Әдәбият
Исламов Ф.Ф. Хуҗа Бәдигый – танылган педагог һәм методист.// Исламов Ф. Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. - Казан: Печатный двор, 2002.
Исламов Ф.Ф. Танылган фольклорчы, педагог һәм методист. // Ватаным Татарстан, 2003, гыйнвар.
Кашапова С.Алтын – җирдән, белем китаптан табыла//Мәдәни җомга, 2008, 4 апрель, 11б.
Мәхмүтов Х. Тел галиме, фольклорчы, педагог.//Татар иле, 2003, 15 гыйнвар.
Мәхмүтов Х.Утта янмас, суда батмас хәзинә.// Мәдәни җомга, 2002, 6 декабрь, 16б.
Хуҗа Габделбәдигъ улы Бәдигый// Мәдәни җомга, 1997, 19 декабрь, 13б.
Хуҗа Бәдигый: тел галиме, фольклорчы, педагог: Фәнни мәкаләләр җыентыгы. – Казан, 2008, 192 б.
Ярми Х. Татар фольклористика фәненең күренекле галиме.// Совет әдәбияты, 1957, №12, 62-64 б.
Мирас, 2008, №5, 116-118 б.
Мәхмүтов Х. Тел галиме, фольклорчы, педагог. // Татар иле, 2003 ел, гыйнвар.
Исламов Ф.Ф.Танылган педагог һәм методист. / Х.Бәдигый: тел галиме, фольклорчы, педагог. Фәнни мәкаләләр җыентыгы. – Казан, 2008, 56б.
Исламов Ф.Ф.Танылган педагог һәм методист. / Х.Бәдигый: тел галиме, фольклорчы, педагог. Фәнни мәкаләләр җыентыгы. – Казан, 2008, 58б.
АВЫЛ ЮККА ЧЫКСА, ТЕЛ ДӘ, МИЛЛӘТ БУЛАРАК, ХАЛЫК ТА БЕТӘ
Гайнетдинова Ч.Р.,
Мөслим районы Мөслим
2 урта гомум и белем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче:
Гайнетдинова Г.Ф.
Без - татарлар, телебез татар теле,
мөстәкыйль һәм камил тел ул.
Каюм Насыйри
Республикада татар теле — дәүләт теле булса да, ул үсеш ала алмый. Гәрчә урыс теле белән бертигез хокукта, ләкин татар теле кулланылыш тапмый. Ни өчен шулай?
Безгә киләчәк турында уйларга кирәк. Бүгенге шартларда ни эшләргә була? Тел проблемасын шушы шартларда хәл итәргә кирәк. Минем фикерем шундый: күп нәрсә теге яки бу кешенең үзеннән тора. Безгә беркем дә туган телдә сөйләшергә комачауламый, урамда да, укыган урыннарда да шулай ук. Ник икмәкне татарча сорап аласың дип, кибеттә берсе дә авызга китереп сукмый. Кем безне татарча тәрбияләүдә аяк чала?! Беркем дә комачау итми. 70 нче елларда ук Эстониядә эстоннар бер-берсе белән бары тик туган телендә генә сөйләшкән, берсе дә тыя алмаган. ә бит ул совет заманасы булган.
Бар нәрсә үзебездән тора. Мәҗбүри татар теленә өйрәтеп булмый. Кыйнап татарча сөйләштерү мөмкин түгел. Бу кешенең рухи таләбе, халәте булырга тиеш.
Милләтне элек дин генә саклап калган, хәзер исә заман үзгәрде. Безгә иң беренче чиратта телне сакларга, аны үстерергә кирәк. Монда кешенең белем дәрәҗәсе дә, халыкның үз тарихын, телен белү дә, хөрмәт итү, дин дә керә.
Икенчесе — ул материаль байлык, яшәү дәрәҗәсе. Кешенең кесәсендә акча юк икән, аңа милләт тә, милли проблемалар да кирәкми. Рухи һәм материаль байлык яһүдләрне саклап калган. Татар милләт буларак саклансын өчен, халык рухи яктан да, материаль яктан да бай булырга тиеш.
Милләтнең тамыры, бигрәк тә татарныкы авылда. Татар телен саф, камил белгән кешеләр шунда яши. Ләкин газ керсә дә, юллар салынса да, кайбер авыллар бетеп бара. Ни кызганыч, моңа халыкның битараф, үшән булуы да ярдәм итә. Анда мәктәпләрне, мәдәният учакларын да бетерергә ярамый, алар ябыла икән, авыл бетте дигән сүз. Ул бүген татарның терәге. Авыл юкка чыкса, тел дә, милләт буларак, халык та бетә. Шушы хакыйкатьне аңларга иде.
Мин укыган Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә күп кенә дәресләр рус телендә алып барылса да, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм үзебезнең тырышлык аркасында без татарча сөйләшәбез, аралашабыз.Әдәбият дәресләрендә без татарча сөйләшеп кенә калмыйбыз, ә бәлки зур-зур күләмле әдәби әсәрләр укып фикерләшәбез.
Әдәбият- сүз сәнгате. Әдәби әсәрнең үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәле, теләк-омтылышлары ята. Әнә шулар аша, матур әдәбият әсәрләре нигезенә киләчәк буыннарны тәрбияләү мәсьәләсе салына. Бу һәр чорда шулай булган. Әсәрләрдәге геройлар арасыннан без үзебезгә ошаганнарын сайлап алабыз, теге яки бу сыйфатын үзебездә булдырырга тырышабыз. Шулай итеп, матур әдәбият әсәрләре безнең тормыш маягына әверелә. Гаҗәеп бай әсәрләребез бар бит безнең. Матурлык һәйкәле булырлык әсәрләр!
Әлеге әсәрләрне безгә әдәбият дәресләрендә тәкъдим итәләр, алар белән таныштыралар һәм кызыксындырып укытырга тырышалар.
Мин, мәсәлән, 5-8 классларда әсәрләрдән өзекләрне дәреслектән генә укысам, өлкән классларда инде зур кызыксыну белән тулы әсәрләрне укый башладым.
Бүгенге көндә әдәбиятны өйрәнү- гаять күпьяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Әдәби әсәрләрне өйрәнү безгә тормышны тулырак аңларга, кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Аларны укыгач, дулкынланасың, андагы вакыйгаларга һәм образларга карата төрле фикерләр туганын сизәсең. Дәреслекләрдә тәкъдим ителгән өзекләрне генә укып, әдәбият дөньясына бөтенләй кереп чума алмыйсың.Алар тиешле нәтиҗәне дә бирмәскә мөмкин. Моның өчен әсәрне тулысынча укырга кирәк. Тулы бер романны хәзер генә укырга өйрәнеп булмый. Без башлангыч класслардан үк укырга күнегергә тиеш. Ә инде кече яшьтән үк китапка мәхәббәт уяна алса, тормышның төрле хәлләрендә дә безнең үз фикеребез булачак.Зур күләмле әсәрләрне дәрестә укып җитешеп булмый, аларны өйдә укырга кирәк. Ә инде әсәрне берьялгызыбыз укып чыга алганбыз икән һәм бездә язучының башка әсәрләрен , бөтен иҗатын белү теләге кузгалса, бу хәл укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле булуы турында сөйли. Укыганның эчтәлеген без иптәшләребез алдында сөйли дә алсак, бу инде телнең баюына, җегәрне ныгытуга булыша.
“Эчтәлек сөйләү” гыйбарәсе бездә кайвакытта тискәре мәгънәдә кулланылды.Әмма эш-гамәлдә шулай да эчтәлек сөйләү белән еш очрашырга туры килә. Һәм ул кирәк тә.Хикмәт нәрсәдә соң? Эчтәлек сөйләү-сурәтләнгән вакыйгаларны, автор әйтергә теләгәннәрне үз сүзләрең белән кыскача гына әйтеп-сөйләп бирү,сюжетны бәян итү дигән сүз ул. Ә сюжет-әсәрнең иң мөһим, даими өлешләреннән берсе.Чөнки матур әдәбият тормышны хәрәкәттә, процесста чагылдыра. Ә сюжет әнә шул яшәеш агымын бирүгә хезмәт итә. Анализны, билгеле, эчтәлек сөйләүгә генә кайтарып калдырып булмый.Әмма аны бөтенләй кысрыклап чыгару да дөрес булмас. Борынгы грек философы,әдәбият галиме Аристотель дә күләмле әсәрләрнең эчтәлеген кыска, җыйнак итеп сөйли белүне осталык дип санаган, үзе “Илиада” кебек катлаулы һәм зур әсәрнең эчтәлеген кыскача гына бәян иткән.
Сүзем татар халкының телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү өлкәсендә хакында. Әгәр без татарча сөйләшеп калмыйча, әдәбияты белән дә кызыксынсак, телебез, һичшиксез үсәчәк, сакланачак.
Бездә саф татарча сөйләшәләр, татарча китаплар укыйлар дип мактансак та, ә республикабызда хәлләр алай ук мактанырлык түгел.
"ТНВ" каналыннан еш кына галим-голәмәләр, язучылар, журналистларыбызның гәпләшеп утырганын күрсәтәләр. Бигрәк тә "Мәдәният дөньясында" исемле тапшыруда күп алар. "Мәдәният дөньясы" бүгенге татар халкының мәдәният көзгесе булып тора түгелме соң?! Шушы "көзге"дән соңгы 20 елда милләтебезнең никадәр түбән тәгәрәвен күреп йөрәк сызлый. Бу тапшыруны кемнәр генә алып бармады инде. "Шәхәр", " хәм", "җылытасың инде", "бу җылда" дип, телләре ни сөйләгәннәрен колаклары ишетми журналистларның. Әллә татар тапшырулары өчен журналистларны эшкә алганда конкурс уздырып, иң начарларын гына сайлап алалар инде. Шулай булмаса, 20 миллион татар арасыннан матур тавышлы, сүзләрен ачык, аңлаешлы әйтеп сөйләүче һәм саф татарча киенергә, ягъни оят җирләрен капларга оялмаучы, 4-5 журналист табып булмыймы инде? Әгәр "Хәерле иртә" тапшыруында Илдар Кыямов та булмаса, иртә белән телевизорны кабызып торасы да юк. "Хәерле иртә" тапшыруын алып баручылар, автобус тукталышында бөгелә-сыгыла, шыркылдый-шыркылдый мәзәк сөйләшеп торучыларны хәтерләтәләр. Чагыштырып карыйк инде Рөстәм Нәбиуллин, Әминә Сәфиуллина, Эльс Гаделев, Айрат Арсланов, Мәрьям Арсланова, Камал Саттароваларның сөйләүләрен бүгенге диктор-журналистлар белән. Бүгенге теле-радио тапшырулар алып баручыларның әдәби телләре урам теленнән кайсы яклап аерыла?!
Газеталар да кимен куймый. Мәсәлән, берәр кешенең кайгысын уртаклашкан матәм язмасын укысаң: "... фәлән кешенең вакытсыз вафат булуы сәбәпле..." – дип язалар. Кеше беркайчан да вакытсыз вафат булмый, кеше гомере беткәнгә күрә вафат була. "Кешенең әҗәле бер минут алдан килмәс һәм бер минут соңга калмас", – ди Коръән Кәрим. Кайберәүләрнең гомере озын, кайберәүләрнең гомере кыска була. Татар теленең тарихына күз салсак, әдәби татар теленең ХХ гасырда гына урам теленә әверелүенә инанырга була. Кол Галидән Габдрәхим Утыз Имәнигә кадәр 525 ел узган, тел сизелерлек үзгәреш кичермәгән, Утыз Имәнидән Тукайга чаклы 125 ел вакыт үткән, тел сакланган. Ә Тукайдан соң, дөресрәге Октябрь Революциясеннән соң без Тукайны тәрҗемәсез аңламый башладык.
Бармы безнең татар халкында галим исеме алыйм дип түгел, ә халкым дип җан атып йөргән галимнәребез? Бәлки безнең язучылар, шагыйрьләр арасында бардыр андыйлар, мин генә белмимдер...
Су язып май төшми ул. Милләт, тел, мәдәният дип тел чарлап телне дә саклап, мәдәниятне дә үстереп булмый. Армый-талмый эшләргә, гамәл кылырга кирәк. Аның өчен гыйлем кирәк, гыйлем булсын өчен иман кирәк.
Республикада ТР Дәүләт телләрен саклау, өйрәнү, үстерү программасы берничә ел эшли. Бер караганда, башкарылган эшкә хисап тотучылар күп, ләкин шул ук вакытта күзгә күренерлек зур үзгәрешләр дә юк кебек. Татар теленә урыс теле белән бертигез кулланылышка керергә бик ерак әле. Бүгенгә кадәр татарча хатасыз язылган элмә, мәгълүмат такталары зур проблема булып тора, сәүдә, күңел ачу үзәкләре, кибетләрдә, дәүләт учреждениеләрендә һ.б. татар теле үги булып кала бирә. Татар теле өчен кем җавап бирә? Туган телгә карата тискәре мөнәсәбәттә чиновниклар, әллә биредә яшәүчеләр дә гаеплеме? Әлбәттә, без. Татар теленең киләчәге безнең кулда. Шуңа күрә, әйдәгез без аны саклыйк, яклый, үстерик...
Әдәбият
1.Нигъмәтуллин Ә. Урта мәктәптә татар әдәбиятын өйрәнүнең фәнни-методик нигезләре.- 149 б.
2. Әхмәдиева Л. Язмыш һәм иҗат / Л.Әхмәдиева // Казан утлары. – 1995. — №4. – 110-115 б.
3. Хафизов С. Хәзерге татар әдәбиятының актуаль мәсьәләләре / С.Хафизов. – Уфа, 1988.
4. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда.: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: “Раннур” нәшр., 2001. — 6т. – 544 б.
ТЕЛЛӘР БЕЛГӘН – ИЛЛӘР ГИЗГӘН
Гәрәева Л Ә.
Тукай районы Комсомол урта
мәктәбе.
Фәнни җитәкче: Галимова М.М. һәм Галимов Ф.З.
Безнең Тукай районы Комсомол урта мәктәбендә 1992нче елдан бирле рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытыла. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең максаты – укучыларда коммуникатив эшчәнлек булдыру.
Дәресләрдә төрле методлар, чаралар кулланыла.. Мәсәлән,“Туган көнгә әзерлек” дигән теманы үткәндә кунакка кайчан баралар, анда күпме булырга ярый, ишекне ничек шакып керергә, чәчкәне кемгә бирергә, ә бүләкне кемгә, өс киемен кая куярга, өстәл артында ничек утырырга кирәк, нинди уеннар уйнау кулаерак, соңыннан кемнәргә рәхмәт әйтергә сорау-проблемалары өстендә эшләп, уеннар уйнап, шушы сорауларның барсына да җавап табып, әдәпле баланың нинди булуын аңлату, соңыннан әңгәмә уздыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен баету; икмәккә, өлкән буын кешеләренә хөрмәт хисе тәрбияләү күздә тотыла.
“Телләр белгән – илләр гизгән” дигән дәрестә тәрҗемәчеләрнең ни өчен кирәклеген Гөлзадә Әхмәтованың “Тәрҗемәче” шигырен укып башласак, “Телләр белүче кешеләр өчен бик күп илләр, чикләр ачык” дигән әйтем белән дәвам итеп , бүген дөнья халкының 6 мең телдә сөйләшүен белдек. Татар теле – дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе икәнен һәм бу телдә 7 миллионнан артык кеше сөйләшүен ачыкладык. Тел өйрәнү кагыйдәләрен истә калдыргач “Терәк” җырын өйрәндек . Аудиокушымтада җырның сүзләре һәм көе бирелгән (трек № 58-59). Бу җырны “Аулак өй” кичәсендә дә җырладык.
Укучылар дәрестән соң үзләренең юкка гына татар телен өйрәнмәүләренә шатланып, “Мин татарча сөйләшәм!” дигән темага хикәя төзеп килделәр. Дәресне бер шигырь укып кына башласак та, күпме яңалыклар белдек, бәйләнешле сөйләмгә чыктык.
“Светафор сакта тора” дигән теманы үткәндә дәрес җәйге ял, сәяхәт турында диалоглар төзү, үз-үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен искә төшерү, светафор турында шигырьләр уку турында булса, дәрес азагында аудио кушымта белән эшләү, “Юл кагыйдәләре” дигән өстәл уены уйнау дәресне тулыландырды, юл кагыйдәләрен истә калдырырга һәм өлкәннәргә булышырга кирәклеген тагын бер тапкыр ныгытты.
“Китап минем киңәшчем” дигән темага дәрес планы әзерләгәндә, шигырьнең авторы Хәсән Шабанов турында материалны бик озак әзләдек. Мәктәп һәм авыл китапханәсендә дә, күрше Новотроицк һәм Князь мәктәп китапханәләрендә дә табылмады. Чаллы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре генә булыша алды. Ул китап та 1956 нчы елда чыккан кечкенә китап булып чыкты, ә биографиясе гел дә юк диярлек. Укытучыбыз Галимова Мәдинә Мәксүт кызы дәресне Р.Фәхрэддиннең “Балаларга үгет – нәсыйхәт” дигән китабыннан “Гүзәл китаплар – гаҗәеп эшләрне күрсәтүче көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш...” дигән сүзләр белән башлады. Кунакка Шәвәли белән Кирлемән дә килделәр, күнегүләр әшләделәр, диалоглар төзеделәр. Без белем турында мәкальләрне кабатладык, ситуатив күнегүләрдә бер- беребезгә киңәшләр бирдек. Дәрес азагындагы “Китапханәдә” дигән уен – диалог безгә бик тә ошады.
“Минем дустым бар” дигән ачык дәрестә укытучыбызның: “ Бердәм булыгыз, бердәмлекне бернинди дә көч сындыра алмый”,- дигән җөмләсе йөрәгебезнең түренә үтеп кергән булса, “Телефон уенчык түгел” дигән дәрестә гаджетомания авыруы турында белдек. Бу бүгенге көн проблемасын ачып күрсәтте.
Миңа мәктәптә иң ошаганы, класстан тыш чаралар, чөнки анда без чын артистларча катнашабыз.
Укытучыбыз: “Класстан тыш чараларның максаты: укучыларда татар халкының тарихы, әхлагы турында мәгълумәт булдыру; милли горурлык хисләре тәрбияләү; бүгенге көндә онытылып баручы милли йолаларны, гореф – гадәтләрне дәрестән тыш чараларда укучыларга җиткерү; укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү. Милләтләрнең тигез хокуклы булуын һәм аларга ихтирам, хөрмәт белән карарга кирәклеген төшендерү,”- ди. “Аулак өй” кичәсендә татар балалары белән башка милләт балаларының бергәләшеп уйнаулары һәм җырлаулары үзе ни тора. Ә кичәгә әзерлекне яулык чигәргә өйрәнеп башладык.
Мондый бәйрәмнәр аша ата – бабаларыбыз йолаларын өйрәнәбез, шуңа күрә фән белән кызыксыну туа.
“Әбием сандыгы” дигән сыйныф сәгате халкыбызның күңел гәүһәрләренә, ягъни үткәненә, аның еллар буе тудырган мирасына багышланды. Кичәгә әбиләрне, әти-әниләрне чакырдык. Наҗия әби тәңкәләр, чулпы, беләзек, кием, сөлгеләр турында сөйләде. Без генә түгел, әти-әниләр дә йотлыгып тыдлады.
“Халык җырлары” дигән кичәгә дә ныклап әзерләндек, чөнки кайбер җырлар безгә бик борынгы заманнан, болгор чорыннан ук килгәнен белдек. Шундый җырларның берсе – татар халкының иң популяр җырларыннан “Ай былбылым” җыры.
Укытучыбыз: “ Иң беренче татар җыры кайчан туган? Кызганычка каршы, без аны беркайчан да белә алмыйбыз. Тарих битләрендә кайчан, нинди дәүләтләр барлыкка килгәне, аларның кайчан нинди сугышлар булып үткәне турында мәгълүматлар бар. Ә менә җырларның кайчан туган булуы хакында мәгълүматлары юк. Бәлки аларны белү кирәкмидер дә. Тукаебыз язганча, “халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе ...” булган җырларыбызның гасырлар аша үтеп, бүгенге көнгә килеп җитүе, безнең өчен бик кыйммәт һәм кадерле,”- диде.
Безнең Комсомол мәктәбе укучылары район һәм республика конкурсларында да еш катнаша. Мәсәлән, А.Алишның 100елыгына багышланган фәнни конференциясенә “Бәяләнмәгән батыр” дигән реферат һәм презентация әзерләсәк, “Туган ягым – Татарстан” дигән рефератлар конкурсыннан да читтә калмадык, 3нче урын яуладык. Чаллы шәһәре балалар үзәге үткәргән “Мин яратам сине, Татарстан!” дигән слайд-шоуга Р.Фәхреддинның “Казан ханнары” дигән китабы буенча Сөембикәнең гаиләсе турында презентация ясап катнаштык . 10 класс укучысы Сурова Виктория чиста татар телендәге конкурстан диплом белән кайтты.
Шулай ук укытучыларыбыз Галимов Фәнил Зәки улы һәм Галимова Мәдинә Мәксүт кызы белән республикакүләм викториналарда да катнашабыз, бергәләшеп сорауларга җаваплар эзлибез.
Мәсьәлән,
№
|
Тема
|
|
|
1
|
Р.Фахреддингә 150 яшь
|
“Мәгариф”
|
2008-2009
|
2
|
Ф.Кәримгә 100 яшь
|
“Мәгърифәт”
|
2008-2009
|
Укытучыларыбыз белән экскурсияләргә дә йөрибез, белемнәребезне арттыру өстендә дә эшлибез. Ә инде сәяхәттән кайткач, бүгенге көн язучылары тарафыннан язылган әсәрләр белән танышуны дәвам итәбез.
Экскурсияләр, очрашулар
|
|
Бәйгенең исеме
|
Сарман районы Җәлил поселогына
|
Шәһәр музеенда М.Җәлилгә багышланган
|
“Гомеремне бирәм халкыма”- яшь экскурсоводлар конкурсы
|
Яр Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсенә
|
М.Җәлил эзләре буйлап
|
“Хәтер көне”
Сугыш ветераны Рыжов В. белән очрашу
|
Комсомол авыл клубы
|
“Озын гомер телибез”
|
Алабуга шәһәренә мең яшь
|
Алабуга шәһәрендәге Шишкин музеена
|
Халык хәтере.
|
“Мин татарча сөйләшәм” акция – конкурсында җиңеп чыгуыбызны да юкка гына түгел дип уйлыйм. Урамда, тукталышларда, балалар бакчасында, авыл клубында, Тукай район шифаханәсендә без татар телендә әңгәмәләр үткәрдек, сүзлекләр тараттык, концерт номерлары күрсәттек.
“Зирә тиен” конкурсында катнашып Гайнетдинова Алия республика буенча 2 нче урын яулады һәм бүләкләнде.
Мәктәбебез язучылар, җырчылар белән элемтәдә тора. Татар Дәүләт филормония артистлары Рөстәм Маликов Һәм Талипов Ренат белән, язучы якташларыбыз Рубис Зарипов һәм Вахит Шәих улы Имамов белән дә очрашулар үткәрдек, районыбыз Тукай көннәрен бик зурлап үткәрә. Һәр елны Чаллы төбәге язучылары белән генә түгел Казанда яшәүче язучылар белән дә очрашабыз.
“Истәлекле даталар” дигән конкурслардан да читтә калмыйбыз. Бу көннәрдә Хәсән Туфанның 110 еллык юбилеена багышланган фәнни – конференциягә әзерләнәбез. Конференциягә әзерләгән темамның исеме “Җыр өйрәтте мине ..”
Комсомол урта мәктәбе татар телен яңа технологияләр кулланып өйрәнү буенча көннән – көн алга бара, яңа уңышларга ирешә. Татар теле дәресләрендә компьютер белән эшләү күрсәтмәлелекне тәэмин итүе, контрольне көчәйтүе һәм зур күләмдәге мәгълүмат җиткерүе белән укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә һәм ул, ниһаять, белем алу белән кызыксындыру чарасы булып та тора. Шуңа күрәдер инде безнең мәктәп укытучылыры 1 сентябрьгә ноутбук белән бүләкләнде, ә районыбызда 23 мәктәп.
Бу безнең мәктәптә эшләнелгән эшләрнең бик аз гына өлеше. Мәктәбебез рус мәктәбе, барлыгы 100 гә якын укучы. Укулар рус телендә алып барылса да, без тырышып татар телен өйрәнәбез. Рус милләтендәге укучылар да бездән калышмыйлар, тырышып укыйлар, татар телен теләп өйрәнәләр, олимпиадаларда җиңеп чыгалар.
Укытучыбыз “Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” дигән конкурс була дигәч,минем дә катнашып үзебезнең мәктәптә татар телен ничек өйрәнүебез турында язасым килде, чөнки минем дә татар теле укытучысы буласым, укытучыларым кебек сездә укыйсым килә. Безнең мәктәп укытучылары укучыларга татар телен, халкыбызның тарихын, әдәбиятын, сәнгатен, гореф – гадәтләрен өйрәтүне, янәшәдә яшәүче халыкларның да мәдәният белән кызыксыну, хөрмәмәт итү хисләре тәрбияләү максатын үзләренең бурычлары итеп куйганнар һәм шуңа тугырылыклы калып эшлиләр дә.
Әдәбият
-
Әминов А. Г. “ Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы”, Казан, 1977.
-
Әминов А. Г. “ V-VII классларда әдәбият укыту методикасы”, Казан, 1965.
-
Әминов А. Г. “ V класста әдәбият”, Казан, 1973.
-
Әминов А. Г. “ Мәктәптә образ-персонажларын өйрәнү һәм аларның шәхес формалаштырудагы роле”, Казан, 196 9.
-
Әхмәдуллин А. “ 9 нчы класс. Татар әдәбияты”, Казан ,1978.
-
Исмәгыйлева С.Г. “ IX класста әдәбият дәресләре”, Казан, 1977.
-
Исмәгыйлева С.Г. “ VIII класста әдәбият дәресләре”, Казан, 1986.
-
Халит Г. “ Мәҗит Гафури”, Казан ,1983.
-
Хатипов Ф. “ Эпик жанрлар”, Казан, 1973.
-
Юзиев Н.Г. “Татар әдәбияты тарихы”, Казан, 1989.
-
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, III томда, Казан, 1981.
ТЕЛ ЯЗМЫШЫ - МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ
Гарипова Р.,
Тукай муниципаль районы,
Кече Шилнә урта белем бирү мәктәбе.
Фәнни җитәкчесе : Гарипова Э.М.
Тел сүзе - тормышыбызда иң күп таралган сүзләрнең берсе. Моны аның халык, ил, милләт сүзләре кебек үк иҗтимагый әһәмиятле киң колачлы, тирән мәгънәле төшенчәне белдерүе белән аңлатырга кирәк. Аннары бу сүз күп төшенчә белдерә. Менә кайберләре генә: тел ул - кешенең һәм башка тереклек ияләренең әгъзасы, тел ул шушы атаманың, бер яктан, аерым предметларга күчерелмәсе (гармун теле, сәгать теле, шәл теле), икенче яктан, иҗтимагый күренешләргә күчерелмәсе (монысы аеруча киң таралганы), тел ул - фикерләү чарасы (тел очына килү, тел төбе, телдән төшмәү), аралашу, аңлашу өчен корал - чара системасы һәм шул системаны өйрәнә торган фән (дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Рус телен белү кирәк, үз телеңне белү тиеш. Татар теле программасы).Шушы системаның кулланыштагы хәле дә еш кына тел атамасы белән йөри ( Тел юата да, елата да. Газета теле. Агитатор теле).Язуда яисә сөйләүдә сүз белән үзенчәлекле эш итү системасы да тел дип атала (Шагыйрь Хәсән Туфан теле). Тел сүзе әле тагын да күптөрле мәгънәләрне белдерә, “Татар теленең аңлатмалы сүзлегенә” күз салырга мөмкин [3т.,69 бит]
Һәрбер телнең сүзлек составында үз сүзләр һәм алымнар барлыгын һәрбер кеше белә. Татар сүзләре турында сөйләгәндә төрки сүз дип әйтсәң, гаҗәпләнеп калучылар да очрый: соң, татарның үз сүзе юк мени?” дигәнне ишетергә туры килә. Элек-электән татарча халыкара әхвәлебез - җөябез турында сөйләгәндә “без мөселманбыз” дип өйрәткәннәр. Шуннан “без гарәпләр белән кардәш икән” дигән фикер туган. Аннары, совет власте урнашкач, “без СССР кешесе” дигән раслама беренче урынга куелган.
Татар лексикасында ( сүз нигезләре, нигез сүзләр составында) өч катлам аерыла: 1) төрки мирас, 2) төрле тарихи алынмалар, 3) татар теленең үзендә килеп чыккан яки пәйда булган сүзләр.
Борынгы төркләр иң беренче чиратта ике мәдәни даирә - көньяк- кончыгышта Кытай, көнбатышта Иран халыклары арасында яшәгәннәр. Көнчыгыш Азия белән Урта Азия һәм Иран арасында сәүдә эше ( “ Бөек ефәк юлы”) тәүдәрәк ирани халык - сугдиләр кулында булган. Безнең эра башларында бу сәүдәгә төркиләр кушылып, сугдиләр белән аралашып, катнашып киткәннәр һәм V гасырда ул сугдиләр үзләре төркиләшә башлаганнар. Шул чорда төрки телләргә ирани телләрдән бик күп сүзләр кергән һәм калькалар ясалган. Шушы факттан чыгып, төрки телләрдә сәүдә өлкәсенә ( борынгы транспорт, тавар атамалары, үлчәү - бәяләү терминнары һ.б.) караган күп кенә сүзләр сугди теленнән булуы көтелә. Сугди теленең үзендә борынгы (исламны кабул иткәнче формалашкан) фарсы һәм һинд телләреннән алынмалар бик күп булган. Алар да, билгеле, төрки телләргә күчкәннәр. Гомум төрки ат сүзенең борынгы фарсы ахта “алаша” сүзеннән булуы бик тә ышандыра.
“ Ефәк юлы”ндагы сәүдә шәйләренең (предметларының) җитештерүче - борынгы Кытай теленнән дә күп сүзләр алынуы табигый. Иң беренче - тавар,әйбер атамалары, музыкага караган кайбер сүзләр (көй,кубыз һ.б.), идарә һәм суд эшләре терминологиясе.
Монгол телләреннән татар теленә алынган сүзләрнең күпчелеге Чынгыз хан яуларына кадәр кергән! Гарәп теленнән дини терминология киң таралган. Шулар белән бергә гомуммәдәни терминнар,шигырь теориясе терминнары,мораль- әхлак төшенчәләренең атамалары, матди мәдәният һ.б.
Хәзерге гомумевропа лексикасыннан агат, адмирал, алгебра һ.б. керделәр һәм бик күп яңа сүзләр бүгенге көннәрдә керә.
Академик Селезнёвский “Халык үзенең бөтен барлыгын телендә һәм телдә булган гамәлендә чагылдыра” дип дөрес әйткән. Телдә халыкның үткәне дә, кылган гамәлләре дә, уй- хыяллары да теркәлеп кала. Телнең тарихы никадәр баерак булса, бу халыкның тарихы да бай.
Тел язмышы - милләт язмышы. Мин үзем Тукай районының Кече Шилнә авылында яшим. Безнең авылыбыз рус авылы, ләкин ярты авылыбыз татар кешеләре. Мондый күренешләр аз түгелдер дип уйлыйм. 1993 нче елда безнең авылыбызда татар сыйныфы ачылды. Анда укыган балар барысы да тормышта үз урыннарын таптылар, арасында галимнәр дә булды. Ләкин ата -аналар балаларын татар классына бирергә теләмиләр, чөнки имтиханнарны рус телендә бирергә кирәк. Авылда катнаш гаиләләребез бик күп: я әтисе урыс, я әнисе, ләкин барсы да татар телен өйрәнәләр. Ул бит безнең туган телебез. Рус балалары да рәхәтләнеп иншалар язалар, яратып укыйлар. Безнең авылыбызда татарлар да руслар да үзара бик тату яшиләр. Татар телен өйрәнергәме, юкмы дигән сорау тумый.
Туксанынчы еллардан татар теле зур күтәрелеш кичерде. Татар теле дәүләт теле дип игълан ителде. Без аны чын-чынлап дәүләт теленә әверелер дип өметләнәбез. Минемчә, беренче чиратта, “өстәгеләрнең” ныклы позициясе булуы кирәк. Югары дәрәҗәдәге җитәкчеләребез ике телне дә камил белә. Ләкин аларның әйләнә - тирәсе бу үрнәккә иярергә ашыкмый. Туксанынчы еллар башында һәм урталарында Дәүләт Советы да, Министрлар кабинеты бу мәсьәләгә битараф түгел иде. Телләр турында законның үтәлеше контрольдә булды. Татар милли культурасы, фәне белән бәйле өлкәләрне приоритетлы, ягъни өстенлекле өлкә итеп аерып чыгару кирәктер. Мәскәү җитәкчеләреннән үрнәк алып, республикабызда Татар теле елы игълан итәргә кирәк иде.
Әгәр татар һаман да үзенең туган теленә караганда чит телне өстен күрсә, хәлебез мөшкел булыр.Әйе, тормыш телләр белүне таләп итә. Хәзер безгә рус телен генә түгел, инглизчәсен дә, кытайчасын да белергә кирәк. Ләкин бу хәл татарчабызга хилафлык китерергә тиеш түгел. Балаларның теле ана теле белән ачылсын иде. Гаиләдә аралашу ана телендә булсын иде. Бары шул чакта гына тел. милләт сакланачак. Татар милләте һәм теле яшәсен өчен тагын бер шарт кирәк. Татар авылының яшәве. Бүгенге көндә ике телле дәүләттә яшәп тә, бер телнең өстенлекле кулланылуы шартларында, татарны үзенең моноэтник торак пунктларында тупланып яшәве генә милләт буларак коткарып кала ала. Ә татарның бер милләтле, моноэтник шәһәрләре юк (мәсәлән, казахларның Астанасы кебек), андый авыллары гына бар. Димәк, авылның матди һәм рухи халәте турында дәүләткүләм кайгырту булырга тиеш. Авылыбызны саклау юнәлешендә зур күләмле милли проект булырга һәм ул яхшы итеп финансланырга тиеш.
Тел язмышы белән бәйле тагын бер фактор бар. Татар гаиләсенә кайсы милләт вәкиле килен булып төшүдә. Ана телен киләчәккә алып баручы кеше - Ана.
Быел, 2009-2010 уку елында, былтыргы уку елы белән чагыштырганда, татар телендә белем алучы татар балаларының күләме 3474( 3,9 %) арткан. 2010 елда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Мастер - класс” республика бәйгесе үткәрелгән. Милли Белемне саклау һәм алга таба да үстерү- 2010- 2015 елларда Татарстан Республикасында белем бирүне үстерү стратегиясе “ программасын гамәлгә ашыруда төп юнәлешләрнең берсе.
Шул ук рәвешле берничә буын алышынгач, телебезнең хәле нинди булыр икән соң? Без татарча аралашырбызмы, укырбызмы? Укысак, кайсы шагыйрь - язучыларны, газета-журналларны? Нинди графикада? Исем- атамаларыбыз татарча яңгырармы? Мондый сораулар телебез, милләтебез киләчәгенә битараф булмаган һәркемне борчыйдыр.
Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез бары бер генә максатка – милли телебезне саклау, үстерүгә юнәлтелергә тиеш.
И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам! Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, тормышның да яме- гаме артыр.
Милли телне күтәрү өчен төрле юллар бар.Ул матбугат-нәшриятны киңәйтү, радио-телевидение аркылы аралашу, кәгазьләрне татар телендә алып бару, төрле милләт кешеләрен татар теленә өйрәтү һәм башка күп сфераларда татар теленә юл бирү. Бүгенге көндә дә татар җанлы кешеләрнең булуы шатланырлык күренеш. Казан вузларында физика, математика, геометрия, медицина, ветеринария буенча укытучы доцентларыбыз, профессорларыбыз үз теләкләре, милләткә хезмәт итү, аның милли кадрларын үстерү йөзеннән туган телдә лекцияләр әзерлиләр.Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләре тулысынча татар китаплары белән тәэмин ителгән. Булганны саклап калдырыйк. Тел бит әле ул милләтнең сакчысы да.
Әдәбият
1.Әхмәтьянов Р.Г. Этимология.,фән Һәм тел журналы, №4/2004 ел,3-10 б.
2. Вәлиева А.М..Шатлыгым,кайгым минем...-Казан:Мәгариф,2003.- 105б.
3. Низамов И.М. Уем тел очында.-Казан: Татар китап нәшрияте,1995,-163б.
4.Кәримуллин Ә. Тел- милләтнең сакчысы.-Казан: Татар китап нәшрияте,1997.-196б.
5. Саттаров Г. Туган тел гаме., Татарстан журналы,июнь,2007,43-45 б.
6. Балалыкина Э. Телебез ни сөйләгәнне колагыбыз ишетәме?,Татарстан журналы, октябрь,2007,40б.
Достарыңызбен бөлісу: |