгәр Аллаһы Тәгалә сезнең хайваннарга кылган җәбер-зо-лымыгызны гафу итсә, сезнең күп гөнаһларыгыз гафу ителер иде».

Хайваннарны рәнҗетү зур гөнаһлардан санала.

.اَلْخَيْلُ لِثَلاَثَةٍ هِيَ لِرَجُلٍ أَجْرٌ وَ لِرَجُلٍ سَتْرٌ وَ عَلَى رَجُلٍ وِزْرٌ فَأَمَّا الَّذِي هِيَ لَهُ أَجْرٌ فَرَجُلٌ رَبَطَهَا فِي سَبِيلِ اللهِ تَعَالَى فَأَطَالَ لَهَا فِي مَرْجٍ أَوْ رَوْضَةٍ فَمَا أَصَابَتْ فِي طِيَلِهَا مِنَ الْمَرْجِ أَوِ الرَّوْضَةِ كَانَتْ لَهُ حَسَنَاتٍ وَ لَوْ أَنَّهَا قَطَعَتْ طِيَلَهَا فَاسْتَنَّتْ شَرَفًا أَوْ شَرَفَيْنِ كَانَتْ آثَارُهَا وَ أَرْوَثُهَا حَسَنَاتٍ لَهُ وَ لَوْ أَنَّهَا مَرَّتْ بِنَهْرٍ فَشَرِبَتْ وَ لَمْ يُرِدْ أَنْ يَسْقِيَهَا كَانَ ذَلِكَ لَهُ حَسَنَاتٍ وَ رَجُلٌ رَبَطَهَا تَغَنِّيًا وَ سَتْرًا وَ تَعَفُّفًا ثُمَّ لَمْ يَنْسَ حَقَّ اللهِ فِي رِقَابِهَا وَ ظُهُورِهَا فَهِيَ لَهُ سِتْرٌ وَ رَجُلٌ رَبَطَهَا فَخْرًا وَ رِيَاءً وَ نَوَاءً لِأَهْلِ الْإِسْلامِ فَهِيَ لَهُ وِزْرٌ .

«Мөэминнәр арасында ат тәрбияләүчеләр өч төрле була. Бе-рәү ат тәрбияләр, һәм шул тәрбиясе бәрабәренә саваплы булыр. Икенче берәү ат тәрбияләр һәм ул ат үз иясен мохтаҗлыктан сак-лар. Өченчесе тәрбияли торган ат үз хуҗасын гөнаһка төшерер. Бе-ренче төрдәге кеше шундый кеше, аның атны асравы сугыш вакыт-ларында сугышка атланып бару өчен булыр. Бу ният белән асрала торган атны эчертү, тора торган урынын пакьләү, атны тазарту, ау-нату – һәрберсе саваплы эшләр. Атны тәрбия итү аркасында гаеп-ләре яшерелә торган кеше шундый кеше, ул ат асрар да шул аты белән хезмәт итеп үзен һәм өй җәмәгатен туйдырыр. Бу ат үз иясен кеше каршысына барып, икмәк сорауга мохтаҗ итмәс. Өченче төр кеше ат асравы аркасында гөнаһлы булыр, чөнки ул кешедә югары-да әйтелгән нәрсәләрнең берсе дә булмас, бәлки кеше арасында мактану өчен, яки халыкка дошманлык итеп, халыкка каршы тиеш-сез рәвештә сугышу өчен ат асрар».

.لاَ تَسُبُّوا الدِّيكَ فَإِنَّهُ يُوقِظُ لِلصَّلاَةِ .

«Әтәчне сүкмәгез, чөнки ул кешеләрне намазга уята».

.نَهَى عَنْ ثَمَنِ الْكَلْبِ وَ مَهْرِ الْبَغِيِّ وَ حُلْوَانِ الْكَاهِنِ .

«Рәсүлебез галәйһиссәләм этне сатудан, фәхишәлек һәм күрә-зәчелек юлы белән килгән акчаны алудан тыйган».

.مَنِ اقْتَنَى كَلْبًا لَيْسَ بِكَلْبِ مَاشِيَةٍ أَوْ ضَارِيًا نَقَصَ كُلَّ يَوْمٍ مِنْ عَمَلِهِ قِيرَاطَانِ .

«Әгәр берәү хайваннарны саклау яки ау өчен булганнан тыш эт асраса, аның изге гамәлләреннән һәркөнне ике карат (кыйммәт-ле ташларны үлчәү берәмлеге) кимеп барачак».

.فُقِدَتْ أُمَّةٌ مِنْ بَنِي إِسْرَائِيلَ لاَ يُدْرَى مَا فَعَلَتْ وَ إِنِّي لاَ أَرَاهَا إِلاَّ الْفَأْرَ أَلا

تَرَوْنَهَا إِذَا وُضِعَ لَهَا أَلْبَانُ الْإِبِلِ لَمْ تَشْرَبْ وَ إِذَا وُضِعَ لَهَا أَلْبَانُ الشَّاءِ شَرِبَتْ .

«Бервакыт Бәни Исраилдән бер җәмәгать югала. Алар белән нәрсә булганлыгын беркем дә белми. Минем уемча, алар тычканга әйләнгәннәрдер мөгаен, чөнки тычканга дөя сөтен куйсаң эчми, ә сарык сөтен эчә».

Яһүдләргә дөянең сөте дә, ите дә тыелган була. Рәсүлебез әлеге сүзләрне шуның өчен әйтә. Соңыннан Рәсүлебезгә элеге югалган яһүдләр җәмәгатенең Аллаһының каргышы белән дунгыз-га һәм маймылга әйләнүләре хәбәр ителә. (Мәидә – 60).

Көферлек

Бер нәрсәгә бәя биргәндә, аның исеменә түгел, ә җисеменә, затына игътибар итәргә кирәк. Күп нәрсәләр ислами исемнәр бе-лән бизәлсәләр дә, хакыйкате, чынбарлыгы көфер булырга мөм-кин. Шуның өчен бер нәрсәнең асылын белү, тану өчен аның исе-менә генә әһәмият бирү бүгенге көндә зур хәтәрне алып килергә мөмкин. Исемнән җисемгә күчә торган вакыт килде. Иман белән бергәлектә көферне дә белмәгән кеше адашып китәргә мөмкин. Го-мәр ибне әл-Хаттаб әйткән: «Әгәр бер кеше мөселман булып яшәп тә, җаһилиятне, көферлекне белмәсә, Исламны телгәләп, бүлгәләп ташларга мөмкин».

Көфер төземенең мәддәләрен безгә Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә Фиргавеннең кылган эшләрендә бәян иткән. Фиргавен-нең дәүләт төземе нәрсәләрдән гыйбарәт иде, патшалык дәверен-дә нинди эшләр кыла иде, аның дәүләт кануны, хөкемдарлык кану-ны нәрсәләрдән гыйбарәт иде? Аллаһы Тәгалә шуларның һәммә-сен мөкәммәл итеп әйтеп, кулыбызга бер үлчәүне биреп куйган: «Кайсы төзем Фиргавеннең төземенә туры килә, димәк, шул төзем көфер төземе дип атала». Аллаһы Тәгалә «Касас» сүрәсенең әүвәл-ге аятьләрендә әйтә: «Фиргавен үзен: «Мин бөекмен», – дип, жир йөзенә игълан кылды». Фиргавен төземенең беренче мәддәсе менә шуннан гыйбарәт.

Икенчесе – «Кул астындагыларны төрле партияләргә бүлеп бетерде». Ни өчен? Нинди максат белән? – Бер партияне югары кү-тәреп, башкаларын аның аяк астында фәкыйрь, мохтаҗ кылу өчен.

Өченчесе – «Халыкның угыл балаларын үтерә башлады». Тер-рор Фиргавеннең төп программасына кертелгән иде. Башка мил-ләтләр эчендә аң-фикерле, үз хак-хокуклары өчен көрәшүче кеше-ләрне күрсә, аларны юкка чыгара барды.

Дүртенче мәддә – «Хатыннарны хәясез кылды, хатыннарның оят пәрдәләрен алып ташлады». Әгәр гаиләдә хатын бозылса, шул гаиләдәге әхлакның күркәм булуы һәм анда яхшы балаларның үсеп буйга җитешүе мөмкин түгел. Урамнарга хатыннар бөтен бәдән-нәрен күрсәтеп чыктымы, димәк, ирләр бозылды, җәмгыять бо-зылды, мәмләкәт бозылды дигән сүз.

Бишенче мәддәсе – «Нинди бозыклык, азгынлык юллары бул-са, бөтенесен кулланды». Кайсы яктан инсаннарны бозу мөмкин-леге булса, әхлак тарафыннанмы, кешелек таманыннанмы, рухи як-танмы – бөтенесен юлга куйды.

Фиргавеннең көфер төземе менә шул биш мәддәдән гыйбарәт иде.



Үз хакыңны таләп итү
.إِنَّ لِصَاحِبِ الْحَقِّ مَقَالًا .

«Хак иясе булган кешенең үз хакын таләп итүдә батырчылык күрсәтергә хакы бар».

.كَيْفَ يُقَدِّسُ اللهُ أُمَّةً لاَ يَأْخُذُ ضَعِيفُهَا حَقَّهُ مِنْ قَوِيِّهَا وَ هُوَ غَيْرُ مُتَعْتَعٍ .

«Көчсезләре көчлеләрендә булган хакларын ала алмаган ха-лыкны Аллаһы Тәгалә ничек итеп пакь һәм саф колларыннан сана-сын».

Ягъни, әгәр бер мәмләкәттә һәркемгә тигез хокук бирелмәсә, ул мәмләкәттә өмет юк. Ул мәмләкәт һәлак булыр.
Төчкерү
.إِذَا عَطَسَ أَحَدُكُمْ فَلْيَقُلِ الْحَمْدُ لِلَّهِ، وَ لْيَقُلْ لَهُ أَخُوهُ أَوْ صَاحِبُهُ:

يَرْحَمُكَ اللهُ. فَإِذَا قَالَ لَهُ: يَرْحَمُكَ اللهُ فَلْيَقُلْ: يَهْدِيكُمُ اللهُ وَ يُصْلِحُ بَالَكُمْ .

«Әгәр берәрегез төчкерсә: «Әлхәмдү лилләәһ!» – дисен, ә аның кардәше аңа: «Ярхәмүкәллааһ!» – дисен. Төчкерүче, моңа җа-вап итеп: «Йәһдикүмүллааһү вә йүсълих бәәләкүм!» – дип әйтсен.



Чакыруга җавап бирү
.أَجِيبُوا الدَّاعِيَ وَ لاَ تَرُدُّوا الْهَدِيَّةَ وَلاَ تَضْرِبُواالْمُسْلِمِينَ .

«Сезне чакырган урынга барыгыз, сезгә берәр нәрсәне бүләк итеп бирсәләр, кире кайтармагыз, кабул итеп алыгыз һәм мөсел-маннарга кул күтәрмәгез».



Утны сүндерү
.لاَ تَتْرُكُوا النَّارَ فِي بُيُوتِكُمْ حِينَ تَنَامُونَ .

«Йоклаган вакытыгызда өйләрегездә ут яндырып калдырма-гыз».

Ягъни, лампа, шәм, газ кебек нәрсәрләрне йокларга ятканда сүндерергә кирәк, чөнки янгын чыгарга мөмкин.
Һәлаклек
.إِذَا سَمِعْتَ الرَّجُلَ يَقُولُ هَلَكَ النَّاسُ فَهُوَ أَهْلَكُهُمْ .

«Әгәр берәр кешенең, бөтен кеше һәлак булды, дигәнен ишет-сәң, ул кеше үзе һәлак булучы».

Бөтен кеше бозыклыкта, ялгыз үзем генә төзек дип уйлаучы кеше – үзе һәлак булучы. Мондый сүзләр сөйләү кешенең үзен та-нымавыннан килә.

Хисап кылыну
.مَنْ حُوسِبَ عُذِّبَ .

«Кем хисап кылынса, ул газап кылына».

Әгәр бер кеше эшендә бернинди кыңгырлык булмаса да, гел хисап кылынып торса, ул кеше газап чигә. Һәр эшнең ахырында бер хисап бирәчәген уйлап эш кылган кешеләр Аллаһы Тәгалә ал-дында җиңел хисап белән хисап кылыначаклар.
Яшерен эшләр
.مَفَاتِيحُ الْغَيْبِ خَمْسٌ لاَ يَعْلَمُهَا إِلاَّ اللَّهُ تَعَالَى لاَ يَعْلَمُ أَحْدٌ مَا يَكُونُ فِي غَدٍ إِلاَّ اللهُ تَعَالَى وَ لاَ يَعْلَمُ أَحْدٌ مَا يَكُونُ فِي الْأَرْحَامِ إِلاَّ اللهُ تَعَالَى وَ لاَ يَعْلَمُ مَتَى تَقُومُ السَّاعَةُ إِلاَّ اللهُ تَعَالَى وَ لاَ تَدْرِي نَفْسٌ بَأَيِّ أَرْضٍ تَمُوتُ إِلاَّ اللهُ تَعَالَى وَلاَ يَدْرِي أَحَدٌ مَتَى يَجِيءُ الْمَطَرُ إِلاَّ اللهُ تَعَالَى .

«Аллаһыдан башка һичкем белә алмый торган биш нәрсә бар, аларны Аллаһы Тәгаләдән башка һичкем белми: иртәгә нәрсә була-чагын, ана карынындагы хәлләрне, Кыямәт сәгате кайчан булача-гын, кешенең кайда үләчәген, кайчан яңгыр явачагын».

Бу биш нәрсә арасында күпмедер дәрәҗәдә белү мөмкин бул-ганнары булса да, Аллаһы Тәгалә алар белән шөгыльләнүдән тый-ган.
Җил
.لاَ تَسُبُّوا الرِّيحَ فَإِنَّهَا مِنْ رَوْحِ اللهِ تَعَالَى تَأْتِي بِالرَّحْمَةِ وَ الْعَذَابِ

وَ لَكِنْ سَلُوا اللهَ مِنْ خَيْرِهَا وَ تَعَوَّذُوا بِاللهِ مِنْ شَرِّهَا .

«Җилне сүкмәгез, чөнки ул Аллаһы Тәгаләнең рәхәт бирүче нәрсәләреннән, ул җил рәхмәт булып та, газап булып та килә, сез исә Аллаһы Тәгаләдән рәхмәт җиле сорагыз, яман җилдән сыены-гыз».

Кешеләр элек-электән җилгә бер шомлану белән караганнар, аның турында төрле уйдырмалар уйлап чыгарганнар, чөнки алар җилнең ниндидер бер канунга буйсынуын сиземләгәннәр. Аның тәүфикълы, инсафлы халыклар өстенә яңгыр болыты куып ките-рүен дә, халыклар бозылгач, алар өстенә афәт алып килүен дә үз күзләре белән күргәннәр. Шуның белән аларда жилләрне изгеләш-терү хасил булган.

«Әгъраф» сүрәсенең 57-нче аятендә болай диелә: «Ул Аллаһы Тәгалә Үз рәхмәте белән сөендерүче итеп җилләрне җибәрә. Ул җилләр авыр болытларны хәрәкәткә китергәч, Без аларны үле илгә куабыз да, аннан су төшерәбез һәм аның белән төрле җимешләр үстереп чыгарабыз». Бу аятьтә җилләрнең яңгыр сөенече булула-ры хакында хәбәр ителде.



Болыт
.مَا أَدْرِي لَعَلَّهُ كَمَا قَالَ قَوْمٌ: «فَلَمَّا رَأَوْهُ عَارِضًا مُسْتَقْبِلَ أَوْدِيَتِهِمْ .

«Мин белмим, бәлки безнең белән дә яңгыр болыты көткән Һүд кавеме шикелле хәл булыр. Аларга болыт белән яңгыр түгел, ә рәнҗетүче газап килде» Әгъраф: 57.

Әгәр Рәсүлебез күктә кара болыт күрсә, йөзләре үзгәреп анда-монда йөренә башлый, ә шул болыттан яңгыр ява башласа, тыныч-лана торган була. Бервакыт ул Гайшә анабызга әлеге сүзләрне әй-тә.

Вәгазьләр
.أما بعد فإن أصدق الحديث كتاب الله تعالى و أوثق العرى كلمة التقوى و خير الملل ملة إبراهيم و خير السنن سنة محمد و أشرف الحديث ذكر الله و أحسن القصص هذا القرآن و خير الأمور عوازمها و شر الأمور محدثاتها و أحسن الهدى هدى الأنبياء و أشرف الموت قتل الشهداء و أعمى العمي الضلالة بعد الهدى و خير العلم ما نفع و خير الهدى ما اتبع و شر العمي عمي القلب واليد العليا خير من اليد السفلى و ما قل و كفى خير مما كثر و الهي و شر المعذرة حين يحضر الموت و شر الندامة يوم القيامة و من الناس من لا يأتي الصلاة إلا دبرا و منهم من لا يذكر الله إلا هجرا و أعظم الخطاب اللسان الكذوب و خير الغين غنى النفس و خير الزاد التقوى و رأس الحكمة مخافة الله و خير ما وقر في القلوب اليقين و الارتياب كفر و النياحة من عمل الجاهلية و الغلول من حب جهنم و الكنزكي من النار و الشعر من مزامير إبليس و الخمر جماع الاثم و النساء حبالة الشيطان و الشباب شعبة من الجنون و شر المكاسب كسب الربا و شر المأكل مال اليتيم و السعيد من وعظ بغيره و الشقي من شقى في بطن أمه و إنما يصير أحدكم إلى موضع أربعة أذرع و الأمر بأخره و ملاك العمل خواتمه و شر الروايا روايا الكذب و كل ما هوات قريب و سباب المؤمن فسوق و قتال المؤمن كفر وأكل لحمه من معصيةالله و حرمة ماله كحرمة دمه و من تال على أن يكذبه و من يغفر يغفر الله له ومن يعف يعف الله عنه و من يكظم الغيظ يأجر الله و من يصبر على الرزية يعوضه الله و من يتبع السمعة يسمع الله به و من يصبر يضعف الله له و من يعص الله يعذبه. اللهم اغفرلي و لأمني اللهم اغفرلي و لأمتي اللهم اغفرلي و لأمتي أستغفر الله لي و لكم .

«Сүзләрнең иң турысы – Аллаһы Тәгаләнең Китабы, аңа ябы-ша торган нык җеп – тәкъвалык кәлимәсе, милләтләрнең хәерлесе – Ибраһим милләте, юлларның хәерлесе – Мөхәммәт галәйһиссә-ламнең юлы, сүзләрнең шәрафәтлерәге – Аллаһы Тәгаләне зекер итү, кыйссаларның күркәмрәге – ошбу Коръән, эшләрнең хәерлесе – кешегә йөкләтелгәне, эшләрнең явызрагы – бидгать эшләр, һәда-ять юлының күркәме – пәйгамбәрләрнең юлы, үлемнең яхшысы – шәһитләр үлеме, сукырлыкның сукыррагы – туры юлга күнелгән-нән соң азгынлыкка төшү, гыйлемнең хәерлесе – файдалысы, һида-ятьнең хәерлесе – иярүчеләре күп булганы, иң начар сукырлык – күңел сукырлыгы. Бирүче кул алучы кулдан хәерле, аз булып та җитәрлек дәрәҗәдә булган нәрсә күп булып сине аздырган нәрсә-дән яхшырак. Тәүбәнең явызы – үлем килеп терәлгәч кенә тәүбә кылу. Үкенечнең зурысы Кыямәттәдер.

Кешеләрнең кайберләре намазга соңга калып килә, кайбер-ләре Аллаһыны ихлассыз зекер итә (алай булмагыз). Хаталарның иң зурысы – ялганчы телнең хуҗасы булу. Байлыкның хәерлесе – күңел байлыгы. Азыкның яхшысы – тәкъвалык. Хикмәтнең башы – Аллаһыдан курку. Күңелдәге нәрсәләрнең хәерлесе – шиклән-мәү, шикләнү (имандагы) – ул көферлек. Җеназа артында кычкы-рып елау – җаһилият гадәтеннән. Хыянәт – җәһәннәм ташларын-нан. Малны җыеп саклау – уттан булган табут. Шигырь – шайтан уенчыкларыннан. Исерткеч – гөнаһ туплаучы. Хатыннар – шайтан тозаклары (ягъни, шайтан үзенең вәсвәсәсе белән аулый алмаган куәтле фикер ияләрен хатыннар аркылы аулаганлыктан аларга «шайтан аулары» дип әйтелә). Яшьлек – юләрлектән бер ботак. Кә-сепнең иң начары – процент акчасы алу. Ашый торган нәрсәләр-нең иң кабәхәте – ятимнәр малы. Бәхетле кеше башкалардан гыйб-рәт алыр, явыз кеше анасыннан ук явыз булып туар (ягъни әйткән-не колагына алмас, нәсыйхәтне кабул итмәс). Һәрберегезнең кайта-чак урыны дүрт аршын җир (ягъни, кабер). Һәрбер эшкә аның ахыргы нәтиҗәсенә карап бәя бирелә. Эшнең тоткасы – аны тәмам итү. Хикәяләрнең начары – ялган булганнары. Киләчәктә булачак нәрсәләр якындыр. Мөэмин кешене сүгү – фасикълык, ә аның бе-лән сугышу – көферлек. Мөэминнең итен ашау (гайбәт күз алдын-да тотыла) Аллаһы Тәгаләгә карышу була. Мөэминнең малы да ка-ны кебек үк хәрам. Яшерен нәрсәне беләм дигән кешегә ышаныл-мас. Берәүне кичерүче кешене Аллаһы Тәгалә дә кичерер, гафу итүчене Аллаһы Тәгалә дә гафу итәр. Үзенең ачуын басучыга Ал-лаһы Тәгалә бик күп әҗер-саваплар бирер. Сабыр итүчеләргә Ал-лаһы Тәгалә сабыр иткән савапларын бирер. Рияга ияргәннәрнең хәлләрен Аллаһ ишетер. Кайгы вакытында сабыр иткәннәрнең әҗерен Аллаһ икеләтә бирер, гөнаһ кылганнарны газап кылыр. Ий, Раббым, үземне һәм өммәтемне гафу ит, ярлыка, ий, Раббым, үзем-не һәм өммәтемне гафу ит, ярлыка, ий, Раббым, үземне һәм өммә-темне гафу ит, ярлыка. Үзем һәм сезнең өчен Аллаһыдан ярлыкау сорыйм».

.أَمَّا بَعْدُ فَإِنَّ الدُّنْيَا خضرة حلوة وَ إِنَّ الله تَعَالَى مستخلفكمْ فِيهَا فَنَاظر كَيْفَ تَعْمَلُونَ فَاتقوا الدُّنْيَا وَ اتقوا النِّسَاء فَإِنَّ أَوَّل فِتْنَة بَنِي إِسْرَائِيلِ كَانَتْ فِي النِّسَاءِ الا ان بَنِي آدَمَ خلقُوا عَلَى طبقات شتى فَمِنْهُمْ مَنْ يُولَدُ مُؤْمِنًا وَ يحيا مُؤْمِنًا وَ يَمُوتُ مُؤْمِنًا وَ مِنْهُمْ مَنْ يُولَدُ كَافِرًا وَ يحيا كَافِرًا وَ يَمُوتُ كَافِرًا وَ مِنْهُمْ مَنْ يُولَدُ مُؤْمِنًا وَ يحيا مُؤْمِنًا وَ يَمُوتُ كَافِرًا وَ مِنْهُمْ مَنْ يُولَدُ كَافِرًا وَ يحيا كَافِرًا وَ يَمُوتُ مُؤْمِنًا، ألاَ انَّ الْغَضَبَ جمرة توقد في جوف ابْنِ آدَمَ، الا ترون إِلَى حمرة عينيه و انتفاخ اوداجه فَإِذَا وجد أَحَدكُمْ شَيْئًا مِنْ ذَلِكَ فَالأرض الأرض، الاان خَيْر الرَّجُلِ مَنْ كَانَ بطئ الغضب سريع الرضا وَ شَر الرَّجُلِ مِنْ كَانَ سَرِيعُ الْغَضَب بطئ الرّضا فَإِذَا كَانَ الرَّجُلُ بطئ الْغَضَب بطئ الْقئ أَوْ سَرِيع الْغَضَب سَرِيع الْقَئ فَانها بِهَا، ألا ان خَير التّجار مَنْ كَانَ حسن القضاء سئ الطَّلب أَوْ كَانَ سئ الْقَضَاء حسن الطَّلب فانها بها، أَلاَ ان لِكُلِّ غادر لواء يَوْمَ الْقِيَامَة بِقدر غدرته، أَلاَ وَ إِنَّ أَكْبَر الْغَدْرِ غدر أمير عامة ألاَ لاَ يَمْنعن رجلا مهابة الناس ان يتكلم بِالْحَقِّ إذَا علمه، أَلاَ إن أَفْضَل الْجِهَادِ كَلِمَة حَق عِنْدَ سُلْطَان جَائِر .

«Дөнья ул бик ләззәтле нәрсә. Сезне җирдә хәлифә итүче – Аллаһы Тәгалә. Ул сезнең дөньяда ни эш эшләгәнегезне карап то-ручы. Дөнья һәм хатыннарның фетнәсеннән сак булыгыз, чөнки Бәни Исраилнең беренче фетнәсе хатыннардан булды. Белегез, адәм балалары төрле-төрле булып яратылган. Аларның кайберләре мөэмин булып туар, мөэмин булып яшәр һәм мөэмин булып үләр. Кайберләре кяфер булып туар, кяфер булып яшәр, кяфер булып үләр. Кайберләре мөэмин булып туар, мөэмин булып яшәр, кяфер булып үләр. Кайберләре кяфер булып туар, кяфер булып яшәр, мөэмин булып дөньядан китәр. Белегез, ачу – бер ут кисәге. Ул кешенең эчендә ялкынланып янар. Аны күзенең кызаруыннан, му-ен тамырларының кабаруыннан күрмисезмени? Әгәр сезнең берә-регезнең ачуы килсә, җиргә ятсын (ягъни ятып торсын). Белегез, инсанның хәерлесе – ачуы тиз кабармый торганы, ачуланса да бик тиз кайта торганы. Инсанның иң начары – ачуы тиз кабынып, тиз генә тынычланмый торганы. Ачуы тиз килә һәм тиз сүнә торган ке-ше белән ачуы тиз килми һәм тиз генә тынычлана алмый торган ике төрле җәмәгатьнең хәлләре бертөсле булмый. Белегез, сәүдә белән шөгыльләнгән кешеләрнең мактаулы һәм яхшы күрелгәне –алыш-бирештә гаугасыз, низагсыз гына эш йөртеп, бурычны җи-ңеллек белән үтәп, алачагын да күркәмлек белән алган кеше. Ала-чагын тавыш-гауга күтәреп алучылар яки бурычны тиешсез рәвеш-тә көч белән биреп тә, алган вакытта күркәм холык күрсәткәннәр-нең бер-берсенә охшамаган фигыльләре бер-берсенә тиң булыр, ягъни болар кеше арасында артыклык таба алмаслар. Белегез, һәр-бер хыянәтченең Кыямәт көнендә хыянәте зурлыгында байрагы булыр. Белегез, иң зур байрак хыянәтче түрәнеке булыр. Белегез, әгәр бер кеше хакны белсә, аны сөйләүдән башка кешенең дәрәҗә-се тыймасын (ягъни, аннан куркып дөреслекне әйтми калмасын). Белегез, сугышларның өстенрәге – залим, явыз солтан каршында дөрес сүзне сөйләүдер.

.أُوصِيكَ بِتَقْوَى اللهِ تَعَالَى فَإِنَّهُ رَأْسُ الْأَمْرِ كُلِّهِ وَ عَلَيْكَ بِتِلاَوَةِ الْقُرْآنِ وَ ذِكْرِ اللهِ تَعَالَى فَإِنَّهُ ذِكْرٌ لَكَ فِي السَّمَاءِ وَ نُورٌ لَكَ فِي الْأَرْضِ عَلَيْكَ بِطُولِ الصَّمْتِ إِلاَّ فِي خَيْرٍ فَإِنَّهُ مُطْرَدَةٌ لِلشَّيْطَانِ عَنْكَ وَ عَوْنٌ لَكَ عَلَى أَمْرِ دِينِكَ وَ اِيَّاكَ وَ كَثْرَةَ الضَّحْكِ فَإِنَّهُ يُمِيتُ الْقَلْبَ وَ يُذْهِبُ بِنُورِ الْوَجْهِ عَلَيْكَ بِالْجِهَادِ فَإِنَّهُ رَهْبَانِيَّةُ أُمَّتِي أَحِبَّ الْمَسَاكِينَ وَ جَالِسْهُمْ اُنْظُرْ إِلَى مَنْ تَحْتَكَ وَ لاَ تَنْظُرْ إِلَى مَنْ فَوْقَكَ فَإِنَّهُ أَجْدَرُ أَنْ لاَ تَزْدَرِيَ نِعْمَةَ اللهِ عِنْدَكَ صِلْ قَرَابَتكَ وَ إِنْ قَطَعُوكَ قُلِ الْحَقَّ وَ إِنْ كَانَ مُرًّا لاَ تَخَفْ فِي اللهِ لَوْمَةَ لَائِمٍ لِيَحْجُزْكَ عَنِ النَّاسِ مَا تَعْلَمُ مِنْ نَفْسِكَ وَ لاَ تِجدَّ عَلَيْهِمْ فِيمَا تَأْتِي وَ كَفَى بِالْمَرْءِ عَيْبًا أَنْ يَكُونَ فِيهِ ثَلاَثُ خِصَالٍ أَنْ يَعْرِفَ مِنَ النَّاسِ مَا يَجْهَلُ مِنَ نَفْسِهِ وَ يَسْتَحِيَ لَهُمْ مِمَّا هُوَ فِيهِ وَ يُؤذِيَ جَلِيسَهُ .

«Мин сиңа Аллаһыдан куркып эш кылырга васыять әйтәм, чөнки һәрбер эшнең башы шул. Коръән укы, Аллаһыны күп зекер ит, бу нәрсәләр синең күктә макталуыңа, җирдә нурлы булуыңа сәбәп булыр. Күп сөйләшмә, әгәр сөйләсәң яхшы сүзләрне генә сөйлә, чөнки яхшы сүзләрне сөйләү шайтанны куа, ягъни синнән зарарлы нәрсәләрне, кешеләрнең дошманлыкларын җибәрә, һәм дин эшендә сиңа ярдәмче була. Күп көлүдән саклан, чөнки күп кө-лү күңелне үтерә, йөздән нурны җибәрә. Син һәрвакыт җиһатта, көрәштә бул, чөнки җиһат минем өммәтемнең заһидлыгы. Мескен-нәрне сөй, һәм алар белән бергә утырырга хурланма. Байлыкта үзеңнән югарыларга түгел, ә үзеңнән түбәннәргә кара, болай итү Аллаһы Тәгаләнең сиңа биргән нигъмәтләренең кадерен белергә сәбәп була. Кардәшләрең белән йөреш, алар сине ташласалар да. Ачы булса да, һәрвакыт хак сүзне сөйлә. Аллаһы Тәгаләнең боер-ганны кылуда бер кешенең дә сине шелтә кылуыннан курыкма. Үзеңдә булган ярамаган эшең сине кешеләрне хурлаудан тыйсын. Халыкны үзең эшли торган эшне эшләүләре өчен шелтә кылма. Бер кешенең гаепле саналуы өчен анда өч төрле сыйфатның булуы җитә: үзенекен күрмичә кешенекен күрү, ягъни үз гаебен күрмәс, кешеләрнекен тикшерер, үзендә булган нәрсәдән оялмыйча, шуны башкаларда күргәч, оялган булып кылану һәм үзенең мәҗлестәшен рәнҗетү.

Эчтәлек



Дин………...........................

Аллаһыга иман.....................

Мөхәммәт галәйһиссәләмгә

иман......................................

Рәсүлебезгә салават әйтү..

Хәдисләр……......................

Иман…………....................

Гамәл…………....................

Ихсан…………....................

Ният…………......................

Коръән………......................

Гыйлем………......................

Галимнәр…….......................

Фәтва………........................

Итәгать……….....................

Исламга чакыру....................

Өстенлек Аллаһыдан курку белән.....................................

Тәкъдир…….......................



5

9
14

15

15

17



18

21

21



26

28

34



36

36

37


41

42

Беренче бүлек


Икенче бүлек

Пакьлек................................

Госел, тәһарәт......................

Мисвәк……….....................

Намаз…………...................

Дога…………......................

Зәкят………........................

Садака………......................

Ураза……….......................

Хаҗ………….....................

Корбан………......................



45

46

47



47

52

53



53

56

58



60

Өченче бүлек

Ата-ана……….......................

Никах…………......................


Ир белән хатын......................

Ирләргә үгет….......................

Хатын-кызларга үгет..............


Бөркәнчек..……......................

Талак…………......................

Балалар……….......................

Туганнар.................................

Күршеләр................................

Дуслар.....................................

Кунакны хөрмәт итү...............

Башкалар белән мөнәсәбәт....



62

65

67



70

73

74



75

79

86



92

97

100



102


Дүртенче бүлек

Күркәм холык........................

Гел яхшы уйда булу...............

Гаделлек.................................

Тугрылык...............................

Оят-хәяле булу......................

Йомшаклык............................

Һәр игелек садака..................

Рәхмәт белдерү......................

Мәрхәмәтле булу...................

Юмартлык..............................

Сәламләшү.............................

Рөхсәт сорау..........................

Ярдәмчел булу.......................

Авыруның хәлен белү............

Кешеләрне тану......................

Аллаһының рәхмәте...............

Исламда чәч-сакал агару.......

Аллаһыны зекер итү..............

Аллаһ өчен сөю....................

Хәерле өммәт........................

Ашыкмау...............................

Сабырлык..............................

Аллаһыга тәвәккәл кылу.......

Юлны чистарту.....................

Ике кеше арасын төзәтү.......

Канәгать булу........................

Гайрәтле булу........................

Гүзәллек................................

Фитрый сөннәт.....................


103

105


106

106


108

109


109

115


115

116


120

122


123

125


126

126


127

127


128

128


129

130


130

131


131

132


133

133


133


Бишенче бүлек

Яманлыктан тыю....................

Залимнар................................

Зур гөнаһлар..........................

Гөнаһлар хакында..................

Зина........................................

Караклык................................

Исерткечләр............................

Отыш уеннары.......................

Сихер......................................

Йолдыз гыйлеме....................

Әгъзаларны үзгәртү..............

Икейөзлелек...........................

Тел хакында...........................

Ялганлау.................................

Гайбәт сөйләү.........................

Көнчелек.................................

Хыянәт итү.............................

Ачулану..................................

Бурыч хәле.............................

Кешеләргә эшең төшмәсен....

Мөселманга кул күтәрмә........

Ант итү...................................

Өйдә ялгыз куну....................

Ширек кылу...........................

Бидәгатьче булма...................

Аллаһыны ачуландырма.........

Ак төкләр...............................

Чирләр....................................

Зарар, авырлык китермә.......

Күп көлү.................................

Кешене көлдерү......................

Вакытны сүгү.........................

Кайгы-хәсрәт..........................

Ике кеше арасына рөхсәт-

сез утыру................................

Зина белән гаепләү................

Куркак булу...........................

Тәкәббер булу........................

Мөселманнарны сүгү..............

Сүз йөртү...............................

Саранлык................................

Нәзер әйтү.............................

Үзеңнеке булмаганны

минеке димә..........................

Нард уены уйнау....................

Мөселманнарны аеру..............

Миннәт кылу..........................

Кешеләрне мактау..................

Мактану..................................

Комсызлык.............................

Ләгънәт кылу.........................

Тарткалашу............................

Шайтан..................................

Хурлау....................................

Хатыннарга охшау..................

Фетнә.....................................

Шомлану................................

Яман уйлар.............................

Сахрадагы агачны кисү...........

Явыз кеше..................................

Рөхсәтсез карау.........................

Авыз ачып иснәү...................

Тәүбә......................................


134

135


136

137


137

139


141

142


143

144


145

145


149

152


156

156


157

157


160

162


163

164


166

166


166

166


167

167


169

169


169

170


170
171

171


172

173


173

175


175

175
176

176

176


176

177


178

180


180

180


181

182


183

183


185

185


186

186


186

186


187


Алтынчы бүлек

Җәмәгать...............................

Дөнья.....................................

Мал........................................

Тәдбирле булу.......................

Сату-алу.................................

Ятим, мескеннәр....................

Амәнәт...................................

Аллаһ юлында сугышу..........


Хаксыз үтерү.........................

Җафалап үтерү......................

Шәһит булу...........................

Һиҗрәт..................................


Картлык.................................

Вәсыятьнәмә..........................

Үлем.......................................

Кабер......................................

Кыямәт...................................

Сурга өрелү............................

Җәннәт белән җәһәннәм.......

Кәүсәр чишмәсе.....................

Сират күпере..........................

Аллаһының гуаһлары.............

Бүләк......................................

Атарга өйрәнү........................

Ишетү белән күрү

бер түгел.................................

Сакал, мыек...........................

Күңел.....................................

Казыйлык...............................

Җитәкчеләр............................

Киңәш белән эшләү...............

Көчең җитәрлек эшкә

керешү....................................

Эшләрнең ахырына карала....

Эшне үз кешесенә

тапшырыла..............................

Кәсеп......................................

Ризык.....................................

Төш күрү................................

Сәнгать...................................

Хәләл вә хәрам......................

Хезмәтчеләр...........................


Ашау-эчү................................

Сәхабәләргә иярү...................

Кешенең яратылышы.............

Җәза бирү.............................

Аллаһының газабы.................

Сәламәтлек – зур нигъмәт..

Дога........................................

Эшкә яраклы кеше юк...........

Хайваннар хакында................


Көферлек................................

Үз хакыңны таләп итү...........

Төчкерү..................................

Чакыруга җавап бирү............

Утны сүндерү.........................

Һәлаклек................................


Хисап кылыну........................


Яшерен эшләр........................

Җил........................................

Болыт.....................................

Вәгазьләр...............................



191

191


192

193


195

196


196

198


202

202


202

203


203

203


204

207


208

209


210

213


213

214


214

214
214

215

215


217

218


221

221


221
222

222


225

225


226

227


228

229


231

232


233

234


234

234


235

235


238

239


239

239


240

240


240

240


241

241


241








Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19


©dereksiz.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет