Балтач энциклопедиясе



бет15/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   26

Фазлыев Җәлил Васыйл улы — авыл хуҗалыгы белгече, дин эшлеклесе.

1956 елның 24 сентябрендә Бөрбаш авылында туган. Урта белем алганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында укый, 1979 елда икътисадчы-оештыручы белгечлеге ала.

1979-1980 елларда—Совет Армиясе солдаты.

1981-1988 елларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә, 1988-1994 елларда «Бөрбаш» совхозында баш икътисадчы була. Шушы елларда Җ.Фазлыев үзен бөтен район күләмендә тирән хәзерлекле, авыл хуҗалыгы производствосын яхшы белүче, аңа икътисадый юнәлеш бирергә сәләтле белгеч итеп танытты, югары абруй казанды.1989 һәм 1994 елларда районның иң яхшы иктисадчысы дип танылды һәм район хакимиятенең Мактау Таныклыгы, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 1991 елның декарендә аңа Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеме бирелде.

1995 елдан, илнең икътисады базар системасына күчү белән «Бөрбаш» совхозында коммерция буенча директор урынбасары вазыйфасы булдырыла һәм ул Җ.Фазлыевка тапшырыла. Совхозда ярдәмчел җитештерү тармаклары булдыру, бартер тәртибендә товар алмашу оештыру юнәлешләрендә эшләп ул хуҗалыкның икътисадын ныгытуга зур өлеш кертә.

Балачактан ук дингә ихлас бирелгән кеше буларак, Җ.Фазлыев районыбызда дини хәрәкәтне торгызучыларның берсе һәм башлап йөрүчесе булды. 1990 елда ул экстерн тәртибендә имтихан тапшырып имамлыкка шәһадәтнамә алды. 1990 елдан—Бөрбаш мәчетенең имамы. Аның инициативасы һәм җитәкчелеге белән 1998 елда районда беренчеләрдән булып Бөрбашта яңа мәчет төзелде, бүгенге көндә бу мәчет яшьләр өчен физкультура-спорт, ял итү бүлмәләре һәм җайланмалары булган заманча дин һәм мәдәният үзәге. Җ.Фазлыев инициативасы белән район мәктәпләрендә балаларны ислам дине нигезләренә, ислам әхлагына укыту башланды.

Үзенең тирән гыйлеме, ихласлыгы, инандыру сәләте, ару-талуны белмәс эшчәнлеге белән Россия ислам җәмәгатьчелегендә иң абруйлы шәхесләрнең берсенә әверелде. Дин мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән вакытлы матбугатьта еш чыгышлар ясый. Аның «Җәлил хәзрәт вәгазьләре», «Җәлил хәзрәт дәресләре», «Иманлы бала», «Имам вазыйфалары», «Ягез, бер дога» һ.б. китаплары дингә килүчеләрнең өстәл китабына әверелделәр. 2005 елда «Йөз дә бер вәгазь» исемле зур вәгазьләр китабы басылып чыкты.

1994 елдан районның, 2000 елдан— Татарстанның баш мөхтәсибе. 1998 елдан—Татарстанның төньяк районнарын, Киров өлкәсенең чиктәш районнарын берләштергән Төньяк казыятның баш казые.

1993 һәм 1997 елларда изге Хаҗ сәфәре кылды.
Фазлыев Мансур Фәйзрахман улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

Бөрбаш авылында 1924 елның 5 октябрендә туган. 1938 елда Бөрбаш җидееллык мәктәбен тәмамлый. Дүрт ел дәвамында колхозда төрле бригада эшләренә йөри.

1942 елның августында хәрәкәттәге армиягә алына. Смоленск, Брянск шәһәрләрен фашистлардан азат итү сугышларында катнаша. Орел шәһәре тирәсендә барган бәрелешләрдә яраланып госпитальгә озатыла. Аннан сәламәтләнеп чыккач Ленинград фронтына җибәрелә. Нарва, Таллинн шәһәрләрен азат итү операцияләрендә катнаша. Балтик диңгезендәге Сааремаа утравын илбасарлардан азат иткәннән соң М.Фазлыев шул утрауда хезмәт итеп кала.

Сугыш юлларында күрсәткән батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Дан орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнә.

Тыныч хезмәткә сусаган солдат 1946 елда демобилизацияләнеп кайту белән Үрнәк һөнәри-техник училищесында укып киң профильле механизатор белгечлеге ала һәм 1979 елда пенсиягә киткәнче Балтач МТСында, колхозда һәм соңрак совхоз итеп үзгәртелгән шул ук хуҗалыкта комбайнчы булып эшли. Беренче группа сугыш инвалиды пенсия яшенә җиткәннән ары да җиде ел Бөрбаш икмәк цехында кочегар булып эшләде. Игелекле хезмәтләре өчен берничә медаль белән бүләкләнде. Ул—җиде баланың атасы.

2002 елның 12 июлендә вафат булды.


Фазлыев Рамил Фәйзрахман улы — мәгариф хезмәте ветераны.

1930 елның 7 ноябрендә Яңгул авылында укытучы гаиләсендә туган. 1945 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм аны үтә сәләтлелеген исәпкә алып, унҗиде яше дә тулмаган булуына карамастан Салавыч җидееллык мәктәбенә математика укытучысы итеп билгелиләр. Ул биш ел шушы хезмәтне уңышлы башкара. 1954 елда Сосна җидееллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Ике елдан аны тагын да җаваплырак эшкә алалар—1956 елдан ул инде Балтач районы мәгариф бүлеге мөдире.

Балтач районы Арча белән берләшеп торган 1962-1965 елларда Р.Фазлыев Балтач урта мәктәбе директоры урынбасары булып эшләде. 1965-1978 елларда ул кабат район мәгариф бүлеге мөдире. Р.Фазлыев Балтач районы тарихында әлеге постта иң озак эшләгән шәхес.

1978 елда Норма авылында авыл хуҗалыгына механизатор кадрлар хәзерләү өчен һөнәри-техник училище ачыла һәм аның беренче директоры итеп Р.Фазлыев билгеләнә. Бу уку йортын оештыру, аның катлаулы матди мәсьәләләрен хәл итү, кадрлар белән тәэмин итү авырлыклары нәкъ менә аның җилкәсенә төшә. 1982-1991 елларда район пионерлар йорты директоры булып эшләде.

Хезмәте белән беррәттән Р.Фазлыев үзенең белемен күтәрү өстендә дә эзлекле эшләде. Ул гадәттән тыш зыялы, энциклопедик киң мәгълүматлы, тирән фикерле шәхес иде. 1951-1956 елларда читтән торып укып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлады. Һәрвакыт җәмәгать эшләренең уртасында булды. Актив лектор-пропагандист егерме елдан артык «Белем» җәмгыятенең район оешмасын җитәкләде. Берничә чакырылыш район Советы депутаты, КПССның район комитеты әгъзасы итеп сайланды, райкомның бюро әгъзасы булды. РСФСР «Белем» җәмгыятенең алтынчы съездында, дүрт мәртәбә Татарстан укытучылары съездларында делегат булып катнашты.

Р.Фазлыев үзе разрядлы шахматчы буларак йөзләгән яшьләрне шахмат серләренә өйрәтте, яшь шахматчыларның берничә буынын тәрбияләде. Озак еллар район пионерлар йортында шахмат сөючеләр түгәрәген алып барды. Бүгенге көндә ел саен район шахматчыларының Р.Фазлыев истәлегенә багышланган мемориаль турниры уздырыла.

Халык мәгарифен үстерүгә керткән гаять зур хезмәтләре өчен Р.Ф.Фазлыев 1961 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнде. Әлеге бүләк аңа Мәскәүдә булган мәгариф алдынгылары киңәшмәсендә тапшырылды. 1962 елда РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы дигән олы исемгә лаек булды. 1972 елда Татарстанда беренче булып аңа Н.К.Крупская медале тапшырылды.

Мәгариф ветераны 1998 елның 15 июлендә вафат булды. Кабере Балтач авылы зиратында.


Фазлыев Шәйдулла Габдрахман улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1922 елның 14 сентябрендә Бөрбашта туган. 1937 елда шунда ук җиде сыйныф белем ала, ике ел уку йорты мөдире булып эшли. 1938 елда Югары Ослан районындагы Ключищи авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Әмма аңа укуын өзәргә туры килә—Балтачка кайтып район сәламәтлек саклау бүлегендә хисапчы булып эшли.

1941 елның июлендә Ш.Фазлыев армия сафларына алына. Ул Пенза артиллерия училищесын тәмамлый һәм 1942 елның маеннан 1945 елның маена кадәр хәрәкәттәге армия составында сугыш операцияләрендә катнаша. Орша шәһәрен азат иткәндә каты яралана һәм озак вакыт госпитальдә дәвалана. 1944 елның маенда яңадан сафка баса, данлы 30-Вена дивизиясе составында батарея командиры буларак Брно һәм Вена шәһәрләрен азат итешә.

Ш.Фазлыев сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

1946 елда туган авылына кайта һәм бер ел китапханә мөдире, ике ел «Главзаготсортзерно» идарәсенең Сабадагы пункты мөдире булып эшли. 1950-1952 елларда туган авылындагы «Кызыл Татарстан» колхозының баш агрономы, 1952-1958 елларда исә шушы колхозның рәисе була. Бер үк вакытта сугышка кадәр үк өзелгән укуын дәвам итә—1950 елда техникумны тәмамлый, Казан авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укып югары белемле галим-агроном була.

1958-1966 еллар дәвамында Бөрбаш сигезьеллык мәктәбендә биология укыта. Нәкъ менә 1966 елда ит җитештерү буенча специальләшүче «Балтач» совхозы оеша һәм Ш.Фазлыев шушы совхозга кабат баш агроном итеп чакырыла. Үзенең хезмәт юлын 1982 елда шушы хезмәттә йомгаклый. Агроном булу белән беррәттән ул алты ел дәвамында совхозның партия оешмасын җитәкли.

Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен 1971 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.

Ике орденлы сугыш һәм хезмәт ветераны 2000 елның 22 декабрендә вафат булды.



Фазылҗанов Айрат Әхәт улы — табиб, галим, медицина фәннәре кандидаты.

1959 елның 3 июнендә Әтнә районының Олы Әтнә авылында туган. 1976 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елны Казан дәүләт медицина институтына укырга керә, аны 1981 елда тәмамлап терапевт белгечлеге ала. Казан шәһәре хастаханәләренең берсендә бер еллак практика үткәннән соң 1982 елда 13-шәһәр клиник хастаханәсенә табиб-терапевт булып урнаша. 1985-1991 елларда— шушы хастаханәдә баш табиб урынбасары.

1991 елда әлеге хастаханә каршында кардиоревматология бүлеге оеша һәм аның мөдире итеп А.Фазылҗанов билгеләнә. Әнә шул вакыттан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушы хезмәтендә булды. Яңа ачылган бүлекне комплектлаштыру, җиһазлау эшенә күп көч куйды, дәвалау процессларын чын мәгънәсендә фәнни нигездә алып баруга нигез салды, зур тәҗрибә туплады.

А.Фазылҗанов Казан медицина хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында (ГИДУВ) укып йөрәк авыруларын дәвалау буенча специальләште. Үзенең практик эш тәҗрибәсен гомумиләштереп Казан медицина академиясенең функциональ диагностика кафедрасында йөрәк авыруларын дәвалау ысуллары турында диссертация яклады һәм 1997 елның февралендә медицина фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды. Югары категорияле табиб.

Үз эшенә ахыргача бирелгән, һәрвакыт яңалыкка омтылучан, кешеләргә карата гаять игътибарлы табиб буларак А.Фазылҗанов коллективта зур абруй-хөрмәт казанды, үзендә дәваланганнарның чиксез рәхмәтен яулады, бик күпләрнең гомерләрен саклап калды. Ни аяныч, аның үзенең гомере кыска булды—катлаулы авыр операциядән соң савыга алмыйча 1998 елның 1 октябрендә вафат булды.
Фазылҗанов Айрат Мансур улы — табиб, сәнгать остасы.

Яңгул авылы егете Мансур һәм Ор авылы кызы Сәйдә Фазылҗановлар гаиләсендә 1974 елның 22 маенда Чита шәһәрендә туган. Әтисе хәрби кеше булганлыктан бу гаиләгә күп урыннарга күчеп йөрергә туры килә. 1974-1991 елларда алар Магадан өлкәсендә яшиләр, аннан соң Благовещенск шәһәренә киләләр. Айратка урта белем алганчы күп мәктәпләрдә укырга туры килә. Кечкенәдән биюгә омтылышы һәм сәләте ачыла. Әмма аның биюләре гади бию түгел, пластик хәрәкәтләрдән тора—ул аларны үзе үк эзләп таба, иҗат итә. Бала вакытыннан бию түгәрәкләренә йөрү аның сәләтен киңәйтә, тирәнәйтә. Бигрәк тә Благовещенскдагы «Мы» үрнәк ансамблендә, Казанга кайткач Айрат һәм Лилия Баһаветдиновлар җитәкчелегендә шөгыльләнү аның осталыгын камилләштерүгә уңай йогынты ясый.

Айратның сабый һәм бала чагы, бигрәк тә җәйге чорларда Яңгул һәм Орда үтә, ул Балтач төбәген үзенең туган җире дип саный. Шушында әби-бабайлары йогынтысында татар теле, татар гореф-гадәтләре мохитына керә.

Казанда медицина институтында укыганда да, терапевт белгечлеге алып эшли башлагач та биюләр иҗат итүне, бию белән шөгылләнүне ташламый. Аның таланты ачыла, киңәя, ул төрле конкурсларда катнаша башлый. 1977 елда татар студентларының Идел буе конкурсында Гран-при яулый, Самарада «Студенческая весна» Бөтенроссия конкурсында лауреат, Сочида «Надежды Европы» Халыкара конкурсында дипломант була. Шушында аның биюләрен күреп сокланган атаклы Мәхмүд Эсамбаев Айратны үзенең дәвамчысы итү максаты белән үз янында шөгыльләнергә чакыра. Табиблык эшен дә ташларга теләмәгән Айрат бу тәкъдимне кабул итә алмый, әмма останың фатыйхасын һәм биюләрдән аерылмаска дигән киңәшен күңеленең иң тирән җиренә салып куя.

А.Фазылҗанов үзе иҗат иткән биюләр белән төрле концертларда бөтен Россия буенча һәм чит илләрдә чыгышлар ясый, белгечләрнең иң югары бәясен ала. Ул иҗат иткән «Изге кош», «Тере сын», «Ялгыз өрәк», «Мөселман» һәм башка күп пластик биюләр ялгыз башкаручы театры буларак кабул ителә—бу исә аның балачак хыялы. Бер үк вакытта табиб буларак ул биюләрне кешеләрне дәвалауда куллану хыялы белән яши, теләге медицина фәнендә яңа юнәлеш—данстерапиягә нигез салу. Бүгенге көндә А.М.Фазылҗанов Казан шәһәрендә яши, сәнгать һәм медицина белән шөгыльләнә. 2004 ел аның иҗатында яңа җиңүләр елы булды. Ул Россия кубогында соло номинациясендә һәм Бөтендөнья бию конвенциясе уздырган Европа кубогында бию-шоу номинациясендә җиңү яулады, Саранск шәһәрендә узган заман биюе фестивалендә «Мөселман» биюен башкарып Мордовия Республикасы Дәүләт Советы призына лаек булды.
Фазылҗанов Әхәт Хәбри улыжурналист, язучы.

1927 елның 29 ноябрендә Әтнә районының Комыргуҗа авылында туган. Шушында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ике ел колхозда эшли.

1944 елның декабрендә хәрби хезмәткә чакырыла һәм шул китүдән 1951 елның маенда гына туган ягына әйләнеп кайта.

1951-1957 елларда Әтнә районы саклык кассасында инспектор, соңрак баш бухгалтер булып эшли. Шушы ук елларда кичке мәктәптә укып урта белем ала. 1957-1962 елларда Әтнә район газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, редактор урынбасары вазыйфаларын башкара. 1962-1967 елларда Арча район газетасында редактор урынбасары булып эшли. Шушы чорда читтән торып укып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый.

Ә.Х.Фазылҗанов 1967-1972 елларда «Социалистик Татарстан» газетасының зона корреспонденты булып эшләде.Аның Балтач төбәге, аның күркәм кешеләре турындагы йөгерек тел, җылы хисләр белән язылган мәкаләләре ул елларда әлеге газета битләрендә еш басылды.

1972 елда Ә.Фазылҗанов Балтач районында чыга торган «Хезмәт» газетасы редакторы итеп билгеләнә. Аның шуннан соңгы гомере тулысы белән Балтач төбәгенә бәйле. Тирән фикерле, киң энциклопедик мәгълүматлы, югары зәвыклы шәхес булуы, гади авыл кешеләрен ихлас күңеле белән яратуы аңа Балтач халкының тирән ихтирамын китерде. Әнә шул күркәм сыйфатлары белән редактор буларак район газетасын чын халык трибунасы югарылыгына күтәрүгә иреште. Ул әле бүген дә газетадан аерылмый— газета битләрендә аның актуаль язмалары белән без еш очрашабыз. Ә.Фазылҗанов республика газета-журналларының да даими авторы.

Ә.Х.Фазылҗанов гаять үзенчәлекле язучы да. Аның хикәләренең геройлары да беркатлы, ихлас күңелле, гыйбрәтле язмышлы авыл кешеләре. Ул берничә хикәяләр җыентыгы авторы. «Күкчәчәк бөресе», «Яшисе килә», «Үрдәкләр нәрсәдән көләләр?», «Көтелмәгән очрашу» исемле җыентыклары укучылар тарафыннан гаять җылы кабул ителде. Күп тапкырлар төрле иҗади конкурсларда җиңеп Дипломнар һәм премияләр яулады.

Матбугат өлкәсендәге озак еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Ә.Х.Фазылҗановка 1977 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1987 елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән югары абруйлы исемнәр бирелде. «Германияне җиңгән өчен» медале иясе.

Ветеран бүген дә актив җәмәгать эшендә, иҗат эшчәнлеген дәвам итә.
Фазылҗанов Зөфәр Фазылҗан улы — хезмәт ветераны.

1927 елның 1 июлендә Шода авылында туган. 1940 елда Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм туган авылындагы «Кызыл таң» колхозына эшкә килә. 1943-1945 елларда хәрби хезмәттә була. Бөек Ватан сугышында катнаша, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Хәрби хезмәттән З.Фазылҗанов туган авылына кайта һәм колхоз терлекчелегенә эшкә килә. Аның калган бөтен гомере менә шушы изге эшкә— илгә ит җитештерүгә багышланган. Ә бу кырык елдан артык гомер дигән сүз!

Озак еллык тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен З.Ф.Фазылҗанов 1974 елда илебезнең олы бүләге—Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.


Фазылҗанова Розалия Мәгъсүм кызы — хезмәт алдынгысы.

1951 елның 15 гыйнварында Кариле авылында туган. Хезмәт юлын Норма сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, 1967 елда башлый—үз теләге белән Тимирязев исемендәге колхозның мөгезле эре терлек фермасына сыер савучы булып эшкә килә. Менә шул көннән бирле ул үзе сайлаган хезмәтенә турылыклы булып калды.

Р.Фазылҗанова һәрвакыт районыбызның иң нәтиҗәле эшләүче алдынгы савымчылары рәтендә булды. Елдан-ел күркәмрәк нәтиҗәләргә ирешеп, күп тапкырлар районның хезмәт алдынгылары җыеннарында катнашты, хезмәт ярышында җиңүче буларак район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

1976 елда Р.М.Фазылҗанова Хезмәт Даны орденының өченче, 1986 елда икенче дәрәҗәсе белән бүләкләнде. Хезмәттәшләре аны берничә мәртәбә халык депутатларының Норма авыл Советы депутаты итеп сайладылар.


Фазылов Гыйлемҗан Фазыл улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1924 елда Арбор авылында туган. Шушында башлангыч белем алып бик яшьли колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач үсмер килеш әтиләре йөген үз җилкәсенә алырга туры килә бу буын балаларына. Ә 1942 елда инде корал алып әтиләр белән бергә дошманга каршы көрәш сафына басарга вакыт җитә. 15 октябрь көнне китәләр алар яуга—өч авылдаш егет, өч яшьтәш.

Гвардия ефрейторы Г.Фазылов артиллерист-наводчик булып хезмәт итә. Начар наводчик булмаган ул—бу турыда аның сугышта алган бүләкләре барыннан да ачык сөйли. Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен», «Праганы алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» һ.б. медальләргә лаек булган аның батырлыклары.

Г.Фазыловка дошманны җиңгәннән соң да армия сафларында шактый хезмәт итәргә туры килә әле. Тыныч хезмәткә 1947 елның гыйнварында гына кайта ул. Сукачы да, төзүче дә, урман полосалары утыртучы да булырга туры килә аңа. Аз сүзле, басынкы холыклы, тыйнак кеше иде ул.

Г.Фазылов 1975 елда вафат булды. Изге эшләрен дәвам итәргә үстергән җиде баласы калды.
Фазылова Мәдехия Мингали кызы — Герой-ана.

1922 елда Арча районының Түбән Пошалым авылында туган. Шунда башлангыч белем ала һәм колхоз производствосында эшли. 1946 елда Кенәбаш авылы егете Вилдан Фазылов белән гаилә коралар. Аларның хезмәт юлы Калинин исемендәге колхозда дәвам итә.

Мәдехия һәм Вилдан Фазылҗановлар ун бала тәрбияләп үстерделәр: Гыйлман, Гадения, Шәмсекамал, Гайникамал, Рауза, Мәгъфирә, Рәхилә, Рәсимә, Нәсимә, Гыйлфан—алар һәрберсе хезмәт сөючән, тырыш, кешелекле, игелекле. Тормыш юллары аларны төрле тарафка тараткан—Чиләбе, Казан, Чаллы, якын-тирә авыллар. Алар төрле тарафта кешеләргә хезмәт итәләр. Инде күбесе өлкәннәр, уллары Гыйлман белән кызлары Рауза бу дөньядан китеп тә бардылар.

Герой-ана М.Фазылова 1996 елның 27 мартында Кенәбаш авылында вафат булды.


Фатыйхов Габделхан Габделхак улы — хәрби хезмәткәр, подполковник.

1945 елның 9 августында Бөрбаш авылында туган. Бөрбаш җидееллык мәктәбен тәмамлагач Балтач урта мәктәбендә укуын дәвам итеп урта белем ала.

Г.Фатыйхов 1966 елда Иркутск хәрби авиация училищесына укырга керә. Училищены тәмамлап хезмәт юлын Белоруссия хәрби округында башлап җибәрә. Байкал арты, Идел буе хәрби округларының авиация частьларында техник-инженерлык хезмәтендә була. Күп медальләр белән бүләкләнә

Г.Фатыйхов 1992 елда авиация хезмәте подполковнигы дәрәҗәсендә отставкага чыга. Бүгенге көндә ул Уфа шәһәрендә яши, Уфа аэропортының инженер-инструкторы булып эшли.


Фатыйхов Мөхәммәтҗан Фатыйх улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1899 елның 1 июлендә Нөнәгәр авылында туган. Күп балалы, авыр тормышлы гаиләдә туган Мөхәммәтҗанга балачактан өлкәннәрчә җигелеп эшләргә туры килә. 1919 елның 5 апрелендә аны хәрби хезмәткә чакыралар. Гражданнар сугышы барган, революция казанышларының язмышы хәл ителгән чор бу. Мөхәммәтҗанга да менә шул сугышларның афәтен тоярга туры калә. Яңа алынган егетләрне Казан шәһәренә озаталар. Шушында алар берничә ай дәвамында хәрби хәзерлек үтәләр. Тиздән аларны Нижний Новгород шәһәренә күчерәләр, моннан инде Деникинга каршы сугышка озаталар. 1919 елның 19 июнендә ачык кырда барган авыр сугышларның берсендә М.Фатыйхов аркасына снаряд ярчыгы тиеп каты яралана. Тверь шәһәрендә озак дәваланганнан соң туган ягына кайта.

Тыныч тормышта аңа колхозлар төзү, аларны аякка бастыру хәрәкәтендә катнашырга туры килә.

Бөек Ватан сугышы башлангач аны яңадан хәрби хезмәткә чакыралар. Монда да күп сугышларда катнаша ул. Шундый сугышларның берсендә ул кабат авыр яралана—бер аягын югалта. Кабат госпитальләрдә дәваланырга, яңадан тыныч тормышка күнегергә туры килә.

М.Фатыйховның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан ордены, медальләр белән бәяләнә.

Инвалид булуына карамастан күп һөнәрләр остасы була ул—пичче дә, калайчы да, тимерче дә… Күп кешеләргә игелек күрсәтә, үз һөнәрләренә балаларын да өйрәтә.

Авылның хөрмәтле кешесе, ике аяусыз сугыш юлларын үткән ветеран 1982 елның 5 мартында Нөнәгәр авылында вафат була.
Фатыйхов Наил Фатыйх улы — хезмәт алдынгысы.

1949 елның 21 апрелендә Яңгул авылында туган. 1967 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый, шунда ук траторчы-машинист һөнәре ала. Хезмәт юлын ул шул ук елда «Яңа тормыш» колхозында механизатор булып башлый. Менә шушы хезмәткә үзенең утыз елдан артык гомерен бирде. Һәрвакыт районның иң алдынгы механизаторлары рәтендә булды. Бигрәк тә колхозның терлек азыгы хәзерләү тармагын үстерүгә керткән өлеше зур булды. Озак еллар «Т-80» тракторында эшләп кукуруз игү звеносына җитәкчелек итте. Аерым елларда ул җитәкчелек иткән звено буенча һәр гектардан алынган яшел кукуруза массасы 400 центнерга кадәр җитте. Нәкъ шушы чорда үзенең югары хезмәт күрсәткечләре белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашты һәм аның бронза медале белән бүләкләнде. Н.Фатыйхов —Өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры.

Район коммунистлары Н.Фатыйховны 1976 елда КПССның 25-съездына делегат итеп сайладылар. 1979 елда Профсоюзларның 13- Бөтенсоюз съезды делегаты булды.

Н.Фатыйхов бүген дә колхоз производствосында эшләвен дәвам итә.


Фатыйхов Нәҗип Фатыйх улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1918 елның 13 февралендә Яңгул авылында туган. 1932 елда Яңгул урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлап туган авылындагы «Яңа тормыш» колхозында эшли башлый. 1935-1936 елларда Балтачта ветеринария санитарлары хәзерләү курсларында укый һәм колхозга шушы хезмәткә кайта.

1937 елда Н.Фатыйхов Урал якларына чыгып китә, металлургия заводында эшли. Шушыннан 1938 елда хәрби хезмәткә алына, 1946 елга кадәр Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Япон империалистларын тар-мар итүдә катнаша, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
Сугышлар тынгач Н.Фатыйхов туган авылына кайта. Аның сугыштан соңгы гомере тулысы белән «Яңа тормыш» колхозына багышлана. Монда ул ферма мөдире, бригадир, агротехник булып эшли. 1950-1955 елларда хезмәт ияләре депутатларының Яңгул авыл Советы рәисе була. 1961-1980 елларда—«Яңа тормыш» колхозы рәисе урынбасары.

Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур хезмәтләре өчен 1971 елда Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнде.

Н.Фатыйхов 2003 елның 15 сентябрендә вафат булды.
Фатыйхов Реваль Миңнемулла улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1940 елның 7 июлендә Арбаш авылында туган. 1956 елда Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлап колхозда эшли башлый, Урта белемне кичке мәктәптә укып ала. 1960 елда Үрнәктәге һөнәр училищесында укып механизатор һөнәре ала, Калинин исемендәге колхозда тракторчы булып эшли. Читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтында укый, 1971 елда аны тәмамлап галим-агроном белгечлеге ала.

1969 елда «Алга» колхозы коммунистлары Р.Фатыйховны үзләренең партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Колхоз производствосын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен 1973 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

1973 елның көзеннән—Калинин исемендәге колхоз партия оешмасы секретаре, 1991 елдан—шушы ук хуҗалык рәисе урынбасары. Ул һәрвакыт кешеләр арасында—аларның остазы, аларның киңәшчесе, намуслылык, тырышлык, җаваплылык, тыйнаклык үрнәге булды.

2000 елда Р.Фатыйховка Татарстан Республикасының атказанган агрономы дигән мактаулы исем бирелде.

Ветеран туган авылы Карадуганда яши, актив җәмәгать эше алып бара.


Фаязов Әхмәт Фаяз улы — мәгариф хезмәте алдынгысы.

1957 елның 12 гыйнварында Сосна Пүчинкәсе авылында туган. 1972 елда Субаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам итә. 1976 елда хезмәткә өйрәтү һәм сызым укытучысы белгечлеге ала. Укытучы буларак хезмәт юлын 1976 елда Урта Көшкәт мәктәбендә башлый.

1976-1978 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия хезмәтеннән кайтып Урта Көшкәт мәктәбендә эшен дәвам итә. 1982 елда Субаш урта мәктәбенә кайтып шул ук фәннәрне укыта. 1985 елда читтән торып укып Алабуга педагогия институтын тәмамлый.

Ә.Фаязов үз хезмәтенең иң олы максаты балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү икәнен тирән аңлый. Аның дәресләрендә балалар беренче хезмәт күнекмәләре алалар. Ул берничә түгәрәк һәм секциягә җитәкчелек итә. Мәктәптә үрнәк хезмәткә өйрәтү мастерское булдырды. Аның укучылары үзләре иҗат иткән сәнгать әсәрләре, декоратив һәм көнкүреш әйберләре белән күп район һәм республика конкурсларында катнашып җиңү яуладылар.

Укытучы Ә.Фаязов агач эше остасы. Аның куллары белән ясалган тәрәзә йөзлекләре, капкалар тирә-яктагы күп авыл йортларын бизи. Ул шулай ук металлдан бик матур әйберләр, йорт кирәк-яраклары иҗат итә, үз һөнәрләренә яшьләрне бик теләп өйрәтә.

Ә.Фаязов әйдәп баручы укытучы. 1999 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән абруйлы исем бирелде.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет