Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия


Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримендә Мөхәммәт галәйһиссә-ләмне мактап: «Хакыйкатьтә, син югары әхлак иясе», – дигән



бет3/19
Дата18.07.2016
өлшемі1.83 Mb.
#207291
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   19

Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримендә Мөхәммәт галәйһиссә-ләмне мактап: «Хакыйкатьтә, син югары әхлак иясе», – дигән.


إِنَّمَا بُعِثْتُ لأُِتَمِّمَ مَكَارِمَ الْأَخْلاقِ .

«Мин күркәм холыкларны тәмам кылып бирү өчен җибәрел-дем».


Рәсүлебезнең холкы нинди иде соң? Бу сорауга Гайшә ана-быз: «Аның холкы – Коръән иде», – дип җавап биргән.


طُوبَى لِمَنْ رَآنِي وَ آمَنَ بِي مَرَّةً وَ طُوبَى لِمَنْ لَمْ يَرَنِي وَ آمَنَ بِي سَبْعَ مَرَّاتٍ .

«Мине күреп миңа иман китергән кешегә бер мәртәбә сөенеч булса, мине күрмичә миңа иман китергән кешегә җиде мәртәбә сө-енеч булсын».

Бу хәдистән Рәсүлебездән соң аңа иман китергән кешеләрнең Рәсүлебез заманында булган мөэминнәрдән дәрәҗәләре артык бу-луы күренә.

Рәсүлебезгә салават әйтү
مَنْ ذُكِرْتُ عِنْدَهُ فَليُصَلِّ عَلَيَّ فَإِنَّهُ مَنْ صَلَّى عَلَيَّ مَرَّةً صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ عَشْراً .

«Әгәр бер кеше янында минем исемем әйтелсә, ул кеше миңа салават әйтсен. Әгәр ул миңа бер мәртәбә салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә ул кешегә ун мәртәбә рәхмәт кылыр».

Бу хәдискә Ислам галимнәре күп төрле мәгънә бирсәләр дә, барысының да максатлары салават сүзе безнең тарафтан булганда нигъмәт бирүченең нигъмәтен, ихсанын искә төшереп аны изгелек һәм күркәмлек белән искә алудан гыйбарәттер. Шул вакытта бер игелеккә иң киме ун изгелек үзебезгә кайтыр.
Хәдисләр
Ислам динен һәм аның рухын яхшы итеп аңлау һәм чын мө-селман булу өчен Мөхәммәт галәйһиссәләмнең сөннәтләрен белер-гә кирәк. Әгәр бер кеше, мөселман булып та, Мөхәммәт пәйгам-бәрнең сөннәтләрен яхшы белмәсә, ул кешенең динне аңлавы һәм Рәсүлебезнең сөннәте белән гамәл кылуы кимчелекле була. Рәсү-лебез тарафыннан, кешеләр иярсен дигән максаттан әйтелгән һәр-бер сүзгә яки кылынган эшкә сөннәт диелә. Рәсүлебезнең сөннәт-ләре хәдис китапларында бәян кылынган.

Аллаһы Тәгалә безгә Коръән Кәрим аятьләрендә Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә итәгать кылырга боерган. Пәйгамбәргә булган итәгатьне Үзенә итәгать кылуга тиңләгән. Шуңа күрә, әгәр Рәсүле-без берәр эш хакында хөкем чыгарган булса, аны кабул кылмаска мөэминнең хакы юк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм безгә Аллаһы Тәга-ләдән Коръәнне җиткергән. Аллаһы Тәгалә аңа Коръән аятьләрен һәм кайбер хөкемнәрне бәян кылу хокукын Үзе биреп, аңа итәгать кылуны Үзенә итәгать кылу белән бертигез күргән:

مَنْ يُطِعِ الرَّسُولَ فَقَدْ أَطَاعَ اللَّهَ «Кем Аллаһының Рәсүленә итә-гать кылса, ул кеше Аллаһыга итәгать кылды дип санала». Ниса: 80.

وَمَا كَانَ لِمُؤْمِنٍ وَلَا مُؤْمِنَةٍ إِذَا قَضَى اللَّهُ وَرَسُولُهُ أَمْرًا أَنْ يَكُونَ لَهُمُ الْخِيَرَةُ مِنْ أَمْرِهِمْ

«Әгәр Аллаһ һәм Аның Рәсүле мөэмин вә мөэминәгә берәр эш хакында хөкем чыгарган булса, ул хөкемне үтәү яки үтәмәү ту-рысында аларда һичнинди ихтыяр юк». Әхзаб: 36.



وَمَا ءَاتَاكُمُ الرَّسُولُ فَخُذُوهُ وَمَا نَهَاكُمْ عَنْهُ فَانْتَهُوا .

«Пәйгамбәр галәйһиссәләм сезгә нәрсәне китергән булса, шу-ны кабул итегез, сезне нәрсәдән тыйса, шуннан тыелыгыз». Хәшер: 7.

Әйтелгән аятьләр бер-берсен куәтләп, Пәйгамбәр галәйһис-сәләм алып килгән кануннарга итәгать кылуның тиешлеге Аллаһ тарафыннан булган катгый хөкем икәнлеккә дәлил булып торалар.

Күп кенә гамәл-гыйбадәтләрнең тәртипләре Коръән Кәримдә бәян кылынмаган. Аларның һәммәсен Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтеп яки эшләп күрсәтеп биргән, чөнки Аллаһы Тәгалә аңа Үзе-нең өйрәтмәләрен бәян кылу хокукын Үзе биргән. Һәрбер мөэмин-мөселман шул бәян кылучы сөннәтләргә итәгать кылырга тиеш. Әгәр шулай булмаса Коръән Кәримдәге өйрәтмәләрне үтәү мөм-кин булмаячак.

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең әйткән сүзләре, чыгарган хө-кемнәре Аллаһы Тәгаләнең өйрәтмәләре булуга һәм аларга иярү тиеш икәнлеккә күпсанлы Коръән аятьләре дәлил булып торалар.

Рәсүлебезнең безгә калдырган сөннәтләрен бер дә иренмичә кылу һәм һәрбер эшне Рәсүлебез кылганча башкарырга тырышу аның сөннәтләрен үтәү була. Рәсүлебезнең әйткән сүзләрендә ким-челек табу, аның сөннәтләрен санга сукмау, аның тоткан юлыннан ерак булу, аның өйрәткән эшләрен белмәү Рәсүлебезнең сөннәтлә-рен үтәүдә кимчелек кылу булалар.



إِذَا سَمِعْتُمُ الْحَدِيثَ عَنِّى تَعْرِفُهُ قُلُوبُكُمْ وَتَلِينُ لَهُ أَشْعَارُكُمْ وَتَرَوْنَ أَنَّهُ مِنْكُمْ قَرِيبٌ فَأَنا أَولاَكُمْ بِهِ وَإِذَا سَمِعْتُمُ الْحَدِيثَ عَنِّى تُنْكِرُهُ قُلُوبُكُمْ وَتَنْفُرُ مِنْهُ أَشْعَارُكُمْ وَتَرَوْنَ أَنَّهُ بَعِيدٌ مِنْكُمْ فَأَنا أَبْعَدُكُمْ مِنْهُ .

«Әгәр миннән бер хәдис күчерелеп, аны ишеткәндә сезнең кү-ңелегез йомшарып, аңа тартса, ул хәдис сездән бигрәк миңа якын булыр, ягъни ул хәдис миннән булыр. Әгәр бер хәдисне ишеткәндә аны күңелегез кире кагып, аннан нәфрәтләнсә, ул хәдистән сездән бигрәк мин ерак булырмын, ягъни ул хәдис миннән булмас».



مَنْ حَدَّثَ عَنِّي بِحَدِيثٍ يَرَى أَنَّهُ كَذِبٌ فَهُوَ أَكْذَبُ الْكَاذِبِينِ .

«Әгәр бер кеше бер хәдиснең ялган икәнлеген белә торып, миннән дип риваять кылса, ул кеше – ялганчыларның ялганчысы».



مَنْ كَذِبَ عَلَيَّ مُتَعَمِّدًا فَلْيَتَبَوَّءْ مَقْعَدَهُ مِنَ النَّارِ .

«Әгәр бер кеше миннән булмаган хәдисне миннән, миннән булганны миннән түгел дип ялганласа, бу кеше үзенә тәмугъта урын әзерләсен».



Иман
قَدْ أَفْلَحَ مَنْ أَخْلَصَ قَلْبَهُ لِلْإِيمَانِ وَ جَعَلَ قَلْبَهُ سَلِيمًا وَ لِسَانَهُ صَادِقًا

وَ نَفْسَهُ مُطْمَئِنَّةً وَ خَلِيقَتَهُ مُسْتَقِيمَةً وَ أُذُنَهُ مُسْتَمِعَةً وَ عَيْنَهُ نَاظِرَةً .

«Калебен иман өчен сафландырган, күңелен сәламәт кылган, телен тугры сүзле кылган, нәфесен тынычландырган, табигатен төрле якка авыштырмаган, колагын хак сүзне тыңлаучы иткән, кү-зен күңел күзе белән караучы иткән кеше уңышка ирешә».

Аллаһы Тәгалә тарафыннан ышануы тиеш булган нәрсәләргә ихлас ышанып, алар янына юк-бар, кирәкмәгән нәрсәләрне катыш-тырмаган, күңелен төрле начар уйлардан, кешегә дошманлык кы-лудан сәламәт тоткан, телен ялган сүзләрдән пакь кылып, дөрес сүзле булган, нәфесен Аллаһы Тәгалә тарафыннан боерылган эш-ләргә генә буйсындырып, кем ни әйтте, шуңа ияреп, әллә нинди җәфаларга эләкмичә, һәрвакыт Коръән һәм хәдис фәрманын гына үтәгән, үзенең вөҗданын Коръән һәм хәдис белән тәрбияләп, фай-далы эшләр белән зиннәтләп, зарарлы эшләрдән ерак торган, ко-лаклары ни ишетсә шуны тыңлауга гадәтләнмичә, хак һәм фай-далы сүзләрне генә тыңлаган, күзе күргән һәр нәрсәгә, файда-зара-рын уйламыйча, карамаган, һәрвакыт кирәкле нәрсәләргә генә ка-раган кеше дөнья-ахирәттә уңышка ирешер.

كُلُّ مَوْلُودٍ يُولَدُ عَلَى الْفِطْرَةِ حَتَّى يُعْرَبَ عَنْهُ لِسَانُهُ فَأَبَوَاهُ يُهَوِّدَانَهُ أَوْ يُنَصِّرَانَهُ أَوْ يُمَجِّسَانَهُ .

«Һәрбер бала күңел яманлыгы һәм начар сыйфатлардан сәла-мәт хәлдә туа, ул шул хәлдә үзенең теле ачылганчы була. Аннан соң ул баланы әти-әнисе яһүди, яки насрани, яки мәҗүси итә».



اَلْإِسْلاَمُ عَلاَنيَةٌ وَ الْإِيمَانُ فِي الْقَلْبِ .

«Мөселманчылык – тышкы халәт, иман исә калебтә була».

Ягъни, әгәр берәү тыштан мөселман булып йөрсә дә, аның иманы бармы, юкмы икәнлеген Аллаһыдан башка һичкем белә ал-мый, чөнки иман калеб эше. Шулай да, без аның изге гамәлләренә карап калебендә иман бар дибез, чөнки гамәл күпмедер дәрәҗәдә булса да, калебтә иманның барлыгын күрсәтә.
Гамәл
اَلْإِيمَانُ وَ الْعَمَلُ قَرِينَانِ لاَ يَصْلُحُ كُلُّ وَاحِدٍ منْهُمَا إِلاَّ مَعَ صَاحِبِهِ .

«Иман белән гамәл икесе бертуганнар, һичкайсы ялгыз гына эшкә ярамый».

Ягъни, иманым бар дигән кеше гамәлен дә кылырга тиеш. Из-ге гамәл кылам дигән кеше исә иман белән сугарылырга тиеш, ягъ-ни, имансызның кылган изгелеге игътибарга алынмый. Шулай бул-са да, ул үзенең хәерле эшләрен дәвам итсен, чөнки игелек игелек-кә алып килә.

إِنَّ اللهَ يُحِبُّ إِذِا عَمِلَ أَحَدُكُمْ عَمَلًا أَنْ يُتْقِنَهُ .

«Аллаһы Тәгалә сезнең гамәлләрегезне җиренә җиткереп башкаруыгызны ярата».



أَحَبُّ الْأَعْمَالِ إِلَى اللهِ تَعَالَى أَدْوَمُهَا وَإِنْ قَلَّ .

«Аллаһы Тәгаләгә гамәлләрнең иң сөекле булганы – аз булса да, дәвамлысы».

Аз, ләкин дәвамы булган изгелек дәвамсыз булган күп изге-лектән яхшырактыр. Чөнки бер керешкән эшне дәвам иттерә алмау ул эшкә күңел куймау һәм ялкаулык галәмәтедер. Бу эш мактаулы эш түгел әлбәттә. Гамәлләрнең дәвамлысы Аллаһы Тәгаләгә сөек-ле булсын өчен шул гамәлнең риясыз булуы шарт. Ихлас булмаган гамәлнең дәвамлысында да, дәвамсызында да хикмәт булмас.

«Дәвам»нан морад бертоташтан, өзлексез кылып тору түгел, бәлки гадәт итү дигән сүз. Өч көн рәттән бер изге эшне эшләгән кеше шул эшне биш көн эшләмичә торса да, хисап-җәза көнендә әҗерен алыр, савапсыз калмас. Әмма шул изге эшне һәрвакыт эш-ләсә, бу бигрәк тә Аллаһыга сөекле булыр.



أَحْسِنُوا لِبَاسَكُمْ وَأَصْلِحُوا رِحَالَكُمْ حَتَّى تَكُونُوا كَأَنَّكُمْ شَامَةٌ لِلنَّاسِ .

«Киемнәрегезне күркәм итеп киегез, атланып, утырып йөри торган нәрсәләрегезне гел төзек тотыгыз, кешеләр алдына күркәм, гүзәл кыяфәттә чыгыгыз».



أَخْلِصُوا أَعْمَالَكُمْ لِلَّهِ فَإِنَّ اللهَ لاَ يَقْبَلُ إِلاَّ مَا خَلَصَ لَهُ .

«Гамәлләрегезне Аллаһ ризалыгы өчен дип изге ният белән башкарыгыз. Аллаһы Тәгалә ихлас белән Үзе өчен башкарылган гамәлләрне генә кабул итә».

Гамәл кылганда ниятнең фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә булуы шарт.

أَخْلِصْ دِينَكَ يَكْفِكَ الْقَلِيلُ مِنَ الْعَمَلِ .

«Динеңдә ниятең ихластан, саф булсын. Әгәр шулай булса, аз гамәлең дә җитәрлек булыр».

Ягъни, әгәр ниятең Аллаһ ризалыгы өчен булса, гәрчә кылган гамәлләрең аз булса да, Аллаһы Тәгалә каршында аларның дәрә-җәсе гаять олы булыр.

اُعْبُدِ اللهَ وَ لاَ تُشْرِكْ بِهِ شَيْئًا وَ أَقِمِ الصَّلاَةَ الْمَكْتُوبَةَ وَ أَدِّ الزَّكَاةَ الْمَفْرُوضَةَ وَ حُجَّ وَ اعْتَمِرْ وَ صُمْ رَمَضَانَ وَ انْظُرْ مَا تُحِبُّ لِلنَّاسِ أَنْ يَأتُوهُ إِلَيْكَ فَافْعَلْهُ بِهِمْ وَ مَا تَكْرَهُ أَنْ يَأتُوهُ إِلَيْكَ فَذَرْهُمْ مِنْهُ .

«Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыл, Аңа һичнәрсәне тиңдәш кылма, фарыз намазны үз вакытында укы, фарыз зәкятне түлә, хаҗ һәм гомрә кыл, Рамазан уразасын тот, үзең сөйгән эшне башкалар-га да эшлә, кешеләрнең үзеңә нәрсә эшләүләрен яратмасаң, үзең дә ул эшне башка кешеләргә эшләмә».

Гыйбадәт – Аллаһы Тәгаләгә коллык вә түбәнчелек кылудан, ә ширек Аллаһы Тәгаләнең затында яки сыйфатында уртагы вә ох-шашы бар дип белүдән гыйбарәт.

Намаз, зәкят, хаҗ, ураза Ислам динендә олы һәм саваплы гыйбадәтләрдән һәм Коръән Кәрим тарафыннан фәрман ителгән гамәлләрдән. Бу гыйбадәтләр, бигрәк тә, намаз уку бик җиңел нәр-сәләр булганлыктан, үз вакытларында үтәлми калулары фәкать ял-каулык һәм игътибарсызлыктан. Намаз уку гадәт булып калсын өчен аны яшь вакыттан ук өйрәнү һәм даимчылык итү лязем. Са-бый вакытта өйрәнелгән гадәтләр адәм балаларының гомер ахыры-на кадәр ташланмый барганлыклары мәгълүм.



خِيَارُكُمْ أَطْوَلُكُمْ أَعْمارًا وَ أَحْسَنُكُمْ أَعْمَالاً .

«Сезнең яхшыларыгыз – гомере озын булып, кылган эшләре гүзәл булганнарыгыз».

Бу хәдистә күпме ел гомер итсә дә, шул гомере эчендә мил-ләткә күп хезмәт иткән кешеләр максат булыр. Чөнки утыз гына ел гомер итеп тә, йөз ел гомер иткән кешеләрдән артык хезмәт итүче-ләр бар. Гомернең бәрәкәтле булуы да шул, ягъни, гомер буе баш-каларга файда китерү. Рәсүлебез алтмыш өч ел гомер сөрсә дә, пәйгамбәр булып егерме өч ел гына торды, ләкин ул шул аз гына вакыт эчендә дә мең ел яшәгән хакимнәр булдыра алмаган эшләр-не эшләде.

Кешеләрнең гомерләрен сәүдәгәрләрнең сәүдә малларына ох-шатырга була. Сәүдәгәрләрнең сәүдә малы никадәр күп булса, файдасы да шулкадәр күп була, әмма сәүдә малы аз булса, фай-дасы да шул нисбәттә аз була.



سَدِّدُوا وَ قَارِبُوا وَ أَبْشِرُوا وَ اعْلَمُوا أَنَّهُ لَنْ يُدْخِلَ أَحَدَكُمُ

الْجَنَّةَ عَمَلُهُ وَ لاَ أَنَا إِلاَّ أَنْ يَتَغَمَّدَنِيَ اللهُ بِمَغْفِرَةٍ وَ رَحْمَةٍ .

«Урта юлда булыгыз, чиктән тыш та, түбән дә булмагыз, бер-берегез белән якын булыгыз, кешеләрне сөендерегез. Яхшы беле-гез: сезнең берегезне дә кылган гамәле җәннәткә кертми. Мин үзем дә җәннәткә бары тик Аллаһы Тәгалә мине Үзенең ярлыкавы һәм рәхмәте белән урап алса гына керә алам».

Аллаһы Тәгалә һәм Рәсүлүллаһ безгә изге гамәлләр кылырга боерган. Ләкин һичкем үзенең изге гамәлләре белән тәкәбберлә-неп, шуларга таянып, минем фәлән изгелекләрем бар, мин җәннәт-кә туры керәм, дигән кебек сүзләр сөйләмәсен. Рәсүлебез шул тә-кәбберлек хастасын бетерү өчен ошбу хәдисе белән: гамәле белән һичкем җәннәткә керә алмас, шуның өчен изге гамәлләре күп бул-ган кешеләр андый гамәлләре аз булган, яки бер дә булмаган кеше-ләрне, алар җәннәткә керүче түгел димәсеннәр, чөнки җәннәткә керү Аллаһының рәхмәте һәм ярлыкавы белән генә була, дигән.

إِنَّ اللهَ تَعَالَى لاَ يَنْظُرُ إِلَى صُوَرِكُمْ وَ أَمْوَالِكُمْ وَ لَكِنْ يَنْظُرُ إِلَى قُلُوبِكُمْ وَ أَعْمَالِكُمْ .

«Аллаһы Тәгалә сезнең кыяфәтләрегез белән малларыгызга түгел, ә калебләрегез белән гамәлләрегезгә карый».

Тышкы кыяфәтегез һәм сөйләгән сүзләрегез никадәр матур булсалар да, малларыгызны нинди юлларга тотсагыз да, Аллаһы Тәгалә күңелегездәге нияткә һәм эшләгән гамәлләрегезгә карый.

Мөселман кеше, үзенең бу дөньядагы вазифасы фәкать Алла-һы Тәгаләгә гыйбадәт кылу икәнлеген бик яхшы аңлый. Чөнки Ал-лаһы Тәгалә әйткән: وَ مَا خَلَقْتُ الْجِنَّ وَ الْإِنْسَ إِلاَّ لِيَعْبُدُونِ

«Женнәрне һәм кешеләрне фәкать Үземә генә гыйбадәт кыл-сыннар өчен яраттым».

Ихсан
اَلْإِحْسَانُ أَنْ تَعْبُدَ اللهَ كَأَنَّكَ تَرَاهُ فَإِنْ لَمْ تَكُنْ تَرَاهُ فَإِنَّهُ يَرَاكَ .

«Ихсан дип Аллаһы Тәгаләгә Аны күреп торганың кебек, гәр-чә син Аны күрмәсәң дә, Ул сине күреп тора дип гыйбадәт кылуга әйтелә».

Бу хәдис безгә һәр эшебездә үзебезне Аллаһының хозурында торган кебек хис итәргә чакыра. Шулай булганда кеше үзен һәрва-кыт контрольдә тота.

Ният
إِنَّمَا الْأَعْمَالُ بِالنِّيَّاتِ وَ إِنَّمَا لِكُلِّ امْرِئٍ مَا نَوَى فَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ إِلَى اللهِ وَ رَسُولِهِ فَهِجْرَتُهُ إِلَى اللهِ وَ رَسُولِهِ وَ مَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ لِدُنْيَا يُصِيبُهَا أَوِ امْرَأَةٍ يَنْكِحُهَا فَهِجْرَتُه ُ إِلَى مَا هَاجَرَ إِلَيْهِ .

«Гамәлләр нияткә карап була һәм һәр кешенең гамәле бәра-бәренә булган өлеше ниятенә карата була. Аллаһы Тәгалә һәм Рә-сүленең ризалыгын теләп һиҗрәт кылучыларга Аллаһ һәм Рәсүле өчен һиҗрәт итү савабы була. Дөньяви максат өчен яки берәр ха-тынга никахлану нияте белән һиҗрәт итүчеләрнең дә өлешләре үз-ләренең дөньяви максатларына ирешү яки шул хатынга никахла-нудан гыйбарәт була».

Риваятьләргә күрә, бер адәм бер хатынга өйләнү өчен мөсел-ман булып Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Рәсүлүллаһ аның ниятен бел-гәннән соң әлеге хәдис шәрифне сөйли. Хәдистә «һиҗрәт итү» ке-бек бер гамәл генә әйтелсә дә, максат гомуми булып, һәрбер гамәл, кирәк тән гамәле, кирәк тел гамәле булсын, кирәк аз, кирәк күп булсын, нияткә карап йөрүне белдерә. Ният бозык булса, гамәл дә бозык, ният төзек булса, гамәл дә төзек була. Бәндәләрнең ихты-ярый эшләре гыйлем, теләк, куәт дигән өч нәрсәдән тора. Чөнки адәм баласы үзе белмәгән нәрсәне тели алмый, теләмәсә, эшләми. Мәсәлән, эчәсе килгән кеше, сусауны су басуын белә, шуңа күрә ул су эчәргә күңеле белән тели дә, аннан соң эчә. Моның шул эше өч нәрсә белән тәмам була. Бу өч нәрсәнең «теләк» исемлесе ният дип атала. Әгәр: «Ният нәрсә?» – дип сорасалар, «Бер эшне белеп, аны эшләргә күңел белән теләү», – дип җавап бирелер. Шуңа күрә гыйбадәт вакытларында тел белән ниятләүнең мәгънәсе юк, ул нәрсә ният түгел. Ниятнең урыны күңел. Мәсәлән, күңеле белән икенде намазын укырга теләп тә, теле белән ахшам намазын ният-ләп укыса, һичбер зарар булмас. Әмма икенде намазын укыганда теле белән шул икенде намазына ниятләгәндә күңеле гафил булса, намазы намаздан китмәс. Намазга керешкән вакытта Рәсүлебез һәм сәхабәләрнең тел белән дә, күңел белән дә ният кылулары риваять кылына. Шуның өчен балаларга күңел белән ниятләүне өйрәтергә тиешле, тел белән генә ниятләргә гадәтләнеп, күңел теләгенә игъ-тибарсыз булмасыннар.

Әбү Хәнифә фикеренчә, намаз, руза, хаҗ һәм зәкят кебек ни-гез гыйбадәтләргә ният шарт булса да, башкаларга шарт түгел. Мә-сәлән, ният кылмыйча алынган тәһарәт белән дә намаз уку дөрес. Шулай булса да, савап өчен ният лязем. Ниятсез алынган тәһарәт белән ниятләп алынган тәһарәтнең һәр икесе намаз укырга яраса да, әүвәлгесенә савап юк, әмма соңгысына, ният булганы өчен, са-вап языла. Шуның өчен һәрбер гыйбадәт алдыннан ният кирәк. Нияттән башка гыйбадәтләр игътибарлы булмау сәбәпле, ниятне дөресләү бик әһәмиятле нәрсә. Ният күңел гамәле булган өчен ан-да рия булырга мөмкин түгел. Хәтта, җәннәт белән тәмугъта мәңге калу ният сәбәпле диючеләр бар. Ягъни, мөэмин кеше җәннәттә мәңге калса, дөньяда вакытта мәңге мөэмин булуны ният иткән-леге, ә бер кеше тәмугъта мәңге калса, дөньяда вакытта һәрдаим гөнаһлы булып торуны ният кылганы өчен була. Үкенү бар гөнаһ-ларны юкка чыгарса, ният юк эшләрне бар итә. Рәсүлүллаһ галәй-һиссәләм бер сугышта «Мәдинәдә бер җәмәгать бар, алар гозер сә-бәпле безгә юлдаш була алмадылар, әмма алар безнең һәрбер гамә-лебездә уртак», дигән мәгънәдә сүз әйтеп, аларның үзләре Мәди-нәдә торсалар да, Рәсүлүллаһ белән берлектә сугышта йөрү сава-бына ирешүләрен белдерә.

Гамәл, гыйбадәт һәм башка нәрсәләрнең рухы нияттер. Кеше малын урлау нияте белән үз малын алучы кеше гөнаһлы булып, үз малын алу нияте белән кеше малын алучы кеше шәригать буенча гаепсез санала.

Нияткә карап бер гамәл өчен бик күп савап, яки бик күп гөнаһ булырга мөмкин. Яхшы ният белән хәрам эшләрне кылырга ярама-ганы кебек, ният бозыклыкны сылтау итеп, фарыз гамәлләрне үтә-мичә калдырырга да ярамый.

Ният булганнан соң, гамәл булса да, булмаса да бәндәләргә савап языла, әмма ният булмаган гамәлләргә савап юк. Рия керү сәбәпле гамәлгә савап булмый калырга да мөмкин, әмма нияттә мондый ихтимал юк. «Мөэминнең нияте гамәленнән яхшырак» бу-луның хикмәте шул.

مَنِ الْتَمَسَ رِضَاءَ اللهِ بِسَخَطِ النَّاسِ كَفاهُ اللهُ مَؤُنَةَ النَّاسِ

ومَنِ الْتَمَسَ رِضَاءَالنَّاسِ بِسَخَطِ اللهِ وَكَلَهُ إِلىالنَّاسِ .

«Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен дип йөрүе белән кеше-ләрнең ачуын чыгаручы бәндәне Аллаһы Тәгалә Үзе яклый һәм саклый. Кешеләргә ярарга тырышып, Аллаһының ачуын чыгару-чыны исә, Хак Тәгалә шул кешеләрнең хөкеменә тапшыра».

Шуның өчен мөселман кеше барлык гамәлләрен дә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен генә үти. Әгәр берәр төрле эш Аллаһы-ның ачуын чыгара торган булса, ул аны һичкайчан эшләми. Ул бер-вакытта да үзенә каршы эш кылмый. Син аны бер гамәлендә Алла-һыга буйсынган хәлдә, ә икенчесендә тәкәбберләнеп баш тартучы итеп һичкайчан күрмәячәксең.

Әгәр син бер кешене мәчеттә намаз укыганын күреп тә, урам-да, өендә, мәктәптә яки башка урыннарда шәригать кануннарын-нан тайпылып яшәвен, шулай ук үзенең балалары, туганнары белән тиешле рәвештә мөгамәлә кылмавын күрсәң, белеп тор: бу кеше Аллаһының хак юлын тулысынча аңлап бетермәгән, яки аны аң-ларга теләмәгән. Ислам фәкать аның телендә генә. Шәхеснең бо-лай икегә бүленү чире бүгенге мөселманнар арасында да бар.

«Ислам» дип аталган бу камил диннең асылы шунда, мөсел-ман кеше нәрсә белән генә шөгыльләнсә дә һәм кайда гына булса да, ул һәрвакыт Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын табарга омтылып яши.

Сүздә дә, эштә дә Аллаһыга карата эчкерсезлек белдереп, Аңа гына баш ию бу диннең асылы булып тора.



إِنَّ أَوَّلَ النَّاسِ يُقْضَى يَوْمَ الْقِيَامَةِ رَجُلٌ اسْتُشْهِدَ فَأُتِيَ بِهِ، فَعَرَّفَهُ نِعَمَهُ فَعَرَفَهَا، قَالَ
: فَمَا عَمِلْتَ فِيهَا؟ قَالَ: قَاتَلْتُ فِيكَ حَتىَّ اسْتُشْهِدْتُ، قَالَ: كَذَبْتَ، وَ لَكِنَّكَ قَاتَلْتَ لِيُقَالَ: جَرِيءٌ! فَقَدْ قِيلَ، ثَمَّ أُمِرَ بِهِ فَسُحِبَ عَلَى وَجْهِهِ حَتَّى أُلْقِيَ فِي النَّارِ. وَرَجُلٌ تَعَلَّمَ الْعِلْمَ وَعَلَّمَهُ، وَقَرَأَ الْقُرْآنَ فَأُتِيَ بِهِ، فَعَرَّفَهُ نِعَمَهُ فَعَرَفَهَا، قَالَ: فَمَا عَمِلْتَ فِيهَا؟ قَالَ: تَعَلَّمْتُ الْعِلْمَ وَ عَلَّمْتُهُ، وَقَرَأْتُ فِيكَ الْقُرْآنَ، قَالَ: كَذَبْتَ، وَ لَكِنَّكَ تَعَلَّمْتَ الْعِلْمَ لِيُقَالَ: عَالِمٌ، وَ قَرَأْتَ الْقُرْآنَ لِيُقَالَ: قَارِئٌ! فَقَدْ قِيلَ، ثُمَّ أُمِرَ بِهِ فَسُحِبَ عَلَى وَجْهِهِ حَتَّى أُلْقِيَ فِي النَّارِ. وَ رَجُلٌ وَسَّعَ اللهُ عَلَيْهِ، وَ أَعْطَاهُ مِنْ أَصْنَافِ الْمَالِ كُلِّهِ، فَأُتِيَ بِهِ، فَعَرَّفَهُ نِعَمَهُ فَعَرَفَهَا، قَالَ: فَمَا عَمِلْتَ فِيهَا؟ قَالَ: مَا تَرَكْتُ مِنْ سَبِيلٍ يُحَبُّ أَنْ يُنْفَقَ فِيهَا إِلاَّ أَنْفَقْتُ فِيهَا لَكَ، قَالَ:كَذَبِْتَ، وَلَكِنَّكَ فَعَلْتَ لِيُقَالَ: جَوَّادٌ! فَقَدْ قِيلَ، ثُمَّ أُمِرَ بِهِ فَسُحِبَ عَلَى وَجْهِهِ ثُمَّ أُلْقِيَ فِي النَّارِ .

«Кыямәт көнендә беренче булып шәһит булган кешенең яз-мышы хәл ителәчәк. Аны Аллаһ каршысына китерерләр, Аллаһы Тәгалә аңа дөньяда нинди мәрхәмәт күрсәткәнен хәбәр итәр, ул аларны таныр. Аннары Аллаһ аннан сорар: «Син Миңа рәхмәт йө-зеннән нәрсә эшләдең?» Ул: «Синең өчен һәлак булганчы көрәш-тем», – дип җавап бирер. Аллаһ әйтер: «Син ялганлыйсың! Син, ке-шеләр синең хакта: «Кыю кеше!» – дип әйтсеннәр өчен генә кө-рәштең. Һәм алар шулай сөйләделәр дә». Шуннан соң бу кешене җәһәннәм утына ташларга әмер ителер. Шуннан соң белем алучы, белгәннәрен башкаларга өйрәтүче һәм Коръән укучы кешене ките-рерләр. Аллаһ аңа Үзенең биргән нигъмәтләре хакында хәбәр итәр, ул аларны таныр. Аннары Аллаһ аннан сорар: «Син Миңа рәхмәт йөзеннән нәрсә эшләдең?» Ул җавап бирер: «Мин Синең хакка бе-лем алдым, белгәннәремне башкаларга җиткердем, һәм Коръән укыдым». Шунда Аллаһ әйтер: «Син ялганлыйсың, чөнки син ке-шеләр синең турыда: «Ул – галим!» – дип әйтсеннәр өчен генә бе-лем алдың, һәм Коръәнне дә: «Яхшы укый!» – дип әйтсеннәр өчен генә укыдың, һәм алар шулай әйттеләр дә». Шуннан соң аны җә-һәннәм утына ташларга боерылыр. Аннары Аллаһ каршысына дөньяда үзенә байлыклар бирелгән кешене китерерләр. Аллаһ аңа Үзенең биргән нигъмәтләре хакында хәбәр итәр, ул аларны таныр. Аллаһ сорар: «Син Миңа рәхмәт йөзеннән нәрсә эшләдең?» Ул җа-вап бирер: «Малларымны Син теләгәнчә сарыф итәр өчен бер генә мөмкинлекне дә калдырмадым, һәм аларны Синең өчен сарыф иттем». Аллаһ әйтер: «Син ялганлыйсың, чөнки син моны кешеләр синең турыда: «Юмарт!» – дип әйтсеннәр өчен генә эшләдең, һәм алар синең турыда шулай сөйләделәр дә». Һәм аны җәһәннәм уты-на ташларга әмер бирелер».

Дини өйрәтмәләрне үзләштергән һәм аның күрсәтмәләрен ка-бул иткән чын мөселман Аллаһының изгелеге, рәхимлелеге хакына эчкерсез булырга тырыша, һәм үзенең гамәлләрен күрсәтер өчен генә эшләүдән ерак тора.

إِنَّمَا يُبْعَثُ النَّاسُ عَلَى نِيَّاتِهِمْ .

«Кешеләр үзләренең ниятләре бәрабәренә кубарылачак».

Камил кеше турында электән калган бер сүз бар: «әгәр эче тышына әйләндерелсә дә, ояла торган бер җире дә булмас». Чын кеше менә шундый булырга тиеш.

ثَلاَثٌ أُقْسِمُ عَلَيْهنَّ مَا نَقَصَ مَالُ عَبْدٍ مِنْ صَدَقَةٍ وَ لاَ ظُلِمَ عَبْدٌ مُظْلِمَةًً صَبَرَ عَلَيْهَا إِلاَّ زَادَهُ اللهُ عَزَّ وَ جَلَّ عِزًّا وَ لاَ فَتَحَ عَبْدٌ بَابَ مَسْأَلَةٍ إِلاَّ فتَحَ اللهُ عَلَيْهِ بَابَ فَقْرٍ وَ اُحَدِّثُكُمْ حَدِيثًا فَاحْفَظُوهُ إِنَّمَا الدُّنْيَا لِأَرْبَعَةِ نَفَرٍ: عَبْدٍ رَزَقَهُ اللهُ مَالاً وَ عِلْمًا فَهُوَ يَتَّقِي فِيهِ رَبَّهُ وَيَصِلُ فِيهِ رَحِمَهُ وَ يَعْمَلُ لِلَّهِ فِيهِ حَقًّا فَهَذَا بِأَفْضَلِ الْمَنَازِلِ وَ عَبْدٍ رَزَقَهُ اللهُ عِلْمًا وَ لَمْ يَرْزُقْهُ مَالاً فَهُوَ صَادِقُ النِّيَّةِ يَقُولُ لَوْ أَنَّ لِي مَالاً لَعَمِلْتُ بِعَمَلِ فُلانٍ فَهُوَ بِنِيَّتِهِ فَأَجْرُهُمَا سَوَاءٌ وَ عَبْدٍ رَزَقَهُ اللهُ مَالاً وَ لَمْ يَرْزُقْهُ عِلْمًا يَخْبِطُ فِي مَالِهِ بِغَيْرِ عِلْمٍ لاَ يَتَّقِي فِيهِ رَبَّهُ وَ لاَ يَصِلُ فِيهِ رَحِمَهُ وَ لاَ يَعْمَلُ لِلَّهِ فِيهِ حَقًّا فَهَذَا بِأَخْبَثِ الْمَنَازِلِ وَ عَبْدٍ لَمْ يَرْزُقْهُ اللهُ مَالاً وَ لاَ عِلْمًا فَهُوَ يَقُولُ لَوْ أَنَّ لِي مَالاً لَعَمِلْتُ فِيهِ بِعَمَلِ فُلانٍ فَهُوَ بِنِيَّتِهِ فَوِزْرُهُمَا سَوَاءٌ .

«Ант итеп әйтәм, өч төрле нәрсәдә шик юк: кешенең малы са-дака бирү белән кимеми, әгәр бер кеше җәбер-золымга сабырлык күрсәтсә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең дәрәҗә-хөрмәтен арттырыр, әгәр бер кеше кешеләрдән сорану юлына керсә, Аллаһы Тәгалә ул кешегә фәкыйрьлек һәм мохтаҗлык ишекләрен ачып куяр, һәм бу кеше һичкайчан мохтаҗлык бәласеннән котылмас. Мин сезгә нәр-сәләрне бәян кылсам, шул нәрсәләрне истә тотыгыз. Дөнья дүрт төрле кешедән тора. Беренчесе: Аллаһы Тәгалә гыйлем һәм байлык биргән кеше белән. Бу кеше шул нәрсәләр хакында Аллаһыдан куркып эш итәр, кардәшләреннән аерылмыйча аларны хөрмәт итәр һәм белгән гыйлеме, булган малы белән Аллаһ ризалыгы өчен ихластан гамәл кылыр. Икенчесе: гыйлеме булып та, байлыктан мәхрүм булган кеше. Бу кеше, әгәр минем дә байлыгым булса, фә-лән кеше кебек мин дә шундый изге эшләр эшләр идем дигән ният-тә булыр. Ул кеше шул бай белән әҗер-савапта бер булыр. Өчен-чесе: байлыгы булса да гыйлеме булмас. Шуңа күрә ул үзенең бай-лыгын кирәк урыннарга тотмыйча әрәм-шәрәм итеп бетерер, ту-ганнары белән дә элемтәдә булмас, Аллаһының хакларын җиренә җиткезү өчен гамәл дә кылмас. Бу төр кешеләр иң яман урында бу-лырлар. Дүртенчесе: гыйлеме дә, малы да булмас. Бу кеше, әгәр малым булса, шул кеше кыла торган эшләрне мин дә кылыр идем дигән нияттә булыр. Аның нияте белән кылган гамәленең үлчәве бердер, ягъни гамәл кылган савабын табар».




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   19




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет