Сборник статей научно-практической конференции «Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии



бет28/33
Дата30.06.2016
өлшемі1.24 Mb.
#169004
түріСборник статей
1   ...   25   26   27   28   29   30   31   32   33

М.Җәлил иҗатында идеологик миф

Муса Җәлил исеме дистәләрчә җырларда, шигырьләрдә, поэмаларда, драмаларда, әдәби әсәрләрдә, гыйлми хезмәтләрдә яши. Аның исеме тирән ихтирам белән искә алына. М.Җәлил иҗаты әдәбият белгечләре игътибарыннан да читтә калмый. Язучы иҗатын өйрәнүгә багышланган хезмәтләрдә тикшерү объекты итеп, әдип кулланган сурәтләү чаралары, алымнар шигырь төзелеше, образлар системасы, яңалыгы күрсәтелә. Соңгы елларда әдип шигырьләрен идеологик миф һәм мотивлар бирелеше ноктасыннан өйрәнү күзгә ташлана. Мәсәлән Д.Заһидуллина, автор тарафыннан кулланылган мифологик образларны ачыклый. М.Җәлилнең 1917 елдан соң дөнья күргән әсәрләре мифлаштыру сыйфаты белән аерылып тора. Шагыйрьнең 1921-1929 еллар шигъриятендә идеологик мифны тудыра торган мифологик образлар еш кулланыла. Биредә төп өч мотив аерылып чыга: якты киләчәккә бару; көрәш юлында һәлак булу; көрәш. Әлеге күренешләрне биргәндә еш кабатланучы ил, байрак, көрәшче кебек сәяси – мифологик образлар аерылып чыга. Мондый мотивлар һәм образлар М.Җәлилинең 1920-30 еллар поэзиясендә дә еш күзәтелә. «Хакыйкать» (1919), «Ил корбаннары» (1919), «Ил халкына» (1919), «Бәхет» (1920), «Ил ирке өчен сугышып, ил юлында» (1920), «Ирек бәйрәмендә» (1920), «Бер парча» (1922), «Парча» (1923), «Күк утлары» (1923) һ.б. шигырьләре шул типта иҗат ителгәннәр. Аларда урын алган байрак мифологик образы, яңа тормыш төзүче илнең символы булып килә. Изге көрәшкә күтәрелгән көрәшче ил өчен үлемгә баручы буларак тасвирлана. Ил исә якты, бәхеткә киләчәккә баручы буларак бирелә.

Әдәбият өчен миф – иҗат эшенең башлангычы, мәдәниятнең «төш» элементы. Язу барлыкка килгәч, мифологик әсәрләрнең структурасы әдәбиятка «күчә», мифологик фикерләү әдәби әсәрләрдә чагылыш таба башлый. «Мифларның әдәбиятка тәэсире иҗат эшендәге бурычлар һәм алымнар уртаклыгы белән билгеләнә. Галимнәр фикеренчә, нәкъ менә гомумкешелек кыйммәтләренә йөз тоткан, яшәешнең гомуми закончалыкларына игътибар иткән әсәрләрдә мифологизм калку белдерелә[1:114]. Язучылар әдәби әсәр тукымасына традицион мифологик сюжетларны һәм образларны кертеп җибәрәләр. Тормышның мифологик моделен төзүгә игътибар бирәләр. Мифлар әдәби әсәрнең сюжетын билгеләүче, әсәр эчтәлеген баетучы вазифасын башкара башлыйлар. 1917 елдан соң дөнья күргән әсәрләр мифлаштыру сыйфаты белән аерылып тора. М.Җәлилнең 1921-1929 еллар шигъриятендә идеологик мифны тудыра торган мифологик образлар еш кулланыла. Биредә төп өч мотив аерылып чыга: якты киләчәккә бару; көрәш юлында һәлак булу; көрәш. Әлеге күренешләрне биргәндә еш кабатланучы ил, байрак, көрәшче кебек сәяси – мифологик образлар аерылып чыга [2: 70]. М.Җәлилнең «Хакыйкать» шигырендә мәсәлән, укучы көрәшкә күтәрелү күренеше һәм кызыл әләм образы белән очраша:

Тау башында тезелеп гаскәр тора,

Мәһабәтле йөзен балкытып.

Хаклык кылычы кулда уйнап тора

Кызыл канга баткан чарпышып

Җилфер – җилфер килә кызыл әләм

Саф зөбәрҗәт кебек ялтрый [3: 24].

Мисалдан күренгәнчә, шагыйрь көрәшкә күтәрелүне хаклык, дөреслек дип саный. Байрак исә, шул юлда һәлак булганнарның канын символлаштыра. Лирик герой корбаннарның бушка булмаячагына, дөреслекнең, кызыл әләмнең тантана итәчәгенә ышана. Бу хәлләр авторның «Ирек бәйрәмендә», «Октябрь бәйрәме», «Кызыл әләмгә» шигырьләрендә дә урын алалар. «Ил халкына» (1919), «Алданма» (1920), Кызыл гаскәр» (1920), «Кызыл каһарман» (1920) шигырьләрендә шагыйрь халыкны якты киләчәккә бару өчен изге көрәшкә чакыра. Югарыда урын алган шигырьләрдә М.Җәлил кызыл каһарманның кулына байрак тотып дошманга каршы көрәшкә күтәрелүе сурәтләнә. Язучының каһарман геройлары «Кызыл гаскәр», «Сугышта» (1920) урын ала. Мондый шигырьләрдә кызыл төс мотивлаштырыла. Әләм көрәшкә өндәү символы, тигезлек өчен көрәш мәгънәсендә кулланыла. «Төрле парчалар» (1921) да шагыйрь лирик геройның кол булып яшәмиячәген игълан итә. Әлеге мотив язучының аерым бер өземтәләрендә дә чагылыш таба. Биредә өметле, киләчәктә туачак якты ил образы күзаллана:

Ил…өметле инде, юлар ачып,

Күрер көннәр алда төзелгән

Күзләр дә шат, җанда һич бер шөбһә юк.

Ал дөньяны йөрәк сизенгән [3: 54].

Гомумән, М.Җәлил иҗатында ил образы еш очрый. Автор аңа төрле мәгънә йөкли. Мәсәлән, «Кызыл бәйрәм», «Боз ага» да (1923) ул дошманнардан арынган, хөрлек яулаган дәүләт буларак гәүдәләнә.

Шунсын да әйтеп китү зарур: М.Җәлил дошман белән көрәшүче геройларны гына түгел, ә тыныч тормышта, эш урынында алда баручы, тырышып хезмәт итүче геройларны да игътибар үзәгенә ала. «Эш баласы» (1922), «Эш дуслары» (1922), «Әйдәгез, дуслар» (1923) шундыйлардан. Гомумән, искене инкарь итү, яңага омтылу, мактау, шуның өчен көрәшү мифлаштыруның бер ысулыбулып тора.

1924-25 елларда М.Җәлил иҗат иткән шигырьләрендә көрәш темасын, шуның өчен үзеңне корбан итүче геройларны сурәтләүне дәвам итә. Шагыйрьнең «Авыру комсомолец» (1924) поэмасы шуның ачык мисалы. Автор бу әсәрендә Н.Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романындагы Павел Корчагиннар токымының образларын тудыра. Әдип поэманың беренче һәм икенче бүлекләрендә халыкның Октябрьгә кадәрге тормышын, 1905 ел, Лена елгасы вакыйгаларын тасвирлый. Җиңүнең күп корбаннар ярдәмендә яулануын сөйли. Герой үз бәхетен халык бәхетендә күрә.

Шулай итеп, 1930 елларда М.Җәлилинең ил, халык тормышы хакындагы күзаллавы киңәя бара. «Илдар», «Алтынчәч» сыман поэмалары шундыйлардан. Халык батырлыгы темасын күтәреп чыга, тарихи вакыйгалар аша татар халкының рухи мирасын тасвирлый.

М.Җәлилнең 1930-40 еллар шигъриятендә мотивлар үзгәрә. Яңа тормышка дан җырлау, дошманга нәфрәт белдерү, аны юк итү алгы планга чыга. «В.И.Ленин», «Уналтынчы удар» кебек әсәрләрендә Ленинның мифлаштырылган образы тудырыла. Мәсәлән, М.Җәлил «В.И.Ленин» шигырендә «без» исеменнән сөйләп, халыкны көрәшчеләр, ленинчылар дип атый. «Син дулкыннар тавшын тыңладыңмы» романсы да шул ук темага багышланган. «Уналтынчы удар»да да шагыйрь бөек юлбашчы образына дан җырлый. Шушы юл дошманнары юк итәргә ярдәм күрсәтүе белдерелә. Дошманны тар–мар итү күренеше «Ударниклар» шигырендә дә киң яңгыраш ала. Күренә ки, шагыйрь көрәшче геройны үзәккә куеп, дошманны җиңәргә ант итә. Лирик герой көрәш юлында гына түгел, ә тыныч тормышта да җиңүче, матур тормышка омтылачу булачагын ассызыклый. Яңа тормыш төзүче герой язучының «Партиягә», «Беренче сәлам», «Летунга», «Уңыш бәйрәме», «Өзеклек» һ.б. әсәрләрендә дә тасвирлана. Монда әдип завод, колхоз кебек хезмәт ияләрен чагылдыра. «Сәрвәр», «Яследә» исемле поэмаларындагы сыман әлеге шигырьләрендә ул яңа кешене утлы көрәш кырында түгел, ә яңа шартларда – гадәти көнкүрештә сурәтли. Гомумән, көрәшченең һәр эшен сыйныф эше белән бәйләп карау, бөтен нәрсәне сыйнфый яктан бәяләү шул чор әдәбиятыны хас үзенчәлекләрдән. М.Җәлилнең 20 еллардагы шикелле 1930 елларда язылган әсәрләрендә дә тормыш күренешләрен сыйнфый яктан бәяләү тенденциясе күзәтелә. Шул рәвешле, М.Җәлилнең 1920-30 еллар шигъриятендә өч төп мотив: киләчәккә бару, изге көрәш юлында корбан булу һәм көрәш күзәтелә, шулар нигезендә өч сәяси–мифологик образ аерылып чыга: ил, байрак, көрәшче. Анализдан күренгәнчә, ил образы – яңа тормыш төзүче, якты киләчәк өчен көрәшүче, бәхеткә алып баручы ил мәгънәсен белдерә. Байрак исә әлеге яңа тормыш төзүче илнең символы булып килә. Ул күп очракта тигезлек өчен көрәшкә өндәү мәгънәсен белдерә. Көрәшче образы исә дошманнарга каршы, ил бәхете һәм азатлыгы өчен үлемгә каршы бару төсендә көрәшкә мөнәсәбәттә туа. Д.Заһидуллина «Галимнәр совет әдәбиятындагы көрәшченең архетипик характерлы булуын, тамырлары белән Ницшеның гадәттән тыш кеше хакындагы мифына барып тоташуын билгелиләр»[2:70], ди. Мондый шигырьләрдә ил өчен корбан иткән герой башкалардан аерылып тора. Дошманны җиңеп кенә бәхеткә ирешергә мөмкин дигән төп идея алгы планга чыга. М.Җәлилнең 1930 еллар иҗатында исә яңа тормышны данлау, искене инкарь итү, дошманга нәфрәт белдерү, бәхетле киләчәкне данлау кебек мотивлар килеп керә. Сугышчы герой, сәясәтче, көрәшче, ил батыры образлары алгы планга чыга. Хезмәт кырында алмый–талмый көрәшүчеләрне зурлый. Алар балыкчылар, колхоз кызлары, егетләре, диңгезчеләр һ.б.

М.Җәлилнең 1941-1942 елларда язылган әсәрләрендә җиңүгә тирән ышаныч, сугышка чакыру, туган илне саклауга ант бирү, дошманга булган ачы нәфрәт үзәк урынны алып тора. Биредә көрәшче – сугышка керүче солдат булса, дошман исә талаучы, кан коючы – фашист. Язучының бу чор иҗатында ил образы да үзгәреш кичерә. Ул сугыш бара торган җир буларак түгел, ә киресенчә сугышка каршы куелган тыныч урын буларак тәкъдим ителә. Байрак образы исә җиңү символы булып тора. М.Җәлилнең Моабит циклындагы шигырьләрендә инде автор хикәяләүче үзәктә торган лирик әсәрләрдә дә вакыйгалар өченче зат исеменнән сөйләнә. Мәсәлән, «Кылыч» шуларның берсе. Биредә автор вакыйгаларны сөйләп бирүче, хикәяләүче вазыйфасын башкара. «Күлмәк»тә дә шагыйрь егет белән кызны лирик «мин» исеменнән сөйләтеп, гомумиләштерүләр ясый. Тоткынлык елларында иҗат ителгән лирик әсәрләрдә дошман каршында тез чүкмәү, соңгы сулышкача кыю көрәшче булып калу мотивлары өстенлек итә. М.Җәлилнең бу чор иҗатында төп 5 мотив аерылып тора: илгә тугрылыкны раслау; җиңүгә ышаныч; батырлыкка дан җырлау; илне сагыну; тоткынлык. Әлеге мотивларга бәйле рәвештә көрәшче герой да үзгәреш кичерә. Ул илне яклап көрәшүче, батыр, шагыйрь – герой. Сандугач, чишмә, җил, ромашка һәм көрәшче образын тулыландырып килүче акбүзат, алмаз кылыч һәм башка детальләр илгә дә миллилек төшенчәләре өстиләр. Ул сугыш кыры түгел, ә тынычлык җире итеп тәкъдим ителә. Җырлары белән меңнәрне көрәшкә күтәргән, иленә тугрылык сакларга ант биргән тоткын - шагыйрь образы пәйдә була. «Кичер илем», «Кылыч», «Кандала», «Төрмәдә төш», «Вәхшәт» һ.б. шундыйлардан.

Шул рәвешчә, М.Җәлил әдәбиятка яңа тормыш төзү хакында олы бер миф тудыра. Бу заман таләбе белән дә бәйле. Чөнки тоталитар дәүләт геройсыз, дошмансыз була алмый. «Моабит дәфтәрләре»ндә инде ул идеологик чикләрдән арынып, гомумкешелек кыйммәтләре турында сүз алып бара.

Ф.Х. Миннулина



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   25   26   27   28   29   30   31   32   33




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет