Почтада — Якупова Әлфинур
Исмәгыйлева Наилә почта начальнигы булып эшләгәндә авылда почта таратучылар булып, 1956-1964 елларда Нәбиуллина Нәзирә, 1964-1972 елларда Рәхмәтуллина Сафура, 1972-1987 елларда Якупова Әлфинур эшлиләр. Якупова Әлфинурның ул турыдан-туры остазы була. Аны почта эшчәнлегенең барлык серләренә өйрәтә. Махсус курсларда укып кайтканнан соң һәм Наилә апа пенсиягә киткәннән соң, 1987 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Якупова Әлфинур Түнтәрдә почта начальнигы булып эшли. Исмәгыйлева Наилә шикелле Якупова Әлфинур да үз эшенә һәрвакытта да җаваплы карый, кешеләргә һәрвакытта да игътибарлы. Кешеләр үтенечен җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Район буенча почта бүлекчәләре эшчәнлеге буенча ярышларда алдынгылыкны бирми. Газета-журналларга язылу кампаниясен дә ел саен уңышлы үткәрә, күп еллардан бирле алдынгылыкны бирми. Якупова Әлфинур начальник булып эшли башлаган чордан ук район буенча дүрт элемтә бүлегендә авылдагы почта таратучылар штаты бетерелә, урамнарга махсус почта әрҗәләре куела. Якупова Әлфинур почта начальнигы вазифасы белән бер үк вакытта почта таратучы вазифасын да башкара. Бер кешегә шулкадәр эш башкару җиңел булмый, билгеле. Бу эштә аңа әнисе Зыятдинова Гыйлембану апа һәм кызы Энҗе булыша
Барлык төр план-заданиеләрне үтәү буенча Түнтәр почта бүлекчәсе һәр елны алдынгы урында.
Якупова Әлфинур гаиләдә өч кыз тәрбияләп үстерде һәм аларга белем һәм һөнәр алырга мөмкинлекләр тудыру өстендә күп эшләде. Кызы Энҗе — журналист һәм шагыйрә. Чулпан — инглиз теле укытучысы. Кече кызы Ләйлә повар һәм бакчачы һөнәрен үзләштерде.
Әлфинур өй янында чәчәкләр һәм җиләк-җимеш үстерү буенча авылда иң оста һәм иң тырыш хуҗабикә булып санала. Аларның йорт тирәләре һәрвакытта да чәчәкләр букетына төренгән. Район күләмендә үткәрелә торган чәчәкләр һәм җиләк-җимеш үстерүчеләр конкурс-күргәзмәләрендә ул ел саен призлы урын яулап ала.
Рәхимә апаның күңел җылысы
Минем әнием Зарипова Гыйльмиҗамал 1951 елдан 1966 елга кадәр 15 ел дәвамында почта ташучы булып эшләде. Ял, бәйрәм һәм каникул вакытларында мин үзем дә әни урынында почта ташуда эшләп алдым. Шуңа күрә Түнтәр авылының почта эшчәнлеге минем өчен шактый таныш.
Закирова Рәхимә апа киң күңелле, йомшак табигатьле хатын иде. Ул эшли башлаган чорларда мин 4 класста гына укый идем. Миңа карата да ул бик тә ягымлы булды. Хәтергә менә нәрсәләр уелып калган. Ул вакытта ук союзпечать аркылы халыкка сату өчен китаплар һәм брошюралар кайта иде. Безнең аны сатып алырга акчабыз юк, билгеле. Рәсемле “раскраска” дип аталган китапчыкларны беренче мәртәбә мин шул вакытта Рәхимә апа кулында күрдем.
— Мә әле, энем, бер китап бирәм, дип, миңа буйый торган китап сузды. Минем башым күккә тиде. Әле алай гына түгел, ул минем буяу карандашларым булмаганын да белгән. Икенче көнне миңа буяу карандашлары бүләк итте. Рәхимә апаларның балалары юк иде. Ул балаларны бик яраткандыр. Соңрак алар ире белән балалыкка бер кыз алып, аны тәрбияләп үстерделәр. Рәхимә апа укытучы булып та эшләде. Шул ук 4 класста укыганда почтага сату өчен бик матур, тышлыктагы рәсемнәр белән, “Хоттабыч карт” дигән әкият китабы кайтты. Рәхимә апа ул искиткеч китапны миңа укырга биреп тора иде. Китапханәмени? Бу китап китапханәдә юк, яңа басылган китап иде. Шактый калын иде ул минем өчен. Күпмедер өлешен мин көн саен укый идем дә, икенче көнне мәктәпкә баргач, шул укыган өлешенең эчтәлеген дәрескә кадәр классташларыма сөйли идем. Бу вакыйга шуның кадәр гадәткә кереп китте, классташларым минем иртән килгәнемне саклап көтеп алалар иде. Барысы да килеп, минем тирәгә түгәрәкләнеп утыргач, мин мавыктыргыч итеп, кичтән укыганнарымны сөйли торган идем. Әнием — почта ташучы Рәхимә апа почта хезмәте буенча укымаган булгандыр инде. Бервакыт
сә мин нишләргә тиеш ди? Закон бер генә: капчык бушмы, тыгызмы ул сургуч белән печатьләнгән булырга тиеш. Үзеңә акыл булыр, хәзер үк Түнтәреңә кайтып, капчыгыңны сургучлатып алып кил!
Әнинең башка юлы булмый. Ул вакытта Сталин законнары нигезендә төрмәгә утыртып куюны да күп сорамыйлар иде. Әни 7 километр араны җәяүләп кире кайтып, капчыкны сургучлатып, Чепьяга кире төшә.
Сугыш арты, колхоз бер тиен дә акча түләми. Минем әнинең почта ташыганы өчен дәүләт тә бер тиен дә акча түләмәде. Бу хезмәт колхоз карамагына калдырылган иде. Әнигә почта ташыган көннәр өчен 75 сутый (бер хезмәт көненең 75%ы) язып баралар иде. Көз көне әнә шуңа бер хезмәт көне исәбеннән 150-200 грамм ашлык бирәләр. Минем әни бу хезмәткә алынганчы почта ташуда бик күпләр эшләгән. Әмма берәү дә озак эшли алмаган. Кышкы буранмы, язгы сумы, көзге яңгырмы бер генә көн дә почтаны калдырып булмый. Капчыгыңны аркаңа асып, авыз эченнән көйли-көйли йөрергә дә йөрергә! Ул вакытта әни дә, мин дә яз-көз чабата киеп йөри идек. Көне буе аяк юеш йөри тоган иде. Язгы су вакытларында, кар батканда әнинең билдән суга төшеп кайткан вакытлары да булгалады.
Иң авыры посылкалар ташу була торган иде. Бер генә посылка булганда ярый әле. Ике посылка булган очракта да Дуся апа икенче посылканы сортировка бүлмәсендә калдырып торырга рөхсәт итмәде:
— Теләсә нишләт! Монда калдырма! Мин җавап бирмим! — ди торган иде.
Бәйрәм көннәрендә почтага төшү мәҗбүри булды. Дөрес, бу көнне Шәмәрдәннән почта кайтканны көтәсе түгел. Бәйрәм хөрмәтенә чыга торган район газетасы “Коммунар”ны гына алып кайтасы. Кайвакытта аны да берничә сәгать көтәргә туры килә. Ул вакытта электр энергиясе юк. Газетаны бөртекләп хәрефләп җыялар, аннары ике кеше зур барабанны кул белән әйләндереп кәгазьгә бастыралар. Бу эш авыр һәм шактый озакка сузыла иде. Без, почта ташучылар да, типографиягә газета барабанын әйләндерергә ярдәмгә керә торган идек.
Почта ташырга ат биргәч
Берничә ел Чепьядан җәяүләп почта ташыганнан соң әнигә ат-арба бирделәр. Арба-чананы ремонтлау эше әнинең үз өстенә йөкләнде. Башта аңа атның да “Ишәк” кушаматлысын бирделәр. Таяк белән төрткәләп тормасаң, бөтенләй туктап кала торган иде. Берничә ел “Ишәк” белән азапланганнан соң әни колхоздан җигелмәгән тай сорап алып, кыш көне аны тәртә арасына кертеп җигәргә өйрәтеп, Чепьяга шул ат белән йөри башлады. Ат белән йөри башлагач, почта атына өстәмә нагрузка бирелде. Кинофикациянең кино тасмаларын авылга алып кайтырга һәм кире районга илтеп бирергә. Бу эш өчен өстәмә түләү каралмаган. Бер генә льготасы бар. Ул да булса авылда куела торган киноларга безнең билет алмыйча бушлай керү хокукы. Әмма бушлай булса да, әни безне: абый, апа һәм мине кинога чиратлап кына җибәрә иде.
Ул вакытта кино движокларын һәм кино күрсәтү аппаратураларын, бензин салынган бидоннарны да авылдан авылга күчереп йөртәләр иде. Бу эш тә почта атына йөкләнде. Электр тогы бирә торган кино движогын арбага ике кешегә күтәреп салу шактый авырга туры килә. Язгы су вакытларында почта капчыкларын атка атланып ташыганда кинофильм тасмалары тутырган капчыклар ат сыртына бау белән ике яклап асып куела.
Әни почта ташыганда сельпоның һәм Түнтәрдә урнашкан май заводының зур суммадагы акчаларын да сүз тыңлап кассирлардан кабул итеп алып, Чепьяның дәүләт банкына тапшыра торган булды. Бервакытны Чепья юлында әни белән менә мондый хәл булган.
Язгы як. Түнтәрдән почта ташучы әнием Чепьяга ат җигеп бара. Борнак юлы кушылган урыннан узганда, шул юлдан килүче бер ир-ат кулын болгый-болгый нәрсәдер кычкыра. Түнтәр сельпосының банкка тапшыру өчен бирелгән зур суммадагы акчаны салам астына яшерә дә, әни атын куалый. Теге кеше арттан чаба. Ябык ат артыгын бара алмый, бераздан теге кеше куып җитеп, чанага утыра. Тәмәке кабыза. Тартып бетергәч икенчесен, аннары өченчесен кабыза. Чепьяга төшеп җитәрәк, теге ир сүз башлый:
— Апа, миннән нигә шулкадәр бер-бер артлы тартасың дип сорамыйсың?
— Белмим, нигә тартасындыр? — әнинең үз хәсрәте: салам астындагы акчаны саклап калу була.
— Мин кеше үтердем бит!
— Ә-әә?!
— Юлда булган бер кешене дә калдырмый идем. Көз көне Шәмәрдәннән кайтканда кузовка 5-6 кеше утырттым. Шуларның берсе исерек булган. Сикертмәдә төшеп калган да, үлгән. Хәзер алты ай прокаратура юлында йөрим.
Берничә айдан теге кеше тагын очрый. Машинасын туктатып, шатлыгын уртаклаша:
— Мине кешеләр рәхмәте коткарды төрмәдән...
Әнием Чепья юлында почта ташуда Чепьяда районы бетерелгәнче, 1958 елга кадәр йөри. Аннары почтаны Урта Көшкәт авылыннан ташый башлый. Почта машинасын әни шунда көтеп торырга тиеш була.
Түнтәрдә — телефон коммутаторы
Түнтәрдә беренче телефон линиясе үткәреп, телефон аппараты кую авыл район үзәге булган 1930 елда башланган булырга тиеш. Шул вакыттамы, соңгаракмы, Түнтәрдә 10 номерга исәпләнгән коммутатор станциясе дә куела. Сугыштан соң һәм 1960 елга кадәр бу коммутатор Түнтәр почтасында хезмәт иткәнен мин бик яхшы беләм. Район үзәгеннән тыш, райондагы башка авылларда коммутатор аппараты булганын белмим. Шәрәфетдинова Рашидә төшкән фотода алгы якта телефон аппараты, Рашидәнең арткы ягында коммутатор аппараты булганлыгы шәйләнә. Мөгаен, безнең коммутатор райондагы иң иске коммутатор булуы бар. Сугыштан соңгы елларда авыл советында, май заводында, ике колхоз идарәсендә телефон аппаратлары бар иде. Моның өстенә Урта Көшкәт, Көшкәтбаш, Субаш авылларындагы колхоз идарәләренең дә телефон линияләре Түнтәр коммутаторы аша Чепья районы коммутаторына тоташа иде. Түнтәрдәге коммутатор төбендә чиратлап почта начальнигы һәм почтальон дежур тора иделәр.
Ул вакытта электр тогы юк, телефон аппаратларының микрофон токлары аппаратка тоташтырылып куелган батарея аша көчәйтелеп бирелә. Батарея исә идәнгә куелган була. Шалтырау тавышы өчен һәр телефон аппаратында һәм коммутаторда кул белән әйләндерелә торган индуктор-генератор була иде. Индукторны әйләндергәч, хасил булган ток линиянең икенче башындагы аппаратка барып җитә һәм кыңгырау шалтырый.
1960 елларга кадәр Балтач-Чепья телефон линиясе Көшкәтбаш һәм Түнтәр аша үтеп, Түнтәрнең алачык тавы яныннан тау басуга менеп китә һәм Чепьяга туп-туры барып төшә иде. Элек Түнтәрдән Балтачка ат белән йөри торган туры юл шулай ук Көшкәтбаш аша була. Түнтәрдән Чепьяга исә Түнтәрнең тау басуы аша үтә. 1938 елларда Чепья районы оештырылганнан соңмы, әллә иртәрәктәме, Балтач белән Чепья арасына Урта Көшкәт һәм Пар Көтәш аркылы яңа юл салына. Түнтәрнең тау басудагы өч тал аша үтә торган юлы 1960 елларда әкренләп бетә.
Түнтәр аша үткән Балтач-Чепья телефон линиясенә авыл халкы бик сак карый иде. Ул авыл урамнары аша үтә. Баганаларның иң югары өлешендәге изоляторларда шактый юан бер генә тимер үткәргеч сузылган. Ул телеграф линиясе була. Аның өзелүе, төрмә яки зур штрафлар белән бәйләнгән булуын авыл халкы яхшы белә.
1960 елларга кадәр Түнтәр аша үтә торган телефон линияләренә Чепья районы монтерлары Шәмсетдинов Шәйхи һәм Хәлилов Фәйзелхак абыйлар игелекле хезмәт күрсәттеләр. Җәй җитсә, алар ат белән һәм җилкәләренә телефон баганасы күтәреп, багана алыштырып йөрүдә булдылар. Ул вакытларда таш пасынкалар юк. Баганалар тиз чери, аларны басу буйлап гел алмаштырып торырга кирәк иде.
Беренче АТС — “Budabox” һәм тоташ радиолаштыру
1961 елларда Түнтәр почтасына колхозның финанс ярдәме белән, районда беренчеләрдән булып, Венгриядә эшләнгән “Budabox” фирмасының автомат телефон станциясе кайтарылды. Аның шактый зур күләмдә җир астыннан үткәрелә торган кабельләре дә бар иде. Ул кабельләрне буа суына салып бер атна тоттылар һәм изоляциясен тикшерделәр. Шуннан соң АТСны почта бинасына урнаштырып, җир астыннан 20дән артык ноктага телефон линияләре үткәрделәр. Колхоз һәм авыл советы рәисе, партия оешмасы секретаре, мәктәп директоры, инженер-механик кебек кайбер кешеләрнең өйләренә дә беренче тапкыр автомат телефоннар куелды. Җир асты кабельләре Түнтәрдән колхозның икенче бригада авыллары Урта Көшкәткә, Пар Көтәшкә һә Сала Көшкәткә дә үткәрелде. Автомат станция колхозның электр станциясе челтәреннән ток алып эшли. Станцияне урнаштыру һәм аңа хезмәт күрсәтүдә Урта Көшкәт авылыннан Нарузов Григорий тырышып эшләде.
1961 елда Чепьядан, тау басудагы юл янәшәсеннән, җир асты кабеле ярдәмендә радиолиния үткәрелде. Нарузов һәм Чепьядан килгән башка монтерларның зур тырышлыгы ярдәмендә Түнтәр авылы елларда Түнтәр мәктәбенең физика укытучысы Алкин Разит тырышлыгы белән мәктәп укучылары бернинди батарейка да кулланмыйча наушникларга сөйли торган детекторлы радиоалгычлар ясап, Казан һәм Мәскәү радиоларын тыңлыйлар.
Радиоузел, икенче АТС һәм башкалар турында
Һәм ниһаять, 1961 елда һәрбер йортка диярлек “стена радиосы” — радионокталар кертелә. 1965 елда колхоз радиоузел сатып ала һәм Чепья радиоузелының тапшыруларын өзеп, колхоз идарәсе үзе дә тапшырулар бирә башлый. Радиоузелга шул ук Нарузов Григорий хезмәт күрсәтә. Башта радиоузел клубның китапханә булып торган бүлмәсендә урнашкан була, анары 1968 елда колхоз идарәсе бинасының партия оешмасы секретаре бүлмәсенә күчерелә. Колхоз радиоузелы күпчелек вакытта колхоз эшчәнлеге турында халыкка информация бирү һәм колхоз рәисе яки партия оешмасы секретареның колхозчылар эшчәнлегендәге кимчелекләрне күрсәтеп, авыл халкын орышу-сүгүгә кайтып кала. Соңа таба радиоузел аша тәрбия һәм сәламәтлек саклау темаларына укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре лекцияләр дә укый башлыйлар. Радиоузел эшчәнлеге 1985 елларга кадәр диярлек дәвам итә. 1967 елдан башлап радиоузел көчәйткече сабантуй мәйданында, аннары клубтагы төрле кичәләрдә дә кулланыла башлый. 1961 елда ук, авылны радиолаштырганда авыл үзәгендәге баганага “урам радиосы”, бөтен авылга диярлек ишетелә торган көчле динамик куела. Әмма ул төнге 11гә кадәр “сөйләп” авыл халкына тынгылык бирми. Шуңа күрә аны берничә елдан авыл кырыена — иске алачык янына күчерәләр. Бер-ике елдан ул динамик тау битенә — хәзерге телевышкадан әз генә аскарак урынга күчерелә һәм аннары бөтенләй “юкка чыга”.
1985-86 елларда Түнтәр авылында агач электр баганалары таш электр баганаларына алмаштырыла һәм радио чыбыклары сүтеп ыргытыла. Нарузов Григорий таш баганаларга изоляторлы борыслар беркетеп, өр-яңадан Түнтәр авылына радио линиясе үткәрә.
Венгриядән кайтарылган АТС 1968-70 елларга кадәр эшли. Аннары СССРда эшләнгән 50 номерлы яңа АТС кайтарыла һәм ул колхоз идарәсе бинасының бер бүлмәсенә урнаштырыла. АТСны урнаштыруда һәм аңа хезмәт күрсәтүдә шул ук Нарузов Г. һәм Чепья АТСы механигы Һадиев Марс игелекле хезмәт күрсәтәләр. 1985 елларда Балтачтан Түнтәргә кадәр җир асты телефон кабеле сузыла һәм АТС өчен бер линияне берничә линия итеп файдалану мөмкинлеге бирә торган өстәмә аппаратуралар кайтарыла. Халыкның Балтач АТСына тоташу ихтималы әкренләп яхшыра бара. Бер үк вакытта колхоз идарәсенә Балтачка һәм Казанга турыдан-туры тоташу мөмкинлеге урнаштырыла. 2000 елдан башлап шул ук үзебезнең АТС аша, код ярдәмендә Казанга яки башка шәһәрләргә тоташып, телефон элемтәсе булдыру җайланмалары куела. 2000 елга АТСта практик яктан буш номерлар калмый. Бүгенге көндә Түнтәрдә телефон керткән шәхси хуҗалыклар саны — 40. Оешмаларда 17 телефон ноктасы бар.
Югарыда саналганнардан тыш, 1970-2002 елларда Түнтәрдәге АТСка һәм телефон-радио линияләренә түбәндәге монтерлар хезмәт күрсәтәләр: Чепьядан Бикбов Марсель, Владимиров Николай, Чакмин Валерий, Тихонов Валерий, Копаров Виталий, Николаев Константин, Хәлилов Рафаэль, Мортазин Айдар, Сабиров Дамир, Иванов Олег, Түнтәрдән Якупов Зөлфәт, Субаштан Вафин Фазыл, Курамьялдан Һадиев Реваль, Арбордан Хәйруллин Миңсур, Гарипов Ринат.
Соңгы 5 елда Түнтәр АТСына һәм телефон-радио линияләренә Урта Көшкәттән Тихонов Юрий даими хезмәт күрсәтә.
Февраль, 2002 ел.
Соңгы яңалыклар: 2004 елда почтада яңа АТС куелды. Цифрлы аппаратура, иңсоңгы фән казанышы белән. Мәктәп компьютерлары интернетка тоташтырылды.
Түнтәр авылының мәдәният тарихы
Татар халкы элек-электән мәдәниятле булган. Мәгърифәтлелек белән янәшә барган мәдәният. Халык буш вакытларында күңел ачкан, кунакка йөрешкән, такмаклар әйтешкән, биегән һәм җырлаган. Совет властена кадәр авылда клублар, яки башка төр күңел ачу биналары булмаган. Кышкы кичләрдә яшьләр аулак өйләргә, мунчаларга җыелып утырганнар, өлкәннәр каравыл өенә тупланып кичке гәп ачып җибәргәннәр. Җәй көне исә Сабан туйлары, Җыеннар, Кичке уеннар өстенлек иткән.
Совет власте урнашканнан соң авылда авылда клублар һәм уку йортлары барлыкка килгән. Уку йорты дип бергәләшеп китаплар, газета-журналлар укый торган бинага әйткәннәр. Бу бина дәүләт тарафыннан финансланган. Аның мөдирен избач дип йөрткәннәр. Избачлар һәм клублар колхозлар оешканнан соң, кулаклардан, байлардан тартып алынган йортларда урнашкан. Түнтәр авылының беренче уку йорты хәзерге һәйкәл белән мәчет арасындагы кара-каршы салынган ике йортның берсендә була. Соңарак бу биналарны китапханә дип атый башлыйлар. Клуб бинасы булып бу йортның икенче бинасы, аннары хәзерге Шәрипов кибете урынында яшәгән байның шул урындагы бинасы торган. Берникадәр вакытта клуб бинасы булып түбәнге мәчет хезмәт иткән.
Сугыштан соңгы еллардан башлап, 1965 елга кадәр клуб бинасы булып элеккеге мәдрәсәнең китапханәсеме, ятагымы булып, 1924 елдан мәктәпнең пионер клубы һәм китапханәсе булып торган бина хезмәт итте. Бу бина урынында хәзер каеннар үсеп утыра. Клуб алдында үскән карт юкә (аңа өлкәннәр 100 яшь чамасы бирәләр) клубка килүчеләрне каршылаучы символ буларак, әле дә яшәп килә.
1965 елда кирпечтән мәдәният йорты бинасы төзелде. 1995 елларда аңа капиталь ремонт уздырылды. Әмма бу ремонт косметик ремонт кына булды. Эчке яктан декоратив рәвештә шактый матур итеп бизәлсә дә, яңадан ябылган калай түбәсе сыйфатлы булмады. Иске шифер түбәдән дә су үтте, яңа калай түбәдән дә су үтә. Бинаның матчалары агачтан гына, түшәме такта һәм штукатурланган, эчтән янә декоратив тышланган. Матча башлары яңгырдан череп, өзелеп, түшәмнең төшү куркынычы кинәт кенә булырга мөмкин. Аллам сакласын!
Авыл яшьләрен оештырып концерт-театрлар, күңел ачу кичәләре үткәрү компанияләре колхозлашу елларыннан башлана. Клуб активы иң беренче чиратта укытучылар коллективы була. Комсомол яшьләр, авыл активы да беренче концерт-театр куючы үзешчәннәр булалар.
Өлкән буын укытучыларыннан Сәмигуллина Рәйсә, Сәмигуллина Зәйтүнә, Галиева Бану, Юсупов Рашат, Юсупова Бану, Мөхәммәтшина Сәйдә, Мөхәммәдъярова Рашидә һәм башка бик күпләр мәдәният эшендә бик актив булалар. Бик күп концертлар куялар. “Галиябану”, “Хаҗи әфәнде өйләнә”, “Казан сөлгесе”, “Асылъяр” һәм башка спектакльләрне сәхнәләштерәләр. Районга, башка авылларга барып театр-концерт куялар. Клуб мөдирләре һәм избачлар булып Садыйкова Рәхимә, Хисаметдинова Асия һәм башкалар эшлиләр. Сугыш елларында ир-егетләр сугышта булганлыктан, кызлар егетләр роленә дә керәләр. Бану апа Галиева болай сөйли:
— Язгы су вакытында Чепьяга театр куярга төшкәндә чабата-оекларыбыз лыгыр су булды. Авылга кергәндә сумкадан галошларыбызны алып кидек. Сәхнәдә декорциянең тәрәзәсе биек булды. Хәлил буларак, мин Галиябану янына тәрәзәдән кергәндә мәтәлчек атып төштем.
Бану апа бик оста җырчы да була әле. Сугыштан соңгы елларда актив үзешчәннәр рәтенә Муллагалиев Галимулла, Зарипов Нәкип һ.б. өстәлә.
Колхозлашу елларында авыллар саен агитация ясап концерт куючы махсус агитбригадалар барлыкка килә. Мондый бригадалар авыл саен яхшы хәзерлекле концертлар куеп йөриләр. Мондый концерт бригадаларын элегрәк “культбригада” дип йөртәләр. Аларны халык “күтбригадасы килгән” дип көтеп ала. Бу көн бөтен авыл өчен бәйрәмгә әверелә. сугыштан соңгы елларда мондый бригадалар авыл саен елга ике тапкыр — язгы һәм көзге басу эшләре чорында йөри иде. Концертның ахырында һәрвакытта авылдагы колхоз эшендәгеләрне алдынгыларны мактап, “эшне артка сөйрәүчеләрне” тозлап-борычлап такмакка, көйгә салып җырлый иделәр. Авыл тормышыннан кимендә 15-20 куплет була торган иде. Халык бигрәк тә шушы өлешенә зур игътибар бирде. Кайвакытта дөрес булмаган мәгълүмат туплап та такмаклар иҗат иткәннәр:
Их-ма, Миңлебай! Мич алдында сары май!
Ничек итәбез?
Базга яшергән ашлыкны, келәттәге бар байлыкны
Ничек бүләбез?...
...Басудагы каравылчы Гәрәй
Айга карап шаккаткан
Шулай итеп колхозның
Өч капчык ашлыгын урлаткан...
...Гарипова Гильмине
Кайсы кулак котырткан?
Колхозның яхшы атын
Кызыл ярдан тәгәрәткән...
Соңгы куплет түбәндәгедән килеп чыга. Көз көне атлы чана белән басудан көлтә ташыйлар. Ашлык ындыры Алачык чишмәсе өстендәге Атауда була. Монда элек бай Якупов Кәримнең ашлык ындыры булган. Ноябрь айлары була. Эш караңгылы-яктыда башлана. Беренче рейсны алып кайтып көлтәләрне лапас эченә бушатып, чана белән чигенгәндә Гыйльминең (ул минем әнием - Р.З.) аты кемнәндер өркеп кисәк чигенеп китә дә, ат-чана белән үзе дә кызыл ярдан түбән оча. Ындырдагы ирләр тиз генә түбән төшеп, сбруйларны кисеп атны коткаралар. Дилбегә токан минем әнием исән кала. Сынган җирләре булмый, өйдә 20 көнләп авырып ята. Аны гаепләп “күтбригада” сәхнәдән җырлый.
Тәнкыйтьтән берәү дә калмый. Кем Чепья базарына кереп “Пивной”га кергән, кем исә урак урганда урманга чикләвеккә киткән һәм башкалар.
1960 еларда, Балтач районында агитбригадаларның башында “комсомол Харис” йөргәндә (соңыннан журналист, Татарстан китап палатасы директоры Салавыч Сәрдегәне егете Харис Әшрәфҗанов) Түнтәрнең ике талантлы һәвәскәре: Кафил Якупов белән Тәгъзимә Хисамова шактый еллар концерт куеп йөрделәр. Түнтәрнең әлеге осталары Кафил - баянист һәм җырчы, Тәгъзимә - җырчы язмалары Татарстан радио фондында да саклана. Шактый еллар дәвамында бу язмаларны радиодан биреп килделәр.
1957 елда Мәскәүдә бик зур хәзерлек белән Татар сәнгате декадасы (ункөнлеге) үткәрелде. 100 гә якын сәнгать остасы катнашында Мәскәүнең зур концерт залларында үткән концертларда иң сәләтле үзешчәннәр дә катнаша. Декадада катнашкан хор җырчылары арасында 2 Түнтәр сандугачы да булуы авыл өчен соклангыч хәл. Балтач районы җырчысы буларак Зөлхәбирә Исхакова һәм Лениногорск шәһәре җырчысы буларак Рауза Зарипова (Әхмәдгалиева) җырлыйлар бу хорда. Декада концертын алып баручы шулай ук Түнтәр белән бәйле шәхес — Түнтәр килене Зәйнәп Хәйруллина була. (Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгы Җәүдәт Айдаров хатыны).
1950-1980 елларда һәм аннан соңгы елларда авылды мәдәният хезмәте күрсәтү һәм китапханә эшчәнлеге шулай ук сүрелми. Ай саен 1-2 мәртәбә концерт-спектакльләр куела, тематик кичәләр үткәрелә. Бу чорларда авылда мәдәният эшчәнлеге белән Зарипова Рауза, Вәлиева Дания, Шәрипова Зөлфия, Хисаметдинова Асия, Кадыйрова Марзия, Газизова Рәхимә, Мөхәммәтшина Рашидә, Кашапова Рузилә, Шиһапова Равилә, Газизов Фәнис, Салихҗанов Габдулла, Закирова Гөлнур, Закирова Гөлсинә, Әхмәдуллина Илүсә, Шәйхелмарданов Айзат, Шәйхелмәрданова Ләйсәрә һәм башкалар җитәкчелек итә. Үзешчән артистлардан Хәкимова Сания, Зарипов Мөкатдәс, Хәбибуллина Фирая, Хәбибуллина Фәния, Хәмидуллин Сөнгать, Зарипов Рәфхәт, Юсупов Тәлгать, Сафиуллина Әминә, Вәлиева Маһира, Ибраһимов Фарук, Зарипов Рашит, Нурзадин Нурулла, Мөбаракшина Өрфәйдә, Исмәгыйлова Наилә, Гарифуллин Шәрифулла, Мөхәммәтшин Әхмәт, Хәкимова Мәдинә һәм башка бик күпләр авыл халкына мәдәният хезмәте күрсәтүдә армый талмый хезмәт күрсәтәләр. Нинди генә концерт булмасын, төрле-төрле жанрдагы спектакльләр кую, конкурслар һәм башка төрле чаралар хәзерләү булмагандыр. Бу чараларны санап чыгу гына да бик күп вакытны алыр иде. Аларга хәзерләнү, үткәрү, авылларга йөрү барысы да бернинди хезмәт хакы түләнмичә, бары тик инициатива күрсәтү буларак кына башкарыла иде.
Түнтәрнең җырчыларын аерым санап үтәргә кирәктер. Иң танылган җырчылардан Әхмәтгалиева Рауза, Якупов Кафил, Хисамова Тәгъзимә, Исхакова Зөлхәбирәләр турында әйтеп үтелде инде. Талантларын сәхнәдә генә түгел авыл урамнарында күрсәтеп кичке уеннардан кайтканда бөтен Пәләк урамын шау итеп Гарифуллин Фарук җырлар кайта иде. Юк салмыш та исерек тә түгел иде ул. Клубтан кичке сәгать 11дә кайтканда ул моңлы итеп, сәнгатьчә урамнан җырлап кайта иде. Җырчылардан Мөхәммәтшин Әхмәт, Фәйзерахманов Габделбәр, һадиев Рәис, Бәйрәмов Рафис, Хәкимова Сания, Салихҗанова Рузилә, Шәфигуллина Сания, Әхмәдуллина Тәгъзимә, ... баянчы-гармунчылардан Газизов Вагыйз, Заһретдинов Шиһабетдин, Ибраһимов Фарук, Мөхәммәтшин Илдус, Гарипова Тәскирә, Гыйләҗев Рәкыйп, Мөхәммәдиев Рәсүл, Бәйрәмов Рафис, Әхмәдуллин Ринат, Салихҗанов Габдулла, Салихҗанов Габделхәй, Якупов Гыйләҗетдин, ... биючеләр Муллагалиев Галимулла, Мөбарәкшина Өрфәйдә, Бәйрәмовлар династиясе, Мөхәммәдиевлар, Зәйнетдиновлар, Басыйров Илдар, Габдрахманова Илдария, Мөхәммәтшин Айрат.... һәм башка бик күпләрнең актив эшчәнлеген санарга мөмкин. 1980 еларда Гозәеров Дамир һәм Нурзадин Ринатлар группасы тынлы оркестр оештырып җибәрделәр. Ул елларда колхоз мәдәният йортына тынлы уен кораллары алды.
Баяннар, башка төр уен кораллары, төрле типтагы көчәйткечләр, микрофоннар, төрле сәхнә киемнәре белән баетылды мәдәният учагы.
1968 елда Венгриядән килгән музыка белгечләре авылда борынгы көйләрне җырлаучыларны магнитофон лентасына яздырып, биючеләре кинотасмага төшерделәр. Бу галимнәр Хәкимҗан Закирҗанов бабайның, Сәгыйдәбану Сафиуллинаның җырлаганын, Ногманов Бәйрәмгали, Муллагалиев Галимулланың иске мәктәп ишек алдында борынгы бию башкарганын яздырып алып, шулай ук удмурт авылларыннан язмалар туплап, Лондонда махсус симпозиумда катнаштылар.
1980 елларда мәдәният йорты “Киев” маркалы кинокамера сатып алды. Укытучы Рәфхәт Зарипов җитәкчелегендә киносюче укучылар авыл, колхоз, мәктәп тормышын кинотасмага төшереп ул елларның елъязмасын калдырдылар. Бер заправкага куелган 15 метрлы лента 2 минутлык сюжет төшерергә җитә иде. Төшерү аңсат, ә менә лентаны махсус бачокларда 7 төрле эремә аша үткәреп эшкәртү һәм процессларда температура режимын плюс-минус 20 градуста тоту шактый авыр һәм катлаулы иде. Хәзерге видеотасмага төшерү кинотасмага төшерү белән чагыштырганда бик тә җиңел эш. Авыл тормышын фотога һәм слайдка төшерү белән Зарипов Рәфхәт, Зарипов Рашит, Галиев Марат, Басыйров Илдар, Газыймов Илдар, Шәйдуллин Рамазан һәм башкалар шөгыльләнделәр.
Достарыңызбен бөлісу: |