Фәләхов Иниль Фәләх улы — галим, химия фәннәре докторы.
1941 елның 8 мартында Пыжмара авылында туган. 1959 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан химия-технология институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач шушында ук аспирантурада укуын дәвам итә. 1970 елда дассертация яклап химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1984 елда докторлык диссертациясе яклый.
Галим буларак И.Фәләховның хезмәт юлы 1964 елдан Казан химия- технология институты белән бәйле—монда ул эзлекле рәвештә ассистент, доцент, профессор баскычларын үтә. 1986 елдан шушы институтның «Азотның органик кушылмалары химиясе һәм технологиясе» кафедрасын җитәкли. Ул органик химия өлкәсендә танылган , зур абруйлы галим. Аның фәнни эшчәнлеге, эзләнүләре зур практик әһәмияткә ия. 120гә якын патент һәм авторлык таныклыклары авторы. Аларның күбесе Россиядә һәм чит илләрдә производствога кертелеп, гамәлгә ашырылган. 130дан артык фәнни мәкаләләре басылган.Яшь галимнәр хәзерләүгә күп көч куя.
1995 елда Россия Федерациясе югары мәктәпләренең Почетлы хезмәткәре исеме бирелде. 1991 елда Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техникаэшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Фәйзи Мирхәйдәр (Фәйзуллин Мирхәйдәр Мостафа улы) — драматург.
1891 елның 1ноябрендә Оренбург губернасының Орск өязе Күкшел авылында туган. Әтисе Чистай өязеннән, әнисе Казан тирәсеннән, чыгышы буенча тарихта мәгълүм Камай морза нәселеннән. Оренбург якларына бу гаилә яшьли бәхет эзләп чыгып киткән була. Мирхәйдәр «Хөсәения» мәдрәсәсендә укуының беренче елында ук зур хыяллар белән яши башлый. «Мөхәррир булу, шагыйрь булу, музыкант булу кебек уйлар белән җенләнәм», дип яза ул үзенең көндәлегендә. 1911 елда Орск шәһәрендә татар яшьләреннән драма түгәрәге туплый һәм спектакльләр куюны оештыра. Шәһәр, аның тормышы Мирхәйдәрне һич тә канәгатьләндерә алмый, ул шулай гомере буе авылга ашкынып яши.
М.Фәйзи Татарстан җирен бигрәк тә үз итә. Шода авылында имам булып торган абыйсы Сәетгәрәйгә кунакка килүләр аның сизгер күңелендә тирән эз калдырган. Беренче мәртәбә ул монда 1901 елда әти-әнисе һәм туганнары белән Түнтәр авылына Сәетгәрәйнең туена килә. Моннан тыш 1906, 1916, 1923, 1924 елларның җәйләрен Шодада үткәрүе мәгълүм.
Драматургның иҗатында безнең як тормышы, аның кешеләре, табигате зур урын алып тора. Ул биредә үзенең атаклы «Галиябану» драмасын язу өчен тәүге илһам чаткысын тапкан, «Сәрвиназ» хикәясе исә турыдан-туры Шода кешеләре турында. «Чишмә янында», «Иснә кызыл чәчәкләрне», «Ибрай яры буенда», «Их, нинди күңелле!» шигырьләрен нәкъ менә Шода авылында иҗат иткән. Шода турындагы хәтирәләре аның гомере буе алып барган көндәлекләрендә гаять күп. Ул көндәлекләрдә халыкның тормыш-көнкүреше, этнографик детальләр, бу якның табигать үзенчәлекләре, игенче хезмәте, халык бәйрәмнәре турында кыйммәтле мәгълүматлар бар. Менә кайбер өзекләр:
1916 ел. «Шодада көннәр бик күңелле үтә. Авыл минем күңелемнең кагъбәсе булганга, Шода кебек мөкамәл авыл күрү бәхетенә юлыктым дип шатланам. Бигрәк тә матур су буе манзарасы мине тәмам сихерли. Кояшны көн дә су буенда озатам».
1923 ел, 8 октябрь. «Казан янындагы авылларда йөреп кайттым. Бу яктагы авыллардан күреп кайткан күренешләрдән файдаланып, «Сәгадәтбану» исемле пьеса язу уе туды. Көннәрем шул хакта мәшгуль булып уза башлады» («Сәгадәтбану»— «Галиябану» драмасының беренче исеме).
1924 ел, 5 июнь. «Шодадан китәм. Моннан китү белән зур бәхетсез. Үзем китәм, күңелем кала».
Аның көндәлекләрендә Шода, Кунырдан тыш Арбор, Түнтәр, Салавыч һ.б. авылларыбыз турында гаҗәеп җылы язылган юллар бар. М.Фәйзи Балтач төбәген татар әдәбиятында чагылдырып мәңгеләштергән әдип. Шуның өчен дә аның истәлеген изге итеп саклау безнең бурыч. 1991 елның көзендә Шода авылында әдипнең музей-утары ачылу шушы максаттагы беренче адымыбыз булды.
М.Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.
Кече яшьтән үк килгән йөрәк авыруы, соңрак башланган үпкә туберкулезы язучының сәламәтлеген тәмам какшата һәм гомерен чикли—М.Фәйзи 1928 елның 9 июлендә Башкортстан Республикасының Баймак шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә. Монда аның музее эшли, бюсты куелган.
Фәйзрахманов Әхмәдулла Фәйзрахман улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1911 елның 22 февралендә Пыжмара авылында туган. 1924 елда Пыжмара мәктәбендә укып башлангыч белем ала, әтисе хуҗалыгында крестьян эшләрендә чыныгу алып үсә. 1929 елда язмыш юллары аны Урал төбәгенә алып килә. 1940 елга кадәр башта Урал, аннан соң Донбасс шахталарында күмер чаба.
1940 елда Ә.Фәйзрахманов туган авылына кайта һәм шушындагы Фрунзе исемендәге колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы аны тыныч хезмәттән аера. Ул сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта булып канлы сугыш юлын үтә, аның барлык вәхшәтләрен кичерә. Шушы авыр юлдагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. күп медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач ул озак еллар шул ук Фрунзе исемендәге колхозда тимерче булып эшләде.
1986 елның 17 маенда вафат булды.
Фәйзрахманов Әхмәтхан Фәйзрахман улы — совет эшлеклесе.
1911 елда Әтнә районының Мөндеш авылында туган. Бала һәм үсмер еллары әтисе хуҗалыгында игенчелек хезмәтендә уза. Туган авылында башлангыч белем ала. Арчада педагогия училищесын тәмамлый.
Ә.Фәйзрахманов 1929-1932 елларда Чепья районының Әтнә башлангыч мәктәбе мөдире була, шунда балалар укыта. 1932 елда аны Яңгул урта мәктәбенә директор итеп күчерәләр. 1934-1941 елларда—Шода җидееллык мәктәбе директоры. Яңгулда һәм Шодада эшләгәндә ул тарих дәресләрен укыта.
1941 елның маенда Ә.Фәйзрахманов Чепья районының мәгариф бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Әмма бу хезмәтне аңа озак башкарырга туры килми—Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул сугышка китә. 1945 елның җәенә кадәр авыр сугыш юлы үтә, берничә мәртәбә яралана. Сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
1945 елның октябрендә үзенең башлап киткән эшенә кайта—мәгариф бүлеге мөдире вазыйфаларына керешә. Монда ул 1947 елның ахырына кадәр эшли һәм сугыштан соңгы авыр чорда сугыш чоры михнәтләре мәктәптән аерган балаларны туплау, аларга гомуми белем нигезләрен бирү бурычын үтәү өчен гаять күп көч куя.
Ә.Фәйзрахманов 1947 елның декабрендә ВКП(б)ның Чепья райкомының икенче секретаре итеп сайлана. 1948 елның февралендә ул инде хезмәт ияләре депутатларының Чепья район Советы башкарма комитеты рәисе. Тик бу эштә дә аңа озак эшләргә туры килми, шул ук елның декабрендә ул башка районга күчерелә.
Үзенең егерме елга якын гомерен Чепья төбәгенә багышлаган Ә.Ф.Фәйзрахманов бу төбәк халкы күңелендә якты хәтирәләр булып әле дә яши.
Фәйзрахманов Газимҗан Фәйзрахман улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1917 елның 14 сентябрендә Салавыч авылында туган. Яңгул җидееллык мәктәбен, Арча педагогия училищесын тәмамлаган.
1938 елда Кызыл Армия сафларына алына, кавалерия частьларында хезмәт итә. Акфиннәргә каршы сугышта катнаша, яралана. 1940 елда туган авылына кайта. 1932 елдан ВЛКСМ әгъзасы булган, инде зур чыныгу үткән егетне комсомолның район комитеты секретаре итеп сайлыйлар. Тик аңа район комсомоллары белән озак җитәкчелек итәргә туры килми—1941 елның июлендә кабат дошман явына каршы сугышка китә. Карел фронтында башта отделение командиры, аннары рота старшинасы була. 1942 елның мартында партия сафларына керә. 1942-1943 елларда Г.Фәйзрахманов Дон фронтында. Ул башыннан ахырынача Сталинград оборонасында катнаша. Шушыннан аны хәрби-сәяси училищега укырга җибәрәләр.
1944 елның июнендә укуын тәмамлап кабат сугыш кырына кайта, ул—батальон командирының сәяси эшләр буенча урынбасары. Белоруссия фронты составында Белоруссияне азат итү сугышларында катнаша. Батыр политрук сугышны капитан дәрәҗәсендә Берлинда тәмамлый. Политрук буларак аңа дошман яуларына каршы башкаларны әйдәп беренче булып күтәрелергә туры килә. Батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары, «Сталинградны саклаган өчен», «Кавказны саклаган өчен һ.б. күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
Балтачка Г.Фәйзрахманов 1946 елда кайта һәм 1949 елга кадәр район хәзерләүләр инспексиясе белән уңышлы җитәкчелек итә. Әмма 1949 елда аны офицер буларак кабат армия сафларына чакыралар. Батыр офицер Белоруссиядә, Германиядә батальон партия оешмасы секретаре, рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары булып хезмәт итә. Хәрби хезмәттән 1953 елда гына демобилизацияләнә. Аның моннан соңгы тормышы да ул чор партия хезмәткәренә хас булганча тынгысыз. Аңа республикабызның Корноухово районында, Казахстанда, Удмурт Республикасында партия һәм хуҗалык эшләрендә булырга туры килә.
1959-1963 елларда—Балтачтагы «Красный труд» артеленең тәэминат бүлеге начальнигы, 1963-1965 елларда— район янгынга каршы көрәш часте командиры урынбасары, 1965 елдан—район халык суды башкаручысы.
Данлы һәм гыйбрәтле тормыш юлы үткән батыр якташыбыз 1978 елның 20 ноябрендә Балтачта вафат булды.
Фәйзрахманов Илдар Мәгъсүм улы — авыл хуҗалыгы белгече.
1954 елның 16 мартында Шәмәрдән поселогында туган. Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Ленин исемендәге колхозның техника мастерскоенда токарь булып хезмәт юлын башлый. 1972-1974 елларда хәрби хезмәт уза. Армия сафларыннан кайткач Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына читтән торып укырга керә. Ленин исемендәге колхозда эшләвен дәвам итә, ул—техника куркынычсызлыгы буенча инженер.
1981 елда И.Фәйзрахманов Балтач сөт-май комбинатының баш инженеры итеп билгеләнә. Ул бүгенгәчә шушы авыр һәм җаваплы хезмәттә. Район сөт-май комбинаты соңгы дистә еллар эчендә заманча, эре, механикалаштырылган предприятие булып үсте, аның егәрлеге артты, мөмкинлекләре киңәйде. Бүген ул чын мәгънәсендә бернинди отходсыз эшли торган предприятие. Монда сөт продуктларының киң ассортименты эшләп чыгарыла. Аның продукциясе Россиянең бик күп төбәкләренә җибәрелә һәм югары бәяләнә. Мәсәлән, атланмай һәм сырлар Бөтенроссия конкурсларында 2003 елда алтын, 2004 елда—көмеш медаль яулады. Бу казанышларда производствоны төп оештыручы буларак И.Фәйзрахмановның хезмәте бәя биреп бетергесез. Менә шул олы хезмәтләре өчен аңа 2001 елда Татарстан Республикасының атказанган азык индустриясе хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.
Фәйзрахманов Фәйзелхак Фәйзрахман улы — хезмәт ветераны.
1930 елның 10 июлендә Шода авылында туган. 1945 елда Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм 1950 елга кадәр колхоз производствосында эшли. 1950-1954 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Армия сафларыннан кайткач Ф.Фәйзрахманов Үрнәк һөнәри-техник училищесына укырга керә. 1956 елда киң профильле механизатор һөнәре алып «Якты юл» колхозында тракторчы булып эшли башлый. Ул үзенең бөтен хезмәт юлын менә шушы изге, әмма авыр хезмәткә бирде. Гадәттән тыш хезмәт сөючән, тыйнак һәм тырыш булуы белән олы хөрмәт һәм дан казанды. Берничә мәртәбә колхоз һәм район тракторчылары арасында ел нәтиҗәләре буенча җиңүче булды, колхоз идарәсенең, район хакимиятенең Мактау Таныклыкларына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Ф.Ф.Фәйзрахманов 1977 елда илебезнең олы бүләге—Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
Ветеран бүген лаеклы ялда, Шода авылында яши.
Фәйзрахманова Мәрфуга Фәйзрахман кызы — хезмәт ветераны.
1909 елның 16 ноябрендә Көшкәтбаш авылында туган. 1916-1920 елларда туган авылында башлангыч белем ала. 1921 елда аның хезмәт юлы башлана—ул үзләренең гаилә хуҗалыгында иген игә, терлекләр карый, урман эшләрендә катнаша.
Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру хәрәкәте башлангач Фәйзрахмановлар гаиләсе колхозга керә. Инде хезмәттә шактый ныгыган Мәрфуганы кырчылык бригадасы бригадиры итеп куялар. Аның бригадасы алдынгылар рәтендә—югары уңышлары белән дан казана. Шуның нәтиҗәсендә М.Фәйзрахманова 1935 елда колхозчы-ударникларның икенче Бөтенсоюз съездына делегат итеп сайлана. Ул Татарстан делегациясеннән авыл хуҗалыгы артеленең үрнәк Уставы проектын эшләү комиссиясенә кертелә. Алдынгы колхозчы И.В.Сталинның котлау чыгышын тыңлый, Татарстан делегациясе составында аның белән бергә фотога төшә.
Съезддан рухланып кайткан Мәрфуга тагын да зуррак энергия белән эшкә керешә, озак еллар колхоз бригадиры булып эшли. Соңрак аны ферма мөдире итеп билгелиләр. Терлекчелек продукциясе җитештерүне күтәрүгә зур игътибар бирелгән алтмышынчы елларда фермага нәкъ аның кебек тынгысыз җитәкче кирәк була.
Тырыш хезмәте өчен М.Фәйзрахманова берничә медаль, күп Мактау Грамоталары белән бүләкләнә. Ул «Марс» колхозының Почетлы колхозчысы.
Гомеренең соңгы чорында ветеран Чепья авылында яшәде. Шушында2005 елның гыйнвар аенда вафат булды.
Фәйзуллин Зәки Фәйзулла улы — партия һәм хуҗалык эшлеклесе.
Тельман районының (хәзерге Нурлат районы) Иске Әмзә авылында 1907 елда туган. Башлангыч белем алганнан соң авылда гаиләләренең шәхси хуҗалыгында эшли, үсә төшкәч авылның хәлле кешеләрендә ялланып хезмәт итә. Унсигез яше тулганда өлкәнрәк авылдашларына ияреп Донбасска китә, күмер чаба—дүрт елдан артык гомере шушында уза.
1929 елда З.Фәйзуллин Кызыл Армия сафларына алына һәм Урта Азиядә Чыкны-Кала заставасында чик сакчысы булып хезмәт итә. Басмачылар хәрәкәтенең әле тынып бетмәгән чорында аның хезмәте катлаулы, куркыныч шартларда уза. Әмма ул үзен уяу, сизгер ил сакчысы итеп таныта һәм аны армия хезмәтен тәмамлагач Таҗикстан ССРның баш сәяси идарәсенең (ГПУ) Сталинабад шәһәре буенча вәкиле урынбасары итеп эшкә чакыралар. Монда ул яңадан ике ел хезмәт итә.
З.Фәйзуллин 1934 елда туган ягына кайта. Арчада төзәтү-хезмәт эшләре буенча район бүлеге начальнигы булып эшли. Шушыннан Казанга ярты еллык юридик курсларга җибәрелә. Курсларны тәмамлаганнан соң аның гомере партия эшенә багышлана—бераз Казан ликер-аракы заводы партия оешмасы секретаре урынбасары була. 1935 елның декабрендә ВКП(б)ның Балтач район комитетының өченче секретаре итеп сайлана. 1938 елның сентябреннән—партиянең Чепья райкомының икенче, 1939 елның октябреннән 1941 елның гыйнварына кадәр—беренче секретаре. Шулай итеп, З.Фәйзуллин үзенең алты ел гомерен Балтач районына, аның хезмәт сөючән халкына хезмәт итүгә багышлый.
Фәйзуллин Наил Юныс улы — хезмәт алдынгысы.
1935 елның 25 июнендә Иске Пукшинер авылында туган. 1968 елда Сәрдек сигезьеллык мәктәбен тәмамлап Карадуган мебель фабрикасының Чепья цехында эшли башлый. Тиз арада оста мебель үрүче булып өлгерә. Табигый сәләте, матурлыкны, камиллекне тоя һәм аңлый белүе, тырышлыгы һәм булганлыгы аны коллективның иң алдынгы осталарыннан итеп таныта. Чепья урта мәктәбенең кичке бүлегенә йөреп урта белем ала. 1972-1974 елларда армия сафларында хезмәт итеп яңадан мебельчеләр коллективына кайта.
Н.Фәйзуллин җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул күп яшь мебель үрүчеләр тәрбияләде.
Иҗади һәм тырыш хезмәте өчен 1981 елда Өченче дәрәҗә, 1986 елда Икенче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләнде.
Н.Фәйзуллин 1993 елдан туган авылында индивидуаль һөнәрчелек белән шөгыльләнде.
2004 елның 22 августында вафат булды.
Фәйзуллиннар — сәүдәгәрләр.
Балтач крестьяны Хөсәен Фәйзуллинның (ул 1805 елда туган) ике улы—1827 елда туган Мөхәммәтҗан һәм 1835 елда туган Гозәер, әтиләренең шөгылен дәвам итеп, тире, күн һәм мануфактура сәүдәсе белән шөгыльләнәләр һәм бу эштә зур кңышка ирешәләр. Мөхәммәтҗан Фәйзуллинның уңышлары аеруча зур була. Үзенең эшмәкәрлеген ул Казан шәһәрендә үк алып бара. Казан арты авылларында күпләп эшкәртелгән күн һәм чимал тире җыя, аларны Казанның атаклы Печән базарында сата. Ел дәвамында ул утыз мең данәгә кадәр тире һәм күн сатуга ирешә— еллык сәүдә күләмен 35-40 мең сумга җиткерә. Балтачның иң бай эшмәкәрләреннән булып шунда яшәсә дә, Казан сәүдәгәрләренең икенче гильдиясендә тора, Казан сәүдәгәрләре арасында сүзе үтемле, зур йогынтылы шәхес була.
Гозәер Фәйзуллин яшәү өчен Түнтәргә күчә, әмма Балтачта зур мануфактура кибете тота—аның еллык товар әйләнеше 600 сумга җитә. Балтачта мануфактура товарлары белән шулай ук Мөхәммәтҗанның улы Мөхәммәтнәҗип тә уңышлы сату итә.
Фәйзуллин Мидхәт Харис улы — галим, нейрорентгенолог, медицина фәннәре докторы.
М.Х.Фәйзуллин татар дөньясына күп шөһрәтле шәхесләр биргән Фәйзуллиннар (Фәйзиләр) нәселеннән. 1908 елның 7 мартында Чистай өязенең Шахмай авылында туган. Оренбургта җиде сыйныф белем ала. 1928 елда Казан медицина техникумын, 1933 елда Казан медицина институтын тәмамлый. Фәнни-практик эшчәнлегенең төп өлеше Казандагы врачларның белемен күтәрү институты (ГИДУВ) һәм Казан медицина институты белән бәйле. Ул атаклы Казан рентгенология мәктәбен оештыручыларның берсе, аның күпьеллык җитәкчесе.
М.Х.Фәйзуллинның хезмәтләре югары бәяләнде. 1968 елда аңа Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, 1973 елда РСФСРның атказанган фән эшлеклесе исемнәре бирелде. 1961 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.
Профессор М.Фәйзуллин бик күп яшь галимнәр тәрбияләде. Институтлар өчен «Рентгенодиагностика заболеваний и повреждений придаточных полостей носа» исемле дәреслек, йөзләгән фәнни мәкаләләр авторы.
М.Х.Фәйзуллин 1933-1934 елларда институт тәмамлау белән Чепья районы үзәк хастаханәсе мөдире (баш табиб) булып эшләде һәм Чепья төбәге кешеләре күңелендә якты истәлекләр калдырды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр безнең як белән якын элемтәдә булды.
1990 елда Казан шәһәрендә вафат булды.
Фәйзуллин Сәгыйт Сәетгәрәй улы — тәрҗемәче, публицист.
1899 елда Түнтәр авылында туган. Әтисе Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган мулла, мөгаллим, атаклы драматург М.Фәйзинең абыйсы. Әтисе Сәетгәрәй хәзрәт Шода авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле Сәгыйтнең балалык һәм үсмер еллары Шода авылында уза. Шушында әтисе имамлыгында мәдрәсә, Малмыжда рус-татар мәктәбен тәмамлый.
С.Фәйзуллинның егет булып җитлегү чоры совет власте урнашу елларына туры килә һәм ул бу хәрәкәттән читтә кала алмый, 1918 елда ук инде ВКП(б) сафларына керә, халык арасында аңлату-пропаганда эшләре алып бара. Аны партиянең волость комитеты секретаре итеп сайлыйлар. Әмма ул тиздән үзенең яңа заман өчен белеме сайлыгын аңлый һәм Казанга китә, төрле газета-журналларга языша башлый, үзлегеннән белемен тирәнәйтә, рус әдәбиятын укый. Малмыжда чыга торган татар газетасы редакторы булып эшләп ала.
С.Фәйзуллин тиздән зур журналист-публицист булып җитешә. Рус әдәбияты әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыра. Киң катлау татар укучыларына А.С.Пушкин әсәрләре аның тәрҗемәсендә килеп ирешә. Ул СССР гимнын татар теленә тәрҗемә итә. Иң зур популярлыкны аңа В.И.Ленинның, К.Марксның хезмәтләрен тәрҗемә итү китерә. Боларның барысын ул сукыр килеш башкара, чөнки көтелмәгән авыру аркасында күрү сәләтен югалта.
1975 елда Казан шәһәрендә вафат була.
Фәйзуллин Сәетгәрәй Мостафа улы — дин эшлеклесе.
1875 елда Оренбург губернасы Орск өязенең Күкшел авылында туган. Атаклы драматург М.Фәйзинең абыйсы. Җизнәсе, Түнтәр авылыннан чыккан җәмәгать эшлеклесе һәм меценат Мөхәммәткамал Мозаффаров йогынтысы белән Түнтәр мәдрәсәсенә укырга килә. М.Мозаффаровның «Истәлек китабы»ннан менә бу юллар кызыклы: «Элекке хуҗам Әхмәд бай Хөсәеновта хезмәт иткәндә 1883 елда өйләнгән идем. Әхмәд байның башкортлардан алган 43 мең дисәтинә җирендә управляющий булып эшләүче Фәйзуллинның кызын алдым».
Сәетгәрәй 1901 елда ул вакытта Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе булган Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның (Ишми ишан) кызы Фатыймага өйләнә һәм кайнатасының тәкъдиме белән 1902 елда Шода авылының яңа оешкан мәдрәсәсенә имамлыкка указ ала. Ул үзенең бөтен гомерен тулысынча Шода авылы халкына хезмәт итүгә багышлый. И.Динмәхәммәтов тәрбиясен үткән шәкерт һәм аның кияве булса да (ә ул татар тарихына карагруһчы, искелек тарафдары булып кереп калган), җәдитче, яңалыкка омтылучы була, мәдрәсә ачып, Фатыйма абыстай белән малайлар һәм кызларга дин нигезләре белән беррәттән дөньяви гыйлем бирә. Йорт, каралты-кура төзеп, мул тормыш белән яши, халыкка ярдәмчеллеге, гадилеге, шаян холкы белән таныла. Шушында алар янына М.Фәйзи кунакка килеп йөри. Аның күп әсәрләренең сюжеты нәкъ менә Шодада туа.
Сәетгәрәй хәзрәт гаиләсендә алты бала—Сәгыйт, Хашим, Икрам, Әхмәт, Мөхәммәт, Гәүһәр үсә. Үсеп җиткәч алар хезмәтләре белән яңа тормыш төзүгә зур өлеш кертәләр. Сәгыйт Фәйзуллин галим, журналист, тәрҗемәче, Икрам Фәйзуллин журналист, Краснодар краенда хезмәт иткән Әхмәт Фәйзуллин зур сәнәгатьче булып танылалар.
Хәзрәт махсус белгечләр чакыртып Шода авылының тәфсилле тарихын яздыра. Кызганычка каршы, битарафлыгыбыз аркасында ул ядкяр сакланмаган.
С.Фәйзуллин 1927 елда вафат була һәм Шода авылы зиратына күмелә. Фатыйма абыстайның аннан соңгы тормышы фаҗигале. Аяусыз 1936-1937 елларда аңа Ишми ишан кызы икәнлеген еш искәртәләр. Балалары һәм үз язмышы өстендә куерган кара болытларны сизеп ул Мәскәүгә күчеп китә. Күрәсең, анда сыенырдай якыннары булгандыр, хәзергә бу кадәресе билгесез. Сугыш Мәскәүгә якынлашкан чорда ул Горький шәһәренә эвакуацияләнә һәм шунда вафат була.
Фәйзуллиннарның унтугызынчы йөз татар архитектурасының күркәм үрнәге булырлык йорты төрле елларда авыл мәктәбе файдалануында булды. 1980-1990 елларда авылдагы «Якты юл» колхозы (рәисе Х.Г.Гәрәев) көче белән яңартылып торгызылды һәм М.Фәйзинең музей утарына кертелде. Шулай ук Сәетгәрәй хәзрәт имамлык иткән мәчет тә торгызылды.
Фәрхетдинов Игорь Павлович (Фәрхетдинов Ильяс Әхмәтгәрәй улы) — дәүләт эшлеклесе, галим, икътисад фәннәре докторы.
1950 елның 19 апрелендә Красноярск шәһәрендә туган. Бабасы Фәхретдин 1936 елда ачлык-хәерчелек, репрессияләрдән качып Салавыч Сәрдегәне авылыннан гаиләсе белән бәхет эзләп чыгып китә. Ул Бодайбо шәһәренә урнашып яши башлый, әмма анда да мул тормышка ирешә алмый һәм Бөек Ватан сугышы алдыннан Красноярск шәһәренә күчә. Шушында Фәхретдиннең малае, авылдан чыгып киткәндә әле унбер генә яшьлек булган, әмма инде тормыш ачысын татыган, авыр сугыш юлларын узган Әхмәтгәрәй гаиләсендә дөньяга килә Ильяс. Сугыш чорында үз исемен Павел дип алыштырган әтисе көтеп алынган малаен да Игорь исеме белән яздыра. Әнә шул регистрация вакытында аның фамилиясе дә Фәхретдинов урынына буталып Фәрхетдинов (Фархутдинов) дип языла.
И.Фәрхетдинов Красноярск шәһәрендә урта мәктәп тәмамлый, политехника университетының җылылык-энергетика факультетына укырга керә. Яштән таза, кызыксынучан, максатка омтылучан булып үскән Игорь бик яхшы укый, комсомол активисты була, спорт белән актив шөгыльләнә, институтның регби командасына җитәкчелек итә, аны өлкә күләмендә дәрәҗәле югарылыкка күтәрә.
Институтны тәмамлагач И.Фәрхетдинов үз теләге белән Сахалинга китә—җылылык электр станциясендә инженер, смена җитәкчесе булып эшли. Активлыгын, кешеләр белән эшли белү сәләтен күреп партия, аннан соң совет эшенә күчерелә. Үз-үзенә һәм кешеләргә таләпчән, кырыс, гадел, тырыш булуы белән ул тиз арада халыкның ихтирамын казана. 1990 елда аны халык депутатларының Сахалин өлкә Советы рәисе итеп сайланырга тәкъдим итәләр. Ләкин ул, көндәшенең реальлектән ерак булган платформасына протест йөзеннән, аның белән янәшә кандидат булырга теләмичә үз кандидатурасын кире ала. 1991 елда альтернатив сайлауларда Южно-Сахалинск шәһәр Советы рәисе итеп сайлана. Шушы елның җәендә Россиядә Президент сайлаулары чорында матбугатта ачыктан-ачык Б.Ельцинның сәяси позициясенә каршы чыга, сайлауларда катнашмый. Шулай булса да ул ел ахырында халык арасындагы гаять зур абруе нәтиҗәсендә Б.Ельцин Указы белән шәһәр хакимияте башлыгы итеп, 1995 елда Сахалин өлкәсе хакимияте башлыгы итеп билгеләнә. 2000 елда өлкә губернаторы сайлауларында көндәшләрен зур өстенлек белән җиңә.
Өлкәгә җитәкчелек итү дәверендә, тирә-як һәм Россиянең күп өлкәләрендә таркаулык, хуҗасызлык, тотрыксызлык хөкем сөргәндә, Сахалинның авыр шартларында аның хуҗалыгының стабиль үсешен, халыкның социаль яклануын тәэмин итә. Ул «Сахалин-1», «Сахалин-2» дип исемләнгән халыкара энергетика проектларын эшләүгә җитәкчелек итә, аларны тормышка ашыра. «Сахалин-1» программасы гына да Россия бюджетына 40 миллиард сумлык табыш бирә. Шул елларда Сахалин өчен үтә актуаль булган юллар, күперләр, электр станцияләре төзүнең киң программалары тормышка ашырыла. Яңа эш урыннары булдыру буенча күләмле эш башкарыла, кырыктан артык православие чиркәве төзелә, табигать байлыкларын рациональ файдалану, саклау, киңәйтү чаралары күрелә.
И.П.Фәрхетдинов 2003 елның 20 августында вертолет катастрофасында фаҗигале тәстә һәлак булды. Южно-Сахалинск шәһәрендә үзе төзеткән чиркәү янында күмелде. Аның үлеме көннәрендә Россия Федерациясе Президенты В.Путин: «И.Фәрхетдинов Россия Федерациясе субьектларында үтә билгеле шәхес, илнең иң яхшы идарәчесе иде», дип белдерде. Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиев үз белдерүендә: «Бу безнең өчен—тамырлары Татарстан җиренә аерылгысыз бәйләнгән кеше белән горурланучы татарстанлылар өчен—аеруча үкенечле югалту», диде.
И.П.Фәрхетдинов 2000 елның августында әти-бабаларының ватаны булган Татарстанда кунак булды. Аны Салавыч Сәрдегәне авылы халкы яратып каршы алды. Ул безнең якны ихлас яратып, тагын кайтырга катгый вәгъдә биреп китте.
И.П.Фәхретдиновның исеме Южно-Сахалинск шәһәренең бер урамына, океан теплоходына бирелеп мәңгеләштерелде.
Достарыңызбен бөлісу: |