Укытучысы Р.3. Кәлимуллина.
План.
I. Ринат Мөхәммәдиев − тәнкыйтьче.
II. «Ак кыялар турында хыял» повестеның төп проблемасы.
1. Әсәрнең үзенчәлеге.
2. Янәшә сурәтләнгән язмышлар:
а) ак кыялар турында хыялланучы Микәй;
б) хәмер аркасында таркалган гаилә.
3. Төп фикерне бирү өчен кулланылган чаралар.
III. Р. Мөхәммәдиев әсәрләренең әһәмияте.
Әүвәл әхлак бозыла, икенче дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә.
|
Гаяз Исхакый.
|
Минем иң яраткан язучым − Ринат Мөхәммәдиев. Аның искиткеч осталык белән язылган, укучыларга көчле тәэсир ясаучы әсәрләрен яратып укымаган кеше юктыр, мөгаен. «Беренче умырзая», «Ак кыялар турында хыял» кебек повестьлары − минем яраткан әсәрләрем.
Р. Мөхәммәдиев әдәбият мәйданына тәнкыйтьче рәвешендә килеп керә. Мәсьәләләрне тирәннән, җитди итеп күтәреп, үз фикерен кешеләр колак салырлык итеп әйтүе аны чын тәнкыйтьче итеп таныта. Ул бер үк вакытта шигъриятне дә, чәчмә әсәрләрне дә өйрәнә. Иҗат индивидуальлеге булмаган «шигырь ясаучылар» турында исә тәнкыйтьченең сүзе кискен. Ул «күңелдән, йөрәктән кат-кат кичерми, тема белән рухланып йокысыз төннәр үткәрми» генә язылган шигырьләрнең шигъриятебез үсешенә зыян китерүен искәртә, әдәбиятыбызның югары дәрәҗәсен саклау турында кайгырта. Бүгенче көндә ул − күп кенә хикәяләр, ярты дистәдән артык повесть һәм романнар авторы. «Көчәнми язуы, йөгерек каләме һәм телгә тоемы, заманча фикерләве белән «Ак кыялар турында хыял» повесте аеруча матур тәэсир калдыра», − ди тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин.
«Ак кыялар турында хыял» әсәренең төп үзенчәлеге − аның үзәгендә кәҗә тора. Ләкин ул кешеләр язмышыннан аерым, үзбашка гына сурәтләнми. Кәҗә белән аерым кешеләр арасында янәшәлек бара, язмышларында охшашлык сизелә. Табигать баласы язмышы ярдәмендә беренче кешеләр тормышында тамыр җәйгән афәт күзәтелә. Аның кешеләрне генә түгел, гөнаһсыз хайваннарны да түбәнлеккә өстерәве сурәтләнә. Бу афәт − эчкечелек, инде гомер-бакый тәрбия һәм әхлак учагы булган авылларыбызда да үзенең кара эшен җәелдергән бәла − авыру.
Вакыйгалар артык катлаулы түгел. Ләкин тышкы гадилек артында тирән мәгънә ята.
Ак кыялар иленнән тотып алып, авылга кайтарылган кәҗә бәтие кешеләр янында яшәвен өнәп бетерми. Ул үзенең туган якларын, туганнарын еш исенә төшерә, шул якларга кире кайту өчен, берничә мәртәбә юлга да чыга. Әмма ак кыялар турындагы бу олы хыялы берничек тә тормышка ашмый. Алай гына да түгел. Яшәешен яшьләндереп торган хыял кырые чынбарлыкка бәрелеп чәлпәрәмә килә. Үзен бик яраткан авыл малайлары Азат белән Миңлегаязлар аны авыл мохитен кабул итәргә, кешеләргә ышанырга өйрәтәләр. Адәм балаларына ышанган хайван алардан яман гадәтләргә дә тиз ияләнә: тәмәке тарта һәм чәйни башлый, аракы эчәргә өйрәнә, гомерен дә алкоголь чиреннән фаҗигале тәмамлый.
Авылга читтән тагын бер җан иясе килә. Монысы − Айсылу, күрше авылның чибәр һәм уңган кызы килен булып төшә. Басынкы табигатьле Миңлегали белән гаилә корып җибәрәләр. Ләкин бу гаилә шул ук аракы аркасында бик тиз таркала. Миңлегали, аракыга хирыслануы аркасында, алдынгы механизатордан капчык хисаплаучы әрәмтамакка әверелә. Автор болар турында бик аз яза, әмма Микәйнең шуңа охшаш язмышын тәфсилләү ярдәмендә, Миңлегалине оныттырмый. Шуңа да тайгак юлга кереп баручы Микәйнең язмышы Миңлегалинең эчке халәтен дә бирә сыман.
Хәмер әсәрнең башында ук килеп керә. Күңелгә шом салып, аракы тулы касәләр чыңлый. Кибеткә аракы кайтуга, бар халык шунда ашыга. Шунда ук укучы, читенсенеп кенә булса да, чиратта торучы Миңлегалине күрә. Автор боларны юкка гына җентекләп сурәтләми. Ул авылларга килүче афәт турында кисәтә. Авыл халкы, әкренләп, упкынга якынлаша.
Автор, төп фикерне бирү өчен, төрле чаралар куллана. Шуларның берсе − төсләр. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр ак төс Микәйнең юлдашы булып бара. Без аның, лапас кыегына менеп, аклыкка соклануын күрәбез: «Бөтен әйләнә-тирә ап-ак юрган астында. Урамнар гел актан. Ак түбәләрдә ара-тирә ап-ак төтен чыгып тора. Ул төтен, ак багана булып, ак болытларга барып тоташа. Ак болытларның аръягында да аклык микән...»
Микәйне бүре авызыннан да ак кар коткарып кала: «Кибән янына сарган кар, ни хикмәттер, каты булып чыкты − аяклары батмады Микәйнең. Әллә ак төснең аны үз итүе булды − ак кар аны иңнәренә алды».
Ләкин табигать ак төсләрдән генә тормый, башка төрле төсләр дә күп. Шулар арасыннан яшел төс аклык белән янәшә куеп бирелә. Микәй сөйгәне Шомырткара белән озак кына бәхәсләшә. Аны ак кыялар иленә, аклык дөньясына китәргә өнди. Ләкин Шомырткара «яшел хәтфә сыман иңкүлекләр, урман-кырлар, челтерәп аккан шаян инешләрне» артыграк күрә. Шуннан соң ул яшел төсне үзенең гомерлек хыялы булган аклыкка тәңгәл итеп күрә башлый: «Ике ут арасында чарасыз калган Микәй уянып китте. Ишегалдында иртәнге ыгы-зыгы башланган. Өй каршындагы ак каеннарның бөдрә тармакларыннан мөлдерәп торган яшел нурлар коела. Микәй әле генә игътибар итте: җанына аеруча үз булган, аклыклары белән берөзлексез аның карашларын иркәләп торган каеннар дөньяга яшел нур чәчә икән бит. Ак төс һәм яшел төс − Микәй белән Шомырткара дигән сүз. Аларны бер-берсенә каршы куеп, Микәй ялгышкан икән ич...»
Ак төс ышаныч, хыял белән бергә бирелә. Микәйнең үзе яшәгән тормышның тискәре якларын ача барганы саен, кешеләргә аның ышанычы кимегәне саен ак төс тә сыегая бара. Микәй күңелендәге ак хыяллар да сүрәнләнә, аларга алмашка яшел төс килә.
Ак һәм яшел − безгә иң якын төсләр. Беренчесе сафлык, пакьлек төсе булса, икенчесе − яшәрү, яңару төсе.
Әкренләп, ак һәм яшел төсләргә алмашка соры төс килә. Соры төс − яшәүдә эчпошыргыч бертөрлелек, гамьсезлек, сүнү төсе. Хәтта әшәкелек төсе. Автор юкка гына бүрене «авыр гәүдәле» «соры бүре» дип сурәтләми. Соры төснең Микәй тормышына килеп керүенә шул ук хәмер гаепле. Микәй өчен хәзер, бөтен дөнья көл төсенә керә «...Әйе, эчүчелекнең соңы − соры, күңелсез, фаҗигале».
Р. Мөхәммәдиев төсләр ярдәмендә җитди фикер уздыра, чаң суга. Мәхлук хайванны һәлакәт юлына этәргән аракыны, шуңар табынган кешеләрне гаепли һәм шелтәли.
«Ак кыялар турында хыял» повесте эчкечелек кебек яман чирнең Айсылу белән Миңлегали бәхетен, мәхәббәтен җимерүе хакында. Бу тарихны көчәйтү өчен сурәтләнгән кәҗә тәкәсе язмышы авторның шартлы алым-образ аша әлеге фаҗигане бөтен тирәнлегендә күрсәтә. Заманыбызның авыр бер мәсьәләсен, кешелекне упкынга сөйрәүче эчкечелек чиренең начарлыгын күрсәтүе белән бу повесть әдәбиятта уңай бәяләнә.
Р. Мөхәммәдиев үзенең әсәрләрендә ниндидер начар гадәтләр, тәртипләр аркасында бәхетнең җимерелүе, чәлпәрәмә килүе, аерым очракларда чатнап, кителеп куюы турында яза. Укучыларны бозыклык юлыннан китмәскә, начар гадәтләргә каршы көрәшергә кирәклеген искәртеп тора. Аның әсәрләре тәрбияви яктан көчле. Минемчә, Р. Мөхәммәдиев әсәрләре киләчәктә дә укучылар тарафыннан яратып укылыр. Аның әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар гына киләчәктә булмасын иде.
Достарыңызбен бөлісу: |