Сборник статей научно-практической конференции «Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии


Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихы Болгария» әсәре кулъязмалары таралышы



бет26/33
Дата30.06.2016
өлшемі1.24 Mb.
#169004
түріСборник статей
1   ...   22   23   24   25   26   27   28   29   ...   33


Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихы Болгария» әсәре кулъязмалары таралышы


(Г.Ибраһимов исемендәге Институт Мирасханәсе коллекциясе буенча)
Әсәрнең кулъязма рәвешендә таралыш регионы һәм хронологиясе кызыклы. Аның текстын беренче мәртәбә өйрәнеп тикшерүгә академик Миркасыйм Госманов зур өлеш кертә.

Аның кандидатлык диссертациясенең һәм басылып чыккан монографик хезмәтенең бер бүлеге Мөслими әсәренә багышлана1.

Ләкин бу автор ул вакытта Мөслими әсәрен Болгар тарихы буенча чыганак дип ялгыш нәтиҗәгә килә.

Мөслиминең хезмәтен ул фәнни әйләнешкә кергән 1820-1830 елларда башкача бәяләргә дә мөмкин иде. «Тәварихы Болгария» дөньяда таралу белән 1750 елларда Шотландия фольклорчысы Дҗеймс Макферсон (1736-1796) тарафыннан Көнбатыш Европа әдәбиятларында башланган оссианизм жанрына да якын. Ләкин оссиан әдәбиятының Көнбатыш Европада барлыкка килүе укучыларны китап укуга, тарихка кызыксыну булса татар әдәбиятында ул башка проблема – халыкның үз мәдәнияты, әдәбияты тарихын, динен, телен саклап калуга чара буларак барлыкка килә.

Көчле дини һәм милли-колониаль изелү шартларында яшәгән татар укымышлысына үзенең колониаль власть органнары җәзасыннан саклану өчен Мөслими тәкъдим иткән әдәби-публицистик форма, авторны көтелмәгән бәла-казалардан саклап калган.

Оссианизмның татар әдәбиятында чагылышы турында татар әдәбияты тарихында кайбер фикерләр әйтелде инде.

Оссианистик әдәбият күренешләренә урыс әдәбиятында урын бирелмәгәнлеге мәгълүм.

Мөслиминең «Тәварихы Болгария» әсәренең кулъязмалары турында иң тулы мәгълүматны туплаучы академик Миркасыйм Госманов булды. Аның туплаган чыганаклары түбәндәге кулъязмалар мирасханәләрендә сакланалар. Әлбәттә ул кулъ­язмаларның кайсылары бөтен, кайсылары тулы килеш сакланмаган. Ләкин Миркасыйм Госманов фәнни архивларда эзләнеп тапкан иң борынгы кулъязма тексты фәкать 1827 елга карый.

Россия Фәннәр академиясенең Санкт Петербургтагы Көнчы­гышны өйрәнү институты филиалы мирасханәсендә әсәрнең 6 тулы һәм тулы булмаган 16 күчермәсе саклана.1

Галим тарафыннан Казан университетының фәнни китапханәсендә 12 Кульязма барлыгы теркәлгән.

Санкт-Петербургтагы Университетның фәнни китапханә­сендә 2 кулъязма аныкланган.

М.Госманов туплаган мәгълүматлардан күренгәнчә 1972 елга фәндә «Тәварихы Болгария» әсәренең фәнни оешмаларда 60-лап күчермәсе барлыгы тәгаенләнә2.

Соңгы елларда Санкт Петербургта яшәгән тюрколог Л.В.Дмитриева чыганак каталогтан күренгәнчә, андагы Көн­чыгышны өйрәнү институтының филиалында Мөслими әсәренең кулъязма күчермәсе саны бер данәгә генә арткан.3

Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы Татар кулъязмаларын һәм музыкаль тексларны саклап өйрәнү үзәгендәге соңгы вакытта ундүрт кулъязма күчермәсе мәгълүм: 39 кол. – № 36, 565, 593, 2463, 3104, 3274, 3323, 4196, 4458, 4592, 5146, 5147, 5148, 7197, 7350.

Соңгы елларда Татарстан милли китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан археографик экспедицияләр даими эшләп килә. Аларда «Тәварихы Болгария» кулъязмалары саны арткан булырга тиеш.

Димәк әсәрнең кулъязма текстлары күчермәләре саны бүгенге көндә 80 берәмлектән дә ким түгел дип әйтергә мөмкин.

Хәзер бу кулъязмаларның табылу географиясенә игътибар итик. Аларның абсолют күпчелеге ТФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы Татар халкының кулъязмалар өйрәнү үзәгендәге 39-нчы коллекциядә сакланалар. Без игътибарны шуларга юнәлдерергә булдык, чөнки әле алар фәнни әйләнешкә кертелмәгәннәр. 39 нчы коллекция.

№ 36.


1884 елда Мөхәммәдсадыйк бине Муллагали тарафыннан күчерелгән. Кулъязма 1752 елда хәзерге Татарстанның Арча төбәгендәге Наласа авылында Габдессәлам бине Хөсәен мәдрәсәсендә күчерелгән китап белән бер төпкә төпләнгән. Күчерүче Мөхәммәдсадыйк бине Муллагали тарафыннан 1884 елда. Тексты тулы.

№ 565.


«Тәварихы Болгария» әсәренең тулы сакланмаган кулъязма күчермәсе 1950 елларда Татарстанның хәзерге Әлмәт һәм Лениногорск төбәкләрендә археографик экспедиция белән йөргән әдәбиятчы Үлмәс Беляев тарафыннан табылып шул ук вакытларда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты китапханәсенә тапшырылган булган. XIX йөзнең беренче яртысында күчерелгән.

№ 593.


«Тәварихы Болгария» әсәренең бер кисәге. Кайдан алынганы күрсәтелмәгән. Күчерү вакыты күрсәтелмәгән.

№ 2463.


«Тәварихы Болгария» Казан шәһәрендә яшәүче Х.Ишморатовтан 1979 елда алынган. Яхшы сакланышта. 30 бит. М.И.Әхмәтҗанов тасвирламасында. XIX йөз урталарында күчерелгән.

№ 3104.


«Тәварихы Болгария» әсәренең кулъязма фрагменты. XIX гасырның беренче яртысында күчерелгән, датасы һәм күчерүче исеме сакланмаган. Татарстанның Арча төбәгенә кергән Яңа Ашыт авылында 1983 елның июль археографик экспедициясендә археограф М.И.Әхмәтҗанов тарафыннан табыла.

№ 3274.


«Тәварихы Болгария» әсәренең тулы булмаган күчермәсе. 1849 елда хәзерге Татарстанның Яшел Үзән төбәге Чирүче Иле авылында дамелла Хөснетдин бине Гомәр әл-Бистәви мәдрәсәсендә Мөхәммәдгали бине Хәбибулла тарафыннан күчерелгән. Әдәбият галиме Нәҗип Исмәгыйлев тарафыннан тасвирланган.

№ 3323.


«Тәварихы Болгария» әсәренең күчермәсе фрагменты. Күчерелү вакыты күрсәтелмәгән, XIX йөзнең беренче яртысына нисбәтле. 1984 елның июль аенда археографик экспедиция вакытында Татарстанның хәзерге Кукмара төбәге Пычак авылында М.И.Әхмәтҗанов тарафыннан табылган.

№ 4196.


Кулъязманың башы, ахыры бар. Һиҗри 1292 нче, руми 1875 елда Урдалы авылында Җамалетдин бине мулла Бикбау әл-мәрхүм, әл-Болгари тарафыннан күчерелгән. Урдалы авылы бүгенге көндә Татарстан Республикасының Лениногорск районына керә. Кулъязманы филолгия фәннәре кандидаты татар теле тарихчысы Фазыл ага Фәсиев табып, аны 1988 елның 13 маенда Мирасханәгә тапшырды.

№ 4458.


«Тәварихы Болгария» китабыннан бер бит. Китапның 1870 елда басылган нөсхәсенең 35-36 битләрендәге сәхифәләр тасвирлана. Башлана “Алты хәдис китабы димәдекем, берсе «Сәхих мөслим...» (35 б.).

Ахыры: «... бәгъзеләре кыргыз халкына кердиләр ... тарих сигез йөз алтмыш тукызынчы елында» (36 б.). Бу соңгы ди (869) хәзерге хисап 1464-1465 елларга туры килә. Әлбәттә Җаек буйларына Казанда Ибраһим хан заманында күпләп күчеп китүчеләр турында хәбәрләр мәгълүм түгел.

Кулъязманың күчерү елы, урыны күрсәтелмәгән. XIX йөз урталарыннан күчерелгәнгә охшый.

Кулъязманың бу битен әдәбиятчы Фәрит Яхин тарафыннан Әлмәт шәһәрендә табылып Мирасханәгә тапшырылган.

№ 5146.

«Тәварихы Болгария» әсәренең шактый тулы күчермәсе. Кулъязма 1838-нче елның 28-нче хәммәлендә (мартында) Чалпы авылында Ибраһим бине Мәдияр мәдрәсәсендә Шәрәфетдин бине Галиәкбәр тарафыннан күчерелгән. Археограф Марсель Әхмәтҗанов тарафыннан 1979 елда табылып, Мирасханәгә тапшырылмаган. Басма китаптан текстологик аермалары бар. Чалпы авылы бүгенге көндә Татартстан Республикасының Азнакай төбәгенә керә.



№ 5147.

«Тәварихы Болгариянең» тулы кулъязмасы. Ул 1892 елда Казан вилаяте, Йүри юлы, Чаллы Иле карьясендә Габдулла бине Рәхмәтулла кулы белән күчерелгән бер җыентыкта теркәлгән.

1973 елда Татарстан Республикасының Тәбәрле Чаллы авылыннан археографик энциклопедия вакытында 2 археограф М.И.Әхмәтҗанов тарафыннан табылып Мирасханәгә тапшырылган.

№ 5148.


«Тәварихы Болгария» әсәреннән бер фрагмент. Бер бит тәшкил итә. Андагы текстта Айдар ханның кызы Туйбикәнең паралич белән авыруы һәм аны Багдадтан килгән өч сәхабәнең дәвалау тарихы һәм ханның мөселман булуы, Болгарда ислам дине керү тарихы тасвирлана, сәхабәләрнең исемнәре Габдерахманбине Зөбәер, Зөбәер бине Җәгъдә, Тәлха бине Госман булулары һәм сәхабәләрнең башта исемнәре аталган икесенең Болгарда Ислам кабул ителгәч Богдадка кайтып китүләре, ә Тәлханең Туйбикәгә өйләнү сюжеты белән сәхифәләр өзелә. Бу фрагмент басма текслардан аерылмый. Ул XIX гасырның беренче яртысында күчерелгән дип тәгаенләнә. Аны 1992 елда археографик экспедиция вакытында Әлмәттән археограф М.И.Әхмәтҗанов табып кайта.

№ 7197.


«Тәварихы Болгария» әсәренең кулъязма фрагмент күчермәсе. Әсәрнең кулъязма битләренең урыннары буталып бер төпкә төпләнгәннәр. Шунлыктан әсәрнең күпме өлеше күчермәдә сакланган булуын әйтү кыен. Күчеренү вакыты XIX йөзнең 40 еллары булса кирәк, чөнки күчерелү вакыты, урын турында мәгълүматлар язылган сәхифә сакланмаган.

Кулъязма археограф М.И.Әхмәтҗанов тарафыннан Казан шәһәрендә табыла.

№ 7398.

«Тәварихы Болгария» әсәренең тулы һәм яхшы сакланышлы, каллиграфик осталык белән күчерелгән кулъязмасы. Катыргы тышлыкта. Кулъязма 2011 елда Казанда археограф М.И.Әхмәтҗановның эзләнүләре нәтиҗәсендә 2011 елның гыйнварында табылып тасвирлана.


Кулъязманың күчерелү даталары күрсәтелгән саклану берәмлекләре.

№ 36 1884 елда Наласа авылында күчерелә.

№ 4196 1875 елда Урдалыда күчерелгән.

№ 5146 1838 елда Чалпы авылында күчерелгән.

№ 5147 1892 елда Чаллы авылында күчерелгән.
Тулы текстлы кулъязмалар:

№ 36, 2463, 4196, 5147, 7398.

Тулы текстлы кулъязмалар саны 5.
Тулы булмаган кулъязмалар:

№ 565, 593, 3104, 3274, 5146, 7197.

Тулы булмаган тесктлы кулъязмалар саны 6 данә.
Фрагментлар.

№ 3323, 4458, 5148.

Фрагмент кулъязмалар 3 данә.
Мирасханәдә барысы 14 берәмлек күчермә саклана. Алар барысы XIX гасырда күчерелгәннәр.
Кулъязмаларның табылу географиясе


  1. Казанда табылган истәлекләр:

№2463, 7197, 7398.

  1. Әлмәт төбәгендә табылган күчермәләр: №4458, 5148.

  2. Лениногорск төбәгендә табылган кулъязмалар: №565, 4196.

  3. Арча төбәге кулъязмалары: №36, 3104.

  4. Яшел Үзән төбәге кулъязмалары: №3274.

  5. Кукмара төбәге күчермәсе: №3323.

  6. Азнакай төбәге кулъязмасы: №5146.

  7. Балык Бистәсе төбәге тексты: №5147.

Таблицадан күренгәнчә «Тәварихы Болгария» кулъязма­ларының иң күп табылган беренче регионы – Казан һәм Казан артына туры килә. Икенче регионы Әлмәт, Лениногорск, Азнакай төбәкләре билгелиләр. «Тәварихы Болгария» әсәренең Тау ягы төбәкләрендә Кама аръягының көнбатыш районнарында һәм Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе, Менделеев төбәкләреннән табылган күчермәләр Мирасханәдә юк.

Иң әһәмиятлесе аның күчермәләре хәзерге Татарстаннан читтә аз билгеле булуда.

Татарстаннан читтәге татар авылында күчерелгән бер кулъязманың Уфада саклануы мәгълүм1.

Г.И. Каюмова



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   22   23   24   25   26   27   28   29   ...   33




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет