§ 135. Синтаксик юл белән белән фигыль ясалышы. Синтаксик ысул белән татар телендә к у ш м а һәм т е з м ә фигыльләр ясала. Кайбер хезмәтләрдә парлы фигыльләр дип бирелгән кагу~сугу, яну~көю, киенү~ясану тибындагы фигыльләр асылда затланышсыз формаларда гына очрый, һәм алар турыдан-туры сүз ясалышына карамыйлар. Ә функциональ-стилистик яссылыкта күбрәк кабатлаулы формалар булып торалар.
К у ш м а фигыльләр ике сүз, күбрәк исем һәм фигыль кушылу юлы белән ясала: буйсыну, күзаллау атказану һ.б. Кайбер кушма нигезле фигыльләр кушма сүзләргә кушымчалар ялгау юлы белән ясалалар: икейөзлеләнү, үзсүзлеләнү һ.б. Әмма саф кушма нигезле фигыльләр телдә киң таралмаган.
Те з м ә ф и г ы л ь л ә р исем, сирәгрәк башка сүз төркемнәреннән ит, кыл, бул, кил ярдәмче фигыльләре ярдәмендә ясала.
Ит ярдәмче фигыле - ярдәмче фигыльләр арасында бүгенге көндә телдә иң киң кулланылышта булганы. Борынгы и(р) – тамырыннан булган бу фигыль (и(р)-де, и(р)-кән, и(р)-меш, и(р)-сә), хәзерге вакытта тулысынча диярлек грамматикалашып, кушымчага якынаю процессын кичерә. Сүз ясалышын өйрәнүче галимнәр аерым ясагыч кушымчаларның килеп чыгышын да ит фигыленә бәйләп карыйлар.
Ит ярдәмче фигыле татар теленең үз сүзләре белән дә фигыль нигезләрен ясый (а), әмма күпчелек очракта ул гарәп-фарсы сүзләре белән килә (б):
а) авыз итү, ачу итү, көн итү, бүләк итү, сату итү, юк итү, бар итү, аһ итү гөлт итү һ.б.;
ә) гомер итү, дәгъвә итү, бәян итү, тәкъдим итү, тәэсир итү, идарә итү, илтифат итү, игътибар итү, дәвам итү, хис итү, исбат итү һ.б.;
Бул ярдәмче фигыле белән ясалган тезмә фигыльләр телдә сирәгрәк кулланыла, ул шулай ук исем, сыйфат, модаль сүзләрдән фигыльләр ясый: юк булу, дучар булу, гашыйк булу, һәлак булу, насыйп булу, вәйран булу, исән булу (исән бул), шым булу һ.б.
Кыл ярдәмче фигыле белән ясалган фигыльләргә беркадәр архаиклык төсмере хас: дога кылу, гыйбадәт кылу, дәгъва кылу, тәрбия кылу, хәл кылу, тәүбә кылу һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, бу очракта да ярдәмче фигыль күбрәк гарәп-фарсы сүзләре белән килә.
Кил ярдәмче фигыле башлыча аваз ияртемнәре белән килеп, тезмә нигезле фигыльләр ясый: ду килү, гөр килү, мәш килү һ.б.
Т е з м ә фигыльләрнең икенче зур төркемен төрле идиоматик сүзтезмәләрдән ясалган фигыльләр тәшкил итә. Андыйларга: баш тарту, күңел кайту, ачу килү, ис китү, аяк чалу һ.б.
Д.Г.Тумашева мондый фигыльләрдә күпмедер дәрәҗәдә образлылык, күчерелмә мәгънә белдерү булса да, хәзерге вакытта алар инде нейтраль сөйләм сүзләренә күчкәннәр, фигыль ясалышына карыйлар дип саный [Тумашева,1964: 235]. Мондый фигыльләр, билгеле булганча, телдә шактый күп һәм аларны алга таба фразеологиягә һәм сүз ясалышына мөнәсәбәтле рәвештә җентекләп өйрәнү сорала.
Ф.Ә.Ганиев эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдергән барып җитү, укып чыгу, эшли башлау, басып тору тибындагы аналитик төзелмәләрне дә сүз ясалышына кертеп, аларны т е з м ә ф и г ы л ь л ә р н е ң бер төре итеп карау ягында тора [Татар грамматикасы, 2002:200-207]. Без алда мондый фигыль формаларын эшнең үтәлү д ә р ә җ ә с е н, яки ю н ә л е ш е н белдерә торган л е к с и к – г р а м м а т и к к а т е г о р и я буларак билгеләдек, чөнки бу төзелмәләрдәге модификацияләүче фигыльләр лексик мәгънәне үзгәртмиләр, бары тик эшнең вакыт эчендә үтәлү характерына ишарәлиләр, яки юнәлешен күрсәтәләр. Мәсәлән: эшләү~эшли башлау, эшләп бетерү (эшләү мәгънәсе үзгәрми), уку-укып чыгу, укып бетерү (лексик мәгънә - уку), язу – язып бару, әйтү ~әйтеп салу һ.б.
Хәрәкәт фигыльләре катнашында ясалган, эшнең юнәлешен белдергән төзелмәләрдә гадәттә уртак лексик мәгънә барлыкка килә: кайтып керде, чыгып китте, йөзеп йөри, кайтып килә һ.б. Әмма бу очракта да беренче фигыльнең лексик мәгънәсе нигездә саклана, икенче фигыль күбрәк юнәлешкә күрсәтә.
Хәл фигыль һәм ярдәмче фигыльдән торган төзелмәләрдән, безнең фикеребезчә, бары тик аерым очракларда гына яңа мәгънәле тезмә фигыльләр барлыкка килә. Шундыйларга, мәсәлән, алып+ярд. фигыль тибында ясалган фигыльләрне кертергә мөмкин: алып бару, алып килү, алып кайту, алып китү һ.б.
МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ.
Х и к ә я фигыльне тикшерү:
1. Фигыльнең нигезе (тамыр, ясалма, кушма һ.б.).
2. Заманы, зат-сан белән төрләнеше, барлык-юклык формасы, юнәлеше.
3. Заманның парадигматик, синтагматик, күчерелмә мәгънәләре.
Ә иртән капка төбендә Заһир җибәргән ат тора иде. Рушад, бушап калган мәктәпкә соңгы тапкыр кереп, озак кына йөреп чыкты. Бер-ике класста консультация бара икән. Класста рус теленнән кычкырып-кычкырып бер малай сөйли. Рушад моны тавышыннан таныды (М. Мәһдиев).
тора иде – тамыр нигезле фигыль (тор-), тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль, III зат берлектә, үткәннең билгеле бер моментында булган дәвамлы эшне белдерә - төп (парадигматик) мәгънәдә;
йөреп чыкты – аналитик нигезле фигыль (йөреп чык-), категорик үткән заман, III зат берлектә, барлыкта, төп юнәлештә, үткәндә булган, тәмамланмаган эш; дәвамлы эш – синтагматик мәгънәдә;
бара – тамыр нигезле фигыль (бар-), хәзерге заман хикәя фигыль, III зат берлектә, барлыкта, төп юнәлештә, сөйләү моментында булган эшне белдерә - төп мәгънәдә;
таныды – тамыр нигезле фигылҗ (таны-), категорик үткән заман хикәя фигыль, III зат берлектә, барлыкта, төп юнәлештә, үткәндә булган, тәмамланмаган эшне белдерә, төп (парадигматик) мәгънәдә.
Б о е р ы к фигыльне тикшерү:
1. Нигезе.
2. Зат-сан белән төрләнүе.
3. Боеруның мәгънә төсмере.
Бәдертдин безнең мәдрәсәдә иң ярлы шәкерт иде. Аңа авылыннан бернинди ярдәм килми иде. Тик Ишледә базарга килүче берәрсе бик сирәк кенә аңа әнисенең киндер чүпрәккә төреп җибәргән тары ипиен, яки берәр йомарлам маен кертеп чыга торган иде. Бәдертдин шуны да бик кыенсынып: “Нигә инде бу? Әнкәйгә әйтегез, мин ач түгел, үзеннән өзеп җибәрмәсен!”- дип алып кала иде (Ә. Еники).
әйтегез – тамыр нигезле (әйт-), II зат күплектәге боерык фигыль, барлыкта, төп мәгънәдә.
җибәрмәсен – тамыр нигезле (җибәр-), III зат берлектәге боерык фигыль, юклыкта, төп мәгънәдә.
Һәммәгез дә минем Теләктән уңыгыз: Бәхетле булыгыз! Бәхетле булыгыз (Р. Миңнуллин).
Бәхетле булыгыз – тезмә нигезле (бәхетле бул-), II зат күплектәге боерык фигыль, синтагматик мәгънәдә - теләкне белдерә.
Ш а р т һәм т е л ә к фигыльне тикшерү:
1. Нигезе һәм ясалышы, төрләнеше.
2. Реаль, фаразый һәм реаль булмаган (ирреаль) шарт. Күчерелмә мәгънә.
3. Шартны белдергән башка формалар.
- Яңадан да безнең өй тирәсендә гармун шыңгырдатып йөрсәң, матри, малай, гармуның-ниең белән койма башына элеп куярмын,- дип гайрәт чәчте Фәрвәй ... (Ф. Әмән).
шыңгырдатып йөрсәң – аналитик нигезле (шыңгырдатып йөр-), шарт фигыль (-са), II зат берлектә, барлыкта, йөкләтү юнәлеше (-т), реаль шартны белдерә: шыңгырдатып йөрсәң – элеп куярмын.
Комбинезон алган, диләр, Шинелен салган, диләр. Шинелен салса да, солдат Гадәте калган, диләр (Ш. Маннанов).
салса да – тамыр нигезле (сал-), кире шарт фигыль (-са да), III зат берлектә, төп мәгънәдә.
Т е л ә к фигыльләрне һәм т е л ә к м ә г ъ н ә с е н белдергән а н а л и т и к фигыль формаларын тикшерү.
Т е л ә к наклонениесы:
1. Нигезе, форманың ясалышы.
2. Төрләнеше һәм мәгънәсе.
3. Хәзерге заман хикәя фигыль белән тәңгәл килгәндә аермасы күрсәтелә.
Хуш инде, мәңгегә Хуш инде... Тагын бер текәлеп карыймчы: рәсемеңне күңелемә алыймчы (И. Юзеев).
карыймчы – тамыр нигезле (кара-), теләк фигыль –ый кушымчасы белән ясалган, I зат берлектә, -чы кисәкчәсе белән килгән, көчле теләкне белдерә; (мин) карыйм – хәзерге заман хикәя фигыль, карыйм (әле) – теләк фигыль;
күңелемә алыймчы – тезмә нигезле (күңелгә ал~ метафорик мәгънә) теләк фигыль, I зат берлектә, -чы кисәкчәсе белән килгән.
Шундый уйчан, аулак таңнарда сүз кушасы килә талларга (Х. Туфан).
сүз кушасы килә - тезмә нигезле (сүз куш-), теләк мәгънәсен белдерә торган аналитик форма: - асы кушымчалы сыйфат фигыль +иде ярдәмче фигыль, эш I затка карый.
Эшнең ү т ә л ү х а р а к т е р ы н белдерә торган д ә р ә җ ә формаларын тикшерү.
-
Аналитик нигезле фигыльнең грамматик формасы, төрләнеше.
-
Аналитик нигезнең төзелеше.
-
Дәрәҗә белдерү.
Җамалиев урыныннан торып, тәрәзәләрне ябып куйды, утны кабызды. Урынына килеп утыргач, гадәттәгечә әңгәмә алып баручының күзенә үткен генә текәлеп, гади генә итеп өстәп куйды (Ф. Хөсни).
ябып куйды – аналитик нигезле фигыль (ябып куй-), категорик үткән заман, III зат берлектә, барлыкта, төп юнәлештә;
ябып - -ып кушымчалы хәл фигыль, төп лексик мәгънәне белдерә;
куй – ярдәмче фигыль, дәрәҗә эшнең ахыргача үтәлүен, тәмамлануын белдерә;
килеп утыргач – аналитик нигезле фигыль (килеп утыр-), -гач куәымчалы хәл фигыль;
килеп-, утыр- - уртак лексик мәгънә;
өстәп куйды – аналитик нигезле фигыль (өстәп куй-), категорик үткән заман хикәя фигыль, III зат берлектә, барлыкта, төп юнәлештә;
өстәп - -п кушымчалы хәл фигыль, төп лексик мәгънәне белдерә;
куй – ярдәмче фигыль, дәрәҗә эшнең тәмамлануын, бер генә тапкыр булуын белдерә.
Б у л ярдәмче фигыле белән ясалган т а с в и р л а м а формаларны тикшерү.
1. Фигыльнең нигезе, тасвирлама форманың төзелеше.
2. Нинди мәгънә белдерүе (темпораль мәгънә, модаль мәгънә).
3. Грамматик формасы. Төрләнеше.
Айдар! Иркенләп бер сөйләшергә йөреп-йөреп тә, бу арада андый бәхеткә ирешә алмагач, сиңа менә шушы хатны язарга булдым. Теге кичне сездә бик яхшы концерт булган икән. Чакыручы булган булса, мин дә барган булыр идем (Ф. Хөсни).
яарга булдым – тамыр нигезле (яз-) тасвирлама форма: (-арга бул) модаль мәгънә - карар кылу; категорик үткән заман, I зат берлектә;
булган булса – тамыр нигезле (бул-) тасвирлама форма: -ган бул, темпораль мәгънә; шарт фигыль, I зат берлектә;
барган булыр идем – тамыр нигезле (бар-) тасвирлама форма: -ган бул, темпораль мәгънә; шартлы теләк наклонениесы (-ыр идем), I зат берлектә.
М о д а л ь м ә г ъ н ә белдерә торган а н а л и т и к фигыль формаларын тикшерү.
1. Фигыльнең нигезе, аналитик фигыльнең төзелеше, төрләнеше.
2. Модаль мәгънә белдерүе.
3. Аналитик нигез булса, ул аерым тикшерелә.
Хәнәви. Минем гаиләм бар. Гаиләмне монда алып килмәкче идем мин.
Габдрахман. Син затлы кеше. Безнең авылда яши алмассың син, бигрәк тә гаиләң белән... ( З. Хәким).
алып килмәкче идем – аналитик нигезле (алып кил-); модаль мәгънә белдерә торган аналитик фигыль формасы: - макчы идем – ниятләү мәгънәсе;
алып - -ып кушымчалы хәл фигыль;
кил – ярдәмче фигыль, уртак лексик мәгънә;
яши алмассың – тамыр нигезле (яшә-), модаль мәгънә белдерә торган аналитик форма: -а ал, мөмкинлек, мөмкин түгеллекне белдерә, II зат берлектә.
С ы й ф а т ф и г ы л ь л ә р.
1. Сыйфат фигыльнең нигезе, ясалышы, заманы.
2. Нинди мәгънәдә кулланыла: аергыч функциясе (атрибутив мәгънә), сыйфатланмышка мөнәсәбәте, исемләшү, исем фигыль функциясе.
3. Төрләнү-төрләнмәве.
Җиргә сыенган үләннәр, чәчәкләр чыклы башларын калкытып турайдылар (И. Гази).
сыенган (үләннәр) – тамыр нигезле (сый-) үткән заман сыйфат фигыль; аергыч функциясе, субъектны ачыклый, төрләнми; -ын – кайтым юнәлеше кушымчасы.
Бер минутлык шәфкатемә түзә алмадың, бар биргәнең тартып алдың да кимсеттең ( Һ. Такташ).
биргәнең - тамыр нигезле (бир-), үткән заман сыйфат фигыль, исемләшкән, төрләнгән, II зат тартым;
Көтеп торып синең кайтырыңны камышлардан чатыр үрермен ( Ш. Мөдәррис).
кайтырыңны –тамыр нигезле (кайт-), -ыр кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыль, исем фигыль функциясендә, төшем килеше, II зат берлектәге тартым.
Х ә л ф и г ы л ь л ә р.
1. Фигыльнең нигезе, хәл фигыльнең ясалышы, төре.
2. Төп фигыльгә карата заман мөнәсәбәтен белдерүе, семантикасы.
Мортазин туктады. Урман өстеннән ачулы сызгырып, көзге салкын җил исеп китте ( Г. Әпсәләмов).
сызгырып (исеп китте) – ясалма нигезле (сызгыр-), -ып кушымчалы хәл фигыль, төп эш белән бер үк вакытта булган эшне белдерә, эшне үтәлү рәвеше буенча характерлый.
Чатка җиткәч, Акчурин бик азга гына машинасын туктвтып, яңадан сәгатенә карап алды (Г. Әпсәләмов).
җиткәч (туктатып) – тамыр нигезле (җит-), -кәч кушымчалы хәл фигылҗ, төп эштән алда булган эшне белдерә;
туктатып (карап алды) – тамыр нигезле (тукта-), -ып кушымчалы хәл фигыль, төп эәтән алда булган эш-хәлне белдерә; -т- йөкләтү юнәлеше кушымчасы.
И с е м ф и г ы л ь л ә р.
1. Фигылҗнең нигезе, исем фигылҗнең ясалышы, барлык-юклык формасы.
2. Исем фигылҗнең төрләнеше.
Тышта буранның сызгыруы белән стенадагы сәгать тыкылдавыннан башка өй эчендәге тынлыкны бер нәрсә дә бозмый, тик бишектә йоклаган баланың ыңгырашулары гына ишетелгәли иде ( Ш. Камал).
сызгыруы – ясалма нигезле (сызгыр-), исем фигыль, барлыкта, баш килештә,
III зат берлектәге тартым;
тыкылдавыннан – ясалма нигезле (тыкылда-), исем фигыль, барлыкта, чыгыш килешендә, III зат берлектәге тартым;
ыңгырашулары – ясалма нигезле (ыңгыраш-), исем фигыль, барлыкта, баш килештә, күплектә, III зат берлектәге тартым.
И н ф и н и т и в.
1. Фигыльнең нигезе, инфинитив формасының ясалышы, барлык-юклык формасы, юнәлеше.
2. Телдә кулланылыш үзенчәлеге.
Бай шәкерт, әйтик, туң күчән булса да, мәдрәсәдә теләсә күпме ята, ә ярлы шәкерт, начар укыдымы, беренче кыштан ук мәдрәсәдән очарга мәҗбүр була... (Ә. Еники).
Очарга (мәҗбүр була) – тамыр нигезле (оч-), инфинитив (-арга), барлыкта, модаль сүз белән кулланылган.
Иң яхшысы, беркая да китмәскә. Барыбыз бергәләп, җиң сызганып тотынырга да, барлык авылларны, барлык өйләрне электричестволы итәргә, яктыртырга (Ф. Хөсни).
Китмәскә - тамыр нигезле (кит-), инфинитив, юклыкта (-маска), мөстәкыйль кулланылыш.
Тотынырга – ясалма нигезле (тотын-), инфинитив, барлыкта, мөстәкыйль кулланылыш һ.б.
БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ.
-
Фигыль сүз төркеменә һәр өч аспектта билгеләмә бирегез.
2.Фигыльгә хас г о м у м и һәм х о с у с ы й грамматик категорияләрне атагыз.
3. Фигыльләрне затланышлы һәм затланышсыз формаларга бүлү нәрсәгә нигезләнә? Затланышлы һәм затланышсыз фигыль формаларын атап күрсәтегез.
4. Морфологиягә бәйләнешле рәвештә фигыль лексикасын өйрәнү һәм аның юнәлешләре. Фигыльнең л е к с и к-г р а м м а т и к һәм л е к с и к-с е м а н т и к төркемчәләре. “Фигыльнең валентлыгы”, “фигыль актантлары” һ.б. төшенчәләргә аңлатма бирегез.
5. М ө с т ә к ы й л ь мәгънәле һәм я р д ә м ч е фигыльләр. Ярдәмче фигыльләрнең кулланылыш өлкәләре.
6. Фигыльнең грамматик категорияләре. Барлык-юклык категориясе, аның татар телендә кулланылыш үзенчәлекләре.
7. Зат категориясе, аның гомуми грамматик мәгънәсе, зат-сан белән төрләнешнең ике структур тибы. Зат категориясе һәм персональлек. Персональлекне белдерү чаралары.
8. Наклонение категориясенә билгеләмә бирегез, Наклонение категориясе һәм модальлек. Татар телендә наклонениеләр системасы.
9. Заман категориясенә билгеләмә бирегез: аның гомуми грамматик мәгънәсе нинди? Парадигматик, синтагматик, күчерелмә мәгънәләр турында аңлатма бирегез. Заманнарның ясалышы буенча синтетик һәм аналитик төрләрен күрсәтегез. Тел белемендә кулланыла торган “абсолют заман”, “мөнәсәбәтле заман” төшенчәләрен аңлатыгыз.
10. Хикәяләү наклонениясе һәм аның заманнар системасы. Заманнарның төгәл атамаларын, ясалышын, төрләнеш үзенчәлекләрен хәтердә калдырыгыз.
11. Хәзерге заман хикәя фигыль, мәгънәсе, ясалышы һәм төрләнеше.
Хәзерге заманның төп (парадигматик), синтагматик һәм күчерелмә мәгънәләре.
12. Үткән заман хикәя фигыльләр. Категорик үткән заман, аның ясалышы, төрләнеше, төп категориаль мәгънәсе, функциональ-семантик кыры.
13. Нәтиҗәле үткән заман хикәя фигыль. Аның ясалышы, төрләнеше, төп һәм синтагматик мәгънәләре. Категорик үткән заман һәм нәтиҗәле үткән заман хикәя фигыльләр бер-берсеннән нинди мәгънә төсмерләре белән аерыла.
14. Аналитик үткән заман хикәя фигыль формалары: тәмамланмаган үткән заман; күптән үткән заман, кабатлаулы үткән заман - аларның төп һәм синтагматик мәгънәләре, төрләнеш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен үкрсәтегез.
15. Киләчәк заман хикәя фигыльләр: билгесез киләчәк заман, ясалышы, мәгънәләре, төрләнеш һәм кулланылыш үзенчәлекләре.
16. Катгый киләчәк заман һәм киләчәк-үткән заман хикәя фигыльләр: ясалышы, мәгънә төсмерләре, кулланылышы.
17. Заман категориясенең функциональ-семантик кыры: а) тасвирлама фигыль формаларының заман мәгънәсендә кулланылышы; б) сыйфат фигыльле әйләнмәләрнең хикәя фигыль заманнарына якын мәгънәдә кулланылышы.
18. Б о е р у наклонениесе. Аның грамматик формасы, төрләнеш үзенчәлекләре, семантикасы. Адресатка һәм адресантка бәйле рәвештә боеруның төрле төрләрен белдерү.
19. Боерык фигыльнең функциональ-семантик кыры. Боерык фигыльнең өстәмә, контекстуаль мәгънәләре, боеру мәгънәсендә башка формаларның кулланылышы.
20. Ш а р т наклонениесе – ясалышы һәм төрләнеше. Шарт фигыльнең семантикасы; реаль, фаразый, ирреаль шартларны белдерү.
21. Шарт фигыльнең контекстуаль һәм күчерелмә мәгънәләрдә кулланылуы. Шарт мәгънәсен башка формалар белән белдерү.
22. Т е л ә к наклонениесе – ясалышы, төрләнеше, чикләнгән рәвештә кулланылуы. Теләк наклонениесенең функциональ-семантик кыры.
23. Шартлы теләк модальлеген аналитик ысул белән белдерү. Аның рус теле һәм башка телләр белән типологик уртаклыгы.
24. Модаль мәгънә белдерә торган аналитик фигыль формалары, аларның өч структур тибы, кулланылыш үзенчәлекләре.
25. Юнәлеш категориясе аның гомум-грамматик мәгънәсе, төп формалары.
26. Төшем, кайтым, уртаклык, йөкләтү юнәлешләрен һәркайсын ясалышлары, мәгънәләре буенча характерлагыз, төп һәм өстәмә мәгънәләрен күрсәтегез.
27. Төрки телләрдә юнәлеш категориясе турында карашлар; юнәлеш формаларының сүз ясалышына һәм форма ясалышына мөнәсәбәтен аңлатыгыз.
28. Фигыльдә эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерү. Синтетик һәм аналитик чаралар.
29. Вакытка мөнәсәбәтле рәвештә эшнең үтәлү дәрәҗәсен (аспектуальлекне) аналитик төзелмәләр ярдәмендә белдерү. Бу турыда нинди карашлар бар?
30. Эшнең юнәлешен белдергән аналитик төзелмәләрне анализлап күрсәтегез. Мисаллар китерегез.
31. Дәрәҗә формаларының форма ясалышына һәм сүз ясалышына мөнәсәбәте, бу турындагы төрле карашларның асылын аңлатып бирегез.
32. Затланышсыз фигыль формаларына гомуми характеристика бирегез. Сыйфат фигыль һәм аның заман формалары.
33. Төрки телләрдә сыйфат фигыльләрнең үзенчәлекле грамматик табигате нәрсәдән гыйбарәт?
34. –ган кушымчалы үткән заман сыйфат фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләрен аңлатыгыз:
а) –ган формасының атрибутив мәгънәдә, исемләшкән хәлдә һәм исем фигыль мәгънәсендә кулланылуы;
б) сыйфатланмыш белән мөнәсәбәте;
в) заман белдерү үзенчәлекләре;
г) эш башкаручыны белдерү ысуллары;
д) –ганлык формасы һәм –ган бар/ -ган юк төзелмәләренең кулланылыш үзенчәлекләре.
35. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең һәр өч формасы (-ыр/-ер, -асы/-әсе, -ачак/-әчәк) шул ук аспектларда тулы аңлатма бирегез.
36. –ыр/-ер кушымчалы сыйфат фигыль: заманга мөнәсәбәтле рәвештә семантикасы; сыйфатланмыш белән мөнәсәбәте, исемләшкән хәлдә һәм исем фигыль мәгънәсендә кулланылыш үзенчәлекләре.
37. –асы/-әсе (-ыйсе/-исе) кушымчалы сыйфат фигыль: семантикасы, сыйфатланмышка мөнәсәбәте, функцияләре. Бу форманың мөстәкыйль җөмләнең хәбәре вазифасында кулланылуы.
38. –ачак/-әчәк (-ячак/-ячәк) формасы, кулланылыш үзенчәлекләре.
39. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең синтетик һәм аналитик формалары. –учы кушымчалы сыйфат фигыльнең үзенчәлекле яклары: аның сүз ясалышына (конверсия) һәм терминнар ясалышына мөнәсәбәтен аңлатыгыз.
40. Хәл фигыльләр, аларның фигыль һәм рәвеш белән уртак яклары, төп формалары турында сөйләгез.
41. –ып/-еп, -а/-ә кушымчалы хәл фигыльләр. Аларның эшнең үтәлү вакытын белдерү һәм төп фигыльне ачыклау үзенчәлекләре (семантикасы).
42. –гач/-гәч, -ганчы/-гәнче кушымчалы хәл фигыльләр турында сөйләгез, аларның структур һәм семантик үзенчәлекләрен күрсәтегез.
43. Хәл фигыльләрнеңфункциональ-семантик кыры:
а) контекстта хәл фигыльләр белдергән өстәмә мәгънәләр;
б) хәл фигыльләр мәгънәсендә башка фигыль формаларының кулланылуы.
44. Исем фигыль. Аның исем сүз төркеме һәм фигыль белән уртак яклары, телдә кулланылыш үзенчәлекләре: исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше; исем фигыльдә башкаручы затның белдерелү юллары; исем фигыльләрдән конверсия ысулы белән исемнәр һәм сыйфатлар ясалышы (мисаллар китерегез). Исем фигыльнең архаиклашкан һ.б. формалары.
45. Инфинитив. Аның ясалышы, кулланылыш үзенчәлекләре турында сөйләгез.
46. Фигыльләрнең төрле ысуллар белән ясалышы. Морфологик ысул белән фигыль ясалышы турында сөйләгез. Иң актив фигыль ясагыч кушымчаларны атагыз, аларны сүз ясалыш структурасына бәйләнешле рәвештә характерлагыз.
47. Синтаксик ысул белән фигыль ясалышын характерлагыз. Тезмә фигыльләрнең төп ясалыш калыпларын күрсәтегез. Дәрәҗә формаларының сүз ясалышына мөнәсәбәте турында нинди карашлар бар?
Рәвеш.
§ 136. Гомуми төшенчә. Л е к с и к – с е м а н т и к яктан рәвеш э ш – х ә л билгесен, яки б и л г е н е ң билгесен белдерә: тиз (эшли), күп (сөйли), җәяү (йөри), еш (кайта), шактый (озак), бик (якын), көмештәй (саф) һ.б.
М о р фо л о г и к яктан рәвеш башка сүз төркемнәреннән үзенең төрләнмәве белән аерылып тора. Бары тик кайбер рәвешләр генә, сыйфатлар кебек, дәрәҗә формаларын ала: озак – озаграк – иң озак ; аз – азрак – иң аз һ.б.
С и н т а к с и к яктан рәвешләр күбрәк фигыльне, сыйфатны, яки башка бер рәвешне ачыклап х ә л функциясендә киләләр: озак йөрү, сирәк очрашу, бик яхшы, шактый соң, гаять яшерен һ.б.
Чәй янында озак утырмадык, вакыты ул түгел (Ә. Еники). Атыш ничектер кинәт башланды һәм берьюлы көчәеп китте (Г. Әпсәләмов). Бик юашлатты мине яшерен янудан җан көю... (Г. Тукай). Бу хәл Гомәрне шактый уңайсыз хәлгә куя (Ә. Еники). Бүген төнлә болынга бик күп булып чык төшкән икән, әле дә кибеп беткәне юк...чәчәкләрдә энҗе бөртегедәй түгәрәк тамчылар җемелди. Түреш өстендә ефәктәй юка гына ак томан тибрәнә (Ә. Еники).
Кайбер рәвешләр шулай ук и с е м н е ачыклап, аергыч функциясендә дә киләләр: бераз (вакыт), күп (еллар), озак (юл), татарча (китап) һ.б.
Ә җиңгәчәй бер дә үпкәләргә тормый, күп вакытта сөйкемле-уйчан гына елмаеп, ачусыз гына җавап кайтара (Ә. Еники). Каракош, озак еллар бер урында таптанып торганнан соң, яңарак кузгалып, югары үрмәли башлаган иде (Ә. Еники). Залда бераз вакыт тынлык урнашып торды (Ф. Хөсни).
Сыйфатлар кебек үк, рәвеш аерым очракларда җөмләдә бәйсез позициядә хәбәр булып килә:
Дөньяда илләр күп, җирләр күп,
Тик туган ил генә бер генә... (Ә. Ерикәй).
§ 137. Рәвешләрнең мәгънә буенча төркемчәләре. Эш-хәлне төрле яклап ачыклап килгән рәвешләр мәгънә буенча берничә төркемчщгә бүленә: эш-хәлне үтәлү рәвеше буенча характерлый торган, яки күләм-чамасын, үтәлү дәрәҗәсен белдергән рәвешләр билге рәвешләре дип, ә эш-хәлнең үтәлү вакытын, урынын, сәбәбен, максатын һ.б. белдергән рәвешләр хәл рәвешләре дип атала.
Билге рәвешләре үзләре берничә төркемчәгә аерыла:
1. Эшне ү т ә л ү р ә в е ш е яки башка билгесе буенча характерлый торган рәвешләр: тиз (йөрү), кызу (сөйләү), җәяү (кайту), бушлай (бирү), үрле-кырлы (сикерү), ава-түнә (йөрү), батырларча (сугышу), бергә (эшләү), урталай (бүлү) һ.б.
Магистраль буйлап кырдан җәяү йөрүемә һич тә үкенмим... Тагын авыл... Тәрәзәләр – китап. Бөтенесен шуннан укыйм мин (С. Хәким). Гөлбану тиз-тиз атасы яныннан китү ягын карады (Г. Ибраһимов). Мортазин караңгы урам буйлап берүзе кайтып китте (Г. Әпсәләмов). Яшь чакларның усал Алсуларын Такташ белән бергә сөйдек без. Җан ярсуын Айга, Кояшларга Кутуй белән бергә чөйдек без (Х. Туфан).
2. Эш-хәлне к ү л ә м ч а м а с ы ягыннан ачыклый торган рәвешләр: сирәк (килү), еш (очрашу), күп (уку), һаман (искә алу), озак (йөрү), икеләтә (түләү), гомергә (онытмау), бераз (ял итү), бөтенләйгә (кайту), ара-тирә (күрешү) һ.б.
Әкрен генә иртәнге салкын җил исеп куйды, усак яфраклары шөлдер-шөлдер итә башладылар (Г. Әпсәләмов). Түбә кыегыннан берәм-сәрәм кар бөртекләре оча (Г. Гобәй). Авылның төрле урыннарыннан сирәк кенә этләр өргәләп куя (А. Шамов). Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу (Г. Тукай).
3. Эш-хәлнең ү т ә л ү д ә р ә җ ә с е н яки билгенең дәрәҗәсен белдерә торган рәвешләр: шактый (ару), тәмам (ачулану), бик (яхшы), бөтенләй (оныту), тирәнтеп (аңлау), искиткеч (матур), җиңелчә (тирбәлү) һ.б.
Ләкин атлар күренмиләр иде әле, тик кыңгырау тавышлары гына отыры дәртләнебрәк яңгырый, көчәя баралар иде (Ә. Еники). Бүлмә эче яп-якты. Идәнгә, шкафларга... тәрәзә пәрдәләренең бизәкләре төшеп, җиңелчә генә тирбәнеп торалар (Г. Әпсәләмов). Аның каравы, буровой утырган урын искиткеч матур булып чыкты (Ш. Бикчурин). Һи-и-и, шулаймыни?- диде Сәйфетдин абзый, тәмам шаккатып (Ә. Еники).
4. Эш-хәлне, процессны ч а г ы ш т ы р у аша ачыклый торган рәвешләр (охшату-чагыштыру рәвешләре): батырларча (сугышу), безнеңчә (белү), уттай (кызару), төлкедәй (хәйләкәр), коштай (җиңел), дусларча (сөйләшү), язча (җылыту) һ.б.
Җамалиев малайны тәрәзәдән алды һәм менә алар... дусларча сөйләшергә тотындылар (Ф. Хөсни). Миңниса үзе сөйләгәннән үзе курыккандай, як-ягына каранды (Г. Бәширов). Хәзер дә ул ат чапмасын, ә юырттырып кына барсын өчен, дилбегәсен ике куллап нык кына тарттырып тотты... һәм сары ат аның кулын тоеп, озын яллы матур башын аккоштай кырынрак бөгеп... юргалап кына элдерергә тотынды (Ә. Еники). Яшь врачның берничә ел клиникада эшләве кирәк дип санаган Әбүзәр абзый ирләрчә сабыр һәм салкын канлы булып кала алса да, Мәдинә ханым бары тик кызгану хисенә генә бирелде (Г. Әпсәләмов).
Хәл рәвешләре, алда билгеләгәнчә, эш-хәлне үтәлү в а к ы т ы, у р ы н ы, с ә б ә б е, м а к с а т ы буенча ачыклыйлар.
а) В а к ы т р ә в е ш л ә р е: кышын (эшләү), җәен (ял итү), көнозын (йөрү), һәрчак (истә тоту), башта (уйлау), былтыр (тәмамлау), быел (эшли башлау), бүген (очрату), иртәгә (кайту), күптән (белү), соң (кайту) һ.б.
Күптән киселгән сынык бит инде ул, күптән онытылган иде бит инде! (Ә. Еники). Күңел шатлык белән тулы, җаным һәрчак яшь минем...(З. Мансур). Мин бүген йә кайтырмын, йә юк,- диде ул Сәрби апага. (И. Гази). Күр, ничек эшли кояш: Иртә тора таң аттыра, Көнозын күктә йөзә, Һәм көн буена яктыра (Г. Тукай).
ә) У р ы н р ә в е ш л ә р е: ары (бару), бире (килү), бирегә (килү), югары (очу), түбән (төшү), ерак (бару), еракта (йөрү), ерактан (күренү), якын (килү), янәшә (йөрү) һ.б.
Су да, яр буйлары да, күкләр дә бер төскә, күксел төскә кереп, бергә кушылды, һәм, бу киңлекнең күпме, нинди икәнлеген күрсәтеп, еракта, еракта йолдызлар җем-җем итә башлады (Г. Ибраһимов). Җәйгә чыккач, аш ашатырга барганда, икмәк сыныгы белән янәшә куенымда берәр китапчык та була иде (Г. Бәширов). ... Ары барып, бире килеп, нишләп йөрисең биеп? (җыр). Кара болыт зәңгәр итәген өстерәп, бирегә таба килә башлады (И. Гази).
б) С ә б ә п –м а к с а т р ә в е ш л ә р е н ә юкка, юктан, бушка, тикмәгә, юри, тиктомалга, заяга кебек рәвешләрне кертәләр.
Ул тикмәгә бакча үстермәгән. Ерак түгел зират үреннән. Раслаган ул тормыш матурлыгын, яшәү көчлелеген үлемнән (Н. Хисамов). Юкка гына ачуланып чыгып китте (сөйләм теле). Гомерең заяга узмасын (сөйләм теле).
Рәвешләрнең ясалышы.
§ 138. Рәвешләрнең лексик составы. Рәвешләр төрләнми торган сүз төркеме булганлыктан, аларда форма ясалышы юк дәрәҗәсендә. Аерым рәвешләргә килеш, яки башка грамматик категория кушымчалары ялгана икән (еракка, ерактан), мондый очраклар күбрәк морфологик изоляцияләнү юлы белән сүз ясалышына, конверсиягә карый. Аның каравы рәвешләрнең сүз ясалышы системасы шактый бай һәм күптөрле.
Т а м ы р рәвешләр татар телендә бик күп түгел. Аларга: тиз, күп, бик, сирәк, еш, тәмам, аз, соң, ерак, якын, һаман, шактый, әле, әкрен, җәһәт, кинәт, отыры һ.б. кебек рәвешләр керә.
Рәвешләр морфологик, синтаксик, морфологик-синтаксик (конверсия) ысуллар белән ясалалар, һәм телдә бу ысуллар белән ясалган я с а л м а , п а р л ы, к у ш м а, т е з м ә рәвешләр шактый киң файдаланыла. Мәсәлән:
Карт белән карчык, конвертны кулдан-кулга күчергәләп, байтак кына вакыт әвәләгәннән соң ... өй ишеген эчтән бикләп, үзара, әлбәттә, чыш-пыш белән аңлашып, конвертның ябыштырганын кубарып карарга булдылар (Ф. Хөсни). Чатка җиткәч, Акчурин машинасын туктатты, яңадан сәгатенә карап алды (Г. Әпсәләмов). Юл казылмалы, сикәлтәле. Арба үрле-кырлы сикергәләргә тотына (Г. Бәширов). Иштуган тагын ишекле-түрле йөренә башлады (Г. Әпсәләмов). Хәзер Сөләйман абзый улын үтәдән-үтә күрә иде (Г. Әпсәләмов).
Достарыңызбен бөлісу: |