Алтынчы китап Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә



бет8/15
Дата04.07.2016
өлшемі2.23 Mb.
#178343
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   15

Сабантуй


Сабантуй элек-электән татар халкының киң таралган бәйрәме булып тора. Элек аны яз чыккач та, чәчүгә төшкәнче үткәргәннәр дип сөйлиләр. без белә башлаганнан бирле сабантуйлар һәрвакыт чәчү эшләре төгәлләнгәннән соң авыл халкының гомуми бәйрәме буларак үткәрелә. Ерактан, шәһәрдән, чит авыллардан, Мари иленнән кунаклар, авылдашлар кайта. Без малай вакытта сабантуй Тарлау чирәмлегендә үткәрелде. 1950 елларда сабантуй батырына күлмәк, соңарак велосипед яки өстәл шикелле әйберләр бүләк ителә башлады.

Элек сабантуй мәйданы кечкенә. Комиссия членнары кулларына таяклар тотып, таякны селтәп, мәйданны зурайтып йөри торган иделәр. Көчәйткеч, микрофон дигән әйберләр юк.

1965 елларда сабантуй мәйданы Корт бакчасы дип аталган урынга күчерелде. Сабантуй бирегә күчкән вакытта умарталыкны куян фермасы янына Яшь урманга күчергән иделәр.

1965 елда, колхоз “Казахстан” маркалы радиоузел сатып алды. Ул клуб бинасына куелды. Аннары колхоз рәисе кабинетына күчерелде. Бу радиоузел аша колхозның көндәлек эшчәнлеге турында отчетлар дүрт авылга биреп барылды. Урамда да көчле динамик сөйләп торды. Бигрәк тә язгы чәчү һәм урак өсте чорларында радиоузелны көндәлек эш барышын халыкка җиткерү максатыннан киң файдалану булды.

Ул елларда партия оешмасы тарафыннан радио аша авыл халкына тәрбия, әхлак, медицина һәм башка темаларга 20-30 минутлык лекцияләр укып “халыкны агарту” эшләре дә билгеле бер план белән алып барылды. Билгеле бу эш агитатор һәм лектор буларак, укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре тарафыннан бушка эшләнде. Бер үк вакытта ул елларда колхоз рәисе булып эшләгән Габделхәй Гозәеров радиоузелны эштә катнашмаган, начар эшләгән яки эчеп-тәртипсезләнеп йөргән, һәм, гомумән, үзенә ошамаган колхозчыларны яки авылның башка кешеләрен радио аша сүгү өчен дә файдаланды. Мондый эшне партия оешмасы секретарьлары һәм авыл советы җитәкчеләре дә кирәк вакытта файдалана иделәр.

1967 елда колхоз радиоузеленың көчәйткечен сабантуй мәйданында файдалану тәкъдиме булды. Шуннан соңгы еллардан башлап мәйдан киңәйтелде. Бәйгене алып бару, концерт кую микрофон аша башкарыла башлады. шушы еллардан башлап клубта яңа ел кичәләрендә, үзешчәннәр куя торган концертларда, Җиңү бәйрәме митингларында һәм башка гомуми чараларда микрофон һәм көчәйткеч кулланыла башлады.

Элек-электән сабантуйның төп өлешендә татарча көрәш халык күңелен үзенә тартып торды. Балалар көрәше, яшүсмерләрнеке, бабайлар көрәше. Элек-электән авылда сабантуй батырлары булып үзебезнең авыл егетләре калган. Билгеле, читтән кунакка кайткан авылдашлар яки башка кунак булып килүчеләр дә көрәшкә кертелгән. Әмма 1970-1990 елларда районда шундый бер гадәт керде. Яңгул, Норма, Борбаш, Балтач кебек авыллардан спорт мастерлыгына кандидат булырдай, махсус көрәш мәктәбе үткән көрәшчеләр үзара килешеп, киңәшеп, төрле авылларга тарала торган булдылар. Аларның максаты махсус килеп, батыр калу һәм бүләк алу булып торды. Билгеле, көрәш өчен махсус хәзерлекле егетләр алдында авылыбыз яшьләре каушап калдылар һәм авыл сабан туенда көрәшнең яме китте. Авыл яшьләре көрәшкә мәйданга кермәс булдылар. Шушыннан соң авылның сабантуй үткәрү комиссиясе авыл яшьләрен көрәшкә киңрәк тарту максаты белән, чит авыллардан махсус рәвештә батыр калырга теләп килүчеләрне мәйданга көрәшкә кертмәскә дигән карар чыгардылар. Ул вакытта үлчәү категориясе дигән төшенчә дә юк иде әле.

Шушы карардан соң 10-20 ел эчендә үзебезнең көрәшчеләр үсеп чыктылар. Түбәндә үзебезнең авылда туып үскән, төрле елларда сабантуй батырларының призлы урыннарын алуда үзләреннән зур көч куючыларның исем-фамилияләре китерелә. Исемлек тулы түгел.



1930-1940 еллар

1940-1950 еллар

1950-1960 еллар
1960-1970 еллар
1970-1980 еллар

1980-1990 еллар

1990-2000 еллар

2000-2007 еллар



Исемнәре сакланмаган

Исемнәре сакланмаган

Хәбибуллин Равил

Мөбарәкҗанов Мансур

Зарипов Мөкатдәс

Зарипов Вагыйз

Закиров Кадим

Шәймөхәммәтов Рашит Шәймөхәммәтов Вагыйз

Якупов Шамил

Мөхәммәдиев Рәсүл

Зарипов Әнәс

Әхмәдуллин Ринат,

Әхмәдуллин Илшат

Гарифуллин Рамил,

Шәйхетдинов Рәис

Мөхәммәдиев Ранил

Мөхәммәдиев Рамил

Хәйруллин Илнур

Хәйруллин Тимур

Хәбибуллин Фәргать

Сафиуллин Рамил

Акрамов (Умаров) Димиадҗан



Исемлек физкулҗтура укытучысы Ришат зәйнетдинов белән барланды.

1970 еллардан мәйданда сабантуй флагы күтәрү, чәчү батырларына тәкә һәм акчалата бүләкләр бирү көрәшче батырларга колхоз хисабыннан зуррак бүләкләр бирү башланды. Бүләкләрнең саны һәм кыйммәте артты.

Элеккедән үк туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, ат чабышы, балалар һәм зурлар йөгереше, капчык сугышы кебек традицион сабантуй уеннары мәйданны бизәп торды. Соңгы 20-30 ел эчендә яңа уеннар өстәлде: авыш баганага менү, кул көрәше, чиләк-көянтә белән су ташу һ.б. Бер үк вакытта аяк көрәше кебек кайбер уеннар төшеп калды. Муенга бау элеп, ике кеше аркан тартышу ярышы группалап юан арканны (канат) кул белән тартып ярышу белән алмашынды. Концерт номерлары бәйгенең башыннан ахырына кадәр диярлек дәвам итә башлады.

Элек-электән сабантуйга кадәр дә, сабантуй үткәннән соң урак өстенә кадәр һәркөнне диярлек яшьләр су буена (элек Тегермән алдына, аннары Шүрәле чишмәсе алдына) җыелып гармун белән кичке уеннарны бик актив алып бара иделәр. 1980-1990 елларда дискотекалар барлыкка килү белән кичке уеннар һәм, гомумән, гармун уйнаулар кимеде һәм соңа таба бетте диярлек. Соңгы ун елда яшьләр Шүрәледә бөтенләй җыелмыйлар. Сабантуй үткәннән соң берничә көн сабантуй мәйданында кичке дискотека үткәрәләр дә, аннары бары тик клубка җыйнала башлыйлар. Аның каравы соңгы 10-20 ел эчендә авылда яшьләрнең бәйрәмнәрне, туган көннәрне һәм башка истәлекле вакыйгаларны шашлык кыздырып җәйге табигать кочагында үткәрүе аерым бер модага кереп китте.





Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   15




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет