Укытучысы М.И. Низаметдинова.
-
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән.
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.
|
Г. Тукай.
|
Олуг мирасы булып та, татар милләте күгендә озак еллар йолдыз булып балкый алмаган әдипләребез шактый. Г. Исхакый шундыйлардан. Гомеренең шактый өлешен эмиграциядә үткәргән, хәтта үлеме дә аны читтә эзләп тапкан. Үзгәртеп корулар чорында, ниһаять, милләтебез уянып, әдипнең мирасы әйләнеп кайтты. Озак еллар онытып тордык без Г. Исхакыйны. Хәзер инде аның томнары басыла, дәреслекләрдә иҗатына зур урын бирелә.
Милләте өчен җан атып йөргән әдипнең уй-хыялларын аның геройлары дәвам итте һәм безнең чорга кайтарды. Әдәби геройларының язмышы, алар кичергән газап мине тетрәндерде. Г. Исхакый геройлары арасыннан күңелемә иң якыны − динен саклап калу өчен үзен аямыйча көрәшкән Зөләйха образы. Драманы укыгач, минем аны күрәсем, үзе белән сөйләшәсем килде. Шуңа да мин аңа атап хат язарга булдым. Зөләйха ханым!
Сез-гади татар хатыны. Тик Сезнең күңелегез, үз диненә тугрылыклы булган йөрәгегез бөек. Югыйсә, гомерегез буе тән һәм җан җәрәхәтләрен кичерә алмас идегез. Өеннән, балаларыннан аерылу, иренең үлеме һәм, ахыр чиктә, диненнән ваз кичтерергә теләп, исерек урыска бирүләре − болар бер татар хатыны өчен күтәрә алмаслык газап. Сез бу михнәтләрне кичердегез, динегезгә тугрылыклы була алдыгыз.
Авылыгызга усал поп хуҗа булып, гаиләгезнең тынычлыгын җимергәнче, Сез дә бәхетле булгансыздыр. Чөнки тормышны аңлап җиткермәгән ике газизегез, гаилә өстендә кара болытлар куерганда да, бәхетле курчак уенын уйный. Тик аларны да инде дуслары «керәшен» дип үз араларына кертми. Әнә шул милли хисне Сез балаларыгызга да сеңдерергә телисез. Югыйсә, курчак уеныннан башканы белмәгән кызларга: «Без − чын мөселман!» − дип аңлатып азапланмас идегез.
Алдагы михнәтле көннәр белән чагыштырганда, болары бәхет булган икән әле, Зөләйха ханым. Балаларыгыздан, гаиләгездән, ирегездән, йорт-җирегездән аерып, монастырьга алып киткәндә, йөрәгегез ничек түзде икән? Әгәр халкыгызга, динегезгә чиксез мәхәббәтегез, хөрмәтегез булмаса, Сез дә, бәлки, көрәшер көч таба алмаган булыр идегез. Сез көчле генә түгел, сабыр, үз диненнән тайпылмас хатын икәнсез!
Ике ел буе исерек урыс Петр белән яшәгәндә дә телегездә «Әгузе бисмилла» булмас иде. Кыйналып яшәгәнче, берәүләр бисмилладан баш тартыр, икенчеләр, үз-үзенә кул салыр иде. Тик Сез алай эшләмәдегез. Чөнки Сезнең язмыш − татар халкының язмышы, Сездәге кешелекле сыйфатлар − ул безнең милли сыйфатларыбыз. Кяфер белән ике ел яшәсәгез дә, күңелегезгә хозур Ильяс хуҗа. «Дин дошманына кол булган хатын», − дип атыйсыз үзегезне. Урыс Петрдан аерылып китәр ирегегез булмаса да, Сез ирекле − күңелегез, саф вөҗданыгыз белән ирекле. Сез бит аяз көннең булачагына, үз туган җирегезгә, гаиләгезгә кайту ышанычы белән яшисез, көрәшеп яшисез. Зөләйха − Марфа, шуның өстенә «татар эте» булсагыз да, үзегездә төнен намаз укуга көч таба алуыгыз гаҗәпләндерде мине. Сез чын мәгънәсендә көрәшче икәнсез бит!
Урыслар арасында да олы йөрәкле кешеләр бар икән. Петрдан үзегезне коткарып калган карт урысның сүзләрен онытмагансыздыр, Зөләйха ханым. «Кешене көчләп дингә кертеп булмый», − ди ул. Олы яшьтәге урыс картыннан мондый сүзләр ишетү Сезгә көч бирмәгәндер дип кем әйтә ала. Әнә шундый юк кына куанычлар Сезне өметләндереп торгандыр, минемчә.
Якташыгыз Габдулла абыйны күргәч, сөенечегез эчегезгә сыймый. Ике елдан соң кызларыгыз, ирегез, авылдашларыгыз турында хәбәр алдыгыз бит. Идәндә исереп яткан Петр да куркытмады үзегезне. Ике ел күрешми торганнан соң, Сәлимҗаныгызны күреп, шатлыктан ничек тилермәдегез икән? Ирегез исән, димәк, ул Сезне коткарачак! Күңелегездәге өмет уты тагын да дөрләгәндер ул чакта. Сәлимҗанның Сезне вакытлыча калдырып торырга мәҗбүр икәнен белгәндә, сабырлыгыгыз соңгы чиккә җиткән иде шул, Зөләйха ханым. Бәлки, Габдулла киңәше буенча эш итсәгез, тормышыгыз башкача булыр иде. Инде бәхет елмая дигәндә генә, исерек Петр боза бит эшегезне. Дин дошманнарыгыз ирегезне кыйнап үтерде, тик аның васыяте, киләчәк тормышыгызны үзгәртергә көч биргән васыяте калды: «Ни күрсәң күр, бу урыс белән торма!» Бәлки, нәкъ менә Сәлимҗанның шушы сүзләре мышьякны Петрга бирергә этәргеч ясагандыр.
Өстегезгә ирегезнең канлы чикмәнен кидереп кулга алганда, күңелегездә ике хис булгандыр: газиз ирегезне югалту һәм дин дошманыгыздан күргән михнәтләрегез өчен үч алу хисе. Күпме югалтуларга дучар булсагыз да, күпме күз яше түксәгез дә, Сез − җинүче! Чөнки ике ел буе күңелегезне, динегезне буып яшәгән кяферне − эчеп сугышудан башканы белмәгән Петрны дөмектердегез. Үзегезнең көчле хатын-кыз икәнлегегезне исбат иттегез.
Ике ел егерме ел белән чагыштырганда аз булган икән. Тик сабыр холкыгыз ансын да кичергән. Сез кабат кяфер йортында. Инде картаеп, тән һәм җан җәрәхәтләре белән кыйналып беткән әбине ни өчен кабат урыс авылына кайтардылар икән? Шуның өстенә, һәр көнне, кереп, аның исәнлеген сорашу урынына, качып китмәгәнме дип тикшерәләр. Боларына ничек түздегез икән, Зөләйха ханым? Түздегез, чөнки Сезнең әле балаларыгыз белән очрашасыгыз, күңелегездәге иң изге васыятегезне җиткерәсегез бар. Түздегез, чөнки Сез дин өчен, хак ислам дине өчен михнәт чиктегез. Дин хакына хәтта улыгыз Захардан да баш тарттыгыз. «Ана күңеле − балада», − диләр. Ана салган эздән атламаган, диненнән тайпылган баладан татар милләтенең киләчәге өчен файда юклыгын аңлагансыздыр, мөгаен. Балагызны йөрәгездән аерып алу авыр булса да, шәхси бәхетегезне читкә куеп, улыгызны бары дин дошманы итеп кенә күрдегез. Захар Сезнең иң зур җәрәхәтегез булды.
Шундый газаплар күргән хатын гомерендә бер бәхеткә ирешергә тиештер бит. Ә нәрсә соң ул бәхет? Зөләйха ханым, чын бәхет Сезнең өчен кызларыгыз белән очрашу һәм мөселман каберенә күмелү булды. Кызларыгыз инде тормыш көтә. Тик, миңа калса, алар белән очрашуга караганда, улыгыз Захарның үз диненә кайтуы зуррак бәхет булгандыр. Егерме биш ел дин өчен көрәшкән ана өчен бу зур шатлык. Бу Сезнең җиңүегез, Зөләйха ханым. Сез − җиңүче! Соңгы васыятегезне үтәгәндә дә, дин дошманнарыгыз аяк чалды. Алар Сезне мәңгегә үзләренең коллары итеп күрергә тырышты. Ләкин күпме генә изелсәгез дә, динегезне, телегезне саклап калдыгыз. Татар халкын милләт буларак саклап тоткан нәрсә − ул дин. Сезнең кебек җиңүчеләребез булу милләтебезне дә саклап калырга ярдәм итәчәк, Зөләйха ханым.
Мәхәббәте өчен көрәшкән Галия хакында ишеткәнегез бармы икән? Юктыр. Ул да Сезнең кебек үк җиңүче. Сөйгәне Ибраһим белән кавышу өчен Галия үзе беренче адымын ясады. Тик аның көрәше, Зөләйха ханым, Сезнеке белән чагыштырганда күпкә җиңелрәк иде. Ул, кияүне байлыгына карап сайлауга каршы чыгып, әти-әнисе сүзенә карамыйча, Ибраһимга качып китте. Ул да кыйналды, аны да бикләп тоттылар, ул да, Сезнең кебек, үзендә ихтыяр көченең зурлыгын, яңа тормышның ничек тә җиңәчәген исбатлады. Галиянең әти-әнисенә әйткән сүзләре дә халыкны яңалыкка каршы чыкмаска чакырды. Милләтнең алга китеше өчен, аның башка халыклар белән бер дәрәҗәдә үсүе, яңалыкны кабул итүе мөһимдер.
Галия дә җиңде, Зөләйха ханым. Сез дин дошманыгызны җиңгән кебек, ул искелекне җинде. Тормышта көрәшүчеләр күп, тик җиңүчеләр аз икән. Күпләргә ихтыяр көче җитеп бетми. Шундыйлардан Сезгә Салих турында сөйләмәкче булам. Ул да көрәште, авыл мәктәбенә кайтып, яңа ысул белән балалар укыта башлады. Аның теләге − авыл балаларын белемле итү. Тик ул Сезнең кебек әйләнә-тирә мохиткә каршы сугыш алып бара алмады, Зөләйха ханым. Тормыш мәшәкатьләре, искелек җилләре аны үз уңаена борды. Бер гадәти хәлфәгә әверелде, күңеле саңгыраулана барды. Хәзер дә үз хәленә кайту соң түгел кебек. Әле көрәшергә була. Салих башка юлны сайлады, ул чигенде. Авылны ташлап китте. Аның хыялы бар иде, тик ул аны тормышка ашыра алмады. Күрәсезме, Зөләйха ханым, һәркемгә дә көрәш җиңү алып килми. Ихтыярсызлар җиңелүгә мәҗбүр.
Сез бәхетле, Зөләйха ханым. Динебезне саклап баш күтәрүегез белән, газапларны кичереп, җиңүегез белән бәхетле. Мин Галиягә дә сокланам. Тик аның мөмкинлеге зуррак иде. Бердән, ул иске карашлы әти-әнисенә каршы күтәрелде. Икенчедән, аны яклаучы Ибраһим, Садыйк абзый кебекләр бар иде. Ә Сезнең кемегез бар иде соң, Зөләйха ханым? Сез ялгыз идегез. Ирегез, гаиләгез дә ярдәм итә алмады. Юк, Сезне ялгыз дип әйтеп булмый икән. Сезгә өмет баглап, һәр адымыгыз өчен борчылып торган татар милләте бар иде. Үз язмышын хәл итүдә ул Сезнең эш-гамәлләрегезгә таянды. Сез җиңдегез, димәк, безнең милләтебез дә ачы давылларга, кырауларга баш имәскә, көрәшергә һәм, ниһаять, җиңәргә тиеш. Бу, бердән, милләтебезне саклау өчен, икенчедән, җир йөзендә безнең дә яшәргә, яшьнәргә хокукыбыз барлыгын исбат итү өчен кирәк. Татар милләте яшәргә тиеш, Сездәй олуг җанлы, сабыр, бирешмәс диндарлары, милләтпәрвәрләре булганда, ул яшәр.
Милләтебезнең киләчәге өчен бүген дә көрәш бара әле, Зөләйха ханым. Без динебез, телебез өчен, мөстәкыйльлегебез өчен көрәшергә тиешбез. Сезнең кебекләр, Сезнең уй-хыялларыгызны дәвам итүчеләр бүген дә бар. Бар алар, Зөләйха ханым. Фәүзия апа Бәйрәмова, Туфан абый Миңнуллин, Фәндәс абый Сафиуллин, Рәшит абый Ягъфәровлар милләтебез язмышы өчен ил күләмендә сүз алып бара. Без − мөстәкыйль халык. Хөр республикабызда яшәргә тиешбез. Без − динле халык. Милләтебезнең символы булган яшел байрак күгебез өстендә җилфердәргә тиеш. Без − бай телле халык. Телебез кәгазьдә генә түгел, гамәлдә дә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Зөләйха ханым! Сез кичергән газап михнәтләр юкка булмады. Сезнең татарны бәйсез итеп күрү теләгегез тормышка ашты. Сездән үрнәк алыр милләтпәрвәрләребез булу, безгә, яшь буынга да этәргеч бирер. Без «китешемезне үзгәртеп», халык күңелендә «өметсезлек урынына «өмет» тудырырга тиешбез.
Достарыңызбен бөлісу: |