Алтынчы китап Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә



бет7/15
Дата04.07.2016
өлшемі2.23 Mb.
#178343
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   15

Таш та байлык


Балтач ягы авыллары табигый байлыкларга әллә ни бай түгел. Урманнарның күпчелеген XIX гасырда ук кисеп бетергәннәр диярлек. XIX һәм XX гасырларда бу як авыллар каты ташка, известьташка бай. Гипс ташы да кайбер урыннарда бар. Шул исәптән Көшкәтбаш, Сала Көшкәт һәм Түнтәргә караган елгаларда да. Әмма аны табучы һәм кулланучы юк диярлек. Известьташ шактый күләмдә. Революциягә кадәр авылыбызның Газыйм елга башында (Тау башында) известь яндырган булулары билгеле. Совет чорында колхоз басуының берничә урыныннан известь-акбалчык алынып басуга сибү очраклары булды. Каты ташны колхоз төзелеше өчен һәм авыл халкы фундаментларга һәм базлар өчен елгалардан казып алды. Бигрәк тә Әҗмән елгасыннан авыл халкы шактый таш алды.

Тау басуның асты тоташ таш катламыннан торганы беленде. Әмма тау басудагы таш зур күләмле булуы белән гади ысул белән алырга кыен булганлыктан, авыл халкы бу ташларны файдаланмады диярлек. Революциягә кадәр таштан авылда биналар шактый күп төзелгән һәм алар күпчелек вакытта кирпеч белән тышлап алынганнар. Мәдрәсә биналары, складлар, кибет биналары, кладовойлар шундый булган. Измә итеп, нигездә, известь измәсе кулланылган. Цемент кулланмау бинаның коры булуын тәэмин иткән. Стеналарның ныклыгын көчәйтү өчен измәләргә йомырка кушканнар һәм стеналарда буе белән тимер арматура кулланганнар.

1980 елларда аэрофотосъемка ярдәмендә Тау басуда калын катламда таш запасы барлыгы ачыклану, монда зур таш карьеры ачылырга тиешлеге, алынган ташның Украина ягына җибәрелергә тиешлеге турындагы хәбәрләр йөрде. Эш күләменең зур булуы сәбәпле, Түнтәрдән шәмәрдәнгә кадәр тимер юл салынырга тиешлеге турында имеш-мимешләр күп булды. СССР таркалганнан соң бу планнар эреп таркалды.

2000 елда Балтач юл төзелеше оешмасы Тау басуның Шүрәле тавы өстендә таш карьеры ачып җибәрде һәм берничә ел эчендәэш күләмен шактый арттыруга иреште. Монда ташны 5-10 метр тирәнлеккә кадәр алалар. аннары таш тегермәненнән чыгарып эре, уртача һәм вак сортларга аералар һәм нигездә юл төзелешенә һәм асфальт заводына чимал итеп җибәрәләр. Әйтүләренә Караганда, ташның сыйфаты яхшы. Бу оешма карьердан рентабельле эшләп шактый табыш ала булса кирәк. Авыл өчен генә карьерның бернинди дә файдасы булмады. Файдаланылган җир мәйданы өчен авыл урамын асфальтлап бирәләр икән дигән сүз йөргән иде, анысы да эреп юкка чыкты. Түнтәр өчен карьерның зыяны гына калды. Яз көннәрендә Шүрәле чишмәсе суы тоныклана. Менә шул Алга таба карьерның зыяны Алачык чишмәсенә дә тияргә мөмкин. Чөнки карьер шул якка таба “үсә”. Моның өстенә карьерның буш калган чокырына Балтач май заводы үзенең калдыкларын китереп тутыра икән дигән сүз йөри башлады. Моның белән май заводы һәм юллар идарәсе үзара килешеп билгеле бер күләмдә табыш-файда ала торгандыр. Авыл халкына бу эшнең бары тик пычрагы гына кала. Экологик яктан күрәсең кемнәрдер моңа ризалык биргәннәрдер. Бу эшләрне авыл халкыннан һәм җирле үзидарәдән сорап тору дигән нәрсә юк ул.

Балтач төбәгенең Чутай-Нөнәгәр якларында җир астында уран һәм полиметалл рудалары бар икән дигән сүзләр күп йөрде. Мари якларында шулай ук шундый казылмалар булырга мөмкин диләр. Гомумән алганда Балтач төбәге зур завод-фабрикалар булмау сәбәпле экологик яктан чиста дип йөртелә. Шулай булуга карамастан, Балтач районы халкы арасында рак чире белән авырулар саны башка төбәкләр белән чагыштырганда шактый артып китә диләр. Җир асты нурланышлары сәбәбеннән түгел микән диючеләр дә бар. Бу хәл безнең авылга да хас. Икенче яктан караганда Балтач төбәге йодка ярлы. Моның сәбәбен суның йодка ярлы булуыннан, туфракта һәм су катламнарының известь катламнары аша үткәндә йодны “ашап” бетерүеннән күрәләр. Соңгы дистә елларда басуларда минераль ашламаларның күп кулланылуы, шуның сәбәпле туфракның ачылыгы нык артуы, ачылыкны киметү өчен басуларны известьлауның артуы, болар барысы да туфракта, үләндә, фураж ашлыкта, суда йодның шактый нык кимүенә китерә. Соңгы ун елда яңа туган бозауларның зоблы булып туулары һәм буылып үлүләре шактый еш күзәтелгән факт. Балаларда, яшьләрдә һәм өлкәннәр организмында да йодның аз булуы авыл кешеләре организмының функциональ эшчәнлекләре бозылу һәм төрле авыруларның көчәеп китүләре - болар барысы да авыл экологиясенең әһәмият соравы турында сөйли.
Түнтәр кешеләре нефтькә коенырмы?

Татарстанда 1943 елда ук нефть ятмаларын эшкәртә башлаганнар. Шөгер, Әлмәт якларында нефть табылу Татарстанга аерым статус бирә. Республика нефть дәүләтенә әверелә. Дөрес, нефтьтән килгән байлык Татарстанның үзенә тәтеми. шулай булуга карамастан, Татарстанның барлык мәйданында да диярлек нефть эзләнелә. Халык телендә авылдан ерак түгел генә булган Дегет базы дип аталган елганың исеме дегет чәчәкләре дип аталган шәмәхә чәчәкләргә бай булуыннан килеп чыккан атама булса кирәк. Сугыштан соң үсеп чыккан Яшь урманның да олы мәйданы 1970 елларда дегет чәчәкләре белән капланган иде. Дегет чәчәге чыннан да сабагында күпмедер дегет булган үлән. Дегетне исә нефть белән бертуган дип атаганнар. Шуңа күрә дә авыл халкы безнең якларда да нефть булырга тиеш дигән фикер йөргән.

Түнтәр авылының Садри елгасы үзәнлегенә беренче нефть тикшеренү вышкасы 1948-1949 елларда куела. Агач вышка икәнен мин әле үзем дә хәтерлим. Көне-төне туктаусыз рәвештә галәмәт зур дизель двигательләре ярдәмендә җир борауладылар. Авыл халкы геологлар янында гел кайнашып йөрде. Бораулап алынган токымнарны махсус ящикларга тутырып, Мәскәүгә җибәреп бардылар дип сөйләделәр. Буровой янына килгән кадәр күп техниканың авыл халкының күргәне юк иде әле. Ялгышмасам көз һәм кыш буе җирне каезладылар, борауладылар. Аннары бөтен әйберләрен сүтеп алып киттеләр. Халык арасында монда нефть бар, әмма яшь әле дигән гыйбарәләр йөрде. Ничә метр тирәнлеккә кадәр бораулаганнарын авыл халкы белмәде. Берничә елдан нефть эзләүчеләр тагын килделәр һәм бу вакытта Поляк урамы очыннан югарырак, хәзерге сыер фермалары тирәсеннән борауладылар. Ярты ел чамасы эшләделәр булса кирәк. Ахыргы нәтиҗәне берәү дә белмәде. Илленче еллардагы нефть эзләүче геологлар бер Түнтәр авылында гына түгел, Балтач районына кергән башка авыл зоналарында да тикшеренү эшләре алып барганнар.

1960-70 елларда да геологлар Түнтәр басуларының төрле урыннарында тикшеренү эшләре алып бардылар. Бораулап та, шартлатып та эзләгәннәр булса кирәк. Әйтүләре буенча, Көмәшияр басуында җирне бораулаганда ничәдер метр тирәнлеккә җиткәч, бик көчле су фонтаны бәреп чыккан. Көчле цемент измәсе ярдәмендә тиз генә фонтанны томалаганнар. Су бик көчле агып чыгып, җир өслегенең иңү куркынычы бар имеш. 1980-1982 елларда Түнтәрнең Көмәшияр басуы аша һәм Яшь урман янәшәсеннән диаметры 120 см булган нефтьүткәргеч салдылар. Бу Холмогоры-Клин линиясе дип атала һәм аның аша 80 атмосфера басымы астында нефть ага. Әйтүләре буенча бу — донор линиясе икән. Бу торбалар аша нефтьнең кайсы якка таба ага дип әйтүе дә кыен икән. Бу трасса Россиянең Көнчыгыш-Көнбатыш юнәлешендә сузылган параллель нефтьүткәргечләрне аркылы тоташтыручы линия икән. Аны шуңа күрә донор линиясе дип атыйлар. Төньяктан һәм көньяктан үтә торган нефтьүткәргечләрдәге нефть басымын тигезләп тора булса кирәк ул. Трассаның төзеклеген еш кына вертолет тикшереп йөри. Трасса буйлап электр линиясе дә сузылган Арча районының Лесхоз урманы һәм Арбаш басуы белән чиктәш урында зур насос станциясе дә бар. Безнең басуда Яшь урман янында зур булмаган контроль ноктасы бар.

Кешеләр арасында һаман да имеш-мимешләр йөри: “Бездә нефть бар. Күрерсез, аны кайчан да булса ала башларлар. Нефть үткәргечне юкка гына безнең аша салмаганнардыр. Нефтьне ала башлагач, әнә шул торбаларга гына ялгаячаклар икән”. Халык арасында икенче төрле имеш-мимешләр дә йөрде: “Ухта-Башкортстан-Татарстан территориясендә табылган нефтьләр төньяктан көньякка таба ага торган гаять зур нефть елгасының кушылдыклары гына икән. Төп елгасы түбәндәрәк икән. Әле аны тапмаганнар икән. Менә шул нефть елгасы безнең район, төгәлрәге безнең басу аша үтә имеш. Нефть чыкса да безгә файдасы булмаячак, безнең басуларны гына пычратачак имеш.” 1985 елларда Түнтәр басуы белән Арбор басы читендә Саратов шәһәреннән килеп, биек тимер вышкалар куеп янә нефть табабыз дип җирне борауларга керештеләр. Монысында хәтта бораулау тирәнлеген дә чамалады халык. Өч километрга кадәр төшәчәкләр икән. Гадәттә нефть торбаларының хәзерге вакытта Татарстандагы суыру тирәнлеге 1-2 километрдан артмый. Саратовлылар бер елдан артык җирне тиштеләр. Ватылып та яттылар, әмма билгеләнгән тирәнлеккә кадәр төшеп җитә алмыйча кайтып киттеләр. Имештер, шактый тирәнлектә көчле су агымына очраганнар да торбаларны көчле су агымы кәкерәйткән булса кирәк.

Алга таба самолет һәм вертолетлар ярдәмендә грвитация ысулы белән тикшеренүчеләрне дә күзәткәннәр авылдашлар. 2002-2003 елларның кышында Түнтәр басуында кабат нефть эзләүчеләр пәйда булды. Кар өстеннән йөри торган көчле машиналар белән алар кыш буе дәвамында нидер эшләп йөрделәр. Биш-алты “Урал” вездеходларыннан торган экипаж халкы авыл кешеләренә “Начальство белә. Без бернәрсә дә белмибез” дип җавап бирделәр. Мари-эльда бездән ерак түгел генә нефть ала башлаганнар икән дигән сүз йөрде. Төгәл фактларны әйтүче дә, язучы да булмады. “Түнтәр нефте” белән алга таба нәрсә булыр, бу турыда вакыт киләчәктә үзе күрсәтер.





Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   15




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет