«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе



бет3/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   53

Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе


Укытучысы З.И. Тимериева.

План:


I. Сүзләр, мин сезне яратам!

  1. Илаһи яңгырашлы сүзләр.

  2. Һәрбер сүзнең иясе бар.

II. Шагыйрьләребез − иң матур сүз ияләре.

  1. Х. Туфан − мәхәббәт җырчысы.

  2. Ф. Кәрим, М. Җәлилләр − көрәшче һәм фронтовик шагыйрьләребез.

  3. С. Хәким − халык рухын бөеклеккә күтәрүче шагыйрь.

  4. Туган як йөрәгем түрендә.

III. Сүзләр гүзәллек һәм изгелек чыганагы гына булсын иде!

И минем телдә курыкмас
утлы сүз булса иде,
Уктан үткен сүзләр илә
йөрәгем тулса иде.

Кави Нәҗми.

Сүзләр, сүзләр! Яши-яши, мин сезне чын-чынлап аңлый башладым, ахрысы. Чын күңелдән аңлыйм һәм яратам. Сезнең белән тәмам туганлашып, дуслашып беттем мин. Сез тере, сезнең үз дөньягыз, үз үлчәнешегез, үз кануннарыгыз һәм кагыйдәләрегез, үз халкыгыз һәм язмышыгыз да бар икән.

Һәрбер телдә төрлечә яңгырый сүзләр. Алар белән без якыннарыбызны кадерлибез, безне алар белән назлыйлар. Күтәреп булмаслык авыр, шыксыз һәм иләмсез сүзләр безне рәнҗетәләр, йөрәккә яра салалар, әмма куенда гына йөри торган җиңел, ипле һәм җыйнак сүзләр шул яраларны төзәтә; йөрәкләргә сары май булып ята. Керпе кебек чәнечкеле, песи кебек йомшак, елан сыман чагып ала торган сүзләрне дә кешеләр еш куллана. Юкка гына халкым: «Яхшы сүз − җан азыгы, яман сүз − баш казыгы», димәгән.

Сүзләр гаҗәеп сыйфатларга ия. Ефәк җеп булып, энә күзеннән үтә алырлыгы да, гигант корабларны якорь сыман ярда тотып торырдайлары да бар аларның. Сүз авыздан чыпчык булып очып чыга да кире әйләнеп кайтмый, нәкъ менә җәядән атылган ук шикелле. Аларның кайсылары балта белән дә кырып бетермәслек эз калдыра; кайсылары, иртәнге чык тамчысыдай кояш нурларында кибеп, парга әйләнә.

Сүзнең кеше күзенә бәрелеп торырлык зур-зур хәрефләр белән диварларга яки капкаларга язып куела торганнары да, йә булмаса, күз карасыдай саклап, чит-ят күздән бик нык яшереп, йөрәк түрендә генә йөртә торганнары да була.

Сүзләр җиде кат җир астына үтеп керә, җиде кат күкләргә дә барып җитә. Күзнең явын алырлык, яңа ел чыршысын бизәрлек уенчык төсле матур сүзләр дә була. Роза гөле кебек хуш исле, әмма әрем тәме кебек әче сүзләр дә күңелдә яши. Әйе, серле дә, хикмәтле дә ул сүзләр. Кайсылары тирәннән чишмә кебек саркып чыгалар, ә беришләре ташкын кебек ургып агалар, тау-ташларны җимерәләр, яңа ярлар салалар.

Һәрбер сүзнең иясе бар, халык арасында: «Сүз иясе белән йөрми», − дип акланучылар да була әле. Минемчә, сүз ияләре аларны уйлап тапмый, яңаны эзләми, ә, бәлки, искеләрен генә яңарта. Дөрес, замана үзгәрү белән, телебезгә яңа сүзләр килеп керде, әмма аның искесе дә онытылмады. Алар һәрберсе «сүзләр күгендә» якты йолдыз булып калыкты.

Сүзләр кешегә һава белән су, икмәк белән тоз, кояш белән мәхәббәт кебек кирәк. Сүздән башка тел дә, халык та юк. Сүзләр миңа әби-бабаларымнан мирас булып калган. Сүзләрдән сүзтезмәләр, җөмләләр төзеп, олуг әдипләр күңелдәгеләрен әйтеп биргәннәр. Алтын сүзләрдән шигырьләр, әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Шигырьләр синең хис-тойгыларыңны, җаныңны баета. Шигърият вакыты-вакыты белән күңелләрне айкый. Тормышның иң кыен вакытларында кирәкле сүзне шагыйрьләр әйтә Шуңа күрә чын шагыйрьләр халыкларының сөекле уллары булып танылалар, халык күңелендә мәңге яшиләр. Алар үз халкы исеменнән аның намусы һәм җан авазы булып сөйлиләр.

Татар халкының йөз аклыгы булган, егерме җиде еллык гомеренә гасырлар гамен сыйдыра алган Тукаебыз янәшәсенә мин Хәсән ага Туфанны куяр идем.

«Кайсыгызның кулы җылы?» шигыре белән йөрәкләргә үтеп кергән Хәсән Туфан уй-фикерне гүзәл итеп бирүнең югары дәрәҗәсенә иреште һәм поэзиябезне яңа үргә күтәрде. Минемчә, менә шул гади сүзләр, гаҗәеп тигез бер сафка тезелеп, әдәбиятыбызны алга, алдынгы рәтләргә алып чыкты. Шагыйрь үзенең сөеклесе, тормыш иптәше Луиза Салиаскарованы югалтуны авыр кичерде һәм үзәк өзгеч сүзләр белән үз сагышын сөйләде:

Бирде дөнья кирәкне,


Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы? −
Бәйлисе бар йөрәкне...

(«Кайсыгызның кулы җылы?»)

Әйтерсең лә шагыйрьнең җанын һәм йөрәген сөйгән яры алып китте. Аның белән бергә тере гәүдә бар, әмма йөрәк тибеше көннән-көн сула торды.

Шулай ук «Җилләр исә» шигырендә Х. Туфан табигать күренешләре белән үзенең хәлен аңлатып бирергә тырышты. Яшьлек гомереңдә мәхәббәтеңне югалтудан да авыр нәрсә бар? Әйтерсең, бу фаҗигадән йөрәк менә-менә вак кисәкчекләргә бүленеп чәлпәрәмә килер. Шагыйрь исә шушы авыр хисләре белән матур-матур шигырьләр иҗат итте:

Кичке җилләр сер сөйлиләр


Миңа түгел, гөлләргә...
Синнән аерым көннәремдә
Мин сүз кушыйм кемнәргә?!

Була шундый чаклар: уй-фикерләреңне, хисләреңне сүзләр белән дә аңлатып бетереп булмый, сүзләр табылмый. Белмим, кайдан гына табып бетерә безнең шагыйрьләребез искитмәле сүзләрне?!

Ф. Кәрим һәм М. Җәлил поэзиясе дә сокландыргыч. Сугыш темасы, Туган илгә эчкерсез мәхәббәт, фашист илбасарларының явызлыгын сурәтләүдә зур уңышка ирештеләр. Алар − безнең яраткан фронтовик шагыйрьләребез, татар халкының горурлыгы, бөек уллары, каһарманнары.

Шагыйрьләр төрле-төрле: күңелләре, кичерешләре төрле, иҗат процессы һәркайсының үзенчә. Халык тормышы турында чуарламыйча, кирәген генә белеп иҗат итүче Җәлил гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, хуш күңелле, битараф булырга ирек бирми; безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди. М. Җәлил үзенең искитмәле сүзләре белән күбрәк җырлар иҗат итте. Аның үз гомере дә җыр булып яңгырады.

Гомерем минем моңлы
бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр
булып.

(«Җырларым».)

Үзенең үлеме һәм иҗаты белән исемен мәңгеләштергән икенче шагыйребез − Фатих Кәрим. Ул иң изге йөрәк хисләрен дә, саф гомерен дә Ватанына бирде. Үлемнең күзенә карап җырлаган шагыйрь иҗат батырлыгы, үлеме һәм горур сүзләре белән безнең күңелләрне яулап алды. Йөрәгендә дөрләп янган шигырь уты, Ватанны һәм Туганны сөю, дошманга үч һәм нәфрәт хисе аңа көрәшергә, иҗат итәргә көч бирде. Шагыйрь, Ватан өчен барган бөек көрәштә үләргә туры килсә дә, бу үлемнән курыкмавын, үкенмәвен, үлемнең җыр булып калуын язды:

Үләм икән, үкенечле түгел,
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул − Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.

(«Ватаным өчен».)

Үлем килде, озак көттермичә килде! Әмма гомерлеккә аның шигырьләре, аһәңле яңгырашлы сүзләре калды.

Халык рухын бөеклеккә күтәрергә омтылып язылган шигырь авторларының тагын берсе − Сибгат Хәким. Тәнкыйть мәсьәләләрен ул шигырь юллары белән бирергә иреште. Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәренә бәяне «Әйтелмәгән васыять» шигырендә турыдан-туры әйтә:

Кылганнар йөгерә далада,


Тын башкорт даласында,
Йөгерә карт тарих − Акбикә
Шул ташкын арасында.

Безнең Арча ягы − танылган шәхесләргә бай як. Мөгаен, туган ягымның чишмәләре, һавасы моңа сәбәпче булгандыр. Сибгат Хәкимнең сүз остасы буларак танылуы «Арчалылар бит без» шигырендә ачык күренә:

Арча, Арча, синдә минем нигез.
Сиңа кайтсам, гүя юк кайгым.
Беркайда юк кызлар Арчадагы,
Читекләргә чигелә Арча даны.
Шуңа да шул горур,
Синдә уза гомер,
Варислары бит без Тукайның.

Туган як һәрвакыт күңелдә, йөрәкнең түрендә. Кайда гына булсаң да, аны сагынып яшисең. Мин үзем дә туган авылымнан читтә бер көн дә яши алмыйм. Күңелне сагыш баса. Сүзләр үзеннән-үзе, шигырь юллары булып, ак биткә төшәләр. Шул сагышларыма түзә алмыйча, шигырь язам. Үземнең «Кайтыр идем шигыремдә күңелемдәге сүзләрне әйтеп бирергә тырыштым:

Кайтыр идем туган якка
Сирень чәчәк атканда;
Шомырт, чия, алмагачым
Шау чәчәккә батканда.

Әдипләребезнең шигырь эчтәлеге аша алар безгә якын дус, тугры иптәш, киңәшче булып калдылар. Сүзләр белән безне шагыйрьләр шатланып-көлеп, сөенеп яшәргә өйрәттеләр.

Сүзләр! Газизләрдән газиз әткәм-әнкәм телеңдәге − Бөек Татар телендәге сүзләр! Җир шары буйлап кояш нурлары кебек таралсын иде дә җиһандагы барлык кешеләрне бары тик гүзәллеккә һәм изгелеккә генә өндәп торсыннар иде!



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет