Алтынчы китап Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә



бет9/15
Дата04.07.2016
өлшемі2.23 Mb.
#178343
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   15

Авылда умартачылык


Умартачылык һөнәре безнең борынгы болгар бабайларыбызның шөгыле булган. Алар башка илләргә бал һәм балавыз сату буенча дөньяда дәрәҗәле урын алып торганнар. Умартачылык электән үк дәрәҗәле һөнәр булып саналган. Көчле, тырыш, эшчән, зыялы, укымышлы кешеләр умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Умарта кортларын көтүгә куасы да, көн саен арканга чыгарып бәйләп куясы, алып кайтып ябасы да юк. Аңа печән яки фураж да хәзерләргә кирәкми. Тәртибен белеп тәрбияләүчеләргә үтә дә асыл кош. Балы, тома балавызы, хәтта чаккан агуы да кешегә шифалы.

Түнтәр кешеләре борынгы заманнардан ук умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Бик борынгы заман саннары юк. 1917 елгы авыл хуҗалыгы буенча үткәрелгән исәп-хисап нәтиҗәләре буенча Түнтәр авылында 120 баш тирәсе умарта булган. 100 хуҗалыкка 40 умарта туры килгән. Мостафа Мусин 9, Гайсә Мусин (туганнар түгел) 10, Гобәйдулла Сәйфуллин 5 умарта тоткан. Минем бабам Гариф Мөхәммәтшин да умартачы булган. Ул вакытта багана умарта тотканнар. Ояны эче куыш агачтан ясаганнар. Рамнар ясап кую тәртибе булмаган. Балны кәрәздән аерып алу өчен кәрәзле балны уртача гына эсселектәге мич эченә куеп, эретеп алганнар.

1933 елда исә колхозның 60 баш умартасы исәпкә алынган. Моннан тыш 11 колхозчыда (монда колхозга кермәгән хуҗалыклар кермәгән) 26 баш умарта тотылгын. Колхоз бер елда 670 кг тирәсе бал алган (1 умартага 13 кг тирәсе), шуның 205,45кг өлеше колхозчыларга хезмәт көненә бүлеп бирелгән.

Сугыштан соңгы елларда колхозның 50-80 тирәсе умартасы бар иде. Умартачылар булып Галимҗанов Һадиян, Зарипова Хәзинә, Сафиуллин Габделхак, Шәймөхәммәтов Вагыйз һәм башкалар эшләделәр. Кортчылык булып 1960 еларга кадәр диярлек Ишмөхәммәт хәзрәт һәм Мөхәммәтнәҗип хәзрәтләрнең дача-бакчалары хезмәт итте. Аннары кортлыкны Яшь урманга колхозның куянчылык фермасы янәшәсенә күчерделәр. 1970 елларда, куянчылык фермасы бетерелгәч, кортлык Кесәл урманына күчерелде. 1990 елларда колхозның умарталыгы доходсыз дип табылып, бетерелде. 2000 елда 10-15 баш алынган иде, алары да озын гомерле булмадылар. 2000 елгы авыл советы отчетында шәхси хуҗалыклардагы умарталар саны 60 күрсәтелгән. Фактта бу сан хуҗалыклар тарафыннан киметелеп бирелгән. Авылда 100 тирәсе умарта бар.

Сугыштан соңгы елларда авылда иң күп умарта тотучылар түбәндәгеләр булды (мин белгәннәре): Хадиянов Мәгъсүм, Галиев Мөбарәк, Хәкимов Габделхак, Гарипов Хафиз, Газыймов Зариф, Фәйзуллин Заһидулла, Исламов Исхак, Заһретдинова Миңсылу, Зарипова Хәзинә, Сафиуллин Габделхак, Шәймәрдәнов Мотыйгулла, Вафин Нурзада, Фәйзерахманов Габделбәр, Гозәеров Габделхәй, Зыятдинов Якуп, Хөсәенов Мәгъсүм, Гыйлаҗев Рәкыйп, Сәмигуллин Нәбиулла, Кәбиров Муллахмәт. Бераз соңарак: Зыятдинов Ибраһим, Зарипов Рәфхәт, Закиров Харис, Ибраһимов Әхәт, Шәймөхәммәтов Вагыйз, Ибраһимов Фарук, Ибраһимов Васыйл, Якупов Фәнил, Вәлиуллин Тәлгать, Мәгъсүмов Рәкыйп, Вәлиев Рәфәгать, Хәбибуллин Равил, Вафин Сәлим, Галиев Марат, Газыймов Хәйдәр һәм башкалар.

Әйтергә кирәк, кызганычка каршы авылда корт аналарын үрчетеп, ике елдан ике елга аналарны яшь аналар белән даими алмаштырып, корт гаиләләренең табигый рәвештә аеруына юл куймыйча, нәсел эше белән шөгыльләнә торган чын умартачылар юк.

Безнең якларда умарта елына карап уртача 10-15 кг тирәсе бал бирә. Бик уңышлы булган аерым елларда гына уртача бер ояга 35-50 кг булырга мөмкин. Соңгы 25-30 елда умартачылыкка варротоз авыруы һәм колхоз басуларын химикатлар белән эшкәртү, орлыклык өчен үлән басуларын әз калдыру, калдырган очракта да авылдан еракта калдыру шактый зыян сала. Югыйсә серкәләндерү нәтиҗәсендә үлән орлыгы уңышының табышы бал табышына караганда берничә тапкыр артып китә. Әмма моны җирле агрономнар танырга теләмиләр.

Яшелчәчелек


Борынгы заманнардан безнең авыл халкы яшелчәчелек белән артык киң итеп шөгыльләнмәгән булса кирәк. Дөрес, бакчачылык белән шөгыльләнеп, алмагач, кура чия һәм башка җимеш агачлары үстерү белән шөгыльләнүчеләр булган. Бу турыда 1917 елгы авыл хуҗалыгы отчетыннан күренә. Яшелчәчелек белән нигездә су буенда урнашкан хуҗалыклар гына шөгыльләнгән булырга мөмкин. Бу яктан караганда безнең янәшәдәге удмурт авылларында яшелчәчелек белән безгә караганда киңрәк шөгыльләнгәннәр. Авыл халкы бәрәңге үстерү белән дә артык мавыкмаган. Йорт янындагы бәрәңге бакчалары зур булмаган. Бәрәңгене нигездә бары тик үзләренә ашау өчен генә кулланган булсалар кирәк. Ул хайванга ашатылмаган һәм сату өчен дә үстерелмәгән.

1930 елларда авылда колхоз хуҗалыгы оештырылгач, югарыдан кушып булса кирәк, яшелчәчелеккә шактый игътибар булган. Авылның Үреш дигән урынында (хәзерге Тарлау янында плотинадан түбән өлеш) колхозның яшелчәчелеге булган. Яшелчәчелектә аерым бригада эшләгән. Яшелчә участогының гомуми мәйданы 4 гектардан артык булган. Зур өлешне кәбестә мәйданы биләгән. Кыяр, помидор, кабак, кишер һәм башка яшелчәләр үстерелгән. Бер колхозчыга уртача 18 кг яшелчә хезмәт көненә бирелгән. Яшелчәләрнең бер өлеше түбәндә елга янында булып, шактый зур өлеше текә яр өстендәге басуда булган. суны югарыга күтәртү өчен махсус чыгырлар системасы кулланылган. Ул чыгырларга зур булмаган чиләкләр беркетелгән. Чыгыр системасын атлар белән хәрәкәткә китергәннәр. су даими югарыга күтәрелеп, махсус эшләнгән котлованнарга тулган. Ул чокырлардан хатын-кызлар суны чиләкләп яшелчә түтәлләренә сибә торган булганнар.

1930-1935 елларда минем әнием дә яшелчә бригадасы бригадиры булып эшләгән. Шунда эшләп алдынгы буларак 1933 елның сентябрендә колхозчы ударникларның республика съездында катнашкан. Фермада (хәзерге авыл хуҗалыгы академиясе фермасы) бер сыердан бер савуда ике чиләк сөт савып, бер төп бәрәңгедән бер чиләк бәрәңге алып күрсәттеләр дип сөйли иде ул. Бәрәңгене тирән утыртып, үскән саен төбенә өеп барылган булган.

Колхозда яшелчә бригадасында кемнәр эшләгәнен төгәл әйтә алмыйм, әмма сугыштан соң бик озак еллар яшелчәчелек бригадиры булып Нәгыймә апа Хөсәенова эшләгәнен беләм. Ул бик зур тырышлык куеп эшләде. Яшелчәдән ул чорларда бик зур уңыш үстерелә иде. Монда яшелчәчелектә эшләгән апаларның исем-фамилияләрен язарга кирәк. 1950 елларда яшелчә рассадасы үстерү өчен бәләкәй торф чүлмәкләрен махсус пресс-станокларда ясыйлар иде.

Колхозның яшелчәчелеге 1960 елларга кадәр эшләде булса кирәк. Аннары безнең колхоз яшелчә үстерү белән шөгыльләнмәде. Бу елларда колхоз алма һәм карлыгын үстерү буенча зират артында бакчалар корып җибәрде. 1980 елгы салкыннарга кадәр беркадәр уңыш та алында. Әмма аннан соң бу бакчалар әкренләп беттеләр. Алма бакчасын 1933-35 елларда колхоз тау битендә (хәзерге телевышка астындагы нарат урманы урынында) да үстереп караган. Әмма тау битендә су сибү авыр булганлыктан, бу бакча да әллә ни үсеш алып китә алмаган.

1960 елларда авыл халкы шәхси хуҗалыкларда җиләк-җимеш бакчалары булдырды. 1979-1980 ел кышындагы салкыннарда күпчелек алмагачлар өшеде. Аннан соң кешеләр яңаларын уттырттылар. 1960 елларга кадәр авылда алмагачлар һәм яшелчә һәр хуҗалыкта үстерелмәгәнлектән, яшь егетләр арасында “бакча басу” (төнлә кереп, алмалар, кыяр, кишер җыю) үзенә күрә бер модада иде. Алмагач ботагына кыңгырау асу, алмагач төбенә кровать куеп йоклау кебек саклану чаралары да күрелә иде.

Хәзер һәр хуҗалык яшелчәнең дә, җиләк-җимешнең дә һәр төрен үзе үстерә.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   15




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет