Алтынчы китап Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә



бет15/15
Дата04.07.2016
өлшемі2.23 Mb.
#178343
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15

Соңгы мәгълүматлар
Әби-бабайлар туфрагыннан

оныкларның эзе суынмый

Гарифов Гыйльмулла абзыйның 1932 елга кадәр авылда кече сәүдәгәр булуы һәм гаиләсе белән репрессия дулкынына эләгүе турында алдагы язмаларда кыска гына әйтеп үтелгән иде. 1932 елда аларның бар мөлкәтләре тартып алынган, хөкүмәт тарафыннан алар гаиләсенә түли алмый торган зур налоглар салынган.

1932 елның октябрь аенда төнлә алар ат арбасына бар гаилә членнары бергә төялеп, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Бу вакытта гаилә башлыгы Гыйлмулла абзыйга 40 яшь, җәмәгате Фатыймага шулай ук 40, уллары Хәйруллага 11 яшь, кызлары Латыйфага 8 яшь, икенче кызлары Равиләгә 6 яшь, икенче уллары Миннехакка 4 яшь була. Моның өстенә кечкенә 1 айлык уллары Зәйнулла да була. Менә шулай яңгыр астында пычрак юлдан ат арбасына утырып 7 җан күз күрмәгән юлга чыгып китәләр. Көне буе сибәләп торган яңгыр астында алар кичкә Нөнәгәр авылына барып җитәләр һәм Гыйлмулла абзыйның бер танышында кунарга калалар.

Икенче көнне иртән алар янә күз күрмәгән төньякка, тайга урманнарына таба юл алалар. Шундый ишле гаилә белән юлда нинди кыенлыклар кичерүне үз күзе белән күрмәгән, үз башыннан кичмәгән адәмнәргә аңлатып бирү мөмкин микән? Яңадан өч тәүлек юлда булалар алар һәм Вятка (хәзерге Киров) шәһәрен дә узып тагын да арырак булган бер леспромхоз урнашкан поселокка килеп урнашалар. Билгеле, аларны анда да каршы чыгып алучылар булмый. Гаилә белән ташландык баракның бер почмагына урнашалар. Биредә эш табу һәм гаиләне туендыру бурычы килеп баса. Бөтен авырлык иң беренче чиратта гаилә башлыгы Гыйлмулла абзый җилкәсенә төшә. Авыл белән элемтәләр өзелә. Чит-ят җирләрдә өр-яңа тормыш башлана.

1972 елда, әле авылда шәхси хуҗалыкның берсендә дә җиңел автомобиль булмаган вакытта Түнтәргә “Жигули” белән бер гаилә кайтып төшә. Гыйлмулла абзыйның кызы Равилә тормыш иптәше Нәҗип Арсланов белән әби-бабайлар нигезенә коръән укырга, зыярәт кылырга кайтканнар. Бер үк вакытта Равилә апаның әнисе Фатыйманың туган авылы Арборда да булалар. Бу вакытта Равилә инде 46 яшьтә була, авылдан чыгып киткәненә 40 ел тулган. Төп нигезне табалар. Анда хәзер бер нәрсә дә калмаган. Нигез ташларына кадәр юкка чыккан. Хәтта капка төбендәге саф сулы коега кадәр күмелгән. Авылдан 6 яшеннән чыгып киткән Равилә авылны төсмерли, бала чагын хәтерли, авыл халкына бернинди үпкә дә белдерми. Алар өлкән яшьтәгеләрне, элеккеге күршеләрне, чыбык очларын табалар, алар белән җылы элемтәгә керәләр. Равилә апа Казандагы бер төзелеш оешмасында тәэминатчы булып, Нәҗип абый исә ДОСААФ мәктәбендә инструктор булып эшли икән. Казанга алар гаиләләре белән сугыштан соңгы елларда кайтканнар. Башта кечкенә генә шәхси йорт сатып алганнар. Анда яшәгәннәр. Хәзер исә күп катлы йорттан фатир алып яшиләр. Тайга урманы эчендә алар яшәгән поселокта аларның гаиләсе тагын да ишәйгән була. Янәдән ике сеңелләре туып, алар 7 туган үсеп җиткән. Совет мәктәбендә белем алган.

Бөек Ватан сугышы афәте тайгага да килеп җиткән. Иң өлкән абыйлары Хәйрулла сугышка китеп, Смолнеск астындагы каты сугышларда һәлак булган. Хәйрулланың сугыштан язган соңгы хаты (оригинал) һәм үлем хәбәре турында военкомат җибәргән извещение (шулай ук оригинал) бездә, Түнтәр мәдрәсәсе музеенда экспонат булып саклана. Хат латин имлясында язылган. Аның кирилл хәрефләрендәге күчермәсе шушы китапта “Өчпочмаклы сугыш елы хатлары” исемле баш астында бирелгән. Әтиләре Гыйлмулла абзый 1942 елда 50 яшендә төрмәдә вафат була. Гаиләне туендыру өчен ул Киров шәһәрендәге базардан бер пот (16 кг) он сатып алып кайтканда, аны сәүдәгәрлектә гаепләп кулга алалар. Равилә апа сөйләвенчә, әтисен кулга алдыруда әләкче-аның артыннан күз атып йөргән бер ир кеше була. Равилә аңа кияүгә чыгарга теләми. Шуңа үч итеп, тегесе аның әтисен кулга алдыра. Сугыш чорында бер пот он да зур кыйммәткә ия була. Равилә барыбер аңа кияүгә чыкмый, сөйгән егете Нәҗипкә насыйп була. Нәҗип чыгышы белән шулай ук безнең яктан — Бәрәңге районыннан, бик ипле һәм дини кеше була. Равилә апа да әти-әнисе һәм башка туганнары кебек динебезне ташламый. Авылга беренче тапкыр кабат кайтканнан соң, алар еш кына авылга бабайлар рухына коръән укытырга кайта торган булып гадәтләнәләр. Алай гына да түгел, алар үзләренең балаларын да туфракка, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбиялиләр. Уллары Зөфәрне, кызлары Әминәне һәм башка туганнарын алып кайталар.

2001 елда Түнтәрдә мәчет ачылганда алар тагын күмәкләшеп кайттылар. Бабайлар рухына догалар кылдылар. Яңа төзелгән мәчеткә зур келәм бүләк иттеләр. Авылга, 70 үткәннән соң, кабат беренче тапкырын кайткан Миннехак үзенең ике мәртәбә хаҗ сәфәрендә булуы турында сөйләп, авылдашларны куандырды.

2004 елда авылыбызның иске зиратына Кабер ташы куеп, борынгы бабайларыбызны искә алганда Равилә апа энесе Зәйнулла һәм башка туганнары белән кабат кайтты. Авылдан бер айлык сабый булып чыгып киткән Зәйнулла бабайлар кабере янында коръән укыды. Алар балаларны һәм оныкларны монда алып кайтып, туган туфракның изгелегенә төшендерделәр. 2000 елда зиратыбызда, борынгы кабер ташларын барлаганда, Гыйлмулла абзыйның бабасы Мөхәммәтсадыйкның кабер ташы табылган иде. Әмма ул урталай ватылган булып чыкты. 2002 елда Равилә апаның улы Зөфәр ташны тоташ итеп угольниклар ярдәмендә беркетте. Равилә апа кабер ташында язмалар белән өстәмә мәрмәр плитә куйдыртты. Кызы Әминә исә 2007 елда кабер өстенә чардуган ясатты. Әнә шулай Гарифовлар һәм Арслановлар ата-баба мирасын барлау, туган як-туган җир белән элемтәләрне өзмәү буенча гаять игелекле эшләр башкаралар. Инде менә Миннехак абыйның, Латыйфа апаның, Равилә апаның вафатынннан соң да берничә ел вакыт үтте. Ә ата-бабаларның туган туфрагыннан оныкларның эзе суынмый. Зәйнулла абзыйның да язмышы гыйбрәтле була. Ул зур кыенлыклар белән югары белем ала, хәрби хезмәттә югары чиндагы офицер дәрәҗәсенә ирешә, кандидатлык диссертациясе яклый. Кыенлык шунда була, чыгышы белән сәүдәгәр гаиләсеннән булуы, гаиләнең Сталин репрессиясенә дучар булуы гел “чабудан тартып тора”. Совет Армиясеннән отставкага киткәннән соң Казанда КХТИда укыта. Равилә апаның кызы Әминә дә югары белемгә ия булган белгеч. Түбәндә ул сөйләгән бер кызыклы истәлек китерелә.


Әминә Арсланова сөйләгәннәрдән

Без Казанда Гагарин урамында 14 йортта яшибез. 5 катлы панель йортның дүртенчесендә. Әлеге квартираны әниебез эшләгән урыннан 1960 елда ук биргәннәр иде Без шунда үстек. Ул заманда бу йорт элитный йорт саналган. Безнең йокы бүлмәләренең теге ягында урта кул дәрәҗәдәге ул вакыттагы партия органнарының җаваплы постларында эшләүче кешеләр торганын белә идек. Әз генә алга китеп әйтим, 2007 елда безнең квартираларга капиталь ремонт ясаган вакытта стеналардан тыңлый торган аппаратлар чыкты. Аларны шул 1960 елларда ук куйган булырга тиешләр.

Стенаның теге ягында торучы партия кешеләре 1-2 елдан артык яшәми. Гел алмашынып торалар. Алмашынса да гадәт-тәртипләре үзгәрешсез кала. Партия кешеләренең ирләре өйләренә гел соңа калып кайталар. Гаиләдәге көндәлек тавыш-гауга стена аша ишетелеп тора. Без алар белән аралашмадык. Кайсыдыр бер елны әлеге квартирага ике кечкенә малайлары булган гаилә урнашты. Партия кешеләре арасында мондый тыныч гаиләләр дә була икән дип гаҗәпләндек. Безнең балконнар янәшә. Хатыны да, ире дә ипле кешеләр икән. Балкон аша гына аралаша башладык. Малайлары белән ишек алдындагы яшь топольлар аллеясында йөриләр. Башка кешеләр белән дә бик ачык алар, аралашучан. Берничә елдан алар безнең йорттан күчеп киттеләр. Бу — Минтимер Шәймиев гаиләсе иде.

Еллар үтә торды. Әлеге яхшы күршеләр онытылды. 2005 елда безнең ишек алдында эшмәкәрләр тамыр җәя башлады. Топольларны кисеп, койма тотып, ишек алдында автомобильләр саклау урыны төзергә керештеләр. Йортыбызда яшәүчеләрнең күпчелеге, бигрәк тә өлкәннәр, бу гамәлгә каршы иде. Шул вакытта мин Минтимер Шәймиевне искә төшердем. Хәзер Татарстанның президенты бит ул. Компьютер артына утырдым да Шәймиев исеменә хат язарга булдым. Хатта алар гаиләсенең ял итеп йөргән тополь аллеяләренең киселә башлавын һәм аның урынына машиналар стоянкасы төзи башлауларына монда яшәүчеләрнең ризасызлыгын белдердем. Үзебезнең районны яшелләндерү буенча проектым барлыгын да әйттем.

Президент аппаратында таныш хатыным эшли иде. Хатымны аңа бирдем. Башта үзем укып карармын, әгәр аңа кертерлек булса, кертермен, дип ышандырды. Бер-ике атна да үтмәде, эшмәкәрләр ишек алдында төзи башлаган коймаларын сүттеләр. Тополь аллеялары да сакланып калды. Шәһәр мэры Камил Исхаков чоры иде. Мине Казан мэриясенә чакырдылар. Яшелләндерү проектымны карадылар. Кабул итмәделәр билгеле. Шулай да, топольләр аллеясы сакланып калуга мин бик шат булдым. Минем хатны Минтимер Шәймиев укыганмы, юкмы, анысын белмим. Әмма аның турында бездә җылы хисләр калды.
Авыл халкына медицина хезмәте күрсәтү

Бу темага алдарак һәм зуррак күләмле язма булырга тиешле иде. Медикларыбыз безнең сәламәтлек өчен көрәшә, көнне-төнгә ялгап, кышкы буран дип тә тормый, язгы су да аларга киртә түгел. Көзге ачы җилләрдә дә бернидән курыкмыйча һәм сыкранмыйча авылның бер башыннан икенче башына алар авырулар янына ашага. Бик зур кадер-хөрмәткә лаек кешеләр дип саныйм мин аларны. Бу чыннан да шулай. Моны раслап, йөзләрчә эпизодлар китереп булыр иде.

Түнтәр фельдшерлык-акушерлык пунктында безгә кемнәр шундый санап бетергесез изге хезмәтләр куйдылар соң һәм бүген дә куялар? Кызганычка каршы сугышка кадәрге чорда медикларыбызның исемнәре миңа билгеле түгел. Сугыш елларында Зоя исемле медсестра берникадәр бездә торды дип искә ала иде әнием. Бер шкафта әйберләре бар иде. Сугыштан яралынып кайтучыларның яраларын бәйли, авылдагы авыруларны дәвалый. Авыл халкын бет, корчангы басты. Күкертле маен да районнан бик әзләп кенә бирәләр, дип сөйләгәне хәтердә әниемнең.

Бүгенге медикларыбыз миңа хәзерләп биргән мәгълүматлар “Фәйзерахманов Габделбәрләр өенең икенче катында 1946 елда фельдшерлык-акушерлык пункты ачыла”, дип башлана. Өйнең ярымповал аскы катында хуҗалар үзләре яшиләр. Бу чорда Вәкилова Сания фельдшер, Ольга исемле кыз акшурка булып эшли. Ул вакытта бала табу өчен хатыннар роддомга бармыйлар. Булмый ул андый йорт. Элек баланы “кендек әби”ләр кабул иткән булса, бу чорда авылда акушерка штаты каралган була.

1949-1951 елларда медик Вәкилова Сания белән бергә Зарипова Нина (Әминә) эшли. Зарипова Әминә карамагында ясле-бакча да була. Әминә апага кадәр ясле-бакчада медицина хезмәтен ясле мөдире булып эшләүче Зыкина Анастасия башкара. 1946 елдан алып 1958 елга кадәр санитарка булып Шәйдуллина Фәүзия хезмәт күрсәтә. Сания апа 1958 елга кадәр эшли. Аннары авыл егете Мостафин Тәлгатькә кияүгә чыга һәм алар авылдан китәләр. Бу чорларда кешеләрне укол кадап дәвалау бик сирәк күренеш була. Салкын тию авыруларын көн аралаш медиклпр аркаларга банка куеп дәвалый. Ул чорларда кызамык, свинка, бетләү, корчаңгы кебек балаларның йогышлы авырулары күп була. Авыруларның арка-күкрәген тыңлыйлар, эчә торган арзанлы таблеткалар, үләннәр белән дәвалыйлар.

1958 елдан фельдшер-акушерлык пункты Галиева Вәсимә апа йортына күченә. Вәсимә апа санитарка булып хезмәт күрсәтә башлый һәм бу хезмәтне ул намус белән 1975 елга кадәр башкара. Бу чорда пункт бинасы булып Вәсимә апа йортыннан тыш, хәзерге мәчет урынында торган бина һәм колхоз идарәсенең элеккеге бухгалтерия бинасы (хәзерге авыл җирлеге советы бинасы урынында) хезмәт итә.

1958-1963 елларда фельдшер булып Халтурина Надежда, 1963-1964 елларда читтән килгән Гөлүзә исемле кыз, 1965-1969 елларда авылыбыз кызы Хәбибуллина Фирая авыл халкына медицина хезмәте күрсәтә.

Фирая тормышка чыгып авылдан киткәч, 1969-1970 елларда бу игелекле хезмәтне Лепеева Лариса, 1971-1973 елларда Сергеева Людмила, 1973-1974 елларда Гайнанова Р. башкаралар. 1975 елдан авылга фельдшер булып Гыймадиева Фәния килә. Әмма ул да ике ел гына эшли. Авыл егете Сафиуллин Солтанга кияүгә чыга һәм алар 1976 елда Балтачка китеп баралар. Фәния Балтач больницасында медсестра булып бүгенгә кадәр эшли. Кирәк булганда Түнтәрдән больницага дәваланырга барган авылдашларга ярдәмен кызганмый. 1975-1976 елларда санитарка хезмәтен Мөхәммәтшина Рәйсә башкара. 1965 еллардан башлап, авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүдә дә яңа алымнар кулланыла башлый. Авыруларның кан басымын үлчәү, кайната торган шприцлар ярдәмендә инъекция кертү (укол кадау) һәм башка технологияләр кулланыла башлый. Бигрәк тә яшь балаларга медицина хезмәте күрсәтү, төрле йогышлы авыруларга каршы прививкалар ясау, документация тутыру кебек эшләр арта.

1976- 1977 елларда авыл халкына медицина хезмәтен Бәйрәмова (Папаева) Гөлирә күрсәтә башлый. Хәкимова Мәдинә 1976 елдан санитарка булып эшли һәм бу хезмәттә 1985 елга кадәр хезмәт күрсәтә. Мәдинә апа үзлегеннән авыруларга банка салырга, укол кадарга өйрәнә. Авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүдә зур роль уйный. 1978-1985 елларда фельдшерлык хезмәтен Түнтәр килене Закирова Розалия башкара. Бу елларда медпункт яңа төзелгән бинага күчә. Бүгенге көнгә кадәр шушы бинада авыл халкына медицина ярдәме күрсәтелә. Район бльницасы тарафыннан яңа бинага күченгән пункт өр-яңа җиһазлар һәм медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителә.

Розалия гаиләсе белән күченеп киткәннән соң, 1985 елда авыдга яңа фельдшер Гәрәева Гашия килә. Ул бу хезмәтне 1988 елга кадәр дәвам итә. 1985 елда санитарка хезмәтен Зәйнетдинова Кәүсәрия башкара. Ул бу игелекле хезмәтне 1995 елга кадәр җиренә җиткереп үти.

1989-1990 елларда фельдшер булып Әкбирова Гөлнур, 1990-1992 елларда Нуруллина Рәйханә эшли. 1992 елдан фельдшер булып авыл кызы Корбангалиева Рузилә эшли башлый. Моңа кадәр ул республика клиник хастаханәсендә эшләгән була. Авыл егетенә тормышка чыккач, биредә үзебезгә тырыш хезмәт күрсәтә башлый. Рузилә бүген дә авыл халкына шул изге хезмәтендә. 1995 елдан медпкнктыбыз кабат ФАП (фельдшер-акушерлык пункы) булып торгызыла. Акушерка булып авылыбыз кызы Вафина Эльмира хезмәт куя башлый. Бүгенге көндә дә ул авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүен дәвам итә. 1995-1998 елларда санитарка вазыйфасын Сафина Гөлфирә башкара. 1985 елларда күмәк хуҗалыкның матди ярдәме белән медпунктыбыз каршында физкабинет эшли башлый. Авылыбыз хезмәтченнәре биредә врач юлламасы белән төрле процедуралар кабул итәләр. Физкабинет ачуда ул вакыттагы колхоз рәисе Наил Гарифуллин зур тырышлык куя. Соңгы 10 елда физкабинеттта төрле процедулар бирүдә авыл халкына Сафиуллина Гөлсинә хезмәт күрсәтә. Мәктәп укучыларына һәм бакча балаларына медицина хезмәтен куюда Галимова Фәния тырышып эшли.

Авылыбызда кем генә халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә эшләмәсен, барысы да авыл халкына игелекле хезмәт иттеләр. Авыл халкы аларның барысының да хезмәтеннән канәгать калды. Берсеннән дә зарланмады. Дөрес, аларның берсе эштән китеп, икенчесе эшкә килгәнче өзеклекләр булгалады. Ул вакытларда һәм медикларыбыз ялда булганда (авылда булмаганда), озак еллар буе күрше Урта Көшкәт медпункты фельдшеры Нарузова Агния апа авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүдә зур көч куйды. Көн булмасын, төн булмасын, ул бервакытта да берсүзсез авырулар янына ашыкты. Түнтәргә дә килә, Урта Көшкәткә барганнарга да һәрвакыт ярдәм кулы суза торган иде. Өлкән яшьтәге авылдашлар аны “Безнең Агния” дип йөрттеләр. Агния апа бүгенге көндә лаеклы ялда, Урта Көшкәттә яши.

Элегрәк чорда халыкка медицина хезмәте күрсәткән хезмәткәрләребезгә һәм бүгенге көннәрдә ару-талуны белмичә хезмәт итүче медикларыбызга бу язма рәхмәт хисләре белән барып ирешсен иде.

2007 ел.
Түнтәр авыл советында рәис булып эшләгән шәхесләр:

1925 елдан Зәйнетдинов Гаделша

1931 – 1938 елларда Садыйков Халик Садыйкович

1938 елда Зарипов Шәкур Зарипович

1939 – ... елларда Исламов Исхак

1942 – 1947 елларда Шамсетдинова Файза Шәмсетдиновна

1947 – 1950 Садыйков Халик Садыйкович

1950 елда Гыйбадуллин Галимулла Гыйбадуллович

1951 – 1953 елларда, Һадиянов Мәгъсүм Һадиянович

1953 – 1955 елларда Газизов Вагыйз Газизович

1955 – 1956 елларда Гайнетдинов Мәннән Гайнетдинович

1956 – 1958 елларда Галләмов Хәйретдин Г.

1958 – 1959 елларда, Шәмсетдинов Кашаф Шәмсетдинович

1959 елда Түнтәр авыл советы Урта Кәшкәт авыл советы белән берләштерелә һәм Урта Көшкәт исеме белән йөртелә башлый.

Урта Көшкәт авыл советы рәисләре:

1959 – 1961 елларда Шәмсетдинов Кашаф Шәмсетдинович

1961– 1967 елларда Һадиянов Мәгъсүм Һадиянович

1967 – 1969 елларда Хәсәнова Гөлсимә Хәсәновна

1969 –1989 елларда Кашапова Рүзилә Кашаповна

1989 – 1992 елларда Шәрәфиев Хәлил Гайфетдинович

1993 – 1995 елларда Мөхәммәдиева Рәйсә Галимҗановна

1995 елда исем тагын үзгәрә.



Урта Көшкәт җирле үзидарә Советы рәисләре:

1995 – 2002 елларда, Мөхәммәдиева Рәйсә Галимҗановна

2002 – 2005 елларда Нарузов Игорь Григорьевич

2005 елдан исемне тагын үзгәртәләр.



Урта Кошкэт авыл жирлеге рәисе:

2005 елдан Нарузов Игорь Григорьевич


Колхозда агротехниклар һәм агроном булып эшләгәннәр исемлеге:

Латыйпова Хәтимә

Шәрипов Гайфетдин

Нурсама


Сабирҗанова Әминә

Рамазанов, Кунырдан

Илматов, Чутайдан

Нурзадина Мәръям

Мөбарәкзадин Рашит

Кәримов Амраз

Шәрәфетдинов Рәфхәт

Гариф, Пыжмарадан

Галимов Мирвәт

Мөхәммәтгалиев Илһам


Авыл тормышында һәм колхоз белән идарә итүдә башлангыч партия оешмасы секретарьлары зур ролҗ уйнады. Колхоз рәисе, авыл советы рисе белән берлектә авылдагы өч җитәкченең берсе булды алар. Колхозлар оешканда алар аерым штатта була. 1967 елларга кадәр бу вазыйфа мәктәп директорларына йөкләнә. Аннан соң, 1992 елда КПСС таркалганчы, колхоз карамагында аерым штаттагы җитәкче була. Түбәндә аларның тулы булмаган исемлеге китерелә:

1947 елдан ─ Мөхәммәтшина Сәйдә

1954 елдан ─ Һадиянов Мәгъсүм

1959 елдан ─ Гришкин Иван

1968 елдан ─ Гыйләҗев Рәкыйп

1970 елдан ─ Шакиров Камил

1977 елдан ─ Сибгатуллин Хәкимулла

1980 елдан ─ Самаев Геннадий

1981 елдан ─ Сәгыйтҗанов Миннәхмәт

1985 елдан ─ Насыйбуллин Рашит

1990 ─ 1992 елларда Шәрәфетдинов Рәфхәт.
Түнтәр авылы белән бәйле тагын бер танылган шәхесебез турында:

Фәйзерахманов Рафаэль Хәбибрахман улы. Әтисе чыгышы белән Түнтәрдән. Авылда нәселләрен дәвам итүче: Сафиуллина Әминә. Рафаэль 1952 елда Т.Тагил шәһәрендә туган. Свердловск шәһәрендә 1973 елда Югары Хәрби Политик, танк-артиллерия училищесын тәмамлаган. Германиядә һәм Әфганстанда хезмәт иткән.1983-1986 елларда Мәскәүдә В.И.Ленин исемендәге хәрби политик Академиядә укып чыккан. САнең танк гаскәрләре полковнигы хәрби дәрәҗәсенә ия. 2003 елда Екатеринбургта юридик академияне экстерн рәвешендә тәмамлаган.

Хәзерге вакытта Екатеринбург шәһәрендә Урал Дәүләт юридик акдемия карамагындагы юстиция институтында укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Берүк вакытта институтның дәүләт һәм хокук кафедрасы мөдире. Доцент. Дәүләт һәм хокук теориясе фәне буенча студентларга белем бирә.

Рафэльнең әтисе Хәбибрахман 1915 елда Түнтәрдә туган, 1936 елда Түбән Тагилга бәхет эзләп киткән. Башта тимер юл станциясендә йөк төяүче, аннары Куйбышев исемендәге заводта гади эшче булган. Туганнары Мәскәүдә һәм Т.Тагилда яшиләр һәм эшлиләр. Балалары: Элонора ─ юрист, Вилора ─ логопед (укытучы). Рафаэль Фәйзрахманов бик ипле кеше, татарчасын яхшы белә, Екатеринбургта татар зыялылары белән аралашып яши.





Авыл һәм басу планы




Элеккеге атлы юллар, хәзерге автомобиль юллары һәм басу юллары сызымы




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет