Балтач энциклопедиясе



бет4/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   30

Әхәтов Рифат Әхәт улы – хезмәт алдынгысы.

1934 елның 27 декабрендә Пыжмара авылында туган. 1949 елда Пыжмара мәктәбендә җидееллык белем ала, хәрби хезмәткә алынганчы колхозда төрле эшләр башкара. 1953-1956 елларда армиядә хезмәт итә. Аннан демобилизацияләнеп кайткач, Чепья машина-трактор станциясендә тракторчы һөнәре үзләштерә һәм 1963 елга кадәр тракторда эшли. 1963-1969 елларда «Кама» колхозында трактор бригадасына җитәкчелек итә. Шушы ук чорда производстводан аерылмыйча Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укый, механик белгечлеге ала.

1969-1974 елларда «Кама» колхозында баш инженер, 1974-1977 елларда автомеханик була. Аннан соңгы ике ел дәвамында шул ук колхозның өлкән зоотехнигы вазыйфаларын башкара.

1979-1981 елларда «Сельхозтехника»ның Чепья берләшмәсендә инженер-технолог. 1981-1992 елларда— «Кама» колхозының ремонт мастерское мөдире. 1992-1994 елларда шул ук колхозда тәэминатчы хезмәтләрен башкарды.

Үзенең төп хезмәтеннән тыш Р. Әхәтов җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Сигез ел авылда иптәшләр суды рәисе һәм алты ел колхозның профком рәисе булып торды.

Авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары өчен 1969 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнде. 1983 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.

Лаеклы ялга киткәннән соң да Р. Әхәтов җәмәгать эшләреннән аерылмады. Бүгенге көндә ул Пыжмара авылы мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфаларын башкара, халык арасында киң әхлак тәрбиясе алып бара.

2005 елда изге Хаҗ сәфәре кылды.


Әхәтов Тәлгат Әхәт улы – хезмәт ветераны.

1939 елның 8 февралендә Сосна авылында туган. 1953 елда шушында җидееллык мәктәп тәмамлый. Өч ел дәвамында колхозда терлекчелектә эшли, колхоз малларын көтә. 1958-1962 елларда комбайнер булып эшли. 1963-1965 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә һәм кабат туган авылына кайтып трактор руле артына утыра. 1970 елда аны терлекчелек тармагына кайтаралар - өч ел дәвамында мөгезле эре терлек фермасын җитәкли.

1972-1999 еллар дәвамында кабат тракторчы хезмәтен башкара, хуҗалыкның иң алдынгы механизаторлары сафында була.

Т. Әхәтов кайда гына эшләсә дә үзен тырыш, үз эше өчен җаваплы, намуслы хезмәт кешесе итеп танытты. Нәкъ менә шуның өчен 1973 елда хөкүмәтебез аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде. Аның күкрәген күп санлы «Социалистик ярышта җиңүче» һәм башка билгеләр, медальләр бизи.

Хезмәт ветераны туган авылы Соснада яши.
Әһдуллина Маһиҗамал Әһдулла кызы – хезмәт ветераны.

1920 елның 15 февралендә Ор авылында туган. 1935 елда Ор башлангыч мәктәбен тәмамлап башлангыч белем ала. Шул ук елны унбиш яшьлек кыз «Кызыл Октябрь» колхозы фермасына сыер савучы булып эшкә килә һәм 1975 елга кадәр шушы игелекле хезмәтне башкара. Шулай итеп, ул үзенең кырык ел гомерен терлекчелеккә багышлый.

М. Әһдуллина колхозларның яңа аякка басып килгән елларында да, иләмсез авыр булган сугыш һәм аннан соңгы газаплы елларда да, колхоз хуҗалыкларының ныклап аякка басып, күмәк хуҗалык итүнең барлык потенциалын ачкан елларда да бердәй тырышлык, җаваплылык хисе белән, үз хезмәтен саф күңеленең бөтен ихласлыгын биреп башкарды. Терлекләр ярымач, терлек тораклары ярымҗимерек, бөтен хезмәт бары тик кул көче белән генә башкарылган елларда шул шартларда мөмкин булган иң югары җитештерүчәнлеккә иреште. Шат күңелле, кешелекле шәхес буларак та яшьләргә үрнәк, таяныч, якын остаз булды. Ул авыл гына үстерә ала торган эчкерсез, фидакарь җанлы хезмәт кешесе иде.

М. Әһдуллинаның хезмәт юлы күпсанлы Мактау Таныклыклары, берничә медаль белән бәяләнде. 1966 елда хөкүмәтебезнең иң югары бүләге – Ленин орденына лаек булды. Ул «Маяк» колхозының Почетлы колхозчысы иде.

Хезмәт ветераны М. Әһдуллина 1988 елның 23 декабрендә вафат булды. Кабере – Ор авылы зиратында.
Әхмәдиев Габделхәй Әхмәди улы—хезмәт ветераны.

Смәел авылында 1928 елның 13 гыйнварында туган. Шушында ук башлангыч белем ала. Унике яшеннән туган авылындагы Шаумян исемендәге колхозда эшли башлый. Аның хезмәт юлы тулысынча терлекчелеккә багышланган: 1940-1942 елларда сарыклар, 1943-1946 елларда—атлар, 1946-1950 елларда—тавыклар, 1950-1960 елларда—кабат атлар карый.

1960 елда колхозның сөтчелек фермасына сыер савучы булып килә һәм 35 ел дәвамында колхозның һәм районның иң нәтиҗәле эшләүче савымчыларыннан берсе була. 1980 елда һәр сыердан 3700 кг сөт савып алып колхоз савымчылары арасында икенче, 1984 елда исә беренче урынны яулый. Шушы елларда Татарстан АССР Югары Советының Мактау Грамотасы, СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почетлы Дипломы белән бүләкләнә. 1984 елда колхозның Мактау Китабына кертелә, 1985 елда аңа колхозның Почетлы әгъзасы исеме бирелә. Пенсия яшенә һиткәч тә әле җиде ел буе башкаларга үрнәк, яшьләргә остаз булып эшләвен дәвам итте.

Илдә терлекчелек продуктларын җитештерүне арттыру өчен көрәш барган шушы күтәренке рухлы елларның ихлас җанлы фидакаре Г.Әхмәдиев 1986 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Аның күкрәгендә күпсанлы «Социалистик ярышта җиңүче», «Бишьеллык ударнигы» билгеләре балкыды. Батырның хезмәт бүләкләре арасында район җитәкчелеге биргән Мактау Таныклыклары да байтак.

Ветеран туган авылы Смәелдә яши.
Әхмәдиевләр— атаклы көрәшчеләр.

Аларның бабалары Әхмәди 1903 елда Чутай авылында туган. Гомерен ул үз чоры өчен гаять тә дәрәҗәле хезмәттә—тегермәнче булып эшләп уздырган. Чутай, Нөнәгәр, Яңгул, Карадуган, Таузар һәм башка авыл тегермәннәрендә эшләгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Әтиләре Габделбәр 1926 елда Яңгул авылында туган. Әтисе янында тегермәндә эшләп, балык тотып үскән. Егет булып җиткәч Яңгул балалар йортында атлы йөк ташучы булган. Шул ук Яңгул авылының Малмыж байларында приказчик булып эшләгән, вакытында тирә-як авыллар сабан туйларында мәйдан тоткан көрәшче (аның Малмыж сабан туенда батыр калып бүләккә алган бизәкле тире кыңгыраулы сбруе әле соңгы елларда да исән иде) Хәлим кызы Рәйсә белән гаилә корып җибәргән. Аңа кадәр әле яшен арттырып күрсәтеп солдат хезмәтендә булып, Ватан сугышының ахырында катнашырга да өлгергән. Әнә шундый хөр күңелле, чая, елгыр, таза булган ул. Шуңадыр да гел ярыш, узыш рухы яшәгән анда. Өченче разрядлы шахматчы, көрәшче булган. Сабан туе мәйданнарында бил алышкан, авыл сабан туйларында батыр калган. Соңгы чорда авыл яшьләрен җыеп йомшак яшел чирәмдә көрәш дәресләре үткәргән. Күрше авыл егетләре дә килә торган булган аларга. Аның әнә шул дәресләрендә районыбызның кайбер булачак танылган көрәшчеләре беренче күнекмәләрне алганнар. Шул исәптән үз малайлары да. Димәк, алар райондагы тәүге татар көрәше секцияләре дип тә каралырга хаклыдыр әле! Күренә ки, Әхмәдиевләрдәге көрәшче геннары ерак тамырлардан килә.

Кызганычка каршы, бу хөр җанлы авыл агасы иртә—1976 елда очраклы фаҗигале үлем белән дөньядан китеп барды. Ә менә аның балалары әтиләрендәге көрәш рухын, хөрлек рухын дәвам итәләр, аны киләчәк буыннарга да мирас итү чараларын күрәләр. Менә алар—Әхмәдиевләр…


Әхмәдиев Фәрит Габделбәр улы – сәнәгать җитәкчесе.

Яңгул авылында 1947 елның 2 февралендә туган. 1965 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Казан университетының механика-математика факультетын тәмамлап инженер дипломы ала һәм Казандагы вакуум машиналары фәнни-тикшеренү институтында эшли. 1976 елда туган ягына кайта һәм Балтач мех әйберләр җитештерү фабрикасында баш инженер булып эшли башлый. 1981 елда Карадуган мебель фабрикасының директоры итеп билгеләнә. Аның шуннан соңгы эшчәнлеге тулаем шушы предприятие белән бәйле. 1988 елда зур янгын булганнан соң фабрика яңа технология нигезендә яңабаштан төзелде һәм киңәйтелде, күп кул көче сораган эшләр механикалаштырылды. Шул ук вакытта Чепьядагы үргән әйберләр цехы өчен талчыбык үстерү плантациясе булдырылды. Фабрика каршында өстәмә хуҗалык барлыкка килде. Ул ел дәвамында эшләүче теплицадан, ике дистәгә якын ат үстерелә торган конюшнядан, умартачылыктан тора. Монда тәрбияләнгән нәселле чаптарлар район һәм республика ярышларында, сабан туйларында җиңү яуладылар, призлы урыннарга чыктылар, Россия күләмендәге ярышларда катнаштылар. Бу районда гына түгел, тирә-якта ат чабышы спортының яңаруына һәм киңәюенә этәргеч булды, күп яшүсмерләрне спортның югала баручы бу милли төренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Ф.Г. Әхмәдиев җитәкче-оештыручы булуы белән беррәттән яңа модельләр булдыруда да актив катнаша. Ул тәкъдим иткән 30 дан артык төр мебель шушы фабрикада җитештерүгә кертелде.

Ул татарча милли көрәш остасы һәм пропагандисты, Россия, Татарстан күләмендәге чемпионат һәм ярышларда җиңүче һәм призер булды. Күп мәртәбә район сабан туйлары батыры, баш батыры, район көрәш ярышлары чемпионы. Яшьләр, үсмерләр арасында татар милли көрәшен пропагандалау буенча зур эш алып бара. Милли көрәш буенча район федерациясе җитәкчесе, күп чемпионат һәм ярышларның оештыручысы һәм һимаячысы. Бу хезмәтләре өчен «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», «Физкультура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен» билгеләре белән бүләкләнде.

Ф.Г. Әхмәдиев – Татарстан Республикасының атказанган җиңел промышленность хезмәткәре. 1997 елда «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
Әхмәдиев Фаил Габделбәр улы – механика өлкәсендә танылган галим, техник фәннәр докторы.

Таузар авылында 1950 елның 10 маенда туган. 1967 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Казан университетының механика-математика факультетында укый, аспирантурада белем ала. 1985 елда диссертация яклый һәм техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә ирешә. 1987 елдан—профессор. Аның фәнни һәм педагогик эшчәнлеге Казанның берничә уку йорты белән бәйле. 1972 елда ул Казан химия-технология институты укытучысы, 1975 елдан – архитектура-төзелеш институтында эшли, 1985 елдан— шушында кафедра мөдире. Бүгенге көндә Казан педагогия университетының проректоры.

Ф.Г.Әхмәдиевнең фәнни хезмәтләре гетеродин актив мохитлардагы технологик процессларны системалы анализлау һәм аларны оптималь-аппаратур формалаштыру мәсьәләләренә багышланган.

Күпьеллык нәтиҗәле фәнни-педагогик хезмәтләре өчен 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе исеменә лаек булды, 1994 елда Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелде.

Ф.Г.Әхмәдиев киң һәм күпкырлы җәмәгать эшләре алып бара. 1996 елда ул Казан шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары итеп сайланды һәм бу хезмәтне 2004 елга кадәр башкарды. Бу чор – Казан шәһәренә 1000 ел тулу алды чоры – зур социаль-мәдәни мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителүе белән характерлы.

Ф.Г.Әхмәдиев республикабыз күләмендә билгеле спортчы, Россиянең спорт мастеры. Россия һәм Татарстан күләмендәге татарча милли көрәш чемпионат һәм ярышларында җиңүче һәм призер булды. Күп мәртәбә Балтач район сабан туйлары батыры һәм баш батыры. Милли көрәшне пропагандалауга, яшь көрәшчеләр тәрбияләүгә зур көч куя.

2003 елда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды.
Әхмәдиев Наил Габделбәр улы – төзүче.

1953 елның 22 июнендә Таузар авылында туган. 1970 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан төзүче-инженерлар институтында укып төзүче инженер-технолог белгечлеге ала.

Югары белемле белгеч буларак хезмәт юлын 1978 елда Казандагы 2-төзү-монтаж трестының 13-төзү идарәсендә мастер булып башлый.

1980-1986 елларда Малмыж механикалаштырылган күчмә колоннасында башта прораб, аннан соң инженер, план-икътисад бүлеге мөдире булып эшли.

1986 елдан аның эшчәнлеге Казан шәһәре объектларын файдалану һәм тышкы төзекләндерү Департаменты белән бәйле. 1986-1989 елларда «Казгордорстрой» трестында мастер, прораб, соңрак техник-җитештерү бүлеге начальнигы урынбасары, начальнигы була. 1989 елда Казан шәһәр Советы башкарма комитетының яшелләндерү һәм төзекләндерү берләшмәсенең техник-җитештерү бүлеге начальнигы итеп билгеләнә. 1998 елның декабреннән ул «Юл эксплуатацияләү идарәсе» коммуналь унитар предприятиесе начальнигы, ә 2001 елның гыйнварыннән – Казан шәһәренең яңа гына төзелгән «Юл ремонтлау-эксплуатацияләү тресты» муниципаль унитар предприятиесе управляющие.

Казан шәһәрен һәм аның тирә-як әтрафын төзекләндерүгә керткән тырыш хезмәтләре өчен 2003 елның июлендә Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Н. Әхмәдиев, барлык Әхмәдиевләргә хас булганча, татар милли көрәше һәм самбо белән актив шөгыльләнде.


Әхмәдиева Мәдинә Габделбәр кызы –мәгариф хезмәте алдынгысы.

1956 елның 26 октябрендә Яңгул авылында туган. 1974 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Укуын Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында дәвам итә. 1978 елда институтны тәмамлап Балтач урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый. 1979 елдан—Балтач мех әйберләре җитештерү фабрикасының инженер-программисты.

Кабат педагогик эшкә кайтып балалар бакчаларында тәрбияче була. Югары категорияле тәрбияче. 1996 елдан Казан шәһәрендә балалар бакчасы мөдире булып эшли.

Мәктәпкәчә тәрбия өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен 2003 елда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.

Гаиләсендә ике ул үстерә.
Әхмәдиев Марат Габделбәр улы – галим, спорт остасы.

1958 елның 19 августында Яңгул авылында туган. 1975 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. 1975-1980 елларда—Казан дәүләт университетының механика-математика факультеты студенты. 1980-1982 елларда— Казан дәүләт педагогия институтының кече фәнни хезмәткәре, 1982-1984 елларда – Казан универститетының гомуми математика кафедрасы ассистенты. Өч ел дәвамында – университетның математик анализ кафедрасы аспиранты. 1987-1990 елларда – Казан химия-технология институтының югары математика кафедрасы ассистенты.

1988 елда диссертация яклый һәм физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1991 елдан – шушы институтның югары математика кафедрасы доценты. Кырыктан артык фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр авторы.

М.Г. Әхмәдиев мәктәп елларыннан ук татар милли көрәше белән шөгыльләнә һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. Ул Балтач (1991), Вахитов (1988) районнары Сабантуйларының абсолют батыры. Милли көрәш буенча 1990 елда Татарстан чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасының М.Җәлил исемендәге призына үткәрелә торган ярышларда 1979 елда чемпион. Башка күп абруйлы ярышларның җиңүчесе һәм призеры.

Ул яшь көрәшчеләр тәрбияләүгә зур көч куя. Күп республика ярышларында җиңүче һәм призер булган Казан шәһәренең Вахитов районы командасы аның инициативасы һәм аның җитәкчелегендә оешты. М. Әхмәдиев милли спорт төрләре буенча Россия Федерациясенең спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры, «Милли көрәшне үстерүдәге аеруча хезмәтләре өчен» алтын билгесе, «Физкультура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен» мактаулы билгесе иясе. Татар-башкорт спорт көрәше буенча Татарстан Республикасы федерациясе рәисе урынбасары.

1997 елда игълан ителгән татар-башкорт спорт көрәше кагыйдәләре авторы.

М. Әхмәдиев грек-рим көрәше белән дә шөгыльләнә. 1980 елда грек-рим көрәше буенча И. Кабушкин истәлегенә уздырыла торган Бөтенсоюз турниры чемпионы. Грек-рим көрәше буенча СССР спорт мастерлыгына кандидат.

Физкультура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча фәнни хезмәтләр авторы.



Әхмәдиев Ринат Габделбәр улы – табиб.

1960 елның 10 июнендә Яңгул авылында туган. 1977 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. 1977-1983 елларда—Казан медицина институтының дәвалау факультеты студенты. 1983-1987 елларда – Казан тире-венерология авырулары диспансеры табибы. 1987-19889 елларда Казан табибларның белемен күтәрү институтының (ГИДУВ) традицион булмаган медицина кафедрасында рефлексотерапия белгечлеге буенча ординатурада укый һәм тире-венерология республика диспансерында (РКВД) табиб-иглорефлексотерапевт булып эшли. 1997 елда диспансерның баш табибы итеп билгеләнә.

Шушы постта Р. Әхмәдиевнең киң колачлы җитәкче-оештыручы сәләте бөтен киңлеге белән ачыла. Ул диспансерның матди базасын ныгытуга зур игътибар бирә. Татарстанда һәм күрше регионнарда тире һәм венерология авырулары белән авыру очракларының статистикасын системалы нигездә алып баруга компьютер технологиясен кертте. Бу исә үз чиратында авыруның динамикасын өйрәнүгә, дөрес диагнозлауга, авыруларны башлангыч стадиясендә ачыкларга мөмкинлек бирде. Р. Әхмәдиев халык арасында киң аңлату эшләре алып баруга зур игътибар бирде. Аның җитәкчелегендә «Эла» иҗат группасы тарафыннан «На пути взросления» һәм «Поговорим откровенно» исемле ике видеофильм төшерелде һәм алар тире-венерология авыруларының килеп чыгуын кисәтү буенча әңгәмәләр алып баруда киң кулланыла.

Шушы игелекле хезмәтләре өчен 2000 елда Р. Әхмәдиевкә Татарстан Республикасының атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелде.

Әхмәдиевләргә хас булган көрәш стихиясеннән Ринат та читтән калмады. Ул татар милли көрәшенең чын энтизуасты иде. Әмма аны күбрәк көрәшнең көнчыгыш төрләре кызыксындырды. Ул— республикабызда көрәшнең бу төрләренә нигез салучыларның берсе. Үзе дә көнчыгыш көрәшенең кунг-фу алымы буенча кара билбау иясе иде.

Кызганычка каршы Р. Әхмәдиевнең гомере бик тә иртә, 2000 елның 19 декабрендә фаҗигале рәвештә өзелде.


Әхмәдиев Раушан Әхмәтҗан улы – хезмәт ветераны.

1935 елның 5 гыйнварындә Бөрбаш авылында туган. Бөрбаш җидееллык иәктәбен тәмамлый һәм Урал якларына юнәлә. 1951-1952 елларда Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә ФЗӨ мәктәбендә укый. Ике ел шушындагы Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы 2-Промстрой берләшмәсенең Сталин исемендәге трестында эшли.

1954 елда чирәм җирләрне үзләштерергә путевка ала. Шуннан Совет Армиясе сафларына алына һәм 1954-1957 елларда солдат хезмәтен үти. Армия сафларыннан туган ягына кайта.

1957-1963 елларда Балтач промкомбинатында шофер булып эшли. Арчадагы автотранспорт ппредприятиесенә күчеп өч ел анда машиналар йөртә. 1969-1980 елларда – Арчада дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре. Дүрт ел дәвамында авыл хуҗалыгы продуктлары кибете мөдире булып эшли.

1984 елда Р. Әхмәдиев Арча автотранспорт предприятиесенең директоры итеп билгеләнә. Аңа яңа икътисадый шартларга күчү чорының башында шушы катлаулы хуҗалыкка җитәкчелек итәргә туры килә. Шушы предприятиедәге нәтиҗәле хезмәте өчен 1988 елда Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

Арча поселогында яши.


Әхмәдиева Бәгъдәгөл Габделгани кызы – Герой-ана.

1924 елның 26 ноябрендә Яңгул авылында туган. Аның яшьлек һәм үсмер еллары авыр чорга туры килә - бик иртә колхоз производствосында эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән унҗиде яшьлек кызны оборона корылмалары төзү эшләренә алалар – аңа урман кисү, окоп казу кебек иләмсез авыр эшләрдә елдан артык гомерен уздырырга туры килә.

1945 елда Бөек Ватан сугышы афәтләрен кичеп кайткан Әрхәметдин Әүхәдиев белән гаилә корып җибәрә Бәгъдәгөл. Авыр авыл хезмәтендә кайнап узган еллар арасында берәм-берәм балалар дөньяга килә. Ун бала тудырып үстерәләр алар. Үстерәләр һәм тормыш юлына фатыйха бирәләр: Фирдәвес (1946 елда туган), Шамил (1950 елда туган), Ильяс (1952 елда туган), Камил (1954 елда туган), Исрафил (1956 елда туган), Наил (1958 елда туган), Таһир (1959 елда туган), Исмәгыйль (1960 елда туган), Йосыф (1962 елда туган), Фәйрүзә (1963 елда туган).

Б. Әхмәдиева «Ана даны» орденының өч дәрәҗәсе белән бүләкләнде. 1964 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән аңа «Герой-ана» алтын медале тапшырылды.

Хезмәт ветераны һәм игелекле ана туган авылы Яңгулда яши.
Әхмәдуллин Вафа Әхмәдулла улы – сугыш һәм хезмәт ветераны.

Алан авылында 1923 елның 15 декабрендә туган. Шушында башлангыч белем ала һәм колхозда эшли.

1942 елның 20 маенда хәрәкәттәге армиягә алына. Кыска гына хәзерлек курслары үткәч пулеметчы булып укчы полк составында сугышка керә. Шушы елның сентябреннән сугышның ахырына кадәр - өч ел дәвамында – аңа разведчик булып хезмәт итәргә туры килә. Берничә мәртәбә авыр яралана, үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә аңа.

Илебез җирләрен, Европа илләрен фашистлардан азат итүдә катнашкан ул, Җиңү көнен Германиянең үз җирендә каршылый. Әмма аның өчен солдат хезмәте тәмамланмый әле. Аны кабат курсларга җибәрәләр, ул артиллерист булып чыга һәм 1947 елның мартына кадәр зенит-артиллерия полкы командиры урынбасары булып хезмәт итә. Туган авылына авыр сугыш юлларында күрсәткән батырлыкларының дәлиле – II һәм III дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. күп медальләр тагып кайта өлкән сержант Вафа Әхмәдуллин.

Сугыштан соң озак еллар авылдашларына игелекле хезмәттә булды ул: почта йөртте, авыл клубы мөдире, авыл Советы секретаре булды. Хәләле Шәмсенур белән биш бала үстерде.

1995 елның 5 сентябрендә вафат булды.


Әхмәдуллин Зариф Әхмәдулла улы – һөнәр остасы.

1889 елда Балтач авылында туган. Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша, яралана.

Авылларда коллективлаштыру хәрәкәте башлангач, беренчеләрдән булып колхозга керә. Әмма ул үзенең балачактан үзләштергән һөнәренә турылыклы булып кала – күннән аяк киемнәре тегү остасы буларак тирә-якта дан ала.

Авыл кешесенең кибетләрдән аяк киеме сатып алырга мөмкинлеге булмаган бу авыр елларда аның һөнәре халык арасында бик тә популяр була. Оста Бөек Ватан сугышы елларында Казан шәһәренә фронт өчен аяк киемнәре тегү эшенә дә алына. Ә сугыштан соң Балтачтагы «Красный труд» артелендә үз һөнәре буенча эшли. Үз хуҗалыгында да тегү эше белән шөгыльләнә - халык үтенече буенча читекләр, чүәкләр, хром итекләр һ.б. тегә.

1961 елның 22 октябрендә вафат була.
Әхмәдуллина Гөлсирә Сәгъдулла кызы – Герой-ана.

1927 елда Түнтәр авылында туган. Шушында җиде сыйныф белем алганнан соң Казан шәһәренә китә һәм алты ел дәвамында хәрби продукция җитештерә торган заводта эшли. Туган авылына кайтып сөт-май заводында лаборант була.

1947 елда Гөлсирә Смәел егете фронтовик Габделхәй Әхмәдуллин белән гаилә кора. Ун бала тәрбияләп үстергән сирәк гаиләләрнең берсе бу дус, тырыш, тату гаилә. Ун баланың һәрберсе үз халкыбызга хас булган иң күркәм сыйфатларны күңелләренә сеңдереп, булдыклы, күркәм шәхесләр, хезмәт кешеләре булып үсеп, кешеләргә, илгә игелекле хезмәт итәләр, үзләре гаилә корып әти-әниләре кебек үк игелекле балалар үстерәләр. Өлкән уллары Ринат – туган авылында, хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы. Икенче уллары – Ришат Малмыж шәһәрендә яши, газ эксплуатацияләү берләшмәсендә эшли. Рифат – Төмән өлкәсенең Түбән Варта шәһәрендә төзүче. Раиф – Малмыж шәһәрендә газ эксплуатацияләү идарәсе инженеры. Рәфис – Төмән өлкәсендә нефтьче. Гөлшат – Можга шәһәрендә кулинар. Гөлүсә Мәскәү шәһәрендә тәрбияче, балалар бакчасында эшли. Фирдәүсә Яшел Үзән районында шулай ук балалар бакчасы тәрбиячесе.

Кече уллары Фәнис – туган авылы Смәелдә, хуҗалыкның булдыклы тракторчысы. Гөлсирә апа һәм Габделхәй абый туган нигезләрендә уллары Фәнис гаиләсендә яшиләр, оныклар үстерәләр.

Г. Әхмәдуллина районның хатын-кызлар хәрәкәтендә актив катнаша. Ул хатын-кызларның Республика съезды делегаты булды. 1973 елда аңа «Герой-ана» алтын медале тапшырылды. Ул «Ана даны» медаленең тулы өч дәрәҗәсе кавалеры.
Әхмәтҗанов Газиз Ахун улы – партия һәм хуҗалык эшлеклесе.

Кукмара районының Бучирмә (Березняк) авылында 1916 елда туган. Шушында җидееллык мәктәп тәмамлый. Мәктәптә укыган елларыннан ук хезмәт юлын башлый. 1933-1935 елларда Мамадышта педагогия техникумында укый. Укуын тәмамлагач 1937 елга кадәр Кукмарадагы «8 Март» артелендә җитештерү бүлеген җитәкли.

1937 елның ахырында Г. Әхмәтҗанов Кызыл Армия сафларына алына. Шуннан Бөек Ватан сугышына керә, аның ахырына кадәр сугышчан юл үтеп 1948 елда гына туган ягына тыныч хезмәткә кайта. Берничә мәртәбә яралана. Сугыштагы фидакарьлекләре «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Кавказны саклаган өчен» һ.б. медальләр белән бәяләнә.

Армия сафларыннан кайткач Г. Әхмәтҗанов Кукмарадагы фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбе директоры булып эшли башлый. 1949-1952 елларда КПССның Кукмара райкомының икенче секретаре була.

1952 елда Балтач районы коммунистлары Г. Әхмәтҗановны партия райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Әлеге постта ул 1958 елга кадәр эшли. Бу – авыр сугыш яраларын төзәтү, авыл хуҗалыгының яңача хуҗалык итү юнәлешенә борылып, үзгәрешләр көткән авыр, катлаулы чоры. Бу чорда авыл алдында торган, күп дистә еллар дәвамында хәл ителмәгән икътисадый, социаль, мәдәни һәм рухи проблемалар бөтен ачылыгы белән үзен сиздерә. Менә шушындый авыр чорда районның партия оешмасын Г.А. Әхмәтҗанов уңышлы җитәкли.

Балтач районыннан киткәннән соң ул Алабуга районында төрле хуҗалык эшләрендә эшли – совхоз директоры була, төзелеш оешмаларында аларның җитәкчеләренең урынбасары булып эшли.

Алабуга шәһәрендә вафат була.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет