«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе



бет26/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   22   23   24   25   26   27   28   29   ...   53

Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе


Укытучысы И.Г. Хаҗиева.

Күзен йомган, тоташ йоклый татарлык −
Гырылдый: өркетерлек, ат качарлык!
............................................................
Йөрәк маем сыза − сызландыра,
Әрни, түзми − яна ул тагын.
Тәкъдир безгә шулай күрсәтмәсме
Әллә бу дөньяның ак ягын?

Мостафа Сабитов.

Имтиханга әзерләнеп утырам. Өстәл-урындык өсләре китап-журнал, башка кәгазь белән тулган. Ниндидер бер эчке сиземләү белән һәр теманың актуальлеген дә чамалап, чыннан да, күп материал җыелган. Шулкадәр күп чыганак арасыннан бер шагыйрьнең иҗат өземтәләрен укыйсы иттем. Карасаң, исеме − башы да ят, оригиналь түгел, инде бу сүзләрнең Тукай кебек даһида да барын белеп торам, шулай да татарның милләт җанлы, нечкә күңелле, олы фикерле сүз осталары арасында Мостафа Сабитов исемлесенең булуын белеп калуым − минем өчен табыш.

Сүземнең башы озынгарак китсә дә, шуны ассызыклап әйтәсем килә: милләт язмышын кайгырту − буыннан-буынга килгән изге гамәлдер. Гомерләрен шушы олы эшкә багышлаган асыл затлар, нигәдер, патшалар-хакимнәр түгел, ә кулында каләме һәм яралы йөрәге генә булган шагыйрьләр, язучылар гына булуы мине уйландыра.

XX гасыр − цивилизацияле тормышның яңа баскычына күтәрелгән чор. Кешелеккә азатлык-хөрлекнең дәрәҗәсен кайчандагыга караганда да ныграк төсмерләргә мөмкинлек ачыла.

Азат халык кына ирекле, иркен тормыш төзи ала. Тик бу бит Русия!..

Коллык богауларыннан арынырга өндәүчеләрнең нәкъ менә ХХ гасыр башында активлашуын дөнья тәрәккыятендә татар халкының лаеклы урынын табарга тырышу зарурлыгыннан дип исәплим.

Европаның алга киткән дәүләтләре белән чагыштырганда, татар халкының үсеше нык тоткарланган булса да, аның танылган галимнәре һәм сәясәтчеләре, әдипләре, сәнгать ияләре күп. Шул чорда Г. Тукай, Дәрдмәнд, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Г. Ибраһимов кебек олы шәхесләр әдәби мәйданга чыга. Бу мәшһүр затлар арасында Гаяз Исхакыйның кабатланмас тарихи урыны бар.

Г. Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре белән яңа әдәбиятка нигез сала. Язучы моңарчы күтәрелмәгән теманы − милләт язмышын үзәккә куя.

«Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәренең төп герое Мөхәммәтгаяз татар халкының киләчәге турында уйлана. Яшәешебез шулай барса, халкыбыз ике йөз елдан соң юкка чыгачак дигән фикергә килә.

Г. Исхакый халыкның күзен ачмакчы, коллыктан коткармакчы була һәм милләттәшләрен, бигрәк тә татар зыялыларын, телне һәм милләтне саклап калырга чакыра.

«Ике йөз елдан соң инкыйраз» белән башланып киткән тема Г. Исхакыйның башка әсәрләрендә күтәрелә. Язучының милләт язмышы проблемасын күтәргән төп әсәрләрнең берсе − «Зөләйха».

Татар халкы гомер-гомергә хокуксыз була, руслар кулы астында колониаль хәлдә эшли. Аның язмышы катлаулы һәм фаҗигале. Г. Исхакый «Зөләйха» әсәрендә татар тарихында кара тап калдырган чукындыру чорын тасвирлый. Язучы биредә тарихта булган реаль вакыйгаларны сурәтләп бирә, байтак еллар изелеп яшәгән, әмма телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен күз алдына бастыра.

Автор төп герой Зөләйха язмышында барлык татар милләтенең тарихи фаҗигасен күрсәтә. Зөләйха, нинди генә авырлыклар очраса да, нык, горур булып кала, ислам дине, туган халкы киләчәге өчен барлык михнәтләргә дә түзә. «Мин, әлхәмделилла, барысына да чыдадым, барысына да! Мин ислам өчен «зәхмәт чиктем», − ди ул үзе дә.

Г. Исхакый фикеренчә, хатын-кыз − милләт анасы. Әгәр хатын-кыз яши икән, милләт тә бетмәячәк. «Зөләйха» әсәрендә авторның якты, бәхетле киләчәккә өмете туа.

Г. Исхакыйның моннан соң язылган әсәрләрендә дә милләт язмышы үзәктә. Аның «Тормышмы бу?», «Теләнче кыз», «Сөннәтче бабай», «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрләрендә дә шушы тема яктыртыла.

Дөреслек, хакыйкать, тугрылык... XX йөз башы татар әдипләрен бер максат берләштерә: татар халкын ирекле, азат халык итеп, алдынгы милләт итеп күрәселәре килә аларның. Бөтен иҗатлары да шуңа юнәлтелгән.

Шушы юлларны яздым да бөек Тукаебызның: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул, әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри», − дигән юллары исемә төште. Шагыйрьгә үз халкына булган ышанычы, мәхәббәте бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы бирә бит.

Татар тормышы кечкенә Габдулланы кулдан-кулга йөртсә дә, берничә мәртәбә Печән базарына чыгарып саттырса да, сасы мәдрәсәләрдә тынчып беткән «гыйлемнәр» укыттырса да, шагыйрь үз халкының матур һәм якты киләчәгенә ышанычын югалтмый.

Шушы ышаныч аңа суык йөрәкләрне җылытырлык, туңган күңелләрне эретерлек, каткан күзләрне яшьләндерерлек, сүнгән өметләрне яңадан тудырырлык матур шигырьләр калдырырга комачауламаган.

Тукайның бөтен гаме − милләт, халык турында уйлау. Ул шул гамьнән рухлана, илһамлана. Милләт мәнфәгатьләре алдында шагыйрь үзе турында уйлауны артык санаган. Бәхет булса, аңа халык белән бергә булсын. Әгәр шулай булмаса.

Тик фәкать милләткә, хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, −


Бәнчә, бунда яшь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар! −

дип язмас иде үзенең «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» дигән шигырендә. Күзле булып та, гаделсезлекләрне күрмәсәң, колаклы булып, халык аһ-зарларын ишетмәсәң, шагыйрь булудан әллә ни файда юк.

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен, −

дип яза ул шуңа күрә «Сәрләүхәсезә» шигырендә.

Нәкъ менә «ачы хәсрәт көен» көйләгәне өчен үз шагыйре итеп санады аны халык.

Үзе яшәгән чорның бер генә вакыйгасына да битараф калмый бит ул. Курыкмыйча, өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы изүче сыйныфларны бертуктаусыз тәнкыйтьләве генә җитми, хакимияткә тел-теш тидерүдән дә тыелып тормый. Үзенең татар милләтеннән булуына гарьләнми, киресенчә:

Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;
Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык − ук атар булса да, −

дип күкрәк сугып мактана.

Тукайның бөтен шигырьләрен бу язмада искә алу мөмкин булмаса да, тагын бер шигырен әйтеп китми булдыра алмыйм. «Туган җиремә» дип исемләнсә дә, «Туган илемә» дип үзгәртә ул аны. Шигырьне кат-кат укыйм. Укыган саен, яңа мәгънә табам. Тукай үскән авыл гына шундый фәкыйрьлектә яшәгәнме соң? Бөтен татарлар (урыс булмаган милләтләр дисәк тә дөреслеккә туры килә) шундый фәкыйрьлектә яшәгәннәр бит.

Шагыйрь бу шигыре аша безгә XX йөз башы татар тормышының бер як пәрдәсен ачып күрсәтә. Күрегез. Тырыш, эшчән, түзем халык чабата, ыштыр киеп (гәрчә Тукайның туган ягына мәхәббәт хисен ыштыр, чабата гына киметә алмаса да), фәкыйрьлектә яшәргә тиешме? Һич юк!

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез, −

дип яза шагыйрь үзенең икенче бер шигырендә. «Шул халыкныңмы хокукка хакы юк» дип, мәсьәләне бөтен кискенлеге белән ярып сала. Менә кая килеп чыга Тукайның фикер очы.

Димәк, ул бөтен бер халыкның шундый шартларда яшәвенә сызлана.

Әйе, бүгенге көндә безгә Тукаебызның кыюлыгы, гаделлеге, фидакарьлеге җитми. Халык мәнфәгатен барысыннан да югарырак күтәрү җитми! Халкы, милләте хакына Тукай беркемнең дә хәтерен саклап маташмаган. Халыкка хыянәтне беркемгә дә гафу итмәгән. Ул милләтне, аның зыялы затларын чеметеп тә, якалап та, төрттереп тә, көлеп һәм мыскыллап та айныткан. Тукай үз чорының рәхимсез хөкемдары булган. Бүгенге көндә татар халкы кайда, татар шагыйренең дә урыны шунда булырга тиеш. Милләтенә этлек эшләп торучы «кара йөзләрне» фаш итеп тормаса, халык Тукайны хәзер яратканча ярата алыр идеме? Юк! Тукайның бөеклеге нәкъ менә «коеп куйган поэт кына» түгел, бәлки «общественный деятель» дә булуында да.

Тукай янәшәсенә мин Фатих Әмирханны да куяр идем. Тукай − Әмирхан, Әмирхан − Тукай.

XX йөз башы татар иҗтимагый-мәдәни тормышының терәк баганаларыннан булган бу ике шәхесне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Рухи кардәшлек, кыйбла уртаклыгы берләштерә аларны. Кыйблалары исә халык язмышы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге...

Бүгенге сәяси икътисади, бигрәк тә әхлакый каршылыклар хакимлек иткән, зәвыксызлык күзгә бәрелеп торган заманда Ф. Әмирханның әсәрләре дә матурлыкка омтылыш тудыра, матурлыкны эзләү аша күңелләре безгә әдәплелек һәм әхлаклылык орлыкларын сала.

«Әүвәл әхлак бозыла, икенче дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», − дип яза бит Г. Исхакый да.

Әйе, матурлыкка соклана белгән, үзеңне чолгап алган тирәлектән аны табарга омтылган кеше бервакытта да явыз була алмас. Матурлык начарлыкны җиңәргә тиеш. Ф. Әмирхан әсәрләре безне шуңа өйрәтә.

Инде мин имтихан эшемне төгәлләп киләм. Шулай да, сүз башындагы фикеремә янә кайтырга мәҗбүрмен. Килерме ул татар халкының дөнья халыклары арасында абруе югары булган көннәр? Кайтарырмы үткән көннәр данын? Мин шушы юлда ни эш кыла алам? Кайсы юлдан барырга? Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмоваларга хас «радикальлек» тә, хакимияттәгеләрнең галим-голәмәнең «аек акыл, салкын канлылык» позициясе дә аерым-аерым уңышка ирешә алмас сыман. Бүген, тапталган сүз булса да, берләшергә кирәк. Әлбәттә, без 90 нчы еллар аралыгында бик күп уңай эшләр эшләнгәнен саный алабыз. Шулай да уңышлар баш әйләнерлек түгел. Быелгы зур кампания − халык санын алу шаукымының безне кабат бүлгәләү, уртак максатлардан читләштерү идеяләре белән сугарылып җәелдерелүен искә алсак, җитди уйланырлык хәлләр бар.

Менә шуңа күрә дә бу изге көрәштә Исхакый, Тукай кебек татар халкының пәйгамбәрләре саналырлык затларның идея мирасын, фидакарьлек үрнәген безгә төсе уңмас, әйдәүче байрак, сынмас корал итеп файдалану кирәк.

Һәм соңгы сүз урынына алда искә алган, үзем өчен «яңа ачкан» шагыйремнең оптимистик рухлы юлларын китерәм:

Бетми тормас томан! Бетәр әле,
Нурлы көннәр туар! Шул чакта
Татар күкрәкләр киңләп сулар әле.
Хөрлек хөкем сөрер ул чакта!

Минем, татар баласы буларак, киләчәккә өмет-хыялларым, яшәү мәсләгем бу юлларга бөтен тулылыгы белән салынган.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   22   23   24   25   26   27   28   29   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет