Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


Сөннәткә иярү һәм бидгатьләрдән баш тарту



бет14/29
Дата23.06.2016
өлшемі1.82 Mb.
#153899
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   29

Сөннәткә иярү һәм бидгатьләрдән баш тарту
27عَنْ أَبِي نَجِيحٍ الْعِرْبَاضِ بْنِ سَارِيَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : وَعَظَنَا رَسُولُ اللَّهِ مَوْعِظَةً وَجِلَتْ مِنْهَا الْقُلُوبُ ، وَذَرَفَتْ مِنْهَا الْعُيُونُ ، فَقُلْنَا : يا رَسُولَ اللَّهِ ، كَأَنَّهَا مَوْعِظَةُ مُوَدِّعٍ ، فَأَوْصِنَا . قَالَ : أُصِيكُمْ بِتَقْوَى اللَّهِ عَزَّ وَجَلَّ ، وَالسَّمْعِ وَالطَّاعَةِ ، وَإِنْ تَأَمَّرَ عَلَيْكُمْ عَبْدٌ ، فَإِنَّهُ مَنْ يَعِشْ مِنْكُمْ فَسَيَرَى اخْتِلافًا كَثِيرًا ، فَعَلَيْكُمْ بِسُنَّتِي وَسُنَّةِ الْخُلَفَاءِ الرَّاشِدِينَ الْمَهْدِيِّينَ ، عَضُّوا عَلَيْهَا بِالنَّوَاجِذِ ، وَإِيَّاكُمْ وَمُحْدَثَاتُ الأُمُورِ ، فَإِنَّ كُلَّ بِدْعَةٍ ضَلالَةٌ

Әбү Нәҗих Гыйрбад бине Сәрия разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бервакыт Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм безгә йөрәкләребезне куркыткан, күзләребездән яшь агыз-ган вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Без: «Әй Аллаһының Илчесе, бу саубуллашучының вәгазенә охшаган. Шулай булган безгә киңәшләр бир!» – дидек. Ул: «Минем нәсый-хәтләрем: Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз, кол боерса да тыңлагыз һәм итәгать итегез! Дөреслектә, безнең озак яшәгәнегез бик күп фетнәләр күрер. Шуңа күрә, сезгә ми-нем сөннәтемә һәм туры юлдан баручы тугры хәлифләр-нең сөннәтенә тоткырга, моннан тайпылмаска, бидгать-ләрдән баш тартырга кирәк. Чөнки һәр бидгать – адашу ул!» – дип әйтте».468



Хәдиснең әһәмияте

Бу хәдис Пәйгамбәрнең сәхабәләренә һәм гомумән бөтен кешеләргә булган киңәшләрен үз эченә ала. Ул – Аллаһыдан курку, мөселман әмирләренә буйсыну. Мон-нан тыш, Пәйгамбәр галәйһиссәләм өммәтенә, сөннәтне үтәсә, туры юлдан барса, адашу һәм бидгатьләрдән сак-ланса, котылу һәм һидәят киләчәген хәбәр итә.



Хәдисне аңлау

1. Тәэсирле вәгазьнең үзлекләре.

2. Вәгазь – яхшы киңәш һәм нәтиҗәләр турында ис-кәртү ул. Вәгазь тәэсирле булсын, йөрәккә үтеп керсен өчен ул түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш:

а) Тема сайлау.

Кешеләрне дин һәм дөнья эшләрендә файда китерә торган нәрсәләр белән вәгазьләргә кирәк. Хөкемнәр, җәза-лар белән генә чикләнмичә, аларга тормышта кирәк була торган нәрсәләрне хикмәт һәм гыйлем белән җиткерү за-рури. Җомга һәм гает намазлары белән генә чикләнү мө-селманнарынң диннән тайпылуына сәбәп була. Аеруча бу вәгазьләр хезмәт вазыйфасын үтәү рәвешендә генә сөй-ләнгән, чын дәгъват булмаган очракта.

Әгәр дә без уңышка ирешергә телибез икән, Аллаһы-ның Илчесе безгә үрнәк булырга тиеш. Ул сәхабәләрен җомга һәм гает көннәрендә генә түгел, башка форсатлар белән дә вәгазьләгән, Аллаһы Тәгаләнең түбәндәге боеры-гын үтәгән:  ادْعُ إِلَى سَبِيلِ رَبِّكَ بِالْحِكْمَةِ وَالْمَوْعِظَةِ الْحَسَنَةِ  «Раббың юлына хикмәт һәм гүзәл вәгазь ярдәмендә чакыр...»469

б) Матур вәгазь.

Кирәкле бөтен мәгънәне җиткерү, тыңлаучылар кола-гына ирештерү өчен күркәм телле булу кирәк. Аллаһы Тә-галә әйткән:  وَعِظْهُمْ وَقُلْ لَهُمْ فِي أَنْفُسِهِمْ قَوْلاً بَلِيغًا  «... аларны вә-газьлә һәм җаннарына барып җитә торган сүзләр сөй-лә!»470

Әлеге хәдиснең башка риваятендә «Пәйгамбәр галәй-һиссәләм безгә матур сүзле вәгазь белән мөрәҗәгать ит-те...» диелә.471

в) Кыскалык.

Вәгазьне артык озакка сузу, кешеләрнең эчләрен по-шырганга, ярсытканга, шуның нәтиҗәсендә, аның файда-сы югалганга күрә, Пәйгамбәрнең вәгазьләре кыска, ләкин тәэсирле булган. Җәбир бине Сәмүра разыяллаһү ганһү: «Мин еш кына Пәйгамбәр галәйһиссәләм белән намаз укый идем. Аның намазлары һәм вәгазьләре уртача озын-лыкта иде», – дигән.

Әбү Давытның «Сөнән»ендә китерелгән хәдистә: «Пәйгамбәр галәйһиссәләм беркайчан да җомга вәгазьлә-рен озын итмәгән, алар берничә генә сүздән торганнар», – диелә.

г) Яхшы форсатны һәм уңайлы вакытны куллану.

Пәйгамбәрнең вәгазьләре беркайчан да даими бул-маган, ул кешеләргә вакыт-вакыт кына вәгазь сөйләгән. Әбү Вәил әйткән: «Гадәттә Габдуллаһ бине Мәсгут безгә пәнҗешәмбе көннәрендә вәгазь сөйли иде. Бер кеше аңа: «Әй Әбү Габдеррахман, дөреслектә без синең нәсыйхәтлә-реңне яратабыз һәм аларга омтылабыз. Ләкин без син көн саен вәгазь сөйләгәнне телибез», – дигән. Габдуллаһ ибне Мәсгут: «Сезне туйдыру куркынычы гына миңа көн саен вәгазь сөйләргә комачаулый. Дөреслектә, Аллаһының Ил-чесе безнең эчебезне пошырукдан куркып, вакыт-вакыт кына вәгазь сөйләде».472

2. Уңышка ирешәчәк вәгазьченең сыйфатлары.

Вәгазь тәэсирле булсын, кешенең ваемсыз җанын, йоклаучы намусын уята алсын өчен, ул яхшы вәгазьче та-рафыннан сөйләнергә тиеш. Яхшы вәгазьченең шартлары:

а) Ул үзенең сүзләренә ышанырга, чын күңелдән аларны тыңлаучыларга җиткерергә тырышырга, тыңлау-чыларга үз сүзенә ышанганлыгын күрсәтергә тиеш. Мо-ның тышкы күренешләре – тавышы, интонациясе, йөзенең үзгәрүе. Вәгазь сөйләгән вакытта Пәйгамбәрнең Кыяфәте үзгәрә торган булган. Җәбир бине Габдуллаһ әйткән: «Пәйгамбәр галәйһиссәләм кешеләргә вәгазь сөйләгәндә һәм Кыямәт көнен исләренә төшергәндә, ул бик ярсый һәм тавышын күтәрә, күзләре кызара, әйтерсең: «Иртән һәм кичен көтегез!» – дип дошман гаскәре турында кисәтә иде».

б) Ул бозыклыклардан азат, сәламәт йөрәккә ия бу-лырга, сүзләре чын йөрәктән чыгарга тиеш. Ә йөрәге һәм җаны яшерен авыруга дучар булган кешегә килгәндә, аның сүзләре бер колактан кереп икенчесеннән чыга. Бер-вакыт Хәсән Басри Басра мәчетендә вәгазь сөйләгән кеше-не ишеткән. Ләкин аның сүзләре Хәсән Басрига бернинди дә тәэсир итмәгән. Кешеләр чыгып беткәч, ул: «Яки синең йөрәгең авыру, яки минеке», – дигән.

в) Аның сүзләре гамәлләренә туры килергә тиеш. Чөнки вәгазь сөйләүченең матур сүзләре ошаса, алар аның гамәлләрен дә күзәтәчәкләр. Сүзләре эшләренә туры кил-сә, аның үрнәгенә иярәчәкләр. Сүзләре эшләренә каршы килүен күрсәләр, аның турында начар сүзләр таратачаклар һәм аннан йөз чөерчәкләр. Кемдер: «Сүз белән вәгазьләү-ченең сүзләре әрәм китәчәк, эшләр белән вәгазьләүче уңышка ирешәчәк», – дип бик дөрес әйткән.

Кешене адашудан тыеп калу өчен Аллаһы Тәгаләнең түбәндәге сүзләренә мөрәҗәгать итү җитә:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لِمَ تَقُولُونَ مَا لا تَفْعَلُونَ . كَبُرَ مَقْتًا عِنْدَ اللَّهِ أَنْ تَقُولُوا مَا لا تَفْعَلُونَ 

«Әй иман китергән бәндәләр! Нигә сез үзегез эшлә-мәгән нәрсәне сөйлисез. Сезнең эшләмәгәнне сөйләвегез Аллаһыда зур нәфрәт уята».473

3. Сәхабәләрнең күркәмлеге, аларның йөрәкләренең тугрылыгы.

Сәхабәләрнең вәгазь сөйләгәндә куркулары, күзлә-реннән аккан яшьләре, аларның күркәмлеге, тугрылыгы, иманнарының югары дәрәҗәдә булуының билгесе. Ал-лаһы Тәгалә әйткән:

وَإِذَا سَمِعُوا مَا أُنْزِلَ إِلَى الرَّسُولِ تَرَى أَعْيُنَهُمْ تَفِيضُ مِنَ الدَّمْعِ مِمَّا عَرَفُوا مِنَ الْحَقِّ 

«Алар Пәйгамбәргә иңгәнне тыңлаганда хакыйкатьне белгәнгә күзләре яшь белән тулганын күрерсең».474

Гомумән, мөэминнәрне мактап, Хак Тәгалә әйткән:

إِنَّمَا الْمُؤْمِنُونَ الَّذِينَ إِذَا ذُكِرَ اللَّهُ وَجِلَتْ قُلُوبُهُمْ وَإِذَا تُلِيَتْ عَلَيْهِمْ آياتُهُ زَادَتْهُمْ إِيمَانًا 

«Мөэминнәр – Аллаһыны искә алганда йөрәкләре куркучылар. Аның аятьләре укылганда бу аларның иман-нарын арттыра...»475

4. Тәкъвалыкта булуның күркәмлеге.

Тәкъвалык шәригать боерыкларын үтәүдә, хәрамнан тыелуда чагыла. Ә тәкъвалыкта булуның зарурлыгы ту-рында сөйләү Пәйгамбәрнең төп максаты булган. Чөнки даими тәкъвалык ике дөньяда да бәхеткә илтә. Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَلَقَدْ وَصَّيْنَا الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ مِنْ قَبْلِكُمْ وَإِيَّاكُمْ أَنِ اتَّقُوا اللَّهَ  «Бу сездән алда Язу бирелгәннәргә һәм сезгә Аллаһы-дан куркырга боерабыз».476

5. Тыңлау һәм итәгать итү – нәсыйхәт.

Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында мөселманнарга шә-ригать хуплаган эшләрдә әмирләренә буйсынырга боер-ган:  يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا أَطِيعُوا اللَّهَ وَأَطِيعُوا الرَّسُولَ وَأُولِي الأَمْرِ مِنْكُمْ «Әй иман китергән бәндәләр, Аллаһыга итәгать итегез, һәм Аның Рәсүленә итәгать итегез! Шулай ук, Коръән белән гамәл кылып, Коръән дәлилләре белән әмер итүче хакимият ия-ләренә итәгать итегез!»477

Яхшылыкның бер өлеше булса да, Пәйгамбәр галәй-һиссәләм итәгать итү турында аерым бер киңәш бирә. Мө-селманнарның әлеге киңәшне даими үтәүләре бу дөньяда бәхетле булырга, аларның тормыш мәнфәгатьләрен кай-гыртырга ярдәм итә. Гали ибне Әбү Талип разыяллаһү ганһү: «Җитәкченең яхшы яки бозык булуына карамастан, аннан кала беркем дә кешеләрнең хәлен тәртипкә сала ал-мый. Әгәр бозык булса, мөэмин үзенең Раббысына гыйба-дәт кылырга һәм билгеле бер вакытка кадәр шул җитәкче-гә түзеп торырга тиеш», – дип әйткән. Мөселманнарның җитәкчеләренә буйсынмаулары, итәгатьсезлеккә омтылу-лары аларны хәлсезләндерде, фетнәләр чыгуга сәбәп бул-ды.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм: وَلَوِ اسْتُعْمِلَ عَلَيْكُمْ عَبْدٌ «... сезгә җитәкче итеп колны куйсалар да», – дип әйткән. Әлеге хәдиснең Бохари китергән риваятендә болай диел-гән: اسْمَعُوا وَأَطِيعُوا وَإِنِ اسْتُعْمِلَ عَلَيْكُمْ عَبْدٌ حَبَشِيٌّ كَأَنَّ رَأْسَهُ زَبِيبَةٌ «Сез-гә җитәкче итеп башы йөземгә тиң хәбәшине куйсалар да, тыңлагыз һәм итәгать итегез!»

Галимнәр фикеренчә, моны ике төрле аңлап була:

Бер төркем галимнәр Пәйгамбәрнең әлеге сүзләре ки-ләчәктә булачак мөселманнар арасындагы каршылыклар турында сөйли дип саныйлар. Бу очракта, итәгать итәргә боеру ике начарның кечерәген сайлап алу боерыгын аң-лата. Чөнки идарә итүе дөрес булмаган колның хакими-ятенә түзеп тору фетнә чыгарудан яхшырак. Икенчеләр «әлеге сүзләр чынбарлыкка бәйле булмаган мисаллар гы-на» дип санаган. Чөнки мондый идарә итү дөрес булмый. Икенче хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм моңа охшаш мисал китерә:

مَنْ بَنَى لِلَّهِ مَسْجِدًا ، وَلَوْ كَمَفْحَصِ قَطَاةٍ لِبَيْضِهَا ، بَنَى اللَّهُ لَهُ بَيْتًا فِي الْجَنَّةِ

«Тавык оясы кадәр генә булса да, мәчет төзүчегә Ал-лаһы Тәгалә җәннәттә өй төзеп куячак».478

Чөнки мәчет кебек тавык оясы була алмый.

6. Пәйгамбәрнең һәм тугры хәлифәләрнең сөннәтенә иярүнең зарурлыгы.

Сөннәт – иярү юлы дигән сүз. Ул ышану сүз һәм эш-ләрдә Пәйгамбәргә, тугры хәлифәләргә иярүдән гыйбарәт. Пәйгамбәр галәйһиссәләм үзенең сөннәтен тугры хәлифә-ләр сөннәте белән бәйли. Чөнки ул аларның Коръән һәм сөннәткә нигезләнгән ысуллары дөрес булачагын белгән. Барлык галимнәрнең дә фикеренчә «туры юлдан баручы тугры хәлифә» дигән сыйфат дүрт хәлифәгә карата кул-ланыла ала: Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали.

7. Бидгатьләрдән саклау.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ أَحْدَثَ فِي أَمْرِنَا هَذَا مَا لَيْسَ مِنْهُ فَهُوَ رَدٌّ

«Кем дә булса безнең эшебезгә шәригатькә) яңа, аңа бәйле булмаган нәрсә кертсә, ул кире кагылачак». Әлеге хәдиснең шәрехләреннән аңлашылганча, бу – диннең бөек нигезе. Берәр яңалык кертеп, аны дин белән бәйләүченең шул бидгате кире кайтарылачак. Мондый яңа эш шелтәле һәм хаталы бидгать санала. Бидгать сүзе ике мәгънәгә ия: шәригатьтәге һәм гади мәгънә.

Бидгать сүзе ике мәгънәгә ия. Шәригатьтә «бидгать» сүзе Аллаһ һәм Пәйгамбәр галәйһиссәләм диненә каршы килә торган яңалыкны аңлата. Шул бидгать турында Пәй-гамбәр галәйһиссәләм: «Һәр бидгать – адашу», – дип әйт-кән.

Гадәти кулланышта «бидгать» – тиңдәше булмаган уйлап табылган нәрсәне аңлата. Сәхабәләр күп яңалыклар-ны кабул иткәннәр. Мисал итеп, Гомәр разыяллаһү ганһү-нең кешеләрнең Рамазанда тәравих намазына җыелганна-рын күреп: «Бу яхшы яңалык бидгать)», – дип әйткәнен китерүгә була. Шул вакытта Үбәй бине Кәгъб разыяллаһү ганһү: «Ләкин элек мондый нәрсә юк иде бит», – дигәч, Гомәр разыяллаһү ганһү: «Беләм, ләкин бу яхшы эш», – дигән. Ягъни, бу эш элек эшләнмәсә дә, ул нигездә шәр-игатькә карый.

Әбү Бәкер разыяллаһү ганһү исән чакта Коръәнне туплау, зәкят түләмәүчеләр белән сугышу, кешеләрнең бер Коръән янына җыю, Госман разыяллаһү вакытында Коръән нөсхәләрен төрле илләргә җибәрү һ.б.ш. яңалык-лар да шушы хөкемгә керә.

8. Саубуллашканда файдалы һәм ике дөньяда да бә-хеткә илтә торган киңәшләр бирү гадәтнең нигезендә шу-шы хәдис ята.

9. Әлеге хәдис нигезсез яңалыкларны тыя.
Яхшылык капкалары һәм һидәят юллары
28 عَنْ مُعَاذِ بْنِ جَبَلٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قُلْتُ : يَا رَسُولَ اللَّهِ ، أَخْبِرْنِي بِعَمَلٍ يُدْخِلُنِيَ الْجَنَّةَ وَيُبَاعِدُنِي عَنِ النَّارِ ، قَالَ : لَقَدْ سَأَلْتَ عَنْ عَظِيمٍ ، وَإِنَّهُ لَيَسِيرٌ عَلَى مَنْ يَسَّرَهُ اللَّهُ تَعَالَى عَلَيْهِ : تَعْبُدُ اللَّهَ لا تُشْرِكُ بِهِ شَيْئًا ، وَتُقِيمُ الصَّلاةَ ، وَتُؤْتِي الزَّكَاةَ ، وَتَصُومُ رَمَضَانَ ، وَتَحُجُّ الْبَيْتَ . ثُمَّ قَالَ : أَلا أَدُلُّكَ عَلَى أَبْوَابِ الْخَيْرِ : الصَّوْمُ جُنَّةٌ ، وَالصَّدَقَةُ تُطْفِئُ الْخَطِيئَةَ كَمَا يُطْفِئُ الْمَاءُ النَّارَ ، وَصَلاةُ الرَّجُلِ فِي جَوْفِ اللَّيْلِ ، ثُمَّ تَلا : تَتَجَافَى جُنُوبُهُمْ عَنِ الْمَضَاجِعِ – حَتَّى بَلَغَ – يَعْمَلُونَ . ثُمَّ قَالَ : أَلا أُخْبِرُكَ بِرَأْسِ الأَمْرِ وَعَمُودِهِ وَذِرْوَةِ سَنَامِهِ ؟ قُلْتُ : بَلَى يَا رَسُولَ اللَّهَ ، قَالَ : رَأْسُ الأَمْرِ الإِسْلامُ ، وَعَمُودُهُ الصَّلاةُ ، وَذِرْوَةُ سِنَامِهِ الْجِهَادُ . ثُمَّ قَالَ : أَلا أُخْبِرُكَ بِمِلاكِ ذَلِكَ كُلِّهِ ؟ قُلْتُ : بَلَى يَا رَسُولَ اللَّهِ ، فَأَخَذَ بِلِسَانِهِ وَقَالَ : كُفَّ عَلَيْكَ هَذَا ، قُلْتُ : يَا نَبِيَّ اللَّهِ ، وَإِنَّا لَمُؤَاخَذُونَ بِمَا نَتَكَلَّمُ بِهِ ؟ فَقَالَ : ثَكِلَتْكَ أُمُّكَ ، وَهَلْ يَكُبُّ النَّاسَ فِي النَّارِ عَلَى وُجُوهِهِمْ – أَوْ قَالَ : عَلَى مَنَاخِرِهِمْ – إِلاَّ حَصَائِدُ أَلْسِنَتِهِمْ

Мөгаз бине Җәбәл разыяллаһү ганһү әйткән: «Бер-вакыт мин: «Әй Аллаһының Илчесе, миңа җәннәткә ке-рергә һәм уттан коткарырга ярдәм итә торган эшне әйт!» – дидем. Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай диде: «Син бөек эш турында сорадың, ләкин Аллаһы Тәгалә җиңеләйтү-чегә ул җиңел булачак: Аллаһыга гыйбадәт кыл, Аңа ши-рек кылма, намаз укы, зәкят түлә, Рамазан аенда ураза тот, Йортка хаҗ кыл!» Аннары: «Сиңа яхшылык капкаларын күрсәтимме? Ул – калкан булган ураза, су утны сүндергән кебек гөнаһларны сүндерүче садака һәм кешенең караңгы төндә укыган намазы дип әйтте дә түбәндәге аятьне укы-ды: «... алар яннары белән яткан җирләреннән торып, Ал-лаһыдан куркып һәм Аңа өметләнеп намаз укыйлар, Без биргән нәрсәләрдән садака бирәләр. Алар эшләгән эш өчен нинди шатлыклы нәрсә әзерләнгәнен беркем бел-мәс».479Аннан соң болай диде: «Сиңа бу эшнең башы, ба-ганасы һәм түбәсе турында хәбәр биримме?» Мин: «Әйе, әй Аллаһының Илчесе», – дидем. Ул: «Әлеге эшнең башы – Ислам, терәге – намаз, түбәсе – җиһад». Аннары: «Сиңа аларның төп өлеше турында хәбәр биримме?» – диде. Мин: «Әйе, әй Аллаһының Илчесе», – дидем. Ул үзенең теленнән тотты да: «Үзеңдә менә бу нәрсәне тыеп тор!» – дип әйтте. Мин: «Әй Аллаһының Илчесе, бездән сөйләгән нәрсәләребез өчен соралачакмы?» – дип сорадым. Пәйгам-бәр галәйһиссәләм: «Анаң синнән мәхрүм булсын! Гайбәт сүзләрдән башка нәрсә өчен кешеләрне утка йөзләре бе-лән ыргытачаклармени?!» – диде.480



Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдистә җәннәткә керергә һәм уттан коткарыр-га ярдәм итә торган эшләр турында сөйләнелә. Бу бик тә әһәмиятле эш. Чөнки Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләрне, Язуларны кешеләрне уттан коткару һәм җәннәткә кертү өчен җибәрелгән. Шуңа күрә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм Могаз разыяллаһү ганһүгә: «Син миннән бөек эш турында сорадың», – дип әйткән. Шундый ук сорау бирүче икенче кешегә болай дигән:

لإِنْ كُنْتَ أَوْجَزْتَ فِي الْمَسْأَلَةِ لَقَدْ أَعْظَمْتَ وَأَطْوَلْتَ

«Синең соравың кыска булса да, бик әһәмиятле һәм аңа озак итеп җавап бирергә туры киләчәк».



Хәдисне аңлау

1. Мөгазның изге эшләргә игътибары.

Мөгаз разыяллаһү ганһүнең мондый сорау бирүе аның изге гамәлләргә зур игътибар күрсәтүе, аларны Пәй-гамбәрдән белергә тырышуы турында сөйли. Әлеге сорау, шулай ук, аның күркәм телле булуын күрсәтә. Чөнки ул кыска да, төгәл дә булган. Ә Пәйгамбәр галәйһисәләм аны шул соравы өчен мактап, болай дигән: لَقَدْ سَأَلْتَ عَنْ عَظِيمٍ «Дөреслектә, син бөек эш турында сорадың».

2. Гамәлләр – җәннәткә керү сәбәпләренең берсе.

Сорау биргәндә Мөгаз разыяллаһү ганһү: «Миңа нин-ди гамәл җәннәткә керергә ярдәм итәчәк?» – дип сораган.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَتِلْكَ الْجَنَّةُ الَّتِي أُورِثْتُمُوهَا بِمَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ  «Менә сез кылган эш өчен сезгә мирас итеп бирелгән җәннәт».481

Пәйгамбәрнең لا يَدْخُلُ أَحَدُكُمُ الْجَنَّةَ بِعَمَلِهِ «Гамәлләре ярдәмендә генә беркем дә җәннәткә керә алмаячак» дигән сүзләренә килгәндә, алар гамәлләре белән генә беркемнең дә җәннәткә лаеклы булмаячагын күрсәтә. Әлеге гамәл-ләрнең кабул булуы кирәк. Ә ул эшләр Аллаһының бәндә-ләренә күрсәткән рәхмәте һәм мәрхәмәте ярдәмендә генә кабул булачак. Монда тыш яхшы гамәлләрне кылу да Ал-лаһ ярдәмендә башкарыла: Аллаһ туры юлдан баруны җи-ңеләйткән кеше туры юлга баса һәм гамәл кыла башлый, ә Аллаһ җиңеләйтмәүче юлдан яза һәм бер гамәл дә кыл-мый. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَأَمَّا مَنْ أَعْطَى وَاتَّقَى . وَصَدَّقَ بِالْحُسْنَى . فَسَنُيَسِّرُهُ لِلْيُسْرَى .

وَأَمَّا مَنْ بَخِلَ وَاسْتَغْنَى . وَكَذَّبَ بِالْحُسْنَى . فَسَنُيَسِّرُهُ لِلْعُسْرَى 

«Тиешлесен биргән һәм тәкъва булган, иң яхшыны Аллаһының берлеген) таныган кешегә килгәндә, Без аңа җиңеллеккә юлны җиңеләйтәчәкбез. Саранланган, Аллаһ биргәнне сарыф итмәгән, иң яхшыны ялган дип санаучыга килгәндә, Без аңа авырлыкка юлны җиңеләйтәбез».482

3. Исламның баганаларын үтәү.

Пәйгамбәр Мөгазның соравына җавап биргәндә Алла-һыга табыну, намаз уку, зәкят түләү, ураза һәм хаҗ кебек гамәлләрнең җәннәткә керүгә сәбәп булачак гамәлләр икәнен күрсәтә. Бу гамәлләр турында без алдагы хәдисләр турында сөйләгән идек инде.

4. Яхшылыкның капкалары.

Ибне Мәҗә китергән хәдистә җәннәт турында сөйлә-нелгән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм Мөгаз разыяллаһү ган-һүгә Аллаһының мәхәббәтен яуларга ярдәм итә торган өс-тәмә гамәлләр кылу кирәклеге турында сөйли. Аллаһының Илчесе тапшырганча, Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمَا تَقَرَّبَ إِلَيَّ عَبْدِي بِشَيْءٍ أَحَبَّ إِلَيَّ مِمَّا افْتَرَضْتُ

عَلَيْهِ وَمَا يَزَالُ عَبْدِي يَتَقَرَّبُ إِلَيَّ بِالنَّوَافِلِ حَتَّى أُحِبَّهُ 

«Миңа омтылып бәндәм эшләгән эшләрнең Минем өчен иң сөеклесе – Мин аңа боерган нәрсәләр. Мин аны яратканчыга кадәр ул тиешледән артык нәфел) гамәлләр кылып Миңа якынаячак».483

а) Ураза – калкан ул.

Бу очракта Рамазандагы фарыз ураза түгел, ирекле ураза турында сүз бара. Әлеге ураза Ахирәттә уттан кал-кан булачак. Чөнки мөселман Аллаһ боерыгына буйсы-нып, үзенең теләкләрен канәгатьләнүдән тыела. Шул сә-бәпле ул Аллаһ билгеләгән чикләр янында туктарга өйрә-нә, тәкъвалыкка якыная, нәфесенә хуҗа була башлый, гө-наһлардан арына.

б) Садака гөнаһларны каплый.

Инде әйтеп үткәнчә, монда зәкят түгел, гади садака, гөнаһларның кечкенәләре күз алдында тотыла. Зур гөнаһ-ларны бары тик тәүбәгә килү генә кичерә. Икенче кешене рәнҗетүгә бәйле булган гөнаһлардан шул кешедән гафу сорап, бәхилләшеп кенә арынып була. Аллаһының Илчесе әйткән: صَدَقَةُ السِّرِّ تُطْفِئُ غَضَبَ الرَّبِّ «Дөреслектә, яшерен би-релә торган садака Аллаһының ачуын сүндерә».484

Гөнаһларны сүндерү ярдәмендә кешенең өметләре арта йөрәге нурлана, гамәлләре чистара. Шул сәбәпле са-дака башка гамәлләр өчен капкага әверелә.

в) Төнге намаз.

Монда күпмедер йоклап алгач укыла торган төнге на-маз турында сөйләнелә. Төнге намазның күркәмлеге ту-рында сөйләүче бик күп аять һәм хәдисләр бар. Шуңа кү-рә, Пәйгамбәр галәйиссәләм дәлил итеп

تَتَجَافَى جُنُوبُهُمْ عَنِ الْمَضَاجِعِ  «...яннарына яткан җирләрен-нән торып намаз укучылар..»,485 дигән аятьне китерә. Баш-ка аятьтә Аллаһы Тәгалә болай дигән:

إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي جَنَّاتٍ وَعُيُونٍ . آخِذِينَ مَا آتَاهُمْ رَبُّهُمْ إِنَّهُمْ كَانُوا قَبْلَ ذَلِكَ

مُحْسِنِينَ . كَانُوا قَلِيلاً مِنَ اللَّيْلِ مَا يَهْجَعُونَ . وَبِالأَسْحَارِ هُمْ يَسْتَغْفِرُونَ 

«Дөреслектә, тәкъвалар чишмәләр арасында җәннәт бакчаларында булачак, Раббылары бүләк иткән нәрсәләр-не алачак. Чөнки алар эле яхшы эшләр эшләгәннәр, төннә аз гына йоклаганнар, таң атканда гафу итүне сораган-нар».486

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

أَفْضَلُ الصَّلاةِ بَعْدَ الصَّلاةِ الْمَكْتُوبَةِ الصَّلاةُ فِي جَوْفِ اللَّيِلِ

«Фарыз намаздан соң иң яхшы намаз – төн уртасында укыла торган ирекле намаз».487

عَلَيْكُمْ بِقِيَامِ اللَّيْلِ فَإِنَّهُ دَأْبُ الصَّالِحِينَ قَبْلَكُمْ وَإِنَّ قِيَام



َ اللَّيْلِ قُرْبَةٌ إِلَى اللَّهِ وَمَنْهَاةٌ عَنِ الإِثْمِ وَتَكْفِيرٌ لِلسَّيِّئَاتِ

«Сезгә төнлә намаз укырга кирәк. Чөнки төнге намаз сезгә кадәр яшәгән тугры кешеләрнең гадәте булган. Төн-ге намаз Аллаһыга якынаю чарасы булып тора, ул гөнаһ-тан тыя, начар гамәлләрне йолып ала».488

Төнге намаз укуның иң яхшы вакыты – төн азагы, төн уртасы. Чөнки Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

وَصَلاةُ الرَّجُلِ فِي جَوْفِ اللَّيْلِ

«Кешенең төн уртасында укыган намазы». Ягъни, төн уртасына якын булган теләсә кайсы вакыт.

5. Ислам диненең башы, баганасы һәм түбәсе.

Мөгазның күзләрендә тагын да күбрәк белем алу те-ләген күреп, Аллаһының Илчесе аңа мисаллар ярдәмендә ачык киңәш бирә. Пәйгамбәр киңәшен «Сиңа сөйләргә-ме..?» дип сораудан башлый. Бу файдалы тәрбия чарасы, ул гыйлем алучының игътибарын арттыра, аны да гыйлем алу өчен сорау бирергә этәрә.

Пәйгамбәр галәйһисәләм тапшырган гыйлем түбән-дәге нәрсәләрне үз эченә ала:

а) Бу эшнең башы – Ислам. Әлеге сүзләрне аңлатып, башка хәдисендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

إِنَّ رَأْسَ هَذَا الأَمْرِ أَنْ تَشْهَدَ أَنْ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ



وَحْدَهُ لا شَرِيكَ لَهُ وَأَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ

«Бу эшнең башы синең «Аллаһыдан башка илаһ юк һәм Мөхәммәт – Аның колы һәм илчесе» дип шәһадәт би-рүеңдә».489

Ягъни, бу диндә иң төп нәрсә әлеге ике шәһадәт. Бо-ларны эчке яктан да, тышкы яктан да танымаучының Ис-ламга бернинди катнашы да юк. Шулай ук, әлеге диннең башы – Ислам һәм аның биш терәге дип тә әйтәләр.

б) Аның баганасы – намаз.

Чатыр үзен тотып торучы таяк ярдәмендә генә тора алган кебек, намаз да диннең терәге. Таяк чатырны күтәр-гә һәм куллануга яраклы иткән кебек, намаз да динне кү-тәрә, аның ачык итә, намаз укучыны Аллаһ янындагы юга-ры дәрәҗәгә ирештерә.

в) Аның түбәсе – дин өчен көрәшү монда корал бе-лән сугышу гына күз алданда тотылмый. Исламда булган нәрсәләрнең иң бөеге – җиһат. Чөнки аның ярдәмендә Ал-лаһының сүзе өстен чыга, Ислам башка диннәрдән алда була. Бервакыт, Әбү Зәр разыяллаһү ганһү: «Әй Аллаһы-ның Илчесе, минем өчен иң яхшы эш кайсы?» – дип сора-гач, Пәйгамбәр болай дигән: إِيمَانٌ بِاللَّهِ وَجِهَادٌ فِي سَبِيلِ اللَّهِ «Аллаһыга ышану, ә аннары Аллаһ юлында көрәшү».490

6. Телеңә игътибарлы булу.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм Мөгазга биргән киңәшнең ахырында телнең әлеге бөтен гамәлләр белән идарә итүен, аларны камилләштерүен күрсәтә, шуңа күрә, телгә игъ-тибарлы булырга куша. Аллаһының Илчесе әйткән:

مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيَقُلْ خَيْرًا أَوْ لِيَصْمُتْ

«Аллаһыга һәм Соңгы көнгә ышанучы кеше яхшы әй-бер сөйләсен яки эндәшмәсен».491

Бер кеше: «Әй Аллаһының Илчесе, миңа җәннәткә ке-рергә ярдәм итә торган эшне күрсәт», – дигән. Җавап итеп Пәйгамбәр галәйһиссәләм:

أَمْسِكْ هَذَا – وَأَشَارَ إِلَى لِسَانِهِ – فَقَالَ : ثَكِلَتْكَ أُمُّكَ ،




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   29




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет