Алтынчы китап Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә


Авылда күренекле артистлар, язучылар һәм сәнгать әһелләре



бет12/15
Дата04.07.2016
өлшемі2.23 Mb.
#178343
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15

Авылда күренекле артистлар, язучылар һәм сәнгать әһелләре

Авылда соңгы 70 ел эчендә (1933-2003) авыл үзешчәннәре концерт спектакльләре белән беррәттән чит төбәкләрдән бик күп сәнгать әһелләре катнашында мәдәни чаралар үткәрелде. Камал театры артистлары, Татар күчмә театры, Әлмәт, Минзәлә театрлары, Казан курчак театры, Татар җыр һәм бию ансамбле, күчмә цирк тамашалары, Казанннан һәм башка районнардан, күрше авыллардан үзешчән коллективлар бик күп концерт-спектакльләр күрсәттеләр.

Танылган артистлардан Зифа Басыйрова, Фәйзи Юсупов, Гали Җәмлиханов, Марс Макаров, композитор һәм җырчы Сара Садыйкова, Әзәл Яһудин, Габдулла Рәхимкулов, Флера Сөләйманова, Илһам Шакиров, Венера Ганиева, Римма Ибраһимова, Мингол Галиев, Рәгъде Халитов, Айдар Фәйзерахманов, Равил Шәрәфиев һәм башка бик күп танылган артистлар Түнтәр клубы һәм культура йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Хәтта Балтач районында бердәнбер концерт куйган Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин чыгышы да, Түнтәр культура йорты ачылган вакытта 1965 елда, алкышлап алынды.

Авылга татарның күренекле язучыларыннан да шактый гына шәхесләр булып, мәктәп укучылары һәм авыл халкы белән очрашулар, әңгәмәләр үткәрделәр.

1933 елда язучы Абдулла Әхмәт Түнтәрдә булган һәм “Яшь ленинчы” газетасында “Бәләкәй колхозчылар янында” дигән язма белән чыккан. Бу турыда укытучы Рашидә апа Мөхәммәдъярова сөйли иде. Ул килгәндә Рашидә өлкән класс укучысы булып, китапханәдә кече яшьтәге балаларга китап өләшә торган була.

Сугыш елларында танылган язучы Шәйхи Маннурның хатыны Тәгъзимә Маннурова Түнтәр мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. Кызы Миләүшә дә Түнтәрдә укый. Алар Мәсери апа Мөхәммәтшинада квартирада торалар. Шәйхи абый Түнтәрдәге гаиләсе материаль турында кайгыртуны үтенеп югары оешмаларга хат та яза. Татар теле укытучысы буларак укучылар Тәгъзимәне яхшы яктан искә алалар. Тәгъзимә ул вакыттагы Түнтәрнең авыл советы рәисе танылган Файза Әхмәтгалиева белән дә дус була. Кызганычка каршы, Тәгъзимәнең Түнтәрдәге тормышы турында Шәйхи Маннурга төрле гайбәтләр ишетелә. Аяныч билгеле, нәтиҗәдә аларның гаилә тормышы таркала.

1965 елның май ае ахырында Балтач районына авылларда очрашулар үткәрү өчен зур группа белән татар язучылары килә. Алар ике группага бүленеп авылларда укучылар һәм авыл халкы белән очрашулар үткәрәләр. Түнтәрдә түбәндәге язучылар була: Мөхәммәт Садри, Зәки Нури, Нури Арсланов, Атилла Расих, Марзия Фәйзуллина, Касыйм Тәхау. Май ае ахырында була бу вакыйга. Төшкә кадәр алар мәктәптә укучылар белән очрашу үткәрәләр. Төштән соң табигать кочагында булалар һәм кич белән клубта авыл халкы белән очрашалар. Касыйм Тәхау палатка эчендә шигырьләр язды. Атилла Расих, Мөхәммәт Садри сөйләшергә гапләшергә яраттылар. Шул хәтердә калган. Мөхәммәт агага, икәүдән-икәү генә калгач. шундый сорау бирдем:

— Теге шомлы 37 елларда Галимҗан Ибраһимовларны кемнәр саткан соң? — Бу сорауга төгәл генә җавап бирмәде. Ул вакытларда Язучылар союзы рәисе булып Кави Нәҗми эшләгәнлеген генә төшендерде. Андый темаларга ачылып сөйли торган замана түгел иде шул. Якын туганы Түн¤әр зиратында булса да, Атилла Расих та үзенең Түнтәр белән бәйләнеше турында ләм-мим эндәшмәде. Ул да үзенең ишан оныгы булуы турында чишәсе килмәгәндер. Түнтәр белән бәйләнеше турында без дә шактый соң гына “Ишан оныгы” китабы басылганнан гына белдек.

Язучыларның бу төркеменнән тыш авылга берәрләп үзе генә яки башка төр сәнгать әһелләре белән башка язучылар да килделәр, укучылар беләндә, авыл халкы белән дә бик матур очрашулар үткәрделәр. Түнтәрдә төрле елларда түбәндәге язучылар булдылар: Мәхмүт Хөсәен, Самат Шакир, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Нәҗип Мадъяров, Мәгъсүм Хуҗин, Зөлфәт Маликов, ..... һ.б.

2000 елның апрелендә Түнтәргә бер төркем язучылар һәм журналистлар килде. Тукайның туган көне бәйрәме укучылар катнашында Түн¤әр клубында үткәрелде. Укучыларның чыгышы белән Тукай әсәрләреннән монтажны укытучы Гөлсинә Закирова хәзерләгән иде. Кунаклар чыгышны бик ошаттылар. Ахырдан “Таһир-Зөһрә” газетасы оештырган бәйгедә җиңе булган яңа туган Зөһрә Газыймовага, аның әти-әнисенә газета редакторы (хәзер “Сөмбикә” журналы редакторы Фирая Бәдретдинова) бүләкләр тапшырды.

2004.
Түнтәр гөле һәм Актаныш сандугачы

Актанышның сандугачы

Гомерлеккә яр сайлый,

Түнтәр гөленә кунган ул,

Чут-чут-чут итеп сайрый...

Айдан артык урын өстендә ятканнан соң, Лилиянең әнисе күзләрен мәңгелеккә йомды. Әле җиденче класста гына укыган, әни җылысыннан аерылмаган әлеге кыз баланың әтисе Лилия укырга кергәнче үк май заводында эштә авриягә очрау нәтиҗәсендә гүр иясе булган иде.

Бу фаҗигага Түнтәр халкы аһ итте. Хәзер исә Лилия тома ятим булып әнисез дә калды.

Ирексездән Ләйсәрәнең күзләреннән кайнар яшь коелды:

— И-и-и, Хода! Бу гонаһсыз сабыйны да язмыш кочагына ташладыңмени? Бу бала да минем язмышны кабатлый мени? — Лилия Ләйсәрәнең беркеме булмаса да, фаҗиганы йөрәге аша бик авырдан кичерде. Телевизор экранындагы эпизодлар кебек, аның күз алдыннан вакыйгалар агышы йөгереп үтте.

Ләйсәрә дә җиденчедә укый иде. Аның дә әтисе ул укырга кергәнче үк җир куенына кереп яткан. Ул аны бик аз хәтерли. Аның бердәнбер куанычы әни. Аның абый-апасы да, эне-сеңлесе дә юк. Хәтта якын туганнары да. Бар сере, бар эше әнисе белән Ләйсәрәнең.

Октябрь ае иде. Ике көнгә дип мәктәптә укуны туктаттылар. Бөтен авыл халкы чөгендер басуына, чөгендер алуга ябырылды. Ләйсәрә дә әнисе белән чөгендер плантациясенә ашыкты. Кешедән калышмаска кирәк. Самавыр хәтле чөгендерләрне йолкырга, сабагыннан һәм балчыгыннан зур пычак белән чистартырга, аннары өемнәргә ыргытырга кирәк. Эш авыр иде. Каһәр төшкән чөгендере дә зур булып үскән. Быел җәй аны өч мәртәбә сирәкләделәр, чүбен утадылар. 30-40 сантиметрга бер генә чөгендер үсентесен калдырганлыктан, ул тәмам җәелеп үскән дә әнә хәзер “мин” дип кукыраеп утыра.

Кояш баеганда җиде буразнаның өчесендә алар эшне башкардылар.

— Бүгенгә җитеп торсын, кызым, — диде әнисе, — Фермага сыер саварга да барасы бар. Аякларымның җеп өзәрлек тә хәле калмады. — Ләйсәрә дә әнисенең бүгенге чөгендергә нокта куюга каршы килмәде. Үзенең дә кармак сабы юанлаганда гына булган беләкләре өзелеп төшәрдәй булып талчыккан иде. “Шулай да кешедән калышырга ярамый. Әнә кайберәүләр үз пайларын йолкып бетергәннәр дә, трактор арбасына төяп ферма янындагы чокырга ташый да башлаганнар. Безнекен дә ташыйсы булыр. Һәркем үзенекен тәтамлагач, ял итә” дигән уй йөгереп үтте Ләйсәрәнең миен телгәләп.

Басудан авылга кадәр ике чакрымлап кайтасы. Ярты юлга җиткәч, Ләйсәрәнең әнисе җиргә утырды да:

— Кызым, кайта алмыйм. Бер аягым оеды. Бара алмыйм, — диде, — Булмый, булмый, кызым, бик авыртам. Сызлавы йөрәгемә үтеп керде инде. — Юлдан арбаларына тау кадәр итеп чөгендер төягән тракторлар һәм йөк машиналары агылды. Ләйсәрә трактор һәм машина алларына йөгереп чыгып карады:

— Абыйлар! Туктагыз! Туктагыз! Әниемне генә алып кайтыгыз! Тукта-гыз дим, ту-у-ктагыз!— Кичке шәфакь яктысында Ләйсәрәгә игътибар итүче булмады.

— Үләрмен ахры, кызым, үләрмен, — дип ыңгырашты җиргә бөтен гәүдәсе белән егылган әнкәсе.

— Әнием, бәгърем, үлмә инде, үлмә! — Ләйсәрә әнисе өстенә ятып ялварып еларга кереште. Бу аның әнисе белән күзгә-күз очрашып соңгы сөйләшүе иде. Шулай буласын ул күз алдына да китермәде.

Ләйсәрәнең кадерле әнисе Мөнәвәрәнең бер аягы бөтенләй кара көеп чыккан була. Икенче көнне Балтач больницасында ак халатлы хирург аның ул аягын кисеп ала.

Әмма Ләйсәрә бу турыда белмәде. Ул калган чөгендерне берүзе йолкып бетерде. Трактор эзләп, аны арбага төяде. Кичен сыер сауды, ашарга пешерде. Хәтта үзләренә тиешле процент чөгендерен юллап алып кайтты һәм берәрләп ташып өй астына тутырды. Кышка сыерга ашатырга дип куйды. Ул чөгендер ашатырга язмаган булып чыкты. Шунда череде.

Тагын ике көннән Ләйсәрәнең әнисен туган авылы Көшкәтбаш авылы зиратына алып кайтып җирләделәр.

Ләйсәрәләр 8 март хөрмәтенә концерт куялар икән дигән хәбәргә бөтен Түнтәр халкы мәдәният йортына агылды. Ләйсәрә Казан дәүләт сәнгать академиясен тәмамлап кайткан белгеч иде бу вакытта. Сәхнәдәге динамиктан сагышлы моң агылды да агылды:

Нигәдер гөлем саргая

Күз тидерделәр микән?

Бөреләнгән чәчкәсе дә

Ачыла алмый күптән.

Ниләр булды сиңа гөлем,

Нигә дип саргаясың?

Сулар сибәргә әнкәй юк,

Әллә аны юксынасың?

2004.
Актаныштан йолдыз атылды

Журналист Гөлназ Җамалиева язмасы

Талантлары белән халык күңелен яулап алган, аның йөрәгенә кереп оялаган кешеләребезне табигатьнең йолдыз кебек тылсымлы, могҗизалы күк җисеме белән тиңлибез.

Ничек кенә булмасын, йолдызлар төрле җирдә төрлечә балкый. Шуңа күрә һәр почмакның, һәр урынның үз йолдызы була.

Ерак Актаныш якларыннан Түнтәр авылына да бер йолдыз атылды, — дип шатлана Түнтәр халкы.

Йолдыз дип атаучы кешем — Айзат — Актаныш егете. Аны беренче мәртәбә февраль аенда узган бенефис концертында күрдем.

Чын ир-егетләргә хас буй-сын, кара кыйгач кашлар, йолдызның үзедәй балкучы кара серле күзләр, алсу йөз — нәкъ исемендәгечә, Айзатны — затлы, күркәм, айдай нурлы итә. Айзатның таланты күпкырлы, баянчы булырга дип хыялланган егет — сәнгатьнең төрле өлкәләрендә ярыйсы яхшы йөзә. «Талант ул йә бар, йә юк» дигәндәй, аңа Ходай сәләтне жәлләмәгән.

Үзе биюче, үзе җырчы, үзе телгә оста, кулына нинди генә музыка уен коралы алмасын — гармунмы ул, баян, кураймы — үзәкләрне өздерергә сәләтле. Ә хәзер Айзатның Балтач районына кайтканчы булган тормыш йомгагына күз салып үтик.

Айзат Азат улы Шәйхелмәрданов 1976 елның 15 гыйнваренда Актаныш районы Киров авылында дөньяга килә. Тәпи йөри башлау белән кулына нәрсә эләгә, китапмы ул, чемоданмы — шуны гармун итеп күзалдына китереп, биергә, җырларга омтыла.

Мәктәпне тәмамлагач, 1993 елда Чаллы педагогия институтының сынлы сәнгать бүлегенә укырга керергә уйлый. Ләкин баллар җитеп бетми. Хыялы баянчы-гармунчы булса да, башлангыч белеме булмау сәбәпле, аны бию-хореография бүлегенә алалар. «Ул вакытларда биюнең бик көчле вакытлары иде», — дип искә ала Айзат. Шуңа күрә дә Алабуганың мәдәният көллиятендә укыганда халык классикасында, заманча һәм башка биюләрдә күнегү-позицияләр уйлап табу өстендә күп белем ала. 1994 елның 21 нче декабрендә армия сафларына алына. Ставрополь, Краснодар чикләрендә, Төньяк Осетия төбәкләрендә хезмәт итә. 1995 елның сентябреннән 1996 елның маена кадәр Чечнядагы «кайнар нокта»ларда катнаша.

Армия сафларыннан соң Актаныш район мәдәният йортында актер вазифасында эшли башлый. Мондагы төрле җыр-бию ансамбльләрендә катнашу Айзатка сәнгать дөньясында үзен яңа яктан ача. һәм ул киләчәк тормышын сәнгать белән бәйләргә теләп, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Бер елдан Айзат читтән торып укый башлый һәм Актаныш районы «Яңа Әлем» авылына мәдәният йорты җитәкчесе булып кайта. Ләкин матди һәм финанс яктан кыенлыклар аркасында кире Казанга күчеп килә.

1998 елда шулай ук институтта укучы Балтач кызы Ләйсәрәгә гашыйк була.

«Алар хор дәресеннән чыга, без керә идек, шунда бик матур озын керфекле, озын чәчле, озын итәк кигән кыз чыгып килә. Аңа шунда ук гашыйк булдым да куйдым», ди Айзат.

Кыскасы, сөйгән яры, мәхәббәте аны Балтач яклары белән бәйли.

1999 елда Ләйсәрә белән гаилә корып җибәреп, 2000 елның 19 февралендә ерак Актаныштан Балтачка — Ләйсәрәнең туган авылы Түнтәргә юл тоталар. Мәдәният йорты җитәкчесе булып билгеләнгәч, аларга өй бирәләр. һәр җирдә елмаеп, шатланып каршы алсалар да, сынау арты сынау үтәргә туры килде, ди Айзат.

Әйтергә кирәк, моңарчы моңга сусаган Түнтәр авылында халыкны мәдәнияткә тартуда, җыр-биюле итү өчен ниләр кирәк булганын ул үзе генә беләдер, мөгаен. Хатыны Ләйсәрә сәнгать җитәкче булып эшли.

Түнтәрдә җырчылар, биючеләр, гармунчы, курайчы ансамбльләр белән эш башлап җибәрәләр. «Яшьләргә дискотека, концертлар, театрлар, төрле шау-шулы программалар булдыру — район чараларында катнашу, халыкка шәхси бәйрәмнәрдә ярдәм кулы сузу өчен иптәшем Ләйсәрә, яшь гаиләм (6 яшьлек кызы Алинә, 2 яшьлек улы Авзал) белән үз җилкәбездә әчесен-төчесен, тәмен-ямен татыдык дисәм авылыбыз халкы һәм район халкы бер дә ачуланмас», дип уйлыйм.

Айзат чыннан да бик сәләтле кеше. Аның күпсанлы Мактау грамоталары, төрле төбәкләрдә уздырылган конкурслар дипломанты, лауреат булулар нәкъ әнә шул хакта сөйли. Сәнгатьтә ул талант, гаиләсендә ышанычлы ир, балаларының яраткан әтисе дә әле. «Минем шундый уңышларга ирешүемдә Ләйсәрәнең өлеше чиксез зур. Гомумән, мин гастрольләрдә вакытта бөтен өйдәге эшләрне ул башкара, мал-туар карау дисеңме, балалар тәрбияләү — бөтенесен ул алып бара. Гаиләм, Ходай биргән хезмәтем — минем иң зур бәхетем», ди ул. Үзенең бенефис концертында Айзат Түнтәр халкына шулай каршы алганнары, дус, тату булып яшәүләре өчен зур рәхмәтен җиткерде. Түнтәрлеләр дә аларны бик ярата. Ул көнне Айзаттан да бәхетле кеше булмагандыр. Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Концерт искиткеч профессиональ дәрәҗәдә үтте. Кыскасы, һәркем үзен сәнгать дәрьясында хис итте, җыр-моң йөрәкләргә үтеп керде. Балтачка кайтканыма бер минутта үкенеп караганым булмады. Чөнки монда гаиләм, торыр урыным, хезмәтем, мин яраткан һәм мине яраткан халкым бар, ди ул.

Киләчәккә планнары да зур. Районыбызда халык театрлары, җыр-бию ансамбльләрен төзү һәм ныгыту, республикага чыгарлык чын вокаль һәм инструменталь ансамбльләрне үстерү.

Гомумән, халыкның мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдә зур көч куярга әзерләнә. Бер җөмлә белән әйткәндә, хыялларың тормышка ашсын, уңышлар сиңа, Айзат!

2006.
Мирхәйдәр Фәйзи, Түнтәр авылы һәм Оренбург миллионеры Әхмәт бай Хөсәенов бәйләнешләре



Тулырак мәгүлүмат “Хәйдәрнең ачылмаган өчпочмагы” язмасында

1991 елда танылган татар драматургы һәм язучысы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 100 ел тулу уңаеннан Балтач районының Шода авылында Мирхәйдәр Фәйзинең музей утары ачылды. Бу төбәкләр өчен Мирхәйдәр Фәйзи бик кадерле. Андый музей Мирхәйдәрнең туган төбәгендә дә юк әле.

Мирхәйдәр Орскидан Шодага берничә тапкыр килгән. Шактый вакыт торып киткән. Шодада аның беренче мәхәббәте бөреләнгән. Татар классикасына әверелгән “Галиябану” пьесасын язу өчен ул Шодадан рухи иҗади байлык алып киткән. “Үзем китәм, күңелем кала” дип язган ул үзенең көндәлекләренә бу яклардан киткәндә. Көндәлекләренең алтынчы дәфтәрендә Мирхәйдәр Түнтәрдә булуы, Ишмөхәммәт хәзрәттә кунак булуы турында да шактый язган.

Бу дәфтәрнең ксерокопиясе Түнтәр музеенда да саклана. Ул Лобачевский китапханәсеннән алдырылды. Бу дәфтәрнең кириллицага күчермәсе әле бернинди матбугат битләрендә дә чагылыш тапмаган. Мирхәйдәр Фәйзинең шактый зур мирасы әдәбият галимнәре тарафыннан өйрәнелмичә ята.

Хәзер Мирхәйдәрнең Түнтәр белән бәйләнеш җепләренә тукталыйк. Бу бәйләнешләр шулай ук галимнәр тарафыннан өйрәнелмәгән. Монда башлангыч сәбәпләрнең Түнтәр сәүдәгәрләре белән бәйләнгән булырга тиеш.

Түнтәр авылы, мәдрәсәсе һәм укымышлы зыялылары белән генә түгел, танылган сәүдәгәрләре белән дә дан тоткан була.

Ырынбурда Әхмәт бай Хөсәенов татар дөньясында гына түгел, Россиядә һәм дөнья күләмендә дан тоткан. Миллионер һәм эре сәүдәгәр булуы белән генә танылмаган ул. Татар дөньясы өчен үтә зур әһәмияткә ия булган “Хөсәения” мәдрәсәсе ачкан. Бу мәдрәсәне тәмамлаган татар шәкертләрен үз акчасына чит илләргә җибәреп, дөньяви белем алдыруга ирешкән. Тиешле белем алганнан соң аларны татар төбәкләренә урнаштырып, татар мәгарифен киң колачлы итеп үстергән.

Мирхәйдәрнең әтисе Мостафа Фәйзуллин сәүдәгәр була, Хөсәеновлар белән бергә сәүдә итә, төгәлрәге аларның хезмәткәре булса кирәк. Икенче яктан, Түнтәрнең танылган байлары Хәкимовлар да Оренбургта һәм Бөгелмәдә сәүдә белән шөгыльләнәләр. Түнтәрле Хәкимов Габделлатыйф хаҗи (Уфадагы Габделлатыйф хаҗи белән Риза Фәхретдинның бәйләнеше турында алдарак язган идек). Малмыжда, Уфада, Оренбурда, Бөгелмәдә кибетләр тота. Бөгелмәдәге өч катлы агач “Хәкимов йортында” озак еллар Бөгелмәнең милиция идарәсе эшли. Бөгелмә янындагы 30 гектарлы урманны әле дә Хәкимов урманы дип атап йөртәләр.

Күренекле язучы Айдар Хәлим “Гомеремнең ун көне” китабында миллионер Латыйф Хәкимовның мәдрәсәләргә матди ярдәме турында яза. Латыйф абзыйның Түнтәрнеке булуы (чыбык очлары Түнтәрдә яши), Түнтәр мәдрәсәсендә укуы билгеле. Түнтәргә елга бер кайтып, еллык табышыннан иганә итеп халыкка өләшкән. Уфада һәм Ырынбурда кибетләр, гаскәр тоткан. Петербурда Дума депутаты булган дигән фаразлар да бар. Әмма бу фараз әлегә расланмаган.

Фарук Нәкыйпов бабасы Ишмөхәммәтнең Дума депутаты булу документларын тапмады. Хәкимовның Дума члены буларак, Патша хәзрәтләре янына килүен күрүче, ул вакытта солдат хезмәтен үтүче Кәримов Камал бабайның сөйләве хак. Хәкимовның Оренбургта зур булмаган шәхси армиясе булган дип сөйләүләр дә Камал бабайныкы дип фаразлана.

Архив материалларыннан күренгәнчә, Кәримов Камал 1932 елда кулак һәм сәүдәгәр буларак репрессиягә эләккән. Аның турында ул вакытта язылган анкетага материаллары буенча Кәримов Камал революциягә кадәр Оренбургта ит белән сәүдә иткән дип тутырылгын. Авылның өлкәннәре сөйләвенчә, НЭП чорында Кәримов Камал мануфактура белән дә шактый сәүдә итеп алган.

Революция булуга, Латыйф абзыйның бар мөлкәтен Совет хөкүмәте тартып ала. Латыйф абзаыйның энесенең оныгы (энесе Хәкимов Мөхәммәтгали, аның улы Вәли абзый, Түнтәрдәге кызыл кирпечтән төзелгән элеккеге кибет бинасы — аларның борынгы кибете) Вәлиев Вилсур сөйләвенчә, Бөгелмәдә кызыл армиячеләр Латыйф абзыйның алмагач төбенә күмелгән алтынын табып алалар. Үзе сөргендә 1936 елларда юкка чыга.

Габделлатыйфның энесе Шакир бай да Оренбургта сәүдә итә. Алдарак Шакир байның 1905 елда Түнтәрдә ак таштан 130 квадрат метрлы, өч бүлмәле мәдрәсә бинасы салдыруы турында әйткән идек.

Бертуган Хөсәеновлар, бертуган Хәкимовлар һәм Мостафа Фәйзуллиннарның сәүдә бәйләнеше белән Мостафа абзый олы улы Сәетгәрәйне Түнтәр мәдрәсәсенә укырга китерә. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап, ул Ишмөхәммәт хәзрәтнең олы кызы Фатыймага өйләнә һәм Шода авылындагы беренче мәчеттә имам-хатыйб булып раслана.

Мостафа Фәйзуллинның кызы исә Түнтәр егете Мөхәммәткамал Мозаффаровка кияүгә чыга. Шулай итеп Мирхәйдәр Фәйзинең җизнәсе Түнтәрнеке, абыйсы Түнтәр кызына өйләнгәне ачыклана.

Мөхәммәткамал төп чыгышы белән Түнтәрнеке. Аның әтисе Мозаффар Габделзаффаров шулай ук чыгышы белән Түнтәрнеке, 25 ел дәвамында патша армиясендә хезмәт итеп, унтер офицер дәрәҗәсендә отставкага чыгып, туган авылына кайтып урнаша. Бу мәгълүмататлар 1850-1858 елгы Түнтәр авылының “Ревизская сказка” материалларында бар. Мирхәйдәрнең апасы һәм җизнәсе Мөхәммәткамал Малмыжда яшиләр. Шулай итеп Мирхәйдәр өчен Балтач төбәгендә “Түнтәр-Шода-Малмыж өчпочмагы” хасил була.

Тагын бер мәгълүмат: Оренбург миллионеры Әхмәт бай Хөсәеновның үзе исән вакытта мирасын урнаштыру турындагы васыятьнамәгә (ул васыятьнамә шактый зур күләмдә һәм игътибарга лаеклы) шаһитларның берсе буларак Түнтәр авылында туган, Оренбургта яшәгән Үтәгәнов фамилияле кеше кул куйган. Бу турыда безгә Оренбургта булып Хөсәеновлар материалын өйрәнеп кайткан Карадуган музее директоры Бакый Зыятдинов хәбәр итте.

˜™

Революциягә кадәр Түнтәр авылы Вятка губернасы,Малмыж өязенә кергән Малмыж музеенда безнең яклар турында күп кенә истәлекләр,тарихи материаллар тупланган. Өлкәнең "Дуслык" газетасы язганча,фәнни хезмәткәр Ю.Сапегина 1924 нче елгы музей журналыннан 5 нче чыгарылышында кыйммәтле мәгълүматларга юлыга.Анда 1855 нче елда туган,үз милләте,халкының тарихы,киләчәге турында кайгыртып яшәгән Мөхәммәткамал Мозаффаровның "Истәлек китабы"ннан күчермәләр бирелә. Мөхәммәткамал чыгышы белән Түнтәр авылыннан булган.Ул 1890 елда Малмыжга килеп урнаша,анда әле 12 генә татар гаиләсе яши торган була.Аның тырышлыгы белән Малмыжда рус-татар училищесы эшли башлый.Мөхәммәткамал рус-татар мәктәбендә укучы шәкертләр өчен үз исә бенә йорт салып земство карамагына тапшыра. Анда 13 ел буена 130 укучы яши. Шулай ук үз хисабына хатын-кызлар өчен туку мастерское ача.Аның бу эшләре кемнәргәдер ошамаган,күрәсең,ул Оренбург якларына сөргенгә җибәрелә.1909 елда,аннан кайткач тагын үз хисабына татар һәм гарәп телләренә өйрәтүче 6 айлык кызлар курсы ачып җибәрә.Анда укырга 66 кыз җыела,укытучы булып Мәчкәрәдән Хәдичә Үтәмешева килә

Мөхәммәднәҗип хәзрәтнең замандашы, икенче бер Түнтәр мәгърифәтчесе Мөхәммәткамал Мозаффаровның Малмыжда беренче рус-татар мәктәбе ачуын язган идем.

Малмыж музеенда 1855 нче елда Түнтәрдә туган, үз милләте, халкының тарихы, киләчәге турында кайгыртып яшәгән Мөхәммәткамал Мозаффаровның "Истәлек китабы"ннан күчермәләр бирелә. Мөхәммәткамал чыгышы белән Түнтәр авылыннан. Патша армиясе унтер-офицеры улы, Мирхәйдәр Фәйзинең җизнәсе. Ул 1890 елда Малмыжга килеп урнаша, анда әле ул вакытта 12 генә татар гаиләсе яши торган була. Аның тырышлыгы белән Малмыжда рус-татар училищесы эшли башлый. Мөхәммәткамал рус-татар мәктәбендә укучы шәкертләр өчен үз исәбенә йорт салып, земство карамагына тапшыра. Анда 13 ел буена 130 укучы яши. Шулай ук үз хисабына хатын-кызлар өчен туку мастерское ача. Аның бу эшләре кемнәргәдер ошамаган, күрәсең, ул Оренбург якларына сөргенгә җибәрелә. 1909 елда, аннан кайткач, тагын үз хисабына татар һәм гарәп телләренә өйрәтүче 6 айлык кызлар курсы ачып җибәрә. Анда укырга 66 кыз җыела, укытучы булып Мәчкәрәдән Хәдичә Үтәмешева килә.

Мөхәммәткамал Мозаффаровның язмышы да безгә билгеле түгел. Шунысы хак, Ризаэтдин Фәхретдин үзенең “Болгар вә Казан төрекләре” китабында (Татарстан китап нәшрияты, 1993 ел, 180 бит) Шиһабетдин Мәрҗанинең Казандагы татар зиратындагы кабер ташындагы язмаларга аңлатма биргәннән соң, болай дип язган:

Бездән соң Малмыж шәһәре могътәбәрләреннән Мөхәммәдкамал әфәнде ибне Мозаффар тимердән челтәр (чардуган булырдыр — Р.З.) ясаткан дип ишеттем.” Монда тагын туганлык җепләре бар. Ш.Мәрҗанинең сеңлесе Бибифатыйма абыстай Түнтәрдә Фәйзерахман муллада кияүдә икәнен язган идем. “Ревизская сказка” язмалары Мөхәммәдкамалның әтисе Мозаффар Фәйзерахманның бертуган абыйсы булуы турында сөйли.

1999 ел.
Хәйдәрнең ачылмаган өчпочмагы

Нинди өчпочмак?

Сүзем Мирхәйдәр Фәйзи турында. Үзе исән чакта аңа Хәйдәр дип дәшкәннәр. Мин никтер, аның язмышын Тукайныкына ошатам. Икесе дә талант иясе. Классиклар. Иҗатлары яшьли өзелгән. Исән вакытларында әллә-ни кадер хөрмәт күрмәгәннәр. Дөрес, вафатыннан соң Тукайның әдәбияттагы урыны үз биеклегенә күтәрелгән. Ә менә Мирхәйдәр турында алай ук әйтеп булмый кебек. Аның “Галиябану” белән “Асылъяр”ы гына да ни тора! Халык җырларын төйнәгән көлтәләре дә энҗе-мәрҗәннәр белән чагыштырырлык. Күптән басылган ике томлыгы да китапханәләрдә таушалып бетте. Казан университетының Лобачевский китапханәсендә саклана торган бер кочак көндәлекләре кулъязма хәлендә ята. Бик күпләр аларын да укый алмый. Чөнки гарәп шрифты безгә ят. Хәйдәрнең “Галиябану” спектаклен карау өчен театр ишек төбендә билет теләнеп йөрүе билгеле. Казанда ул эшләгән китапханә бинасына (ул шуның бер бүлмәсендә яшәгән) истәлек тактасы да куелмаган...

Ул яктан, Балтач районы җитәкчеләре һәм зыялылары моннан ун еллар элек Шода авылында, абыйсы Сәетгәрәй яшәгән йортта, Мирхәйдәр Фәйзи музеен ачып игелекле эш башкардылар. Мирхәйдәр Шодада берничә тапкыр булган. Галиябану музыкаль драмасын язу өчен автор күңелендә илһам нәкъ менә шушында туган дип саныйлар. Шодага килгәндә Малмыжга керми китмәгән ул. Анда бертуган апасы яшәгән. Мирхәйдәр дә, абыйсы һәм апасы да бу төбәктән шактый еракта, Орск шәһәрендә үскәннәр. Язмыш аларның икесен дә бу якларда төпләгән. Абыйсы Сәетгәрәй мең чакрымнан артык ара үтеп, балачактан Түнтәргә килеп, Түнтәр мәдрәсәсендә белем алган. Танылган Ишмөхәммәт хәзрәтнең (Ишми ишан) олы кызы Фатыймага өйләнеп, Шодада имам булган. Мирхәйдәр 1916 елда Түнтәрдә булып, Ишмөхәммәт хәзрәт белән сөйләшеп утырган. Монысы аерым тема. Апасы (шулай ук Фатыйма исемле) Түнтәр егете Мөхәммәткамалга кияүгә чыгып, Малмыж шәһәрендә яшәгән.

Өчпочмакның нигезе

Өчпочмакның өч почмагына төшендек бугай. Бу өчпочмак кайда, ничек туган? Мирхәйдәрнең абыйсымы, әллә апасымы олырак? Кайсысы Түнтәр белән алданрак бәйләнгән? Күп еллар дәвамында туган авылым — Түнтәр тарихын өйрәнеп, мин бу сорауларга җавап таптым. Хәтта алай гына да түгел. җизнәсе Мөхәммәткамалның Малмыж төбәгендә күренекле татар мәгърифәтчесе булганлыгын белдем. Кызганыч, Мөхәммәткамал Мозаффаровның мәгърифәтчелек эшчәнлеге галимнәр тарафыннан ныклап өйрәнелмәгән. Хәтта аның исеме Татар энциклопедиясенә дә кертелмәгән. Ә ул аңа бик тә лаек.

Мөхәммәткамал Мозаффаров 1855 елның 16 декабрендә Вятка губернасы Малмыж өязе Түнтәр авылында дөньяга килгән. Бу көннәрдә аның 150 еллык юбилее. Ул Түнтәр мәдрәсәсендә белем алган. Тормыш җилләре аны 13 яшендә сәүдәгәрләргә ияртеп, Мәкәрҗә ярминкәсенә китерә. 1870 елда, 15 яшендә, ул Уфа губернасының Бәләбәй өязе сәүдәгәрләренә хезмәт итәргә алына. Патшага солдат хезмәтен үтәгәч, Оренбургка килә. Кәрван-Сарай шәһәрендә ахун янына кереп, мәдрәсә ятагында яшәп торырга рөхсәт сорый. Ахун бер шарт белән риза була: мәдрәсәдә белем алырга!

Алга таба Оренбургның танылган сәүдәгәре Әхмәд Хөсәеновка хезмәткә керә. Анда 12 ел үткәрә. 1883 елда, Әхмәд байның башкортлардан алган 43 мең дисәтинә җирендә управляющий булып эшләүче Мостафа Фәйзуллинның кызы Фатыймага өйләнә. Алар Түнтәргә кайталар һәм Малмыж шәһәрендә урнашалар. Шуннан соң Сәетгәрәй Түнтәр мәдрәсәсенә белем эстәргә килә. Мөхәммәткамал Малмыжда сәүдәгәр Габделлатыйф Хәкимов кибетенә приказчик булып яллана. Монда тагын 18 ел үткәрә. “Без Фатыйма белән 33 ел, 2 ай һәм 21 көн бергә яшәдек. Ул 1916 елның 31 июлендә вафат булды” дип яза Мөхәммәткамал Мозаффаров. Бу мәгълүмат үзе генә дә аларның гаилә тормышын тулы характерлый.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет