Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе


ҖИРЛЕ ТӨБӘК ӘДИПЛӘРЕ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ



бет7/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   25

ҖИРЛЕ ТӨБӘК ӘДИПЛӘРЕ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Журавлева А.Ю.

Кукмара 3нче номерлы

муниципаль гомумбелем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Яппарова М.Р.


Туган җир ул кеше күңеленә

Ана сөте белән салына...

Саҗидә Сөләйманова.

Туган җир. Туган туфрак. Туган төбәк. Ул һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән әлеге төшенчә тагын да зур мәгънәгә ия була. Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияты, табигате – болар барысы да кече яшьтән үк тормышыбызның бер кисәгенә әверелә. Шуңа күрә әдәби туган як әдипләре әсәрләрен өйрәнү — мәктәптә укыту һәм тәр­бия эшен камилләштерүдә әһәмиятле чара. Ул укучылар­ның әдәбият белән кызыксынуын үстерә, әдәби карашын киңәйтә, китап белән мөстә­кыйль эшләү күнекмәләрен баета, балаларны фәнни-тик­шеренү, эзләнү эшенә тарта.

Безнең данлы Кукмара ягы язучылары үзе туган, үскән, яшәгән һәм әсәрләрен иҗат иткән урыннан аерылгысыз, чөнки әдип иҗаты өчен азыкны үзенә яхшы таныш булган җирлектән ала. Аларны сок­ландырган туган табигать, аның кешеләре, тормыш-көн­күреш йолалары әсәрләренә күчәләр, тылсымлы сүз остасының каләм көче белән гади тормыш картина­ларына әвереләләр. Язучыларыбыз үзләре күргән вакыйгаларны, күренешләрне тулырак, җанлырак яктыртып, кызыклы әсәрләр язалар. Шуның өчен дә районыбызда алар белән очрашулар еш булып тора, әсәрләрен дә яратып укыйбыз.

Әдәби туган якны өйрәнү безгә ни өчен кирәк дигән сорауга туган җиргә мәхәббәт ниге­зендә патриотизм һәм милли горурлык тойгысын тәрбияләү өчен кирәк дигән җавап бирер идем мин. Туган җиргә бәйлән­гәнлек Ватанга булган мәхәббәт тойгысы белән аһәң­дәш бит!

Җирле материаллар әсәрләрнең төп асылын тоярга ярдәм итә. Художник иҗатын ул яшәгән мохиттән, ул туган, үскән, яшәгән һәм булган җирдән аерып карарга ярамый, чөнки бу мохит, аның язылачак әсәрләренә беренче тормыш тәҗрибәсе һәм материалы биреп, аның тирә-юньгә мөнә­сәбәтенә йогынты ясый. Мәсәлән 7 нче сыйныфта якташ шагыйребез-сынмас рух көченә ия булган Рәниф Шарипов иҗаты өйрәнелә. Язмышның зур сынауларына дучар булган язучының әсәрләрен өйрәнгәндә, күз алдына туган ягын чын күңелдән яраткан, канатларын ныгыткан җиренә мәхәббәтен аңлаткан кеше образы килеп баса. “Хөснелбанат түти”, “Кукмараның үзәк урамы”шигырьләрендә биеккә ашкынган кешеләргә туган җирне онытмаска куша, күңелдәге хисләрне бөтен нечкәлеге белән ачып сала.

Әдәби туган якны өйрәнүнең әһәмиятен без үзебез яз­ган иҗади эшләр белән дә ачыклыйбыз. Җирле ма­териалларга нигезләнеп иҗат ителгән сочинениеләребез, билгеле сәбәпләр аркасында, их­лас күңелдән, тирән эчтәлекле, җанлы, мавыктыргыч, сәнгатьле итеп язылган булулары белән аерылып торалар. Бу эш башкача була да алмый, чөнки районыбызда, мәктәбебездә якташ язучылар белән татар теле укытучылары тарафыннан оештырылган очрашулар булып тора. Безнең әдипләрне күреп, автографларын алып, аларны “тотып” караганыбыз бар.

Әдәби туган якны өйрәнү эшенең төп мәсьәләләре нидән гыйбарәт соң?

Әдәбиятны укыту процессында туган якны өйрәнү ма­териалларын без артык күп кулланмыйбыз. Дә­ресләрдә өстәмә файдаланыла торган җирле материал укучыларның гомуми һәм әдәби белем даирәсе киңәю, әдәби туган якны өйрәнүгә кызыксынуларыбыз үсү белән бергә, класстан класска арта, катлаулана гына бара.Урта звенода якташ язучыларыбызның кечерәк күләмле хикәяләрен укыган булсак, югары сыйныфларда Ф.Галимуллинның тәнкыйть мәкаләләренә, якташ журналистлар эшчәнлегенә, Рафаэль Сибатның документаль әсәрләренә тукталып узабыз. Нә­тиҗәдә укучыларның әдәби туган якны өйрәнүгә караган материалларны җыйнау, өйрәнү, эшкәртү, анализлау ос­талыклары да камилләшә төшә.

Дәресләребездә җирле төбәк әдипләре әдәбиятын өйрәнгәндә җирле чыганакларга нигезләнеп хәзерләнгән күрсәтмә әсбаплар киң һәм урынлы файдаланыла, бу исә дәресләрдә өйрәнелә торган материалны укучыларга җиңелрәк үзләштерер өчен уңайрак шартлар тудыра. Түбәндә саналганнарны күрсәтмә әсбап итеп файдалану материалны истә калдыру өчен яхшы җирлек булып тора: якташ язучыларның портретлары; тормыш-көнкүреш, тарихи һәм әдәби яктан истәлекле урыннарның фоторәсемнәре; китап нөсхәләре һәм тышлыкларының фотокопияләре; язучыларның туган як буйлап кылган сәяхәт схемалары, әдәби туган якны өйрәнү карталары һ. б.



Туган якны өйрәнү бурычларының үзенчәлекләре дә бар. Алар барлык укучылар өчен дә мәҗбүри була алмыйлар. Бу очракта укучыларның кызыксынуын һәм мавыгуын укытучыларыбыз исәпкә алалар. Мәсәлән, дәрестә үтелә торган язучының туган як белән ничек бәйләнгәнен өйрәнү­не һәр укучыдан таләп ителми. Монда әдәби туган якны өйрәнергә теләүчеләр белән эш ителә. Без бу эшне яратып башкарабыз һәм укытучы ярдәмендә кы­зыклы чыгышлар хәзерлибез.

Дәрестә генә җитешмәсәк, әдәби туган якны өйрәнү буенча уздырыл­ган класстан тыш эшләр дә ярдәмгә килә. Гадәттә бездә ул болай оештырыла: укытучы әдәбият дәресләрендә җирле язу­чылар турында кыскача гына сөйли яки аларны искә алып уза, ә туган якны яктырткан әсәрләрен мөстәкыйль рә­вештә укырга тәкъдим итә. Түгәрәк утырышлары, китап укучылар конференцияләре һәм әңгәмәләр вакытында без язучы турындагы мәгълүматларын тирәнәйтәбез, укылган китаплары турында үз фикерләребезне әйтергә өйрә­нәбез.

Мәктәбебездә дәресләр һәм класстан тыш эшләр өчен туган якны өйрәнү материалын сайлаганда түбәндәге шартлар үтәлә:



1. Дәресләр һәм класстан тыш эшләр уздырганда файдалану өчен туган як турындагы бары тик идея-художество ягыннан тирән эчтәлекле, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә әһәмиятле булган җирле әдәби фактларны гына сайлап алына.

2. Укыту-тәрбия процессында фәнни яктан рәсми рәвештә расланган материалларны файдаланыла. Җирле ма­териаллардан файдаланганда: а) язучы яшәгән һәм иҗат иткән чорны, мохитны, тормыш-көнкүреш шартла­рын ачыла; б) укучылар әдәби геройларның прототиплары, сю­жетның тормыш нигезләре белән таныштырыла.

3. Туган як әдипләре иҗаты буенча чаралар оештырганда, тарих, география укытучылары белән хезмәттәшлек эше алып барыла.

Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү шуны күрсәтә: укучы­лар туган як тормышын чагылдырган әсәрләрне бик те­ләп, яратып укыйлар. Алар, беренче чиратта, язучының сайланма әсәрләренә мөрәҗәгать итәләр. Әмма әдипнең әдәби мирасы анда гына тупланып бетми. Бу очракта еш кына авторның төрле вакытта иҗат иткән, ни сәбәптән­дер онытылган әсәрләре, хатлары (язучының хатларында, көндәлекләрендә, мемуарла­рында, замандашларының истәлекләрендә шактый бай материал тупланган була; аларда язучының рухи дөнья­сы, кешелек сыйфатлары, туган җиргә һәм кешеләргә мөнәсәбәте ачыла), әһәмиятле мате­риаллары урнаштырылган әдәбият-сәнгать әсәрләре яр­дәмгә килә (еш кына интернет материалларын файдаланырга туры килә).

Районыбыз газеталарының җирле тормышны киң яктырткан «Хезмәт даны» газетасы бу яктан бик әһәмият­ле. Анда урнаштырылган материаллар аерым язучы­ларның һәм шагыйрьләрнең иҗади үсешен, әдәбия­тының тематик төрлелеген, жанр һәм стиль үзенчәлеклә­рен күзалларга ярдәм итә, юбиляр язучыларның иҗат кичәләрен яктырта.

Әдәби, тарихи туган якны өйрәнү музейларының фонд­ларында һәм шәхси архивларында язучының туган ягы белән бәйләнешен яктырткан күп кенә кызыклы фактлар табыла. Мәсәлән, мәгърифәтче, фольклорчы, тәрҗемәче якташыбыз Таип Яхин иҗатын өйрәнгәдә әлеге музей мәгълүматлары бик зур ярдәм күрсәтте. Туган якны өйрәнү буенча төрле мәгълүматлар туп­лауда аерым язучыларга багышланган диафильмнарның, документаль кинофильмнарның шулай ук әһәмияте зур дип уйлыйм мин.

Якташ язучыбыз Шаһинур Мостафинның “Кукмара” исемле шигырендә мондый юллар бар:

Нинди тылсым көче бардыр синдә?!-

Китүгә үк сагынам өзелеп.

Шашкын хисләремне тыя алмый

Кайтыр кебек булам йөгереп.

Туган төбәгебезгә булган әлеге хисләрне тәрбияләүдә якташ язучыларыбызның да өлеше бәяләп бетермәслек дәрәҗәдә зур. Алар матур әдәбият үрнәкләре аша туган җиребезне тагы да яратырга, аның башка төбәкләрдән аермалы булган үзенчәлекле якларын ачарга ярдәм итә. Күп тә үтмәс, без дә мәктәбебезне тәмамлап, төрле якларга таралырбыз. Кеше читтә һәрвакыт башкалар өчен шәхес буларак кызыклыдыр дип уйлыйм мин. Ә шәхес булыр өчен, беренче чиратта, туып-үскән җирең турында, мәдәнияты, тарих буенча хәбәрдар булырга кирәк.

Әдәбият:



  1. Ф.Ф.Исламов, “Әдәбият дәресләрендә туган якны өйрәнү материалларыннан файдалану”, Казан Татарстан китап нәшрияты, 1983.

  2. З.Н.Җиһаншина, “Якташ язучылар”, Кукмара, 2003.

Татар фаҗигасе

(И.Юзеевның “Ак калфакны төшердем кулдан...” әсәре буенча)

Журавлева А. ,

Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия.

Фәнни җитәкче: Харисова Н.Я.

Әгәр И.Юзеевның “Ак калфакны төшердем кулдан” әсәрен укымаган булсам, бер бөтен халыкның 450 еллык тарихын бер драмага сыйдырып бетерергә мөмкин булуына ышанмас идем. Автор әсәренең жанрын халык драмасы дип атаган. Ә мин үземнең тикшеренү эшенең исемен “Татар фаҗигасе” дип куйдым. Минем максатым – И.Юзеев күзлегеннән чыгып, халкымның бүгенге хәлен, милләт буларак йөзен билгеләү, шушы халәткә китергән сәбәпләрне ачыклау.

Әсәрнең исеменә кире әйләнеп кайтыйк. Ак төс гомер-гомергә сафлык, пакьлек символы булган. Калфак – хатын-кызларның милли баш киеме. Димәк, ул кадерле урында торырга тиешле нәрсә. Бигрәк тә ана кулыннан алынган истәлек булса. Әгәр җырда әйтелгәнчә, “төшердем кулдан”, димәк, ниндидер бик кадерле әйберне югалткансың. Нәрсә соң ул әсәрдәге геройлар өчен ак калфак? Аны “төшерү” – югалту нәрсәне аңлата икән ? Ә ни өчен “безнең дус-иш белән ил тулган”? Ни өчен ил-дөньяга таралган безнең якыннарыбыз? Мин үземнең тикшеренү эшендә шул сорауларга җавап бирергә тырыштым.

Драмадагы вакыйгалар безнең көннәрдә Казанда һәм Сан-Францискода бара дип язылган булса да, әсәр барышында 4-5 гасыр үткән чорга китәбез, бөтен дөньяны гизәбез. Бары шулай гына И.Юзеев әсәргә саласы фикерен ачып бирә алган, чөнки ул тарих кебек тирән һәм иңләп бетерә алмаслык киң.

Автор вакыйгаларны ачып бирү өчен телевизион күпернең барышын сурәтләүне сайлаган. Анда катнашучылар – барысы да диярлек татарлар. Тик алар дөньның ике ягыннан торып сөйләшәләр, төрлечә уйлыйлар, төрлечә яшиләр. Аларны берләштерүче бер сыйфат бар- ул да булса, аларның канкардәш булулары. Ни өчен алар белән “ил тулган соң” Моны ачыклау өчен Америка ягыннан телекүпердә катнашучыларның берничәсенә күз йөртеп чыгыйк.



Сафия Нурханяпон телевидениесе комментаторы. Казанда булган. Бабаларының туган җире, милли гореф-гадәтләр аның өчен изге. "Артта калган, читкә кагылган, кимсетелгән, үзен рәнҗетелгән дип хис иткән бичарага илтифат күрсәтү – милләтебезнең асыл сыйфаты"-ди.[И.Юзеев:47] Ул Сабантуйны искә төшерә. Арттан килгән атка бүләк итеп чигүле ак сөлге бирүне халкыбызның асыл сыйфатларының бер үрнәге дип саный. Аларның бетеп баруына борчыла:"Бер авыл сабантуенда батырга тәкә урынына дуңгыз бирделәр. Ә икенчесендә колгага ак сөлге урынына хәмер бәйләгәннәр иде." .[И.Юзеев:51]

Тайфур Кормаш – Әсәрдә иң ачылган, иң трагик образларның берсе, яшь рәссам. Акчуринның шәкерте. Югарыдагылар кебек уйламаган өчен, алар кушканча иҗат итмәгән өчен чит илгә качарга мәҗбүр була. Анда бай яши. Россиядә аның әсәрләрен кире кагалар. Чит илдә аңа моңсу. Ул туган илендәге системага үпкәли. Шәхси үпкәсен бөтен илгә, милләтенә юнәлтә. Бары тик кара якларны гына күрә. Шул ук вакытта дөресен әйтергә батырчылык итүе белән хөрмәткә лаек. Ул барысын да инкарь итә. Татарлар куркак, ди. “Ак калфакның табылган чагы...” җырының мәгънәсе укучыга аның сүзләре белән аңлатыла: “Бердәмлек юк бездә, шуңа күрә горурлыкны, хөрлекне югалттык, шуңа күрә “безнең дус-иш белән ил тулган,” .[И.Юзеев:44] ди. Аның теле белән татарның фаҗига сәбәпләре ачыла, гамәлләре тәнкыйтьләнә. Америкага киткәч,Тайфур бер картина да иҗат итә алмый, иҗат кризисы кичерә. Үзе китсә дә, чит җир аңа илһам бирә алмый. Материаль яктан җитешле яшәсә дә, аның җаны газаплана, үз-үзенә урын таба алмый һәм ул үз гомерен үз куллары белән чикли.

Жак-Габделхак- II бөтендөнья сугышында катнаша. Әсирлектә була. Дошманга баш итмәгән, сатылмаган. Сугыш беткәч, туган иленә кайтырга курка. Чөнки Сталинның мәгълүм указы буенча әсирлектә булган бөтен кешегә сатлыкҗан итеп караганнар. Андыйларның үзенә генә түгел, бөтен гаиләсенә, нәсел-нәсәбенә авыр була ул елларда. Жак, әнисе шул хурлык газабын кичермәсен өчен, һәлак булганнар исемлегендә йөрүне өстенрәк саный. Сугыш вакытында иң авыр чакларда да әнисенең ак калфагын югалтмый саклаган. Ак калфак аның өчен изге; туган ил, анасының төсе. Ул бик сагына, җирси.

Читтә яшәсә дә, туган илендәге күп нәрсә белән риза булмаса да, Жак-Габделхак милләтенең киләчәге барлыгына ышана. Ул аны мескен санамый.

Шулай итеп, чит илләрдә гомер кичерүче татарлар арасында бәхетле дип атардай бер кешене дә тапмадык. Бәлки татарлар үз илләрендә бәхетледер? Телекүпердә Казан ягыннан катнашучыларга күз йөртеп чыгыйк.

Акчурин Исмай Саттарович – 57 яшьлек рәссам, фабрикант, морза, акгвардияче нәселеннән.Гомере буе совет властенә тугрылыклы булуын исбат итәргә тырышып яшәгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1945 елның 26 апрелендә американ Майк Стерн белән очраша, таныша, дуслаша. Күп еллар узгач, Казанда очрашып сөйләшәләр.Тик кайбер органнар аның Америка кунагы белән аралашуын күзәткәнен сизеп тора, үзе өчен курка. Күп еллар узгач, алар телекүпер аша бер-берсен күрәләр һәм сөйләшәләр.

Исмай –тыштан караганда, үз илен яратучы, аның белән горурланучы кеше. Чит илләрдәге туганннарыннан баш тарткан, аның өчен алар – идея дошманнары. Ул да яшь вакытында зур хаталар ясаган: авылдагы мәчетне җимерүдә катнашкан. Олыгайган саен ул моның өчен үкенә, хатасын аңлый.

Исмай- бәхетсез кеше. Беренчедән, аңа, укырга керү өчен, әтисеннән ваз кичәргә туры килгән. Икенчедән, гомер буе куркып, яраклашып яшәргә мәҗбүр. Өченчедән, бердәнбер баласы Әфган сугышыннан ерткычка әйләнеп кайткан.

Исмай Акчурин – билгеле шәхес.Тик ул ялгыз. “Дөресен әйтим, үз өемдә, үз илемдә йөрәкне бушатырлык фикердәшләрем юк икәнне белү – үзе бер фаҗига,” .[И.Юзеев:50] – ди ул.



Иванов Павел Николаевич – 70 яшьтә, керәшен. Ул: “ Без – милләтебезнең көчләп чукындырылган өлеше. Җисемебезне саклап калсак та, исемебезне саклап кала алмадык” [И.Юзеев:51], – дип әйтә.

Көрәшче.Сабантуйларда илле ел бил бирмәгән. Тик аны бу яклап кына көрәшче дип атасак, аз булыр. Чөнки ул: “Бөтен тормышыбыз сугыш та көрәш” [И.Юзеев:47],-ди.

Иванов-фаҗигасе гасырлар тирәнлегенә барып тоташа торган халык вәкиле.Чукындырылганнан соң ничә буын алышынса да, ул үзен татар дип таный, телен саклап калулары белән горурлана.

Регина Кайчандыр Тайфур белән бер-берсен яратканнар. Мәхәббәте өчен барына да әзер. Регинаның һәрнәрсәгә үз фикере бар. Очрашуга килергә риза: ”Әмма үземнең башым белән!” .[И.Юзеев:47]

Регина- көчле шәхес.Аны яңа кыю буын вәкиле дип атарга мөмкин.



Шәмсия Ишмуллина – 85 яшьтә. Өч тел белә. Әтисе революциягә кадәр үк Америкада –Кембридж университетында укыган булган. Шуның өчен аны атканнар. Ә Шәмсия шулай да да гомер буе совет идеологиясенә ышанып, читкә тайпылмаска тырышып яшәгән.Аның өчен ялган патриотизм дөреслектән кыйммәтрәк. Шук вакытта аның күңелендә протест яши.

Шәмсия чит илләрдәге татарларны сүгә: " ...Минем өчен алар... илен сатучы хыянәтчеләр.” .[И.Юзеев:48] Жак- Шәмсиянең улы. Баласын тере килеш күргәч тә, аның исәнлегенә ышана алмый, ышанасы килми. Бары тик ак калфак турында ишеткәч кенә аңына килә, фикерен үзгәртә. Бары шунда гына чит илдәге милләттәшләренең фаҗигасен аңлый: "Нигә соң без шулкадәр шәфкатьсезләр," .[И.Юзеев:52] -ди.

Алдан искәртеп үткәнемчә, мин эшемне "Татар фаҗигасе "дип атадым.Нәрсә соң ул фаҗига? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә "Фаҗига - коточкыч авыр хәл, вакыйга. Зур бәхетсезлек" дигән аңлатма бирелә.

Геройларны шартлы рәвештә ике төркемгә бүләргә мөмкин.Иванов,Ак-чурин,Шәмсия-язмышларына буйсынып, көрәшүдән баш тартып, шулай да гомер буе күңелләрендә рәнҗү саклаучы кешеләр.Алар Россиядә яшиләр. Ә Тайфур, Жак, Сафия, Гөлнур, Зөбәйдә-көрәшчеләр.

Фаҗиганең төп сәбәбе - "дус-ишләрнең"-татарларның бердәм булмавы, бер-берсенең кадерен белмәве. Шуны И.Юзеев бу әсәрдә бик ачык күрсәтә. Акчурин-Тайфур конфликты, илдәгеләрнең әсирлектә булганнарга карата мөнәсәбәтләре, Акчуринның мөселман кардәшләренә карата булган акланмаслык гамәле -моның ачык мисалы

Бу әсәр 1990нчы елда язылган. Үзгәртеп кору елларында күкрәк тутырып алган иркен сулыш күп татар язучылары кебек, И.Юзеевта да халкыбызның үткәне турында күбрәк белү һәм укучыга хак тарихны күбрәк җиткерү теләге уяткан, кулына каләм биргән.Ул һәрбер татарның күңел түрендә йөргән моңны үз укучыларына җиткерергә теләгән. И.Юзеевның татар язмышына багышланган әсәрләре бик күп. Шигъриятнең моңлы җырчысы өчен бу тема мәңгелек. Әле 1997 елда да бу темага кире әйләнеп кайтып,"Татар моңы" поэмасын язган.



Илләр юл бирегез,

Татар моңы килә!- .[И.Юзеев:53]

-дип язып үзенең ахырына кадәр оптимист булып калуын күрсәтә.

И.Юзеевның бу әсәре мине тетрәндерде. Минемчә, бу әсәр белән үзен татар дип санаган һәм санарга теләмәгән бөтен кеше таныш булырга тиеш. Иманым камил, тарихыбызга карата гына түгел, бүгенге яшәешебезгә карата да күпләрнең фикере үзгәрер, дус-ишләребез дә бердәм тату яшәр, чәчелеп илне тутырмас иде.

Әдәбият


1. Бәйрәмова Ф. "Дөньяга сибелгән татар" Татарстан китап нәшрияты, 2003.

2. "Йөртә безне язмышлар" Төзүче Әхмәт Сәхапов. Татарстан китап нәшрияты 1992 ел.

3.Ф.Хатипов. Әдәбият теориясе. "Раннур" нәшрияты, 2002 ел. 4.Хәйретдин Ф. Илдар Юзеев – үзе бер дәвер. Шәһри Казан, 2000.

5.Солтанбеков Б.Ф., Харисова Л.А., Галләмова А.Г. Татарстан тарихы ,ХХ гасыр. "Хәтер" нәшрияты 1998.

6.Татарстан тарихы В.И.Пискарева редакциясендә. Казан: Тарих. 2003 ел.

7.Юзеев И. Ак калфакны төшердем кулдан .



ҖӘЛИЛ ЧАТКЫЛАРЫ

Зәкиева Д.Н.

Җәлил беренче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Шакирова Э.Ш.


Һәрбер ымын җилнең тоя шагыйрь,

Җилкендерә һәрбер сулышы.

Ак бураннан бәхет эзләп йөри,

Ымсындыра бөре тулышы.

Шигъри сүзгә мин кечкенәдән гашыйк булдым, күңелне тетрәткән, хисләндергән шигырьләр очратсам, ятлап та алам. Хәтта озын-озын, кызыклы булсынмы, хислеме, шигырьләрне сәхнәләрдән дә, сабантуйларда да, төрле бәйрәм-кичәләрдә дә сөйләп йөрим мин.

Менә бүген дә мин үзебезнең Җәлил бистәбез шагыйрләренең иҗат җимешләрен кулга алдым. “Кечкенә булса да, төш кенә”. Бу әйтем нәкъ безнең бистәбез турында. Табигатьнең искиткеч гүзәл бер урынында төзелгән ул. Исемен дә халкыбызның сөекле шагыйре хөрмәтенә “Җәлил” дип атаганнар. Җәлил! Бистәбез шагыйрь исемен йөртә. Шуңа күрә ул җырсыз-моңсыз яши алмагандыр. Безнең бистәбездә Гафифә Гаффарова, Булат Әюпов, Илдус Мәрданшин, Рухия Ахунҗанова, Әнисә Минһаҗева кебек шагыйрьләр хикмәтле фикерләре белән шаккаттырып иҗат итәләр.

Бистәбездә 1981 елдан бирле Әлмәт язучылар оешмасы фатихасы белән оешкан “Җәлил чаткылары” исемле әдәби-иҗат берләшмәсе эшләп килә. Шул вакыттан бирле аның оештытучысы һәм алыштыргысыз җитәкчесе – шагыйрь Илдус Мәрданшин. Шушы вакыт эчендә берләшмәгә йөреп, иҗат белән актив шөгыльләнүчеләрнең шигырьләре 13тән артык исемдә китап булып дөнья күргән. Әдәбиятны, иҗат эшен чын күңелдән яратып, үҗәтләнеп иҗат итүчеләр һәм халыкта шигърияткә мәхәббәт тәрбияләүдә, әдәбиятны пропагандалауда актив эшләүчеләр тупланган анда. Берләшмәнең җанланып китүендә Әнисә Минһаҗева, Анна-Әнисә Әхмәтбаева, Альмира Терехова кебек шәхесләрнең килеп йөрүләре әһәмиятле роль уйный. Бистәбезнең иҗат чишмәсе елдан-ел “тирәнәя”, берләшмә тирәсенә яңадан-яңа әдәби көчләр өстәлә. Берләшмә әгъзалары арасында һөнәрләре буенча укытучылар, эшчеләр, хезмәткәрләр, нефтьчеләр һ.б. бар. Алар тарафыннан язылган шигырьләр туган якка, туган төбәккә мәхәббәт, Ватанга бирелгәнлек белән сугарылган. Һәвәскәр авторларыбыз үз укучыларының күңел түренә мөмкин кадәр тирәнрәк үтеп керү уе белән иҗат итәләр. Гомумән, әдәби көчләрнең халык алдында чыгыш ясавы табигый күренеш булып әверелде.



Әй, Җәлил, туган ягым,

Урман, болын, юлларың бар.

Киң мәйданың каршы ала,

Булмасын күңелләр тар.

Әй, Җәлил, туган ягым,

Урман, болын, юлларың бар, - дип яза Илдус Мәрданшин үзенең шигырендә. Ул үзенең туган яклары – Җәлил бистәбез белән бәйле һәр нәрсәне үтә дә нечкә хис-тойгылар белән, хәтта берникадәр илһамландырып кабул итә. Шагыйрьнең иҗаты белән якынрак танышкан саен шуңа төшенә барасың, ул кулланган образ-сурәтләрнең мәгънәсен әдәби төшенчәләр белән генә чикләп булмый. Ул туган җирнең табигатен, җирен-күген, һава-суларын, ниһаять, кешеләрен ходай ихтыяры, дөнья шаукымы итеп кабул итә. Шагыйрь өчен “туган як тойгысы”, “туган җир хисе” үзенчәлекле ышануларга әверелеп китә.

Тагын бер шагыйребезне алыйк. Әнисә Минһаҗеваның 2007нче елда: “Сезгә кайтам бүлеп гомерне” дигән китабы дөнья күрде. Әнисә Минһаҗеваның язмалары һәм мәкаләләре белән якыннан таныш булган кешеләр аның әсәрләреннән үзләренең күңеленә якын булган бик күп яңалыклар таба, гыйбрәтләр ала. Шагыйрә, публицист Әнисә Минһаҗева әле һаман юлда, эзләнүдә. Әнә бит ул үзенең бер шигырендә: “Яшисем бар, эшләрем күп, җанны кыеп екмагы!” – ди.



Зәңгәр тауга мендем, кул изәдем,

Тал-тирәкләр сәлам бирделәр.

Нигә озак тордың, әллә кайталмадың,

Әллә сагынмадың, диделәр.

Туган ягы белән бәйле һәр нәрсәне, табигать күренешен үз иҗатында җанландыра шагыйрә, алардан серле-сихри мәгънәләр эзли ул. Менә шундый “тере табигать”кә берничә мисал:



Авылымның йөзе

Тауларымның күзе (“Бүз Ат чишмәсе...”)

Бүз ат чишмә җырлый-җырлый ага,

Тау-таш арасыннан ургылып.

Әнисә Минһаҗеваның шигырьләренә кереп китсәң, андагы образлардан тиз генә чыгам димә. Шагыйрә туган якка, якын кешеләргә булган мәхәббәтен чишмә, таллар, имәннәр, үзе яраткан Бүз Ат чишмәсе, иртәнге саф җилләр, агымсулар аша ачып сала.

Булат ага Әюпов шигырьләрендә аналарга, хезмәт һәм иҗат кешеләренә мәдхия җырлый, аларның образын үзенчә яктыртырга тырыша.

Бистәбезнең бүген үз тарихы,

Үз даны бар халык телендә.

Җәлил исеменә тап төшерми,

Күп йолдызлар яна күгендә.

Гомере буе төзелештә эшләгән, штукатур-маляр хезмәтен башкарган шагыйрәбез Гафифә Гаффарованың туган авылы Тархан турында язганнарын укысаң, шунда ук үзең үскән авыл, аның инешләре, кыр сукмаклары, яшел чирәмнәре күз алдына килә. Аның авылында гына таллар шулай балыклы инешләрдә бөдрәләрен чайкый, кыш буе йоклап яткан кыр-сукмаклар, карын селкеп, язга әзерләнә, тәрәзәләр челтәр шәле аша кояшка карый...Тарханы белән горурланып, аңа тугрылыклы калып, шигырьләр яза һәм язганы белән укучыны әледән-әле шул чуклы шәлле зирекле, яфрак түшәлгән урамлы, каз бәбкәле авылларына әйләндереп алып кайта.

Тагын бер шагыйрәбез Анна-Әнисә Әхмәтбаева үз шигырьләренә көйләр язып, матур-матур җырлар тудыра. Ул үзешчәннәр арасында очрый торган сирәк талант ияләренең берсе диясе килә.

“Җәлил чаткылары” берләшмәсе шагыйрьләренең шигырь җыентыкларын укыгач, безнең күңелләргә “туган як” төшенчәсе тагы да тирәнрәк үтеп керә. Бу шигырьләр туган нигезнең, газиз халкыбызның рухын кадерләргә, яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә.

30 елга якын вакыт эчендә берләшмә бик күп әдәби чаралар, бәйрәмнәр, очрашулар, тарихи урыннарга сәяхәтләр уздырды. Ел саен бистәбездә Җәлил, Тукай көннәре шигъри бәйрәм төсендә уздырыла.

Сихри алан – “Җәлил чаткылары”,

Юл юк анда хиссез кешегә.

Сукмаклары йөрәк аша үтә,

Ак юл, бәлки, керер төшеңә.
Әдәбият
Әюпов Булат. Каран чишмәсе. – Әлмәт. “ТатАСУ нефть” басмалар бүлеге. 1999ел. – 3бит.

Гаффарова Гафифә. Чакыру. – Җәлил. 2007ел. - Шәхси эшмәкәр Байкин С.И. типографиясе.

Мәрданшин И.Х. Тарихта кала эзләр. – Җәлил. 2009ел.- 3бит.

Минһаҗева Әнисә. Сезгә кайтам бүлеп гомерне. – Әлмәт. 2007ел. – 69бит.

Минһаҗева Әнисә. Күңелегезгә керәм янган ут булып. – Азнакай, 2002ел.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет