Соңгы елларда проза өлкәсендә актив иҗат итеп, милләтебезнең яшәешен, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аның үткәне белән бәйләп караган һәм хатирәләрен яңартып иҗат иткән авторлар арасында Габдулла Галиев исеме үзенә бер аерым урын алып тора. «Бала һәм үсмер чаклары сугыш чорына туры килгән бик күп яшьтәшләре кебек, ул да кечкенәдән эшкә җигелеп үсә: ат җигеп җир сөрә, колхоз тракторлары өчен ерак җирләрдән ягулык ташый; көзләрен элеваторга ашлык илтә, кышларын Лубьян урманнарында агач чыгара»1. Әлеге вакыйгалар яшь егетнең хәтеренә тирән үтеп кергән һәм озак еллар дәвамында күңел төпкелендә сакланып барган.
Г. Галиев иҗатка шактый соң килеп кергән авторларның берсе. Аның беренче пьесалары ХХ гасырның алтмышынчы елларында басылып чыкса, проза әсәрләрен язуга ул сиксәненче еллардан алына. Бүгенге көнгә аның хикәяләрен һәм повестьларын туплаган биш җыентык дөнья күргән: «Үкенеч» (1995), «Кичер мине, Сурия» (1997), «Хәзрәт малайлары» (2002), «Кырык дүртнең буранлы кышы» (2006), «Йөрәк ярасы» (2012). Соңгысында Әгерҗе якларында яшәп иҗат итүче язучының, нигездә, яңа повестьлары, хикәяләре һәм юморескалары бастырылган.
«Йөрәк ярасы» китабында урын алган әсәрләрендә дә автор үз иҗат кыйбласына тугры калып үткәнгә мөрәҗәгать итә, сугыш чоры авылының, яшүсмерләренең яшәешен, көндәлек газап-хәсрәтләрен җиткерергә тырыша. Шул ук вакытта, әсәрләрдә еш кына олыгаеп барган хикәяләүче образында язучының үзен сиземләп була. Ягъни, автор әсәрләрен тормыш чынбарлыгына нигезләнеп иҗат итә, үз күргәннәрен укучысына да ышандырып җиткерә ала. Әлеге җыентыкта урын алган хикәяләргә тукталып, аларда урын алган әдәп-әхлак мәсьәләләренә игътибар итик.
Әхлакый эзләнүләр, әдәп саклау мәсьәләләре – әдәбиятның аерылгысыз бер өлеше булып санала. Телиме-теләмиме, язучы үзе дә сизмәстән укучы алдында билгеле бер әхлакый кануннарны үтәү, әдәпле булу таләбен куя. Әгәр әдәп ул үзеңне тота белү кагыйдәләре, гадәт, йола кебек аңлашылса, «әхлак кешеләрнең дөньяны үзләштерү процессында аларның үзара мөнәсәбәтләрен билгели торган карашлар һәм таләпләр системасы»1, дип кабул ителә. Татар телендә бу сүзләр еш кына бергә дә кулланыла, бер мәгънәдә берләшә. Билгеле, кешенең чын йөзе, аның холкы тормышта сынаулар аша узганда сынала. Г.Галиев та нәкъ менә шуны күздә тотып иҗат итә. Сугыш, бер яктан, кешеләрне бер-берсенә якынайтса, икенче яктан алар алдына төрле каршылыклы ситуацияләрне китереп бастыра. Шул мизгелдә әхлак һәм әдәп турында онытмаган геройлар язучының хикәяләренә дә килеп керә.
«Әдәбиятта үткәнне сурәтләүнең тагын бер мөһим әхлакый әһәмияте шунда: бу эш хәзерге кешенең тарихи хәтерен тирәнәйтергә булыша. Әйтергә кирәк, хәтер – соңгы вакытта әхлак турында барганда аеруча еш күтәрелә торган мәсьәлә», – дип яза Ф. Мусин2. Г.Галиев әсәрләрендә тасвирланган вакыйгалар – сугыш чорындагы авыл тормышын хәтердә яңарту. Менә, мәсәлән, аның «Атлар да елый икән» хикәясе. Ундүрт-унбиш яшьләр тирәсендәге ике малай нефтебазадан авылларына олаулап керосин алып кайталар. Сугыш вакытында яшүсмерләрне дә эшкә җигү – гадәти күренеш. Шулай да, Рәсим белән Гали үтәргә тиешле бу вазыйфа аларга җиңел генә бирелми. Малайларның да, атларның да иртәдән бирле авызларына ризык капканы юк, җитмәсә, һава торышы да кинәт кенә бозылып китә. Колхоз рәисе исә тиз арада кайту максатын куя. Ләкин Галинең олау тарткан аты – Карлыгач, хәлсезләнеп, юлда туктап кала. Чарасызлыктан малай нишләргә дә белми. Бу вакытта автор Галинең башында туган фикерләрне җиткерә: «Галинең томанланган зиһене акрынлап ачыла башлады. «Качып китәргә? Коралып ташлап качкан солдат кебекме? Оят! Хурлык! – диде ул, авыз эченнән пышылдап. – Чара бер генә, ничек тә алга таба хәрәкәт итәргә!»1.
Әмма алга бару да җиңел түгел. Яңгырдан киемнәре юешләнү сәбәпле, шырпы дымланып, учак яга алмыйлар; туңудан һәм ачлыктан эчәкләре сулкылдаган малайларның йокылары да киселә. Көч-хәл белән атларга юнәлтелгән былтыргы кипкән үләннәр дә күпкә җитми. Шуңа да карамастан, Рәсим әлеге авыр ситуациядә юлдашын калдырып китми, аңа өмет биреп, ышыклы урын кора, туңмас өчен, чаптыра.
Ике яшьтәш образ бер-берсеннән холыклары белән шактый аерыла. Яшьтәшләрнең Гали исемлесе хисчәнрәк, төшенкелеккә тиз бирешә. Мисал өчен, аның үз теләге белән гармунда уйнарга өйрәнүе, ат туктап калгач, башында туган каршылыклы фикерләр, хәтта әсәр ахырында Карлыгачны чыбыркы белән кыйнавы да шул хакта сөйли. Колхоз рәисенең юлда очрап, соңга калып кайткан һәм ач, баштан-аяк суда булган малайларны тиргәве дә Галинең ачуын кабарта. Рәсим исә бу ситуациягә дә ризалаша, эшләрен җиңеләйтү чарасын эзли. Әлбәттә, Галинең соңыннан гөнаһсыз хайваннан гафу үтенүе дә бирелә. Ягъни малайның күңелендә кайнаган ачу, яшәеш газапларына нәфрәте тышка бәреп чыкса да, ул кылган гамәлләренә үзе үк җавап та бирә. Шулай итеп сугыш тудырган тормыш чынбарлыгы, яшүсмер малайлар кичерешләре аша, автор тарафыннан тәфсилле, ышандыргыч тасвирлана. Нинди авыр хәлдә дә үз-үзеңне тота белү, авырлыкларга бирешмәү, ачу сакламау, түземлелек кебек сыйфатлар алга сөрелә.
Сугыш чорында бер-береңә, хәтта ят кешегә ярдәмләшү күренеше Г.Галиевның «Без алар кебекме?» хикәясендә җиткерелә. Аны автор ике бабайның эш-гамәлләре аша ачып бирергә тырышкан. Шәфигулла һәм Муллахмәт абзыйлар, яшьләренә карамый, колхоз эшенә җигелеп эшлиләр, яшьләргә, сугышка киткән ата-абыйларын күздә тотып, булышырга телиләр. Әмма бу ярдәм сүзе, нигездә, бары ниндидер бер эшне башкарып чыгаруга кайтып калмый. Алар буыннар арасында бәйләнешне, әхлак һәм ярдәмчеллек, кешелеклелек кебек сыфатларның да сакланышы сагында торалар. Бу бигрәк тә нефтебаза юлында саз эченә кереп баткан бер юлчыга бәйле вакыйгада ачыла. Юлчыны ташлап китмәү, хәлеңнән килгәнчә аңа ярдәм күрсәтү – өлкән яшьтәге абзыйларның девизы сыман аңлашыла. Аллаһка ышанган, догада булган бу картларның сүзләре дә гыйбрәтле яңгырый: «Юлда авырлыкка очраган мосафирга ярдәм итәргә куша китап. Андыйларны ташлап китү зур гөнаһ, ярдәм итү иң саваплы, иң изге гамәлләрдән санала, шуны онытмагыз, балалар»1.
Буыннар арасындагы бәйләнеш, заманга бәйле әдәп мәсьәләләре «Кәчтүм» хикәясендә ачык чагыла. Бабай кеше оныкларының дусларына карап, аларның киенү рәвешенә игътибар итә. Муенга тагылган цепочка, җиңсез күлмәк, ачык түш... Өлкән яшьтәге карт малайларның киенүен үз яшьлеге белән чагыштырып карый. Мода дигән сүз артыннан иярмәскә чакыра. Ләкин биредә яшьләр аңа каршы чыга. Шунда автор, ретроспекция алымы ярдәмендә, бабай белән яшьлегендә булып узган бер вакыйганы сөйләп үтә.
Әсәрдә автор әйтергә теләгән төп фикерләрнең берсе – кешегә бәяне кием буенча бирергә ярамый. Бабай да бит яшьлегендә кәчтүмдә хикмәт дип алданган. Чынында исә, кеше холкы, күңеле белән матур булырга тиеш. Шул ук вакытта әсәрдә күтәрелгән әдәпле булу мәсьәләсен ике төрле аңлатырга була. Бердән, бабай милли йөз, һәр халыкка хас үз сыйфат-билгеләре турында сүз алып бара шикелле. Алар киемнең тышкы кыяфәтенә түгел, ә бәлки эчке бер функциясенә барып тоташа: муенга әйбер асмау, бик ачыкны кимәү. Икенче яктан, сүз заман шаукымы, модага да барып тоташа. Малайлар, хәзерге буын вәкилләре буларак, бабайның түбәндәге сүзләренә елмаеп карыйлар: «Алай җиңел генә мода колына әйләнергә ярамый. Киенүнең дә үз культурасы бар. Мин менә сезне шул дискотека дигән нәрсәгезгә матур күчтүм, ак якалы күлмәк кигереп, галстук тагып чыгарыр идем»1. Һәр чорның үзенчәлекләренә бәйле, кешеләрнең киемнәре дә заманга карап җайлаша бара.
«Мәхәббәт – Аллаһы Тәгалә бүләге» дигән әсәр әлеге мәңгелек хиснең иң гүзәл үрнәкләрен сурәтләп бирүгә корылган. Автор-хикәяләүче әсәрнең язылуына төп сәбәпне дә күрсәтеп китә. Моңа аны «Сөю мәңгелек» исемле китапта урнаштырылган Г.Исхакыйның «Остазбикә» әсәре рухландыра.
Әсәр гади генә сюжетка корылган, Муллакай абзый һәм Лотфия апакайның саф, эчкерсез хисләрен тасвирлап бирә. Автор, аларның сөюенә карап, үзе дә шундый мәхәббәт турында хыяллана һәм нәтиҗәдә таба да. Хикәя әнә шундый көчле, чын мәхәббәтнең тормышның барлык авырлыкларын җиңәргә сәләтле булуын җиткерә. Бер-беренә тугры калган, бер-беренә таянып яшәгән парлар Аллаһ Тәгалә тарафыннан шундый олы хисне татырга да лаек була. Карт белән карчыкның олы яшьтә дә изге хисне саклап калуы, бер-берсен кадерләп, хөрмәтләп яшәве сокландыра. Менә шундый үрнәк алырдай гаиләләр булганда, автор фикеренчә, җәмгыять, аерым алганда һәрбер кеше яхшылыкка, изгелеккә омтылачак.
Г. Галиевның әсәрләрендә урын алган геройларга хас сыйфатларның берсе – дин юлында булу, Илаһка ышану. Шул ук вакытта, алар фани дөньяны да бакыйга күчү этабында бер чор буларак кабул итә. Моның ачык мисалын «Җәмилә әби» хикәясендә күзәтеп була. Ялгыз ярлы карчыкның карга боткасы оештырырга йөргән балаларның күңелен күрү, соңгы онын да чыгарып бирү күренеше бик үтемле итеп сурәтләнгән. Җәмилә әби, шул рәвешле, Аллаһтан ярлыкау сорап булса да, милли йоланы үтәргә чыккан балаларны шат күңел белән озатып кала. Клуб тирәсендә йөрүче Нәҗип ваыйгасы да әбинең такмак-биюләреннән соң балаларның исеннән чыга. Шулай итеп автор кешедәге эчкерсез, самими хисләрнең генә яшәргә тиешлеген ассызыклый.
Бозык, гөнаһ эшләрнең берсе саналган хәмер эчүне язучы «Эт җан» хикәясендә тасвирлый. Хастаханәдә барган вакыйгада төп өч герой урын алган. Аларның барысын да авыру берләштергән, әмма төрле авыру. Шулар арасында хәмер эчеп инде берничә мәртәбә бирегә эләккән Умар исемле ир-ат. Авыр хәлдә булуга карамастан, үзенең бу хәлгә төшүендә ул табибларны гаепле итеп калдыра, дәвалау ысуллары белән килешми. Нәтиҗәдә аңа тагын бер кат операция ясала. Шунда ук автор бу күренешләргә шаһит Әстерхан татары – Рамазан абзый образын да кертә. Ул – Умарга капма-каршы герой. Умар аңа нинди генә сүзләр әйтмәсен, мыскылламасын, үз йөзен югалтмый, күңел тынычлыгын җуймый. Рамазан абзый Раббысыннан Умар кебек адәм балаларына да ярлыкау сорый, аларны туры юлга күндерүне үтенә. Эчкечелеккә бирелеп, түбәнгә тәгәрәгән кешенең авыру икәнен аңлап, аңа, ул теләмәсә дә, дога кылып булса да ярдәм итәргә ашкыну – кеше табигатенең иң күркәм сыйфатларыннан санала ала. Янәшәңдә булган кешеләргә битараф калмыйча, кулыңнан килгәнчә ярдәм итәргә ашыгу җәмгыятьтә урнашырга тиешле тәртипләрнең берсе. Г.Галиев кешеләр арасында әнә шундый әхлакый кагыйдәләрнең урнашуын тели.
Язучының әсәрләрендә шулай ук каргыш кебек күренешләр дә урын алган. Үз вакытында илдә барган тарихи вакыйгалар бер нәселдән булган бертуганнар арасындагы мөнәсәбәтләргә тә тәэсир итми калмый. Сәяси үзгәрешләр барышында бер-береңне сату, төрмәгә утырттыру кебек вакыйгалар әдәби әсәрләрдә еш сурәтләнә. Г.Галиев исә хәзерге заман кешеләрен кисәтә сыман: ашыгып эш итмәгез, өстегезгә каргыш алмагыз. Чөнки андый очракта сез дә, «Каргыш» хикәясе герое Харрас карт кебек, мескен хәлгә төшеп, нәсел дәвамчыларыгыз тарафыннан кире кагылырга мөмкинсез.
Әлеге тема «Дога кылып кит» әсәрендә дә дәвам итә. Бу очракта инде советлар идеологиясенә мөкиббән китеп, үзен коммунистларча күмдергән Борһан турында сүз бара. Заманында кабере янында аны мәңге онытмаска дип вәгъдә иткән «коммунист» дуслары, еллар үткәч, зиратка юлны да оныталар. Әмма кабер иясе хикәя героеннан Борһан өчен дә дога кылганын көтә, чөнки нәкъ аның кабере өстенә утыртырлык каен үсентесен хикәяләүче образ алып килә. Биредә дә, «Эт җан» хикәясендәге шикелле, кешеләрнең яхшылыкка, мәрхәмәтле булырга чакыру алга чыга. Тормыш вакыйгалары кешеләрне нинди генә юлга кертеп, төрле гамәлләр кылырга мәҗбүр итсә дә, кеше үз намусын, вөҗданын саклап калырга, гасырлар дәвамында формалашкан әхлакый кануннарга таянып яшәргә тиеш.
Нәтиҗә ясап шуны билгеләргә мөмкин: Г.Галиев хикәяләрендә күтәрелгән әдәп һәм әхлак мәсьәләләре, нигездә истәлекләргә мөрәҗәгать итеп, сугыш чоры авыл мохитен күзаллап иҗат ителсә дә, бүгенге җәмгыятьтә дә урын алган күренешләрне ачып салалар. Тормыш, яшәеш тудырган сынаулар кешеләрне сайлау алдына куя. Я тугры юлдан атлау, я заман шаукымына бирешү. Әмма ни генә булмасын, язучы карашынча, кеше үз йөзен саклый белергә, әхлакый кануннарга һәм әдәп кагыйдәләренә таянып эш итәргә тиеш.
А.К. Булатова
Достарыңызбен бөлісу: |