Балтач энциклопедиясе



бет2/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   30

Алкин Риаз Йосыф улы — партия эшлеклесе.

1901 елда Вятка губернасы Малмыж өязенең Нослы авылында туган. Шунда авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Чавалда икееллык авыл хуҗалыгы мәктәбендә укый. Өч ел әтисенең крестьян хуҗалыгында эшли. 1919 елдан 1923 елга кадәр Малмыж өяз хәрби комиссариатында хәрби хәзерлек җитәкчесе була. 1924 елда аны Чутай волосте башкарма комитеты рәисе итеп билгелиләр. Шул ук елның ахырында Яңгул волосте башкарма комитеты рәисе итеп алына. 1927-1934 елларда Арчадв башта кантон, соңыннан, республикалар оешып районнар барлыкка килгәч, район партия һәм хуҗалык органнарында җитәкче постларда эшли. 1934-1935 елларда — Татарстан АССР Җир эшләре министрлыгында терлекчелек бүлеге начальнигы. 1935-1937 елларда ВКП(б)ның Казан шәһәр комитетының икенче секретаре, партия өлкә комитетының сәүдә бүлеге мөдире, Казан шәһәренең Бауман район комитетының беренче секретаре була.

1937 елда гаепсез кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. Хөкем җиренә җиткерелә.

Гаять көчле рухлы, нык ихтыярлы, коммунистик идеалларга ихлас инанган Р.Алкин төрмә газапларын, җәзалауларны батырларча кичерә, берәүнең дә намусына тап төшерми. Үзе белән бергә булган башка тоткыннарны да нык булырга, провокацион кәгазьләргә кул куймаска, төшенкелеккә бирелмәскә чакыра, гаделлекнең тантана итәчәгенә инандыра. Аның белән бергә төрмә газапларын кичергән язучы якташыбыз И.Сәлахов үзенең «Тайгак кичү» романында Р.Алкинның батырлыгы, аның гыйбрәтле соңгы көннәре турында сокланып яза.

1956 елда тулысынча реабилитацияләнде.

Гаиләсе Нөнәгәр авылында яши.


Антонов Борис Иванович—милиция хезмәткәре, майор.

Дорга авылында 1959 елның 17 октябрендә ун балалы гаиләдә туып үскән. 1977 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә укыганда алган белгечлеге буенча туган авылындагы «Активист» колхозында тракторчы булып эшли башлый.

1979-1981 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Хәрби хезмәтен тәмамлагач «Активист» колхозында шул ук эшен дәвам итә. 1987 елда бераз бригадир булып эшләп ала. 1987-1988 елларда—колхозның слесаре.

Б.Антонов 1988 елның апрелендә район эчке эшләр бүлегендә дежур милиционер булып эшли башлый. 1990-1994 елларда—милициянең участок инспекторы. Аннан соңгы елларда өлкән участок инспекторы, өлкән участок уполномоченные баскычларын үтә.

Милиция майоры Б.Антонов үзенең милиция органнарындагы ике дистә елга якын хезмәтен турыдан-туры кешеләр белән аралашуга, җинаять һәм тәртип бозуларны алдан кисәтү һәм булдырмый калуга юнәлтелгән тармагында эшләүгә багышлады, матур нәтиҗәләргә иреште. Менә шушы хезмәтләре өчен аңа 2003 елда Татарстан республикасы эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Бу исемне ул районыбыз тарихында беренче булып алды.



Антонов Владимир Семенович — рәссам.

1966 елның 14 маенда Субаш авылында талантлы һөнәр остасы С.Т. Антонов гаиләсендә туган. 1981 елда Субаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. 1981-1983 елларда Казандагы 16-һөнәр училищесының бизәүче-декораторлар хәзерләү группасында укый. 1983 елда туган авылына кайта, Тукай исемендәге колхозда бизәүче рәссам булып эшли. Бер үк вакытта иҗат белән шөгыльләнә. Ул иҗат иткән үзенчәлекле пейзажлар, туган як күренешләре, агачтан ясалган бизәкләр, сыннар район күләмендәге күргәзмәләрдә күп мәртәбә югары бәя алды.

Мари гаиләсендә туып үскән Володя, татарлар арасында үскәнгәме, татар халкының тарихын, аның фаҗигале язмышын күңеле белән тоемлый.Ул иҗат иткән Г.Тукай портретлары бүтән беркемне дә кабатламый.

В.Антонов Субаш урта мәктәбенең кабинетларын һәм интерьерларын бизәде. Мәктәпкә килгән һәркем аларны сокланып, авторга зур ихтирам хисе кичереп карый.

В.Антонов Субаш урта мәктәбендә рәсем сәнгате дәресләрен укытты, рәсем сәнгате секциясен алып барды. Ул үзенең туган илгә, аның кешеләренә, табигатенә булган мәхәббәтен,үзенең талантын балаларга, яшьләргә биреп калдырырга ашкынды.

Бер үк вакытта читтән торып укып Чаллы педагогия институтының нәфис графика факультетын тәмамлады.

В.Антонов иҗатының һәм эшчәнлегенең чәчәк аткан чорында—2002 елның 25 июлендә фаҗигале төстә вафат булды.

Антонов Семен Терентьевич — һөнәр остасы.

1931 елның 14 октябрендә Югары Субаш авылында туган. Искиткеч тирән зиһенле, сәләтле балага төпле белем алырга мөмкинлек булмый — ул башлангыч белем белән чикләнә. Гомерен тимкрчелеккә багышлаган мари кешесе гаиләсендә үскәнгәдер, ул үзе дә тимерчелек һөнәрен үзләштерә. Һәр нәрсәне белергә, һәр нәрсәнең нигезенә төшенергә омтылган Семен тиздән алкалар, йәзекләр, беләзекләр, күкрәк бизәкләре ясарга өйрәнә. Яшьли ятим калгач төрле якка йөреп шуларны сатып көн күрә. Тиздән комган, самовар, савыт-саба ясый башлый, тирә-яктан халык аңа заказлар китерә. Озакламый электр приборларын, радиоалгычлар төзәтергә һәм ясарга алына. Кайдандыр телевизор күреп кайткач телевизор сатып ала һәм аны берничә мәртәбә сүтеп җыя. Тиздән аңа ремонтка телевизор ташый башлыйлар. Авыл халкы райондагы махсус белгечләр төзәтә алмаган киноаппаратны Семенның бер көн эчендә төзәтеп бирүен һәм авыл яшьләренең кабат кино карау бәхетенә ирешүен сокланып сөйли.

Илленче елларның ахырында теш дәваларга, алтын-көмеш теш куярга, теш протезлары ясарга өйрәнә, лицензия ала. Авырулар еш кына табибларга бармыйча, теш проблемасын хәл итәргә Семен янына киләләр.

Гаҗәеп һөнәр остасы тирә-якта беренче булып үз куллары белән аэрочана ясый, аның белән район үзәгенә, тирә-як авылларга йөри, утын ташый. Үз алдына җиңел самолет ясау бурычын куя, аның схемасын, исәп-хисапларын ясый, детальләр әзерли. Әмма вакытсыз үкенечле үлем аның бу фантастик хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.

С.Т.Антонов 1971 елның май аенда вафат булды.
Антонова Анна Николаевна — Герой-ана.

1921 елның 1 июлендә Дорга авылында туган. Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм Сәрдек башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1939 елда авылдашы Иван Антонов белән гаилә коралар һәм икесе дә балалар укыталар: башта алар Сәрдек башлангыч мәктәбендә, аннан соң—Смәел сигезьеллык мәктәбендә. Берничә ел Минзәлә районына китеп эшләп алалар. Әмма туган як үзенә тарта, 1952 елда кайтып икесе бергә Дорга мәктәбендә укыталар. 1953 елда «Активист» колхозына эшкә киләләр. Анна Николаевна гомерен нигездә балаларын тәрбияләүгә багышлый, Иван Михайлович колхозның көндәлек эшләрен башкара.

Бу тату гаиләдә ун бала туып үсә һәм алар һәрберсе тормышта үз урынын, үз юлын тапкан.Уллары Анатолий, Герман, Альберт — эшмәкәрләр, Борис—милиция хезмәткәре, Рая—туган авылында клуб мөдире, Роза, Рита, Марсель—инде лаеклы ялда, ә менә Роберт белән Раиса—инде вафатлар.

А.Н.Антонова балаларының яраткан әнисе, оныкларының якын иткән әбисе булып туган авылы Доргада яши. Ул «Ана Даны» медаленең тулы өч дәрәҗәсе кавалеры. Аңа СССР Югары Советы Указы нигезендә «Герой-ана» алтын медале тапшырылды.


Апанаев Габдулла Габделкәрим улы — дин эшлеклесе, публицист, мөгаллим.

1862 елның 15 мартында Вятка губернасының Малмыж өязе Сосна авылында икенче гильдияле Казан сәүдәгәре гаиләсендә туган. Әтисе Габделкәрим Исхак улы Апанаев Балтач төбәгендә киң сәүдә иткән. Габделкәрим бай унсигезенче гасыр уртасында дәүләт крестьяны Давыт Апанаевтан башланган, киң ботакланган данлыклы һәм иң борынгы Казан сәүдәгәрләре династиясенең бер тармагы.

1870 елда Габдулла Казанның иң шөһрәтле дини уку йортларының берсе булган «Мәрҗания» мәдрәсәсенә йөри башлый. Ул татар тарих фәненә нигез салучы Шиһабетдин Мәрҗанинең укучысы була. Мондагы укыту процессы дини кысалар белән генә чикләнми, математика, астрономия, география, биология, тарих кебек фәннәрне дә эченә ала, теософик фәннәр дә формаль, схоластик ысул белән укытылмый. Бу исә шәкертләрдә хөр фикерлелек, иҗтимагый тормыш белән кызыксыну, анда катнашу омтылышы тәрбияли. Шуның нәтиҗәсе буларак, «Мәрҗания» шәкертләре арасыннан татар мәгърифәтенең күп кенә күренекле вәкилләре чыккан. Үзенең гаҗәеп сәләте һәм тырышлыгы белән Габдулла остазының тиз арада яраткан шәкертенә әверелә. Аның Мәрҗанинең вафатына күп калмастан кызы Бибиһавага никахлануы моны ачык дәлилли.

Мәдрәсәне тәмамлагач яшь рухани унтугызынчы гасырның сиксәненче еллары ахырында Төркия һәм Мисырга сәфәр чыга.Сәфәренең максаты зур—чиксез фаҗигаләр һәм кысрыклаулар кичереп үз-үзенә бикләнгән халкын бу торгынлыктан чыгару юлларын эзләү, шул ук ислам тәгълиматы йогынтысында яшәүче илләрдән моның үрнәген табу. Һәм бу җәһәттән аның сәяхәте буш булмый.

Казанга кайту белән ул шәһәрнең иң эре һәм иң бай мәхәлләсе булган Печән базары мәхәлләсендәге Юныс мәчетенең икенче имамы итеп билгеләнә—бу турыда указ 1890 елның 15 декабрендә алына.Монда беренче имам булып үзе кебек үк алдынгы карашлы шәхес Хуҗиәхмәт ахун Мозаффаров эшли (аның хатыны Маһруй Мозаффария, кызы Мәхмүдә—яхшы ук таныш шагыйрәләр, улы Мансур Мозаффаров соңыннан мәшһүр татар композиторы була). Кызганычка каршы, мондый күркәм остаз белән Габдулла хәзрәткә озак эшләргә туры килми, 1893 елда бер ялгышын файдаланып Хуҗиәхмәт хәзрәтне эшеннән читләштереп җавапка тарталар. Үзе дә көтмәгәндә яшь имам Юныс мәчетенең бердән-бер имамы, әлеге мәхәлләнең рухи җитәкчесе булып кала. Бу исә аңа үзенең канатлы хыялларын тормышка ашыра башларга мөмкинлек бирә.Ул мәхәллә мәдрәсәсен дини тәгълимат белән дөньяви фәннәрнең органик кушылмасын хасил иткән яңа уку программасына нигезләнгән прогрессив уку йорты итеп үзгәртә башлый.Моның өчен күптән түгел үлгән әтисеннән калган мирас байлыгын да кызганмый—Казанның хәзерге Татарстан урамындагы йортын мәдрәсәгә бирә, классларны заманча итеп җиһазлый, дәреслекләр, әсбаплар ала. Илле шәкерт белем ала торган зур булмаган мәдрәсә аның тырышлыгы белән тиздән дан-шөһрәт казана, аңа хөр фикергә сусаган яшьләр тартыла, алдынгы карашлы мөгаллимнәр килә. Шундыйларның берсе— Әхмәтһади Максуди була.Ул үзе эшләгән абруйлы мәдрәсәне, югары түләүле урынын калдырып үзе генә килми, үзенең яраткан алдынгы карашлы шәкертләрен дә алып килә. Шушы чорда Г.Апанаев шәкертләре арасында Нәҗип Думави, Гаяз Исхакыйларның булуын әйтү үзе генә дә күпне сөйли. Аның бу прогрессив эшчәнлеге властьлар һәм карагруһчы татар әһелләре тарафыннан гаепләү-кысуларга да дучар була. Әмма болар Габдулла хәзрәтнең абруен гына күтәрә.

1898 елда Г.Апанаев дәүләт теркәлүе үткән татар мөселман хәйрия җәмгыятенең җитәкчесе итеп сайлана һәм аның эшен нык җанландыруга, матди мөмкинлекләрен киңәйтүгә ирешә, бу хәрәкәткә зур татар байларын җәлеп итә. Нәтиҗәдә 1904 елда 80 балага исәпләнгән, һөнәрчелек сыйныфы булган татар балалар приюты ачу мөмкинлеге туа.Үзе бу оешманың Почетлы әгъзасы итеп сайлана.

Г.Апанаев Россиядәге беренче мөселман сәяси партиясе «Иттифак әл-мөслимин»не оештыручыларның, аның сәяси документларын эшләүчеләрнең берсе була. Партия үзенең программ максатларыннан берсе итеп барлык халыкларның тигезлегенә ирешүне куя. Ул шулай ук «Азат» газетасын оештыручыларның берсе була—газетаның беренче саны 1906 елның 1 февралендә чыга. Тиздән әлеге партия йогынтысында татар мөселман яшьләренең «Берлек» оешмасы туа. Болар барысы да Казан губернасында гына түгел, бөтен Россия киңлегендә татар милли сәяси хәрәкәтенең кискен көчәюенә китерә һәм хөкүмәтне куркуга сала. Бу хәрәкәтнең активистларына каршы эш кузгатыла һәм эчке эшләр министры карары белән 1908 елның 17 мартында Г.Апанаев, Г.Баруди, С.Галиев, Г.Казаков, Г.Исхакый ике елга Вологда губернасына сөрелә.

Сөргеннән ул 1910 елның 31 мартында кайта һәм кабат сәяси эшчәнлеккә күмелә. Казан шәһәр думасына гласный итеп сайлана, үз кандидатурасын Дәүләт Думасына сайлауларда куя. Ул хәтта рус газеталарында әдәби рус телендә ачы ирония һәм сарказм белән Россиядә рус булмаган халыкларның изелүе, тигезсезлеге турында яза. Үзеннән соң килгән карагруһчылар тарафыннан кадимчелек үзәгенә әверелдерелгән мәдрәсәсен яңа урында торгыза, анда җәдиди мәктәп-мәдрәсәләр өчен укытучы мөгаллимнәр әзерли башлый. Ул инде имамлык вазыйфасыннан мәхрүм ителгән була, даими полиция күзәтүе астында тора, эзәрлекләнә, әмма кайнап торган сәяси эшчәнлеген туктатмый.

Г.Апанаевның гомере фаҗигале төстә өзелә. 1919 елның җәендә ул заложник итеп алына һәм бернинди нигезсез М.Вахитовны үтерүне оештыруда гаепләнеп кызыл гаскәрләр тарафыннан атып үтерелә.
Апкин Исмәгыйл Апка улы — крестьяннар хәрәкәте яугире.

1736 елда Куныр авылында ясаклы крестьян Апка Илмәков гаиләсендә туган. Унсигезенче гасырның беренче яртысында шөһрәтле исеме булган, ахун Батырша (Абдулла Гали улы Мәзгытдинов) мөдәррисе һәм мөгаллиме булган Себер юлындагы (хәзерге Башкортстан Республикасының Балтач районы) Карыш авылы мәдрәсәсенә укырга килә. Берничә елдан үзе дә шушында мөгаллимлек итә башлый. Батыршаның яраткан шәкерте, соңыннан аның фикердәше һәм иң турылыклы көрәштәшенә әверелә. 1755 елда Батырша ахун җитәкчелегендә күтәрелгән татар һәм башкорт халкының дини һәм милли изүгә каршы азатлык көрәшенең актив җитәкчеләреннән була. Көрәш барышында Батыршаның унбиш иң якын көрәштәшенең берсе. Батыршаның татар-башкорт халкына көрәшкә чакыру мөрәҗәгатен таратуда, пропагандалауда, якын-тирәдәге төбәкләрдә халыкны көрәшкә күтәрүдә актив катнаша. Сатлыкҗаннар кулына эләгә һәм хөкүмәт гаскәрләре кулына тапшырыла. 1756 елда Оренбургта гомерлек каторгага хөкем ителә. Хөкем урыны итеп иң куркыныч дәүләт җинаятьчеләре сөрелә торган Рогервик лагеры билгеләнә. Гадәттә бу лагерьга сөрелүчеләрнең колаклары һәм борыннары киселә, маңгайларына З(злодей), уң битләренә—Б(бунтовщик), сул битләренә—И(изменник) хәрефләре язылган мөһерләр кыздырып сугыла торган булган. Соңрак Пугачев явының иң күренекле җитәкчеләре Кәнзафар Усаев, Салават Юлаев, Юлай Азналин һәм башка күпләр әнә шул җәзаларны үтеп Рогервик (хәзерге Эстониядәге Палдиски порты) лагерына сөреләләр һәм шунда газапланып үләләр. Исмәгыйл Апкинга бу җәзаларны үтәргә туры килгәнме? Ул Рогервикка барып җиткәнме? Болар хәзергә билгеле түгел. Әмма Батырша восстаниесендә катнашкан 250 кешенең төрле тарафларга сөргенгә сөрелүе, аларның бары тик кырык бишенең генә җәза-газаплаулардан исән калып, билгеләнгән урыннарына барып җиткәнлеге мәгълүм.


Арстамбекова Оркыя Фәләх кызы — Герой-ана.

1925 елның 23 гыйнваренда Казан шәһәрендә туган. Тиздән Оркыяның әти-әниләренең туган җиренә—Пүскәнгә кайталар.Яңа урында тормышларны көйләгән арада колхозлар төзелә һәм аларның гаиләсе «Кызыл Тау» колхозына керә. Тормышның авырлыгы гаиләне яңадан урыныннан кузгата—алар Бурят Республикасына китәләр, аннан 1946 елда Кыргызстанга күченәләр. Ул арада Оркыя инде җиткән кыз булып өлгерә һәм 1947 елда үзбәк егете Асылбәк белән гаилә корып Үзбәкстан ССРның Ахангаран шәһәренә урнаша. 1958 елда бу гаилә Пүскәнгә кайтып төпләнә. Аларның алдагы гомере Тимирязев исемендәге колхоз белән бәйлн. О.Арстамбекова узган гасырның 70 елларында районда исеме билгеле терлекче иде.

Асылбәк һәм Оркыя Арстамбековлар хәзер инде лаеклы ялда. Алар тату гаилә булып яшәделәр һәм ун бала тәрбияләп үстерделәр. Ул балалар бүген төрле тарафларда үз гаиләләре белән, үз тормышларын корып әти-әниләренең изге юлын дәвам итәләр: Разия Ижевск шәһәрендә укытучы, Наҗия Пүскәндә яши, колхозда эшли, Әлфия Чаллыда кирпеч заводы операторы, Нәсимә Үзбәкстан Республикасында эшмәкәр, Миңлегөл, кызганычка каршы, иртә вафат булды, Рәсимә Казахстан Республикасында балалар бакчасында эшли, Галимбәк Чаллыда автослесарь, Венера Пүскәндә гомер итә, алдынгы Кили дуңгызчылык фермасы мөдире, Әмирбәк Арчада эретеп ябыштыручы, Ирек ерак Брест каласында очучы.

Менә шундый катлаулы һәм гыйбрәтле язмышлы ул Герой ана Оркыя Арстамбекова гаиләсе.


Арыков Тихон Николаевич — хезмәт алдынгысы.

1937 елның 14 мартында Дорга авылында туган. 1957 елда Пыжмара мәктәбендә җидееллык белем ала. Шул ук елда «Активист» колхозында хезмәт юлын башлый.

1955—1957 елларда хәрби хезмәттә була. Хәрби хезмәттән кайту белән туган колхозында эшләвен дәвам итә, машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. 1996 елга кадәр Т.Арыков утыз ел буе колхозда шофер булып эшләде. Төгәллеге, һәр эшне җиренә җиткереп, җан җылысын салып башкаруы белән башкаларга үрнәк булды, үз үрнәге белән күп яшьләргә остаз иде. Күп мәртәбә район шоферлары арасында җиңүче дип танылды, район хакимияте Дипломнары белән бүләкләнде, «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләре алды. 1971 елда хөкүмәтебез Т.Арыковны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде.

Т.Н.Арыков 1996 елның 30 гыйнварында вафат булды.


Афанасьев Григорий Афанасьевич — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1912 елда Дорга авылында туган. Сәрдек мәктәбендә укып башлангыч белем ала. Әтисе хуҗалыгында крестьян хезмәтендә катнашып үсә. Колхоз оешканнан соң беренчеләрдән булып колхозга керәләр. 1934 елда гаилә корып Урал төбәгенә китә һәм Красноуральск шәһәренә урнашып шахтада эшли. 1939 елда кабат туган авылына кайтып колхозга керә.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка җибәрелә һәм аның соңгы көннәренә кадәр сафта була. Катлаулы һәм авыр сугыш юлы үтә—ул юлда кан коюлы сугышлар, дүрт мәртәбә авыр яралану, контузия алу…Барлык авырлыкларны лаеклы булып,батырларча кичерә гвардия ефрейторы укчы Г.Афанасьев. Аның сугыш кырындагы батырлыклары Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Дан орденнары, күпсанлы медальләр белән бәяләнә.

Сугыштан соң кабат туган авылына кайта ул, озак еллар ветеринария фельдшеры булып эшли. Үзе турында якты хәтирәләр калдырып 1983 елның 19 декабрендә вафат булды.


Афанасьев Николай Афанасьевич — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1919 елда Түбән Ушма авылында туган. Башлангыч белем алгач колхозда эшли. Бәхет эзләп Себер якларына китә һәм Иркутск өлкәсендә шахтада проходчик булып эшли. 1943 елга кадәр шахтер буларак фронтка да алынмый.

Н.Афанасьев Калинин, Белоруссия фронтлары гаскәрләре сафында җиңүнең хәлиткеч операцияләрендә катнаша, Европа илләрен фашистлардан азат итешә. Кече командир, автоматчылар отделениесе командиры була ул. Немец-фашист илбасарлары белән көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены, күпсанлы медальләр, Югары Башкомандующийның рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Н.Афанасьев Бөрбаш мәктәбендә хәрби хәзерлек дәресләре укытты, озак еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итте. Соңгы елларда Балтач урманчылыгында эшләде.

Ветеран 1985 елда үлде.
Афанасьева Матрена Афанасьевна — хезмәт ветераны.

Чепья авылында 1920 елның 20 гыйнваренда туган. 1927—1930 елларда Чепья мәктәбендә укып башлангыч белем ала. Шуннан соңгы бөтен гомере авыр, әмма игелекле авыл хезмәтенә бирелгән. 1930—1950 елларда ул игенчелектә эшли. Хезмәт сөйгән тырыш колхозчы Матрена 1950 елда дуңгыз фермасына эшкә билгеләнә һәм 1980 елга кадәр дуңгызлар карый. Терлекче буларак аның хезмәт юлы илебездә терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыру, бу эшне интенсив нигезгә кую елларына туры килә. Әнә шул романтик рухлы елларның бер фидакарь җаны иде Матрена Афанасьева.

Терлекчелек продуктлары җитештерүгә керткән фидакарь хезмәтләре өчен 1970 елда Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнде.

2003 елның 4 октябрендә үлде.


Ашальчи Оки (Векшина Акулина Григорьевна) — шагыйрә, табиб.

1898 елның 15 сентябрендә хәзерге Удмурт Республикасының Грахов районы Кузебаево авылында туган. 1914 елда хәзерге Мари Иле Республикасының Мари-Төрәк районы Карлыган авылында үзәк вотяк (удмурт) мәктәбен тәмамлый. Ул районыбызның удмуртлар яши торган Иске Көшкәт авылына укытучы итеп җибәрелә. 1919 елда Казан шәһәренә килә, университет рабфагында укый. 1926 елда университетның медицина факультетын тәмамлый һәм үзенең туган республикасында табиб булып эшли, ул чорда киң таралган инфекцион авыруларны дәвалау һәм бетерү өчен күп көч куя.

1933 елда ул нахакка гаепләнә һәм Түбән Новгород, Киров шәһәрләре төрмәләрендә газап чигә. Сугыш алдыннан азат ителә, тәҗрибәле табиб буларак башыннан ахырына кадәр фронтта була, кыр госпиталендә хирург булып эшли. Сугыштан Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр тагып кайта.

А.Оки Удмурт АССРның Алнаш районы үзәгендә табиблык эшен дәвам итә. 1968 елда аңа Удмурт АССРның атказанган табибы исеме бирелә. Ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Нечкә күңелле, үз халкының моңын йөрәге белән тойган Ашальчи яшьтән үк халык җырларын өйрәнә, аларны туплый. Иске Көшкәттә эшләгән елларда үзе дә шигырьләр яза башлый. Аның беренче шигырьләре удмурт басмаларында нәкъ шул елларда күренә. Үзенчәлекле шагыйрәнең шигырьләренә удмурт композиторлары Г.Корепанов, Г.Корепанов-Камский, атаклы совет композиторы А.Флярковский һ. б. популяр көйләр язалар. Ни кызганыч, аның җитлегеп кенә килгән иҗаты шәхес культы чорындагы газаплар нәтиҗәсендә сүнә, чөнки репрессиянең сәбәпләре—нәкъ менә аның милли рух белән сугарылган шигърияте була. Удмурт һәм рус телләрендә басылган биш шигырьләр һәм җырлар җыентыгы —аның үз халкына калдырган мәңгелек мирасы.

Удмуртиянең Алнаш авылында 1973 елның 15 гыйнварында үлде.



Ә
Әкбәров Фоат Галимҗан улы – галим, ветеринария фәннәре кандидаты.

1944 елның 2 августында Бөрбаш Сәрдегәне авылында туган. Туган авылында башлангыч, Бөрбаш мәктәбендә җидееллык, Балтач мәктәбендә урта белем ала (1962). 1963-1966 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Бер ел Казан шәһәрендәге Киров исемендәге заводта аппаратчы булып эшли. 1968 елда Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария институтына укырга керә һәм аны 1973 елда уңышлы тәмамлап ветеринария табибы белгечлеге ала.

Институтны тәмамлаганнан соң Ф. Әкбәров шунда ук фәнни хезмәт белән шөгыльләнә. 1974 елда ул эпизоотология кафедрасы ассистенты. 1986 елда ветеринария фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала һәм доцент итеп сайлана. Аның фәнни эшчәнлеге авыл хуҗалыгы терлекләрендә туберкулез авыруы һәм аны дәвалау ысулларын өйрәнүгә багышлана. Шушы юнәлештәге казанышлары өчен 1996 елда аңа Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелде, шушы ук елда Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы исеменә лаек булды.
Әкбәрова Сәвия Габделхәй кызы – галим, биология фәннәре кандидаты.

1956 елның 18 ноябрендә Яңгул авылында туган. 1974 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый һәм укуын Казан ветеринария институтында дәвам итә. 1980 елда институтны тәмамлап акушерство кафедрасында өлкән лаборант булып эшли башлый, 1985 елдан – кафедраара лабораториянең өлкән фәнни хезмәткәре, 1990-2000 елларда – анатомия кафедрасы ассистенты.

С. Әкбәрова 2000 елда кандидатлык диссертациясе яклап биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Бүгенге көндә Казан ветеринария медицинасы академиясенең анатомия кафедрасында өлкән укытучы булып эшли. Аның нәшер ителгән утыздан артык фәнни хезмәте һәм методик эшләнмәләре бар.

2000 елда «Ел ассистенты» конкурсында җиңеп аның беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.


Әминов Зариф Кәрим улы – партия һәм хуҗалык эшлеклесе.

1896 елда Шеңшеңәр авылында туган. Аның балалык һәм үсмер еллары шушы чорның барлык авыл балаларыныкы кебек була: мәдрәсәдә укырга-язарга өйрәнү, игенчелектә эшләү, йорт хуҗалыгында терлек асрау, терлек көтү. Уналты яше тулгач бәхет эзләп өлкәнрәк авылдашларына ияреп ерак сәфәргә китә. Мәсәлән, аның кайдадыр урнашкан Луговое поселогында дворник булып эшләгәне мәгълүм. Шуннан аны патша армиясе сафларына алалар. Болгавыр революция елларында армиядән котыла һәм Малмыжга кайтып типографиядә хәреф җыючы булып эшкә урнаша.

Читләрдә йөреп шомарган, армия хезмәте чорында яхшы ук русчага өйрәнгән егет 1920 елда кемнеңдер тәкъдиме белән Олы Мәңгәр волостена хәрби комиссар итеп билгеләнә, ә 1923-1924 елларда шушы волость идарәсенең рәисе булып эшли.

З. Әминовның алдагы тормыш юлы партия эше белән бәйле: 1924-1925 елларда ВКП(б)ның Әтнә волкомы секретаре, 1925-1926 елларда - ВКП(б)ның өлкә Контроль комитетының Арча районы буенча вәкиле (уполномоченные), 1930 елга кадәр—ВКП(б)ның Алабуга кантон комитетының оештыру бүлеге мөдире, 1930-1933 елларда - ВКП(б)ның Сарман һәм Әгерҗе район комитетлары секретаре.

1934 елда З. Әминов партиянең Балтач райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Ул чордагы партия эшенең төп принципларыннан берсе булган кадрлар ротациясе (кадрларны еш алыштырып урыннан урынга күчерү) аңа бу урында озак эшләргә мөмкинлек бирми – 1935 елда ул инде яңа урынга күчерелә. Әмма шушы ике елга якын чор эчендә районда күмәк хуҗалыклар төзеп, авыл хуҗалыгын яңа юлга бастыруга лаеклы өлеш кертә.

Кызганычка каршы З.К. Әминовның Балтачтан киткәннән соңгы тормыш юлы әлегә караңгы.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет