Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе



бет16/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   ...   25

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.Баян Н. Сайланма әсәрләр: [Х.Хәйринең кереш сүзе белән Шигырьләр, поэмалар]. – Казан: Татгосиздат, 1948, 200 б.

2. Баян Н. Шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 150 б.


  1. Айнетдинов А. Вакытсыз өзелгән иҗат юлы.// Ватаным Татарстан, 1995, 23 май.

  2. Әхмәтвәлиева А. Ак күңелгә ап-ак юл.// Мәйдан, 2008, №11, 122-124б.

  3. Әхмәтвәлиева А. Пучы - Әнәк// Мәйдан, 2008, №10, 50-59б.

  4. И.Гази. Нур Баян.// И.Гази. Чикләвекләребез төшле булсын., Казан, 1984, 32-34б.Курбатов Х.Р. Нур Баян поэтикасы.// Исследования по татарскому языкознанию, Казань,1984, 162б.

  5. Идрисова К. Нур Баян. Актаныш басмаханәсе ААҖ , 2005, 76 б.

  6. Мохтасар И. Матур яктан гына затлы шагыйрьләр чыга...// Шәһри Казан, 2005, 20 май, 11б.

  7. Мәҗитов З. Авырттыра бу сүз күңелне.// Шәһри Казан, 2000, 23 май.

  8. Сафин М.Г.Светлая судьба Нур Баяна.// Материалы IV региональной конференции краеведов., Набережные Челны, 2005, 57-59 с.

  9. Һадиев В.Һ. Шагыйрь белән очрашу.// Игенче даны, №101.

  10. Хәйри Х. Нур Баян.// Хәйри. Язучы һәм тормыш., Казан, 1979, 254 – 261б.

  11. Хәйри Х. Шагыйрь Нур Баян.// Хәйри. Әдәбият һәм тормыш., Казан, 1953, 157 – 162б.

  12. Шакир С.Нур Баянның тууына 70 ел.// Казан утлары, 1975, №5.173 – 177б.


Г. МОРАТНЫҢ “ТУЗГА ЯЗЫЛМАГАН СҮЗ ЭЗЛИМ” ШИГЫРЬЛӘР

ЦИКЛЫНДА МИЛЛӘТ МӘСЬӘЛӘСЕНЕҢ ЯКТЫРТЫЛЫШЫ

Сабирова Г.А.

Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү

мәктәбе


Фәнни җитәкче: Гарипова Ф.С.

Кулыма Чаллы шәһәрендә басылып чыккан әдәби-нәфис, иҗтимагый «Мәйдан» журналы килеп керде. Бу 2009 нчы елның 8нче саны. Мин бу журналны бик яхшы беләм, чөнки ул безгә һәр ай саен килә. Ә бу номер мине бик нык үзенә җәлеп итте, кызыксындырды. Чөнки анда шагыйрь Газинур Моратның тормыш юлы, иҗаты турында күп мәгълумат басылып чыккан. Шулай журнал белән танышып утырганда, аның «Тузга язылмаган сүз эзлим…» дигән шигырьләр циклын күрдем. Цикл тулысы белән милләт язмышы турында, кешеләрнең бүгенге яшәеше турында уйланулардан тора. Шагыйрь үзен борчыган мәсәләләрне күтәреп чаң кага, Г.Тукайның «Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым» дигән канатлы сүзләрен шигарь итеп ала һәм күпмедер дәрәҗәдә дөньяны агартырга тели. Шул шигырьләрнең берсе «Үзеңнеке булсын» дип атала. Газинур Морат сүзләре белән эйткәндә, безнең «җиребез зур һәм бай» [“Мәйдан”, 2009: 18б.], әмма анда тәртип юк. Ул шушы шигырендә илнең муллыгын яза, үткән тарихка мөрәҗәгать итә, « ишек-капкаларның, тәрәз-бусагаларның үзеңнеке булу» [“Мәйдан”, 2009: 18б.] кирәклеген әйтә. Әллә нишләде безнең туган җиребез, үзебезне үзебездән кирәк хәзер якларга, нәрсә генә булса да бөтен нәрсә үзеңнеке булсын, ди



Үз-үзеңә хуҗа булалмасаң,

Баш урасың килеп ятларга. [“Мәйдан”, 2009: 18б.]

Хуҗасызлык, тәртипсезлек хөкем сөргән бер мәлдә бөтен дөньяга шулай дәшү зур көч сорый. Шагыйрь курыкмый, сүзен кыю ярып сала:



Бәрәкәтсез илнең иләте дә,

Милләте дә аның кол бары. [“Мәйдан”, 2009: 18б.]
Иң бай илдә яшәү белән горурланырга тиеш булган халык нигәдер көннән -көн фәкыйрьләнә бара. Кешелеклелек, миһербан, шәфкатьлелек кебек төшенчәләр юкка чыга, « кырау» суга аларны. Ни генә эшләсәң дә, уңай үзгәреш көтелми, ди.

Ә тәртип юк,

Тәртип ягы һаман чамалы. [“Мәйдан”, 2009: 18б.]

«Меланхолия» шигырендә «кайсы җирдә генә карама бөтен җирдә шартлау», «барасы юлны каплаган томан» дип яза. Газинур Моратның пессимистик рухлы әлеге шигыре халыкның чарасызлыгын күрсәтә, моңсулануын белдерә.

«Хәтер көне» шигыре Явыз Иванның Казанны яулап алу көненә багышланган. 1552 елның 15 октябрен искә алып үткәрелә торган әлеге көн мисалы белән коллыктан качу кирәклеген әйтә. Үзенең кайгысын шигырь юлларына сала. Давылдан «көлләр калды» һәм ул «көлләр без», ди. Ходай биргән һәр көнне Хәтер көне дип әйтә һәм шул ук вакытта кисәтә дә кебек.

Хәтернең дә хәтәре бар,

Хәтәрнең дә хәтере. [“Мәйдан”, 2009: 20 б.]

«Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез хәзер бары бер генә максатка — милли телебезне саклау, торгызу, үстерүгә юнәлтелергә тиеш.

Милли тел язмышы — ул милләт язмышы, милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә»,-дип язган академик Әбрар ага Кәримуллин.

«Тузга язылмаган сүзләр эзлим» шигыре нәкъ менә тел, милләт югалу куркынычын сурәтли.

«Тузга язмаганны сөйли-сөйли,



Телсез кала яздык ил белән»

Газинур Морат әлеге тупиктан чыгу юлын эзли. Иң беренче эшне үзеңнән башларга куша.



«Син үзеңнән башла ислахны» [“Мәйдан”, 2009: 20 б.]

Шуңа күрә мин сезгә мөрәҗәгать белән чыгам. Саклыйк туган телебезне! И туган телем, яшәешемнең мәгънәсе! Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, тормышның да яме-гаме артыр.


Әдәбият


Морат Г. Җәяүле кошлар: публицистик мәкаләләр. Казан: Тат.кит.нәшр., 2002, 225б.

ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫНЫҢ БҮГЕНГЕ КӨНДӘГЕ РОЛЕ

Сабитова Ю.Г.

Бөгелмә районы

аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә

торган 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Гыйззәтуллина З.Р.


Халык авыз иҗатының бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуы берәүгә дә яңалык түгел. Бу җәүһәрләр - әхлак чишмәсе дә, белем чыганагы да. Үзенең авыз иҗаты әсәрләре аша халык элек-электән үк кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында, туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт-итагать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, пөхтәлек кебек күркем сыйфатлар тәрбияләп килгән. Фольклорны тулы нигез белән халыкның әдәп-әхлак кодексы, җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белергә өйрәтүче язылмаган кануннар дип бәяләргә мөмкин.

Халык авыз иҗаты әсәрләрендә, бер яктан, кешедә булырга тиешле күркәм холык, югары рухи сыйфатлар төрлечә мактау-хуплау тапса, икенче яктан, аларда ялкаулык, наданлык, куркаклык, саранлык, комсызлык, ялагайлык, мактанчыклык, көнчелек, кирелек һ.б. шундый тискәре сыйфатлар һәм гадәтләр каты тәнкыйть, ачы көлү астына алына.

Соңгы елларда төрле сәбәпләр аркасында җәмгыять рухи-әхлакый яктан таркала башлады: эчкечелек, наркомания, урлау-талау, җинаятьчелекнең башка күренешләре гадәти хәлгә әверелә башлады. Боларга каршы торып, яшьләребезне яман күренешләрдән һәм гадәтләрдән яклап һәм саклап калырга кирәк.

Халкыбызның мәшһүр мәгърифәтчесе, галим, дин белгече, журналист Ризаэддин Фәхретдиннең “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас” дигән сүзләрен истә тотып, мин халык авыз иҗаты әсәрләрен туплап, аларның яшь буынны тәрбияләүдә нинди роль уйнауларын өйрәндем. Һәм фәнни эшем дә татар халык авыз иҗаты әсәрләренең бүгенге көндәге роле, яшь буынга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүе турында.

Бу әсәрләр ничәмә-ничә буын балаларын тәрбияләгән һәм ул бүгенге көн яшьләрен, киләчәк буын балаларын тәрбиялиячәк. Чөнки яшь буынны иҗтимагый тормышка алып керүдә, аны намуслы, игелекле итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә аның әһәмияте бик зур.

Минем фәнни хезмәтемдә халык авыз иҗаты әсәрләрендә күтәрелә торган төп әдәп-әхлак мәсьсәләре яктыртыла: туган илне сөю, хезмәткә карата мөнәсәбәт, һөнәр, осталык, фән-белемгә омтылыш, батырлык һәм куркаклык, гаилә һәм бала тәрбияләү, дуслык, туганлык мөнәсәбәтләре, юмартлык, ризыкны кадерләү, аңа хөрмәт, пакълык, сафлык, ихтирамлы-игъбарлы булу, кече күңеллелек.

Туган илне сөю хисе – кеше күңелендәге иң нечкә һәм иң олы хис. Халык аны әхлакый сыйфатларның иң югарысы итеп исәпли. Туган илнең якынлыгы, газизлеге турында сөйләүче мәкальләргә хис-тойгы тирәнлеге, самимилек хас:

Ватан барыннан да газиз.

Ватансыз кеше – бакчасыз сандугач.

Әйе, Ватанны ярату хисен халык байлык, дәрәҗә кебек нәрсәләрдән чагыштыргысыз өстен куя. “Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык”, “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил” кебек мәкальләр дә моны бик ачык күрсәтәләр.

Туган илдән аерылу, чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр булу, халык карашынча, кеше башына килә торган бик зур бәхетсезлек булып санала. Мондый эчтәлектәге әсәрләр шушы фаҗигале язмышны кичергән татар халкының ачы тәҗрибә авазы кебек кабул итәләр.

Иң зур сагыш – Ватан сагышы.

Ачтан үлсәң дә, туган илеңне ташлама.

Халык иҗатында хезмәткә багышланган әсәрләрнең сан ягыннан күп булуын басым ясап әйтәсе килә. Әлбәттә, бу табигый күренеш. Чөнки халык хезмәтне яшәүнең, тормыш көтүнең төп һәм зарури шарты итеп саный:



Эш эшләгән интекмәс,

Эшләмәгән көн итмәс.

Бер үк вакытта халык хезмәткә рухи канәгәтьләнү, шатлык һәм сөенеч чыганагы итеп карый, хезмәттән тәм таба белергә, аны яратырга чакыра. Мәкальләрдә эшчәнлек, тырышлык һәм уңганлык кебек сыйфатлар кешедә булырга тиешле иң югары рухи сыйфатлар рәтенә куела, кешенең чын матурлыгы, көче, абруе, беренче чиратта, аның хезмәте белән билгеләнә:



Агачны яфрак бизи,

Кешене хезмәт бизи.

Хезмәт темасына караган мәкальләрнең зур гына өлеше һөнәргә өндәү, һөнәр иясенең өстенлекләрен раслау белән бәйләнгән.



Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык.

Халык иҗатында эшлексезләр, ялкаулар, күз буяучылар, бушка шапырынучылар аяусыз фаш ителәләр. Күп кенә очракларда уңай һәм тискәре сыйфатлар һәм аларның нәтиҗәләре бер үк мәкаль эчендә чагыштырып күрсәтелә:



Уңган кеше – ун кеше.

Ялкау кеше – ярты кеше.

Ялкаулар, үз һөнәрен тиешенчә үзләштермәгән, эш рәтен белмәүче кешеләр мәзәкләрдә дә һәрвакыт көлке астына алыналар:



КАЙЧАК НИЧЕК БИТ

Авылдан авылга икәүләп мич чыгарып йөрүче агай-эненең берсеннән: “Кайсыгыз оста?” – дип сораганнар. Бу әйткән:

- Кеше алдында – мин оста, икәү генә калсак, - ул оста, - дигән.

Халыкның фән-белемгә булган зур хөрмәтен ике яклап аңлатып булыр иде. Беренчедән, ул белемгә олы рухи хәзинә, күңел нуры, акыл-хикмәт чыганагы итеп карый:



Тән рәхәте – сәламәтлек,

Җан рәхәте – гыйлем.

Икенчедән, халык белемнең гамәли файдасына да гаять зур әһәмият бирә, аның тормышын алга җибәрү, уңышка ирешү юлында көчле корал булуына басым ясый. Шунысы игъбарга лаек: бу хактагы мәкальләрдә аерым шәхес кенә түгел, бәлки бөтен ил,халык, җәмгыять мәнфәгатьләре күздә тотыла:



Укыган ил узар,

Укымаган ил тузар.

Батырлык һәм куркаклык сыйфатларын чагылдыруга фольклор әсәрләрендә шулай ук зур урын бирелә.



Батыр туса – ил бәхете,

Яңгыр яуса – җир бәхете.

Гаилә һәм бала тәрбияләү темасы – халык иҗатында киң яктыртыла торган темаларның берсе. “Кошлар оясыз булмый, кеше семьясыз булмый”. “Гаилә кормый бәхет күрмисең” кебек мәкальләрдә, гаилә кору шәхси тормышның зарури шарты булып санала. Ә гаиләнең иң зур байлыгын, ата-ананың иң олы куанычын халык балаларда күрә: “Әүвәлге байлык – бала”, “Балалы кеше – бай кеше”, һ.б.

Фольклор әсәрләрендә баланы ничек тәрбияләү буенча бик күп акыллы киңәшләр бирелә:

Баланы эшкә өйрәт,

Эшен бетерергә дә өйрәт.

Халык дуслыкны кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре итеп саный, аны дөньяда яшәүнең, тормыш көтүнең зарури шарты дип бәяли. Күп санлы мәкальләрдә шушы хакта бик ачык һәм матур итеп әйтелгән:



Кош – канаты белән,

Кеше – дус-иш белән.

Фольклор әсәрләрендә авырлык, бәла килгәндә дусларыннан йөз чөерүчеләр генә түгел, ә дуслары өстенә салынырга яратучылар, дуслыкка файда, табыш күзлегеннән генә чыгып караучылар да нык гаепләнә. “Берәү – җан дусың, берәү – мал дусың”, “Берәү – күңеле белән дус, берәү – исәбе белән”, “Кесә дусы – кесә бушаганчы” һ.б.

Кешедәге иң күркәм рухи сыйфатларның берсе буларак, юмартлык фольклор әсәрләрендә бик югары бәяләнә, һәрвакыт мактау, хуплау таба. “Юмартлык белән батырлык икесе бер чишмәдән ага”, “Юмартның кулы – дәрья, күңеле – диңгез” кебек мәкальләр шуны ачык раслый. Моның капма-каршысы буларак, саранлыкка фольклорда бәя үтә тискәре: “Саранга мал бирүдән җан бирү җиңел”, “Саранлык – сары авыру”.

Ризыкны кадерләү, аңа хөрмәт белән һәм хәтта изгеләштереп карау халкыбыз өчен элек-электән үк хас сыйфат. Мәгълүм булганча, берәр эшкә тантаналы вәгъдә биргәндә, ант эчкәндә кешеләр “Кояш”, “Җир”, “Ана” кебек олы төшенчәләргә киң таяналар. Телебездәге ант формулаларында без “икмәк” сүзенең дә шундый ук рольне үтәвен күрәбез. “Икмәктер газим” (ягъни: олы, изге икмәк белән ант итәм), “Ипи орып үтерсен”, “Икмәк чыраен күрмим” һ.б. гыйбарәләр әнә шуңа мисал булып торалар.

Икмәкнең бәһасе, кадере хакында фикер йөрткәндә, халык аны алтын белән чагыштыру алымына еш мөрәҗәгать итә. “Арыш икмәге аш була, алтын-көмеш таш була”, “Яхшы аш начар кашыкны да алтын итә”, “Алтынсыз торып була, икмәксез торып булмый” кебек мәкальләр ризыкның алтыннан кыйммәтрәк булуын раслыйлар. Шушы ук фикер күп кенә әкиятләрдә, риваять-легендаларда да кызыл җеп булып сузыла. Мисал өчен халкыбызның “Алтын алма” исемле әкияте.

Татарлар – бик пөхтә халык. Өйләрендә чисталык, мичне елга берничә мәртәбә агартып чыгаралар, хәтта искереп беткән өйдә дә шундый тәртип хөкем сөрә. Хатын-кызлар үз хуҗалыкларын бик җыйнак һәм пөхтә тоталар.

Халкыбызның бу сыйфаты фольклор әсәрләрендә дә чагылыш тапкан. Аларда көнкүрешне дөрес оештыру, гигиена таләпләрен төгәл үтәү кирәклеге турында даими искәртеп торыла. Өй-йорт пакьлеге, савыт-саба, кием-салым, урын-җир әйберләренең чиста һәм тәртиптә тотылуы кешенең сәламәтлеге, күңел көрлеге, матурлыгы-күркәмлеге өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Халык мәкальләре бу теманы әнә шулай киң планда һәм төрле яклап яктырталар:

Тән дә пакь булсын,

Җан да пакь булсын.

Һәр кешеләргә ихтирамлы-игъбарлы булырга, кече күңеллелек күрсәтергә чакыра. Кешене хурлау, мәсхәрәләү, үзеңне башкалардан өстен куярга тырышу, масаю, тәкәбберләнү кебек сыйфатлар халык этикасында гаять тискәре бәя алалар:



Акылның галәмәте – түбәнчелек, ахмакларның галәмәте – тәкәбберлек.

Туган телебездәге мәкаль һәм әйтемнәр хәзинәсе берничә дистә меңнәр белән исәпләнә. Алар күп гасырлар дәвамында төрле-төрле юллар белән иҗат ителә килгәннәр.

Халкым тудырган йөзәрләгән акыл ияләренең акыллы, тапкыр, зирәк фикерләрен өйрәнгәннән һәм анализлаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем: илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелек сый­фатларын саклап калуда бердәнбер юл - әхлак тәрбиясе бирү. Аны, бала туганнан алып, аның гомере дәвамында алып барганда гына халык, нинди генә әфәткә юлыкса да, яшәвеннән туктамыячак.

Шуның өчен дә бүгенге көн яшьләре халкыбыз язып калдырган ”хикмәтле энҗеләрне”, халык авыз иҗаты әсәрләрен, өйрәнергә, белергә тиеш. Чөнки алар безне әдәпкә, тәртипкә өйрәтә. Фольклор әсәрләре турында, күренекеле әдибебез Гомәр ага Бәширов сүзләре белән әйтсәк, “...халыкның тормышка, хезмәткә, җәмгыятькә мөнәсәбәте, әхлак мәсьәләренә карашы белдерелә. Алар һәммәсе дә тыңлаучыга ниндидер бер яхшы фикер, акыллы уй бирү, аны халыкның мең еллардан бирле тупланып килгән бай тормыш тәҗрибәсе белән коралландыру өчен хезмәт итәләр.” (Тормыш юлында. – Казан, 1986. 198, 209 битләр.)


Әдәбият

1. Ашукин Н. С, Ашукина М. Г. Крылатые слова.—М., 1966.

2. Бәширов Г. Тормыш юлында. – Казан, 1986. 198, 209 битләр.

3. Добротворский И.Г. Үз-үзеңне ничек тотарга һәм ничек яши башларга.-Воронеж, 1994

4. Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы, 1998

5. Мәхмүтов Х.Ш. Язылмаган кануннар. — Казан, 1995

6.Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр / Төзүчесе X. Мәхмүтов.— Казан, 1987

7. Татар халык мәкальләре / Җыючысы һәм төзүчесе Н. Исән­бәт. Өч томда.—Казан, 1959, 1964, 1967.

8. Татар халык иҗаты. Әкиятләр (өченче китап) / Төзүчесе Л. Җамалетдинов.— Казан, 1981
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ИҖАТЫНДА ДЕТЕКТИВ ӘСӘРЛӘР ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ

Сәгыйтов А.С.

79нчы лицей-интернат (Яр Чаллы)

Фәнни җитәкче: Галиуллин Р.Р.


Мәдәинә Маликова – иҗат эшчәнлегенең буеннан-буена каләмен детектив әсәрләр жанрында чагылдырган әдибә. Аның “Хөкем” (1969), “Августның беренче кичендә” (1970), “Адашканга юл кайда?” (1971), “Югалган якутлар” (2003), “Чәчкә балы” (2005) исемле маҗаралы повестьлары, “Өермә” (2002) исемле детектив романы, “Кыргый девизия” (2001) кебек хикәяләре, жанр хасиятләре таләп иткәнчә, мавыктыргыч, киеренке агышлы вакыйга-сюжетка корылганнар. Әлбәттә, әгәр автор шушы кагыйдәләр белән генә чикләнсә, аның бу әсәрләре бары тик мавыктыргыч хикәяләр генә калырлар иде, укып чыккач та онытырлар иде. Бәхеткә каршы, “М.Маликованың детектив жанрдагы әсәрләре дә социаль бурыч үтиләр. Автор, тормыш якларын күрсәткәндә, социаль каршылыкларны шомартмый, геройларның холкына дөрес психологик анализ бирә, аларның кылганнарында яхшылык һәм яманлык дәрәҗәсен күрсәтә, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен иҗтимагый һәм шәхси мохиттә яшәеше белән тыгыз багланышта бирә.”[ Хантимерова] Бу факт массачыл әдәбиятның, детектив әдәбитның югарыга, әдәбият үсешенең алдагы баскчына – постмодернизмага йөз тотуын, һичшиксез аңа дәгъва итүен сурәтләтли.

Флүс Латыйфи “2002 ел прозасына бер караш” мәкаләсендә болай яза: “Былтыр әдәбиятыбыз сигез романга баеды”.[Латыйфи ] Әлеге романнарга ул М.Маликованың “Өермә” романын да кертеп карый.

Мәдинә Маликованың “Өермә” романындагы сурәтләнүче вакыйгалар 80-нче еллар ахыры 90-нчы еллар башында бара. Казан каласының бер ташландык бинасында шагыйрә Җәүһәрия Бикбулованың үле гәүдәсе табыла. Шагыйрәнең мәетенә яшьлек дусты Харис Әхмәтнуров тап була. Бикбулова исән чагында Жәмгыяте хәйрия оешмасын оештырып йөргән булып чыга. Харис Җәүһәриянең эшчәнлегенә кереп китеп, аларны дәвам итә. Очраклы рәвештә бу оешманың урынбасары булып, вазифаларны үз өстенә ала. Романның сюжет сызыгы үстерелә, вакыйгалар дәвам итә. Харис исә Җәүһәриянең эшләрен дәвам итеп, аның ярдәмчесенә – Нурҗиһан апага булыша, фәкыйрьләргә әйберләрне өләшә. Шул ук вакытта үтерүчене эзләүдән дә туктамый. Җәүһәрия Бикбулованың үле гәүдәсе табылган бина да шул җәмгыятькә бирелергә тиеш була. Бикбулованың үтерелүе аның эшчәнлеге, дөресрәге әлеге бина белән бәйле булуын Харис та аңлый, һәм әкренләп йомгакны чишә. Үтерүче исә Даниф исемле эшмәкәр, Харис белән Җәүһүриянең уртак танышы булып чыга.

“Романда төп ике герой бар: берсе – Җәүһәрия Бикбулова, ә икенчесе – Харис Әхмәтнуров. “Өермә” Бикбулованың үтерелүе белән башланып китсә дә, ул һәм Әхмәтнуров романның үзәгенә куелган”.[Галиуллин]

Романда ике төп сюжет сызыгы бар. Беренчесе – аны детектив сюжет дип атыйк – Җәүһәриянең үтерелүе һәм гаеплене табу тарихы, ягъни традицион детектив сюжет. Икенчесе – хәйрия җәмгыяте төзү, нигезләү тарихы, аны башкалар мәнфәгатьләрен кайгыртучылар һәм үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар конфликты оештыра, хасил итү. М.Маликованың Бөтентатар Кызыл ай җәмгыятенең президенты икәнен искә төшерсәк, бу темага язучының мөрәҗәгать итүе нигезсез түгеллеген аңлыйбыз.

Романда Мәдинә Маликова символларга зур урын бирә. Беренчедән, романның исеме игътибарга лаек. Өермә – кешене куркуга сала торган табигать күренеше. Романда исә җәмгыятьтә барган куркыныч, берникадәр дәрәҗәдә афәтле вакыйгалар, тормыш өермәсе сурәтләнә. Әлеге өермә бары тик бер кешене генә үз упкынына салмаган, ә тулы бер илне, дәүләтне, җәмгыятьне үзенең кочагына алган. Кешеләр бер-берсенә дошман, бер-берсенә бүредәй карап, акчага, малга табынып яшиләр. Гади, фәкыйрь кешеләрнең язмышлары аянычлы, туган-кардәшләренә карата игътибарсызлык, битарафлык хөкем сөргән замана бу. Язучы әлеге дәһшәтле өермәне, җәмгыятьне сурәтли.

Җәүһәрия белән Харис исә әлеге җәмгыятькә, аның кануннарына буйсынмыйлар, елганың агымына каршы баралар дисәк тә була. Алар үз чорының “ак каргалары”, үз җәмгыятьләрендә чит кешеләр.

Җәүһүрия җәмгыятьтә хөкем сөргән битарафлылыкка каршы көрәшә. Әлеге начар күренешләрне бетерергә омтыла, фәкыйрь-ятимнәргә булышып йөри, стереотипларны җимерергә тырышып, җәмгыятьнең рухи байлыгын арттырырга хыяллана. Харис та үз чоры өчен хезмәт итә, көч куя. Алдагы буын өчен, киләчәккә өмет белән яшәп эшли. Төзү идарәсендә хезмәт итеп, кешеләр өчен йортлар төзи, чорны үзенчә үзгәртә, яңарта. Даниф аларга капма-каршы позициядә торып, әсәрдә каршылык тудырыла. Аның тормышка карашы, мөнәсәбәте үзенчәлекле. Ул, киресенчә, барысын да җимерергә әзер, аның өчен берниниди чик юк. Ул барысын үз мәнфәгатьләренә, үз ихтыярына, үз ихтыяҗына буйсындырып яшәргә омтыла, әйләнә-тирәне начар якка үзгәртә.

Романның темасына килсәк, төп сюжет сызыгындагы каршылык җәмгыятьтә күчеш чорында үз мәнфәгатьләрен һәм башкаларны кайгыртучылар бәрелеше кебек конкретлаша. Автор Даниф персонажы мисалында үз мәнфәгатьләрен кайгырткан кешенең бәхеткә ирешә алмавы идеясен алга сөрә.

М. Маликованың “Өермә” романын сюжет-композициясе һәм сурәтләнгән дөнья ноктасыннан анализлап, түбәндәге нәтиҗәгә килдек:



  1. “Өермә” романы тулысынча детектив жанр таләпләренә җавап бирә. Беренче төп сюжет сызыгы – үтерүчене эзләү тарихы – аның үзәген тәшкил итә. Җәүһүрия Бикбулованы үтерү Харисның үтерүчене – Данифны фаш итүе белән төгәлләнә. Икенче сюжет сызыгы – хәйрия җәмгыятен төзү тарихы, җәмгыятькә бәя бирүче сюжет. Җәмгыятьнең икегә, кеше мәнфәгатьләрен һәм үз мәнфәгатьләрен кайгыртучыларга бүленүен сурәтләүче сюжет сызыгы. Хәйрия оешмасының алдагы халәте билгесезлектү калуы белән тәмамлана.

  2. Традицион төстә өч герой: корбан, җинаятьче, аны ачучы аерылып чыга. Икесе – янәшәлектә (Харис - Җәүһүрия), ә Җәүһүрия, Харис һәм Даниф каршылыкта сурәтләнә.

  3. Икенче төп сюжет сызыгы кешеләрне икегә аерып куя. Әсәрдәге башка геройлар үз яки башкалар мәнфәгатен кайгыртулары ягыннан бәяләнә.

4. Язучы әсәрдә күптөрле проблемалар куя һәм аларны чишә дә:

    1. фәкыйрь, яшәү урыны булмаган кешеләр проблемасы;

    2. кеше язмышына битарафлылык проблемасы;

    3. милләт язмышы проблемасы: катнаш никахлар, татар балаларының урыслашулары;

    4. яшь буын вәкилләренең әхлак-тәрбия кануннарын югалта бару проблемасы;

    5. җинаятьчел төркемнәр проблемасы;

    6. кеше тормышының кыйммәте, матди ихтыяҗлар янында югалу проблемасы;

    7. җәмгытьтә рухи кыйммәтләрнең түбән төшүе, әдәби-культура зәвыгының югалу проблемасы һ.б.

  1. Романда чор образы булыдырыла. Ул үзгәрешләр чоры итеп берелә. М. Маликова романда чорның ни рәвешле үзгәрә баруын, бу үзгәрешләрнең нәрсәгә китерүләрен сурәтли һәм, әлбәттә, җәмгыятьнең икегә аерылуын күрсәтә. Чишелештә барлык сорауларга җавап табыла, сер, табышмак мотивы төгәлләнә.

  2. Роман сыйнфыйлыктан азат, чорга обектив бәя бирергә тырышып, постмодернизмга омтыла. Ләкин автор позициясенең ачык чагылуы аңа юл бирми.

Әдәбият

  1. Галиуллин Р.Р. Татар әдәбиятында детективның эволюцсе. – Казан: Школа, 2007. – 161 б.

  2. Латыйфи Ф. 2002 ел прозасына бер караш. Язучыларның “Әдәби ел йомгаклары” җыентыгыннан // Казан утлары. – 2003 - №5. – Б. 135 - 140.

  3. Хантимерова Г. Төсләр балкышы. Мәдинә Маликова иҗат портретына штрихлар / Г. Хантимерова. // Казан утлары – 1981. - №. 8. – Б . 132 - 134.


МИЛЛӘТНЕҢ НИГЕЗ ТАШЫ – АНА ТЕЛЕБЕЗ

Сәләхетдинова Ә.

Менделеев районы

Песәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Ясәвиева Г.М.
Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен , оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап , мең еллар буена үстереп килгән , аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен , иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән . Бик борынгы дәверләрдән, Болгар чорыннан ук татар халкы белемгә омтылган, бик мәгърифәтле булган .Ә бит күп еллар буена “татар халкы надан булган “ дигән фикер тудырдылар . Юк , халкыбызның мең елдан артык вакыт белән исәпләнгән язуы , бай әдәби теле бар ! Мондый халык берничек тә надан була алмый .

Тел – тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Тел язмышы – халык язмышы. Ә татар теле – иң матур, иң аһәңле телләрнең берсе. Татарларның мәдәнияте, мәгарифе, теле үсеше өчен бүген яңа мөмкинлекләр ачылды. Татарстан парламенты тарафыннан халыкның рухи дөньясы өчен бик мөһим закон – “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында “Закон кабул ителү һәм аны гамәлгә ашыру буенча дәүләт программасы игълан ителү татар телен үстерү һәм саклауны күздә тотып башкарыла торган эшләрнең нигез ташы булды.

Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше . Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзеңә охшаганча бозарга беркемнең дә хакы юк .

“Татар теле – мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле тел “,- дигән Каюм Насыйри . Моның белән тулысынча килешми мөмкин түгел . Тик шушы мөстәкыйль һәм төзек телне без бүген дә төзек килеш саклыйбызмы соң ? Мин бу сорауга “әйе “ дип әйтергә кыенсынам. Телне белү, аның белән дөрес эш итү – сүз байлыгына ия булу, кагыйдәләрне дөрес куллана белү дигән сүз. Күбебез бу таләпләрне үтәп бетерми. Кеше тел ярдәмендә фикерен үтемле, төгәл, мавыктыргыч, тәэсирле итеп белдерә алырга тиеш . Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы, ди халкым. Димәк, татар телен кешенең гыйлем дәрәҗәсен, интеллектын гына билгеләп калмаска, акыл дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен дә күрсәтерлек итеп үстерергә кирәк. Ә инде үз халкыңның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын хөрмәт итмәсәң, ана телен дә ярата, саклый алмыйсың. Шуңа күрә кечкенәдән үк бу шартларны хөрмәт итеп үсәргә кирәк.

Газиз туган телебез турында йөзләгән шигырь, җыр язылган. Алар үрнәгендә без, бүгенге чор балалары, матур, дөрес сөйләргә, фикерне төгәл белдерергә, җор теллелеккә өйрәнәбез. Телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга да нәкъ менә әдәби әсәрләребез, телебез җәүһәрләре ярдәм итә. Сәхнәдән нәфис сүз сөйләгән яисә татар җыры җырлаган бала да күпмедер дәрәҗәдә шул хис белән яна, ул сүзләр генә тезми, халык акылын, аның сәнгатьчә фикерләвен төшенә. “Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел “,- дигән С. Максуди. Чыннан да, үз туган телендә шигырь сөйләгән, җыр җырлаган бала, һичшиксез, бай рухлы татар җанлы, газиз телебезне яратучы бала булып үсәчәк!

Бүген татар теле Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә укытыла башлады. Фәнни һәм матур әдәбият иҗат ителә, театрлар тулы көченә эшли, радио һәм телевидениедә татарча тапшырулар алып барыла, фәнни киңәшмәләр үткәрелә, күпләп газета-журналлар чыгарыла, масса- аңлату эшләре алып барыла. Фәнни -техник һәм педагогик әдәбият белән беррәттән, татар теленә дөнья әдәбияты тәрҗемә ителә. Санап китсәң, татар телен саклау өчен байтак эшләр алып барыла, ләкин, минемчә, телне саклауның төп шарты ул – кешедә татар әдәби теленә мәхәббәт тәрбияләү; сүзгә, гомумән телебез байлыгына игътибарлы булу, алардан дөрес файдалана белү күнекмәләрен формалаштыру.

Шулай ук милли мәгарифнең материаль-техник базасын ныгыту өчен дәүләт фондын арттырырга, мәктәпләрне заман таләбенә җавап бирә торган сыйфатлы дәреслекләр, методик әсбаплар белән тәэмин итәргә, татар теленә ихтыяҗны дәүләт дәрәҗәсенә куярга кирәк.

Бүгенге көндә телебездә байтак кына ялгышлар да очрый. Бу ялгышларның күбесе татарларның, нигездә ике телле булуы, татар һәм рус телләрендә сөйләүләре һәм язулары белән бәйле. Рус телендә дә эш итә торган татар кешесе еш кына үзе дә сизмәстән туган теленә урынсызга рус сүзләре куллана, һәм рус телендәге әйләнмәләрне ялгыш тәрҗемә итеп, туган телебез өчен ятышсыз, ясалма әйләнмәләр куллана башлый .

Телебезгә кагылышлы мондый афәттән котылу юлы – ике телле кешеләрнең ике телне дә камил белүе. Туган телебезнең бозылуына битараф караш булырга тиеш түгел. Тел галимнәре, башка җаваплы кешеләр алдында торган бурыч - әдәби телнең, аның сүзлек составының бүгенге торышын барлап, өйрәнеп, тел белән эш итүчеләргә дөрес юнәлеш бирү, тиешле тәкъдимнәр кертү, халык иҗат иткән кыйммәтле рухи хәзинә - телнең туры юлдан тайпылуына юл куймау .

Милләтебезне милләт итеп, халкыбызны халык итеп саклаган, илебезне ил буларак тотып торган нигез ташларының берсе – ана телебез өчен горурлану аның язмышы өчен чын күңелдән кайгырту – һәрберебезнең төп бурычы булсын.

Туган телебезне саклау, кайгырту, аның язмышы өчен яну-көю барыбызның да күңелендә уртак бер сыйфатка әверелмичә торып, һәркайсыбыз аңында аңа карата мөнәсәбәтен үзгәртмичә торып, телебез милләтне туплау кодрәтенә ия булган алтын багана хәленә кайта алмас. Ана телебезнең кадерен белеп, аны хөрмәтлик, саклыйк һәм үстерик !
Әдәбият

Низамов И. Ярдәмең берлән синең... –Казан : Мәгариф , 2008. -237 б ;

Харисов Ф.Ф. Милли мәдәният- Казан : Мәгариф, 1999. -109 б;



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   ...   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет