ТУГАН ЯКНЫҢ БЕР ТАЛЫ
Гарипова Э.,
Алабуга шәһәренең 1 татар гимназиясе
Фәнни җитәкче: Гайсина З.М.
Безнең Алабуга төбәгендә милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур тырышлык куючы, әдәбиятыб ызга намуслы хезмәт итүче язучыларыбыз, шагыйрьләребез яши. Шәһәребезнең йөзек кашы булган 1 нче гимназиядә бу шәхесләребезнең иҗатын өйрәнү зур игътибар үзәгендә тора. Шуңа күрә мөгалимнәребез безне аларның тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан класстан тыш уку дәресләре, дәрес-конференция, очрашулар уздыра. Бу чаралар гимназиябездә эшләп килүче Фазыл Шәех исемендәге музейда үтә. Бу музейда “Чулман” әдәби - музыкаль иҗат берләшмәсе турында бик бай мәгълүмат тупланган. Бу берләшмә 1984 нче елда Әнвәр Шәрипов тарафыннан оештырыла. Аннары Дамир Мәрдәнов, Фазыл Шәех, ә хәзер көндә Фәридә Хәбибрахманова җитәкли. Бу берләшмәдән Алабуга тавыннан җәйрәп яткан илаһи үзәннар генә ачылмый, аннан татар тарихының яңа бер сәхифәсенә сихерле ишекләр ачыла сыман. Менә шул серле төбәкнең йөрәк тибеше, кайнар сәламе төбәгебездә иҗат итүче шушы каләм ияләре аркылы безгә иңә. Чулманлыларның иҗат иткән һәрбер әсәре укучылар тарафыннан көтеп алына, яратып укыла.
Сез яшәгез, штгъри тулпарларым,
Йөрәгемә ялкын кабызып.
Моңаймагыз, ләкин мин киткәндә,
Еламагыз яшьләр агызып!
Ә мин теге ерак дөньяда да
Сезне сагынып искә алырмын.
Каберем каенының шавы белән
Сезгә дога кылып калырмын...
Фазыл Шәех. Бүгенге чыгышымда мин шушы шигырь юлларының авторы, талантлы шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, озак еллар Алабугадагы сукырлар җәмгыятен, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсен җитәкләгән бөек шәхес турында сөйлисем килә.
Ф.Шәех 1937 нче елның 19 нчы мартында Әгерҗе районының Иске Кызылъяр авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылында башлангыч белемне алганнан соң, Тирсә авылына укырга йөри башлый. 1954 нче елда Иж-Бубый урта мәктәбен тәмамлый. Ул кара җирнең хуш исен иснәп, яңа өлгергән арыш, бодай бөртекләрен учына алып, авызында чәйнәп, тәмен татыган зат. Авыл мәктәбен «4», «5» билгеләренә генә тәмамласа да, зур шәһәрдә гел русча гына имтихан биреп, гел русча гына белем ала торган уку йортына эләгү җиңел булмый шул. Ниһаять, үзсүзле егет икенче елны барыбер теләгенә ирешә. Ул авыл хуҗалыгы институтының инженер- механиклар әзерли торган бүлегенә студент итеп алына. Ә 5-6 сыйныфларда укыганда ук, тирән сер итеп сакланган беренче шигырьлəре язылган куен дәфтәрләре онытыла.
Бервакыт 3 нче курста укыганда, институт диварында эленеп торган «Табигатьне үзгәртүчеләр» исемле стенгазета студент егетнең игътибарын жәлеп итә. Ул анда таныш егетләренең язган шигырьләрен дә күрә. Хәтта берничә шигырьнең астына якын дусты Минтимер Шәймиев дип язылган. «Мин кемнән ким? Мин дә шигырь язган кеше бит!» - дип, егет шигъри каламен яңадан кулына ала. «Татарстан яшьләре» каршында оештырылган әдәби түгәрәккə йөрүләр, нәфис сүз серләренә өйрәнүләр, шигърияткә гашыйк булып, янып - көюләр…
«Үткән гомер, аккан сулар кебек»-, диелә халык мәкалендә.Ф.Шәех тə Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Алабугага кайтып, башта механик, аннан соң укытучы булып эшли. Берничә елдан Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп билгеләнә. Тик шул вакытта көтелмәгән фаҗига була: типсә тимер өзәрлек, энергиясе ташып торган егетнең күзләре сукырая. Аны дөм караңгылык чорнап ала. Бу шул кадәр көтелмәгән хәл була ки, Ф. Шәех башта хәтта югалып ук кала. Язмышым шушыдыр инде дип, язмышка буйсынып, кешеләр ярдәмен көтеп, күңел төшенкелегенә бирелергәме? Әмма сукыр булу никадәр генә кыен, ачы, үкенечле булса да түзәргә, башыңа төшкән шушы фаҗига белән һәр минут, һәр секунд көрәшеп яшәргә, бирешмәскәме?
Ф.Шәех бирешмәскә, көрәшергә карар кыла. Әгәр дә син яшисең икән, синең йөрәгең ярсып тибә, фикерең чиксез еракларга омтыла икән, кулыңны кушырып, күңелеңне төшереп утыру ул - хыянәт. Һәр кеше табигать тарафыннан бирелгән бөтен мөмкинлекләрен файдаланырга, һәр минут, һәр сәгать көрәшеп яшәргә тиеш түгелмени? Һәм ул үзен поэзиягә, шигърияткә багышларга карар кыла – иҗат итә башлый.
Ф.Шәех – татар әдәбиятында Н.Островскийлар батырлыгын дәвам иттерүче, көчле рухлы, фидакарь шагыйрь иде. Аның иҗаты белән танышкан кеше ул әсәрләрдән үзенә бай рухи азык ала, эчке дөньясын кабатланмас хис-тойгылар, фикерләр белән баета. Чыннан да, шагыйрьнең һәр әсәре үзенчәлекле, алар якты нур, тормыш-яшәешкә чиксез мәхәббәт, киләчәккә өмет белән сугарылганнар. Үзенең шигырьләрен ул « Күңел көзгесе» дип атый.
Шагыйрь үз халкына, милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә дә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртә. Үзенең туган халкы, республикасы белән чиксез горурлана .
Ул милләтпәрвәр кеше иде. Шулай булмаса, милләтнең киләчәгенә зур ышаныч белән, аның мәнфәгатьләрен яклап, 1995 нче елның май аенда Чаллы шәһәренең бик матур мәйданында бер атна буе ачлык игълан итмәс иде. Бу – батырлык. Бу – азатлык өчен көрәшкә әзер тору, башкаларга юл күрсәтү. Бу кадәр милли хисләр кайдан килгән соң аңа? Бер әңгәмәдә ул бу сорауга болай дип җавап бирә: « Бөек Тукай, ялкынлы Такташ, хыялый Туфан да үзләренең иҗатларында милләт мәсьәләсен беренче урынга куеп язган шагыйрьләр. Димәк, минем милли горурлыгым шул шагыйрьләрнең әсәрләрен укып, милләтемнең барлыгын, батырлыгын, матурлыгын күрә башлаган көннәреннән үк.»
Без һәрберебез балачак иленнән. Ф.Шәехнең дә балалар өчен язылган кызыклы шигырьләре бар. «Сәяхәтче тиен» җыентыгы менә шундый шигырьләрне туплаган да инде. Шигырьләрне укыганнан соң, уйлап куясың, шундый шигырьләрне язар өчен 15 яшьлек күңел көрлеге кирәк бит. Алар саф татар телендә, гади матур юллар белән рәхәтләнеп укырлык итеп язылганнар. Шигырь балаларга ошасын өчен, бала җанлы, аздан ямь табып, көр күңелле, бала йөрәкле булу кирәк. Ә безнең шагыйребез нәкъ шундый кеше иде.
Ф. Шәехтә мәхәббәт хисе башка бик күп хисләр кебек олы, кешелекле, газиз. Ул мәхәббәтне яшьлек белән генә тиңләми, ә бәлки, аны тугрылыклылык, ихласлылык һәм илаһи кодрәт итеп кабул итә.
Сагыш һәм өмет арасында бәргәләнгән шагыйрь күңел җылысын кайдан ала соң? Мәхәббәт хисе генә күңел дөньясын бөтен итеп тота алмый бит әле. Әлбәттә, туган ягыннан, туган ягы белән бәйле изге, кадерле хатирәләрдән килә ул юаныч. Туган як тылсымы шагыйрьне гомере буе озата килгән, аңа көч һәм рухи ныклык биргән.
Җыр, моң – Ф Шәехнең тагын бер юанычы. Моның нәрсә икәнен ул яхшы белә.Күңел күгендәге тетрәнү ул – моң. Шуңа күрә ул татар халык көйләрен яратып тыңлый һәм үзе дә моңлы тавышы белән җырларга ярата.
Кешенең йөрәге аның кул йодрыгы чаклы гына диләр. Әмма шушы бер йомарлам май шикелле генә йомшак, кечкенә йөрәккә үз гомерендә күпме югалтулар, кайгы-хәсрәт кичерергә туры килә. Ул беркайчан мескен булмады. Туры сүзле, кыю йөрәкле, ярдәмчел иде. Тик аяусыз үлем аны вакытсыз безнең арадан алып китте. Ләкин сафлык, яктылык бүләк итүче шигырьләре тупланган «Көзге күкрәү», «Дала тулпары», «Егет сүзе», «Сәяхәтче тиен», «Туган якның бер талы» кебек китаплары калды. Әйе, Ф.Шәех авырлык-кыенлыкларны җиңə-җиңә иҗат итте. Аның яшәү мәгънәсе башкалар өчен, милләте өчен янып яшәү иде.
Чыгышымны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: милли горурлык, туган төбәкне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә булдырыла. Ә безнең Алабугабызда андый шәхесләр бар һәм без алар белән чиксез горурланабыз!
Г. ИСХАКЫЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ.
Дәүлитова Г.,
Тукай муниципаль районы инглиз телен тирәнтен
өйрәнүче Шилнәбаш урта мәктәбе.
Җитәкчесе: Дәүләтова З.Л.
Теләсә нинди милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Чөнки аларның каһарманлыгы, таланты, җәмгыят өчен кылган хезмәтләре бер милләт эчендә генә кала алмый, ә бәлки бөтенкешелек күләмдә әһәмиятле була.
20 нче йөз башында татар җәмгыятендә милләтне алга җибәрү, моңа аң-белемне арттыру юлы белән ирешү җәмгыятчелекнең төп гамнәреннән берсе иде. Шуның өчен каләм әһелләре милләт алдында торган бурычларны, күпмедер дәрәҗәдә булса да, әхлакны үстерү, яхшырту ярдәмендә хәл итү мөмкин дип исәпләделәр, мәгърифәтчелек карашларын уздырдылар.
Татар халкы үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмадылар. Аларның берсе - талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмгыят эшлеклесе - Гаяз Исхакый. Аның әсәрләре озак еллар буе бикләнеп тотылса һәм эшчәнлеге бозып аңлатылса да, дөреслек җиңде , Гаяз Исхакый акланды. Бай тарихлы иҗаты укучыларга кире кайтты. Егерменче гасырның беренче яртысында ул татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты дип санаган милләт агаларыбызның иң күренеклесе иде. Ул халкыбызны “өсте-башы бөтен , ашы-суы иркен, йөзе-күзе күркәм, көе- җыры көчле, сүзе-сазы татлы, кыйланышы килешле, җайлы, йөреше-барышы тугъры итеп” күрергә теләде. Мондый изге эшкә гомереңне багышлау өчен туган халкыңның үткәндәге фаҗигаләрен яхшы белергә,аның бүгенге хәле өчен йөрәген сызланырга , шушы хәлдән чыгуның иң дөрес, иң туры юлларын табарга кирәк иде. Гаяз Исхакый шушы эшкә юл күрсәтүче күренекле сәяси эшлекле, оста оештыручы, зур әдип булды.
Мин Гаяз Исхакый иҗатыннан “Сөннәтче бабай”, “Җан Баевич”, “Ул әле өйләнмәгән иде” дигән әсәрләре белән таныштым. Бөек фикер иясе, милли юлбашчы үзенең күп кенә әсәрләрендә татар халкының үткәндәге яшәү рәвешенә күзәтү ясый, киләчәге турында уйлнып, аның аерым милләт сыйфатында сакланып калу чараларын эзли. Бу әсәрләр үзәген милләт темасы тәшкил итә. Г. Исхакый үз татарлыгын саклап калу, милләтең белән горурлану, аны ярату проблемаларын күтәрә. “Җан Баевич ” комедиясендә Гаяз Исхакый үз милләтеңне хөрмәт итмәүне, сакламауны сурәтли.
“Җан Баевич” комедиясендә төп герой-Шакирҗан, авылдан килгән сәүдәгәр. Комедиядә Шакирҗан культуралы кеше булырга тели. Уйлый торгач, ул урыс милләтенә күчмәкче була, чөнки урысларны иң акыллы, интеллигентлы, культуралы халык дип уйлый һәм үзенә Җан Баевич дип исем бирә.
Җан Баевич, урыс милләтенә күчәсе килү гамәле белән, үзен генә түгел, татар милләтен, туган телен рәнҗетте, мыскыл итте.
Минем фикеремчә, син татар булып тугансың икән, татар булып үскәнсең икән, урыска беркайчан да әйләнмисең. Урыс булырга тырышу-ахмаклык. Бу фикерне Г. Исхакый Җан Баевич белән булган вакыйгалар ярдәмендә күрсәтә.
Ул урыс була алмады, тик акчаларын гына бетерде. Аның акылсызлыгы белән башкалар гына файдаланды.
Үзенең әсәрләрендә Г. Исхакый безгә иң кадерле нәрсә-ул безнең милләтебез, туган телебез, динебез дип әйтмәкче була.
Аның иҗатында милләткә хезмәт итү, халыкчанлык, катнаш никах, гаилә, мәхәббәт, милли гореф-гадәтләр темалары яктыртыла.
Менә, мәсәлән, мин танышкан икенче “Ул әле өйләнмәгән иде” дигән әсәрендә шактый катлаулы һәм бәхәсле мәсьәлә - катнаш никах, гаилә, мәхәббәт, милләтнең югала баруына чаң сугу - темалары күтәрелә. Бу әсәрендә Гаяз Исхакый урыслашып юкка чыгу куркынычы зур булуын аңлата, төрле дәлилләр китерә, соңга калу ихтималы бар дип кисәтә.
“Сөннәтче бабай” хикәясе исә - чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Ул татар авылының үзенә генә хас гореф-гадәтләрен, хис һәм тойгыларын, яшәү рәвешен белеп язган. Сөннәтче бабай – татар авылы өчен генә характерлы образ.
Сөннәтче бабайның җаныннан артык күргән пәкесе – аның шәҗәрәсе. Автор шуңа зур мәгънә биргән. Пәке белән бәрәңге әрчү – буыннан - буынга күчеп килгән изге эшнең төбе – тамыры белән юкка чыгуы булып тора. Әсәрнең ахырында миләш агачының авып төшүе – милләтнең тамырларына балта чабуга тиң. Чөнки бабайның карчыгы исән вакытта , милләтнең бизәге миләш агачы шау чәчәктә утыра, җимешләре сыгылып төшкән. Димәк, телебезнең, милләтебезнең, динебезнең киләчәге хатын – кызлардан да тора.
Гаяз Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга, үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләребезне сакларга чакыра. Төрле милләт вәкилләре бергә гаилә корганда, яңа гаилә алдында каршылыклар аеруча күп булачак. Бу очракта халыкның дини ышануларын да, гореф-гадәтләрен дә истән чыгарырга ярамый.
Гаяз Исхакыйның әсәрләре һәрбер кешенең йөрәгендә, уйларында эз калдырырлык. Әдибебез күтәргән проблемалар көннән-көн катлаулана. Татар милләте үзен югалта кебек, катнаш гаиләдә балалар татар буларак тулы тәрбия ала алмыйлар, аннан да бигрәк, татар гаиләләрендә дә күп бала урыслашып бара.
Уйланырга вакыт җитте. Без кемнәр?...
Әдәбият:
1.”Мәгариф” №3 1994
2. Татар әдәбияты 8 нче сыйныф, З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов, Казан: Мәгариф 2005.
3. Татар әдәбияты 9 нчы сыйныф, З. Н.Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов;, Казан: Мәгариф 2005.
4. Татар әдәбияты 10 нчы сыйныф Х. Й. Миннегулов, Н. С. Гыймадиева. Казан: Мәгариф 2006.
АНА ТЕЛЕ – КЕШЕЛӘРГӘ АҢ-БЕЛЕМ, ТӘРБИЯ БИРҮ ӨЧЕН ИҢ ШИФАЛЫ ЧИШМӘ
Даутова М.М.,
Мөслим урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Даутова Г.М.
Хәзерге үзгәрешләр заманында ана телен белүдән дә әһәмиятлерәк эш бармы икән! Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми буыннан буынга тапшыру – бу безнең төп бурычыбыз. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше моңа битараф кала алмый торгандыр. Ана теле – кешеләргә аң-белем, тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә.
Бертеллелек һәм икетеллелек турында төрле карашлар йөри. Кайбер “милләтпәрвәрләр”,алдын-артын уйламыйча, татар телен ничек тә саклап калырга кирәклеге турында сөйлиләләр. Ләкин шул ук вакытта рус теленең колонизаторлар теле булуын, татар телен кысрыклап чыгаруы турында бәян итәләр. Алар фикеренчә, рус теле үсешенә чик куярга, ә бөтен игътибарны бары татар теленә генә бирергә кирәк. Кызганыч, мондый карашлар белән еш очрашырга туры килә. Бу карашлар бигрәк тә гади халык арасында киң таралган. Алар: ”Рус телен су кебек эчкән кеше генә укып кеше була һәм зур урыннарда эшли ала, ”- диләр.
Бу капма-каршы карашларның кайсысы дөреслеккә якын соң?
Берсе дә дөрес түгел!
Бертеллелек заманалары күптән узды инде. Хәзерге вакытта бердәнбер дөрес юл - икетеллелек. Халкыбызны, мәдәниятебезне, туган телебезне саклап калырга телибез икән – ике телне дә: рус һәм татар телләрен мөмкин кадәр тирән һәм тигез белергә, хөрмәт итәргә кирәк.
Әйе, туган телне югалту җанны югалту белән бер. Җансыз, имансыз, телсез көе дөньяда яшәп буламы соң? Юк, әлбәттә. Ләкин шул ук вакытта һәркемгә рус телен белү дә мәҗбүри. Без бит Россиянең нәкъ үзәгендә яшибез, без -аның гражданнары. Халкыбызның төп өлеше Россия буенча сибелгән, хәтта чит илләрдә дә туганнарыбыз яши. Кая гына барма, ни генә эшләмә – рус теленнән башка бер адым да атлый алмыйсың.
Алай гына түгел рус теле дөнья мәдәниятенә алтын ачкыч булып тора. Хәзерге заманда бер милләт тә үз мохитенә бикләнеп яши алмый. Болай булса, ул артта калачак, мескен хәлендә яшиячәк. Дөнья цивилизация казанышлары безгә рус теле аша керә. Үзебез дә дөнья киңлекләренә рус теле ярдәмендә чыга алабыз.
Мин үзем шундый нәтиҗә ясар идем: ана телебезне саклап калырга теләсәк, рус телен өйрәнергә кирәк. Халкыбызның киләчәге икетеллелек юлында. Бик авыр түгелме соң ул ике телне дә тирәнтен өйрәнү? Әлбәттә, ике телне өйрәнү бер телне генә белүгә караганда катлаулырак, күбрәк хезмәт таләп итә. Ләкин нишлисең? Кайбер күпмилләтле илләрдә халыкның күпчелеге ике, хәтта өч телне яхшы белә. Бер телне дә кимсетмичә. Икесенә дә тигез игътибар биргәндә генә татулыкка да, иминлеккә дә ирешергә була. Икетеллелек кешенең аңын, зиһенен үстерә, аңа рухи этәргеч бирә тора. Безнең телгә татарларның гарәпләр, руслар белән бәйләнешләре нәтиҗәсендә гарәп һәм рус телләреннән бик күп сүзләр кергән.Алар татар телендә йөзләрчә еллар кулланылып, халык тарафыннан үзләштерелгән һәм туган телнең үз сүзләре булып киткәннәр. Кайчандыр рус теленнән кергән –өстәл, камыт, эскәтер, буразна, салам; гарәп теленнән кергән дәфтәр,китап, тастымал, сандугач кебек сүзләр бүген дә безнең актив лексикада кулланылалар. Татар кешесенең берсе дә бу безнең сүз түгел дип әйтә алмый. Безнең татар лексикасы алынма сүзләр ярдәмендә тулыланган һәм тулыланып тора. Мондый сүзләр туган телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, русчадан турыдан-туры, хәрефкә хәреф тәрҗемә итү, чит тел өлгеләрен механик рәвештә күчереп кую аркасында барлыкка килә. Очраклы рәвештә килеп кергән сүзләр тикшерелеп тора. Һәр сүз, һәр гыйбарә белән бик сак эш итәргә, яңасүз куллану мәсьәләсе уйланылып, һәр ягын үлчәп хәл ителергә тиеш. Тел галимнәребез аларның кайберләрен гарәп һәм фарсы сүзләре белән алмаштырырга тырышалар.
Тел ул, җанлы организм кебек, һәрвакыт хәрәкәттә була: кайбер сүзләр искерә, кулланылыштан чыга, яңа сүзләр барлыкка килә. Шулай ук телнең үсеше вакытлы матбугат белән бәйле. Газета, журналлардагы материаллар халыкны кызыксындырып торырга , киң эчтәлекле, кызыксындырырга тиеш.
Ана телен әйбәтрәк белим, аның серенә төшеним дисәң, иң әүвәл матур әдәбиятны белү зарур. Чөнки телебезнең җәүһәрләре нәкъ әнә шунда тупланган. Әдәби әсәрләрне укыганда авторның язу стиленә, тел байлыгына, сүз сайлавына игътибар итәргә кирәк. Төрле милләтләренң дуслыгы, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләр белән танышу, татар халкының тарихи мирасын өйрәнү, якташ язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең иҗатларын туплау, өйрәнү – болар телне өйрәнүдә иң мөһим факторлардан саналалар.
Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Казахлар өчен – казах теле, белоруслар өчен – белорус теле, грузиннар өчен грузин теле, марилар өчен –мари теле, башкортлар өчен башкорт теле. Ләкин синең туган телеңдә башка милләт кешесенең сөйләшүен ишетү нинди зур шатлык. Синең аның кырыннан китәсең дә килми, әллә нинди уртак сүзләр табыла, сөйләшкән саен бер-береңә якынаясың. Башка милләт сөйләвендә татар теле тагын да ягымлырак булып ишетелә, чит телдән нәрсәдер кушыла. Ягымлылыкмы ул, хөрмәтме ул? Белмим. Телнең йомшаклыгына, шигърилегенә, сыгылмалыгына, аның борылышларына сокланасың. Икенче халык үз теленең нечкәлекләрен синең телеңә куша. Тыңлыйсың, сөенәсең, шатланасың. Телләр аралаша, сүзләр күчә, бер-берсен бизиләр.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, без бер телгә дә битараф булырга тиеш түгел. Шулай да үз ана телебезне сакларга, аның яшәвен тәэмин итәргә, хөрмәт итәргә тиеш. Безнең күңелләрдә милли рух , милләт төшенчәләре мәңге яшәр. Тел галиме, укытучы - педагог, әдип Каюм Насыйри халкыбызның туган телен кайнар яклап чыга:”Без-татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул,”- дигән.
Әдәбият
Сафиуллина Ф.С. Сөйләм культурасы Казан: Мәгариф ,1995.
Юсупов Р. Дөрес сөйлик, дөрес языйк.Казан: Мәгариф, 1998.
ТЕЛЕБЕЗ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ
Җамалиева З.
10 нчы урта мәктәп, Түбән Кама шәһәре
Фәнни җитәкче: Әхмәтова Х.И.
Кеше исемнәре гадәти сүзләр генә түгел, ә һәр халыкның милли йөзе,тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Дөньяда нинди генә халыкны алма, аларның һәрберсенең үзләренә хас исемнәр байлыгы бар. Ә менә татар исемнәре белән эш ничегрәк соң? Безнең исемнәребез милли йөзебезне, халык буларак үзенчәлекләребезне, милли горурлыгыбызны чагылдырамы? Күренекле совет ономасты В.А.Николаев, статистик исәпләүләр нигезендә, 1967 елда татарлар арасында ир балалар исемнәреннән – Альберт, Эдуард, Роберт, Марсельнең, кыз балаларга – Лилия, Роза, Резеда, Эльмираның бик күп бирелүен хәбәр итә. Чыннан да, кем ул Роберт исемен йөрткән кеше: татармы, евреймы, ингизмы, французмы, русмы? Кайсы милләт кешесе? Кайда бу исемнең татар исемнәренә хас милли йөзе, төсе, сыйфаты?Менә шушы сорауларга җавап эзләп, мин фәнни эшемне башладым. Минем максатым – бай тарихлы татар исемнәре хәзинәсен өйрән.
Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Ул җиңел, матур әйтелешле, тирән мәгънәле исемнәр бирергә тырышкан, исемнәрдә халкыбызның милли йөзен, милли рухын саклап килгән. Ләкин еллар узган саен исемнәребез руслаша, интернационлаша барып, милли- лексик мәгънәсен, рухын югалта барган. Совет чорында татарларда балаларга исем кушу уңаеннан сәер үзгәрешләр барлыкка килеп, агач, үсемлек, ил, елга географик атамалар, күренекле кешеләрнең исемнәре популяр исемнәргә әйләнеп, арабызда Астра, Кипарис, Дания, Энгельс, Феликс, Дамир, Фәрит- Федя исемле апа һәм абыйларны күпләп очратырга була. Бу күренеш бай тарихы, мәдәнияты булган татар халкын бер дә бизәми, киресенчә, бу – татарлар арасында маңкортлык чире таралуын күрсәтә. Моннан ике гасыр элек, бөек шагыйрь Г.Тукай татар исемнәренең киләчәге өчен борчылып, ”Исемнәребез турында” исемле мәкаләсендә “Исем милли үзенчәлекне, холыкны һәм милли сыйфатны чагылдырырга тиеш, шуңа күрә балаларга милли исемнәр кушарга кирәк”, дип язып калдырган. Габдулла Тукайның әйткән сүзләре бүген дә бик актуаль. Бу тема мине дә борчый,уйландыра. Фәнни эшемне язар алдыннан антропонимика фәненә кагылышлы хезмәтләрне өйрәндем: мәшһүр галим- ономаст Г.Саттаров – Мулилленең фәнни хезмәтләре белән таныштым, татар галимнәре һәм әдипләренең шушы темага кагылышлы хезмәтләрен һәм мәкаләләрен укыдым. Шушы хезмәтләр аша татарларда кеше исемнәренең барлыкка килүен һәм үсеш тарихын өйрәндем, совет чорында һәм соңгы елларда барлыкка килгән үзгәрешләргә күзәтү ясадым, Түбән Кама шәһәре ЗАГС идарәсенең яңа туган балаларны теркәү бүлегендә булып, шәһәребездә бу проблеманың торышын тикшердем һәм шундый нәтиҗәгә килдем. Соңгы елларда ислам кыйммәтләре кире халыкка кайта, милли үзаң күтәрелә башлагач, борынгы исемнәрнең кулланылышка актив керүен күзәтергә мөмкин. Бу - матур һәм куанычлы күренеш, чөнки кешенең исеме аның кайсы милләттән булуын күрсәтеп торырга тиеш. Соңгы елларда татарларда кызларга Камилә, Әдилә, Зәмирә, Алинә дип, ә малайларга Салават, Рамазан, Ислам, Әмир исемнәре кушу популяр икән. Фәнни эшемдә шулай ук туганнарымның һәм үземнең исемемне «Татар исемнәре сүзлеге» ннән табып, аларның мәгънәсен, килеп чыгышын тикшердем, гаиләбез шәҗәрәсен төзедем һәм горурлык белән әйтә алам: безнең нәселебездәге исемнәрдә милли рух сакланган. Исемнәр дөньясы гаять зур һәм катлаулы, әлеге дөньядан үз балаңа иң матурын, иң күркәмен һәм иң мәгънәлесен сайлап алу – ата-ананың изге бурычы. Исемнәребезнең милли йөзе югалмасын иде, онытылган, онытыла, язган исемнәрне җанландыру яшьләр кулында, әгәр дә без бүгеннән үз хаталарыбызны төзәтмәсәк, чал тарихлы татар милләте, олуг милләт буларак, яшәүдән туктаячак. Без моңа юл куймаска тиеш!
Əдәбият
1. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре сүзлеге. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1981.
2. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан: Татар.кит.нәшр, 1998.
ШӘЙХИ МАННУР ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ МӘСЬӘЛӘСЕ
Җиһаншина Г.А.
Мамадыш шәһәренең 4нче мәктәбе
Фәнни җитәкче: Алексеева Ф.Г.
Татар әдәбиятының күренекле вәкилләренең берсе,шагыйрь, прозаик,тәрҗемәче Шәйхи Маннур(Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) – мәдәниятебез һәм җәмгыятебез тормышында якты эз калдырган олуг шәхес.
Ул 1905нче елның 15нче гыйнварында элекке Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзер Татарстанның Мамадыш районы) Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында һәм күрше авылдагы мәдрәсәдә ала. Аннары күрше Шәмәк авылында ачылган мәктәптә һәм Мамадыш шәһәрендәге педагогия курсларында укый. 1921нче елда аның әтисе гаиләсе белән Кузбасстагы Анжерка- Судженка шахталарына күчеп китә. Шунда Ш.Маннурның хезмәт юлы башлана. Ул 1923нче елда Свердловскидагы бер еллык совет-партия мәктәбендә укый, биредә чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. Урал төбәге татарлары өчен чыгарылган газета-журнал битләрендә, соңга таба Казан һәм Мәскәү татар көндәлек матбугатында аның күп кенә шигырьләре һәм әдәби язмалары дөнья күрә.
1924нче елдан Ш.Маннур өч елга якын Себернең төрле төбәкләрендә яши һәм эшли. 1927-1929нчы елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Донбасс якларына китеп, металлургия заводында - эшче-прокатчы, шахтерлар мәктәбендә - укытучы-ликбезчы һәм ДнепроГЭС төзелешендә бетончы хезмәтендә була. Бу елларда Ш.Маннурның иҗат эшчәнлеге аеруча активлаша. Ул «Колчеданлы таулар өстендә» (1929), «Чуен ташкыннар» (1930), «Бетончылар җыры» (1932) исемле беренче поэмаларын һәм күп санлы лирик шигырьләрен яза. Аның бер-бер артлы шигырь җыентыклары басылып чыга. Мәскәүдә, «Эшче» газетасы редакциясендә эшләп алгач, Ш.Маннур Казанга килә һәм 1933-1937нче елларда педагогия институтында укый. 1934нче елда аның атаклы «Гайҗан бабай» һәм тагын бер елдан «Меңнән бер кичә» поэмалары языла. Бөек Ватан сугышы башлангач, шагыйрь үзе теләп фронтка китә, хәрби газеталарда эшләп, күп санлы хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра. Сугыштан соң, 1946-1948нче елларда Ш.Маннур Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлек мөдире булып эшли, ә 1949нчы елдан профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.
1960-70 нче еллар әдәби хәрәкәтендә Ш.Маннур прозаик буларак катнаша. Ул иҗат иткән проза әсәрләре арасында иң күренеклесе - «Муса» романы (1959-1964). «Агымсуларга карап» исемле автобиографик (1970-1973), «Чын сөю бармы?» (1974-1976) исемле лирик повестьлары белән Ш.Маннур үзен талантлы прозаик, үзенчәлекле хикәяләү стиленә ия булган каләм остасы итеп таныта. Ш.Маннурның әдәби мирасы зур һәм күпкырлы. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга адресланганнары да бар. Ул шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк һәм әдәби тәрҗемә жанрларында да нәтиҗәле эшли.
Ш.Маннур 1980нче елның 10нчы июнендә Казанда вафат була һәм үзенең язма васыяте буенча туган авылы Тулбай авылы зиратына җирләнә. Ш.Маннур 1957нче елда туган авылында үз акчасына китапханә салдыра һәм 100 данә китап бүләк итеп бирә. 1980нче елда киатпханәгә Шәйхи Маннур исеме бирелә. 1995нче елда аңа Татарстан берләштерелгән дәүләт музееның филиалы статусы бирелә һәм музей-китапханә исемен йөртә башлый. 1981нче елдан бирле һәр елның 15нче гыйнварында, язучының туган көнендә, туган авылында Шәйхи Маннур исемендәге премия бирелеп килә.
Татарстаннын халык шагыйре Илдар Юзеев истәлекләреннән.
1971нче елнын августында ул мине ,Татарстан Язучылар берлеге коридорында туктатты да:”Менә шуны ал әле” , - дип кулга тоттырды.Үзе берни дә анлатмыйча ,китеп тә барды.Конвертнын тышына :”Сонгы сәгать суккач укырсың...”дип язылган иде.Мин монын васыять икәнен анладым.Шәйхи аганын шифаханәдә вафат булганын ишеткәч ,ачып укыдым.Анда мондый сузләр язылган иде:
“Хөрмәтле Гомәр ага Бәширов,хөрмәтле энекәшләрем Илдар Юзеев,Шәүкәт Галиев,Хисам Камалов!
Күп дусларым арасында Сез минем иң якын күргән дусларым.Шуңа күрә мин сезнең өскә бик авыр эш йөкләргә батырчылык итәм.Сез инде мине гафу итегез.
Бер дә көтмим...
Ләкин ул килер,
Суык кулын бирер,
Әйдә,диер,
Кузләреңне бәйлә,диер,
Җитәклим дә алып китим,
Яңа фатирыңа илтим...
1.Менә шул көнне инде сез минем бу хатны ачып укыгыз да гәүдәмне Тулбайга алып китегез,шау-шулы мөрасимнәр булмаса да ярый.Анда ике урын булыр.Берсе зиратта,анам кабере янында.Икенчесе – китапханә бакчасында.Кайсын сайлау сезнең һәм авылдашларның ихтыярында.
2.Кабер өстенә ташутыртып,чардуган корылса һәм берничә сүз яздырсагыз яхшы булыр иде.
Синең бар җирең сөекле
И Тулбаем – моң илем,
Бул бәхетле,бул ирекле –
Бар теләгем шул минем,-
дигән юллар бар.Ләкин күнел барын да әйтеп бирә ала микән?Бәлки,сез,шагыйрь,дусларым,үзегез матуррак сүзләр табарсыз?
3.Алып китү һәм күмү вакытында тотыла торган барлык чыгымнарны каплау өчен билгеләнгән биш мең сум акчам бар.Моны алу юллары сезгә мәгълүмдер.
4.Өйдәге барлык китапларны Тулбай китапханәсенә тапшырыгыз... Гомумән,Тулбайдагы ул китапханәне сүндермичә яшәтәсе иде.Шундый ерак һәм бәләкәй авылда мәдәни-әдәби бер учакның әзме-күпме якты сибеп торуы начар булмас иде кебек...”
Шәйхи Маннур узенен туган авылын бик тә яраткан.Юкка гына ул узен туган як зиратына күмүләрен сорамаган.Хәтта ул узенен “Агымсуларга карап” дигән әсәрендә дә бик еш Тулбай якларын искә ала...
“Туган авыл...Читтән караганда чокырда утырган Тулбай,”Тулы бай”дигән мәгънәдә булса,исеме бер дә җисеменә туры килми торган ярлы авыл,шулай да Туган авыл!Мин юктагы ел ярым эчендә бер дә үзгәрмәгән ул:шул ук “сәҗдә”гә киткән мескен өйләр,кыйшык-тишек дигәндәй абзар-кура,буйдан-буйга салам түбә.Җитмәсә,ул өйләрнең әйләнә-тирәсенә салам-тирестән “диңгез” салганнар хәзер,кышкы суыктан салам тун!Бу “киеме” тагын да боеграк күрсәтә ул өйләрне.
Чит җирләрдә “дөнья күреп “кайткач,туып үскән авыл бик тә күнелсез күренде,шактый вакыт ияләнә алмый йөдәп беттем.”
Бөек шагыйрнең безнең арабыздан киткәненә бик күп вакыт узса да,без аны онытмадык һәм онытачак түгелбез.
Беренче сыйныфта ук без анын шигерьләре белән танышабыз һәм гомернең ахырына тикле шул әсәрләргә таянып яшибез.
Мамадыш районының һәр мәктәбендә 15нче гыйнвар көнне Шәйхи аганын туган көненә багышланган кичәләр уздырыла .Бу кичәләрдә яшь каләм осталары шушы бөек шагыйргә багышланган иҗат җимешләрен тамашачыларга тәкъдим итәләр.
Әдәбият:
1.Шагыйрь һәм прозаик Ш.Маннурның тууына 100ел тулуга багышланган методик-библиографик ярдәмлек.
2.Мамадыш шәһәрендә басылып чыгучы ”Нократ” газетасы.
3.Ш.Маннурның “Агымсуларга карап” автобиографик повесте.
4.Ш.Маннурның “Муса”романы.
Достарыңызбен бөлісу: |