Укытучысы Т.Н. Шәмсетдинова.
План.
-
Җаннарда яхшылык вә матурлыкның Ак Ташы.
-
М. Мәһдиев − милләтебезнең гали улы.
-
«Торналар төшкән җирдә» − язучының мин укыган беренче әсәре.
-
М. Мәһдиев укып бетермичә туктармын дип әйтә алмаслык язучыбыз икән.
-
«Кеше китә − җыры кала» − авыл халкына багышланган әсәр.
-
М. Мәһдиевнең соңгы әсәрләренең берсе − «Бәхилләшү».
-
М. Мөһдиевне халкым онытмас.
-
Мөхәммәт Мәһдиев − галәм тирәнлегеннән калыккан йолдыз кебек, халыкның уз эченнән, уз тарихыннан усеп чыккан талантлы әдип.
|
Гариф Ахунов.
|
Борын-борыннан, әле төрки бабаларыбыз ташка, кыяларга чокып язган заманнардан бирле, язучылар, барлык адәм балалары кебек, төп өч төркемгә бүленәләр: зур талант ияләре, сәләтлеләр, йомшак сәләткә ия булганнар.
Бөекләр үз көчләренә ышана, алар характерындагы төп нәрсә − горурлык! Аларның йөрәге ачык, җандагысын кәгазьгә ихлас түгәләр, сүзләре эштән аерылмый. Инде татарда күпмедер горурлык бар икән, аның иң якты Рух-нурын нәкъ менә болар йөртә, алар җанында яхшылык вә матурлыкның Ак Ташы ята. Алар − милләт көзгеләре, милли аң, милли характердагы уңай һәм тискәре якларны күрсәтүче барометрлар...
Бу аз санлы төркемгә татарның бөек язучысы Мөхәммәт Мәһдиев тә керә. Аның каны да, җаны да − аристократ, зыялы татарлардан, асылзатлардан, милләтнең каймагыннан.
Мөхәммәт Мәһдиев − Казан дәүләт университетында 30-35 еллар буе укыткан галим. Күп кенә элекке студентлары − бүгенге шагыйрь, прозаиклар − аны үзләренең остазлары итеп саныйлар. Галим буларак та кыю кеше булган М. Мәһдиев. Милләтебезнең үткәнендәге күренекле шәхесләрнең тормыш юлын да өйрәнгән. Иж-Буби кебек мәдрәсәләрне дини сөрем оясы, караңгылык почмагы дип сүккән дәверләрдә дә аларны бүгенге университетларга тиңләгән. Халыкның онытылган йолаларын, гореф-гадәтләрен, халык эзе буйлап йөреп, аның үзенә кайтару юнәлешендә дә зур эш башкарган әдип ул М. Мәһдиев. Үз замандашлары, авылдашлары, балачак дуслары турындагы әсәрләре − болар үзләре генә дә бер гомерлек эш бит!
Бүген аны ничек искә алалар?
− Укытучыбыз, әйбәт мөгаллим дип!
− Талантлы галим дип...
− Милләтебезнең гали улы дип...
− Олуг язучыбыз дип...
Моңа карамастан, татар милләте М. Мәһдиевне иң беренче язучы буларак танып белде. Әйе, һәр сүзнең тәмен белеп язган Мөхәммәт ага. Ә ул тудырган пейзажлар! Арча ягы табигате, Гөберчәк авылы яме, туган нигезнең изгелеге... Әсәрләрендәге геройларына карыйк: калку образлар, үзенчәлекле, үзенчә яшәүчән ихлас адәмнәр.
Бүген сөенеп, горурланып әйтә алам: М. Мәһдиев − минем иң яраткан язучым. Ул, иң беренчеләрдән булып, миндә матур әдәбиятка мәхәббәт уятты, әсәрләре белән каршымда яңа дөнья ачты. Алар аша мин әтием, әнием, Мөхәммәт аганың үз замандашлары һәм шул чорның яшәү кыйммәтләре белән таныштым.
Беренче тапкыр мин аның «Торналар төшкән җирдә» дигән әсәрен укыдым. Укыдым һәм уйга калдым. Авыл җире нинди бөек һәм бер үк вакытта нинди гади кешеләргә бай икән. Анда олысыннан кечесенә кадәр нинди дә булса үзенчәлеккә ия. Мәсәлән, гади авыл кызы Зөлфия. Ләкин аны беркем дә «гади» дип әйтә алмас, бу яшь кенә кызда замананың иң кирәкле сыйфатлары җыйналган. Кыю, тәвәккәл, куркусыз Зөлфияне авылда ирдәүкә дип тә йөрткәннәр. Ләкин ул бу сыйфатларын бакчалардан кыяр, кишер урлау өчен генә кулланмый, ә мәктәптән дәфтәрләр дә урлап чыга. Юк, ул карак түгел. Ул бары тик бөтен барлыгы белән белемгә тартыла. Үзе генә тартылып калмый, авылның балаларында да укуга мәхәббәт уята. Аның җәйге кичләрдә укыган әкиятләре, хикәяләре һәрбер баланын йөрәгендә үз урынын алган. Зөлфиядә тумыштан килгән укытучылык сәләте булган, һәм ул аны яшьтән үк кулланган.
Ә горур, мәһабәт кыяфәтле Зәкәрҗан... Ул, тормышның нинди генә авырлыклары килсә дә, башын ими, алардан җиңүче булып чыга. Хәтта төрмәдән дә ул кесә тулы акча белән кайта. Тумыштан килгән үткенлеге Зәкәрҗанга авылдашлары һәм тирә-юньдәге башка кешеләр арасында хөрмәт казанырга ярдәм итә.
Сөйли китсәң, әсәрдәге һәрбер герой үзенә аерым игътибар сорый. Нигә алай соң? Минемчә, бу − язучының геройларын укучы каршына ничек куюына бәйле. М. Мәһдиевнең әсәрендә һәрбер герой аерым шәхес буларак сурәтләнә. Укыган саен укыйсы, геройлар белән бергә көләсе, кайгырасы килә.
Мәһдиевнең иң зур язучы сәләтләренең берсе − авыл кешесенең барлык матурлыгын, гадилеген, шул ук вакытта бөеклеген дә күрсәтә белүендә. Йә, кайсыбыз гади авыл кызында яки абзасында югары цивилизацияле кешеләргә генә хас сыйфатларны табар? Әллә кайда, җир читендәге бер авылдагы кешеләрнең эчке дөньялары шулкадәр матур, бай, саф булыр дип кем уйлаган?! Ә Мәһдиев боларның барысын да күрә, тоя һәм укучыларына дөреслекнең бер генә бөртеген дә калдырмыйча җиткерә ала.
Бервакыт айнып киткәндәй булдым: кулыма «Фронтовиклар» дигән китап килеп керде. Романда сугыштан соңгы беренче елларда авыл интеллигенциясе, мәктәп тормышы, укытучы-фронтовикларның укыту-тәрбия өлкәсендәге фидакарь, намуслы хезмәте турында сөйләнелә.
М. Мәһдиев укып бетермичә туктармын дип әйтә алмаслык язучыбыз икән. Нәкъ безнеке инде. Укучылары, аларның тормыш хәлләре, хыяллары, яшьлек өметләре, әле туып кына килә, чагыла гына башлаган мәхәббәт-гыйшык − барысы да бездәгечә. «Фронтовиклар»ның геройлары, сугыш беткәннән соң, ачлы-туклы, бер кат күлмәк һәм чабата киеп укыганнар. Ә яшьлек үзенекен иткән: матур кызлар күргән егетләрнең, бигрәк тә ак кофта, кара итәк кигән, чәчен таратып җибәргән чибәрләргә күзе төшкәндә, йөрәкләр лепелдәп кенә калмаган, үрсәләнеп, дәртләнеп типкән...
М. Мәһдиев сугышта булмаган. Әмма ул, үзе язганча, «фронтовик» бит! Утыз елдан артык гомерен фронттагыча яшәгән, үткәргән. Укытучы, мөгаллим кеше, хәтта, фронттагыча, боерык көтеп тормыйча, үз вакытында торырга, минутлап хәзерләнергә, минутында кафедрага кереп басарга, ягъни минутлап яшәргә мәҗбүр, шуңа дучар ителгән. Кәефе булмаса да, елмаерга тиеш. Авырсаң да килми калмыйсың. Ул, фронттагыча, һәрвакыт, һәр мизгел үз эшен эшләгән. Укытучыны фронтовикка бары ул гына − сөекле, сөйкемле педагог, галим, үзебезнең иң якын язучыбыз гына тиңли алды. «Фронтовиклар»дагы мөгаллимнәрнең авыр тормышларын үзе укытучы булган язучы гына аңлый һәм яза алгандыр.
Әсәр безгә, яшьләргә, ул елларның барлык ачысын: ачлык, ярлылык, ятимлекне һәм бу афәт уртасында безнең яшьтәшләрнең тормышын күрергә, тоярга ярдәм итсә, олыларга исә, балачакларын исләренә төшерә. Аларның һәрберсе анда үз тормышының мизгелләрен, кайгыларын күрә. Шуның белән ул укучыга якын да.
«Кеше китә − җыры кала» − киң колачлы вакыйгаларны, драматик эпизодларны үз эченә алган, олы һәм катлаулы язмышлы характерларга, кызыклы образларга бай булган, гаҗәеп дәрәҗәдә халыкчан рухлы, олы хисле, зур, төзек, җыйнак һәм бөтен әсәр», − дип яза Ф. Миңнуллин. Язучының бу әсәренә тагын да тулырак сыйфатлама биреп булмас иде. «Кеше китә − җыры кала» − Мәһдиевнең тагын бер авылга багышланган әсәре. Аның геройлары табигый җирлектә, гаилә эчендә, күршеләре, авылдашлары, җитәкчеләре белән мөнәсәбәттә һәм хезмәттә ачылалар. Көндәлек эштән башка аларның язмышларын күз алдына китереп булмый. Авыл кешесенең тормышы җиңел түгел, әмма яшәешнең эчке матурлыгы, яме бар. Язучы тормышның кырыс реализмы белән романтик күтәренкелекне үреп алып китүгә ирешә. Һәр кешенең үз язмышы бар, ди язучы. Шул фикерен төгәл, ачык, хәтердә калырлык вакыйга-хәлләр аша күңелгә, йөрәккә сеңдерә килә. Шуның өстенә уртак кайгы-сугыш хәсрәте өстәлә. Ирләрне сугышка, күбесен үлемгә озату вакыйгасын язучы искиткеч зур осталык, мәңгегә күңелдә сакланырлык итеп, фаҗиганең олылыгын искәртеп язган. Ләкин, бу изге вазифадан качып калып, күпләрнең корбаннарын мәсхәрәләгән кешеләрне дә онытып калдырмаган. Тәне, теше, күзе таза, Казан арты базарын тоткан ат карагы гаярь Заһринең түбәнлеге турында укыганда чирканасың, аның өчен һәм якыннары өчен ояласың.
Олы җанлы, совет эшенә ихлас бирелгән Шәяхмәт янына аның икенче улы − Нургалинең үз иленә хыянәтен, куркаклыгын янәшә куеп, язучы ике буын кешеләре арасындагы аерманы, тәрбиядә күрсәткән йомшаклыкның кеше характеры формалашуына ничек кире йогынты ясаганын күрсәтергә теләгән.
Башбирмәс Тимерханның колхозына вәкил итеп җибәрелгән Улибаева шәхесе дә шактый катлаулы, үзенчәлекле. Башта ул әсәрдә кырыс, явыз, хатын-кыз сыйфатларын югалткан кеше буларак килеп баса. Ләкин Улибаеваның сугыш чоры тудырган тышкы катлавы, явызлыгы астында олы җаны яшеренгән икән. Ире сугышта үлгән. Әнисе һәм дүрт баласы белән ачлы-туклы яши. Ләкин ул кайгысын берәүгә дә ачмый.
Язучы, бу каршылыклы образны тудырып, тормыш һәм кеше без уйлаганнан катлаулырак һәм әзер калыпларга сыеп бетми дигән фикер әйтергә тели. Ул Улибаеваның үз-үзен тотышында, холкында «кырыс дөреслек» бар, дигән фикергә килә.
М. Мәһдиев мәңгелек темаларның берсе − мәхәббәт маҗараларын да читләтеп үтми. Ул бу хисне, романтик шагыйрьдән аермалы буларак, күпертеп, томанлы күкләргә чөеп сурәтләми, олы тойгыны тормышның табигый дәвамы, кеше яшәешенең бер чагылышы буларак аңларга тырыша.
«Кеше китә − җыры кала» − җыр сүзләре. Тормышында җыр булып җырларлык, шигырь итеп сөйләрлек, повесть-романнарда тасвирларлык эш-гамәлләр кылган кешеләр турында язган Мәһдиев бу әсәрендә. Ул бөек шәхесләргә мәдхия җырлаган.
М. Мәһдиевнең соңгы әсәрләренең берсе − «Бәхилләшү». Бу повестьның күп кенә сәхифәләре күңелне кузгата, йөрәкләрне җилкендерә. Югыйсә, анда бүгенге карашка бик гадәти булып тоелган тормыш күренешләре: ипи пешерү, ат җигү рәвешләре, печән һәм урак өсте, ул эшләрне башкаручы кешеләр турында сүз бара. Шул ук вакытта без ул кешеләрнең кызыктыргыч, кабатланмас характерларын күрәбез. М. Мәһдиев − авыл җиренә гашыйк кеше. Ул тасвирлаган кебек, авылны бер генә язучы да тасвирлый алмый. Бу әсәрендә дә ул авыл кешесенең һәрбер ягын, әйбәтме ул, начармы, күрсәтергә тырышкан. Ул − туган ягына, Гөберчәгенә мәхәббәте белән яшәгән язучы. Аның кешеләре, табигате турында сөйләү Мәһдиевкә зур ләззәт хисе биргәндер. Бу әсәре белән дә халык язучысы М. Мәһдиев укучыларын үз туган төбәкләре, аның чишмә-инешләре, урман-күлләре белән горурлана һәм хозурлана белергә өнди. Гомумән, аның иҗатында табигать һәм кеше аерылгысыз, матур симфония итеп сурәтләнә. «Бәхилләшү» әсәренең V бүлегендә кошлар һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәт тасвирлана. Ул гаять үзенчәлекле. Кешеләрнең язмышлары, көнкүрешләре кошларныкына охшаган икән бит. Әгәр без сандугачларның бер-берсенә ничек мәхәббәтләрен аңлатуын күрсәк, дөньядагы иң матур, нык гаиләләр аларныкы икән дигән фикергә килер идек. Ә саесканнар?! Гаилә башлыгы буларак, шәп кеше түгел икән ата саесканнар. Аналары да кайвакыт гаиләләрен сакларга ашыкмыйлар, шикле юлларда йөриләр. Бу күренеш кешеләрдә юк дисезме? Саесканнар һәр ялтыраган нәрсәгә кызыгалар. Кайбер кешеләр дә шулай бит! Димәк, саесканнар белән кардәшләр алар.
Язучы да, аларны күзәтеп, кешеләргә гыйбрәт булырлык вакыйгаларны тасвирлый. Бүгенге авылда кошларның бетә баруы, кешеләрнең табигать белән, һич кызганмыйча, араларын өзүләре аны бигрәк тә борчый. М. Мәһдиев тасвирлаган вакыйгалар барысы да якыннан, безне әйләндереп алган тормыштан алынган. Язучы, без күрә алмаганны да күрсәтеп, дөньяга күзләребезне ачтыра.
Кешене вак-төяк ялгышлары белән түгел, ә эшләгән эше, үзеннән калган мирасы белән бәялиләр. М. Мәһдиевнең иҗатында төгәл бәяне Галиҗәнап Вакыт үзе куячак. Тик шунысы гына билгеле, олуг язучының иҗаты татар халкы күңеленнән китмәячәк...
Дөньяга ирләрчә карап, кешеләрчә яшәп, шагыйрьләрчә иҗат итеп, горур җанлы, милли аңлы, халыкның моңлы баласы, Аяз Гыйләҗевчә әйтсәк, «милләт байрагын бер чакта да кулыннан ычкындырмаган, нык тоткан, сафлыгын саклаган» М. Мәһдиев безнең арада юк инде. Мөхәммәт аганың үлгәненә алты ел вакыт гомер сизелмичә үтеп тә киткән.
Хәсрәт кимемәде.
Югыйсә, вакытны табиб диләр, тән ярасын да, җан ярасын да акрынлап төзәтә, диләр. Әмма бу яра бигрәкләр дә тирән шул. Җуелса да, ул мәңге сулкылдап үзен искә төшереп торыр
Мөхәммәт аганың үлеме татар милләтенең йөрәгенә төшкән фаҗига иде. Без әле моны яши-яши аңларбыз. Хәер, бүген аның турында истәлек язучылар, хатирә уртаклашучыларның аһыннан да бу сизелә булса кирәк. Аларда югалту ачысы, багланган өмет кәсәсенең төшеп ватылуыннан туган чарасыз иңрәү...
...Кайбер кешеләр дөньядан киткәндә үзләре белән бөтен бер халәт-яшәешне алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена ятим кала, дип яза Мөхәммәт ага.
Мөхәммәт Мәһдиев үз халкы, республикасы һәм якташлары белән эчкерсез горурланып яшәде һәм иҗат итте. Татар халкы һәм Татарстан да үз улын онытмас, аны һәрчак сагынып, олылап искә алыр.
Достарыңызбен бөлісу: |