«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе



бет32/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   28   29   30   31   32   33   34   35   ...   53

Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе


Укытучысы Г.3. Сөнгатова.

План.


I. «Кайт әле монда, Ватанга...» (Габдулла Тукай).

II. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар.

1. «Мөгаллим» драмасында милли интеллигент язмышы.

2. «Зөләйха» драмасы-милләт язмышын чагылдырга үлемсез әсәр:

а) татар халкының фаҗигале язмышы;

б) Зөләйха образы-чукындыру сәясәтенең ачык чагылышы;

в) кеше гомере-иң зур байлык.

3. Гаяз Исхакый традицияләре дәвам итә.



Бер милләтнең бөеклеге халкының саны белән тугел, акыл ияләренең, таланты һәм бөек шәхесләренең күплеге белән билгеләнә.

Виктор Гюго.

Үземнең иншамны Роберт Рәкыйповның:

И туган җир, синдә туганнарның


Үз бурычы сиңа, үз хакы.
Озак еллар «онытып» торган өчен
Кичер безне, кичер, Исхакый! −

дигән юллары белән башлыйсым килә.

Әйе, бүгенге көндә милләтебез асыл затларының сөякләре чит җирләрдә ята. Рухи мирасыбыз, каһәрләнеп, еллар дәвамында онытылып торды. Соңлап булса да, атаклы җәмәгать эшлеклесе, затлы язучыбыз, милләтпәрвәр Гаяз Исхакый туган җиренә кайтты. Тирән белемле, зыялы Гаяз Исхакый, язмыш кайларга гына илтеп ташласа да, милләт язмышын кайгыртып яшәгән, «куркыныч» әсәрләр язган. Патша самодержавиесенең каты режимы, кара реакциясе Исхакыйның милләт өчен кабынган көрәш ялкынын сүндерә алмаган. Әдип, һаман милләтебезнең бәйсезлеге, азатлыгы өчен көрәшеп, төрмә, сөрген шартларында яшәсә дә, утыз биш ел мөһаҗирлеккә дучар ителсә дә, газиз халкы өчен җан атып язылган драма әсәрләрен иҗат итә алган.

Минем кулымда аның «Мөгаллим» драмасы. Әсәрдә язучы милли интеллигент Салих образын үзәккә куйган. Язучының талантлы каләме белән тудырылган бу образ укучыны халыкка хезмәт итәргә, аның өмет-хыялларын гамәлгә ашырырга чакыра. Беренче карашка, әсәр гаилә, хатын-кыз, балалар проблемаларын гына күтәрә кебек. Шулай да, уйландыра, милләт язмышын, аның хәлен яхшырту, милләтне алга җибәрү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турындагы сорауларга җавап эзләргә этәрә, рухландыра. Әсәрне укыганда, Салих өчен борчыласың, аның язмышы сине битараф калдырмый... Әйе, татар дөньясын үзгәртү, яктырту, агарту өчен белемле, мәгърифәтле булу гына җитми. Гаяз Исхакый драмада: «Зыялы кешенең бөтен вакыты халкына хезмәткә генә багышланырга тиеш», − дигән фикерне үткәрә. Кышкы салкын төндә Салих, хатынын, балаларын калдырып, өеннән чыгып китә. Мин аның бу адымын кабул итә алмадым. Җәмәгать эшлеклесе булу кешенең шәхси бәхетенә киртә куярга тиеш түгел, минемчә.

Узган гасыр башында ук язылган әсәр булса да, «Мөгаллим» драмасы милләт азатлыгы өчен көрәшнең туктамаячагына, дәвам итәчәгенә ышандыра, һәм Фәүзия Бәйрәмовалы, Айдар Хәлимле бүгенге тормышыбыз − язучы фикеренә ачык дәлил.

Гаяз Исхакый 1902 нче елда ук, милли көрәштә гүзәл затларыбызның ролен аңлап: «Һәр милләтнең яртысы хатын-кызлар, һәр милләтнең рухын саклаучылар − хатыннар... икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер нәрсә», − дип язган иде. Күрәбез, ул, милләт язмышы өчен көрәштә хатын-кызларны хәлиткеч көч дип санап, аларга зур өмет баглаган. Бу фикер күренекле язучының «Кыямәт» (1909), «Зөләйха» (1912), «Мөгаллимә» (1913), «Юлсызлар» (1917), «Дулкын эчендә» (1920) әсәрләрендә кызыл җеп булып сузыла. Искә алынган әсәрләрдән күңелгә иң кереп калганы, иң тетрәндергәне «Зөләйха» драмасы булды. Минемчә, нәкъ менә Зөләйха образында татар милләтенең кичергән авырлыклары, сабырлыгы, чыдамлыгы, хак динебезгә ничек ышанулары чагылган. Драмада 1552 нче елда Явыз Иван Казанны басып алганнан соң булган вакыйгалар сурәтләнә: халыкны көчләп чукындыралар, әгәр дә инде моңа риза булмаган кешеләр табылса, аларны монастырьларга ябалар, сөргенгә сөрәләр, җәзалыйлар. Зөләйханы исә, чукынырга риза булмагач, иреннән, балаларыннан, гаиләсеннән, туган йортыннан аерып, бер исерек урыска кияүгә бирәләр, көчләп чукындыралар, улын монастырьга ябалар, аның исемен үзгәртеп, газиз баласыннан поп ясамакчы булалар. Ләкин Зөләйханың, никадәр җаннарны тетрәтерлек җәбер-золымнар кичерсә дә, рухы сынмый, сыгылмый, чөнки ул Алланың ярдәменнән ташламавына ышана; иренең, улының исән булуларына өметләнә; үткән-барган татар юлчыларыннан авылы турында сорашып тора. Ул, Петр күрмәгәндә, сандык төбендәге намазлыкларын алып, намазларын укып барырга тырыша. Күпләр моңа чыдый алмас, үз-үзенә кул салыр иде, ә Зөләйха түзә.

Гаяз Исхакыйның Зөләйхасындагы кебек сабырлык, түземлелек, минемчә, барлык татар хатын-кызларына да хас үзенчәлек булып тора. Татар хатыннары элек-электән шундый тыйнак, әдәпле булулары белән аерылып торалар. Татарның гүзәл затлары, нинди генә авырлыклар килмәсен, тормыш сынауларын җиңеп чыгарга үзләрендә көч табалар. Гомумән, Гаяз Исхакый драмаларында күбрәк татар хатын-кызлары милли геройлар булып гәүдәләнә. Мин дә үземнең татар кызы булуым белән горурланам.

Әсәрне мин кат-кат укыдым, аны укыган саен, вакыйгаларны яңача бәяләдем. Автор, бер яктан, дөньялыктагы изгелек, каһарманлык, инануның ахирәттә кыйммәт бәһаләнүен белдерә, укучыны үз диненнән, халкыннан, яшәешеннән теләсә нинди шартларда да баш тартмаска чакыра, ныклыкка, кыюлыкка өнди; икенче яктан, кеше гомеренең үзкыйммәтен раслый. Зөләйха, үзенә дип әзерләнгән агуны Петрга эчергәч: «Эчем бушап китте. Өстемнән тау кадәр йөк төшергән кебек булдым. Рәхәт йокла. Мин синең үчеңне алдым», − дип, Сәлимҗан мәете өстендә ничек тыныч күңел белән әйтә алды икән? Бу минутта мин Зөләйханы җинаятьче итеп күрдем. Адәм баласының гомере − җир йөзендәге иң зур кыйммәт бит! Яшәү хокукына беркемнең, берничек кул сузарга хакы юк! Җинаять, теләсә нинди очракта да, барыбер җинаять! Аның дин юлында эшләнгәне меңләтә гөнаһлы, чөнки Ходайга чиста күңел, керсез куллы кешеләр генә хезмәт итәргә хаклы. Дөрес, Зөләйханың кылган гамәле-муеннан кеше канына баткан зур сәяси җитәкчеләр-үтерүчеләр белән чагыштырганда, күлдәге тамчы гына. Шулай да, кеше гомере − табигатьнең иң зур бүләге, ул һичкайчан вакытсыз өзелмәсен иде.

Гаяз Исхакыйның «Олуг Мөхәммәд» тарихи драмасы да − милләтне юкка чыгудан саклап калырга ярдәм итүче әсәрләрнең берсе. Әсәр − язучының иҗат юлындагы соңгы драмасы, килер буыннарга васыяте Гаяз Исхакыйның «Олуг Мөхәммәд» драмасы 1947-1948 нче елларда иҗат ителә. Туган нигезеннән, газиз халкыннан аерылып, ерак Истанбулда гомер кичерергә мәҗбүр ителгән, илдәге вакыйгалардан хәбәрдар булган күренекле язучының тарихи драмасы нәкъ менә шушы чорда язылуын, мин, үз вакыты өчен бик актуаль дип саныйм. XX гасырның 40 нчы елларында совет хөкүмәте татарларга карата пычрак сәясәт үткәрә башлый: Кырым татарлары гомер буе яшәгән җирләреннән сөрелә, азатлык өчен көрәштә меңнәрчә татар башын сала. «Олуг Мөхәммәд» әсәрен укыгач, шундый фикер туа: бүгенге көндә Рәсәй хөкүмәтенең, халык санын алганда, татар милләтен төркемнәргә (керәшен, мишәр, татар һәм башкалар) бүлгәләргә азапланачагын Гаяз Исхакый каян белде икән?

Гаяз Исхакыйның алдан күрүчәнлеге, бөтен гомерен милләт язмышына багышлавы миндә соклану тудыра. Шул ук вакытта гасыр башында бөтен татар дөньясын шаулаткан мәшһүр язучының күпкырлы әдәби байлыгының 70 ел буе халыктан яшереп яткырылуы тоталитар режимга карата нәфрәт уята.

Дөрес, милләт язмышы, халыклар дуслыгы − әдәбиятта күптән чагылыш тапкан тема.

Исхакыйны укыганда, Тукай хәтердә яңара:

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, әхлак вә гадәт алмашып...

Шулай да, күңелдә шом, курку бар. Кулымдагы милләт исеме күрсәтелмәгән, каракош сурәте төшерелгән паспортка каршы да милләтпәрвәрләр көрәшмәде түгел бит?!

Гаяз Исхакыйның үлмәс әсәрләре киләчәккә өмет уята, чөнки аның эшен, уй-фикерләрен дәвам итүче фидакарь шәхесләр бар Татарстаныбызда. Җаны-тәне белән ялкынланып иҗат итүче драматург, оратор һәм депутат Туфан абыебыз Миңнуллин үзе генә дә ни тора! Бүген сәхнәдән төшмичә уйналучы «Илгизәр+Вера», «Гөргөри кияүләре» һәм башка әсәрләре Гаяз Исхакый драмаларының дәвамы түгел дип, кем әйтә ала?!

Милләтебезңең иншада яктыртылган Салих, Зөләйха, Мөхәммәд кебек үз халкының язмышы өчен борчылып яшәгән көрәшчеләре күп булган һәм, бәхеткә каршы, хәзер дә бар: Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Мирсәет Солтангалиев, Разил Вәлиев, Әбрар Кәримуллин, Фәндәс Сафиуллин, Тәлгать Абдуллин, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка бик күп милләттәшләребез халкыбызга армый-талмый хезмәт иткәннәр һәм итәләр.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   28   29   30   31   32   33   34   35   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет