Фольклор практикасы


- Ул үзе кеше күзенә күренмиме?



бет8/10
Дата08.07.2016
өлшемі0.92 Mb.
#185087
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10

- Ул үзе кеше күзенә күренмиме?

- Күренми энде, күренми. Кеше күзенә күренми. Күз алына бер шул ут шикелле җемелдәтеп тора, ди, ну алдалап. Менә шул, “Тфү шайтан!”- дигәчтен, аннары ул кайтып киткән энде үз юлын табып. Җулга киткән энде.



(Мулла Иле авылы, Сәләхиева Вафирә Минһаҗ кызы (1942)).

- Ә менә юлларда җен-пәриләр адаштыра, саташтыра диләр?

- Адаштыра торган бар. Ансына да очраганым бар, адаштырганга да. Менә, ни чагында, әтием лесник булып эшләгән чагында, без анда, урманда, тары чәчәдерийек, тары көрпәсе җыярга әти киткән. Мин эштән кайттым да җөгердем тары көрпәсе җыярга барырга. Әле җанымда эт тә бар, эт тә ияргән. Менә шуннан зыярат астыннан аска таба төшәдерием, вот алымнан ут, җомгак кебек тәгәри дә чәчелеп китә, тәгәри дә чәчелеп китә, тәгәри дә чәчелеп китә. Куркуымнан өйгә кире кайтып чаптым, бармадым.



(Мулла Иле авылы, Төхвәтуллина Илһамия Гарифулла кызы (1929)).

- Аннары бер әни белән урманга бардык. Сугыш вакытында бит энде. Ул вакытта энде урман кистермиләр, төнлә бардык. Ну әни эштән кайткач. Әни аты белән киттек, әни ат белән эшлидерийе. Урман кистек, атка төядек, кайтабыз. Кайтканда адаштык. Әни әйтә: “Без, кызым, адаштык бит”, - ди. Биялиләрне алмаштырып кидек, биялиләрне уңныкын суңга, сул кулны уңга алмаштырып. Ие. Шуннан соң җулга ат үзе чыкты эзләп. Ат җулга үзе эзләп чыкты.



- Ә ни өчен бияләйне алмаштырып кияләр?

- Менә сине адаштыра торган җен дә аннары адаша икән. Ул синең җулыңнан китә аннары.



- Ә менә бияләйләрне алыштырганда, берәр сүз әйтергә кирәкмиме?

- У-у, анда әйтеп тормагандыр энде, бәбекием. Әни: “Алыштырып ки”, - дигәч, мин энде үзем дә яшүсмер кыз гына бит әле. Әни нәрсә укыгандыр, белмим. Мин әни әйткәч, бияләйне алмаштырып кидем энде. Ну бара-бара ат җулга чыкты. Безнең җулны эзләп тапты.



(Мулла Иле авылы, Төхвәтуллина Илһамия Гарифулла кызы (1929)).

- Акҗегет авылында булган хәл. Элек вакытта мунчалар җугые. Кешегә җага торганыек мунчаны. Без шулый мунчаны кереп бетергәчтен, уникенче яртыда, мунчаны теге җорт хуҗасына бит энде җуып, чистартып тапшырасың. Хәзер мин бардым, теге үзем әтисез-әнисез, кеше җанында үскәнгә күрә, кай вахытта дәшәләр, шул вахытта барам. Шулый ук кайтам. Кайткан чагында тау менәм. Тау менгәндә, җиде эт баласының матурлыгын күрсәң! Кайсы яшел, кайсы аклы-кызыллы, кайсы сарылы-аклы. Миңа бик кызык булды. Ә мин үзем дә яшь ул вахытта. Ә мин тоттым да чаптым, тотарга теләдем тегене. Алар миңа тоттырмады. Тау менеп җиткәчтен, үзебезгә борылгачтын, алар җукка чыкты. Менә шундый хәл булганы бар. Җиде эт баласы, шундый матурларые, ие. Ә мин аны өйгә кайткач сөйләдем дә. Син нигә алар артыннан чаптың, диләр. Ул җен, дип әйттеләр миңа.

- Сезгә аннан соң бернинди зыян да булмадымы?

- Җук, җук, җук, булмады. Шуннан соң алар мине алый төнлә җибәрми башладылар мунча җыярга. Менә мунча керүләрне төнлә җарамый, дип әйтәләр энде. Менә шундый хәлләр.



(Норлат авылы, Насыйбуллина Әлфия Хикмәт кызы (1939)).

- Элегрәк, элегрәк сөйлиләр иде энде аны. Менә Каюм абый күпере төбендә костюмнан бер ир кеше күренә дип. Соңыннан аны әйтүче ишетмәгән. Ул кеше үтерелгән булган менә шул күпер төбендә. Сәнәкчеләр вакытында сәнәк белән кадап үтергәннәр аны. Менә чыга торган булган аның, күренә торган булган күләгәсе. Күләгә кебек энде чыккан. Менә минем белән күрше бер кыз да күргәние аны. Без алтмыш алтынчы елны мәктәпне бетердек. Каядыр шул алтмыш ике-алтмыш өчләр тирәсендә микән. Менә әнисе сөткә җибәргән булган Мәдинәне. Тыныч кына кайтып киләдерием, дие. Шул күпер астыннан бер ир кеше ак костюмнан килде дә чыкты, ди. Аннан ул бик каты курыккан энде. Битонны да ташлаган. Шул килеш җөгергән ул. Аннары яңадан килеп сеңлесе белән битонны алып кайтып киткәннәр алар. Менә ул турыда ишеткәнем бар.



(Норлат авылы, Гәрәева Хәфәзә Кәрим кызы (1948)).

- Менә кыл унике тулган вахытта җөрергә әйтмиләр энде. Хәзерге сәгать белән унике түгел, алдагы, күчерелмәгән сәгать белән унике нигәч энде, унике тулганчы. Менә ул вахытларда җөрергә әйтмиләр энде. Җакын килеп, анда андый ише ниләргә эләксә, кеше җүләрләнеп кала, куркып кала, өркеп кала, дип әйтәләр энде. Җене кагылгандыр, дип әйтәләр энде. Менә бик куркыптыр энде ул. Кайсыберләрен энде менә өшкерәсең-өшкерәсең ниме дип, авызлар чалшаеп китә, күзләр уңайсызланып, кыекланып китә. Җен тигән, дип әйтәләр энде. Менә мин шуларны ишеткән әбиләрдән.



(Норлат авылы, Гатауллина Асия Салават кызы (1937)).
Мифологик сөйләк

- Сезнең тирәдә җен күргән кешеләр юкмы?

- Менә ничә җыл соң? Илһамия апага ничә яшь әле? Күрәсең энде, яшь килен килгән, менә сезнең кебек. “Уянып киттем, җанымда бер ир кеше басып тора”, - ди. “Сәдака бирергә кирәк”, - дип әйттем, ди. Шуннан соң: “Теге кешене энде күрмисеңмени энде?” - дип әйтәм, ди, кайнанасы энде. “Җук, күренми хәзер”, - дип әйтә, ди.



- Димәк, җеннәр кеше кыяфәтендә керә инде?

- Кеше кыяфәтендә, кеше кыяфәтендә.



(Мулла Иле авылы, Сәләхиева Вафирә Минһаҗ кызы (1942).

Мифологик ышануларга бәйле тыюлар

- Аннары соң зиратта йокларга кушмыйлар. Зиратта йоклаган кешеләр дә бит, бераз әвешеп китәләр кич кунсалар. Икенче төрле булалар алар, әвешәләр. Зиратта җокларга кушмыйлар, мунчада җокларга кушмыйлар. Элек-электән аны әбиләр әйтәләр ийе. Минем әбием алтмышынчы елны энде вафат булды, сиксән алты яшендә. Гөлҗамал исемле әбием әйтә ийе. Малайларга да менә. Безнең өч ул үсте, мин бер кыз. “Бервакытта да мунчада җокламагыз, зиратта җокламагыз. Сезне саташтыра, йарамый”, - дип әйтәдер иде. Ул әби менә алтмыш тугызда үлде. Энде аның үлгәненә утыз ел хәзер. Шуңа күрә без дә, ир малайлар да бик куркалар иде. Мунчага нитергә, зиратка... И мин дә гомер буе кич кояш баеганнан сон мунчага кермим. Әбиләр әйтүе буенча энде бу. Әбиләребез куша иде шулый, кич кояш баеганнан соң, мунча керергә ярамый, дип. Мунчада бар, диләр бит энде.



(Норлат авылы, Гәрәева Хәфәзә Кәрим кызы (1948)).


Хөзер Ильяска бәйле ышанулар

- Хөзер Ильяс бар, диләр. Ышанасызмы сез аңа?

- Ышанам, чын күңелемнән ышанам. Хөзер Ильясның барлыгына ышанам. Менә безнең монда күршедә йөздән узган әби яши, Галия әби. Әнә теге җортта. Ул икенче елгы энде, йөздән арткан. Бервакытны менә Галия әби утыра торган булган шулый. “Ишектән бер озын гына кеше килеп керде”, - дип әйткән. “Менә бит синең язуың, язуың минем кесәмдә. Мин синең ничә яшеңдә икәнеңне дә беләм”, - дип. Әби бик каты курыккан энде ул. Без аны соңыннан гына аңладык. Хөзер Ильяс кергәндер, дип әйтеп. Менә ул күпмедер, бер биш минут булган, әби белән сөйләшкән ул кеше. И шуннан үзеннән-үзе җукка чыккан, әби аңа бик гаҗәпләнгән. Ул аңа урындык та тәкъдим иткән, утырыгыз, дип әйтеп. Утырмады, ди, басып кына торган ул кеше. Менә әле ул узган җыл гына булды андый хәл, әби шуннан соң бик каты гына куркып авырды да әле. Аның кызы Наҗия апа үзе дә җитмеш биш яшендә, бу җортта яши. Әби тегендә, алар һәрдаим аны карап торалар. Ул олы бит энде, йөздән узган. Хәзер, ни, менә ул әби янына керде бер кеше. И кинәттән генә юкка чыккач, әби шаккаткан энде. Артыннан чыгып та караган ул аның, кая китте соң бу дип, ишекләрне ачып. Теге кеше, менә, җугалган. Әби үз акылында ул, бик яхшы, теге уйлап чыгаргандыр, дип, күзенә күренгән, дип тә әйтеп булмый. Менә аны соңыннан сөйләштеләр энде. Сөйләшкән, әйткән кызларына да, кешеләргә дә. Менә шундый-шундый кеше, бер кеше керде минем яныма, шулый сөйләште, дип. Хөзер Ильяс кергәндер, дип уйладылар аны.



-Ә нинди максат белән килгәнен әйткәнме?

-Менә сине күрергә килдем, дигән ул. Мин үзем Танайныкы, дип сөйләште ди. Ә андый кеше Танайда бөтенләй җук. Наҗия апалар да сорашканнар, андый кеше бөтенләй дә Танайда юк, ди, андый кеше. Әби белән сөйләшкән: “Сине күрергә килдем”, - дип әйткән. “Син олыгайгансың икән энде, синең язуың минем кесәмдә”, - дип әйткән. Менә шуннан соң озак тормаган ул. Бер биш минутлардан җукка чыкты, ди, шул кеше. Ул әле шаккатып артыннан чыккан, ишекләрне ачып караган. Кая китте соң бу, дип. Менә үзеннән-үзе җукка чыккан. Менә ышанмасаң да ышанасың бит энде, кызлар. Шундый хәлләр бар. Менә шулар.



(Норлат авылы, Гәрәева Хәфәзә Кәрим кызы (1948)).
Мунча иясенә бәйле ышанулар

- Кояш баеган вакыт мунчага керергә җарамый. Менә кояш байый, менә кояш баер-баемаста, мунчага керергә җарамый. Энде мунчадан кич менә чыгабыз. Күбесенчә төнлә керелә бит мунча. Энде хәзер чыгып киткәндә, иң актыккы чыккан кеше әйтә мунча хуҗасына: “Хәзер мин чыгам, мулла белән остабикә килә”, - дип әйтеп чыгып китә. “Синең җанга иптәшкә, мулла белән остабикә килә”, - дип әйтә дә чыгып китә, шул сүзне әйтеп. Менә мин үзем шулый. Ишекне шулый дип җабып чыгып китәм. Әбиләрдән ишетеп калганча бусы, кызым.



(Мулла иле авылы, Төхвәтуллина Илһамия Гарифулла кызы (1929)).

- Ә соң Җуынчыда бер кеше үлде бит. Мунча ниләре үтергән, дип әйттеләр, Рафаил абыйны.



- Ул кайчанрак булган хәл соң? Сөйләп үтмәссезме икән?

- Ничәнче җылларда энде ул? Бик күптән түгел бит энде? Ие. Безнең Илфат өйләнгәнче энде ул. Илфат туксанда өйләндеме икән безнең? Менә шул туксанга хәтле энде ул. Рафаил абый исереп мунчада җоклаган да, мунчада пешереп бетергәннәр, диделәр бит. Сугышкан диделәр. Җеннәр белән сугышкандыр энде, мунча пәриләре белән сугышкандыр. Мунча ташларын атышып. Бәч мунчадагы әйберләрне әүдәреп, ватып бетергән, диделәр. Безнең әти калдырмыйдырыйы төнгә. Теге хәлне: “Булган хәл”, - дип сөйлидерие. Җомга көнне, җомга вакытында керергә кушмыйлар. Ире китә җомгага, хатыны кала мунчада. Хәзер җомгадан кайта. “Соң анагыз кая?” “Мунчадан кайтмаган”. “Соң ул миннән чыгарга калды бит, мин алдарак кына чыктым, киттем. Ник бармадыгыз җанына?” - дип әйтә икән. Барып караса, бер аягы пичтә, ди. Бүксәсе лаука астында, ди, бер аягы лаука өсендә, ди. Җомга вакытында, дип әйттеләр, ди. Менә бер үзең генә җомга вакытында мунчага керергә җарамый. “Кермәгез”, - дип әйтә торганые әнкәй. Булган хәл, кереп карадык, дип. Алар үсмер чак булган энде ул.



(Акъегет авылы, Хәйруллина Сания Илһам кызы, Садыйкова Фәридә (1937)).
Абзар иясенә бәйле ышану

- Менә минем әти лесник булып эшләгән чагында, ат асрыйдырыек. Ул заманда, сугыштан соңгы заманда иде бу. Менә атның җалын үрәдерие. Азбар иясе, ну аны алый әти дә күрмәгән. “Мин абзар иясен күрдем”, - дип әйтмәде. Күргәнем җук үзем.



- Ә ул атның ялын үрәме?

- Җаратса үрә.



- Яратмаса?

- Менә җаратмаса кыйный. Атны кыйнаганын шуннан беләбез, ат җабыга, ашата торып та, ат җабыга. Сәламәтлеген җугалта ат.



- Аннары менә су аналары, су ияләре бар, диләр бит инде. Сезнең күргәнегез юкмы?

- Җук, безнең тирәдә су җук бит андый су аналары, су ияләре күрергә. Соң менә, ә су ияләренә Коръән укыганда укыйбыз. “Су анасы – Сылубикә”, - дип әйтеп. Су атасы – Җирән сакал, су анасы – Сылубикә. Аларның исемнәре шулый.



- Билгеле бер сүзләре юкмы?

- Җук, андый сүзләрен белмим. Аһа, менә Коръән укыган энде, менә бит кеше китерә энде укырга, күршедән ниләр кертә, яшьрәкләр энде. Су хуҗаларына укырга, дип әйтеп. Менә су хуҗаларына укыганда. Җә аңгар су тигән була, берәр җиргә җә бетчәсе чыга, җә чуаны чыга. “Су, су атасы – Җирән сакал, су анасы – Сылубикә”, - дип укыйсың аларга.



- Аннары менә урман ияләре бар диләр. Аларны күргәнегез юкмы?

- Урман ияләре? Урманда җөрмәгән, бәбекием. Урман ияләрен күрмәгән. Әти безнең ун җыл урман каравылчысы булып торды, һич урман иясен күргәнен әйтмәде. Урман иясен күргәнен әйтмәде...



(Мулла Иле авылы, Төхвәтуллина Илһамия Гарифулла кызы (1929)).
Җен алыштыруга бәйле ышанулар

- Баланы кырык көн үзен генә калдырырга ярамый, диләр. Нәрсә белән аңлатыла ул?

- Җен алыштыра, дип әйтәләр. Аның ише үзен генә калдырып чыгып киткәндә, аның баш астында китап булырга тиеш. Аятел Көрсине, җен китерүдән саклаучы догалар һәм пычак салып куялар. Җен пычактан курка икән, дигәннәр. Җен алыштыра, дигәннәр. Андый нәрсәләр булган элеке.



(Бакырчы авылы, Сафиуллина Алсу Сәләхетдин кызы (1944)).

- Баланы бит 40 көнгә кадәр ялгыз калдырырга ярамый, диләр. Сездә шундый ышанулар бармы?

- Элек бар ие ул, кырык көнгә кадәр җалгыз калдырырга җарамый, диләр иде. Кем булса да өйдә калырга тиеш аның белән. Җен ияләшә, дип әйтә торганнар ие. Бишеккә мендәр астына кадим китап куялар иде. Аннары пычак куялар, җен килми, дип.



- Ә менә буш бишекне тибрәтергә ярыймы?

- Ярамый, бала авыру була, дип әйтәләр ие.



- Ә менә буш бишекне үзен генә калдырырга ярыймы?

- Үзе генә кала энде. Баланы күтәреп кунакка барса. Ие. Әнисе бит энде аны ала да имезә или капка төбенә чыгып утыра. Бишек шул көе кала энде ул, эленгән килеш пружин белән, ие.



(Норлат авылы, Шаһидуллина Халимә Хәмидулла кызы (1940)).

- Бала туганнан соң, ничә көннән кунак чакырырга ярый?

- Бала туганнан соң, элеккеге әбиләр әйткәннәр энде алар, кырык көнгә кадәр балага инфекция кермәсен. “Кырык көнгә кадә, балага күз тимәсен өчен, кешегә күрсәтмәгез”, - дигән сүзләр дә бар. Хәзер алай түгел. Балнистан алып кайталар да, җәеп салалар. Бөтенесе карый аягын, бармагын, күзен. Ну элек шулый булган, кырык көнгә кадәр бала җанына кеше кертмәгәннәр. Бары тик өй, гаилә членнары гына керергә тиеш, дип әйткәннәр.

- Ә менә үзен генә калдырырга ярыймы?

- Баланы, әйе, үзен генә калдырырга җарамый. Җен алыштыра, дип әйтәләр. Аннан сон идән асты капкачлары җанына баланы куя күрмәгез, дип әйтәләр. Җен алыштырмасын, диләр. Бала кайткач та, бәби янына Корьән сүрәләре, аятьләре тыгарга кирәк, диеп әйтәләр энде. Шайтаннар килмәсен дип энде. Тимер пычакларны, анда бал кашыкларын, чәй кашыкларын – шуларны тыгарга, куярга кирәк дип әйтәләр энде.



(Мулла Иле авылы, Сәләхиева Гөлсинә Гомәр кызы (1949), Сәләхиев Илдар Галимҗан улы (1977)).

- Бала туып, ничә көннән соң кунакка килергә ярый?

- Кырык көнгә хәтлек баланы күрсәтергә җарамый бит. Күрсәтми, күз тия, дип әйтә бит энде. Җә монда әйбер ышкып куя энде. Кайсы кешенең күзе авыр була бит аның. Аны үтерә дә, дип әйтәләр, ие. Хәзер Фәүзия апалар менә шулый гына алып чыкты да, Илсөяр менә шулый гына итте. Күрсәтмәде бер җирен дә. Бәби тавышы ишетелми, дип әйткәчтен, бәби бар безнең, безнең бәби бар, дип, бәбине шулый күтәреп безгә күрсәтте, без карамадык бәбигә. Күрсәтмәсәң яхшырак, әллә нинди күзләр булырга мөмкин бит. Нигә карыйсың энде.



- Җен алыштыру дигәнне ишеткәнегез бармы?

- Булган, кызым, элекке. Тәүбә-тәүбә, әстәгъфирулла. Хәзер җук бугай энде. Җәнәсе, җен күтәреп киткән ниндидер үзенең баласын. Җен баласы җен бит энде. Булган аның ише ырымнар, булган.



- Ул менә алыштырып киткән бала нишли инде?

- Гариптер энде ул. Җендер энде ул.



- Ә ничек белеп була аны?

- Була белеп. Үзеңнекен таныйсың бит энде. Аны танып була. Җен бит энде ул.



- Ә сезнең авылда андый хәлләр булганы бармы?

- Җук. Ишетмәгән. Ишеткәнем җук.



- Алыштырылган бала үзен ничек тота?

- Тоже әйтәлмим. Ишеткәнебез җук. Ишеткәнебез бар: “Җен алыштырган”, - дип, ул болый да әйтелә бит: “Әйе, җен алыштыргандыр”, - дип әйтеп җибәрәбез бит.



- Ә ул яши аламы?

- Җуктыр, кызым. Җуктыр, җеннеке бит энде ул. Ул гарип буладыр энде. Нәрсә дә булса, бер әйбер бар энде. Ә шуның өчен дә кырык көнгә кадәр ничек кенә булса да, җат кешеләргә күрсәтмәскә кирәк бит энде.



(Норлат авылы, Заһидуллина Әминә Лотфулла кызы (1931), Гыйсмәтуллина Нәһирә Закир кызы (1940)).
Ышану

Җен баланы анасының карыныннан урлады дигән ышанулар бармы?

- Ул вакытларда бар ие. Әле мин белердә бер хатын-кыз тугыз мәртәбә корсак күтәрде, берсен дә табалмады. Вакыты җиткәндә баласы җугала.

- Ә менә моны халык нәрсә белән бәйләп күрсәтә?

- Менә җен ала, дип әйтә торганнар ие. Чистый табарга вакыты җитә, тугыз мәртәбә корсак күтәрде шул хатын, Зәйтүнә исемле ие, бер мәртәбә таба алмады. Җукка чыга, вакыты җитә – җукка чыга. Җен ияләшкән, дип тә әйттеләр энде ул хатынга.



(Норлат авылы, Шаһидуллина Халимә Хәмидулла кызы (1940)).

- Баланы анасының карыныннан урлау дигәнне ишеткәнегез юкмы?

- Элеке булган ул. Ә, ие, корсагын алган. Шулый бит. Корсагыннан баласын.



- Ә кем алган дип әйтәләр?

- Җен алган, дип әйтәләр. Сыпырып кына җибәрә, ди, ул. Сыпырып кына җибәрә. Җен алган, дип ишеткәнем бар.



(Норлат авылы, Заһидуллина Әминә Лотфулла кызы (1931), Гыйсмәтуллина Нәһирә Закир кызы (1940)).

- Тумаган баланы ананың карыныннан урлау дигәнне ишеткәнегез бармы?

- Урлау?


- Әйе.

- Әйтәләр аны. Ишеткәнем бар. Җен алып китмәсен баланы. Җоклаганда бисмилла әйтеп, һаман сыпырып ят корсагыңны, дип әйтәләр энде. Ә аннан соң кеше күзе тимәсен өчен: “Сөбханалла, тфү-тфү!”, - дип энде, сөбханалла дияргә тиеш булган энде. Менә шул. Җен алыштыра күрмәсен. Шулый итмәгән очракта, җен алыштыра. Һәрбер кеше үз баласына исәнлек-саулык теләп, Алла Тәгаләдән ярдәм сорап, үзен ныгыткан. Авырмасын, җыгылмасын дип әйткәннәр энде. Куркытмагыз корсаклы хатын-кызларны, дип, менә. Аннан соң чибәр кешегә генә карап йөрергә кушалар. Җан иңгәндә, кемгә карасаң, имеш, бала шуңар ошый, дип әйтәләр. Әйе, менә бигрәк тә җан иңгәндә, карап торган икән атасына, карап торган икән каенанасына, бигрәк охшаган, дип әйтәләр иде. Менә шундый сүзләр йөри энде кеше арасында. Әйе, шуңа күрә корсаклы хатыннар чынлап та күбрәк энде чибәррәк, матуррак кешеләргә карарга тырышалар. Гаиләләрендә шуңар ошасын бала, дип. Бала тугачтын, тагын шундый булган. Менә мин туганнан соң, әткәй килгән дә сораган: “Миңа кызымны күрсәтегез әле, исемен Гөлсинә итеп куегыз кызыма”, - дигән. Әтинең кулына биргәннәр мине. Ул кесәсеннән бер кәгазь чыгарган да, анда шикәр песогы булган. Шул песокны минем телемә салган. Татлы телле булсын, шифалы телле булсын, кешеләргә тәмле телле булсын, дип. Чынлап та менә минем телем бик матур. Кешеләргә бик матур итереп эндәшә алам. Матурым, үскәнем диеп, шулый өйрәнгән. Менә шулый.



(Мулла Иле авылы, Сәләхиева Гөлсинә Гомәр кызы (1949), Сәләхиев Илдар Галимҗан улы (1977)).

- Баланы анасының карыныннан урлау дигән нәрсә бармы?

- Менә аны да ишеткәнем бар.

- Менә аны кем урлады дип әйтәләр?

- Җен алган диләр.

- Сөйләп бирә алмыйсызмы?

- Менә безнең авылда Хәят апа бар. Хәят апа корсакка узган икән, менә төнлә төш күрә икән. Как будто бала тудырган шикелле була икән ул. Теге каннар килә. Баласын алган, җен алган, дип әйтәләр. Баласын өч мәртәбә шулый җен алган. Менә корсакка калам, ди, төшендә күрә как будто бәбиләгән, караса, канда җата. Менә аның баласын җен алган, дип әйтәләр. Җә бисмилла әйтмичә, ишекләр-ниләр җапмасаң энде. Җен кереп баласын алган, дип әйтәләр.

- Җен алыштырган баланы ничек танып була?

- Ничек танып була...Үзгәрә, төсләре үзгәрә, күзләре акая, кешегә туры карый алмый. Аяклары җеп кебек, корсаклары гөп кебек булган, үсмәгән ул шуннан бер дә. Аяклар да җөри алмый, җен алмаштырган булган. Әүвәл алар күп булган, хәзер алар җук энде, алмаштыру әүвәл күп булган алар.



(Мулла Иле авылы, Гыйззәтуллина Хәлифә Хәйрулла кызы (1924)).
Җен алыштыруга бәйле мифологик сөйләкләр

- Моны әнкәй генә сөйли, мин үзем белмим. Зөһрә исемле кызын әбие мунчага алып кергән, кызны бу ваннага утырткан да үзе тышка чишенергә чыгып киткән. Мин кергән төшкә, ди, бала, ди, вич менә күзләрен тәгәрәтеп, авызыннан күбекләр килеп, әллә нәрсә эшләгән бала. Тизрәк баланы күтәреп чыккан. Аннары моны күремчегә алып барган энде. “Җиде яшькә тора, аннары үлә”, - дигән. Җен алыштырган баланы. Аның теге аяклары да үсмәгән. Корсак үскән дә баш кына үскән. Җиде яшенә кадәр торган, аннары үлгән. Җен алыштыра дигән ни бар. Хәзер ни хәтледер, элегрәк булган. Җен алыштыра торган булгач, баланың үзен генә калдырырга җарамый. Менә бала тудыргач та, менә бишектә кала бит энде, аңар барыбер ни дә булса куябыз, я пычак куялар баш очына, я укымышлы китаплар куялар. Үзен генә баланың калдырырга җарамый, хет ахшам вакыты буламы, хет икенде вакыты буламы, аларны җен алыштыра дигән нәрсә бар. Ул дөрес. Беркайчан да баланың үзен генә калдырырга җарамый яшь вакытта.



(Мулла Иле авылы, Гыйззәтуллина Хәлифә Хәйрулла кызы (1924)).
Мифологик сөйләк

- Ә менә сезнең авылда җен алыштыру белән бәйле хәлләр булмаганмы?

- Әйтеп торам бит әле. Менә безнең әбинең шулый баласы булган, аны Фирдәүсә дә белә, Гыйният абый дигән. Минем каената белән бертуган, ни энде, аның энесе. Без аны карап күмдек. Ул менә, Ходаем, Ходаем, ташка үлчим, менә шулый кашып йөри иде. Медицина аны аңлата нервы дип, ә аны әбиләр үзенчә аңлата иде. Мин килгәндә бар иде әби – шуның сеңлесе. Әби корсаклы булган, элеке морҗаны ачарга чормага менгәннәр, бервакытның моның табар вакыты җиткән, Чәчәк апа дип әйтә идек энде без аны. Мин белмим, күрмәгән. Аның сөйләве бу. Җылап төште, ди: “Әнкәй, минем корсак җук бит”, - дип әйтте ди, баласы җук, ди, корсагы җук. Хәзер икенче балага узган ул, икенче балага узганнан соң, менә аның кызы исән, бәлки белә дә булыр Гөлсем апа, Хәсән абый дигән кешегә сакларга кушканнар көне-төне, көндез үзләре саклаган, төннәре Хәсән абый укый торган карт булган, шуны кертә торган булганнар, укып торырга. Бервакытны, ди, Чәчәк апа әйтә, Хәсән абый да җоклап китә башлаган, Хәсән абый җоклап китә башлагач, әтәч кычкырган тавыш ишетелгән, уянып киткән Хәсән абый, менә шулый өч бармак эзе иде, ди, корсагында. “Шуннан калды”, - дип әйтә торган иде Гыйният абыйның шулый кулын кашып җөрүен. Үлгәндә дә туктамады, врач нервы дигән аны, нервы түгел, менә безнекеләр шулай әйтә торганнар иде, шуннан калды диеп. Менә бала алалмый калган, менә шулый өч бармак эзе калган или биш бармак эзе иде корсагында, ди. Ул хәзерге генә түгел. Ул элекеләргә ышанырга кирәк. Андый ише нәрсәләр бар ул. Алла гына сакласын, бисмиллагызны әйтеп җөрегез, бисмилла кирәк, обязательно.

- Ә менә ул теге җен алыштырган бала нәрсә белән аерыла, аны кире кайтарып буламы?

- Кире кайтарып булгандырмы, булмагандырмы, менә ул кемнәрнең, Әминә апаның, Алсуларның әбиләре белән бертуганы шулый ийе, дип әйттеләр. Аның баласын җен алыштырган.



-Димәк, ул озак яши алмый инде?

-Яши алмый, аны шулый дип әйттеләр. Кеше телендә булды, ну без аны күрмәдек. Кеше телендә шулый булды, дип әйттеләр. Озак яши алмый, дип әйттеләр.



(Бакырчы авылы, Сафиуллина Алсу Сәләхетдин кызы (1944)).

- Җен алыштыру очраклары бармы? Авылда ишетелмәдеме?

-Элек булган диләр, шундый элегерәк булган. Менә өермә төшкән, имеш, авылга энде. Өермәләр була бит энде. Өермә бөтерә менә бер Галләм исемле абыйны. Безнең урамда иде ул менә. Шул Галләм абыйны, урамда уйнап йөргәндә, өермә күтәреп китә. Өермә күтәреп китә дә, аннан соң икенче урынга илтеп төшерә. Менә Галләм абый аңача бик матур бала булган, диләр. Аннан соң менә шул энде, акылга зәгыйфь булып, ничектер горилла сымак кеше булып үсеп, картаеп үлде. Тагын менә шундый кызык әйбер бар. Безнең Суфыя апаны кырдан, кыр коесыннан кайтканда, зур өермә чыгып, күтәреп алып китеп, бер өч километр җыраклыктагы чокырга алып барып ата. Аннан соң аның җөк табарга вакыты килеп җиткән булган. Куркудан да, стресстан да озак тормый, баласын таба. Бала шундый авыру булып туа. Озын, зур, таза үзе. Менә ул бит булган хәл. Менә күтәреп киткән өермә. Ул кешегә тагын мистический әйбер дә өсти. Мәсәлән, бар ул өермә килгәндә, яшен килгәндә, без бит энде бисмилланы әйтеп, һәрдаим Алла сакласын, тәүбә, әстәгафирулла әйтеп, чистартабыз үзебезне. Ә элеке ниндидер әйберләр эшләгәннәр. Алар себерке беләнме, берәр әйбер беләнме, нәрсәдер эшләп чыга торган булалар.



(Мулла Иле авылы, Сәләхиева Гөлсинә Гомәр кызы (1949), Сәләхиев Илдар Галимҗан улы (1977)).
Мифологик сөйләк

- Менә кайсыбер кешеләргә ул ияләшә. Менә монда күршедәге генә мисалны сөйләп күрсәтим әле. Күрше апа: “Минем җанга көн дә бер ир кеше кереп җоклый”, - ди. Солдат формасында, ди. Һәрвакытта ул курка. Ул тормышка чыкмаган хатын-кыз энде, әйеме. Менә аңгар ияләште ул. Хәзер аңгар без тәкъдим иттек, син үзең дә ирләр киеме киенеп җат әле. Җә син аны пәйда булгач, бик каты кыйна. “Моннан чык, моннан чык, монда килмә, монда килмә, монда җөрмә, мине тынычлыкта калдыр”, - дип. И шулый менә. Үлде энде ул әби. Шулый иткәч, ул әйтте энде: “Хәзер бетте”, - диде.




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет