Укытучысы Л.И. Умнова.
Бу тормышта бөтенесе гади нәрсәдән башлана. Мисал өчен, тамчылар. Күрер күзгә гади генә тамчы. Ә шулай да, гадиме соң ул? Халыкның үткен теле аңа да дөрес бәя бирә. «Тамчыдан күл җыела», − ди ул. Дөрестән дә, тамчы булмаса, күлләр, күлләрдән − елгалар, елгалардан диңгезләр булыр идеме соң?
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә, әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Арада әллә ничә гасырлардан бирле яшәгәннәре дә, соңгы чорларда гына тибеп чыкканнары да бар. Нәкь менә шушы чишмәләр милли әдәбият дигән олы диңгезне барлыкка китерә дә инде.
Россиядәге феодаль-крепостнойлык тәртипләре тирән кризиска килеп кергәч, халыкның күтәрелүеннән куркып, патша хөкүмәте реформалар үткәрергә мәҗбүр була. Татар халкы да капиталистик үсеш чорына керә. Крепостнойлык тәртипләреннән азат ителгән халык аң-белемгә, һөнәргә омтыла, элекке кысаларга сыешып торырга теләми. Бу тарихи процесс мәктәп-мәдрәсәләрне реформалаштыру хәрәкәтенә китерә. Татарлар, гомумән, төрки халыклар арасында барган уяну, яңару − мәгърифәтчелек хәрәкәте ул.
Мәгърифәтчелек дәверен төрле чорларда барлык халыклар да үтә.
Татарларда аның яралгылары XVIII гасыр азакларында Утыз Имәни, Г. Кандалый иҗатларында да күренә. Татар халкы үзенең яшәешен саклап калу өчен көрәшә башлый. Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри кебек күренекле галимнәр, Муса Акъегет, Ризаэддин Фәхретдинов, Закир Һади кебек талантлы әдипләр туа.
Яңа заманның яңа ихтыяҗы әдәбиятны да үзгәртә. Борынгы әдәбият кешеләрне тату яшәтер өчен тырышса, XIX гасыр әдәбияты милләт язмышы өчен борчыла.
Элек татулыкка ирешү чарасы кешеләрнең Аллага тугрылыгы һәм сабырлыгы белән аңлатылса, яңа чор әдәбияты милләтне уяту юлын мәгърифәттә күрә.
Борынгы әдәби геройлар пәйгамбәрләр, патшалар, вәзирләр, хакимнәр булса, хәзер әдипләр Ш. Мәрҗани кебек укымышлы, белемен гамәлдә файдаланучы һәм һөнәрле җир кешесен сайлыйлар. «Яманга − җәза, яхшылыкка − яхшылык» принцибын «белемле өстен чыга, белемсез җиңелә», дип үзгәртәләр. Китаплар бастыра башлыйлар, тормыш өчен файдасы тиярдәй фәннәр укыта торган мәдрәсәләр ачалар, халыкның уяну хәрәкәтенә тарихны, әдәбиятны корал итәләр. Халыкның милләт булып оешу процессы бара, милли үзаң формалаша.
XX гасыр башында төрки-татар милли хәрәкәтенең күренекле юлбашчыларыннан берсе − Исмәгыйль Мостафа улы Гаспралы. Ул, зур кыенлыкларны җиңеп, рус хөкүмәтеннән газета чыгарырга рөхсәт алуга ирешә. Татарларда вакытлы матбугат бөтенләй булмаганда, «Тәрҗеман» газетасын чыгара башлый. Бу газета 1883 нче елдан 1918 нче елга кадәр яши, төрки-татар дөнъясында иң дәвамлы газета була. Ул шушы хезмәте белән татар дөньясына яктылык сирпи торган тәрәзә ача.
Мондый изге эшкә мәгърифәтче галим-педагог, тарихчы, философ Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани (1818-1889) зур йогынты ясый.
Ш. Мәрҗани шактый өлеше тарихка караган утыздан артык хезмәт яза, алар хәтта чит илләрдә дә югары бәя ала.
Г. Ибраһимов аны «бөек остазыбыз», «безнең таңыбызның Чулпаныдыр», дип атый. Г. Тукай, галимне балкып чыккан тулган айга охшатып, шигырь багышлый:
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
Мәрҗанинең мәгърифәтчелек өчен көрәше үз заманында ук әдәбиятта чагылыш таба, ул үз артыннан күп әдипләрне яңалыкка әйдәкли.
Матур әдәбият − тормыш көзгесе дә, көрәш коралы да, караңгылыкны яктыртучы бер якты нур да. Яңа идеяләрне кешеләрнең күңеленә һәм аңына сеңдерү өчен үтемле чара булганлыктан, мәгърифәтчелек хәрәкәте аны үзенә көчле бер корал итеп ала.
XIX гасырның II яртысында татар әдәбияты милләт мәсьәләсен алгы планга куеп сурәтли. Татар халкын уяту, милләтне аң-белемле итү, мәдәни яктан алга киткән милләтләр белән бер сафка чыгару төп максатка әверелә. Татар мәгърифәтчеләрен караңгылыктан яктыга алып чыгучы, үз йөрәген факел итеп кабызган Данкога тиңләр идем мин.
Шундый фидакарьләрнең берсе − күренекле галим, укытучы-педагог һәм әдип Каюм Насыйри. Ул татар мәгърифәтчелек хәрәкәтендә һәм әдәбияты үсешендә гаять зур урын алып тора.
Барлык көчен дәреслекләр һәм китаплар язуга, тапкан акчасын аларны бастыруга тота, балалар укыта, алар өчен гыйбрәтле вакыйгаларга бай булган «Әбугалисина кыйссасын, «Кырык бакча» дигән җыентыгын чыгара, халык авыз иҗатын җыя. «Татар теле ул − урам теле, ломовойлар теле, әдәби-гыйльми тел булырга сәләте юк аның», дигән карашлар яшәгәндә, Каюм Насыйри халкыбызның туган телен кайнар яклап чыга: «Ялган, яла бу! Без − татарлар, телебез − татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул», − ди.
Әйе, К. Насырийның изге сүзләренең чынлыгын тарих үзе раслады. Бүгенге көндә күпме тел галимнәребез бар, мәктәпләрдә туган телебездә укыйбыз, хәтта югары уку йортларында да татар телен өйрәнәләр.
Мәгърифәтчелек турында сүз барганда, мин, һичшиксез татар әдәбиятында реалистик прозага нигез салучыларның берсе булган Муса Акъегетне атар идем. Чөнки аның «Хисаметдин менла» романы гына да ни тора!
Романда күңелемне җәлеп иткән образ − Хисаметдин. Егерме биш яшьлек егет эчкерсез, саф күңелле, олы җанлы кеше итеп бирелә. Күңел түрендә яткан иң изге тойгысы − үз халкын, милләтне, татарларны ярату.
Милләтне сөю, аны мәгърифәтле итү теләге белән янган Хисаметдин гимназист Әбүзәр бәк Дәүләтгилдиев белән таныша.
Фән һәм белемгә әһәмият бирмәгән, халыкның рухи мөмкинлекләренә шикләнеп караган татарларга җаны әрнеп, Әбүзәр болай ди: «Татарда ярты гакыл түгел, зиһен бик камил. Мәдәниятле булырга сәләтле халык. Уйланыгыз, кардәшләр! Уйланыгыз, моның кебек гакылсыз дәлилләрегез белән үзегездән көлдермәгез. Карагыз башка милләтләргә, менә французларга, менә немецларга; болар суда көймәдә балык кебек йөзү түгел, һавада кош кебек очу машинасы төзи беләләр. Әмма безнең вак сәүдәдән башка һөнәребез юк кебек».
Муса Акъегетнең Әбүзәр тарафыннан әйтелгән бу сүзләрен дулкынланмый уку мөмкин түгел. Чөнки бар гомерләрен, тырышлыкларын, хезмәтләрен халыкка, аның тормышын яхшырту, үзгәртү өчен багышланган мәгърифәтче әдипләр алдында мин үземне һәм, шул исәптән, барлык халыкны да бурычлы, дип саныйм.
Күңелеменнән тарих битләрен актарам... Минем күз алдында күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, журналист, дин әһеле Ризаэддин Фәхретдинов гәүдәләнә. Курсави, Мәрҗани һәм башка мәгърифәтчеләрнең идеяләрен үстергән бу галимне шагыйрь Акмулла: «Ризаэддин − бер камил зат», − дип атый.
Р. Фәхретдинов үзенең әсәрләрендә, милләтне аң-белемле һәм һөнәрле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә.
«Әсма, яки гамәл вә җәза» романында ул яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, белемлелек һәм наданлык бәрелешен әдәби образларда сурәтли. Ни чәчсәң − шуны урырсың, дигән карашта торып, Р. Фәхретдинов, яхшылыкның нәтиҗәсе − бәхет, мәкер һәм явызлыкның, начар эшләрнең җәзасы − түбәнлек, хурлык дигән идеяне персонажлар язмышында тәэсирле итеп гәүдәләндерә. Маҗаралы сюжетка һәм кискен конфликтларга корылган бу әсәрендә Р. Фәхретдинов, милләтне мәгърифәтле итү идеяләре белән бергә, намуслы хезмәт, югары әхлакый сыйфатлар, мәрхәмәтлелек кебек гомумкешелек кыйммәтләрен раслый, мәкер һәм явызлыкларны кире кага.
Татар галиме Г. Сәгъди «Әсма...» романы хакында «Һәр эшнең һәм җимеше, һәм җәзасы булмый калмый» фикерен яклаган әсәр икәнлеген язып калдырган. Чыннан да, әдәпле, әти-әнисеннән яхшы тәрбия алган Әсма, нинди генә авырлыкларга очраса да, тормыш пычракларыннан кер дә кундырмыйча, саф килеш калып бәхеткә ирешә. Әнисе Гайшә абыстай да «гыйлемлек хөрмәтенә белер, укыр һәм язар, иркәлек нәдер белмәс, тәкәбберлекне күңеленә китермәс, кешедән асла көлмәс иде», − ди автор. Чын татар хатын-кызының асыл сыйфатлары түгелмени инде болар? Шуңа күрә аларның гаиләсе дә тату, ире Габбас мулланың холкы да төзәтелгән, бергәләп төрле китаплар, рус, төрки, гарәп телләрендәге газеталар да укыйлар. Уңай сыйфатлар зыялы яшәү рәвеше алып барган кешеләргә тормыш авырлыкларында да кер кундырмый, исән килеш калырга мөмкинлек бирә. Ә явызлар һәркайсы үзенә тиешле җәзаны ала.
Конфликт, кагыйдә буларак, уңай персонажлар файдасына хәл ителә. Кешедә табыла торган барлык матур сыйфатларны автор шушы образга бирә, чөнки максаты − әнә шундый кеше кебек булырга өндәү.
Мәгърифәтчелек әдәбияты, мәгърифәтчеләр турында язган вакытта, бөтен гомерен һәм иҗатын яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган әдип һәм педагог Закир Һадины атамасам, мин үземне гаепле санар идем. Ул әдәбиятка XX йөзнең беренче елларында киң катлам өчен аңлаешлы телдә язылган повестьлары белән килеп керә. Үз чорының кимчелекләрен тәнкыйть иткән бу повестьлардан авыл тормышының реаль күренешләре сурәтләнә.
«Бәхетсез кыз» повестенда сүз Хәнифә турында бара. Хәнифә үскән авылда мәктәп юк, күрше чуваш авылында балалар, көз җиткәч, мәктәпкә укырга баралар, белем, тәрбия алалар. Үзләре дә тәрбия, белем алмаган ата-ананың балаларын чын кеше итеп тәрбияли алмауларын без Әхтәри агай белән Шәрифә образларында күрәбез.
Намусын югалткан, ире тарафыннан туктаусыз кыйналып җәфа чиккән Хәнифәнең язмышы фаҗига белән тәмамлана. Ул урманга барып асылына. Язучы Хәнифәнең фаҗигале язмышын гаиләдә тиешле тәрбия булмаудан һәм аны чолгап алган мәгърифәтсез, караңгы тормыш нәтиҗәсе итеп күрсәтә. Икенче яктан, әдип яшьләргә әхлакый тәрбия бирү максатын да куя. «Яшь егетләр вә кызлар, шушы хикәяне укып, гыйбрәт алырлар, холыклары төзәлер дип өмет итәмен», − дип яза ул.
Минем уйлавымча, Закир Һади әсәрләре татар халкын кешелекле, миһербанлы, кече күңелле, иманлы итеп тәрбияләүдә, һичшиксез, аерым урын тота. Мин дә аның мәгърифәтчелек фикерләре белән килешәм. Чөнки белемнән башка − тәрбия, тәрбиядән башка белем юк.
Башка милләт халыклары белән чагыштырган вакытта, күп очракта, татар халкының тырыш, белемгә омтылучан, тәрбияле икәнлекләрен әйтеп үтәләр икән, монда, берсүзсез, татар мәгърифәтчеләренең өлеше зур, дип уйлыйм.
Егерме биш − утыз ел дәвамында мәгърифәтчелек реализмы принципларына нигезләнгән татар әдәбияты бер урында таптанмады, үсеш, үзгәреш процессы барды. Төп игътибарны милләт язмышына юнәлтеп, татар милләтен бәхетле итәргә омтылган барлык мәгърифәтчеләрне дә кечкенә язмамда күзәтеп чыгу мөмкин түгел. Ф. Кәрими, З. Бигиев, Гали Чокрый, Яков Емельянов, М. Акмулла, татар драматургиясенең нигез ташларын салучы Г. Ильяси, Ф. Халидиләрнең караңгылык аша салган сукмакларын киңәйтеп, мәгърифәтчелек идеяләрендә тәрбияләнеп, әдәбиятыбызга яңа көчләр килде. XX йөз башы татар әдәбияты классиклары Г. Исхакый, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Тукай, С. Рәмиев, Г. Ибраһимов һәм башка әдипләр үзләре дә иҗат эшчәнлекләрен мәгърифәтче буларак башладылар.
XX йөз башы − тулы мәгънәсе белән татар милли әдәбияты формалашкан чор. «Без хәзер бик куәтле миллият агымына кереп киттек. Халкымыз миллиятнең хосуси бер куәт икәнен хис итә башлады. Шуңа күрә «милли»дигән сүз хәзер иң газиз вә иң кадерле бер сыйфат булып күренә. Милли шагыйрь, милли әдәбият, милли театр − болар безнең каршыда хәятның биргән вә бирәчәк нәрсәләренең иң газизләреннәндер», − дип язды Г. Ибраһимов шушы чор турында.
Олуг әдибебезнең фикерләре белән мин дә чын күңелемнән килешәм.
Достарыңызбен бөлісу: |