Морфологиясе


§ 61. Билгеләү алмашлыклары



бет12/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   28
§ 61. Билгеләү алмашлыклары. Билгеләү алмашлыклары: үз (үзем, үзең, үзе һ.б.), бары, барлык, барча, бөтен, һәр, һәрбер, һәркем, һәммә һ.б. Тарихи рәвештә билгеләү алмашлыкларының лексик составы соң­рак формалашкан дип уйларга нигез бар, чөнки алар арасында үз алмашлыгыннан кала барлык берәмлекләр яки башка сүз төркемнәреннән күчкән (бары, барлык, бөтен һ.б.), яки ярым алынма сүзләр (һәр, һәрбер, һәркем һ.б.)

Билгеләү алмашлыкларының күпчелеге сыйфат сүз төр­кеме белән мөнәсәбәттәш, һәм алар ќөмләдә предмет билгесенә күрсәтәләр:



Аның ана йөрәге улы турындагы һәрбер сүзне, улына булган һәрбер карашны ычкындырмыйча аулап тора иде (Ә.Еники). Бер минут эчендә бөтен күл өсте малайлар белән тулды (И.Гази). Һәр ќир карланган, сулар бозланган (Г.Тукай). Үз илем бар, рәхмәт, әнкәй! Үз телем бар, Рәхмәт, әнкәй! (Ф.Сафин).

Контекстта исемләшкәндә, билгеләү алмашлыклары, исем­нәр кебек, килеш, тартым, сан белән төрләнәләр:



Без колхозга кергәч мал-туарлар Һәммәбезнең күмәк ителде... (Һ.Такташ). Иң яхшысы, беркая да китмәскә. Барыбыз бергәләп, ќиң сызганып тотынырга да, барлык авылларны, барлык өйләрне электричестволы итәргә, яктыртырга (Ф.Хөсни). Агачлар астына сыгна балалар барчасы бергә, Алай да булмаса, барсы төшәләр сикерешеп күлгә (Г.Тукай).

Китерелгән ќөмләләрдәге һәммәбезнең, барыбыз, барчасы, барсы – исемләшеп килгән билгеләү алмашлыклары.

Кулланылыш үзенчәлекләре буенча, бигрәк тә семантик яктан, билгеләү алмашлыклары арасында аерымлыклар да бар:

Үз алмашлыгы - борынгыдан килгән тамыр алмашлык. Ул:

а) предметларның билгесен күрсәтеп аергыч ролендә килә (үз кеше, үз илем һ.б.). Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен... (Г.Тукай). Башсыз малай түгел, үз ќаен белә булыр (Г.Ибраһимов). Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар, Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар (Г.Тукай);

ә) ләкин бу алмашлык телдә күбрәк тартым белән төр­лән­гән хәлдә затларга күрсәтү өчен кулланыла: үзем, үзең, үзе, үзебез, үзегез, үзләре. Мондый очракта ул зат алмашлыклары белән янәшә дә, шулай ук аерым, ягъни мөстәкыйль рә­вештә дә килә ала: мин үзем, син үзең, ул үзе, без үзебез, сез үзегез, алар үзләре һ.б. һәм сөйләмдә күбрәк сөйләүче яки эш башкаручы затны а е р ы п к ү р с ә т ү1, басым ясау мәгънә төсмерен белдерә:

Мин үзем Мостафа атлы булам, авылда «Мостай» дип кенә йөриләр ие, хәзер дә шулай дип кенә йөрергә була. (Ф.Хөс­ни). Сез үзегез дә рухи Геркулеслар, Сез үзегез дә рухи титаннар! (Х.Туфан).

Мөстәкыйль рәвештә үзләре генә килгәндә дә бу алмашлыклар күбрәк затларга күрсәтәләр, килешләр белән төрләнәләр: үзем, үземне, үземә, үзләренә һ.б.



Башка берни дә кирәкми, Үзем чапкан печәннәрне бер туйганчы иснәсәм (С.Хәким). Ќырга салып ќырдай тормышыңны, Үзеңә бүләк итәсе иде (Х.Туфан). Кайлардан килсә дә инде, Үзләрен күрәсе юк; Башларын сөеп, кочаклап, күзләрен үбәсе юк (Х.Туфан).

Барлык, барча, һәммә, һәрбер, һәркем кебек алмашлыкларны семантик яктан ике төркемгә бүлеп карыйлар:

а) барлык, барча, һәммә, бөтен алмашлыклары предметларның ќыелмасына бербөтен итеп күрсәтәләр: барча кош-корт, барлык кешеләр, бөтен авыллар һ.б.

ә) һәр, һәрбер, һәркем, һәрнәрсә кебек алмашлыклар предметларга, затларга яки аларның төркемнәренә аерып, аерым-аерым күрсәтәләр: һәр кеше, һәрбер авыл, һәркем белә һ.б.

Авыл халкы барысы да эштә (Р.Сибат). Олыгайгач ул китапларның каталогын төзедем: барлыгы 258 китап сакланган иде (М.Мәһдиев). Бөтен капкалардан йөгерешеп, хатын-кызлар, бала-чагалар чыкты (Ә.Еники). Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары... (Г.Тукай). Туган якта һәр тал ќырлый... (С.Хәким). Укып барган һәрбер юлым, һәр­бер сүзем Була минем юл күрсәткүче йолдызым (Г.Тукай).

Д.Г.Тумашева билгеләү алмашлыкларының кулланылыш буенча тагын бер үзенчәлеген билгели. Мәсәлән, ќыйма мәгъ­нә белдерә торган барлык, һәммә кебек кайбер алмашлыклар күплек сандагы исемнәрне ачыклыйлар (барлык кешеләр, һәммә авыллар), ә бөтен, бар кебекләре берлек сандагы исем­нәрне ачыклап киләләр: бөтен халык, бар көчем, бар ќы­рым һ.б. [Тумашева, 1964: 112–113 ]. Мисаллар:



Сөләйман карт белән Гөлчирә гөлләр яратканга, барлык бүлмәләр гөлләр белән тулган иде (Г.Әпсәләмов). Очкан кош­ның барысы да шоңкар түгел... (Дәрдемәнд). Бар ќы­рым­ны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма (М.Ќә­лил).

Билгеләү алмашлыгы мәгънәсендә бар модаль сүзе дә кулланыла: Бар ќир карланган, Сулар бозланган... (Г.Тукай). Ашарга утырса, ни гаќәп – бар тәмле моның алдында иде (М.Мәһдиев).

§ 62. Билгесезлек алмашлыклары. Телебездәге билгесезлек алмашлыклары барысы да төрле юллар белән ясалган алмашлыклар, һәм алмашлыкларның бу төре тел үсеше процессында шулай ук соңрак барлыкка кил­гән дип уйларга нигез бар. Алар ике төрле юл белән ясала:

а) сорау алмашлыкларына билгесезлекне белдерә торган -дыр/-дер кисәкчәсе ялгана: кемдер, нәрсәдер, нидер, ниндидер, каядыр, кайчандыр һ.б.;

ә) сорау алмашлыклары алдыннан әллә кисәкчәсе ки­лә: әллә кем, әллә нәрсә, әллә кая, әллә ни, әллә кайчан һ.б.

Билгесезлек алмашлыкларының бер төркеме исем белән мөнәсәбәттәш, ягъни алар затка яки төрле предметларга күр­сәтәләр һәм исем кебек төрләнәләр: әллә кем, әллә кемнәр, әллә кемгә, әллә кемең, кемеңдер, кемгәдер, нәрсәдер һ.б. -дыр/-дер кисәкчәсе гадәттә килеш, тартым, сан кушымчаларыннан соң ялгана:



Хәлим аңлап бетерә алмады: кемнәрдер туптан атып, ниндидер пароходны батырганнар... (И.Гази). Нәрсәдәндер күз эленгән, Һәм тәмам баскан йокы... (Г.Тукай). Кемгәдер яшьлеге кайтты, кемнеңдер заяга узган гомере күз алдыннан кичте (Ә.Еники). Федько чыннан да нидер хәтерләргә тырышкандай, кашларын ќыерып, уйланып торды (Ә.Еники). Әллә нәрсә генә йөрәкне чеметеп алды... (Г.Бәширов).

Ничектер, әллә ничек, кайдадыр, ниндидер, кайчандыр һ.б. билгесезлек алмашлыклары с ы й ф а т һәм р ә в е ш бе­лән мөнәсәбәттәш. Алар гадәттә предмет билгесенә, яисә эш-хәлнең урынына, вакытына, сәбәбенә һ.б. күрсәтәләр. Мәсәлән: Ерактан, әллә кайдан, ишетелә күк күкрәгән аваз (Г.Тукай). Кайчандыр икебез бер ишеккә сыеп үскән балалар бит без! (Г.Насрый). Бүген никтер борчылып торам (И.Гази). Бөтен болын өстенә, күз күреме ќирне чуарлап, әллә никадәр печәнче сибелгән (Г.Бәширов). Табигать үз өстенә килгән дәһшәттән курыккан кебек, сагаеп калды: ... Кошлар әллә кая китеп югалды (И.Гази).

Билгесезлек алмашлыгы мәгънәсендә санның төрле төр­кемчәләре – бер, бер-бер, берәү сүзләре кулланыла:



Дөньяны ќимерердәй бер көч, бер дәһшәт белән күк күкрәде (Г.Әпсәләмов). Югары очтан берәү килә, Иңбашында урагы... (ќыр). Тегермәннәр берәр тавыш тыңлаган шикелле туктап калган иделәр (Ш.Камал). Әгәр басса сине бер-бер заманны Еламый йомшамас хәсрәт вә кайгы... (Г.Тукай).

§ 63. Юклык алмашлыклары. Юклык алмашлыкларына: һичкем, беркем, һичберкем, һичнәрсә, бернәрсә, һичбернәрсә, берни, һични (исем алмашлыклары), һичнинди, бернинди (сыйфат алмашлыклары), һичничек, берничек, һичкая, беркая, һичкайчан, беркайчан, һичкайда, беркайда (рәвеш алмашлыклары) кебек алмашлыклар керә. Юклык алмашлыкларының нәрсәне белдерүен, семантикасын В.Н.Хангилдин түбәндәгечә аңлата: «Предметларның яки аларның билге­ләренең, яки эш-хәл бе­лән бәйләнгән хәлләрнең (урын, вакыт, сәбәп һ.б.) бөтенләй табылмавын, юклыгын аңлата торган алмашлыклар шушы төркемчәгә керәләр» [Хангильдин, 1954: 158 ].

Барлыкка килү, формалашулары ягыннан юклык алмашлыклары шулай ук тел үсешенең соңгырак чорына карый. Лексик составы буенча алар барысы да ясалма, сорау алмашлыклары нигезендә барлыкка килгәннәр. Бу алмашлыкларның ике структур тибы бар. Алар сорау алмашлыкларына бер саны яки һич кисәкчәсе ялганып ясалалар:

а) беркем, берни, бернәрсә, бернинди, беркая һ.б.;

б) һичкем, һичнәрсә, һичкайчан, һичкая һ.б.

Сөйләмдә бер, һич сүзләре үзләре генә дә юклык алмашлыгы мәгънәсендә кулланылырга мөмкин. Мәсәлән:

Бер ќирдә юк андый ак каеннар,

Бер ќирдә юк андый урманнар... (Һ.Такташ).

Бер сүз дә әйтмәде (сөйл.т.). Барча байлыкны ќыячаклар, имеш, Һич һөнәрсез бай булачаклар, имеш (Г.Тукай). Кычкырасым килә ќиргә минем: Һич туймадым синдә яшәп, дип... (С.Хәким).

Һичкем, берни, бернәрсә кебек исем белән мөнәсәбәт­тәш, һәм һичнинди, бернинди кебек сыйфатны алыштырган алмашлыклар исемләшү аша, исемнәр кебек, килеш формаларын алалар, тартым белән төрләнәләр. Мәсәлән:

Моңа беркем дә гаќәпләнми Дошманнан нәрсә көтәргә мөмкин соң? (Н.Дәүли). Күрдем хәзер: эшкә һичнәрсә тиң түгел (И.Гази). Һичнигә карамый, яңа хуќалар үзләренчә ќан-фәрман тырышкан булалар (А.Алиш). Көннәремнең һичберен дә чөнки Ак ди алмадым (Г.Тукай).

Беркайчан, һичкая, һичничек һ.б. кебек рәвеш белән мө­нәсәбәттәш алмашлыклар гадәттә төрләнми, ќөмләдә күб­рәк фигыльне ачыклап, хәл вазифасын башкаралар. Мәсәлән:

Әмма ләкин бер генә теләген ул һичничек тә ќиңә алмады... (Ә.Еники). Һәр солдат белә: бәлки шушы ќиңү хакына ул кайдадыр ятып калыр, мондый матур таңнарны һичкайчан күрергә туры килмәс (Ш.Рәкыйпов). Беркайчан әйтмә син авыр сүз, Йөрәк бит болай да яралы... (ќыр).

Сөйләм телендә һәм сирәгрәк әдәби телдә дә юклык алмашлыгы кем дә сүзе белән, ягъни сорау алмашлыгы һәм көчәйткеч дә кисәкчәсе белән белдерелергә мөмкин:



Мин урынымнан торганда, бакчада кем дә калмаган иде (Ш.Камал). Кем дә белми, кем дә әйтми: Уңгаракмы, сулгарак? Исә ќилләр, кая иссә, Шунда китә бу кораб (Р.Рахман). да~дә кисәкчәсе гомумән башка юклык алмашлыклары янында да еш кулланылучан һәм ул инкярны көчәйтә төшә: Анда беркем дә юк иде (Г.Әпсәләмов).
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә,

Ќәфа чиксәм, йөдәп бетсәм бу башымны

Куялмыйча ќанга ќылы һичбер төшкә

......................................................................

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам... (Г.Тукай).
§ 64. Тартым (нисбәтләү) алмашлыклары. Алмашлыкларның бу төркемчәсе грамматика буенча булган хезмәт­ләрдә соңрак урын ала башлады. Башлап, зат, күрсәтү, билгеләү һ.б. алмашлыкларга субстантив формада -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясалган минеке, синеке, безнеке, үзенеке һ.б. кебек сүзләрне Н.К.Дмитриев үзенең «Башкорт теле грамматикасы»нда тартым алмашлыклары рәтеннән санный [Дмитриев, 1948: 109]. Татар телендә исә Д.Г.Тумашева шул ук карашны яклап чы­га, һәм ул тартым алмашлыкларының түбәндәге төрләрен күр­сәтә [Тумашева,1964: 115 ]:

а) з а т алмашлыкларыннан ясалган алмашлыклар: минеке, синеке, аныкы, безнеке, сезнеке, аларныкы;

ә) исемләшкән к ү р с ә т ү алмашлыкларыннан ясалганнары: моныкы, шуныкы, тегенеке һ.б;

б) б и л г е л ә ү алмашлыкларының субстантив формасыннан ясалган алмашлыклар: үземнеке, үзенеке, барысыныкы, һәммәбезнеке һ.б.;

в) б и л г е с е з л е к алмашлыкларыннан ясалган алмашлыклар: кемнекедер, әллә кемнеке, нәрсәнекедер һ.б.

г) юклык алмашлыкларыннан ясалганнары: һичкемнеке, беркемнеке һ.б.

Башкорт теленең академик грамматикасында мондый сүзләр шулай ук тартым алмашлыкларына кертеп карала1. Әмма алмашлыкларның бу төркемчәсе «Татар грамматикасы»ның II томына кертелмәгән, һәм бу татар тел белемендә исемнәргә һәм алмашлыкларга ялганып килә торган -ныкы/-неке кушымчаларының статусы турында фәндә төрле карашлар булуга бәйле, булса кирәк.

Без алдагы бүлекләрдә билгеләп үткәнчә, бу кушымча ту­рында галимнәрнең фикере төрле. Гамәлдәге грамматик хезмәтләрдә, шулай ук мәктәп грамматикаларында да -ныкы/-неке кушымчасы с ү з я с а г ы ч дип бирелә, ягъни ул тартым сыйфатлары (әнинеке, апаныкы һ.б.) һәм тартым алмашлыклары ясый (минеке, синеке һ.б.). В.Н.Хангилдин бу кушымчаның тартымга якын булуын билгели һәм аларны «алмашлыкның тартым белән төрләнешенең икенче варианты» дип саный [Хангильдин, 1959: 140 ]. Ә соңгы вакыттагы фәнни тикшеренүләрдә исә, аны килеш кушымчасы, иялек килешенең икенче формасы дип аңлату бар1. 

Традицион грамматика күзлегеннән бу мәсьәлә, чыннан да, шактый катлаулы. Мәгънәсе һәм структур үзен­чәлеге ягыннан, мәсәлән, исемгә һәм алмашлыкка ялганып килгән -ныкы/-неке кушымчасы тартым кушымчасы булудан бигрәк, килешкә якынрак тора. Чөнки тартым кушымчасы гадәттә предметның үзенә ялгана, ягъни бер сүз эчендә предмет үзе дә, аның кайсы затныкы булуы да белдерелә: китабым, китабың һ.б. -ныкы/-неке кушымчасы исә предметка түгел, аның х у ќ а с ы н, и я с е н белдергән сүзгә ялгана: китап минеке, китап аныкы һ.б. Чагыштырыгыз: аның китабы, минем китабым.

Әмма аның килештән аермасы шунда, бу кушымчаны алган сүзләр алга таба да килеш, тартым, сан белән төрләнә алалар: минеке, минекенең, минекеләрне һ.б. Ә килеш кушымчалары, ялгану тәртибе буенча, сүзгә иң соңыннан ялгана, чөнки аларның ќөмләдә төп вазифасы – сүзләрне бәй­ләү. Шул рәвешле бу яклап та, ягъни ялгану тәртибе буенча да әлеге кушымчалар сүз ясагычларга якын торалар.

Безнең фикеребезчә, алда китерелгән, һәм алмашлыкларның төрле төркемчәләренә -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясалган алмашлыкларны (минеке, безнеке, шуныкы, һәммәсенеке һ.б.) алмашлыкларның аерым төркемчәсе дип санарга мөмкин. Әмма шуны да исәпкә алырга ки­рәк, аларны ничек атау мәсьәләсе беркадәр уйлануны сорый. «Тартым алмашлыклары» атамасындагы тартым сүзе белән тартым категориясендәге шул ук сүз арасында, югарыда әйтелгән сәбәпләр аркасында, тулы аналогия үткәреп булмый. Тартым алмашлыклары, чыннан да, предметны аның хуќасы булган затларга нисбәтлиләр: китап минеке, дәфтәр аныкы, болар һәммәбезнеке һ.б., ләкин бу исемнәрдәгечә тартым түгел. Шуны исәп­кә алып, безнеңчә, алмашлыкларның бу төркемчәсен н и с ­ б ә т л ә ү а л м а ш л ы к л а р ы дип атау дөресрәк булыр иде.

Нисбәтләү (тартым) алмашлыкларының телдә кулланылышына игътибар итик. Әдәби әсәрләрдә, шулай ук фольклор телендә дә мондый формалар ќитәрлек мөстәкыйль, аерым лексемаларга охшаш халәттә кулланылалар:



Миңнулла абзый, синең фикер? – дип сорады Якуп. – Минем фикерме? Синеке ничек, минеке шулай (И.Гази). – Беркая да китмисез!... Квартир сезнеке! Без китәбез (М.Хә­­сә­нов). Аныкы булып калсам, биш ел көтәргә дә риза (М.Фәй­зи). Үзеңнеке үзәктә, кешенеке кештәктә (мәкаль). Өй­дәге мә­шәкатьләр һәммәбезнеке дә уртак! (Н.Гыйматдинова). Аны­кын кем белсен инде. Барысын да үзе хәл итсен (И.Гази).

§ 61. Ясалышы буенча алмашлыкларның төрләре. Ал­машлыклар – үзенчәлекле сүз төркеме. Ясалышы буенча да алмашлыкларның төрле төркемчәләре тел үсеше процессында әкренләп барлыкка килгәннәр, аларның ясалышы да нигездә алмашлык лексикасының үз эчендә бара.

Ясалышына карап, алмашлыклар т а м ы р, я с а л м а, к у ш м а, п а р л ы һәм т е з м ә алмашлыкларга бүле­нәләр.

Т а м ы р а л м а ш л ы к л а р: мин, син, ул, шул, кем, ни, ник, кай, үз – бер иќекле; тамырлашкан алмашлыклар: нәрсә, шушы, теге ике иќекле була. Мәсәлән:

Тукта, кая барасың? Ник кузгалдың? – дип паровозга таба станция начальнигы йөгереп килә иде инде (Г.Кутуй).

Я с а л м а а л м а ш л ы к л а р н ы ң күпчелеге күрсәтү алмашлыклары нигезендә -дый/-ди, -дыр/-дер, -лай/-ләй кушымчалары белән ясала: андый, мондый, тегенди, нинди, ниндидер, болай, тегеләй, алай һ.б.



Андый авылларда кызлар чая була торганнар иде (М.Мәһ­диев). Болай булгач, без Босфорга кадәр дә барып ќитә алмаячакбыз (Г.Бәширов). – Юк, алай түгел, анасы... Бу «Кәрван» чәе торып торсын әле... (Ф.Әмирхан).

К у ш м а а л м а ш л ы к л а р ясалышында сорау алмашлыклары һәм бер, һәр, һич сүзләре катнаша. Бу алмашлыкларның күпчелеге кушылып языла: беркем, беркайда, кайбер, һәр­кем, һәртөрле, һичкайчан, һәркайсы һ.б.



Күрдем хәзер: эшкә һичнәрсә тиң түгел,

Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел (Г.Тукай).

Һичнигә бирешмичә, сыгылмыйча яшәүче, бернинди кыенлыклар алдында да каушап-каушап калмый торган хатын икән Хәят (М.Хәсәнов). Килүчеләрнең һәркайсы, Сафа бе­лән күрешеп, мич буена чүгәли, дога кылып битен сыпыра да тегене-моны сорашырга керешә иде (М.Галәү).

Т е з м ә а л м а ш л ы к л а р н ы ң күпчелеге шулай ук сорау алмашлыклары катнашында ясала: әллә кем, әллә нәрсә, әллә кайчан, әллә кайда, теләсә кайсы, теләсә нинди, кем дә булса һ.б.



Әллә каян, даладан яз ќиле исеп китте һәм Габдулла күзләрен чет-чет йомгалап, күккә карады (Ә.Фәйзи). Кайдадыр әллә нинди шомлы тавыш белән ябалак кычкыра башлады (Г.Әпсәләмов).

П а р л ы а л м а ш л ы к л а р. Аерым очракларда алмашлыклар кабатланып, парлы алмашлыклар буларак та кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, билгесезлек яки юклык алмашлыгы мәгъ­нәсендә ул-бу, аны-моны, алай-болай, анда-монда кебек парлы алмашлыклар килә:



Без хәзер аңа эшләгән ќирендә ул-бу булмагае дип, тагын куркуда яшибез (А.Расих). Долгоруков Илсөяргә, аны-мо­ны белмәгән кебек, чирәмдә утырып торырга кушты (Г.Гобәй). Алай-болай булса дип, кесәмә биш кадаклы гер тыккан идем, кирәкмәс йөк кенә булды (Ф.Хөсни).

Бу очракта ул-бу, аны-моны, алай-болай сүзләре билгесезлек алмашлыгы мәгънәләрен белдерәләр. Кайбер парлы алмашлыклар мәгънә ягыннан аерымланып рәвешкә күчәргә мөмкин: аннан-моннан (эшләү), үзеннән-үзе (аңлашылу), анда-санда (искә алу) һ.б.



Вафин аннан-моннан гына капкалады да, бармаячагын белсә дә, күңел өчен, фатир хуќасы Шәмсия карчыкны да «тиатр» карарга чакырып, тизрәк чыгып чапты (Ф.Хөсни).

Алда без морфологик аерымлану юлы белән (конверсия) алмашлыкларга күчкән бер, берәү, бер-бер, берәр (билгесезлек алмашлыклары), бар модаль сүзеннән күчкән бары, барысы, барча, барчасы сүзләрен (билгеләү алмашлыклары), һәм шул ук мәгънәдәге бөтен сүзен билгеләгән идек.

Алмашлыклар исә үз чиратында шулай ук башка сүз төр­кемнәре ролендә, гадәти булмаган позициядә кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, ул шул, шуның, шундый, шулай, андый һ.б. күрсәтү алмашлыклары үзләре генә яки сорау алмашлыклары яки бәйлекләр белән берлектә иярченле кушма ќөмләләрдә бәйләүче чара вазифасында еш кулланылалар.

Ни чәчсәң, шуны урырсың (мәкаль). Кем иген игә – шул ќырлап яши, кем сату итә – ул чирләп яши (мәкаль). Бә­хет­ле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә... (Г.Тукай). Ул бик карт иде. Бөтенләй ялгыз иде, шуның өчен кызганып яшь түгүчесе дә булмады (Г.Ибраһимов).

«Татар грамматикасы»ның II томында мондый алмашлыклар «теркәгеч алмашлыклары», әнә, менә кебек алмашлыклар «кисәкчә алмашлыклары» дип бирелә (310 б.). Әмма бу, безнең карашка, фәнни яктан бик үк отышлы түгел, без мондый очракларны, ягъни алмашлыкларның теркәгеч ролендә килүен, аларның контекстта функциональ кулланылышы дип билгеләү ягында. Ә әнә, менә кебек сүз­ләр чынында күрсәтү алмашлыклары, һәм күбрәк рәвеш белән мөнәсәбәттәш.

БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ:

1. Алмашлык сүз төркеменә билгеләмә бирегез. Лексик-семантик мәгънәләре буенча алмашлыклар башка мөстәкыйль сүз төр­кемнәреннән кайсы яклары белән аерыла?

2. Алмашлыкларның төрләнү-төрләнмәүләре нәрсәгә бәйле?

3. Сүз төркемнәрен алыштыру буенча алмашлыклар нинди төркемчәләргә бүленәләр?

4. Исем, сыйфат, сан, рәвеш алмашлыкларының һәркайсын аерым-аерым характерлагыз. Аларга нинди алмашлыклар керә? Төрләнү-төрләнмәүләрен күрсәтегез.

5. Алмашлыклар мәгънә буенча нинди төркемчәләргә бү­ле­нәләр?

6. Зат алмашлыкларына тулы характеристика бирегез (лексик составы, төрләнеш үзенчәлекләре һ.б.)

7. Күрсәтү алмашлыкларын, аларның лексик составын билге­ләгез. Күрсәтү алмашлыклары нинди очракта исемнәр кебек төрләнәләр? Төрләнеш үзенчәлекләрен күрсәтегез.

8. Билгеләү алмашлыкларына нинди алмашлыклар керә? Үз алмашлыгының кулланылыш үзенчәлекләре нинди? Билгеләү алмашлыклары нинди юллар белән ясала?

9. Билгесезлек һәм юклык алмашлыкларының ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен аңлатыгыз.

10. Тартым алмашлыклары турында нинди фикерләр бар? Аларның ясалышы һәм кулланылыш үзенчәлекләре нинди?

11. Ясалышы һәм төзелеше буенча алмашлыкларның нинди төрләре бар? Тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы алмашлыкларга мисаллар китерегез.

АЛМАШЛЫКЛАРНЫ АНАЛИЗЛАУ ҮРНӘГЕ.

Алмашлыклар тикшергәндә аларның нинди сүз төркемен алыштырулары (исем, сыйфат алмашлыклары һ.б.), мәгънә буенча төркемчәләре, төрләнү-төрләнмәүләре, җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләре күрсәтелә.



Мин кечкенә чагымнан бирле күгәрченнәр белән кызыксынам. Бу юаш кошчыкларга булган көчле мәхәббәт миндә ничек башлангандыр – ул турыда әйтә алмыйм... Минем барлыгы биш пар күгәрченем бар иде, әниемнең агасы Госман абый тагын бер пар күгәрчен бүләк итте (Ф. Хөсни).

мин – зат алмашлыгы, сыйфат алмашлыгы, төрләнми, җөмләдә аергыч;

бу – күрсәтү алмашлыгы, сыйфат алмашлыгы, төрләнми, җөмләдә - аергыч;

миндә - зат алмашлыгы, исем алмашлыгы, урын-вакыт килешендә, җөмләдә - кыек тәмамлык;

ул – күрсәтү алмашлыгы, сыйфат алыштыра, төрләнмәгән, җөмләдә - аергыч;

минем – зат алмашлыгы, исемне алыштыра, иялек килешендә, җөмләдә - аергыч.

Ул йөрәктән чыккан көчле тавыш белән әнә шулай сорап куйды...: - Юк инде, безнең заманда кыз урлап китеп, әллә кая бара алмассың, адәм көлкесенә генә калырсың. Аннары бит аның кызлары да андый төшеп калганнардан түгел, кем урлап китсә, шуңа риза булып тормасалар (Ф. Хөсни).

ул – зат алмашлыгы, исемне алыштыра, баш килештә, җөмләдә - ия;

әнә - күрсәтү алмашлыгы, рәвеш алмашлыгы, ерак арага күрсәтә, биредә шулай алмашлыгы белән бергә килгән;

шулай – күрсәтү алмашлыгы (ясалма), рәвеш алмашлыгы, төрләнми, җөмләдә - рәвеш хәле;

әллә кая – билгесезлек алмашлыгы, рәвеш алмашлыгы, төрләнми, җөмләдә - урын хәле;

андый – күрсәтү алмашлыгы (ясалма), сыйфат алмашлыгы, төрләнми, аергыч функциясе;

кем – сорау алмашлыгы, исем алмашлыгы, баш килештә, ия булып килгән;

шуңа – күрсәтү алмашлыгы, исемләшкән, юнәлеш килешендә, кем – шуңа – парлы мөнәсәбәтле сүзләр.

ФИГЫЛЬ



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет